Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ПОСТТА БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУ


КПССның XXVI съезды әдәбият алдына куйган бурычларны һәм КПСС ҮКның «Әдәби-нәфис
журналларның коммунистик тезелеш практикасы белән элемтәсе ту- рындавгы мәгълүм карарын
тормышка ашыру җәһәтеннән чыгып, «Казан утлары» журналы республикабызда яңа корыла
башлаган Атом электр станциясе белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырды. Редакциянең очерк
һәм публицистика бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Язучылар союзының Брежнев шәһәре
бүлекчәсендәге язучылар станция төзелешендә булдылар, бу эшне әйдәүче җитәкчеләр белән
очрашып киңәштеләр.
Төзелешне үз иңнәренә алган «Камгэсэнергострой» берләшмәсе җитәкчеләре һәм төзүчеләр
«Казан утлары» журналының, язучыларның Атом электр станциясен салучылар хезмәте белән
кызыксынуларын хуплап каршы алдылар. Нәтиҗәдә коллек тивлар арасында «Иҗади
хезмәттәшлек. килешүе» төзелде. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт.
«Казан утлары» журналының һәм Татарстан атом
электр станциясен төзүчеләр коллективының
иҗади хезмәттәшлек килешүе
Татарстан язучылар союзының әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-политик «Казан утлары»
журналы, КПССның XXVI съезды карарларын һәм КПСС ҮКның «Әдәби-нәфис журналларның
коммунистик төзелеш практикасы белән элемтәләре турында»гы карарын тормышка ашыру
җәһәтеннән, үзенең әдәби постын оештыра һәм сәхифәләренә «Татарстан АЭСе — журналның
әдәби посты» дигән даими рубрика кертә. Бу рубрикада Татарстан атом электр станциясе
тезелешендәге мөһим мәсьәләләргә һәм алар- ны чишү алымнарына багышланган язмалар
басылачак.
Төзүчеләр һәм энергетиклар коллективы журналның бу башлангычын хуплап каршы
алдылар.
Татарстан АЭСе формалашу проблемаларын хәл итүдә уртак ихтыяҗны күздә тотып,
шушындый килешү төзелә.
Хезмәт коллективлары үз өсләренә түбәндәге бурычларны алалар:
1. «Казан утлары» журналының хәбәрчеләрен һәм аның тарафыннан төзелешкә
командировкага җибәрелгән язучыларны каршыларга, аларга тиешле ярдәмне күрсәтергә.
Журнал хезмәткәрләрен АЭС төзү мәсьәләләренә кагылышлы мөһим чара- раларга, әдәби
кичәләргә, укучылар конференцияләренә чакырырга.
1. Төзелеш белгечләренең, инженер-техник работникларның һәм тезүчеләрнең журнал белән
хезмәттәшлеген тәэмин итәргә.
3. Журналда басылып чыккан материаллар белән үз вакытында танышырга һәм анда
күтәрелгән мәсьәләләрне кичектерми хәл итә барырга.
4. АЭС турында журналда чыккан язмаларны төзелешнең күптиражлы газетасы, җирле
радио челтәре аша пропагандаларга.
5. Ел саен «Казан утлары» журналының очерк һәм публицистика жанрында басылган иң
яхшы язмасына АЭСның 200 сумлык премиясен бирә баруны оештырырга.
Премияне хезмәт коллективлары вәкилләреннән сайлап оештырылган махсус Совет карары
нигезендә бирергә, аны алдагы ел башында тантаналы әдәби-музыкаль кичәдә тапшырырга.
«Казан утлары» журналы уз «стена түбәндәге бурычларны ала:
1. Татарстан АЭСе тезелешендә килеп чыккан катлаулы проблемаларны чишүгә багышланган
язмалар биреп барырга. АЭС тезелешендәге коллектив вәкилләрен редакциядә уздырыла торган
әһәмиятле чараларга чакырырга.
I. Татарстан АЭСе тезелешендә әдәби түгәрәк оештырып, аңа Татарстан Язучылар союзы һәм
«Казан утлары» журналы тарафыннан даими шефлык тәэмин итәогә түгәрәк членнарының иң яхшы
әсәрләрен системалы рәвештә журналда бастырыл чыгарырга.
