ЕЛНЫҢ БЕР КӨНЕ
айком секретаре Хәким Нәбиевич Гатиятуллин тәмам сабырсызлана башлады: юл салучыларның эшләрен төгәлләүләре турында хәбәр юк та юк. Ниһаять, олы юл Оренбург өлкәсе чигенә барып җитәргә тиеш иде. Ике-өч көннән уракка төшәчәкләр. Урак өстендә, бөтен көч, оештыру сәләте уңышлы җыеп алуга һәм дәүләткә мөмкин кадәр күбрәк ашлык сатуга юнәлдере-ләчәк. Хәер, юллар әйбәт булмаса. хәтта җыйган уңышны да түкми-чәчми элеваторга озату мөмкин түгел. Шуңа күрә җир ачылуга һәм юл салучылар эшкә керешүгә үк, секретарь бер минутка да тынычланмады. Хәзер дә, көтеп-көтеп тә хәбәр килмәгәч, тезүчеләр янына ул үзе чыгып китте.
Юл төзүчеләрнең эшен кабул итү комиссиясе тикшерә иде. Шунда секретарь яшь кенә бер төзүчегә игътибар итте. Тар гына козыреклы күн кепка кигән бу егетне прораб мактады. «Шушы кеше булмаса, бу участок бүген өлгерми иде әле».— Диде.
Прораб шулай диюгә, яшь егет уңайсызланып калды, әмма күзләрен читкә алмады.
— Мин булмасам, башка берәү табылыр иде,— дигән булды.
— Калмадылар бит, барысы да киттеләр дә бардылар, син калгач кына, сиңа карап кына башкалар да эшли башлады...
Прораб шулай диде дә комиссия членнары янына таба китте.
Чәченә чал керә башлаган прораб шат иде: аның коллективы планны срогында үтәде, асфальт юл күрше өлкә чигенә кадәр китереп җиткерелде.
Хәким Нәбиевич та, прораб сүзләре тәэсиренә бирелеп, әлеге егетнең кулын кысты, рәхмәт әйтте, аннары прораб артыннан иярде.
— Нигә шул хәтле мактадыгыз егетне? — дип кызыксынды.— Кызарынып чыкты
— Мактарлыгы бар.— диде прораб.— Шундый егетләр күбрәк булсамы минем... Яллары белән хисаплашмыйча, ике көн, ике тон эшләде ул. Үзегез беләсез: иртәгә участокны тапшырырга дигән көнне асфальтны күп китерәләр, җәеп кенә өлгер. Вакытында җәймәсәң, асфальт суына — ташка әйләнә. Машина-машина асфальт килә, тын алырга вакыт юк. Җиңел эш түгел асфальт җәю, көн азагына таба җеп өзәрлек хәл калмый, көчкә аякка басып торасың. Ә ул егет үз бригадасы белән төнгә дә калырга булды, һәм менә — участок әзер...
Комиссия участокны кабул итте, автоинспекция вәкиле генә актка кул куймады, һәм ул хаклы иде. Авылга кергәндә, юл кисәк сулга борыла, шул төшкә борылыш тамгасы куелырга тиеш икән, ә юлчылар моны истән чыгарганнар. Юл һәйбәт, шоферның, очып килеп, читтәге чокырга төшеп китүе бар. Менә сиңа — бәхетсезлек.
Автоинспекция вәкиле нәкъ шулай диде: «Бәхетсезлек чыгуы ихтимал, бүген кичтән үк тамга куелган булсын! Әлегә юлны ябарга!»
Кон кичкә авыша башлагач, прораб янә эшчеләрне җыйды. «Егетләр, комиссия актка кул куйды, әмма авылга кергәндә, сулга борылыш знагы куелырга тиеш, бүген үк, хәзер үк!..»
Р ,АВЫЛО*ЫКЛАПГ КОНКУРСЫ
Хаким Нәбиевич авылга, колхоз председателе янына да кереп чыгарга булды. Авылга җитәрәк ул машинасыннан тешеп калды. Хаким Нәбиевич кыр юлында ялгыз гына йөрергә ярата; үткене турында уйлана, хәзергесен күрә, киләчәкне күзаллый. Ул яна гына салынган асфальт юлдан авылга таба атлый. Киң офык алсуланган, кояш баешка таба тәгәри. Яңа утыртылган чакрым баганаларында шәфәкъ нурлары уйный. Асфальт исе борынны яра, тамакны кытыклый. Юлда машина-фәлән күренми, ябык әле ул. Тезүчеләр эшләрен яңа гына бетерделәр Комиссия юлны хәзер ф генә кабул итте.
