ТЫНЫЧЛАНУ ЗАРАРЛЫ!
ездә «прозабыз үсә, аның офыклары киңәя» дигән сүзләр еш кына ишетелә. Билгеле, бу сүзләрдә дөреслек тә юк түгел. Соңгы еллар прозасы турында уйланганда анда кыйммәтле казанышларыбыз барлыгын истән чыгару һич тә ярамый. Мәсәлән, М. Мәһдиев, Н. Фәттахларның иҗаты һәр яктан мактауга лаек, боларга Миргазиян Юнысның соңгы ике повестен — «Табу һәм югалту», «Биектә калуиларны кушып җибәргәндә, хәл ул кадәрле үк хәвефле күренмәс. В. Нуруллин, А. Ганиев, М. Галиев исемнәренә дә татар укучысының колагы күнегеп килә. Ләкин ил югарылыгыннан торып караганда, дөнья биеклегенә менеп уйланганда безнең хәлебез бер дә тынычланырлык түгел! «Уртачалар» Б. Камалов, Р. Кәрами һ. б. лар әдәбиятны күмеп китте, «ярар өйдә!» дигән үлчәү аша үтеп дөньяга чыга торган әсәрләребез көннән-көн ишәя, журналларда, нәшриятта редакторларның таләпчәнлеге кимеде, тәнкыйтьчеләребез дә «чины олы кеше шәп яза!» дигәнчәрәк эш итәләр. Без янәшәбездә бөек чордашларыбыз Ч. Айтматов, В. Быков, Н. Думбадзелар барын онытып җибәрәбез, җае килгәндә аларга кизәнүдән дә чирканмыйбыз, алдынгы әдәбиятларның казанышын күрмәмешкә салышабыз.
Рус әдәбиятының соңгы еллардагы казанышлары да безгә бөтен тарафтан үрнәк булып торырлык. Гадилеге белән чорыбыз кешеләренең җаннарын барыбыз аңларлык һәм уйланырлык итеп ачып салган тиңдәшсез зур талант иясе В. М. Шукшинны гына алып карыйк. Миңа калса, Шукшин — Чехов, Буниннар белән нәкъ бер дәрәҗәдә тора, аларның намуслы дәвамчысы, ныклы варислары буларак рус совет әдәбиятына гаять кыйммәтле, үзенчәлекле өлеш керткән кеше. Баксаң, темасы да гап-гади, әмма әдәбиятның үзәген характерлар, кешеләр билгели шул! һәм менә нәкь шушы урында Шукшин йөзәрләгән-меңөрләгән язучылардан аерылып тора да инде! Шукшин безнең катлаулы һәм аяусыз чорның барлык каршылыкларын, төсмерләрен,
Б
күңел байлыкларын үзләренә туплаган катлаулы характерга ия гади кешеләрне җырлады М. Мәһдие» соңгы елларның иң көчле хикәясе итеп мәрхүм В. М. Шукшинның •Срезал» хикәясен ала. Гыйбрәтле үрнәк! Чорыбызны аңларга тырышып яшәүче талантлы авторыбыз белән килешми мөмкин түгел. Шукшин нәни генә бер хикәядә демагогларның, тел белән бушка тегермән тартып йөрүчеләрнең, бу очракта Глеб Капустиннарның дөреслекне ничек итеп таптап китә алуларын тапкыр рәвештә язып ф калдырган! Хикмәт Капустинның фән кандидаты Жураалевны мәсхәрә итүендә генә - түгел, хикмәт авыл мужикларының Капустин яклы булуында, аның бушбугаэлылыгына = соклануында! Укыйсың — гыйбрәт! Уйланасың — яшәү, тормыш турында кызыклы < нәтиҗәләргә киләсең. Сокланасың — чөнки автор без күрел, килешеп йөргән тор- < мыш күренешләрен, гадилекне сәнгать югарылыгына күтәрә алган. Ә чын сәнгать дөнья турында хөкем ул. Шукшинның шушы бер хикәясеннән чыгып та тормыш, за- = ман турында фикер әйтеп була, хикәя яшәтә, көрәшкә дәшә.
Балтик буе халыкларының прозасын алып карыйк. Соңгы елларда күпме гүзәл 3 романнар, повестьлар, хикәяләр туды ул халыкларда! Бер генә мисал. Латыш язу- J чысы Андрис Якубанның «Шул ук гүзәл йолдызлар астында» исемле хикәясен укып *" таң калган идем. («Дружба народов» журналы, 10 сан, 1976 ел) Замандашларыбыз- ♦ ның кайберләрендә аермачык ярылып яткан рух ярлылыгын чорыбыз фаҗигасе ta дәрәҗәсенә җиткереп язылган бу хикәядә нинди үзенчәлекле характерлар Хоккей - белән җенләнгән кешеләр стадионнарга агылалар, ә боз өстендә Анатоль Достоее- Q ский, Аполлон Энштейн, Райнис Упит, Моцарт Вилюман исемле үгездәй егетләр ваемсыз гына кәшәкә сугалар. Ә тирә-якта, трибунада чишелмәгән меңнәрчә лробле- с малар! Хикәя персонажларының исемнәренә генә игътибар итегез.. Әйе. җиребез 2 гүзәл, күгебез якты, шул ук гүзәл йолдызлы кук астында да буш күңел белән яшәп була икән, гомереңнең санап кына бирелгән кадерле минутларын гел юкка, кирәк- « мәскә исраф итеп яшәсәң дә гомер уза икән!.. Автор конкрет шартларда туган * конкрет язмышлар аша борчыла, укучыны борчый, аның күңел тәрәзәләрен туктаусыз шакып торырлык мәсьәләләр кузгата. Сәнгать барыннан да элек битараф кал- дь рмаска тиеш! Сәнгать алдамаска, юатмаска, йокымсыратмаска тиеш! Моның өчен беренче чиратта авторларның заманны аңлый алулары зарур, заман кешеләрен җитәкли алырлык көчле рухлы булулары зарур! Ә уртача иҗат кешеләреннән ни көтәргә мөмкин соң? Үзләрендә юкны алар әсәрләренә каян тапсыннар?! Балтик буе халыклары язучылары җитди күз белән үз тарихларына борылып карый алалар, бүгенге проблемаларын дөнья халыклары алдында хөкемгә чыгаралар Укыл сокланасың. нинди кызыклы халыклар бар, нинди үзенчәлекле аларның гореф-гадәтләре, яшәешләре дисең! Юозас Балтушисның «Дружба народов» журналында 1981 елда басылган «Юэас турында хикәят» исемле романын гына алып карыйк. Язучы оста кул белән милли характерларны Юэас, Адомаслариы. кайнар мәхәббәте ечеи җанын куйган Каруселарны тудырган, еларга халыкның барлык гүзәл сыйфатларын ышанып тапшырган. Юэас, Каруселар хәзер литаа халкының тулы вәкаләтле илчеләре булып илләр буйлап гизәләр, халыкларның бер-берсенә ышанычларын ныгыталар, кешеләрнең күңел офыкларын киңәйтәләр
