СИХЕРЛЕ КӨЗГЕДӘ ЧАГЫЛГАН ЯЗМЫШ
Үткән ел республикабыз җәмәгатьчелеге Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һәм
музыка белгече, галим һәм педагог Юрий Васильевич
Виноградовка 75 яшь тулуны билгеләп үтте. Бу күренекле
музыкант тәрбияләгән шәкертләр арасында Татарстан,
шулай ук Идел буендагы башка өлкәләр һәм автономияле
республикаларның бетен композиторлары, музыка
белгечләре һәм инстру- менталистлары диярлек бар. Бүген
хөрмәтле остазыбыз үткән озын, гыйбрәтле тормыш һәм
иҗат юлының кайбер сәхифәләренә кабат күз саласы килә.
Чөнки ул узган юл татар совет сәнгатенең үсеш баскычлары
белән турыдан-туры бәйләнгән.
Юрий Васильевич Виноградов 1907 елның 15 февралендә
Уфа губернасының Бәләбәй шәһәрендә юрист һәм
композитор гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Василий
Иванович аны алты яшендә үк фортепианода уйнарга өйрәтә
Юрий үзе дә бик зирәк
шәкерт булып чыга: ун яше тулар-тулмаста ул инде әтисе
белән бергәләп Бетховен симфониясен, шулай ук Василий
Ивановичның татар көйләре темаларына язылган сюитасын
башлый. Малайның сәләте, уңышлары аның әти-әнисен дә сөендерә һәм тәҗрибәле укытучылар
табу турында уйланырга мәҗбүр итә. Озакламый андый мөмкинлек үзеннән-үзе килеп чыга:
Василий Ивановичны Казанга, Көнчыгыш Үзәк музыка мәктәбенә композитор һәм педагог
сыйфатында эшкә чакыралар.
Ә Казан ул вакытта ук Идел буендагы зур музыка мәркәзе була, һәм, Юрий Васильевич аерым
бер рәхмәт хисе белән искә алганча, биредә аңа танылган педагог һәм музыка эшлеклесе
профессор Р. А. Гуммерт шәкерте булу бәхете эләгә. Профессор Гуммерт, талантлы шәкертен
фортепианода уйнау серләренә өйрәтү белән генә чикләнмичә, аның беренче иҗади тәҗрибәләрен
дә күзәтеп бара һәм үзенең киңәшләре белән ярдәм итә.
Тиздән Ю. В. Виноградов Казан музыка техникумына, профессор К. А. Корбут- ның махсус
фортепиано классына укырга керә. Бер үк вакытта урта мәктәптә дә белем алуны дәвам итәргә
туры килгәнлектән, музыка техникумында уку җиңел бирелми. Өстәвенә, шул чорда Виноградовлар
гаиләсенең бик авыр матди хәлдә калуы яшь музыкантны электр монтеры ярдәмчесе булып
эшләргә дә мәҗбүр итә. Ләкин барлык кыенлыкларга үч иткән кебек, Юрий Виноградов техникумда
бик шәл укый, беренче курстан ул туп-туры өченче курска күчерелә.
Бу елларда Юрий Васильевичның тагын бер таләпчән һәм тәҗрибәле остазы — әтисе була
Василий Ивановичның төрле юнәлешләрдә эшләүче музыкант — скрипкачы, композитор, педагог
булганлыгы мәгълүм. Ул — татар интонацияләренә нигезләнгән беренче инструменталь музыка
иҗат итүчеләрнең берсе. Юрий Васильевич та, нәкъ менә әтисеннән күрмәкче, татар һәм башкорт
халыкларының музыкаль иҗатын өйрәнергә керешә.