Менә күпер. Хәким Нәбиеяич туктарга ниятләде, елга агышының шавын тыңлыйсы X килеп китте, әмма туктамады.
Күперне чыккач, Хәким Нәбиееич юл читенә утырган бер кешене күреп алды. а.
— Бүген бу юлдан машина үтмәс, әлегә юл ябык, иртәгә ачыла.
— Үтәргә тиеш, үтми хәле юк.
— Ай-Һай,— дигән булды Хәким Нәбиевич, әмма икенче мәлдә үзе дә киресен ® уйлап куйды: «Яңа асфальт юлдан нинди шофер үтми түзәр икән!»
Еллар буе көтеп алынган юл бит бу. Аны сузу, әнә ул күперне салулар һич кенә е; дә җиңел булмады! Кайчак район үзәгенә өчәр-дүртәр көн кайтмый ята иде Хәким >> Нәбиевич, әйтерсең, юлчы булып эшкә кергән! Иртәгә көзгедәй шушы юлдан узучы ш шоферлар аның ни бәрабәренә төшүе турында уйланырлар микән, аны салучыларга = рәхмәт укырлар микән, ичмасам! . Юк. мөгаен, уйланып та тормаслар: юл шома, £ машина оча гына — шул бик җиткән, ә юл тезүчеләрне шоферның гомер буена да х күрмәве мөмкин.
Хәким Нәбиееич кисәк кенә юл салучылар хезмәтенең ифрат җаваплы, авыр с икәнлеген уйлый башлады. Әле менә бүген генә кабул итеп алынган юлны салуда да 3 кешеләрдән күпме фидакарьлек таләп ителгән.. «Чү, юл буендагы егет шул үзе u түгел идеме! Әйе, әйе, үзе, шул егет! Тагын ул калды микәнни!—дип уйлады Хәким Нәбиевич.— Борылыш тамгасын куярга да ул алынды микәнни! Ул, әлбәттә». Янә күз S’ алдына китерде Хәким Нәбиевич юл буенда күргән егетне «Шул инде,— диде ул ® үзалдына сөйләнеп.— Шул егет ич! Комиссия членнары янында чакта да аның күзләре кызарган, күз кабаклары шешенкерәгән, иреннәре яргаланган иде. Шулай да ул елмайды, прораб абыйсы мактаганга ул хәтта уңайсызланды, янәсе, мактарлык нәрсә эшләде соң әле. ул калмаса, башка берәү табылган булыр иде Ә бит калмаганнар, вахта автобусы килүгә, төялгәннәр дә кайтып киткәннәр
Хәзер әнә тагын соңга калган ул, машина көтә. Кайтыр ара шакты'й. Мин аңа үз машинамны бирем Кайтсын!»
Хәким Нәбиевич кире борылды, әмма шул мәлдә кичке эңгерне ертып, күпер яклап, үзбушаткыч килеп чыкты, юл буендагы кеше кул күтәрде Шапылдап ишек ябылды, һәм берничә секундтан, Хәким Нәбиевичка әче төтен бөркеп, машина узыл та китте. Кабинада, шофер белән янәшәдә тар козыреклы күн кепка кигән егет утыра иде. Яшь бригадир Комсомол. Районның юллар тезү идарәсенә менә кемне начальник итеп куярга! Тик хәзергә районда андый идарә юк һәм. шунысы кызганыч, аның кайчан буласы да билгеле түгел әле. .
Хәким Нәбиевич борылышка җитте. Автоинспектор таләп иткән тамга тиешле урынына куелган иде
■Шулай,— дип үзалдына сөйләнде Хәким Нәбиевич—Шулай үсә кадрлар. Ә без аларны кайчак күрми торабыз Кайчак хезмәтен намус белән башкарган эшче чит- тәрәк кала, ә күп сөйләүчеләр алга чыга. КПСС Үзәк Комитетының май (1982) Пленумы карарларында ил алдына куелган проблемаларны хәл иткәндә исә бетен өмет — эшлекле кешеләрдә. Планны үтәү дә. тәрбия эше дә урта звено җитәкчелә-ренә бәйле Ул күрсәтә эшчегә үрнәк, үзе эшләп күрсәтә, үзенә ияртә, тәрбияли һем аларны коллектив алдында олы бурычларны үтәргә әйди»
Асфальт юлда авыл кызларының биек үкчәле туфлиләре тыпырдавы ишетелә башлады — яшьләр Культура сараена бара, ерак та түгел, елганың аръягында гармун тартып җибәрделәр, якындагы бер өй янында берәү гитара кылларын чиртеп алды.
