Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘФИСӘЛӘР ЮКСЫНДЫРА


үгенге проза әсәрләрендә тормыш проблемаларының тирән катламнарын күтәрү, заман геройларын мәйданга алып чыгу, сурәт-тасвир мем- - киплекләрен арттыру юнәлешендә кызыклы эзләнүләр бара. Бу процесска күптән түгел «Казан утлары» үткәргән «Проблемаларның үзәгендә — кеше Әдәбиятта яңалык тойгысы» дип аталган сөйләшү барышында да махсус игътибар ителде. Журналның түгәрәк өстәле янына җыелган язучыларны, тәнкыйтьчеләрне, нәшрият хезмәткәрләрен хәзерге прозаның гомуми торышы, замандашыбызның характерында, фикерләү рәвешендә барлыкка килген яңалыкларны бетен тулылыгында чагылдыру осталыгы, гомумән, әдәбиятның халкыбыз рухи тормышында тоткан урыны кебек мәсьәләләр борчыды. Кискен тәнкыйть фикерләре әйтү белән бергә Г. Баширов. Г. Ахунов, Т. Миңнуллин, В. Нуруллин, Р. Мехәммәдневлер хәзерге прозага тулаем уңай бәя бирделәр Татар әдәбиятының соңгы дәвердәге казанышлары рәтендә Г. Ахуновның «Идел кызы», А. Расихның «Сынау», АЛ. Мәһдиевнең «Кеше китә—җыры кала», А. Гыйләҗевнең «Җомга кен кич белән». Ә. Еникинең «Тынычлану» кебек әсәрләре аталды.
Әдәбиятыбызның үзәк жанры үсеше күпләрне борчый, уйландыра. Менә шул нэрсе безне проза турында яңа дискуссиягә алып чыга. Бу сөйләшүдә элеккеге дискуссияләр тәҗрибәсен искә алып, төп фикер сөрешен башка үзенге борыл җибәрү ихтималыннан кисәтәсе килә Дөрес, прозаның теп көчләренә бәяләрдә фикер каршылыклары, авторларның әдәбиятны үзенчә аңлавы, бер-берсенә шәхси мөнәсәбәте, субъектив зәвыгы чагылмый калмас. Шуннан башка була да алмый, күрәсең. Ләкин бу мәкаләләр киң катлам укучы өчен язылачак һәм теге яки бу әсәргә, язучыга уз менәсәбәтеңне бәянең теп критерие итеп алу сөйләшүне читкә генә түгел, тар сукмакка, хәтта «тупикка» алып керергә мемкин. Кайбер фикер алышуларда шундый хәлләр булгалады.
Икенчедән, гомумән әдәбият, гомумән проза турында сөйләшү. әхлак категорияләре. денья хәлләре турында уйлану кызыклы булса да, авторларның эрудицияләрен күрсәтеп торса да. бүгенге әдәбиятны аңлауга булышмый. Сейлешү конкрет һәм предметлы булсын иде.
Соңгы елларда прозаның башка жанрларын үчекләгән, ирештергән шикелле. Денья бетерерлек уңышлары булмеса да. тәнкыйть уч гәбендә хикәяне тотты «Казан утлары» журналында бу жанрның үсешенә багышланган ике мәкалә бер-бер артлы
Б
басылып чыкты: Ф. Галимуллин— «Хикәя укыганда» (1981, 7 нче сан), Ф. Миңнул- лин — «Хикәя һәм хикәячеләр» (1981, 10 нчы сан).
1981—1982 еллар прозасына нисбәттән мондый «реверанс» ясау мөмкин түгел. Чөнки әдәби журналыбызда гына да дистәдән артык повесть, берничә роман дөнья күргән.
Хәзерге повесть жанр составы буенча да, сурәтлелек чаралары ягыннан да гаять бай һәм төрле. Аның бер мөһим үзенчәлегенә игътибар юнәлтәсе килә: повестьлар елдан-ел күләме буенча кыскара, эчтәлеге һәм бирелеш формасы ягыннан тыгызлана бара. Соңгы ике елда басылган әсәрләрнең күбесе тар мәйданда олы һәм төгәлләнгән фикер әйтүгә омтылулары, җыйнак һәм лаконик булулары белән характерлана. Повестьның күләме кимү фикерне кысуга, тарайтуга алып килми. Киресенчә, әхлакый-фәлсәфи колач киңәя. Сүз-образның кыйммәте арта бара.
