Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӘЯХӘТ


әчим туган авылына кайтты Күптән, бик күптән бу якларда булганы юк иде аның
Авылдан ул сугышка кадәр үк, үсмер чагында киткән иде Аннан соң узган вакыт үзе бер гомер Бәлки аны хәзер монда танучы да табылмас. Ничек булса да булыр, әмма ул үзе бервакытта да туган авылын исеннән чыгармады Кайда гына яшәмәсен, бала чагында бергә уйнап үскән иптәшләре, ялан тәпи йөгереп йөргән хәтфә яшел болыннар, гөрләп иген үскән киң кырлар, ул гына белә торган сукмаклар беркайчан күз алдыннан китмәде.
Ничә ел инде Рәхим авылга кайтырга җыенып ге ял вакытында туган якларына кайтып килергә булды
Туган авылына якынлашу белән Рәхим үзе лә акламый торган нин дидер сәер тойгы кичерде.
Ул белгәндә авылда иң матур бина мәчет иде Кайсы гына яктан килмә, иң элек шул мәчет манарасы күренә торган иде Хәзер мәчет юк Аның урынына таштан ике катлы культура сарае эш.1әп куйганнар Урамнарда алты почмаклы, зур тәрәзәле йортлар тезелеп ‘киткән Ба рысында да капка-койма, алма бакчасы
Рәхим үзе туган йорт урынын көчкә эзләп тапты Кайчандыр монда тормыш кайнаган, дип әйтерлек тә түгел Бернинди эз калмаган Алма бакчасыннан җилләр искән Шулай да юан бер тал агачы үсеп утыра Рәхим «Волга»сын шул ялгыз тал төбенә китереп туктатты Бу талны ул үзе утырткан иде. Бүгенгедәй хәтерендә, ул чакта беренче класста укый иде. Яз көне мәктәптә бакча атнасы үткәрделәр Башка балаларга ияреп. Рәхим дә капка төпләренә тал чыбыгы кадап куйды Еллар үтү белән шул тал чыбыгы колач җитмәслек булып үскән Шундый озын, күтәрелеп карасаң, башыңнан эшләпәң төшәрлек. Шушы үзе утырткан талны күргәч, Рәхимнең күңеле нечкәреп китте Якын туганын очраткан төсле булды. 1
Тал кырыена килеп туктаган машинаны күреп булса кирәк, бер төркем балалар җыелды
— Камил абый, бу юлы минем чират, мине утыртып йөрисең,—дип кычкырды шомырт кара күзле, чәчләре үрә баскан бер малай
— Син’нәрсә, әллә күрмисеңме? - диде икенчесе, машинага төртеп күрсәтеп Камил абыйның машинасы «Жигули» бит. бу әнә нинди
йөрде Вак-төяк гөнья мәшәкатенә чумып, бүгенгә кадәр изге теләгенә ирешә алмады Ниһаять, бу юлы бернәрсә белән дә исәпләшмичә, җәй-
Тал төбендә утырып торган ап-ак чәчле, кояш күзлеге кигән чит кешене күреп, балалар артка чигенделәр Читтән генә карап тора башладылар
Шул вакыт каршыдагы йорттан бозау эчерергә дип бер хатын чыгып басты. Ул чиләген бозау алдына куйды да бик җентекләп Рәхимне күзәтә башлады. Бераздан кыю гына атлап янына ук килде.
— Әй ходаем, әллә күзем ялгыш күрә инде. Рәхим, бу син түгелме соң?
— Зәйнәп, синме?— дип урыныннан калкынды Рәхим.
Кайчандыр алар күршеләр иде Балалык еллары бергә үтте Җиде ел бер парта артында утырып укыдылар. Зәйнәп сары чәчле, зәңгәр күзЛе, чандыр гәүдәле, җитез бер бала иде. Ул вакыттагы кыяфәтеннән бер нәрсә дә калмаган. Картаеп бара торган олы бер хатынга әйләнгәй. Битен тирән җыерчыклар баскан. Рәхим аны күзләреннән таныды Зәңгәр күзләре нәкъ шул бала чактагы кебек өздереп карыйлар иде
Рәхим күрешергә теләп кулын сузган иде. Зәйнәп алмады
— Гафу ит, мин ирләргә кул бирмим,—диде ягымлы тавыш белән — Рәнҗемә,—диде Зәйнәп,, сүзен дәвам итеп.— Әбрарым фронттан кайтмады бит..
- Кем ул Әбрар?
— Ник, оныттыңмыни? Бездән бер класс алдан укый иде... Муркыр- ган малае — Кушаматны ишетү белән, барысы да күз алдына килеп басты. Әбрарның әтисе, Гарәфи абзый авылда мөхтәрәм кешеләрнең берсе иде. Бөтен кешегә дә тәмле телле, киң күңелле, сүгенүнең нәрсә икәнен дә белми торган яхшы адәм иде. «Муркыргыры» дигән иң усал сүзе халык арасында үзенә кушамат булып калды
— Кемне сайлап алырга белгәнсең үзең дә,— диде Рәхим, шаяртып.