Хәким Нәбиевич идарәгә юл тотты, анда аны колхоз председателе кете Председатель белән сөйләшү җитди булачак. Әңгәмәне кайсы яктан башларга! Бүгенге сүз озакка барачак Сүзен сүз итәргә гадәтләнгән, шактый тәкәббер һәм мин-минлек белен чирли башлаган кеше янына бара ул бүген. Председатель яшьләрне де яратып бетерми, туры сүзне дә өнәми икән. Кеше аңа дәресен әйтә, ә дөреслек ул дага түгел, беклоп кесәгә тыгып кына котылып булмый Дөреслек өчен көрәшәләр. Берсендә Хәким Нәбиевич КПССның Татарстан өлкә комитетыннан: «Яхшы хуҗадан яшьләр китми»,— диген гыйбрәтле бөр сүз ишетел кайткан иде
— Исәнмесез!— дип, үтеп барышлый сәлам бирде. ш
— Исәнмесез! X
— Нишләп утырасыз!
— Машина көтәм,— диде егет. Jjj
Хәзер дә аның исенә шул хак сүз килеп төште. Чыннан да, җитәкче яхшы икән, колхозчы аннан ник китсен?! Туган җирдән дә якын җир юк ләбаса! Димәк, кадрларны саклауда җитәкченең роле гаять зур икән.
Бу авылдан да яшьләрнең китү сәбәбен ачыкларга кирәк булыр. Культура сарае салдылар, район үзәгеннән ике сәгать саен автобус йөреп тора, театр коллективлары, танылган җырчылар килә. Ниһаять, менә күптән көткән асфальт юл файдалануга тапшырылды Бу да үзгәреш кертмәсә авылга? Яшьләр һаман китә торсалар? Сәбәбе нидән булыр? Эш урыннарында шартлар начармы? Алай дисәң, терлекчелектә дә, игенчелектә дә зшнең яртысыннан күбрәге механикалаштырылган. Китүләрнең теп сәбәбе җитәкчеләрнең яшьләргә салкын мөнәсәбәтендә булуы бик ихтимал. Ниндидер аңлашылмаучылык туган икән, секретарь председательгә ярдәм итәргә тиеш булачак. Әйбәтләп сөйләшергә кирәк, тыныч кына, һәр ягын үлчәп, бизмәнгә салып. Кадрлар белән эшләүдә вак мәсьәләләр юк. Тели икән, егет кеше өйләнә икән— рәхим итсен, йорт-җир бирергә, әйдә, каралтыны да үзе ничек тели шулай салсын, колхоз һәр яклап булышсын!
Кайда гына аны очратмасын, әлегә кадәр председатель күпер, юл турында сүз кузгата иде. «Күпер кирәк безгә, шушы Кандыэ елгасы аша күпер кирәк! — дип, райком секретареның үзәгенә үтте.— Ярты авыл бер якта, яртысы елганың икенче ярында. Күпер булмау аркасында ничәмә гаилә колхоздан китте инде».
Ул да хаклы булгандыр, бәлкем. Ләкин колхозчыларның авылдан китүен юлга яки күпергә генә сылтау дөрес булырмы икән? — дип уйлады Хәким Нәбиевич, идарәгә якынлашканда.
Әйе, колхозчылардан да, председательдән дә ишетте ул юл, күпер турында, үпкә сүзләрне күп ишетте ул. һәм менә, ниһаять, күпер дә салынды, асфальт юл да күрше Оренбург өлкәсенең чигенә үк илтеп җиткерелде. Хәким Нәбиевич халыкка биргән вәгъдәсен үтәде. Кечкенә, әмма яз саен шашынып ташучан Кандыз елгасы аша, кызлар билен буып куйган путадай сузылып күпер ятты. Язгы чәчүләрдә, шушы күпер булмаганга, зур эшләр өзелеп тора иде. Колхозның барлык производство мастерскойлары. терлек фермалары — елганың уң ягында, ә авылның зур өлеше сул якка урнашкан.
Бу юл турында тарих язарлык. Ничәмә карар гына чыгарылды, кемнәр генә тотынып карамады күпер салырга, юл сузарга. Агымдагы ремонтны ясаганда гына да бу урыннарга меңнәрчә тонна ком-таш китерелде, меңнәрчә сум акча түгелде, яз җитүгә, янәдән юлсыз калалар иде. Язгы сулар, көчле яңгырлар ташылган комын да, ташын да әллә кая алып китеп бетерә торды.
