Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГАРУЛЫ БАСУЛАР


1990 елда илебездә сугарулы җирләр мәйданын 23—25 миллион гектарга җиткерү билгеләнде
КПСС Үзәк Комитетының май (1982) Пленумы материалларыннан.
КПСС Үзәк Комитетының май (1982 ел) Пленумында безнең чәмү мәйданнары зур, терлекләр саны күп, алардан алынган уңыш, азык-төлек исә җитәрлек түгел дип күрсәтелде. Шунлыктан уңышны күтәрү, сөт алуны һәм дәүләткә тапшырыла торган терлекнең уртача авырлыгын арттыру, икенче төрле әйтсәк, җитештерүне интенсивлаштыру— авыл хуҗалыгы алдындагы беренчел бурыч. Азык-төлек программасы — шул максатка ирешүнең ачкычы ул. Программада җирләрне сугаруга, мелиорациянең ролен күтәрүгә аерым урын бирелгән.
Бу әһәмиятле чара безнең республикада ничек тормышка ашырыла соң? Шул сорауга җавап эзләп, мин Татарстан мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгына бардым.
— Эшне нидән башлап җибәрдегез? Нульдәнме? Әллә ни дә булса бар идеме инде?— Бу сорауларны министр Минтимер Шаймиевкә бирәм.
— Ни бар идеме? — Ул азга гына уйланып калды.— Татарстанда мелиоратив пред-приятиеләрнең беренчеләре моннан уналты еллар элек, КПСС Үзәк Комитетының май (1966 ел) Пленумыннан соң оеша башлый. Алар белән җитәкчелек итү өчен махсус «Татмелиоводстрой» тресты төзелә. Тагын ике елдан РСФСР Верховный Советы Президиумы Указы белән Татарстан мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгы булдырыла. Җитмешенче еллар башында республиканың бу эшкә тартылган предприятиеләре саны унҗидегә җитә, алар механикалаштырылган күчмә колонналар (ПМК) итеп үзгәртеп корылалар. Бераздан икенче «Татсельхозводстрой» тресты да сафка баса... Алтмышынчы еллар азагында республикада егерме километр озынлыгында сугару системабыз бар иде инде, унбиш насос станциясе, егерме сиптерү машинасы... Тагынмы? Кулыбызда илле миллион сумлап акчабыз бар иде...
— Димәк, республикада сугару эшенең башланган елы дип 1966 елны саныйбыз?
—Юк, алай дип әйтсәк, хата булыр. Сугаруның бездә алтмыш еллык тарихы бар инде. Белгәнебезчә, 1921—1922 елларда Идел буена коточкыч афәт — корылык ябырыла. Янәшәдә генә Идел, Кама кебек зур елгалар агып ята, ә иген кырлары, җиләк-җимеш бакчалары сусызлыктан интегә. Крестьяннар, мондый бәла-казага чик куяр өчен, 1922 елда басуларны, яшелчә бакчаларын сугару эшенә керешәләр. Мондый чараларның иң беренчеләрен Үрмә елгасы буена урнашкан Атабай, Кара- тай авыллары кешеләре башлап җибәрәләр...
— Минтимер Шәрипович, без мелиорация дибез, сугарулы җирләр дибез, гомумән, нәрсә соң алар? Татарстан шартларында ничегрәк бәяләнәләр?
— Мелиорация — латин сүзе, яхшырту,-Яңарту мәгънәсендә. Ә сугару — шул тө-шенчәнең практик бер алымы. Галимнәр, бер гектар сугарулы көтүлектән алынган үэләштерүчән матдә егерме сигез центнер кукурузга, яки утыз өч центнер солыга, яисә егерме тугыз центнер бодайга тәңгәл килә, диләр. Менә нәрсә ул сугарулы җир! — Министрның йөзенә азга гына горурлык галәмәте кунаклады. Аннары бераз уйчанлана төшеп, өстәп куйды:—Татарстан шартларында әнә шундый бер гектар җир
мең сум чыгым сорый. Әгер әнә шул бер гектар җирең буалар, сусаклагычлар тезү белән дә бәйле булса — ике мең сумга тешә...
— Җир бу чыгымнарны ничә елдан кайтарып бирә ала?
— Дурт-биш елда тулысынча кайтарып бетерә Андый җирләребез шактый инде. Хәзер алардан ел саен саф габыш алыма...