Казакъ, кыргыз әдәбиятларында никадәрле якты исемнәр барлыкка килде! Революциягә кадәр язма әдәбиятлары юк дәрәҗәсендә булган халыклар совет власте елларында үсеп, ныгып, дөньяның иң көчле әдәбиятлары белән беррәттән. бер биеклектән торып иҗат итә башладылар
Татар әдәбияты — зур совет әдәбиятының алдынгы бер звеносы, еерылмас элеше. Без дә хел кадәренчә халкыбыз исеменнән гомумсовет әдәбияты казнасына актив элеш кертә барырга тиешбез. Татар әдәбиятының югары дәрәҗәдә яки уртачалар хәлендә булуы гомумсовет әдәбияты үсешен дә билгели һәм бу безгә, татар әдипләренә, искиткеч җаваплы бурычлар йөкли Гомумсовет әдәбиятының югары дәрәҗәдәге авторлары белен тиң иҗат итү безнең бүгенге иң кискен, иң авыр бурычыбыз «Нация обязана сделать всеобщим достоянием то лучшее, что есть у нее.. Преодолевая свои частные интересы, она посылает всему миру приглашение принять участие в празднике ее духовной культуры» Бу гыйбрәтле сүзләрне 1916 елда Япониядә сәяхәттә йөргәндә һиндстанның боек улы Рабиндранат Тагор әйтеп калдырган Башка халыклар арасында таралган һәрбер шигырь, хикәя яки пьеса—ул тетәр әдәбияты
ның гына түгел, татар халкының да йез аклыгы, мактанычы һәм горурлыгы. Бу җәһәттән Муса Җәлил иҗаты безнең халыкны бер баскычка югары күтәрде, милләтебезнең авторитетын арттырды, аның тарихи бердәмлеген ныгытты—
Ләкин шулай да, еш кына очракларда әле без бүгенге бурычларыбызны тарайтабыз, үзебезнең тар интересларыбызга гына эшлибез. Ә җыелышларда бер-беребезне мактыйбыз, макталабыз, мактанабыз. «Әдәбият үсә! Без гел алга барабыз!» дип авыздан ут чәчеп шаулашабыз. Ә юбилейлар, юбилейлар!.. Алардагы теме мактаулардан язучыларыбызның яртышар ел башлары әйләнеп йөри!
Ә нәтиҗә?! Ә җимешләребез нинди соң?! Яшь кенә язучы тузга язмаган әкәмәтләр укмаштырып язып куя да «Роман яздым! Менә дигән әсәр!» дип банкетлар «уздыра башлый. Аларга тәнкыйть сүзе әйтеп кара син бүген! Шунда ук жалоба белән чаба башлыйлар! Тәнкыйть йомшак булу аркасында бездә күпләр прозаик булып йөри...
Гомумән, әдәбият үсү нәрсә ул? Аны ничек үлчәргә мөмкин? Г. Тукай, һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Әмирхан, М. Галәү, Ш. Камаллардан да алгарак китеп биеккәрәк күтәрелүме, әллә аның билгеләмәләре бөтенләй башкамы?
Минемчә, моны билгеләүнең бердәнбер туры юлы бар. Гасыр башында һәм урталарында Тукай, Такташ, Ф. Әмирхан, М. Галәү, Ш. Камал, Г. Ибраһимов, М. Җәлил, Ә. Еникиләр татар әдәбиятын күзгә күренерлек бер югарылыкка күтәргәннәр. Төрки халыклар арасында безнең әдипләрнең иҗаты һәр даим үрнәк булып саналып йөргән. Моның бик күп якты мисалларын китерергә булыр иде. Бу әдипләребез үз чорының лаеклы уллары буларак, үз вакытларының җаваплы кешеләре сыйфатында татар халкының язмышын, гореф-гадәтләрен, моңын-шатлыгын, көрәшен, тарихын, өметен, батырлыгын һәм йомшаклыгын талантлы әсәрләрендә беркетеп калдырганнар. Алар һәммәсе дә үз чорларының һәм татар халкының уллары була алганнар! Ак йөз белән халыкка караганнар, халыкның күңел тирәнлегенә үтеп керә белгәннәр, заман бәйләнешләрен аңлаганнар, заман үсешен хәрәкәттә—кешеләр язмышында бәяли алганнар. Халык та аларны кабул иткән, уз яшәешен, үткәнен һәм киләчәген аңларга теләгәндә Тукайга. Такташка мөрәҗәгать иткән. Чын әдәбият һәрчакта халыкның күңел көзгесе булып барган, халык әдәбияттан яшәргә өйрәнгән, алдынгы идеяләр яктылыгында тәрбияләнгән һәм тәрбия иткән. Хәзер без, әдәбият үсә дибез икән, нәкъ менә шушы бөек исемнәр тудырган һәм үстергән якты традицияләргә тугры капуыбызны күз алдында тотабыз. Бүген басылып халык арасына чыккан һәр юл, һәр шигырь куплеты буш урынга, вакуумга чыкмый, ул Тукай, Такташ, Җәлил, Ф. Әмирхан китаплары белән янәшә яшәргә чыга, безнең бөек мирасыбыз белән бер үк хезмәтне күрсәтә башлый, бер үк изге бурычларны башкарырга тиешле булып чыга.
