Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ СҮЗЕ


Хермәтле редакция!
Соңгы вакытта «Казан утлары» журналында тарихи романнар басылып чыкты. Әйбәт асарлар.
Шулар хакында фикеребезне кыскача гына язып җибәрергә булдык.
Кадерле язучыбыз Атилла абый Расих гаять зур эш башкарды. Иң элек аның «Ямашеа» трилогиясе
хакында берничә суз. Ифрат кирәк асар: яшь буынны тәрбияләүдәге роле җәһәтеннән дә,
әдәбиятыбызны шундый гүзәл әсәрләр белән баету ягыннан да, халкыбызның батыр уллары эшен
башка милләт вәкилләренә күрсәтү ачен дә (белүебезчә, беренче ике романы русча да чыкты). Хәзер
аларны «Ямашеа» дигән гомуми баш астында, бер томда басып чыгару чарасы күрелсен иде!
Язучыбыз Нурихан Фәттах элегрәк «Этил суы ака торур» дигән тарихи романы белән бик
куандырган иде. Аның журналда басылган «Сызгыра торган уклар» дигәи тарихи романын тагын да
мавыгыбрак укыдык.
Роман киң планлы. Аның икенче һәм еченче китаплары да булыр кебек.
М. ИБРАҺИМОВА.
Карандел районы.
Мин «Казан утлары» журналын даими рәвештә алдырып, бик яратыл укып км- ләм. Күренекле
язучыбыз Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы басылган саннарын зур түземсезлек
белән кетеп алып, бик яратыл, мавыгып укыдым. Әсәр тирән эчтәлекле, зур осталык белән язылган...
Мин генә түгел, журналны укыган башка иптәшләр дә шундый фикердә.
Хәзер без ул әсәрнең дәвамын — икенче китабын кетеп торабыз.
Т. ГАБДУЛЛИНА.
БАССР, Караидел икмәк комбинаты эшчесе.
Язучы В. Нуруллинның «һәлакәт» повестен зур кызыксыну белен укыдык. Матур күңелгә ия булган
Розаны хәрмәт итмәүче Фәләх образы безне тирән уйларга салды. Наилә, Гасиме образлары аша безнең
тормышта очрап торучы кешеләрне таный алдык. Яшь гаиләнең һәлакәтне дучар булуы бик начар. Безне
повесть геройларының киләчәк тормышлары кызыксындыра
Әгерҗе районы, Барҗы авыл советы
хезмәткәрләре.
Минем уйлавымча, «һәлакәт» — тормышыбыз тамырына паразит булып ябышкан мещаннарга
каршы Җәмгыятебездә шул мещаннарга яшәү җирлеге тудырган тер- тип-кануннарга каршы Җитди фикер
6АССР,
Дусларча гына бәләкәй генә бер тәкъдимем дә бар.
Фәләх, дачадан куып чыгарылгач, салкын тидерә, больницага эләгә. Менә шушы больницаны
алга таба да уйнатырга теләмисезме?
Әйтик, Фәләх. «Мине сез генә харап иттегез!» — дип. Наиләнең әтисенә һәм Исаковичка яный
башласа (институттан очмау эчен тотыныр нокта), ,
яки Наилә: «Фәләхне сез генә харап иттегез!» — дип, әтисен һәм Исаковичны куркытырга
тотынса (үз дәрәҗәсен саклау һәм әтисе белән иренең авызларын томалау өчен);
яки Фәләхнең больницада икәнлеген ишеткәч, әти кеше дә, кияү дә шүрләп калалар. «Фәләх үлсә,
син гаепле! — Юк, син гаепле!» — дип җаваптан качарга тырышсалар (бу очракта тыштан ялтыраган
бәндәләрнең эчке гариплекләре тагын да әйбәтрәк ачыла).
һәм башка шуңа охшашлы вариантлар.
Югыйсә Наиләне җинаять өстендә тоткач, кияүнең дә. атаның да һәм Фәләхне, һәм Наиләне
тамчы да (диярлек) җәзасыз калдырулары мине бик үк ышандырып бетерми.
Акыл өйрәтә дип үпкәләмәгез. Язганнарым — киңәш рәвешендә генә.
| ЮНЫС ӘМИНЕВ |
Әдәби әсәрләр саны арта бара. Элек язылганнары өстенә яңадан-яңалары өстәлә тора. Безнең
авыл китапханәсендә генә дә егерме меңнән артык әдәби китап исәпләнә. Никадәр рухи хәзинә бу! Ләкин
укучылар тарафыннан бик яратып, кат-кат укыла торган китаплар тиз тузалар. Никадәр эзләсәләр дә,
аларның күбесен укучылар табып укый алмыйлар. Шундыйларга мисал итеп Д. Аппакова хикәяләрен,
Гариф Гобәй әсәрләрен, тәрҗемә әсәрләрдән «Соңгы могикан», «СССР халыклары әкиятләре» дигән
китапларны әйтеп үтәргә була.
Менә Бари Рәхмәтнең «Сабан туенда» дигән шигырьләр җыентыгы. 1978 елда чыккан. Укый-укый
таушалып беткән, тузган. Нигә Татарстан китап нәшрияты шундый әсәрләрне кабат зуррак тираж белән
бастырып чыгармый икән? Балалар өчен чыгарылган китапларның сыйфатын да мактап булмый әлегә.
Сезгә тирән ихтирам белән, ҖӘҮДӘТ ХӨСӘЕНОВ,
Кукмара районы. Зур Сәрдек авылы.