— Татарстан туфрагы суга шулай зур мохтаҗлык кичерәмени? ♦
Министр, өстәл өстендә яткан бер китапны алып, миңа сузды:
— Менә монда кызыклы гына мәгълүматлар бар Укып чыгыгыз әле Әйтик, бер 5
тонна бодай үстерү өчен бер мең биш йөз тонна су кирәк Ә иген уңышын бер килограммга гына арттырыйм дисәң дә, бер гектар җиргә өстәмә рәвештә ун-унбиш 1 тонна су сиптерергә туры киләчәк... 3
Китаптан: «Республикабыз урман һәм урман-дала зонасында Рельефы географик > тезелеше, туфрак-климаты һәм үсемлек дөньясы буенча күп төрле Нигездә ул < тигезлеккә урнашкан. Диңгез өслегеннән 100—180 метр өстәрәк ята. Климаты кон- >. тиненталь. Тиз үзгәрүчән. Елына уртача 380—450 миллиметр явым-төшем туры килә...— дигән юлларны кычкырып укый башлый.— Вегетация чорында 240—290 миллиметр “ исәпләнә. Аерым елларда бу күрсәткечләр 150—160 миллиметр белән чикләнә. Кай- — бер айларда исә явым-төшем 2—7 миллиметр гына була...»
— Хәтта явым-төшем уртача булган елларда да Татарстанның һәр гектар җире <
2—3 мең кубометр суга мохтаҗлык кичерә.— Минтимер Шәрилоеич сугару зшенең 3 ни дәрәҗәдә кирәкле чара булуын раСлап куйды...— Тикшерүләр күрсәтүенчә, рес- х публикада уртача ун елның 3—4 елы, кайчакларда 5—6 елы коры килә. ф
Кабинетка уртача буйлы, җитез хәрәкәтле бер кеше керде. Министр
— Чеслав Иосифович Юранец,— дип таныштырды. Мелиорация системаларын эксплуатацияләү буенча бүлек мөдире икән. Сугаруның үткәне, бүгенгесе һәм киле- х чоге турында сүз куерды. Аның үте четерекле, катлаулы чара булуы, күп чыгым, хезмәт таләп итүе, ләкин иң кулай, иң ышанычлы юл булуы исиөртелде Азактан Минтимер Шорипович:—Әле җиңүгә ерак. Кайбер мәсьәләләрне хөл итү хәтта үткән елларга караганда да читенләште Әйтик, шул ук яңа җирләрне үзләштерүне алып карыйк. Уңайлы, тигез, сулыклар янәшәсендәге җирләр бетеп бара һаман эчкә үтәргә, үргәрәк менәргә кирәк,— дип аңлатты.
— Гектарның үзкыйммәте дә күтәрелешкә, үсешкә барамы?
— Әлбәттә. Андый урыннарда сугарулы һәр гектар җир өчәр мең сум чыгым сорый...
Эш катлаулана, чыгымнар арта. Бу — мәсьәләнең бер ягы. Икенчедән, колхоз һем совхозлар ПМКлар ярдәменә мохтаҗ бит Аларда бары бер үтенеч: тизрәк, тизрәк!..
Димәк, хуҗалыклар сугаруның ничаклы зарур алым булуына чын-чынлап төшенеп җиттеләр. Аның өстенлегенә ышандылар. Сигезенче бишьеллыкта ук аерым хуҗалыкларда сугарулы җирләрдән мул уңыш җыеп алынды. Биш ел эчендә республиканың 277 колхозы һәм совхозы үзендә шундый җирләр булдыруга иреште Дөрес, ул мәйданнар зур түгел, уртача йөзәр гектардан да азрак иде Республика күләмендә дә унҗиде мең гектарны гына биләп тора иде.
Мин шул мәсьәлә белән кызыксынып йөргән көннәрдә. Чеслав Иосифович шалтыратты.
— Телисезме, чын мелиоратор белән таныштырам,— диде ул һем, җавапны да кәтеп тормыйча, дәвам итте.— Сабадан Миңлеәхмәт Сабитов. ПМН җитәкчесе .
«Чын мелиоратор», дөрестән дә, җаны-тене белен мелиорация эшенә бирелгән, аның үткәнен дә, бүгенгесен дә яхшы белүче кеше булып чыкты. Сөйләшүе үк берәгәйле.
