ҮСЕШ ЮЛЫНДА
дәбиятыбыз үсешендә тәнкыйтьнең роле арта барган чорда яшибез. Шуңа күрә аның торышы һәм үсеш проблемалары берөзлексез игътибар үзәгендә Принципиаль проблема күтәргән объектив һәм туры тәнкыйть укучы тарафыннан югары дәрәҗәгә ирешкән художество әсәре кебек үк кетеп алына, йомшак һәм кабыргасыз, буш куык очыручы мәкаләләрдән шунда ук йөз чеере- лә. һәрхәлдә, бүгенге тәнкыйть үзенең укучылары булмаудан зарлана алмый кебек. Моны Рафаэль Мостафинның, шактый зур тираж белән басылып чыгуына да карамастан, ай күрде, кояш алды дигәндәй, китап кибетләрендә озак тоткарланмаган «Заман образы»1 җыентыгы янә раслап килә
Тәнкыйтьчегә илле яшь тулу уңае белен Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән бу китапның әдәбият белгечләре һәм әдипләрне генә түгел, киң катлам укучыларны да үзенә җәлеп итүе һич очраклы түгел. Чөнки аның сәхифәләрендә «Әдәби ят-сәнгать тәнкыйте турында» партиябез Үзәк Комитеты кабул иткән карардан соңгы эзләнү, үсеш һәм яңарыш чоры гаять гыйбрәтле һәм характерлы мисалларда ча-гылыш тапкан. Җыентык үзенең жанрлар терлелеге һәм колачлаган проблемаларының җитдилеге белән дә игътибарга лаек. Гомумән, татар әдәби тәнкыйтенең Бөтенсоюз әдәби процессында лаеклы урын биләвенә аеруча зур элеш керткән тәнкыйтьченең яңа җыентыгы җитди сәйле- шүгө нигез була ала. Анда кузгатылган кайбер проблемалар һәм күзәтүләр фикер елышуга, бәхәскә до чакырып тора.
Иң элек, китапның композицион яктан тәмамланган бер бетен булуын билгеләп узасы килә. Ул, бу күзлектән караганда, бездә даими чыгып килгән күп кенә җыен- ' Мустафин Р Л Обра* времени Казань. 1вН| тыкларга үрнәк булырлык. Чонии, тәнкыйтьчеләр генә түгел, шагыйрьләр, хәтта прозаик һәм драматурглар да вакыт-еакыт җыентыкка кертелгән аерым әсәрләренең нинди тәртиптә булуын артык әһәмиятле санамыйлар кебек Ә чынлыкта исә, укучыга тәкъдим ителгән һәр җыентык идея һәм эстетик бөтенлеккә, фикри һәм фәлсәфи ээлеклелеккә ирешкән булырга тиеш. Китапның «Минем горурлыгым» дип исемләнгән тәүге бүлегеннән үк Р Мостафин әлеге бөтенлек һем ээлеклелекне максаты итеп куя. Тәнкыйтьче. уку*чыга мөрәҗәгать иткән беренче җомләсе белән үк иҗатының методологик нигезен марксизм-ленинизм классикларының әдәбият һәм сәнгать турындагы хезмәтләре, фелсәфи-тео- ретик фикерләре тәшкил итүен аермачык әйтеп бирә. Әмма бу — китап озын-озын цитаталар җыелмасыннан башлана дигән сүз түгел Автор күпмилләтле совет әдәбиятының бүгенге казанышларын күңеле аша уздыра һәм шул казанышлар, ире- шелгән биеклекләрдә даһи Ленин идеяләренең бетмәс-төкәнмәс егәрен күрел горурлана. Һәм әлеге горурлык хисе күп кенә аерым-аерым мәкале һәм хезмәтләрдән торган җыентыкны бербәтен монолит итеп берләштерә, фикер сереше, логик эзлеклелек җәһәтеннән тегел система итеп туплый. Нәтиҗәдә, һәр яңа мәкалә күпмилләтле совет әдәбиятының состав өлеше булган татар әдәбияты алдында торган яңадан-яңа проблемаларга алып килә, укучыны үсеш процессымдагы каршылыклары һәм казанышлары белән таныштыра бара, һем китапны эзлекле рәвештә укып чыккан кешенең күз алдымда тулы бор картина хасил була.
