Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ТУГАНДАШ КУЛЬТУРАЛАР БӘЙРӘМЕ
Казанда Идел буе һем Урал ягы автономияле
республикаларының Беренче музыка фестивале
булып утте. СССР төзелүнең 60 еллыгына
багышланган әлеге зур культура бәйрәмендә
Башкортстан, Мари, Мордовия, Татарстан,
Удмуртия, Чуваш- стан автономияле
республикаларыннан, шулай ук Мәскәүдән килгән
күренекле композиторлар, музыка белгечләре,
башкаручылар катнашты.
Казан дәүләт консерваториясенең Актлар залында
музыка фестивален ачу тантанасы булды. Аны
фестивальнең оештыру комиссиясе
председателе, Татарстан АССР культура
министры И. Н. Алиев ачты.
Музыка фестивалендә катнашучылар Казан
шәһәре предприятиеләрендә эшчеләр белән
очраштылар, республикабыз башкаласының
истәлекле урыннарын карадылар.
Илебез юбилеена багышланган зур культура
бәйрәме М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера
һәм балет театры бинасында Идел буе һәм Урал
ягы автономияле республикаларының сәнгать
осталары концерты белән тәмамланды.
БӨЕК ЮБИЛЕЙГА БАГЫШЛАП
23 декабрьда Мәскәү шәһәренең Н. А. Некрасов
исемендәге Үзәк публичный китапханәсендә СССР
төзелүгә 60 ел тулуга багышланган әдәби кичә
үткәрелде. «78 телдә сөйләшүче әдәбият» исемле
бу кичәне илебезнең танылган әдәби тән-
кыйтьчесе. СССР Язучылар союзы идарәсенең
милли әдәбиятлар буенча секретаре Юрий
Суровцев алып барды Кичәдә Мәскәү
шагыйрьләре Евгений Долматовский, Леонид
Латынин. Грузин шагыйре Хута Гагуа. үзбәк
шагыйре Сабит Мадалиев, кыргыз прозаигы Муса
Мораталиев һәм татар шагыйре Гәрәй Рәхим
чыгыш ясадылар.
РӘССАМНАР СЪЕЗДЫ
КӨН ТӘРТИБЕНДӘ —
ӘДӘБИ ТӘРҖЕМӘ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
21—22 декабрьда Эстония ССРда СССР Язучылар
союзы идарәсенең әдәби тәрҗе мә Советы
пленумы булып узды. СССР тезелүгә 60 ел тулуга
багышланган бу пленум Эстониянең башкаласы
Таллинда башланып китте һәм илебезнең иң өлкән
университетларының берсе урнашкан Тарту
шәһәрендә дәвам итеп, шунда үзенең эшен
төгәлләде, Төрле Союздаш республикалардан
килгән әдәбият белгечләре, тәрҗемәчеләр. әдәби
тәнкыйтьчеләр тарафыннан пленумның тол
темасы булган «Әдәби тәрҗемә: тарихи тәҗрибә
һәм алда торган проблемалар» дигән мәсьәлә
буенча әзерләнгән егермедән артык чыгыш тың-
ланды. Пленумда татар язучысы, РСФСР
Язучылар союзы идарәсенең әдәби тәрҗемә
Советы җаваплы секретаре Гәрәй Рәхим «РСФСР
автономияле республикалары. өлкәләре һәм
милли округлары әдәбиятларында тәрҗемә
эшенең торышы» дигән мәсьәлә буенча чыгыш
ясады.
6 январьда Казанның Актерлар йортында
Татарстан рәссамнарының IV съезды булды.
Татарстан АССР Художниклар союзы идарәсенең
отчеты турындагы докладны ТАССР Художниклар
Союзы идарәсе председателе Ә. И. Тумашев,
ревизия комиссиясе председателе Р В Нурмәхәм-
мәтов ясадылар.
Съездда КПСС елкә комитетының культура бүлеге
мөдире М. М. Мусин. РСФСР Художниклар союзы
идарәсе секретаре В Н. Телин катнаштылар һәм
чыгыш ясадылар.
Съездда ТАССР Художниклар союзы идарәсенең
һәм ревизия комиссиясенең яңа составлары
сайланды
Яңа сайланган идарәнең беренче утырышында
Татарстан АССР Художниклар союзы идарәсе
председателе игеп Ә. И. Тумашев. җаваплы
секретарь ител В П. Аршинов сайланды.
МАКТАУЛЫ БҮЛӘК
Татарстан китап нәшриятында балалар өчен рус
телендә басылып чыккан «Заяц на зарядке»
(«Физзарядка ясый куян») дигән шигырьләр
җыентыгы өчен шагыйрь Шәүкәт Галиев Халыкара
бүләк — Г X. Андерсен исемендәге Почетлы
дипломга лаек булды. Шул уңайдай шагыйрьне
һәм Татарстан китап нәшрияты коллективын
РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретарьлары
С. Михалков, А. Алексин, В Александров кайнар
котладылар һәм яңа иҗат уңышлары теләделәр.