— Берсендә-е-ә,—дип башлады ул сүзен,—Минтимер Шорипович бүлмәсендә сөйләшү бара. РСФСР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры Константин Сергеевич та шунда. Сездә семинар үткәрик, диләр . Эчтән генә уйлап алам, соң бит дим үз-үземә, өч ел рәттән бер урында семинар үткәрәбез була түгелме бу? Минем уйларны сизделәр диярсең, әйтәләр болар «Мактанырлык нәрсәң булганда, елга икене оештырсаң да зарары юк аның...» Шулай икән, миңа нәрсә?! _
КПСС Үзәк Комитетының май (1966 ел) Пленумыннан сон ук җирләр сугаруга
чын-чынлап тотынган кешеләрнең берсе булып чыкты Сабитов. Әле илебездә мелиорация станцияләре оештырылган елларда ук ул Саба районының Иләбәр авылында төзелгән шундый станциягә җитәкчелек итә.
— Сугаруны кайда, ничек көйләп җибәрдекме? Элекке җитен эшкәрту заводының иске генә бинасыннан башланып китте. Хәзер инде эшебез киң колачлы. Егерме ике гаиләне фатирлы иттек. Балалар бакчасы салдык. Елына биш мең кубометр тимер-бетон әйберләр җитештерә торган полигон төзедек. Ашханәбез бар. Кунак йортыбыз... Болар барысы да асылда сугарулы җирләрне төзүдә катнашалар...
Сабитов эшен яхшы белә. Башкарган хезмәтеннән тәм таба. Беренче семинарда, монда килеп, алдынгы тәҗрибәне өйрәнгәннәр. Икенчесендә, бөтен республикадагы район, хуҗалык җитәкчеләре, мелиорация оешмалары хезмәткәрләре җыелып, буалар төзү эше белән танышканнар. Аннары семинар сугаруга бәйләп үткәрелгән. Монда катнашучылар, Татарстан тарихында беренче буларак, су сиптертә торган «Фрегат» агрегатының ничек эшләвен карап сокланганнар.
— Яхшы кадр табу — уңышның яртысы,— дип сөйли Сабитов.— Дүрт улымның өчесен мин шул эшкә тарттым. Ихтыяҗ зур иде. Минекеләр уңган: кирәк чакта сварщик та, экскаваторчы да, шофер да, крановщик та була ала.
Бу мисал, ничектер, бөтен республика мелиораторларының эшен күзалларга мөмкинлек бирә кебек, һәр төбәктә эш үз кыенлыклары, үз энтузиастлары белән башланып китте. Тугызынчы бишьеллыкка инде, канатлар ныгып, тәҗрибә туплап кердек, һәм ул еллар республиканың сугару системасы тарихында иң нәтиҗәле еллар булып исәпләнәләр. Уйлап кына карагыз, биш ел эчендә Татарстанда сугарулы җирләр мәйданы 130 мең гектарга артты. План срогыннан алда тормышка ашырылды. Бөтенсоюз ярышында беренчелеккә ирештек. Нәкъ шул бишьеллыкта Казанда бөтен ил күләмендәге киңәшмә уздырылды. Татарстан башкаласына Ватаныбызның төрле почмакларыннан белгечләр, галимнәр җыелды. Киңәшмәнең республикада барган сугару эшенә эшлекле йогынтысы зур була. Җитди фәнни фикерләр әйтелә, практик ярдәм дә күрсәтелә, оештыру эшенә дә шифасы тия. Шул елларда төзелгән «Тат- сельхозводстрой» тресты Чаллы шәһәренә күчерелә. Аңа унҗиде ПМК берләшә. Бик кирәкле тагын бер оешма — «Татгипроводхоз» проектлау институты ныклы нигездә эшли башлый. Институт үзе Казанда, филиалы Чаллы шәһәрендә ачыла. Хәзер инде бу оешманың мелиорация объектлары өчен ел саен ясап биргән документлары бәясе ике миллион сумнан арта.