Мәгълүм булганча, утызынчы-илленче елларда күпчелек әсәрләрдә иҗатчы вакыйга-хәлләргә һәм героена мөнәсәбәтендә объектив позициядә калырга (әдәби образның «шәхси эшенә кысылмаска»), «олимп» тынычлыгын сакларга тырышса, хәзер, киресенчә, язучылар гомумига шәхси тәҗрибә, үз кичерешләре аша юл алалар. Тормыш-көнкүрешне күзәтүләренә, яшьлек хатирәләренә таянып, аны хыял уены, фантазия белән баетып, фәнниләштереп әйткәндә, типиклык иләге аша үткәреп, халык язмышының хәлиткеч моментларын калкытып куюга ирешәләр (маһайлык һәм яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән буын бу жанрда тәгаен генә эшләп алды, күбесе язучылык биографиясен дә шунда «ясады»). Татар прозасы үсешендә тирән эз калдырган бу агым эмоциональ-лирик, интим башлангычның көчәюенә яңа мөмкинлекләр ачты, укучы бел'эн язучы арасындагы берише шартлы киртәләрне алып ташлады.
Шактый күп элек булган вакыйгаларны сурәтләгән әсәрләр дә заманча яңгырый. Чөнки язучылар үткәнне бүгенге көн югарылыгыннан чыгып бәялиләр. Аларның төп герое — автор — безнең замандашыбыз, чордашыбыз.
М. Әмир («Казан» документаль повесте), Ә. Еники («Соңгы китап») кебек өлкән буын гына түгел, М. Мәһдиевтәй яшьрәк язучылар да шәҗәрәләрне, тормыш юллары, үзләрен чолгаган мохит һәм гөрле шәхесләр турында уй-фикерләрен яэма- басма сүздә калдырырга тырышалар.
М. Мәһдиев яңа әсәрен лирик-документаль повесть дип атаган. «Документаль» сүзендә бераз корылык, рәсмилек һәм үткән хәлләргә ишарә бар. Чынлыкта «Торналар төшкән җирдә» повесте — 30—50 нче еллар материалын нигез итеп алган булса да, безнең чорга, хәзерге рухка якын лирик әсәр. Безнең көннәрне һәм сугыш алды авылын, сугыштан соңгы «тол елларны» автор кичерешләре бәйли, бер боҗрага тезә. Ул, Пруст кебек, «югалган вакыт»Лы‘ эзләми, вакытны буыннарны якынлаштыручы, бәйләүче реальлек дип кабул итә. Әсәргә хас кешелекле, мөлаем юмор да өлкәннәр белән яшьләр, аталар белән балалар арасындагы аңлашудан, дуслыктан, дәвамлылыктан килә.
Халык көнкүрешен, табигать тормышын, кеше холкын күңелгә якын итеп тасвирлап бирә белгән әсәрләр һәрвакыт җавап хисләре уята. М. Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повестенда чордашларының, өлкән буынның киенү, сөйләшү, уйлану рәвешләрен, кыр-таулар тормышын, урман ямен, күренекле рус язучысы И. Бунин антон аһмаларын сурәтләгән кебек («Антон алмалары» исемле хикәясендә), төсләре, тәмнәре, Һсләре. төсмерле бизәкләре белән күз алдына бастырган юллар әсәргә үзенә бер җылылык, моң бөркиләр. Язучы табигать белән җанлы элемтәне сакларга, аны яратырга һәм аңларга өйрәтә, табигатькә мөнәсәбәтне олы әхлакый проблема итеп күтәрә, аңа мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга чакыра.