Тәнкыйтьченең мавыктыргыч һәм җанлы теле, кабатланмас стиле үзенә тартып, җәлеп итеп тора һәр мәкале — аның өчен яңа бер эзләнү һәм иҗат мәйданы Сәнгатьле детальләр, үзләренә шундук җәлеп итеп торган гыйбрәтле фактлар, матурлык
Ә
кануннарына җавап бирергә сәләтле чагыштыру һәм сынландырулар — болар һәм- масе Р. Мостафин тәнкыйтенең бербетен булып оешуы һәм кабул ителүенә җитди елеш кертәләр, тәнкыйтьче иҗатының эмоциональлеге һәм эстетик камиллеген тәшкил итәләр.
Китап жанр күзлегеннән дә мавыктыргыч. Проблемалы мәкаләләр белән янәшәдә генә — эссе характерындагы, җанлы әдәби процессны чынбарлык белән тоташтырган мавыктыргыч хезмәтләр. Күзәтү характерындагы чыгышлар аерым әдипләрнең иҗат портретлары яисә эскизлар белән чиратлаша. Болар һәммәсе — Р. Мостафинның чын мәгънәсендәге иҗатчы-тәнкыйтьче булуын күрсәтеп килгән үзенчәлекләр.
Шунда ук тәнкыйтьченең кызыксыну объектлары киңлеген дә аерым билгеләп узмый мөмкин түгел. Ул бүгенге әдәби процессны тәшкил иткән һәммә жанрларның үсешенә диярлек даими игътибар биреп килә. Проза, поэзия, документаль әдәбият, тәрҗемә һәм рецензияләребезгә багышланган махсус хезмәтләр әлеге китапның тематик киңлеген күрсәтеп торган факт булса кирәк.
Татар әдәбиятында Бөтенсоюз әдәби процессы критерийларыннан чыгып бәя бирү таләбе соңгы елларда тәнкыйтебез алдында торган иң әһәмиятле бурычларның берсе. Р. Мостафин исә шул таләпләрне тормышка ашыра баручы тәнкыйть- челәребезнең, мөгаен, иң күренеклеседер. Бүгенге рус һәм күпмилләтле совет әдәбиятларын татар әдәбияты кебек ук даими һәм эзлекле төстә өйрәнеп бару, шул бер-дәм процесста актив катнашып килү, рус һәм татар телләрендә бер дәрәҗәдә осталык белән иҗат итү аңарга шушы юнәлештә өстәмә уңайлыклар, кирәкле шартлар тудыра. Шуңа күрә тәнкыйтьченең ил әдәбияты проблемаларын иңләп алуы, аның теге яисә бу аспектына караган эзләнүләре өстәмә кызыксыну һәм игътибар җә-леп итә.
Әйтик, «Йөз әдәбияттан торган әдәбият» һәм «Минем туган телләрем» дигән мәкаләләрдә татар халкы һәм татар әдәбияты өчен халыклар дуслыгы һәм интернациональ бердәмлек төшенчәләренең элек- электән үз булуы, аның матур традицияләргә бай булуы күрсәтелә, шул традицияләрнең яңа шартларда чәчәк атуы конкрет мисалларда тасвирлана. Әдәбиятларның үзара якынаюы һәм бер үк вакытта, милли үзенчәлекләрен дәвам итеп, кызу темплар белән үсә баруы да аермачык характерлана.