Унынчы бишьеллыкта сугарулы җирләргә тагын җитмеш мең гектар өстәлде һәм гомуми мәйдан 220 мең гектарга җитте. Шуның 152 мең гектарын культуралы көтүлекләр били. Азнакай, Баулы, Балтач, Лениногорск, Саба һәм кайбер башка районнарның һәр хуҗалыгында сугарулы җирләр булдыруга ирешәләр. Унынчы бишьеллык азагына андый җирләргә республиканың 727 колхозы һәм совхозы ия була. Икенче төрле әйтсәк, бу — республикадагы барлык хуҗалыкларның 92 процентында ясалма яңгырлы басулар булдырылды дигән сүз. һәр хуҗалыкка уртача өчәр йөз гектар сугарулы җир туры килә. Унберенче бишьеллыкта бу юнәлештә эш дәвам итә. КПСС Үзәк Комитетының май (1982 ел) Пленумы куйган җитди бурычлар арасында җирләрне мелиорацияләүне үстерүгә аеруча басым ясала. Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыруда мелиорациянең ролен нык күтәрү күздә тотыла. Әнә шуннан чыгып, сиксән бишенче ел азагына республикада сугарулы җирләре- безнең гомуми мәйданы 265 мең гектар булыр дип исәпләнә.
Уйландыра торган, күл төрле сораулар уята торган зур сан. Мәсьәләнең четерекле яклары да бар: бу кадәр җиргә сибәр өчен су байлыгыбыз җитәрме? Зур сулардан еракта урнашкан хуҗалыклар нишләр?
Бер очрашканда мин бу сорауларны Чеслав Иосифовичка да бирдем. Ул алга Татарстан картасын җәеп салды. Болай караганда анда зәңгәр төсләр — сулыклар шактый. Республикабыз аша чал Идел уза. Ашкынулы Камасы бар. Уйчан Вяткасы. Җырлы Агыйделе. Саф сулы Зәе. Төнбоеклы Ыгы. Тирән Чирмешәне... Ике-өч районны иңләп-буйлап узучы Зөясе, Шешмасы, Мишәсе... Тагын Казанка, Сөн, Мәллә кебекләре күпме!?
— Татарстанда өч меңгә якын уртача зурлыктагы һәм вак елгалар бар,— ди Юранец.— Аларның гомуми озынлыгы егерме мең километрдан артып китә...
Илебез территориясенең ярты процентыннан да кимрәк, ягъни 68 мен каадрат километр территориясе булган республикабыз өчен бу һич тә аз түгел! Моннан тыш бездә ун меңгә якын күл барлыгын да истән чыгармаска кирәк. Болары — күренеп торганнары, ә җир куенындагы су күпме?! Анысын да безнең бизмән тәлинкәсенә салырга кирәк Галимнәр исәпләвенчә, анда ике кубкилометр чамасы саф су саклана. Күргәнебезчә, суга байлыгыбыз шөкер. Күршеләр белән чагыштырганда. Та- ф тарстан — суга иң бай республика... а
' — Әмма бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк, бездә суны куллану да зур
тизлек белән үсә. Менә игътибар итегез,— Юранец бер диаграмма суза,— җитмеш * беренче елда авыл хуҗалыгы ихтыяҗларына алтмыш миллион кубметр су сарыф 5 ителде, җитмеш сигездә 480 миллион кубметрга җитте. Икенче терле әйтсәк, су з куллану җиде елда сигез тапкыр артты. Сиксән бердә исә бары сугару ихтыяҗлә- 5 рыиа гына 413 миллион кубметр су кирәкте!.. <
— Мондый үсеш киләчәктә суга кытлык тудырмасмы? Сугарулы җирләр мәйданы > 726 мең гектарга җиткереләчәк бит.
— Әйе, алдагы максатыбыз шундый. Әмма сорауга җавап биргәнче әһәмиятле * бер детальгә тукталыйк. 726 мең гектар — республикадагы барлык авыл хуҗалыгы о җирләренең 19,4 процентын тәшкил итәчәк. Ә менә ул җирләрдән алынган авыл хуҗалыгы продукциясе республикада җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продук- < циясенең 41,3 процентына тигез булачак Бу чара Азык-төлек программасы яктылы- 3 гында тормышка ашырылачак.— Юранец, нидер хәтерләргә теләгәндәй, уйланып * ала.— Проблемалар әлегә күп. Мәсьәлә суның җитүе-җитмәбенда генә дә түгел, ул елегә җитәрлек бездә, иң асылы аның ничек урнашуында. Кайбер районнарда су м күл, икенчеләрендә ул юк дәрәҗәсендә Иң элек менә шул проблеманы уңышлы
ео хәл итәргә кирәк. к
Ә ничек? Юлы бармы? Белгәнебезчә, сугару системалары — вакытлы чаралар түгел, алар озак елларга исәпләп төзеләләр Хәзер республикада бу юнәлеште җитди исәп-хисап эшләре алып барыла, махсус проектлар булдырыла. «Татгипровод- хоз» институты мәгълүматларына караганда, сугаруга көйләнгән җиребезнең 216 мең гектарын — Куйбышев сусаклагычы, 64 мең гектарын Кама сусаклагычы тәэмин итәчәк, 404 мең гектарга буалар суы һәм җыелган сулар сибеләчәк; җир асты хәзинәсеннән файдалану да күздә тотыла.
