Логотип Казан Утлары
Шигърият

Култаягым хәйләкәр


Култаягым бик хәйләкәр! Такси сорый юл чыкса. Әйтерсең, ул — миллионер,
Акчасы бар бер букча. Рәхәтләнеп тәпи-тәпи Бер дә килми атлыйсы. Гел акча
тук, гел билет ал — Байның да ул затлысы... Самолетка бер эләксә, Китә әллә
кем булып. Йөгерешче чемпион да Җиталмый аны куып... Донбасста ул
шахтерларның Эшләренә шаккатты, Якташлардан лампочкалы Сувенир тагып
кайтты. Ленинградта Эрмитаж Баскычларын санады: «Калам гүзәл сарайда!» дип
Тыпырчынып карады. «Юк,— мин әйтәм, таянычым, Өзелмәсен арабыз! Синнән
башка мин нишләрмен? Тагын килеп карарбыз...» Петразаводскида исә Бөек
Петр һәйкәлен
Әле миссис, әле фрау
И кылана күрше кызы, Атна саен — ун күлмәк! Әле миссис, әле фрау, Әле
мадмуазель булмак. Кичке күлмәк
тектерә, ди, Ирләр галстугыннан, Үзе
Гаффә җиңги белән Гали абзыйдан
туган.
— Байрон теле, Гете теле —
Сөйләшикче, җанашым!.. Бер акайды,
бер елмайды. Бер җимерде уң кашын...
Күз алалмый өч мәртәбә
Йөреп чыкты әйләнеп. Таягым
белән көймәдән Кармак
ташладым мин дә. Ике балык
кимеп калды Онега
диңгезендә. Уфага бер
кайтуымда Агыйделнең ярында
Төн кичерде моңга чумып, Таш
Салават янында. Күгәрченгә
кайтып төшсәк Фотоаппарат
элеп, Туймый машинада
йөреп, Туган җирләрем күреп.
Капка саен сәлам биреп,
Хәлләр белешеп йөри.
Басылып чыкса язганым,
Миннән гонорар сорый:
Самолетка, такскига, ди, Дус-
ишне сыйларга, ди,
Ялкаулыкны куарга, ди.
Тормышны тоярга, ди... Була
ул, дим таягыма. Йөрелде бит
әле аз, Юллар гына озын
булсын. Гонорардан эш
тормас!
И чибәрем, ирең белән Син
ничек аңлашырсың? Балаң
туса, аның белән Ничекләр
сайрашырсың? Чүпрәк-чапрак
телендәме, Рокн-ролл
көендәме? Әллә маймылча
гынамы, Кул-аяк телендәме?..
Сакла, ходай! Модаларга
Гомерем багышламам. Ни
кисәм дә, үзем булып
Калуыма ышанам.