Иҗатының яңа бер чорын башламаса да, М. Мәһдиев художник буларак үз үрендә калган, яшьлек хатирәләрен гади, ачык, үтә күренмәле сюжетлы көлтә-көлтә хикәя, сөйләк, новелла, мәзәк формасына сыйдыра алган. Сизелеп-сизелеп үткән фрагментарлык та Казан арты авыл тормышының реалистик картинасын үз алдына бастыруга комачаулык итә.
Актив эшләүче үзенчәлекле авторларыбызның берсе М. Юнысның «Энҗе эзләүчеләр» җыентыгы. «Табу һәм югалту» повесте җәмәгатьчелекнең уңай бәясенә лаек булды Соңгы әсәрләрендә вак детальләр белән төп сюжет сызыгын катлауландыру
ЮКСЫНДЫРА ф
сәнгатен бәяли: илнең үткәне, фашизмны властька китергән сәбәпләр турында уйлана. Уйланулар әсәрнең интеллектуаль көчен билгели һәм аны безнең чорга, заманга якынлаштыра.
Дөрес, вакыты белән автор шул омтылышында чама хисен дә югалта шикелле. Әле генә хыялда боланнар куып, авыз гармунында «Гөлҗамал»ны көйләп яткан яшь егетләр егерменче гаеырның икенче яртысы интеллектуаллары, философлары дәрәҗәсендә фикер йөртә, галәмнең иң олы, иң җете проблемаларына бәя бирә башлыйлар. Әйтик, армиягә интернаттан чакырылган якут егете Толстойның «Хаҗи Мо- рат»ын дүрт кат укып чыккач, шундый уйларга чума: «Җир йөзендә хакыйкать дигән кодрәтле көч бар. һәм шул көчкә һәр чорда яла ягалар, таптыйлар, сөрәләр. Хакыйкать өчен көрәшүчеләрнең битләренә төкерәләр. Күпчелек шуңа күнә, ышана. Фаш итүчеләр җиңдек дип куаналар. Ә хакыйкать яши. Аңа миллионнан бер кешенең вөҗданына кереп утыру җитә, һәм шул хакыйкать тәмен татып караган шәхес, ялган ягулар, михнәтләр, ачлыклар аша үтеп, хакыйкатьне киләчәк буынга тапшыра килә». Ә нигә кирәк соң ул хакыйкать? Максим үз алдына шундый сорау куя һәм, йокысыз төннәрдән соң, аңа үз җавабын таба. «Галәмнең иминлеге, аның дәвам итүе хакыйкатькә нигезләнгән. Хакыйкать — яшәү — исән калу кануны».
Кыскасы, Толстойны укыгач, егетебез үзе дә Толстой дәрәҗәсендә фикерли башлый. Сәләхов та еш кына безне бүген борчыган проблемалар турында уйлана («Сугышның көче, җимерү мөмкинлеге туктаусыз үсә... Ә кеше һаман шул килеш. Аны бит таяк белән дә сугып үтереп була»), Бу фикерләр кызыклы, дөрес. Әмма алар- ның табигыйрәк һәм урынлырак яңгырашы турында уйланасы бар шикелле.
«Биектә калу» повесте — тулаем алганда җыйнак, компактлы әсәр. Шулай да соңгы бүлекләр авыррак укыла, әсәрләндерү көче кими. Хикмәт шунда: автор геройларының үткәне, рухи халәтләре турындагы сүзне алар соңгы сугышчан заданиене алгач кына башлап җибәрә. Ул гына да түгел. Хикәяләүгә ярты капчык бәрәңгесен урлатып, азык талоннарын сабынлы суда чылатып, чемоданында ике кило он булып та, аны булачак киявенә беренче коймакка дип саклап, дәрес вакытында ачлыктан егылулары һ. б. бик күп маҗаралары (күплекләре белән алар ышандыру көчен югалта баралар) белән Разия һәм үзенең мәшәкатьләре белән ана образлары килеп керә. Сөйләм озынга китә, психологик накал кими. Операциянең фаҗигале тәмамын автор күптәннән сиздерде бит инде, нигә һаман суза, дип тынычсызлана башлыйсың.
Шул ук вакытта повестьның тагын бер игътибарга лаеклы сыйфаты үзенә җәлеп итә.