Китапта әдәби тәрҗемә проблемаларына зур игътибар бирелү шулай ук очраклы булмаса кирәк. Чөнки бүгенге милли әдәбиятларның үсешен тәрҗемә проблемаларыннан тыш күз алдына китерү мөмкин түгел. Р. Мостафинны татар әдәбиятының иң матур үрнәкләрен рус теленә, рус әдәбияты җәүһәрләрен татарчага тәрҗемә итү мәсьәләләре уйландыра. Тәрҗемә өлкәсендә ирешелгән казанышлар белән бергә әле шактый гына хәл ителәсе, яуланасы үрләр булуы да ачыклана. Мисал өчен, тәнкыйтьчене Тукай, Такташ һәм Туфан кебек олы шагыйрьләрнең Бөтенсоюз укучысына әлегә зур югалтулар белән җиткерелүе тирән уйга сала. Татар поэзиясен рус теленә бөтен бизәкләр төрлелеге, хисләр нечкәлеге, образлар оригинальлеге белән түкми-чәчми тәрҗемә итү алда торган иң җитди бурычларның берсе буларак билгеләнә. Автор шунда ук Муса Җәлил тәрҗемәләренең, нигездә, уңышлы булуын күр-сәтә, әмма бу уңайдан аерым бер очракларда Р. Мостафин белән килешеп үк бетәсе килмәгән урыннар да бар. Әлегә Җәлилнең тәрҗемәләре ярыйсы кебек тоелса да, урыны-урыны белән анда да чи калган җирләр байтак. Әйтик, аның нечкә юмор белән өртелгән шигырьләре һәм ба-лалар өчен язылган әсәрләрендә Җәлилчә киң күңеллелек, гаять кешелекле елмаю, ихлас шаяру тоныкланган кебек. Героик лирика тәрҗемәләрендә дә әледән-әле лозунгны хәтерләткән яңгыравык сүзләр очрап тора. Ә шагыйрьнең үзендә исә болар һәммәсе дә ихлас күңелдән чыккан тойгы һәм хисләрнең патетик яңгырашыннан гыйбарәт.
Тәнкыйтьченең фикеренә кушылып, әпе бүгенге шигъриятебез казанышларын Бө-‘ тенсоюз укучысына җиткерү юлында торган бурычларның җитдилеген тагын бер кат искәртәсе килә. Дөрес, С. Хәким, Р. Харис һәм Р. Фәйэуллин кебек шагыйрьләрнең соңгы елларда рус телендә уңышлы гына тәрҗемәләре булып, үзәк нәшрият-ларда Бөтенсоюз укучысын җәлеп итәрлек китаплары басылып чыкты. Әмма шул ук вакытта Н. Арсланов, Ш. Галиев, И. Юзе- евларның әлегәчә чын мәгънәсендәге шигъри югарылыкта тәрҗемә ителмичә килүләре аяныч булып кала. Татар поэзиясенең бөтен казанышларын, бизәкләре төрлелеген зуррак аудиториягә чыгарасы иде бит. Бу — әдәбият үсешеннән килеп чыккан һәм
бүген бетен җитдилеге белән көн тәртибенә баскан иң мөһим проблемаларның берсе булып кала.
Шунда ук, тәнкыйтьченең проза тәрҗемәсе хакындагы уйланулары белән дә нигездә килешкәннән соң, үтә әһәмиятле тагы бер мәсьәләгә игътибар юнәлтеп узасы килә. Ул да булса — тәрҗемәгә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителеп, хупланган, татар прозасының абруен төшерми торган әсәрләрне генә тәк\дим итүгә ирешү. Бу — четерекле мәсьәлә, бәлки, аны тулысынча контрольгә алу мөмкин дә түгелдер.
Аерым жанрлар хакында фикер йөрткәндә һәм иҗат портретларында Р. Мос- тафин язучыларның иҗат индивидуальлегенә һәрвакыт җитди әһәмият биреп килә. Миңа калса, язучының иҗат үзенчәлеген өйрәнү — әдәби тәнкыйть алдында торган иң четерекле бурычларның берсе. Юкса, бездә дистәләгән шагыйрь һәм прозаикларның исеменә бер-ике җөмлә белән бәя биреп, аларны обоймаларга теркәп чыгу модасы әле дә узмый. Андый чир элеккерәк елларда Р. Мостафинның күзәтү характерындагы язмаларында да чагылып үтте кебек. Әлеге китапта исә, тәнкыйтьче әдипләрнең иҗат индивидуальлеге һәм һәр талантның кабатланмас үзенчәлеген эзлекле рәвештә ачыклый килә. Әйтик, күп <е- нө тәнкыйть чыгышларында И Юзеев һәм Ш. Галиев, Р Фәйзуллин һәм Р. Харис исемнәрен парлап искә алу һәм характерлау гадәте әлегәчә үтеп бетмәгән. Ә чынлыкта исә, тәнкыйтьче бик урынлы билгеләгәнчә. ул шагыйрьләрнең иҗаты бер-бер- сен һич кабатламаган мөстәкыйль юнәлеш белән үсеп бара. Аларның исемен янәшә атауның хикмәте дә ерак яшерелмәгән — шагыйрьләрнең чагыштырмача бер чорда әдәбият мәйданына килеп, чагыштырмача бер чорда үзләренә игътибар юнәлтүеннән килеп чыккан бер гадәт кенә икеи, югыйсә.