Бүгенгедән Тукай, Такташ, Җәлилләр белән янәшә куярлык күпме хәзинәбез калыр? Дөрес, китапларның язмышын, язучыларның көч-куәтен билгеләү хокукы киләчәккә бирелгән, әмма мәсьәләнең болай куелышы да безгә таләпчәнлекне йомшартырга хокук бирми, киресенчә, без әдәбиятыбызның үсеш югарылыгы өчен һәрчак сакта һәм көрәштә булырга бурычлы. Без исә, соңгы вакытта таләпчәнлекне бик нык йомшарттык, үзебезнең әдәби мирасыбыз янәшәсенә заман сынауларын уза алмас- лыгы бүгеннән үк мәгълүм булган байтак әсәрләрне куярга маташабыз, безгә хәзер күпләр классик. Без, үз утрауларыннан башканы күрмәгән һәм белмәгән, башкаларның булу ихтималын башларына да китермәгән Блефуску утравы лилипутлары хәлендә калмадыкмы икән? Аларда да бөекләр булган, адмираллар, акыл ияләре булган. Ә Гулливер килеп, утрауга $як басуга нинди нәни һәм көчсез булып калганнар алар! Әдәбиятыбызның бүгенге көнен күз алдына китереп, чак кына тукталып торыйк... Гулливерлар — Ч. Айтматов, «Йөз ел ялгызлыконы иҗат иткән Габриэль Гарсиа Маркес, Н. Думбадзе, В. Быковлар янында безнең мактаулы язучыларыбызның күбесе кем булып кала?
Атилла Расих үзенең бер чыгышында «безнең алга чыккан сөңгеләребез бул- маса да, әдәбиятыбыз тере, зур һәм үсә!» дип чыгыш ясаган иде. Ялгыш караш! Ялгыш кына түгел, зарарлы караш! Кардиограмма белән чагыштырып карасаң, кәгазьдәге сөңгеләр нәкъ менә йөрәк тибешен билгелиләр! Күрсәткечләрдә уклар булмаса, йөрәк тибүдән туктый!.. Әдәбиятның көч-егәрен инә кадәр ук атып йөрүче лили-
путлар бер халыкта да билгели алмаган, әдәбият һәрвакыт югары талантларга мохтаҗ булган, югары талантларга аерым бер игътибар сораган. Югары талант ияләре генә әдәбиятның гомер озынлыгын, әйтергә яраса, аның өзелмәс мәңгелеген билгеләгәннәр. Без юмарт кыланган булып, «һәммәбеэ тигез!» дип һаваланып, «всем по сережке» таратып йөрүче хуҗалар хәлендә яшибез. Әдәбиятның үсешенә тоткарлык ясау, талантлар белән талантсызларны тигезләп кую — талант ияләрен түбәнәйтүнең, ф аларны хәлсезләндерүнең бер ысулы бу. Безнең күпчелек докладларыбызны гына _ алып карагыз, һәммәсе ал да гөл, алга барабыз да алга барабыз, артка борылып 5 карарга да вакыт юк. Шулай итеп һәркемнең әдәбиятка керткән өлеше тигезләшә, һәркем берүк дәрәҗәдә мактала, беркемнең дә исеме саналмыйча калмый. <
Безнең үз арабызда шактый югары күтәрелгән «казанышларыбыэ»ның ил кулә- меннән чыгып караганда нык ук мескен булып калуын югЪрыда язган идем инде. S Мәскәү, Ленинградларда бара торган югары утырышларда безнең әсәрләр бик си- =; рәк, анда да тематик яктан гына телгә алыналар. Сәнгать әсәре буларак, сәнгатьнең 3 үсешен билгеләүче буларак соңгы елларда бер генә әсәрнең дә телгә керә алганы 3 юк. Заманында СССР азучыларының съездларында татар әдәбиятына багышланган *" махсус докладлар тыңлана! Махсус докладлар!., һич шик юк ки. мондый дәрәҗәне ♦ алуда прозабызның да өлеше керми калмый. Соңгы ике съездда (мин СССР язучы- а ларының съездларын күздә тотам) татар әдәбияты вәкилләреннән бер генә кешенең дә исеме залда яңгырамады! Бер генә исем дә! Кайда ул безнең бик нык макталган роман-повестьларыбыз! Бармы алар, юкмы ил әдәбиятының яшәеше өчен!
Эш нәрсәдә!
Илебездә иҗат өчен бетен шартлар, мөмкинлекләр туган бер дәвердә, башка халыкларда әдәбият, сәнгать гөрләп чәчәк атканда, безнең әдәбият, аерым алганда прозабыз ни өчен шул кадәр тешсез һәм йомшак булып калды елеП Сәбәп нидә! п;
Бу кискен хөкемгә аңлатманы бер мин генә таба ала торган түгел, мәсьәлә артык җитди, үтә катлаулы. Анысын да әйтим: инде хәзер яшәп, иҗат ител килә торган язучылар үз йөзләрен тулаем ачтылар, аларның көтелмәгән сулышлары ачылып, дөньяны шаккаттырырлык әсәрләр яза алырлар дип ышанмыйм. Без барыбыз да якты өмеТ белән киләчәккә, яшь иҗатчыларга текәлергә, аларга офыкның киң икәнен беренче адымнарыннан ук аңлатырга, алга омтылышның көндәлек бурыч икәнен даими сеңдереп торырга тиешбез. Мин җаным-тәнем белән ышанам: безнең халык—талантлы халык, ул Тукайны биргән. Әле алда кемдер килер дә халкыбызның Тукайлар күрә алган бөеклеген, Такташлар ачкан хис дәрьясын, Җәлилләрнең батырлыгын — кыскасы. җирдәге һәр халыкка хас булган асыл вә гүзәл сыйфатларның безгә дә ят түгеллеген заманыбыз кешеләре аша, чордашларыбыэның яшәеше аша киң меридианнарга алып чыгар! Шуңа ышанам да, шуны көтәм дә! Без, бүгенге әдәбиятыбызның намуслы вәкилләре, һәртөрле халтурага һәм шуның ише әдәбият згоизмы белән яшәгәннәргә тиешле отпор биреп, яшьләребезне чынлыкта тәрбияләргә, ак белен караны аерырга яшьли өйрәтергә, әдәбият зшенең кереш һем батырлык икәнен аңлата торырга тиешбез. Без бүгенгебезне һәм яшьләрнең башлангыч адымнарын ил күләмендә куелган таләпләрдән чыгып бәяләргә тиешбез. Ялган мактаулар яшьләрне адаштыра, яшьләрдәге сизгерлекне югалта, хисләрен тупасландыра. Нәяиҗәде яшь-ләребездә дә урта һәм өлкән буыннар кабатлаган хаталар аермачык сизелеп тора, алар естән-өстән генә, бернинди күңел җаваплылыгы тоймыйча, салкын кан. суык акыл белән ни теләсәләр, шуны язалар. Сәнгать —• күңел җимеше Боек Тукаебыз үзенең бер китабын юкка гына «Күңел җимешләре» дип атамаган!