М. Юныс геройларының рухи дөньяларын ачуда этнографик детальләргә, халык ышануларына, халык иҗатына, халык мифологиясенә киң таяна. Ул милли үзенчәлекне читек-кәвешкә, чулпыга гына кайтарып калдырмый. Традиция халык рухында, тирәндә саклана һәм иң кирәк урында, башына, язмышына хәтәр сынау төшкән мизгелләрдә кинәт бәреп чыга, ди автор.
•Биектә калу» повестенда шундый бер күренеш бар. Ялчинский авыз гармунында Сәләхов өйрәткән «Гөлҗамал» көен чыгара. Кайсы чорда тууын да өздереп әйтүе кыен булган борынгы, моңлы, сюжетлы җыр бу. Конкрет күренешне образ-көй аша ачып биргән тирән һәм сыйдырышлы мәгънәсе дә бар. Сәйрин, шул көйне тыңлап, сөйгәне Разияне искә төшерә, халык язмышы, аның тынычлыкка, нәселне дәвам иттерүгә омтылуы турында уйлана. Гасырлар түрендә туган халык җырын менә шулай заманча аңлау егеткә рухи җегәрлеге, язучы үзе әйтмешли, вөҗдан гайрәте бирә.
Тулаем алганда, М. Мәһдиев, М. Юныс повестьларында гомумән соңгы еллар татар прозасы үсешенә хас берничә тенденция ачык төсмерләнә: 1) гасырның олы темаларын яктыртуда тарихилык рухы көчәю. Шул ук вакытта үткәнне «мининең уй- кичерешләре аша иңләү, «тарихи хәтерне» бүгенге интеллектуаль югарылыктан килеп бәяләү; 2) вакыйга-хәлләрнс, кеше характерын ачуда психологик анализның функциясе киңәю; 3) сюжет сызыгын, дөресрәге, фабула канвасын эзлекле үстерүдән бигрәк, вакытның әхлакый-фәлсөфи мәсьәләләрен калкытып кую, конфликтны чишүдә рухи дөньяга һәм табигать сурәтенә киң таяну.
Соңгы елларда укучыга ирешкән повестьларның күбесе хәзерге чорга, дөресрәге, безнең көннәр кешесен сурәтләүгә багышланган. А. Гыйләҗевның «Әтәч мен-
гм читәнгә». В. Нуруллинның «һәлакәт». т Миңмуллинның .Хәсән Вагыйзович» повестьлары тормыш материаллары буенча бер-берсеннән нык аерылалар, әмма эчке аһәңнәре, пафослары, яңгырашлары белән якын торалар. Алар чорның уңай идеалын раслауга, кешеләр характерына, күңеленә тамыр үрләткән куркыныч һәм һәлакәтле күренешләрне фаш итү аша киләләр. Т. Миңнуллин үзен-үзе кирәгеннән артык яратуы белән, зәһәр елан кебек үзен чагып үтергән фән әһеленең караңгы авыр фигу- ♦ расын күз алдына бастырса. В. Нуруллин, тормышы тыштан гел җайга барган кәйгә. < рухи, психологик һәм физик һәлакәткә дучар булгаң шәхесне тасвирласа. А. Гыйлә^ з җев хәзерге авылның тук һәм хәлле гаиләләренә кизәнгән комсызлык, кансызлык, § кенчелек кебек күренешләрнең «анатомиясен» җентекли. 3
о «Хәсән Вагыизович» повесте кырыс реализмы, кеше әле үзе дә аңлап, бәя биреп $ җиткермәгән зиһен эшчәнлеген, тирәндә яткан психологик «авышуларны» реалист- д. ларча тасвирлавы, шактый җиңел теле, ачык образлары белән хәтердә кала Шул ук вакытта повесть танылган драматург өчен мәртәбәле әсәр булып чыкмаган. Берен- 3 чедән, аның темасы безнең ддәбият өчен яңа түгел. Таланты чикле һәм шикле булып | та фәнни дәрәҗәгә ыргылган карьеристлар турында өлкән буын күл язды. Юмо- 2 ристик планда тел чарлаулар да аз булмады. Ул сфера А. Расих, М, Мәһдиев иҗат- ларында шактый тулы яктыртылды. Икенчедән, ситуацияләре соры, күңелсез (автор- * ның шуңа аңлы рәвештә омтылганын да беләбез, әлбәттә), шуңа күрә повесть авыр 2 укыла, кирәгеннән артык озын тоела. Диалогларга килеп җиткәч кенә, шөкер. Туфан- £ драматург яши икән әле. төп һөнәрен онытмаган икән әле. дип сеемеп куясың. Ч