СӘНГАТЬ
1925 елны, Татарстан республикасы тезелүнең биш еллыгы хөрмәтенә, бер төркем композиторлар
тарафыннан «Сания* операсы иҗат ителә. (Ул елларда илебезнең милли төбәкләрендә опера
жанрындагы күп кенә әсәрләр бергәләшеп языла.) «Сания» операсының авторлары арасында, Солтан
Габәши һәм Газиз Әлмехәммәтов белән бергә Василий Иванович Виноградов та була
«Юрий Васильевич та «Сания» операсын сәхнәгә куюда турыдан-туры катнаша. Ул әтисенең
партитурасы буенча операның клавирын яза, спектакльләр вакытында “ оркестр составында
фортепианода арфа партиясен башкара. Моннан тыш, ул еш кына Э төрле концертларда әлеге
операның аерым кисәкләрен үз эшкәртүендә фортепиа- S иода уйный. Яшь музыкант әсәрнең
увертюрасын һәм беренче акттан балет куре- £ иешен аеруча зур осталык белән башкара. Ә иң
мөһиме, Юрий Васильевичка — х ул чакта әле бөтенләй яшь егеткә — операның бөтен оркестр
материалын күчереп * язу эшен оештыру тапшырыла. Ул бу бурычны бик тиз һәм шактый уңышлы
үтәл § чыга. «Сания» операсының премьерасы республикабыз музыкаль тормышында күре- < некле
вакыйгаларның берсенә әверелә, татар профессиональ музыка сәнгате үсешенә зур өлеш булып
кушыла. 4
Музыка техникумын тәмамлап килгәндә Ю. В. Виноградов башкару осталыгы Е ягыннан да, иҗат
өлкәсендә дә шактый уңышларга ирешергә өлгерә. Уку елларында ® ул рус һәм Көнбатыш музыкаль
классикасыннан Бах, Бетховен, Григ, Лист, Скрябин, ы Рахманинов һ. б. композиторларның күп кенә
әсәрләрен үзләштерә. Үзенең иҗат § портфеле исә А. С. Пушкин шигырьләренә романслар циклы,
«Дифирамб», форте- х пиано өчен канон, фуга кебек әсәрләр белән тулылана. Ул заманнарда Казан J
музыка техникумында композиторлык бүлеге булмаса да, чыгарылыш имтиханна- • рында, махсус
фортепиано программасыннан ть.ш, үзенең әсәрләрен дә башкарып, Ю. В. Виноградов бу уку йортын
пианист һәм композитор буларак тәмамлый о
20 иче елларда ректор А. К. Глазунов җитәкләгән Ленинград дәүләт консераа- е; ториясе яшь Совет
республикасының иң зур һәм иң абруйлы музыкаль уку йортла- “ рыннан санала. Н. А. Римский-
Корсаков исемен йөрткән бу консерваториягә 1926 елны s унтугыз яшьлек Ю. В. Виноградов килә М. П.
Мусоргский. П. И. Чайковский, “> Н. А. Римский-Корсаковларның замандашлары һәм дуслары, танылган
музыка про- х фессорлары алдында ул үзе иҗат иткән әсәрләрне башкарып күрсәтә Кабул итү
имтиханнарын уңышлы тапшырып, Виноградов берьюлы ике факультетка — компози- < торлык һәм
фортепиано факультетларына кабул ителә. Фортепиано буенча ул доцент М. М. Черногоровтан, ө
композиция буенча — Н. А. Римский-Корсаков шекер- а. те, рус композиторлык мәктәбе традицияләре
тарафдары профессор М. О. Штейн- бергтан дәресләр ала. Билгеле булганча, 1926 елда Штейнбергның
композиция классын Д Д. Шостакович бик уңышлы тәмамлап чыга. Кызганычка каршы, 1927 е>.ның
ахырларында каты авыру Ю. В Виноградовны аяктан ега, укуны озак вакытка калдырып торырга туры
килә. Ләкин яшь музыкант күңелен төшерми, айлар буе шифаханәдә ятканда да иҗат итүеннән туктамый.
Казанга әйләнеп кайткач, Виноградов яңадан авыр сынаулар алдында кала: кабат шифаханә
палаталары, кабат катлаулы операцияләр... Еллар буе шулай дәвам итә. Авыруы җибәрә төшеп,
газапланулары кимеп торган араларда Юрий Васильевич фортепиано һәм композиция буенча дәресләр
алуын яңарта, үзенең яңа хезмәтләрен Ленинград консерваториясенә, профессор Штейнбергка җибәрә
-
Ю. В. Виноградовның шул чорда иҗат иткән әсәрләре арасында скрипка белен фортепиано өчен
соната һәм «Әпипә» кое темасына вариацияләр аерылып тора. Соңыннан автор бу вариацияләрне
концертларда һәм ррдио аша зур уңыш белен башкарды. «Әпипә» темасына әлеге вариацияләрне
ишеткәч. Мәскәү деүлет консерваториясе профессоры Г. И. Лнтинский Виноградовка Казан музыка
училищесында иҗади группа белән җитәкчелек итү эшен үз кулына алырга тәкъдим ите
Шулай итеп, 1936 елдан Юрий Васильевич Виноградов Казан музыка училищесында эшли башлый,
композиция буенча беренче педагог була. Сугыш алдыннан аның җитәкчелегендә композиция курсын
уңышлы үтүчеләр арасында ТАССРиың халык артисты И Шәмсетдинов. РСФСРның атказанган сәнгать
эшлеклелоре X Валиуллин һәм Ә. Бакиров. Мәскәү консерваториясе профессоры С. С Григорьев һ.
б.лар бар.
30 нчы —40 нчы елларда Ю. В. Виноградовның башкару һәм музыкаль-агарту эшчәнлеге зур
күтәрелеш кичерә. Ул еш кына радио аша үз хезмәтләрен һәм татар композиторлары әсәрләрен
башкара, музыка турында популяр лекцияләр укый. Моннан тыш, республика матбугатында
Виноградовның татар профессиональ музыкасы проблемаларына, хезмәт ияләрен музыкаль-
эстетик яктан тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре дөнья күреп тора. Үзенең
тәфсилле һәм таләпчән рецензияләрендә Юрий Васильевич шул еллардагы күп кенә концертларга
һәм музыкаль спектакльләргә, шулай ук Татарстан композиторларының яңа әсәрләренә бәя бирә,
төпле фикерләре һәм киңәшләре белән уртаклаша.