3. Татарстан АЭСе китапханәсен Татарстан язучыларының яңа китаплары белән баетып торырга.
4. Социалистик ярышта җиңеп чыккан алдынгы участокларны, бригадаларны һәм тезүчеләрне
журналның «Мактау грамотасы» белән бүләкләргә Ярышта җиңүчеләрне бүләкләү ечен ел саен
журналның 5 данә еллык подпискасын булдырырга.
«Казан утлары» журналының баш редакторы Р. Харис
«Камгэсэиергострой»иың йортлар салу комбинаты начальнигы М. Б и б и ш е е.
«Атомэнергостройиның партком секретаре Р К ә т и е в.
«Камгэсзнергостройпдан 63 нче СМУның 7 иче участок начальнигы Р. С ә л ә х о в.
13 январьда журнал редакциясендә шушы килешүне раслауга һәм аңа куп куюга багышланган
киңәйтелгән утырыш булды. Утырышка «Камгэсэнергострой» берләшмәсеннән йортлар тезү комбинаты
начальнигы Марат Бибишев, 63 нче СМУның 7 нче участок начальнигы Рәис Сәләхов,
«Атомэнергострой» идарәсе партия комитеты секретаре Рифкат Кәтиев, «Татэнерго» идарәсе
управляющие Николай Баныкин, КПССның Татарстан әлкә комитеты инструкторы Ринат Закиров,
республиканың дәүләт тезелеш комитеты председателе Павел Саначин, журналның яңа оештырылган
әдәби посты штабы членнары һәм редакциянең бүлек редакторлары катнашты
Килешүгә кул куелгач, утырыштагылар яңа тор электр станциясе, энергетиклар һәм тезүчеләр
яшәячәк яңа шәһәр турында әңгәмә корып җибәрделәр Әдәбиятчылар тезүчеләр һәм энергетиклар
коллективлары вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Ренат Харис,
журналның баш редакторы:
— Билгеле булганча, Татарстан — илкүләм, хәтта деньякулем әһәмиятле тезелешләргә,
промышленность предприятиеләренә шактый бай республика. Бездә самолетлар тезү берләшмәсе,
мәшһүр КамАЗ, терледән-терле химик продукция җитештерү комбинатлары бар. Нефть, газ чыгару һәм
аны эшкәртүдә дә даныбыз ил чикләреннән чыгып китте. Татарстанда Урыссу һәм Зәй ГРЭСлары, Түбән
Кама ГЭСы, күпсанлы куәтле ТЭЦлар бар. һәрхәлдә, энергия чыганакларыбыэдан зарланырлык түгел
кебек иде. Инде килеп, республикада атом электр станциясе сала башла-.' нинди ихтыяҗларга бәйлеГ Иң
элек шул хәлгә ачыклык
Николай Баныкин,
«Татэнерго» идарәсе управляющие:
— Дерес, Татарстан энергия чыганакларына бай регионнардан санала. Ул илнең мул энергия бирә
торган беренче ун әлкәсенә керә Чагыштыру ечен шунысын да әйтим: ил энергетикасына елеш кертүче
тебәкләр йоэләп безнең, шулар арасында алгы сафта бару — безнең республиканың горурлыгы,
әлбәттә. Икенче яктан караганда, бу — табигый хәл, ченки энергетика халык хуҗалыгының теләсә кайсы
тармагын үстерү юлында беренче таяныч булып тора Бәхеткә каршы, безнең республикада бу
хакыйкатьне совет властеның беренче елларында ук дерес аңлаганнар Беренче станция 1925 елны
Казанның хәзерге Татарстан урамында тезелә Аның җегәре нибары 5 мең киловатт иде. Аннары, ГОЭЛРО
планы буенча 1 нче җылылык электр үзәге (1-ТЭЦ) салынган Ул инде, үз чоры ечен. шактый куәтле. 12
мең кат к«чко ия була. Татарстанның кәчле энергетикасы шуннан башлана Аңа нигезләнеп яңа заводлар
сафка кертелә.