— Чеслав Иосифович, проектларда буаларга һәм җыелган суларга артык зур урын бирелә. Барып чыгармы бу?
— Хикмәт тә менә шунда шул. Якындагы егерме ел эчендә республикада буа һәм сусаклагычлар булдырырга кирәк булачак. Буалар үзләре генә дә тугыз йөздән артып китәчәк. Аларга Җиде йөз миллион кубметрлап су җыелыр дип өмет итәбез.
— Ничек?
— Язгы сулар, яңгыр сулары... Чагыштыру өчен тагын берничә сан китереп үтик. Сиксән беренче елда бездәге 260 буага 132 миллион кубметр су җыелды. Эләгә буаларның саны да, сыйдырышлылыгы да таләпләрдән ерак тора. Буа зуррак булган саен, андагы суның үзкыйммәте арзаная бара.
Республика мелиораторлары хәзер әнә шул юнәлештә эшлиләр. Минэәлә, Куйбышев, Кама Тамагы районнарындагы яңалыклар моңа ачык мисал Зәй районында, мәсәлән, зур сугару системасы корыла. Аның беренче чираты гына да 15 мең гектарны сугарырга мөмкинлек бирәчәк «Нармонский» совхозында корылган система 1900 гектарда яшелчә үстерергә мөмкинлек бирде. Аннан ел саен 37 мең тонна яшелчә алына. Тукай районының «Ворошиловский» совхозында яңа сугару системасы 1600 гектарда ясалма яңгыр яудыра Сарман районында да эшлер яхшы гына башланып китте. Районда зур сулар юк. Күлләр белен дә мактанырлык түгел Биредә сугару проблемасын хәл итүдә бердәнбер юл — зур буалар салу һәм бу бурыч гамәлгә ашырылып килә. «Электро» колхозында унеч метр биеклегендәге буа файдалануга тапшырылды. Ул ел саен сигез йөз мең кубметр су җыячак һәм 280 гектар җирне сугарырга җитәчәк. «Мир» колхозындагы буа да бүгенге кен ихтыяҗларына җавап бирерлек Ул язгы һәм яңгыр суларын җыюга исәпләнгән. 222 гектарлы бу буаның сыйдырышлылыгы 9.4 миллион кубметр Буаның озынлыгы — 650. киңлеге 200 метр Җыелган суы районның «Мир». «Ленинчы». «Беренче Ман» колхозларының.
«Петровский» совхозының культуралы көтүлекләрен сугаруга җитәчәк. Балык Бистәсе районының Тукай исемендәге колхозында 15 метр биеклегендәге буа 1600 кубметр су туплый ала. Мондый мисаллар республикада шактый. Унберенче бишьеллыкта тагын шундый егерме биш буа сафка басачак. Аларның уникесе бер-өч миллион, унөче өч-алты миллион сумга төшәчәк. Шундыйларның берсе Саба районында, Ныса елгасы башында буыла. Ул үзе «Саба» совхозы территориясендә булачак. Суыннан исә берничә хуҗалык файдаланачак. Гомумән, бу районда киләчәктә 31,9 мең гектар мәйдан тулысынча җыелган сулар хисабына сугарылачак. Моның өчен Саба якларында табигатьнең уңай бер сыйфаты бар: язгы ташу чорында агым сулар мул була, һәр гектардан чама белән 1400 кубметрлап су ага. Зур байлык бу! Ә менә Чүпрәле, Буа якларында андый хәзинә юк. Бу зонада су табу мәсьәләсе катлаулырак. Җир асты суларын тикшерү дә уңай нәтиҗә бирмәде. Өч йөз метрга кадәр бораулап карадылар, тозлы судан башканы тапмадылар. Мондый очракта нишләргә? Төбәктә файдаланырга мөмкин булган бердәнбер Зөя елгасы бар. Янәшәдәге хуҗалыкларга әйбәт. Ә ерактагыларга нәрсә кала? Зөя суын эчтәге хуҗалыкларга озату өчен егерме километр озынлыгындагы суүткәргеч кирәк! Хәзер шул проект тормышка ашырыла. Әмма бу проблема киләчәктә бездән тагын да кыюрак адымнар таләп итәчәк әле._
Министр бүлмәсендә республика картасы эленеп тора. Анда сугарулы мәйданнар яшел төскә буяп күрсәтелгән.