Хәким Нәбиевич бервакыт кызыксынып исәпләп чыгарды: соңгы ун ел эчендә генә дә бу юлга салынган ком-таш, әгәр үз урынында торса, юл тасмасын тугыз метр биеклеккә күтәрергә тиеш булган икән. Тугыз метрга! Юк, асфальтсыз рәтле юл салам димә Асфальт юл — заман таләбе, киләчәк юлы, коммунизм юлы, безнең буын юлы, ниһаять!
Асфальт-бетон белән ябылмыйча, бары тик ком-таш өеп кенә ясалган юл районга меңнәрчә сум зыян китерде. Колхоз һәм совхозларны, район үзәгендәге предприятиеләрне, төрле оешмаларны бөлдерде. Йөрергә рәтле юл да булмады. Хәким Нәбиевич яхшы белә: бүген асфальт-бетоннан салынган автомобиль юллары колхоз һәм совхозларның экономикасын күтәрүдә бердәнбер чара булып тора. Асфальт юлдан меңләгән тонна ашлык ташылачак, төрле йөкләр күчереләчәк, халыкка медицина хезмәте күрсәтү яхшырачак, автобусларның яңа рейсларын ачарга мөмкинлек туачак, колхозчыларга көнкүреш хезмәтен күрсәтү дә җиңеләячәк. Кыскасы, район үзәгеннән колхоз-совхозларга асфальт-бетон юллар уздырылса, хуҗалыкларга әлеге исәпләп бетерүе дә мөмкин булмаган бихисап зур файда киләчәк. Хәтта яшьләрнең авылларда күбрәк калуына да асфальт юллар ярдәм итәчәк.
Бусы — хакыйкать, моңа берәү дә каршы төшми, тик менә шушы теләк-уйларны ничек тормышка ашырырга?
Шушы көнгә кадәр районда гына түгел, хәтта республикада да авылларны яхшы юллар белән тәэмин итү мәсьәләсе бердәм хәл ителә алмый әле. Бу хәтта бер безнең республикага гына да кагылмый. Бүген юл төзү белән уннарча оешмалар шөгыльләнә, аларның һәркайсы аерым министрлыкларга буйсына. Ә нык кына куллы төп бер хуҗа юк. Шуңа карамастан, соңгы ун елда гына да Баулы районы авылларында 40 километр асфальт-бетон юл салынды. Ун ел элек кенә районда фәкать өч километр һәйбәт юл бар иде. Күренә ки, үсеш бар, әмма барыбер әле җитәрлек түгел, колхозчылар ризасызлык белдерәләр: «Әнә шәһәрләрдә, диләр, хәтта ишегал- ларына хәтле асфальт җәйгәннәр, без шәһәр" кешеләреннән киммени?! Юк. Шулай булгач, нигә бездә дә. авылда да...»
Борынгыларча әйтсәк, аякны юрганыңа карабрак сузарга туры килә — һаман да шул бер балык башы — уннарча оешма башкара юл төзү эшен. Район җитәкчеләре кайсына барып ишек кагарга да белмиләр. Алай да йоклап яту юк, шакыйлар, керәләр. таләп итәләр, җаен-көен табалар. Соңгы елларда авылларда күренгән һәйбәт юллар фәкать шуннан — район җитәкчеләренең кайгыртуы нәтиҗәсендә булдырылды.
Юл салу мәсьәләсендә Мәскәүгә кадар барып җитүчеләр бар. Моны да бел» Хаким Нәбиевич. Шул ук вакытта, алма пеш — авызыма теш, дип, кетеп яткан, гамьсезләр д» җитәрлек. Алар һаман шулай юлсыз интегәләр, ә менә ул зшләгән Баулыда шактый зшләр башкарылды. Шул темп белән барганда, бу бишьеллыкта район үзәгеннән һәр хуҗалыкка диярлек асфальт-бетон юллар сузылачак, нык юллар, ышанычлы юллар.