Нефть промышленносте алга киткәч, Урыссу. Зәй ГРЭСлары булдырылды. Зәйдәге станция,
безнең үз ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерүдән тыш, ипнең бердәм энергия системасына да мул элеш
кертә башлады. Гаҗәеп кызык бу үсеш, энергиягә бай булу республикада хуҗалыкның яңадан-яңа
тармакларында алга кигешне тәэмин итә. икенче яктан исә, промышленность үсеше үзе энергиянең яңа
чыганакларын табуга этәрә. Әйтик. КамАЗ кебек гигантны корганда, без иң эпек бу тезелешкә яңа ТЭЦ
салырга мәҗбүр булдык. Аның янында ук Түбән Кама ГЭСы сафка керде
Мансур Вәлие в,
журналның тәнкыйть бүлеге редакторы:
— Шуңа өстәп, авылларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ничегрәк торуын да
әйтсәгез иде!
Николай Баныкин:
— Урынлы сорау. Хәзерге авыл хуҗалыгы да электр энергиясеннән башка алга китә алмый
Бәхеткә каршы, безнең бу мәсьәләне хәл итүдә дә уңышларыбыз бар. Ун еллар элек республиканың
авыллары тулысынча электрлаштырылды. Күпсанлы ярдәмчел вак станцияләр салынды.
Кыскасы, безнең Татарстан хәзер ел саен ГОЭЛРО планында максат итеп куелганнан 4 тапкыр
артыграк электр энергиясе җитештерә.
Инде беренче сорауга якынрак килик, Татарстанда атом станциясе салу нинди ихтыяҗларга
бәйле соң? КПССның XXVI съездында илне төп куәте атом-төш мөмкинлекләреннән алына торган
яңа төр электр станцияләрен булдыруга зур игътибар бирелде. Билгеле ки, җылылык электр
станцияләрендә ягыла торган табигый ресурслар чикләнгән. КПСС ҮКның ноябрь Пленумында бу
мәсьәлә кабаттан яңарты- лып телгә алынды, энергетикабызны үстерергә, ныгытырга кирәк
диелде. Шул яктан чыгып караганда да, илдә атом электр станцияләрен салу — ифрат дәрәҗәдә
кирәкле чара. Шулерның берсе Татарстанда төзелергә тиеш дип табылган икән, моның тормышчан
сәбәпләре бар. Беренчедән, бездә мондый корылмаларны башкарып чыгарлык инженерлар һәм
төзүчеләр көче, гаять абруйлы, тәҗрибәле коллективлар үсеп җитте. Бу очракта мин иң элек
«Камгэсэнергострой» берләшмәсен күздә тотам. Икенчедән, Татарстанның үзәктә булуы да
әһәмиятле. Бездә җитештерелгән куәтләрне илнең бердәм энергетика системасына тоташтыру да
уңай. Аннары мондагы табигать шартлары да атом электр станциясе салырга мөмкинлек бирәләр.
Аларның беренчесе — Кама суы. Станциягә бик күп су кирәк булачак.
Рәшит Әхмәтҗане в,
журналның хатлар бүлеге редакторы:
— Яңа төзелеш турында ишеткән укучылар Кама буена атом электр станциясе салу табигатькә
зарар китермәсме икән, дип сорап язалар.
Николай Баныкин. Бу нәрсә турыдан-туры безнең үзебезгә бәйләнгән. Атом электр
станцияләренең эшләү үзенчәлеге безгә электән таныш булган җылылык электр станцияләренеке
кебек үк. Аерма — ягулык төрендә генә. Бу аерма исә табигать файдасына. Атом электр
станцияләренең морҗаларыннан бернинди дә төтен чыкмаячак, димәк, тирә-юньгә начар газлар
таралмаячак. Станция ихтыяҗына тотыла торган су. махсус чистарткычлар аша үткәрелеп, аерым
сусаклагычларга җибәреләчәк. Анда хәтта балык үрчетергә дә мөмкин булачак. Гомумән,
станцияне салу белән бергә үк, бу тирәлекнең табигатенә зыян-зәрәт китермәслек чараларны тор-
мышка ашыру планы да карала. Алга куелган һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә генә кирәк.
Кояш Тимбикова,
журналның очерк һәм публицистика бүлеге редакторы:
— Шундый зур мәсьәләләрне хәл итәчәк кадрлар тәрбияләү ягы ничегрәк тора соң? КамАЗ
салучыларның бер өлеше, төзелеш түгәрәкләнә башлагач, заводларда эшли башлаган иде. Атом
электр станциясе төзелешендә дә мондый күренеш булырмы?