— Хәзер бездә һәр сыерга уртача ярты гектар чамасы сугарулы болын һәм көтүлек туры килә,—ди Минтимер Шәрипович. Ул сугарулы гектарның көче, мелиорациянең экономик яктан файдасы хакында сөйли. Аерым хуҗалыклар ирешкән уңышка туктала. Анда эшләүче кешеләрнең фидакарьлеген сурәтли.
Апае районының Горбунов исемендәге хуҗалыгында азык чөгендеренең һәр гектары 1981 елгы коры җәйдә дә 692 центнер уңыш биргән. Балтач районының Ленин исемендәге колхоз яулаган рекорд — һәр гектардан мең центнер азык чөгендере. Моңа ирешү өчен гектарга уртача 12 центнер минераль ашлама кертелгән һәм биш кат ясалма яңгыр яудырылган.
Сиксән бернең җәендә Тукай районының «Ворошиловский» совхозында үстерелгән кукурузга сокланмаган кеше калды микән?! Урыны-урыны белән аның биеклеге дүрт метрдан артты. Үзен дым белән кинәндергән «Фрегатвны күмеп-каплап китте. Звено җитәкчесе Фәрхат Шаймиев болай ди:
— Җирне сөргәндә һәр гектарга ике центнер исәбеннән аммиак суы керткән идек. Рәт араларын эшкәрткәндә дә сый мулдан булды...
Хәзер республикада 3,6 мең гектар яшелчә, 1.4 мең гектар бәрәңге һәм шикәр чөгендере, 4 мең гектар тамыразык, 4,5 мең гектар кукуруз сугарылып үстерелә.
Якын елларда бөртеклеләрне дә сугару күздә тотыла. Хәзер үк инде бу юнәлештә башкарылган эшләр шактый. Сиксән беренче елда республикада 24,3 мең гектарда бөртеклелөр сугарылды. Сүз дә юк, бу сан кинәт кенә барлыкка килмәде. Акрынлап, азлап үсте. Хәтеремдә әле, моннан биш-алты еллар элек Буа районының «Кыят» тәҗрибә хуҗалыгында йөз гектарда уҗым бодаен сугарып караганнар иде. Уңыш беренче елда ук кырык центнердан артып китте. Икенче елда бу мәйданга тагын йөз гектар өстәделәр. Сиксән беренчедән Тукай районы мисалы игътибарга лаеклы. Монда бөртеклеләр 2729 гектарда сугарып үстерелде. Әгәр район буенча бөртеклеләр уңышы уртача 12,3 центнер булса, сугарулы мәйданнардан ул 22 шәр центнер җыелды. «Ворошиловский», «Гигант» совхозлары, Муса Җәлил исемендәге колхоз игенчеләре сабан бодаеның, арпаның, солының аерым участокларыннан 54 әр центнер уңыш алдылар.
Азык-төлек программасында болай диелә: «Зур шәһәрләр һәм промышленность үзәкләре тирәсендә сугарулы җирләрдә яшелчә һәм иртә өлгерә торган бәрәңгене гарантияле җитештерү зоналары булдыруны төгәлләргә». Шул максаттан чыгып республикабыз алты табигый-экономик зонага бүленгән. Монда Татарстанның туфрак төзелеше дә, климаты да, промышленносте да, халкының урнашуы да исәпкә алынган. Өч промышленность һәм өч авыл зонасы. Сугарулы җирләр КамАЗ һәм Түбән Кама зонасында, Кама аръягында, Казан яны һәм Көнчыгыш промышленность зоналарына күп туры килә, монысы әлеге төбәкләонен ил һәм республика күләмендәге мөһимлегеннән чыга.