— Матур тормыш корып җибәргән идек тә, булмады.. Сугыш харап итте — Шулай итеп, алар уртак телне тиз таптылар, хатирәләргә бирелделәр.
Алар сүзгә мавыгып сөйләшеп торганда, яннарына «Жигули» килеп туктады. Машинадан урта яшьләрдәге бер ир төште.
— Менә бу минем малай була’инде,— диде Зәйнәп.- Камил исемле
— Сезне кем дип белик? — диде Камил, күрешергә ике кулын сузып. Рәхим өчен Зәйнәп җавап бирде
— Безнең белән укыган бер малай, себер ягында зур врач.
— Рәхим абый сез буласызмыни инде,— диде Камил, әнисенең сүзен бүлеп .
— Сез минем исемне каян беләсез? дип сорады Рәхим.
— Без үзебезнең авылдан киткән кешеләрне барлап кына торабыз, берсен дә онытканыбыз юк Безнең авыл халкы бөтен союзга таралган Хәтта Сахалин белән Гамирда да бар — Камил барып тиз генә машинасын сүндерде — Син. әни, кунакны нигә монда тотасың, әйдәгез, өйгә керәбез.
— Юк, мин кереп тормыйм. - диде Рәхим Тик аңа авыз ачарга да ирек бирмәделәр
— Нинди сүз ул. Гомергә бер кайтып, өйгә дә кермичә китәргәме,— диде Зәйнәп.
— Без сезне беркая да җибәрмибез,—диде Камил Алар аны үзләренә кайткан кунак итеп кабул иттеләр. Рәхим теләсә-теләмәсә дә өйгә керергә мәҗбүр булды.
Кухняда көләч йөзле, җитез бер хатын ашарга әзерләп йөри иде7 Гөлсинә.- дип таныштырды ул үзен.
Өйдәге байлыкны әйтеп бетерә торган түгел иде Мебель—күзнең явын алырлык Стеналарда зур хәтфә келәмнәр Бөтен җирдә чисталык.
— Менә бу бүлмә сезнеке булыр,— диде Камил, тәрәзәләре алма бакчасына карап торган бер бүлмәне ачып,— һич тартынып тормагыз, ничек телисез, шулай урнашыгыз
— Әзер мунча бар,—диде Гөлсинә,— бәлки кунак юл тузаннарын юып чыгар. Аннан чәй эчәрбез...
Сонгы тәкъдим Рәхимнең күңеленә хуш килде. Ул бик теләп мунча ♦ керергә риза булды. г
Ул мунчадан чыгышка залда табын әзерләнгән иде Авылдан киткән " нән бирле болай саф татарча әзерләнгән табын күргәне юк иде аның * Өстәлнең бер кырыенда ак чәйнеген башына кыңгыр салган җиз сама = выр кайнап утыра. Уртадагы зур табакларда яңа аертып алган хуш = исле бал белән атланмай Алар янына Гөлсинә тәлинкә тутырып кайнар кабартма китереп куйды. Зәйнәп сандыгыннан кызыл башлы сөл- * геләр чыгарды
— Кыз чагымда үзем тукыган идем, кадерле кунаклар килгәндә ге- » нә тотам,- диде.
— Җитешегез,-- диде Гөлсинә, кунакны сыйлап —Берсе дә сатып ' алган түгел, үзебезнеке.
Рәхим касәгә ясалган кайнар чәйне шундый яратып эчте, аңа дөньяда шуннан да тәмле ?чемлек юктыр төсле тоелды
Чәй янында дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар Зәйнәп ире белән ел ярым гына торып калган икән. Улы - - Әбрар фронтка киткәч туган Аларга күрешергә насыйп булмаган
— Камилгә үзем әти дә. әни дә булдым, — диде Зәйнәп, аныр сулап
Камил, ун классны бетергәч, тракторга утыра Читтән торып авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый Хәзер кол хозда баш инженер Гөлсинә педагогия институтын тәмамлап, укытучы булып килә. Үзе Урал Я1ынд;> туган
— Шушы аю башымны әйләндерде.— диде яшь хатын. Камилгә ым лап.— Гомергә авылда калырга туры килде Аның бөтен килешеннән үзенең язмышыннан риза булуы сизелеп тора иде Бер малай, бер кыз үстерәләр икән, икесен дә пионер лагерена җибәргәннәр
— Кемдер капкадан керде,—диде Камил Зәйнәп, үрелеп, янтәрә-. зәдән ишегалдына карады
— Сукыр күп күрер дип белеп әйтәләр, чебен дә очырмый, тикшереп кенә тора. Мортаза абзый килгән Б\ исемне ишеткәч. .Рәхим сискәнеп китте
Кайсы Мортаза ул?—дип сорады
— Бездә шул бер Мортаза инде. Тыркын Мортазасы
— Нигә, ул сукыр түгел иде ич...