В. Нуруллин повестенда вакыйга-хәлләр агышы ныклы эздән бара, композициясе s җыйнак, заманча, тәфсилле озынлыклары, акланмаган, очы-очка ялганмаган урын- нары юк диярлек. Фабула канвасы традицион детектив әсәрләргә якын; вакыйга * үзенең соңгы аккордларыннан башланып китә, үткәнгә сәяхәт йомгакны сүтә, харак- тарларны ача һәм ике юлдан гына торган соңгы хәбәр повестьны эффектлы очлап < куя. £
Образлар составы төрле. Әйтик, Роза персонажы яңалык булып кабул ителә алмый. Безнең әдәбиятта гаиләгә, иргә турылыклы изге хатын-кыз образы күптәннән яши. Үз тормыш иптәшен гел хурлап, башка ир-ат җенесендә идеал һәм ләззәт эзләп йөргән җилбәзәк хатын образлары да. саный башласаң, җитәрлек.
«һөлакәтинең яңачалыгы Фәләх белән бәйле. Бу образны сурәтләүдә әдәбиятның палитрасы байый, төрләнә баруы күренә. Ак һәм кара төсләр белән генә хикмәт чыгару вакыты узган икән. Фәләхне йөз проценты белән тискәре герой дип булмый. Ул тумыштан сәләтле, югары белемле, гаиләсенә мөнәсәбәте дә алты ел буена тел- теш тидерерлек түгел. Иҗтимагый позициясе дә таза — япь-яшь килеш зур хуҗалыкның баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелә, эш дигәндә шәхси вакыты белән санашмый, кыскасы—менә дигән «эш кешесе». Шуның өстене автор героен чак кына фаннәр кандидаты ясап өлгерми.
Сүз дә юк, әгәр шул очраклы авария булмаса, Гасиме чире дә үтеп китәр, һәм Фәләх һаман да үз җае белән яши бирер иде. Шул ук вакытта бу һелакәтке җирлек туплана килә. Саранлыкка өйрәтеп, син — «атаклы нәсел вәкиле» дип, иң әүвел рациональ орлыкны бала күңеленә ана сала һәм гомере буе шул мотивларны «җылытып» тора (беренче буын интеллигент өчен бу җитә кала).
Фәләх тормышның «баллы лирасына», татлы җәтмәләренә каршы керешеп те карый. Ул алдан Мәскәү кызы Наиләгә дә шелтә ясый («йермә болай яшерен, хыянәт итеп»), әмма шунда ук аның кочагына ава, Гасиме белән дә эшне тирәнгә җибәрмәскә тырышып карый. Ахыр чиктә, биредә дә хыянәт юлына баса.
Дөрес, ул үзен аклау юлларын да таба тора; «Без барыбыз да артистлар бу Дөньяда. Ә тормышыбыз — сәхнә. Нәкъ театрдагы кебек»
Шул ук вакытта Фәләх, фикерле кеше буларак, үзенең коточкыч зур һәм телсез упкынга таба тәгәрәвен сиземли. Әмма аның дулкынга каршы торырлык ихтыяры, характеры юк, акыл хискә хуҗа була алмый. Акылның да бит әле берише күзәнәкләре агулы икәнен онытырга ярамый
’ Автор героена үз шәхси м.несебетен ахыргача ачмый Шул ук вакытта ул яшәешнең катлаулы булуь.н искертә, шәхес белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне
прагматизмга гына кайтарып калдырмаска, кешегә тәэсир итәрдәй көче булган субъектив факторларны да исәпкә алырга чакыра.