Менә мин әлерок кенә бер авторның кулъязма хәлдәге романын укып чыктым. Бу романны укып чыккач мин бик озак уйландым. Беренчедән, мине авторның үз- үзен тотышы сагайтты. Ул романын һичшиксез уңышы дип санап, булачак тәнкыйть фикерләренә алдан ук әзерләнеп, сырт йонын кабартып, каләмдәшләре арасында күп терле «яңа хәбәрләр» тарата башлады. Дәрес. автор әсәрен язардан злей үз кечене ышанып тотынырга тиеш, һәм ул шулайрак була да! hop есерне «булды, ниһаять, мин бу әсәремдә күңелемнең бар булганын ачып салам!» дип башлыйсың. Ләкин, темам иткәндә, күңел бушанып, тән тугарылып калганда, әсәренең шел булып чыгуына бик сирәк авторлар гына ышана. Блок «Унике» позмасын тәмамлагач: «Бүген мин гений!» —дип әйткән. Пушкин «Борис Годуноа«ның соңгы ноктасын куйгач:
«Ай да Пушкин, ай да сукин сын!» — дип, урындыктан урындыкка сикереп йөргән. Мондый очраклар тагын бардыр, әмма соңгы бит ябылганнан соң авторның күңеле яңача газаплана башлый, һәм мин әнә шундый газапларның яңасын татырга әзер торган авторларга ышанам. Тәнкыйть йомшаклыгыннан бозылып өлгергән бу автор ишеләр, үз иҗатларына гашыйк булып йөрүчеләр — безнең әдәбиятны артка сөйрәүчеләр алар. Поза шәп, күкрәк киң, ә язылганы — ташка үлчим! Болар һәммәсе дә язучыларның үз иҗатларын ялгыш аңлаудан килә. Ялгыш аңлау үз иҗатың белән соклануга китерә, үз иҗатың белән соклану сукырайта, язучы исне дә, төсне дә аера алмый башлый. Таләпчәнлек, үзеңә һәм тиңдәшләреңә ышанычлы, гадел таләпчәнлек — менә нәрсә җитми безнең авторларга! Таләпчәнлек юк җирдә кәсепчелек, алай гына да түгел, чеп-чи халтура үсә башлый.
Кәсепчелек каян килә? Кем аны тудыра? Ничек итеп?!
Безнең әдәбиятта кәсепчелек аерата нык юл ярганга күрә бу турыда ныклап сөйләшергә вакыт. Җавапсызлык, ваемсызлык аркасында без аны үзебез тудырабыз.
Бездә, һәр әдәбиятта булган кебек, өметле генә башлап китеп, укучыны ымсындырып куйганнан соң, кинәт, шып итеп туктап калган авторлар бар. Бар алар! Сөрлегәләр, туктап та калалар! Мондый очракта безнең тәнкыйтьчеләр каләм очы чәйнәп баш ватарга тотыналар! «Ай да вай! Ни булды? Нигә Хәниф Хәйруллин тынды? Нигә Ринат Рәхимов язмый? Шамил Шаһгалинең пьесалары нилектән күренми? Алда матур гына романнар биргән Эдуард Касыймовның соңгы әсәре үтә сыек иде, инде иң ахыргысы, Чаллы зонасындагы авыл хуҗалыгы эшчәннәренә багышланганы да уңышсыз чыккан түгелме соң? Ник алай? Ни үзгәрде? Язсын иде лә!»
Ә чынлап торып уйласаң, күз алдындагы фактларны бергә тупласаң, монда гаҗәпләнерлек бер нәрсә дә юк. Язучы — табигать һәм тормыш тарафыннан әзерләнгән аккумулятор ул. Берәүләрне озакка җитәрлек һәм бик тыгыз итеп «тутырганнар», табигать һәм тормыш аларга бик куп, бик катлаулы һәм авыр, башкалар тырышып- тырмашып та чишә алмаслык серләрен ышанып тапшырган, аларны озак еллар дәвамында чыдарлык итеп көрәшкә әзерләгән. Икенче берәүләрдә исә мондый егәр азрак.
Әйе, Сарман егете Хәниф Хәйруллин «Канатлар талмасын» романын бирде. Әйбәт роман, кешелекле роман, тормышның без җитә алмаган тере бер почмагын кузгаткан актив роман. Хәнифнең үз сулышы белән кайнарланган юллар, аның дөньяга карашын төйнәгән образлар укучы күңеленә хуш килде. Сөендек! Ләкин шушы китапка Хәниф бар булган күңел байлыгын, тормыш тәҗрибәсен, күзәтүләрен, зар- моңын, борчу-газапларын һәм өметләрен салып бетергән булып чыкты. Күңелендә туган уйлар нигезендә фәлсәфи һәм социаль чыгармалар — һәммәсе шушы бер әсәргә кереп беткәннәр. Хәниф барлык төзелеш материалларын «шушы йортка» урнаштырып, бер әсәрендә «тормышының иҗади отчетын» ясады. Дөрес, моннан соң ул «Картлык кемгә шатлык» исемле повесть язып бастырды. Бу әсәре исә аның «икенчел материал» иде, монда инде саф сулыш юк, һәммәсе таныш, без моңарчы күргән, башка әсәрләр аша белгән вакыйгалар. Бу повесть — кулы азмы-күпме шомарган, сюжет төзә белгән, фабуланы, образлар системасын сиземли алган грамоталы кешенең гади язмалары булып чыкты. Әсәр әдәби тормышыбызда аз гына да диярлек эз калдырмады, басылып чыкты да онытылды! (Юбилей уңае белән мактауларны мин искә алмыйм!) Инде килеп, Хәнифнең өченче повесте да бик үк уңышлы булмады. Бусы көчәнеп, интегеп, ничарадан-бичара язылган салкын, җансыз юллардан тора иде. Уңышсыз туфракка төшкән бу орлык турыңда без Азнакайдагы кон-ференция вакытында автор белән кат-кат сөйләштек. Хәниф үз җитешсезлеген аңлап кайгырып: «Киңәшегезне бирегез, ничек коткарыйм бу әсәремне?» дип кат-кат үтенде. Әмма укыган кешеләрнең җавабы бер һәм туры иде: юк, әсәр барып чыкмаган, барып чыгарлык көчкә дә ия түгел...