Рифкат Кәтиев,
«Атомэнергострой» идарәсенең партком секретаре:
— Бу — катлаулы мәсьәлә. «Атом» төшенчәсе безнең өчен ят булып тоелса да, станциянең
эшләү ысуллары җылылык станцияләренеке кебек үк. аерма ягулыкның башка төрле булуына
гына кайтып кала. Безнең исә җылылык электр станцияләребез дә. аларның белгечләре дә бар.
Реакторлар белән эш итүчеләр махсус әзерләнәчәк, әлбәттә.
Тик мин иптәшләрне кисәтеп куярга тиешмендер, мөгаен: атом электр станцияләрен салу
шактый озак вакыт сорый. Без 1982—1983 нче елларда, нигездә, әзерлек эшләрен генә алып
барабыз: йортлар салу комбинаты төзүчеләр яшәячәк шәһәрнең беренче биналарын торгыза
башлады, безнең идарә кешеләре станция бинасын
төзегәндә кирәкле терәк базаны кора. Шунлыктан хәзергә безне атомны кадрларны кайдан алу
мәсьәләсе борчымый, алар 90 нчы еллар башында гына кирәк булачак. Хәзер безгә тезүчеләр кирәк,
тезүчеләр. Шулай бит, Рәис?
Рәис Сәләхов,
«Камгэсэнергостройхның ЙТК 63 — СМУ 7 — участок начальнигы
— Әйе шул. КамАЗ төзелешенә, беренче игъланнар яңгырау белән үк, илнең төрле якларыннан
бик куп төзүчеләр килде. Сайлап алырга да мөмкинлек бар иде. Хәзер менә безнең участокка
отделочниклар кирәк. Брежнев шәһәреннән әллә ни күп китереп булмый, алар инде урнашканнар, үз
эшләре бар. Оста, уңган, сабыр холыклы, узем шунда яшәчәкмен, дип килгән буяучыларны,
сылаучыларны, ташчыларны кочак җәеп каршылар идек. Кызганычка каршы, хәзергә андыйлар аз. Стан-
ция — Бөтенсоюз удар төзелеше түгел, без аны үз көчләребез, ягъни Татарстан төзүчеләренең үз
коллективы белән башкарып чыгарга тиеш. Инде менә «Казан утлары» журналы белән ике арада дуслык -
хеэмәттәшлек килешүе төзелгән икән, аның аша без укучыларга үз ихтыяҗларыбызны җиткерә алабыз.
Бу бик әйбәт, минемчә. Журналдан укып, безнең оешмага эшкә килергә, атомчылар шәһәрен салуда
катнашырга теләүчеләр табылса, рәхим итсеннәр!
Ренат Хармс. Алай, укучыларга әйтер сүзләр дә куерып киткәч, без хәзер яңа шәһәрнең нинди
булачагын да сурәтләп бирергә тиешбездер. Кайда, ничек итеп салыначак ул?
Павел Саначмн,
Татарстан дәүләт төзелеше комитеты председателе:
— Шәһәрләр салуда безнең тәҗрибә шактый бай. Соңгы 15—20 ел эчендә төзелгән Түбән Кама,
Брежнев шәһәрләренә күпләр кызыгып карый. Атом электр станциясен салучылар, соңра аны эшләтүче
энергетиклар яшәячәк шәһәр дә кешеләрне сокландырырлык булачагына ышандыра алам мин. Дөрес,
монда да кыенлыклар күп. Шәһәр проектын Мәскәүнең академик Борис Рафаилович Рубаненко җитәк -
челегендәге фәнни-тикшеренү институты өлгертергә тиеш. Хәер... ул проектны көтеп тормадык торуын,
Марат Шакирович әйтүенә караганда, шәһәрнең беренче йортларына кешеләр керә дә башлаган инде, яңа
мәктәп, почта, телеграф эшли. Мунча салалар.