— Сукырайды шул Бер күзе бөтенләй күрми икенчесе дә әйле- шәйле генә бугай
Рәхим, ирексездән. утызынчы елларда булган бер вакыйганы исенә төшерде Медицина техникумын бик яхшы билгеләренә бетергән берничә укучыны институтка тәкъдим иттеләр Алар арасында Рәхим дә бар иде. Техникум директоры аңа уңышлар теләгәннән соң бер конверт та тоттырды
Бусы сиңа истәлеккә, диде — Вакытында тикшердек \нда языл ганнар дөрескә чыкмады Техникумны тәмамлаганчы үзең.» әйтмәдек Хәзер белсәң дә ярый. -
Хатны укыгач Рәхим егылып китә язган иде «Сезнең техникумда укучы Рәхим Саттаров дигән малайның бабасы мулла булган, гомере буе авыл халкын дин белән ’агулаган Әтисенең укытучы бүлчыннан файдаланып, ул үзенең төп чыгышын яшергән һәм сезнең техникумга барып оялаган Андый чит элементларга Совет мәктәбендә урын бч>
лырга тиеш түгел», дип язылган иде анда. Хатка Мортаза Дәүлиен кул куй га и иде.
Ишек шакыган тавыш Рәхимнең уйларын бүлдерде. Ул күтәрелеп караганда, ишек төбендә, көн шактый кызу булуга да карамастан, башына колакчынлы бүрек белән өстенә сырма кигән, таякка таянган карт басып тора иле.
— Әйдә, Мортаза абзый, хуш киләсең, мактап йөрисең икән, түргә уз,—диделәр аңа Камил белән Зәйнәп бер авыздан.
— Камил, энем, вакытсыз йөргәнгә ачуланма инде, зур врач Рәхим кайткан дип ишеткән идем, шуны күреп чыгыйм дип кенә керүем иде.
Гөлсинә аны житәкләп өстәл почмагына китереп утыртты.
Рәхим дә сер бирмәде. Урыныннан торды һәм карт белән кул биреп күреште.
— И Рәхим энем, кеп-кечкенә малай идеи, без картаймый кем кар-тайсын, нинди мәһабәт ир булгансың. Сине дә күрергә насыйп икән. Әтиең мәрхүм белән дус яшәдек. Кыска гомерле булды шул, мәрхүм Герман җирендә ятып калды. Әниең дә үлгән дип ишеттек, намаз саен догадан калдырмыйм, икесенең дә урыннары оҗмахта булсын. — Ул беркемгә дә сүзгә кушылырга ирек бирмәде, һаман үзенекен такылдады— Картайган көнемдә уңайсыз хәлдә калдым бит әле мин,— диде карт, сүзен дәвам итеп.— Сукырайдым бит. Күземне карап бакмассың- мь! дип керүем иде.
— Мортаза абзый, мин күз врачы түгел шул.
— Мин тагын сине, профессор булгач, күзне дә белә торгансыңдыр дип торам.
— Юк, Мортаза абзый, юк. һәр авыруның үз врачы була, мин — хирург...
— Син, энем, күз врачы булмасаң да, минем күзне карап бак, буш итмәм — Үтенечен канәгатьләндермичә туктарга исәбе юк иде картның.
— Ул вакытта болай итик,— диде Рәхим,— шәһәрдә минем таныш күз врачым бар, мин записка язып бирим, ул сине бик яхшылап карар.
— Мин шәһәрдә булдым инде. Файдасы юк. Актыккы күзем бетеп бара Шулай да запискаңны бир әле.
Мортаза карт записканы алгач озак тормады, коры гына саубуллашып. чыгып китте.
— Мәжлеснең ямен жибәрде,—диде Зәйнәп, ул чыгып киткәч.
— Ярар инде, әни,— диде Камил,— гафу ит, гарип карт...
—- Каргыш төшми калмый шул ул. Гомере буе кешегә яла якты. Әле суфи булып сөйләшеп утыргач та... Рәхим бер якка да катнашмады — Син хәтерлисең микән,— диде Зәйнәп, аңа мөрәҗәгать итеп,— теге вакытта әтиең күпме газаплар күрде. Аның өстеннән дә шушы Мортаза язып биргән, диделәр бит.
Алар, тирән уйга чумып, сүзне нәрсәдән башларга аптырап утырдылар Ниһаять, Камил урыныннан торды да Рәхимгә карап:
— Мин тиз генә идарәгә барып кайтам, сез ял итегез,— диде.
Рәхим дә бераздан капка төбенә чыкты. Таягы белән койманы кап- шый-капшый Мортаза карт ераклашып бара, аның үз язмышыннан сыгылган гәүдәсе биек агачлар янәшәсендә тагын да кечерәеп калган кебек иде.
Әллә каян гына исеп куйган салкынча җилдән Рәхим калтыранып куйды һәм тизрәк өйгә кереп китте.