Хәниф Хәйруллинга «Канатлар талмасыниы өчен рәхмәт. Ул кеше, гражданин һәм әдәбият сөюче буларак үз бурычын үтәде. Әдәби хәрәкәтебезгә мөһим һәм бик кирәкле әсәр алып килде. Язучы бер чакта да үзе өчен генә, үз кәефе һәм мәнфәгатьләре өчен генә яшәми, аның һәр сүзе халыкның гомуми мәдәни байлыгына кушылып китә, әгәр һәр автор шул хәзинәгә өстәлерлек берәр генә әсәр иҗат итә ал-
ерем-берам китеп торалар. Шушы елларда гына И. Гази, Г. Kai . Туфаннарны озаттык. Йезлоре ак булган икан аларның! Вак-теяк
бу хезмәтендә болай ди; «Однако литература создается личностью художника —а там, где личность, там опыт, знание жизни как нетчо выстраданное, там и литература. А следовательно, есть смысл установить на что опирается личность писателя». («Иностранная литература», 11 сан, 1981 ел.)
Без еш кына авторларның иҗат йөзен аларның тормыш юлыннан, шәхес үзенчәлекләреннән аерып өйрәнәбез, шул җөмләдән, әдипләребезне, тарихыбызда эз калдырган кешеләребезне дә, шәхес буларак, Ьөтен газаплары, каршылыклары, буталышлары белән халыкка җиткереп бетерә алмыйбыз. Бездә хәтерсезлек көчле. Легендалар онытылган, риваятьләр онытылган, батырлар онытылган, тарихыбызны анык кына берәү дә белми. Шуңа күрә әдипләребезгә, композиторларыбызга багышлап соңгы вакытларда чыга башлаган хатирә китапларыбыз да кысыр сыер җилене кебек сыек һәм нәни була. Карагыз инде шушы елларда басылып чыккан истәлек китапларын! «С. Сәйдәшев турында истәлекләр» китабы. Андагы ма1ериаллар чынлыктан бик читтә, булганнары дулкынландырмый, кызыксындырмый. Китапның начар аты халык арасында таралып өлгергән, шуңа күрә аны сатып алырга ашыкмыйлар! Әгәр Сәйдәш турында чын хатирәләр басылсамы?.. Кырылып алыр иде аны халык, кырылып! һ. Такташ, Г. Ибраһимов, Г. Камалларга багышланган истәлек китаплар да ачлык елда туган балалар төсле боегып яталар. Чөнки бездә язучының шәхесен ачу традициясе юк. Ә башка милләтләрдән, әйтик, руслардан өйрәнергә — без артык һавалы, түргә узабыз да чабатаны эләбез. Күрегез сез, башка әдәбиятлар сөекле уллары хакында күпме истәлекләр калдыра. Бу истәлекләр, һичшиксез, халыкта үткәннәре өчен горурлык хисе тәрбияли, аны яшәргә, уйларга, сөяргә өйрәтә!
Әле генә арабыздан киткән К. Симонов, А. Твардовскийларга багышланган күпме истәлекләр барланып өлгерде. А. Штейнның К. Симоновка багышланган истәлеге «Театр» журналында басылып чыкты. Нинди кыйммәтле күзәтүләр, кадерле фикерләр җылытмый ул мәкаләне! 1980 елда Лениздат нәшрияты рус шагыйре. Ватан сугышы батыры Сергей Орловка багышлап «Замандашлар истәлеге» исемле 17 табаклы китап бастырып чыгарды. Каләмдәшләре уз дусларының, арадан иртә киткән батыр шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү юлында мактауга лаеклы эш башкарганнар. Никадәрле сагыш, сагыну, аңлау һәм аңлату бар ул хатирәләрдә! Ә без?.. Без!.. Бер өлкән әдипнең X. Туфан матәменә багышланган мәкаләсе чыкты. Ничә еллар бергә иҗат иткән, янәшә яшәгән катлаулы язмышлы Хәсән Туфан турында кем-кем, ә бу кеше тарихи, олы сүзен әйтергә тиеш иде кебек. Ә ул «Хәсән балалар ярата иде... чәчәк түтәлләре арасында балалар белән әвәрә килә иде» дип белдерүдән ары уза алмады. Кайда Туфанның кичерешләре?! Шагыйрьнең чын җанын аңлау кайда? Аларны кем аңлатыр? Хәсән Туфанны шәхес буларак төптән аңламасак, аның шигырьләре бермә- бер кечерәеп, гадиләнеп калачак бит! Туфан турында төпле сүз — аңлату сүзе әйтелмәсе, Туфан иҗатының гомере озын була дип кем әйтә ала? Әдипнең иҗаты аның яшәеше, узган тарихы белән мең җепләр аша бәйләнгән.
Г. Тукай, Г. Ибраһимов кебек иң асыл затларыбызның тормыш баскычлары өстән- өстән генә өйрәнелеп килә, сәбәбе бер — безгә хәтер җитми. Без халыкны алга илтүче затларга үз вакытларында кадер-хөрмәт күрсәтә белмәгән кебек, алар вафат булгач та олы исемнәрне мәңгеләштерә алмыйбыз. Хатлар алышмыйбыз, истәлекләр язышмыйбыз, көндәлекләр алып бармыйбыз. Хатлар алышсак, алдашабыз, истәлекләрдә икейөзлеләнәбез, көндәлекләрдә чынлыкны һәм тирәнлекне яшерәбез.