Объектив дөреслекне сәнгать чаралары ярдәмендә күрсәтә белү авторның тормыш позициясенә дә, идея-эстетик әзерлегенә дә бәйле. Җәмгыять яшәешендәге катлаулы процессларга битараф калмау, аның уңышы өчен яну, тискәре күренешләргә каршы актив көрәшүне дә таләп итә. Искелекне, үсешкә аяк чалучы күренешләрне югары әхлак нормаларыннан, коммунистик идеялелектән чыгып тәнкыйтьләргә кирәк икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Әмма һәр очракта да авторның изге идеясе материалны «кисеп» чыга, әдәби геройны шуңа буйсындыра алмый. Бер мисал китерик.
Р. Кәраминең «Сагышлы кояш» повесте мавыктыргыч сюжетлы, укыла һәм, һичшиксез, тормышын минутлык бәхеткә, җиңел яуланган рәхәткә багышлаган типларны фаш итү кебек изге ният белән язылган. Әмма герой авторга «баш бирми». Тискәре типлары ачыграк төсләр, җисемле детальләр белән тасвирлана, бозык характерлы ханымның позициясе отышлырак яңгырый.
Яшь язучы Н. Гыйматдинованың «Бердәнберем хакына» повестенда «ирләр акылы» җитмәслек, «ирләр күзе» күрмәслек матур күзәтүләр, үткен детальләр бар. Сугыш чоры, аннан соңгы дәвер тормышын эченә алган һәм күбрәк диалогларда ачылган этнографик күренешләр хәтердә кала. Әсәр изге ният белән язылган. Автор чыдамлылык, түземлелек, бер-береңә ышану, язмышка түзмеш аша кешеләр арасында иДеаль мөнәсәбәтләр урнашырга мөмкин дигән идеяне уздыра. Ләкин бу очракта Гайшәнең әхлакый максимализмы пассив, үзен акламый. Автор уңай персонажларын күбрәк ак төскә манчый, бизи, романтик идеаллаштыра (Гайшә, Гөлсирин, Туксаран һ. б.), тискәреләрендә исә күзгә чалынырлык бер уңай сыйфат та күрми диярлек (Рәшидә, Азамат).
һәр художникның үз манерасы, үз иҗаты, алымы гына түгел, җигелеп эшли торган һәм табигый сәләтенә кулай жанры да була. Әйтик, А. Гыйләҗев көчен төрле өлкәләрдә сынап карады. Документаль җирлекле әсәрләр дә язды, роман жанрына да өлеш чыгарды, сәхнәгә дә күтәрелде, хикәя һәм публицистикадан да йөз чөермәде. Эзләнә торгач, үзе өчен бер нәрсәне күңеленә ныгытып куйды булса кирәк: аның динамик фикерләве, характерларны берничә ситуациядә дәррәү ачып куя алу сәләте, рухи халәткә монолог һәм диалог аша үтеп керә белү сыйфаты һәм. гомумән, образлы фикерләве өчен иң кулае повесть икән.
Безнең әдәбиятта авыл темасына игътибарның кимегәне юк. Андагы үзгәрешләрне, тормышның тррган саен ямьләнүен күреп сокланабыз, фәнни-техник революция авылга да үтеп керә, кешенең табигатен, холкын үзгәртә, тулаем яхшы якка үзгәртә, дибез, һәм шул гомуми хискә, эмоциягә бирелеп, кайбер тискәре якларның һаман да яшәвен, яшь күңелләргә дә үтеп керүен абайламый, сизми калабыз. А. Гыйләҗев «Әтәч менгән читәнгә»... повестенда авыл тормышында менә шул негатив тенденцияләрнең яшәвен күреп ала һәм, йогышлы авыру шикелле, искедән күчә-күчә килгән комсызлыкка каршы күтәрелә, авыл мещанын кояш яктысына тартып чыгара. Автор авылда барган катлаулы процессларны үтә кискенлек белән тасвирлый, кеше психологиясендә барлыкка килгән чатаклыкларның нигезенә төшәргә тырыша.