Марат Бибмшев,
«Камгэсэнергостройхның йортлар салу комбинаты начальнигы:
— Борис Рафаилович безнең мөстәкыйльлекне үзе дә ярата ул. Аннары, без бит шәһәрнең ниндирәк
буласын яхшы беләбез инде Күзне йомсам, минем күз алдына Каманың таулы яры буендагы үзәнлек
куеныннан калкып чыккан шул яңа шәһәр килеп баса. Урынны проектлаучы оешма вәкилләре белен
бергә сайлап йөрдек. Башта тау башындагы тигез җиргә салырга тәкъдим иттеләр Ризалашмадык. Җиде
җил үзәгендәге йортларда яшәүчеләр безне гомер буе каһәрләрләр кебек тоелды Ике калкулык
арасындагы, су яссылыгыннан йөз метрлар гына өстәрәк торган борынгы Кама Аланы авылы урынына
тукталдык. Авылның тирәсендә тагын вак-вак калкулыклар бар. Шәһәрнең йортлары да бер яссылыкка
гына салынмаячак Кешенең элек-электән формалашкан теләк-омтылышларыи искә алырга кирәк,
минемчә. Урман куены, су буе — борын-борыннан кешенең яратып төпләнә торган урыннарын нан
саналган. Аның бу омтылышы яңа шәһәрләр салганда да беэнең истән чыкмаска тиеш.
Фәннур Сафин,
журналның сәнгать бүлеге хезмәткәре:
— Атомчылар шәһәре Брежнев, Түбән Кама шәһәрләренә охшаш булачакмы яки нинди яклары
белән аерылып торачак?
Марат Бнбншев:
— Беренчедән, яңа кала Брежнев шәһәре кебек зур түгел Аңарда башка төр промышленность
тармакларын үстерү күздә тотылмый Бу хәл үзе үк аны Брежневтан шактый үзгә итә. Аның силуэты
гаҗәеп матур булачак Монда бер ике өч, биш катлы йортлар, җиде, тугыз, ундүрт катлылар белән
аралашып, искиткеч »ф- фектлы күренеш ясаячаклар Шәһәр үзәккә таба биегәя барачак Урамнар озын
да. тез дә түгел, е кеше табигатенә хас төстә, бормалы-сырмалы итеп тезеләчәк Йорт-
IRS
парга газ кертелмәячәк, барлык ихтыяҗлар өчен электр энергиясе биреләчәк. Шәһәрнең башка яклар
белән элемтәсе, юллар челтәре заманның иң камил ысулларына нигезләнәчәк...
Марсель Галие ■,
журналның проза бүлеге редакторы:
— Яңа шәһәр төзелешендә Татарстанга хас архитектура элементлары, милли орнаментлар
файдаланылачакмы?
Павел Саначин. Бу нәрсә безнең һаман да хәл ителә алмый тора әле. Әдәбиятта, сәнгатьтә
милли традицияләрне заманга яраклаштырып файдалану, аларны үстерү шактый уңышлы бара. Ә
менә архитекторларыбыз һичничек уртак фикергә килә алмыйлар. Моңа Татарстан архитектурасы
тарихын өйрәнеп җиткермәү дә комачаулый булса кирәк. Казан төзүче инженерлар институтын да
эшкә тартырга иде!
Марат Бибишев. Институт — белгечләр, төзүчеләр әзерли торган оешма, алар безнең карамакка
җибәрелә, эшне без башкарырга тиеш. Тик, кызганычка каршы, хәзергә архитекторларыбыз
төзүчедән калыша, бу өлкәдә мактанып бер сүз дә әйтеп булмый.
Ренат Харис. Сизелеп тора: без журнал битләрендә олыдан кубып сөйләрлек башка тармакка
килеп кагылдык. Төзелешләребезнең архитектура мәсьәләсен киләчәк сөйләшүләргә калдырып,
хәзергә без уебыз белән яңадан Кама буена кайтыйк. «Казан утлары» редакциясендә оештырылган
әдәби постның штабы төзелештәге һәр яңалыкны укучыларга җиткереп торачак. «Татарстан АЭСе
— журналның әдәби посты» рубрикасында төзелеш каһарманнары сурәтләнгән очерклар,
язучыларның бу төзелешкә багышланган публицистик мәкаләләре, төзүчеләрнең чыгышлары
бирелеп барачак.
Редакция авторлардан яңа төзелешкә лаек, тирән эчтәлекле, сәнгатьчә иҗат ителгән язмалар
көтә.