Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИЧКЕ ТӘРӘЗӘЛӘР


Күпме шәһәр кичтем үз гомеремдә, Кайсысында төнлә адаштым. Хур булмадым ләкин берсендә дә, Кичке утлар аша аңлаштым. Чит итмәде чуар урамнары, Ахры, башта үзем ятсындым. Ачылмаган мәхәббәттәй тойдым Биек диварларның ак сынын. Итәгенә җыйнап балаларын, Кабыза ул кичке утларын.
«Хуш киләсең!..» дигән нур өстәгән Өлгеләргә гүя ул тагын. Чакырадыр үз сәламе белән Утның балкыганы, тоныгы.
Тәрәзәгә чиртә юкәләрнең Яфрак койгандагы тынлыгы.
Үзенй дәшә ал өлгеләр, Чәчеп нурын, илһамын. Никтер хәтерләтә алар Авыл миче учагын.
Шул учакка түгелгәндер Ялкыннары йөрәкнең. Гомер янар өчен, ахры, Күмерләрен көйрәттем. Гөл дәшәме тәрәзәдән, Ут шәүләсе күрәмме, Илаһи дәрт биләп ала Бар әйләнә-тирәне. Барчабызны үз иткән нур, Барчабызга газиз нур; Иминлеген йолып калган Күкрәк белән Газинур.
Исем китеп карап тордым Кич кабынган утларга. Алтын яллы атлар гүя Йөгереп кайткан утарга. Яралгандыр ут энҗесе Гөлләр үргән таҗлардан. Күңел күген җилкендереп, Уйный зәңгәр аҗаган. Челләләрдә болыннардан Күчкәннәрме ул гөлләр? Әллә саргылт өлгеләрдә Шаулашамы игеннәр? Телгә килә тәрәзәләр: «Мин биек тә мин биек, Йөрик әле җитәкләшеп, Урам иңе киң»,— диеп.
Шушы чакыруда кебек Гомерлеккә язганым; Ник урамда йөрим дисәм, Куллар суза Казаным... Җемелдәшкән энҗеләрдә Кичке яме шәһәрнең; Шулар белән артты рухым, Нурларыннан яшәрдем.
Барсын күрә тәрәзәләр, Барсына бар хөкеме. Бар чынлыгы белән шунда Чагыладыр ил көне.
Аңлаешлы җилкенүе, Елмаюы, әрнүе.
Сызылып торган көйләр сыман Өлгеләрнең һәр көне.
Чикмәдем мин иманымнан Сәгатен дә, көнен дә. Мин дә янам сүзсез генә Шул ялкыннар телендә! Бер могҗиза итеп һәрчак Учакларга баш идем. Кичке утлар уртасында Моң алмашып яшимен.
Уяу алар, тәрәзәләр, Тынгы бирми чор җиле; Монда Тукай шигърияте, Чаяларның җор теле. Ачыладыр өлгеләрдә Юлдашларның чын йөзе, һәм сөенә, ыңгыраша Кичке утлар диңгезе.
Бизи мәллә йортлар йөзен Җан яктысы, гөл төсе?
Учак шәүләләре сыман Тәрәзәләр өлгесе.
Яңарса җир кылган эштән, Уңыш та бар, нур да бар; Икмәк тәмен белгән кеше
Туганлыкка юл табар...
Ачылмалы тәрәзәсе Ал гына да, гөл генә. Шул тарафтан музыкасы Алларыма түгелә.
Агыла моң, талпына моң, Күктә очкан кош сыман;
Әллә үзем сызам шулай, Бар хикмәте — төш сыман.
Тибри куллар клавишларда — Күлләрдәге аккошмы!
Җанга балдыр якты моңы, Аңлаталмыйм сагышны. Кагыла җил, сугыла җил, Чиртеп нечкә кылларны. Канатланып оча көйнең Җилкендерә торганы.
Тулгана җыр, уйлана җыр. Йөгерек чишмә суыдай. Өзелер кыл, моңы калыр, Югалтулар соңыдай...
И саргайтма сөйгәнеңне Төбәлдереп тәрәзәдән; Исәп бездә күбрәк хәзер, Яшьлектәге дәрт әзәйгән. Карап үтәм таныш утка, Хатирәләр белән янып, Өметләрем чынга ашып, Табылыр дип белом аны Югалтуны аңлый бары Ап-ак чәчле карчык кына; Кулларында онык түгел — Зыр-зыр килгән орчык кына. Соңардым шул, сизмәдем шул..
Йомык булган күңел өлгем; Яннарымда тик шәүләсе. Шәүләсе тик бүгенгенең.
Шәфәкъ алы сыман урам йөзе, Утлар тезмәсенең юк очы.
Шулар рухы белән яна-яна, Озын юллар әле юллыйсы.
Әллә димен аланнарга туктап, Партизаннар учак якканмы?
Үрсәләнгән ялкын телләрендә Батырларның бардыр ал каны. Белоруссиядә өне белән Карурманнар иле тын калган. Илем ия башын: мәңгелек ут Хәтер өчен калка томаннан. Үз кайгысын эчкә йотып яна Чәчәкләрнең тере җилкәне; Тик бер нәрсә бөтен инанганы: Уяулыклар җиргә җитәрме?
Түбәмдә куыш югында
Бар дөньям зәңгәр иде.
Ә йортта тапмыйм тынгылык, Ул нинди гамьнәр инде? Маяктай төнге буровой Нурларын сибә инде,— Анда бит кайтмый калганнар Йөрәге тибә инде.
Югыйсә металл гадәте Ярыйсы таныш миңа. Сискәнәм шуның төннәрдә Чыңлаган тавышына. Манара-вышка иминлек Сагында кагына булыр, Гөрләшеп язын кайтачак Кошларын сагына булыр.
Чыгамын кичке урамга, Утларын аладыр шәһәр... Бәхетләр яулап йортларга Инде бит агарды чәчләр. Яңгырлар яуган... Яки бу Энҗедәй кар төшкән чактыр; Иминлек белән дөньяда Золымнар тартышкан чактыр. Күрәзә итә өлгеләр: Кырларда арышлар ничек? Кешелек дигән сафларда Югалту-табышлар ничек? Яктырган барча тәрәзә, Дусларым сәламе кебек; Казанган гүзәл эшләргә Чәчәкләр бәйләме кебек...
1982 Әлмэт