Бер караганда, үзәктә гадәти тормыш-көнкүреш конфликты ята. Кайчандыр дус. тату яшәгән, бер сынык ипине икегә бүлешкән Сәләхетдиннәр белән Мирфатыйхлар арасыннан «кара мәче» йөгереп үтә, ике гаилә маңгайга-маңгай бәрелә. Икесе дә — авылның таза тормыш белән яшәүче кешеләре. Җиңел машиналары менә дигән җылы гараж эчендә, төсле телевизорлары ике программаны алып тора, ЗИЛ суыткычы да буш түгел, каралты-куралары элеккеге теләсә нинди авыл баеның авыз суыи корытырлык.
Рәхәтләнеп, шатланып яшисе иде дә. адәм баласына һаман да нәрсәдер җитми. Яшертен һәм астыртын дошманлык олылардан балаларга күчә. Беренче класста укучы Зәйтүн белән Әнәс ду килеп сугыша, Җәмил белән Вәэилә арасына мәкерлек, икейөзлелек килеп керә. Күршеләр катында мондый вәсвәси хәлләр еш булып тора дияргә мөмкин. Ләкин автор бу конфликтның төбендә тирән иҗтимагый упкын, кешенең кешелеген, иманын юкка чыгара, аны безнең идеалга каршы куя торган олы һәм куркыныч коллизия күрә. Булган кадәресе белән канәгатьләнә белмәү, һәр адымнан шәхси файда эзләү Сәләхетдиннәр гаиләсе өчен яшәү максатына әверелә.
пыла Замамдашыбы

чагылдырган, кристалл шикелле саф шәхес әдәби офыкта озак күренми торса, Г. Ку- туйның Галиясе, Г. Бәшироаның Нәфисәсе кебек образларны сагына, юксына башлый-
Икенче мәсьәлә күпмедер күләмдә уңай герой тудыру ечен җирлек белән бәйле дисәк, шаять зур хата булмас. Сүз хезмәт темасы турында бара. Дөрес, соңгы елларда Ш. Бикчурин белән Җ. Рәхимовның нефтьчеләр тормышына багышланган роман- повестьлары укучыга иреште. Безнең әдәби тәнкыйть бу әсәрләргә бәясендә хаклы. Аларны хәзерге прозаның казанышлары рәтендә санавы кыен. Республиканы шаулаткан, күтәргән темаларның күбесе җитди әдәби әсәрләрнең үзәгенә алынмады. Фидакарь хезмәт белән бәйле проблемаларның тулы көчкә яңгырамавы әдәбиятның пафосын, гомуми тонусын киметә. Романтик күтәренкелекнең, оптимистик рухның, публицистик ялкынның, рухның сүлпәнлеге дә тематик киңлек җитмәү белән аңлатыла.
XXVI съезд трибунасыннан нык үскән социализм чорында совет кешеләренең рухи дөньясында әдәбиятның, сәнгатьнең һәм гомумән мәдәниятнең роле үсә баруы турындагы фикер аеруча ачык яңгырады. Бу хәл язучылар алдында торган бурычларны катлауландыра, сүз осталарының җәмгыять үсешендә тоткан ролен бермә-бер үстерә, социализм үскән саен, кеше белән җәмгыять, кеше белән дөнья, кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтләр яңадан-яңа формалар ала. әхлакый сфера, рухи дөнья белән экономика арасында бәйләнеш ныгый.
Күп милләтле совет әдәбиятының аерылгысыз өлеше булган татар прозасы олы мәсьәләләрдән курыкмый. Уңышлы әсәрләрнең нигезендә кешелекне иң олы һәм төзәлмәслек фаҗигале ялгыштан — сугыштан саклау өчен көрәш, әйләнә-тирәнең сафлыгы, табигать байлыклары, кеше бәхете өчен янып-көю хисе ята. Тарихи үткәнне аналитик кабул итү, хәзергене матур киләчәк белән бәйләп сурәтләү, рухи кыйммәтләребезне гомуми иҗтимагый бәйләнешләр системасында сурәтләү, тормышның гуманистик нигезләренә тирәнрәк үтеп керергә тырышу татар әдәбиятының киләчәгенә тагын да зуррак өмет белән карарга мөмкинлек бирә.