Ә бүгенгә райондагы егерме колхоздан унсигезе район үзәгенә асфальт-бетон юл белән тоташтырылды. Иң шатландырганы шул: юлы яхшы колхозлардан яшьләр китми башлады. Дәрес, моның сәбәбе бер һәйбәт юлда гына түгелдер
Янә бер яңалык: Баулы хәзер Башкортстан автономия республикасы. Оренбург, Куйбышев елкәләренә китүче олы юлга тоташты. Ютазы, Урыссу һәм Бегелм» якларына да ел тәүлегенең теләсә кайсы мизгелендә чыгыл китеп була Бер Баулы районында гына да соңгы ун ел эчендә юлларның иңкүле тешләренә — 115 тимер- бетон торба һәм 17 капиталь күпер салынды һәм... Менә ер-яңа унсигезенче күпердән Хәким Нәбиевич үзе чыгып бара
Колхоз председателе белән бик тә очрашасы килә Хеким Нәбиевичның. Ул аны яхшы беле: бу кеше — үз урынында. Беек Ватан сугышында катнашкан, эшен гер- ләтеп алып бара, колхоз үргә менә, үсеш бар. Сайланган көннән үк ул кадрлар турында кайгырта башлады. Бик күп яшьләрне колхоз исәбенә югары уку йортларына, техникумнарга җибәрде, читтән торып укуларына да ярдәм итә. тегеләр диплом тотып әйләнеп кайткач, һәммәсенә диярлек, үзләре теләгән эшен таба Кыскасы, үз кешеләре турында аталарча кайгырта ул. Әгәр дә мәгәр яшь белгеч аның ышанычын акламый икән, шулай ук аталарча кыздыра, җыелышларда телгә ела. оялта: колхоз сиңа белем бирү өчен биш ел буена акча түкте, ә син ничек җавап кайтарасың!.
Хәким Нәбиевич күреп йери: районның һәр авылында матур яңарыш бара Бу үзенчәлек җир-ана туфракта да, киң колачлап салынган өйләрдә дә, киңәйтелеп сузылган урамнарда да, чүл үләнсез кырларда да, урманнарда, елга-күлләрдә дә бар Туган җиргә, туган авылга, туган туфракка, елга-күллергә, әрәмә-урманнарга һәр авыл үзенчә карый Бер авыл, әйтик. Ык елгасы буендагы әрәмәләрне кисеп, болын ясады, әмма уңмады, шөрәләндерелгөн җирнең иң ашлы катламын язгы кар һәм ташу сулары алып китте, шуннан бу болыннарны әрекмән, шайтан таягы басты, сайрар кошлар китте, ә менә шул ук Ык ылгасы буендагы башка авыллар әрәмәлеккә кагылмадылар, сакладылар, бүген анда карлыган, шомырт, балан үсә. кошлар сайрый, бал кортлары бал җыя. Язларын кәккүкләр кычкыра. Ул гынамы, авыл халкы ел саен шушы әрәмәлекләрдән йөзләгән тонна печән чабып ала. Әле генә Хәким Нәбиевич килеп бара торган авыл да әрәмәлеккә тимәде Димәк, өметле халык яши бу авылда, арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит дип, бүгенге белән генә тормыш итмиләр, киләчәк өчен кайгырталар. Авылның басулары: урманы-әрәмәлеге. күле-елгасы — ул шул халыкның йөзе, намусы, вөҗданы булып тора. Туган туфракка, туган авылга, туган илгә булган мәхәббәт тә шуннан башлана: туган авылдан, аның әнә шул өре- мәлекләреннән, тау битеннән тибеп чыккан чишмәләреннән.
Әмма соңгы елларда бу авылның колхоз председателе шактый үзгәрде. Колхозчылар белән эреләнебрәк сөйләше, кирәксә-кирәкмәсә кычкыра, тавыш күтәрә Шул хәлдән соң, баш алып, авылдан кител баручылар ишәйде. Җиткерә торалар Хәким Нвбиевичка, хәбәре җитә тора. бар. андый күңелсез хәбәрне җиткерергә ашкынучы кешеләр дә бар.
Авылда, шәһәр өйләрендәге бетен шартлар булдырылсын, әмма каралты-кура- лары да. бакчасы да булсын. Газы, салкын һәм җылы суы килеп торсын Шунда гына, фәкать шунда гына, ихтимал, яшьләр шәһәргә кызыкмый башларлар...
Юл буендагы егет Хәким Нәбиевичның һаман күз алдыннан китмәде. Ул аиың исем-фамилиясен дә белми калды. Егет — эштәге үҗәтлеге, хезмәтенең нәтиҗәсе, уй- телөкләре, омтылышлары белән күпләргә үрнәк булырлык эшче. Аның хәтта эчкерсезлеге, карусызлыгы да җитәкчеләрне кисәтә сыман — хезмәт кешесенә карата гадел. игътибарлы булыгыз, башкарылган эшкә дөрес бәя бирә белегез, аңа ышаныгыз. кирәк чакта яклап чыгыгыз һәм аларны вакытында күреп алып, үстерегез! — ди сыман...
Бу — КПССның Баулы райкомы беренче секретаре Хәким Нәбиевич Гатиятуллин- ның. елдагы өч йөз алтмыш көненнән бары берсе, җәйге бер кәне иде Әмма бу көндә д» аның эше бетмәгән әле. Хәким Нәбиевичның колхоз председателе белән кадрлар турында ныклап сөйләшәсе бар