Җыеп кына әйткәндә — язучының биографиясе, аның көчле һәм йомшак яклары, күргән-белгәннәре, аралашкан кешеләре, мохиты, дус-дошманнары, көндәлек гап- гади гамәлләре иҗат юлын өйрәнгәндә хәлиткеч роль уйный. Шәхес сүтелеп, кеше буларак бушап беткәннән соң бер чакта да уңышка ирешә алмый, иҗат эшен дәвам иттерсә дә, мәгънәсез китаплар гына чыгарып торачак. Әдәбиятта ялган—бер көнлек, халтура — кыска гомерле. Кайберәүләр аларны тырышып-тырмашып озак яшәтергә тырышсалар да, барып чыкмаячак.
Л. Н. Толстойчың бер фикерен хәтергә алып узасы килә. Крестьян язучысы С. Т. Семеновның хикәяләр җыентыгына кереш сүзендә ул болай ди: «Я давно уже составил себе правило судить о всяком художественном произведении с трех сторон: 1. со стороны содержания — насколько важно и нужно для людей то, что с новой стороны открывается художником, потому что всякое произведение тогда только
произведение искусства, когда оно открывает новую сторону жизни,- 2. насколько хороша, красива, соответственна содержанию форма произведения и 3. насколько искренно отношение художника к своему предмету, т. е. насколько он верит в то, что изображает. Это последнее достоинство мне кажется всегда самым важным в художественном произведении».
Нинди гади һәм бөек хаклык ята бу сүзләрдә!
Нинди олы һәм чын таләп бар бу гыйбарәдә!
һич шикләнмим, безнең бик күпләребез — шул җөмләдән кайбер танылган каләм ияләре дә үз язганнарына ышанмыйлар, алар вакытка һәм кайберәүләрнең тар зәвыгына ярарга тырышып кына язалар. Чөнки алар әсәрләре аша укучыга чынлыкны җиткерә алмыйлар, дөньяның чын асылын аңлау дәрәҗәсенә күтәрелмәгәннәр... Ә безнең ныклап торып аларга дөреслекне әйтергә дә хәлебездән килми...
Бүгенге кен прозасыннан мин өч кешенең —Ә. Еникинең, М. Мәһдиевнең, Н. Фәттахның әсәрләрен генә кайта-кайта укыйм. Әсәрнең кыйммәте дә шуның белән билгеләнә дип ышанам: хәзерге заманда китап-журнал ташкыны арасында адашмыйча кемдер үзенә ошаган яяучыны табып ала, үзен газаплаган сорауларга җавапны, заманның чуалчык мәсьәләләренең чишелешен шушы авторда күрә, китаптан гыйбрәт белән бергә эстетик ләззәт тә ала, аның башка әсәрләрен эзләп таба, кат-кат, кайта- кайта укый. Бары тик шундый укучысын таба алган, шундый укучыларның күңеленә хуҗа булып өлгергән китаплар гына киләчәккә калачак, шул китапларны тудыра алган чын талантлар гына халык язмышын билгеләячәк. Кайта-кайта уку кешенең күңел үзгәрешләренең табигыйлеген сөйли, кеше, яше үзгәргән саен, үсә, үзгәрә, аның таләпләре төрлеләнә, әгәр шул таләпләренә җавап бирерлек китапка юлыкса, бу — язучының да, укучының да бәхете дигән сүз. Ә. Еники, М. Мәһдиев, Н. Фәттах китапларында, укыган саен, көн-ел үзгәргән саен, элек абайланмаган штрихлар, фикерләр табыла.
«куркак» дип көләргә тотына.
Ә мин бу очракта шушы малайны аңлыйм; үз күңелен чынлап торып ачып сала алу — бу да бик зур батырлык түгелмени?
Көчле шәхесләр, бай натуралар җитми дибез. Тормышның катылыгын татыган, сынауларын кичкән, арзан кызыктырулар барлыгын белә торып та намусын саф килеш саклап кала алган кешеләр, сатмаган-сатылмаган кешеләр, иманнарына тузан кундырмаган затлар көчле рухлы, бай натуралар түгелмени?! Алар безнең әдәбиятта да бар.
Миргазиян Юнысның «Биектә калу» повестенда кырык бишенче елның язы сурәтләнә. Нәсел-нәсәбе гел сугышып, илләр талап кына яшегән немец баронының крепость-йортында без яшь очучы Сәйрин Сәләхоә белән танышабыз Гап-гади авыл егете Сәйрин туган илен генә түгел. Европа халыкларын да фашизм коллыгыннан азат итүче батыр сыйфатында күз алдыбызга килеп баса. Фашист рыцаре, немец бароны һәм татар егете Сәйрин. Крестьян баласы, авыл малае Дистанцияләр һәр
Балачакның Тукае бер төсле иде. олыгайгач, Тукай да үзгәрә, катлаулана. Мәсә лән, балалар эчен язылган дип ышанып йөргән «Шүрәле» поэмасының үтә тирән әсәр булуын мин бары тик олыгайгач кына аңладым.
Ә геройлар мәсьәләсенә килгәндә; мин күңелдә берэаман урын альт та, гомер азагына кадер күңелдән китми торган геройларны яшәргә хаклы дип саныйм Дәрес, бу «геройлар»ның һәрвакыт кеше булмавы да ихтимал. Мәсәлән, Чыңгыз Айтматов романындагы телке, Каранар атлы дея, Найман-Ананың очып китеп кошка әйләнгән Ак яулыгы — болар — минем күңелемә гомерлеккә кереп урнашкан, бүгенге дөньяны аңларга ярдем итүче көчле образлар
«Разведкага барырдай ышанычлы кешеләр», диләр. Шул уңайдан бер эпизод хәтергә төште. Газетада укыган идем. Бер класста укучылар Ватан сугышы батырының тормыш юлын өйрәнәләр һәм үзаралай мондый сорау куялар. «Әгәр син шушы батыр хәленә төшеп, ул кичергәннәргә дучар булсаң, нишләр идең?!» Әлбәттә, парта өсләре югары күтәрелгән куллар белән чуарлана, барлык укучылар диярлек, ярсып- кызып: «Мин дә нәкъ шулай батыр булыр идем!» — дип, классны шау-шу белән күтәрәләр... Ә арадан берәү, бер малай; «Юк. мин белмим, аның кебек батыр була алыр идемме икән?» —дип. шиген белдерә. Бөтен класс бу малайны мыскылларга.
тарафтан бик ерак, ә шулай да әлеге барон өеннән чыгып качкан, Сәирин исә — җиңүче!..