30 нчы еллар уртасында Татарстан дәүләт нәшриятында ңота басу эшенә керешәләр. Яңа
тармак белән җитәкчелек итү өчен Ю. В Виноградов чакырыла. Аңа мәшәкатьле һәм четерекле
хезмәт белән шөгыльләнә башларга туры килә: Татарстан композиторларының яңа әсәрләрен
редакцияләргә дә, нота язучы рәссамнарны өйрәтергә дә кирәк. Нәшриятта эшләгән чорында Юрий
Васильевич татар композиторларының вокаль һәм инструменталь әсәрләрен туплаган егермеләп
җыентыкны редакцияләп бастыруда катнаша. Алар арасында, мәсәлән, Салих Сәйдәшев, Мансур
Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһит Хәбибуллин җырлары, Нәҗип Җиһанов һәм Мансур
Мозаффаров сонатиналары бар.
Сугыш башлануын, башка бик күп композиторлар кебек үк, фашизмга каршы көрәшкә чакыручы
патриотик җырлар язып каршылый Юрий Васильевич. Аның әлеге әсәрләре хәрби частьлард а,
госпитальләрдә яңгырый.
Сугыштан соң, билгеле булганча, Казанда консерватория ачыла, Татарстан музыкантларының
күптәнге хыялы тормышка аша. Ю. В. Виноградовны консерваториягә укытучы итеп чакыралар. Ул
биредә педагогик һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген җәелдереп җибәрә, практик дәресләр алып
бара, муэыкаль-теоретик фәннәр буенча лекцияләр укый. Болардан тыш, Виноградов махсус
музыка белеме фәнен укыта. Ул шулай ук «Татар совет музыкасы тарихы» курсы буенча беренче
укыту программасын төзүгә дә зур өлеш кертә.
Консерваториядә һәм музыка училищесындагы педагогик һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге,
шулай ук нәшриятның музыкаль бүлегендә редакторлык вазифалары бик күп вакыт ала. Шуңа да
карамастан, Юрий Васильевич иҗат эшендә торгынлык кичерми, киресенчә, яңадан-яңа үрләр
яулап тора. Төрле елларда ул балалар һәм яшүсмерләр өчен фортепиано пьесаларыннан берничә
җыентык төзи, татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә җырлар һәм хор өчен әсәрләр, А. С.
Пушкин һәм М. Җәлил шигырьләренә вокаль цикллар иҗат итә, инструментал ь музыка яза, татар
халык җырларын эшкәртә.
Ю. В. Виноградовның фортепиано өчен язылган пьесалары хәзер дә балалар музыка
мәктәпләре һәм музыка училищеларында, консерваторияләрдә, төрле концертларда һәм педагогик
максатларда киң кулланыла. Аның җырлары һәм хор әсәрләре мәктәпләрдә һәм пионерлар
сарайларында яңгырый. «Ильич рәсеме» дигән җыры исә иң яхшы балалар җырына республика
конкурсында беренче бүләкне алды. Композиторның Муса Җәлил сүзләренә язган «Тау елгасы» һәм
«Бала йокысы» дигән романслары аеруча бәхетле язмышка ия булды: аларны еш кына радио аша
һәм камера музыкасы концертларында ишетергә мөмкин. Аның фортепиано әсәрләре Мәскәү,
Ленинград. Киев, Тбилиси һ. б. шәһәрләрдә танылган музыкантлар тарафыннан башкарыла.
Ниһаять. Юрий Васильевичның республикабыз Халык иҗаты йорты белән бәйле эшчәнлеге
хакында да берничә сүз әйтеп үтү кирәк. Биредә ул озак вакытлар буе татар үзешчән
композиторларының консультанты булып эшләде, һәвәскәрләргә музыка теориясе һәм гармония
буенча сабак бирүдән башлап, алар язган әсәрләрне дөньяга чыгарышуга кадәр ярдәм итеп килде.
Җырларын халкыбыз яратып җырлый торган үзешчән композитор Шакир Мәҗитов — Ю В.
Виноградовның талантлы шәкертләреннән берсе иде.
Татар совет музыка сәнгате Бөек Октябрьдан соңгы еллар эчендә кайчандыр хыялланырга да
мөмкин булмаган биеклекләргә иреште. Бу юлда аңа тугандаш гаиләдәге башка милләт вәкилләре
дә тугрылыклы юлдаш булдылар, фидакарь хезмәт күрсәттеләр. Бүгенге культура
казанышларыбызда аларның өлеше, остазлык һәм иҗади эшчәнлеге аерым-ачык күренеп тора.
Шундый фидакарьләр арасында Юрий Васильевич Виноградовның да лаеклы урыны бар.