Р. Мостафинны шәхес һәм тәнкыйтьче буларак аеруча нык характерлаган сыйфат, мөгаен, аның берөзлексез яңага, тормышта һәм әдәбиятта барган яңаруга өлеш кертергә омтылып яшәве һәм иҗат итүедер. Әдәбиятыбызның абруен күтәрердәй, аның офыкларын киңәйтергә сәләтле нинди дә булса яңа әсәр языла икән, аны, кагыйдә буларак, иң элек Р Мостафин күрел ала. әдәбият мәйданына яңа талант килә икән, шулай ук күп очракта беренче булып Р. Мостафин ярдәм кулын суза Әлеге китапта • шуны аермачык күрсәтеп килгән фактлар да мул урын алган.
Ләкин яңалык белән мавыгудан кайбер ялгышулар, ашыгыбрак бәя биреп, чама хисен югалтуларга да ерак түгел Эзләп карасаң, тәнкыйтьченең иҗат биографиясеннән андый фактларны да табарга мөмкин булыр иде. Әмма шуңа да карамастан, тәнкыйтьченең үз өстенә җаваплылык алып әйткән күп кенә бәяләре һәм әдәби прогнозлары, кагыйдә буларак, аклана раслана килә.
Р. Мостафин иҗатының матур сыйфатларыннан берсе—аның вакыт һәм про- странствода шактый киң колачлы булуында. Әйтик, татар әдәбияты алдында торган проблемаларны хәл итүгә багышланган мәкаләдә ул тугандаш әдәбиятлар практикасыннан алынган характерлы, гыйбрәтле факт һәм күренешләрдән киң файдаланса, бөтенсоюз әдәби процессында катнашкан хезмәтләрендә. үз чиратында, татар әдәбияты ирешкән казанышларны күрсәтергә җай таба (дөрес, тәнкыйтьченең иҗат практикасында әдәбиятыбызның кайбер уңышларын күреп, искәреп бетермәү очраклары да булмады түгел). Шуның белән бергә, ул, нигездә, әдәбиятның көн тәртибендә торган проблемаларын үэ иткән тәнкыйтьче булуына да карамастан, әдәбият тарихына да битарафлык күрсәтми. Рецензияләнә торган китапта шагыйрь Мөхәммәдьяр, мәгърифәтче галимнәр Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйрилар иҗаты уңаена язылган хеэмәтләр кызыксыну уята. Шулай да. яшерен-батырын түгел, Р Мостафин агымдагы әдәби процесс турында фикер йөрткәндә, бәхәсләшкәндә бермә- бер кызыклырак һәм тулырак ачыла. Ә инде тарих проблемаларын яктырткан аерым мәкаләләр, күэәтү-караш буларак кызыклы гына булсалар да. игътибарны ул кадәр тартып торырлык яңалыкларга бай түгел.
Әйе, ун-унбиш еллык иҗат нәтиҗәсе булган күләмле хезмәттән аерым кимчелекләр дә табарга мөмкин Әмма китапның әһәмияте, тәнкыйтьченең татар совет әдәби тәнкыйтен үстерүгә керткән өлеше аңа карап кына кимеми «Заман образы» дип исемләнгән китап Рафаэль Мостафин иҗатын бугенге Бөтенсоюз әдәби тәнкыйте югарылыгында торган киң масштаблы, тирән, ээләнүчән һәм әдәби процесста яңалыкны расларга омтылган җитди күренеш буларак чагылдырып килә