Каян килгән аңа батырлык сыйфатлары? Нигә ул шулкадәр югары һәм олы җанлы кеше?! Кем тәрбияләгән аны?!
Повестьның ахырында җан тетрәтерлек «мөнәҗәт» дип аталган бүлек бар. (Кызганычка каршы, журналда ул бүлекне кыскартып бетерделәр!) «Мөнәҗәт» аз сөйләп, күпне күрсәтә алуы белән күңелләрне тетрәтә. Кырык бишенче елның 9 маенда, сугыш тәмамланган 1 көнне — улы Сәйрин фронтта һәлак буласы көнне — аның әнисе күрше-тирә карчыкларын җыеп, мөнәҗәт укыта, һәм шунда, гади татар карчыклары җыелып утырган табын тирәсендә, бөркет Сәйринне үстереп очыртып җибәргән ояны күрәсең. Ул карчыклардагы күңел олылыгы, сафлыгы, бер-берсенә булган итагатьле хөрмәт, эчкерсезлек, горурлык һәм эчке байлык — менә нинди сыйфатлар Сәйринне кеше итеп, борынгы фамилияләрне сөйрәп йөргән илбасарлардан өстен иткән
Бу гади мөнәҗәт Сәйриннең батырлык чыганагын образлы итеп, югары сәнгатьчә итеп күрсәтә. Безнең тәнкыйтьчеләр әсәрне күрә алмадылар, тирәнтен анализлап, укучының күңел офыгын киңәйтмәделәр, әсәр басылды, күзгә күренде һәм онытылды. Ә ул безнең көрәш коралына әйләнергә хаклы әсәр иде бит!
Тагын нинди байлыкка ия булган геройлар кирәк соң безгә?!
Образны, зур төзелешләр белән бәйләп, мәйданга чыгару ансатрак ул, ә батырлыкны гадилектә күрә белү кыен. Батырлык ул — күңел иреген, сафлыгын, горурлыгын саклап кала алу. Үлгәндә дә, гүрләргә кергәндә дә! Ә бу сыйфатларны бөек итә алу язучының иманыннан, күңел ныклыгыннан гына килә.
Тормыш — язучының төп азык чыганагы. Язучының уе никадәр йөгерек, фантазиясе ничаклы бай, хыялы нихәтле киң булмасын, барыбер, тормыш үзенең мең- миллион тармагы белән язучыга караганда баерак була. Чын геройларны тормыш үзе тудыра һәм язучыга бүләк итә. Вакыйга, характерлар, образлар язучы күңеленә тормышның төрле төсмерләре белән килеп керәләр, ул аларны үз күңел байлыгы белән үстерә, фикере белән ныгыта, күңел серләрен әнә шул образларга тапшырып, әсәрләренә кертеп җибәрә...
Бүгенге тормыш таләпләре, нәкъ менә бүгенге фикер көрәшләр? белән язучыны ерак тарихка да алып китәргә мөмкин! Бүгенге бик күп чуалчык мәсьәләләрне бары тик тарихка җентекле күэ салып кына чишәргә мөмкин. Киләчәккә барыр юлларны бары тик тарихи фактлар аша гына билгеләргә мөмкин. «Этил суы ака торур» исемле атаклы романыннан соң бик күпләр: «Нурихан Фәттах Болгар чорын өйрәнүгә бик күп көч салды, мөгаен, хәзер шул заман вакыйгаларыннан берничә роман бирер»,— дип ышанып көткәннәр иде. Ә Нурихан безнең эрага кадәр 209 нчы елларга кайтып төште һәм «Сызгыра торган уклар» исемле гүзәл романын иҗат итте! Гүзәл әсәр! Мавыктыргыч сюжет, тарихи характерлар, күпме яңа уйлар, яңа күзәтүләр...
Әдәбият бары тик милли характерлар аркасында гына югарылыкка ирешә ала. Соңгы елларда илебез әдәбияты күгенә кадәр менгән авторларга гына игътибар итик: Ч. Айтматов, Н. Думбадзе, В Быков, Ф Абрамов... Болар һәммәсе дә үз халыкларының вәкилләрен нәкъ менә милли җирлектә калку итеп күрсәтә алдылар. Никадәрлё байлык, салават күперендәге сыман елкылдаган төсләр бар милли характерларда! Әсәрдәге герой милли характер үзенчәлекләренә никадәрле бай булса, аның гомере шул кадәрле озын да булачак.
Бу җәһәттән Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗаты игътибарга Паек. Милләтнең җанын аңлый торган нечкә күңелле язучы! Милли характерларсыз әдәбият була алмаганны аңлаган художник! Гореф-гадәтләребезне, милли мөнәсәбәтләрне, йорт-көнкүреш хәлләрен, кием-салымны, йолаларны әдәбиятта беркетеп калучы зат! Булды, мин дә Мөхәммәт Мәһдиевкә төртмә сүзләр әйтеп ташладым. Нигә, имеш, сюжетсыз әсәрләр язасың?! Нурихан Фәттах Болгар дәүләте төзелә башлау чорынннан бик борынгы тарихка күпер салган икән, без «нигә алай?» диеп гаепләү сүзе әйтәсе урынга, «Нурихан кебек олы талант иясе шундый адым ясаган икән, бу юкка түгелдер!» дип. аның шул адымына чын олы бәяне бирергә бурычлы. Мөхәммәт Мәһдиев тышкы яктан сюжетсыз күренгән әсәрләрен бер-бер артлы бирә икән, безнең бурыч — моның сәбәпләрен ачу. Серен укучыларга аңлатып бирү! Бик теләсә, әллә Мөхәммәт
совет әдәбиятының бер канаты булган татар әдәбиятының — милли әдәбиятның җәүһәрләрен тудыралар. Игътибар итегез алар икесе дә — галим кешеләр, тарихны һәм этнографияне, фольклорны һәм лексиканы бик яхшы үзләштергән, күңелләренә сеңдергән кешеләр. Алар инде тисә тиенгә, тимәсә ботакка дип, куен дәфтәренә тезеп куелган, әсәрдән әсәргә күчеп, мунчалага әйләнгән әйтемнәрне генә чәчеп йөрмиләр. Сүзләр алар — халык күңеленең ачкычлары, Н. Фәттах белән М. Мәһ- диев — сүзләрнең кадерен белеп, бәһасын төшермичә яза белә торган язучыларыбыз.
Мин биредә бер-бер артлы өч кешенең исемен атадым. Гәрчә, мәкаләнең алдагы бер өлешендә «замандашларым үз сүзләрен әйтеп бетереп киләләр», дип зарлансам да, мин бу кешеләргә чын күңелемнән ышанам, алар чорыбызның нурын алдагы буыннарга җиткерерлек әсәрләр язарлар дип өметләнәм. Язган кадәресе тагын шундый ышаныч белдерергә куша. Шушы өч кеше янына мин тагын өч кешене кушып атар идем: алар — В. Нуруллин, Азат Ганиев һәм Марсель Галиевләр.
Вакыйф Нуруллинның үзенә генә хас аһәңе, әсәрләренең кабатланмас ритмы бар. Үз аһәңе булу — язучы өчен зур бәхет. Күп авторлар үз аһәңнәренә ирешә алмыйча газап чигәләр. В. Нуруллинга чак кына кыюлык җитми, әмма ул — сәләтле язучы Моңарчы да халык күңеленә якын байтак әсәрләр бирде, соңгысы — «һәлакәт» исемлесе — шулай ук халык арасында бик тиз популярлашты. Хикмәт кызыклы, маҗаралы сюжетта гына түгел, хикмәт чорыбызның яман бер күренеше — кешенең ваклануы, аның җаны вагая баруы сурәтләнүдә. Кешенең, үз җанын ваклый-ваклый, түбәнгә тәгәрәвен, ниһаять, рухи хәерчелеккә барып җитүен Вакыйф эзлекле итеп, җанлы картиналар аша дөрес тасвирлый. Мин бу повестьны бүгенгебеэнең актив көрәшчесе итеп кабул иттем.
Бик кызыклы повесть һәм хикәяләр язган Азат Ганиев соңгы биш-алты елда Габдрахман авылында эшләп ятты. Азатның яңа әсәр язуы килеп ишетелде. Мин аның җитди һәм кирәкле темага тотынуын сизеп торам. Азат Ганиевнең эзләнүләре безнең өчен бик кызыклы булыр. Егет талантлы! Уйлы егет!
Марсель Галиев тә әле үз юлында ныгып, үз темасын раслап бетергән егет түгел. Әмма аның үзенчәлекле фикер сөрелеше, образлары, югары сәнгатьчә теле өмет һәм ышаныч белән карарга куша. Ул үз стилен булдырып, аны кеше күзе тешәрлек итеп ачыклый-ачыклый алга бара, хикәяләре дә, хәтта газетада басылган очерк характерындагы материаллары да уй-фикерле була, ул тышкы эффектлар белән мавыкмый, кешенең бәгыренә үтеп керергә, аның күңел серләрен ачыкларга омтыла. Аның бу сыйфатларын үстерергә, егетнең дәртен куәтләргә генә кирәк...
Туфан Миңнуллин...
Татар әдәбиятының көчен-егәрен арттырган талант иясе! Хәзер академия театры- татар халкының университеты — үзенең ярты эшчәнлеген бары Туфан иҗаты белән генә бәйли. Мондый зур эшне бары тик олы талант иясе, армый-талмый халыкка хезмәт итүче Туфан гына башкара ала! Талантлы юморист, усал эпиграммалар авторы, кыска юмор хикәяләренең остасы («Авыл апалары беләләр». «Майбадәр батыр», «Хәсән-кирпеч» хикәяләренә күз сал!) Туфан Миңнуллин повесть язарга күптән кыҗрап йөри иде. Ниһаять. «Хәсән Вагыйзович» повесте туды. Үзенчәлекле, усал повесть... Әгәр әсәр героеның прототибын да белсәң... гаҗәеп колоритлы кара фигура!.. Кара эчле кеше. Билгеле бер югарылыкка менеп җиткәч, башкалардан үч алырга тотынган, беркемне дә аямаган манкорт ул Хәсән Вагыйзович! Тормыштан алынган, безнең арада яшәп килгән кешеләрнең иң әшәке сыйфатларын туплаган затны Туфан усал итеп чабыркылый, аны хурлык баганасына кадаклый. Сатира — әгәр аның уклары ышанычлы кул белән нәкъ менә мишеньнең алмасына атылган икви — бик яхшы төзәтү чарасы, безнең ышанычлы юлдашыбыз. Туфанның бу юнәлештәге беренче коймагы ук халыкка ярады, әсәр укыла, үз эшен эшли, бурычын башкара, безне уяу булырга чакыра...
Тормыш үзгәрешләре бер чакта да язучы күңелендә эзсез калмый. Нефтьчеләр арасында ишеткән шундый бер гыйбрәтле мисалны китерәсе килә. Нефть тимер торбалар буйлап ага. Ә нефтькә катнашкан су иң астан, шыпырт кына нефтькә ияреп бара. Бүген ага, иртәгә ага һәм торбаның иң астын уеп, бәләкәй генә улак ясый. Үзенә махсус улак! Әнә шул тозлы, реагентлы зәһәр су ясаган улак кебек, тормышы-
быэның ямьсез күренешләре язучы күңелендә дә зэ сыза, а'ны гел борчып тора, бимазалый. Тормышның ямьсез күренешләре — язучы намусының чире ул. Язучы еларга каршы көрәшкә күтәрелергә тиеш! АЛехәммәт АЛәһдиевнең сугыштан соңгы кытлык, авыр еллардагы намуслы, риясыз татар кешеләренә дан җырлап чыгуы да юкка түгел! Тимер торбаларны нефть тишми, нефть туздырмый, нефть кенә акса, торбалар егерме елга чыдый, барлыгын приборлар да абайламаган әнә шул зәһәр су торбаларны дүрт-биш айда эштән чыгара һәм тишектән... нефть ага, нефть!.
Шулай итеп, әдәбиятның үсү язмышы, киләчәге, аның дәрәҗәсе конкрет кешеләрнең конкрет эшчәнлегенә һәм иҗади атмосферага да бәйләнгән. Артта калуыбызның әле тагын бик күл объектив һәм субъектив сәбәпләрен табып була, әмма аңа карап, безнең хәл җиңеләйми. Хәзер җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт!