Логотип Казан Утлары
Повесть

КАЙТУ


юпов- бүген дә таң тишегеннән бөтенләй кирәкмәгән нәрсәгә тотынды әле Аның институтка барып киләсе, күлмәкләрен юып эләсе бар, ә ул иртәдән үк телевизор каршында оеп утыра
сСаратов бизәкләремнән соң уңмаган бер малай турында фильм башланды. Әюпов аны беренче класста укыган чакта ук караган иде инде, эчтәлеген яттан белә дисәң дә ярын. Әмма ул, барыбер, урыныннан да купмады S'se экранга карын, үзе Саниясе янына кайту турында уйлый иде.
Бергә тора башлауга ук ник язылышып куймадылар икән соң алар'-* Менә барабыз да язылытормыш «•
Телефон шылтырады
Алло! - Әюпов телевизорның тавышын акрынайтты Майя шалтырата иле Шул Майя аркасында ташлады инде ул Саниясен, аның аркасында Мәскәүдә пропискага керде, шушы фатирда тора
Аптырашта иде ул Нишләргә? Бөтенесен ташлап-еэеп китәргә, котылырга дигән карарыннан кайтып, аның белән сөйләшүне дәвам итәргәме? Әллә трубканы, бернәрсә д*» аңлатып тормыйча, ыргытып бәрергәме? Күпме аңлашырга мөмкин
Ә Майя телефонның теге башында чишмәдәй челтерәгән тавышы белән нркә генә сөйли дә сөйли Әйтерсең лә, берни дә булмаган
Әюпов нишләргә белми бераз утырып торды ia трубканы урынына куйды Бер минуттан ул Игорь белән сөйләш.» иде инде
малай.
шабыз дип. ник киләп сарыл йөрделәр икән?
Миендә фикерләр йөгерешә Бөтенесе бергә бутала - әтиләренең дәшмәве дә, якын дуслар белән араның тәмам өзелеп калуы да... Ул үзен хәтта үз-үзеннән аерылган кебек итеп сизде, әле гомерендә бер тапкыр да күрмәгән газиз кызы турында уйлады
— Кит, начар тормыш, миннән, кил. яхшы тормыш,— ди экрандагы
— Шул-шул менә,— дип куйды Әюпов,— тормыш..
Тормыш кинәт аңа караңгы тыкрыклары каядыр килеп төртелә торган галәмәт катлаулы лабиринт булып тоелды Менә ул, шул тык рыкларның берсенә килеп кергән дә *чыга алмый азаплана, аптырап бетә, ә аннан чыгып алга бару юлы бары артта гына, имеш
<Артка! Алга бару өчен — артка Менә сиңа тормыш дисәң лә
— Игорь, сәлам! Нихәлләр бар? Минме? Ничек дип әйтим... Карале, «Татарстан»га билет алып булмасмы икән? Әйе, әйе, бүгенгә иде шул. Юкса сине борчып та тормас идем. Беләсеңме, Казанга кайтып килергә кирәк иде миңа. Менә рәхмәт, рәхмәт яусын сиңа. Бер сәгатьтән синдә булырмын.
Әюпов ашыгып юлга җыена башлады. Портфеленә ниндидер кәгазьләр, электробритва, сабын, сөлге кебек әйберләрен ыргытты. Үзе эченнән: «Җитте! Җитте! Җитте!» дип кабатлый иде. Озак кына галстугын бәйли алмый азапланды. Я озын, я кыскарак килеп чыкканга, бөтен җәфаларына шул борчак-борчак көрән галстук кына Гаепле булгандай, аңа җене чыкты.
«Кайчан башланды соң әле бу мәхшәр? — дип уйлады Әюпов.— Өченче көн. Әйе, өченче көн, атна-кич. Юк, атна-кич кенә түгел. Иртәрәк, күптән башланды...»
II
Әюпов Майя белән Мәскәүгә командировкага килгәч танышкан иде.
Алар лифтта очраштылар. Кыз кабинага беренче булып керде, һәм «9» санына басты. Ә ул:
— Миңа да тугызынчыга! — диде.
Кызның егет кебек үк шатланганы сизелмәде.
Кыз: «мин сиңа каршымда туры килгәнгә генә карадым», дигәндәй, тонык күзләрен ишеккә төбәде. Әюпов, башта уңайсызланып калса да. кыз читкә борылгач, аны иркенләп күзәтә башлады.
Ул аның бүрек ңырыеннан бөркелеп чыккан алтынсу чәчләрен, почык борынын, шактый тырышып буялган иреннәрен, соры тун астында чамалап булырлык зифа сынын күзәтте, һәм: «нигә соң бу шулай: матурлык һәркемгә дә бертөрле матур булып күренә?» — дип уйлап алды Ә. бәлки, бу мизгелдә ул бөтенләй дә ул хакта уйламагандыр, болан, гомуми закончалыкка бирелеп, хозурлануын гына белгәндер.
Ишек өстендә «9»лы кабынды. Таныш түгел кыз, лифттан төште дә, биек үкчәле читекләре белән шак-шок басып, уңга борылды. Алар икесе дә «36» номеры сугылган ишек төбенә килеп туктадылар «Димәк, танышларыбыз уртак булып чыкты! Юри дә уйлап чыгара алмассың! Соң, шулай килеп чыккан икән инде, димәк, нәрсә дә булса әйтергә кирәктер!»
һәм ул:
— Менә килеп тә җиттек.— диде.
"Кыз җавап кайтармады. Ул ишектәге төймәгә басты, чәчен төзәтеп алды һәм дикъкать белән юлдашына текәлде — болай будгач, барыбер танышырга туры киләчәк бит инде.
Әюпов. үзенең чибәр булмавына оялып, кызны шатландыра алмасына үкенеп куйды. Киеме дә ташка үлчим — анысына ул гомумән игътибар биреп тормый иде — куян бүрек тә салынкы бишмәт шунда.
Ә ишекне һаман ачмыйлар иде. Әюпов: «Гущиннар шушында торамы икән?» — дип сорамакчы да булган иде, ул арада ишек ачылып, бусага төбендә Лева Гущин — Лотфи Хуҗнн үзе пәйда булды: Достоевский урамының балык күзле, сары чәчле Лотфн-Левасы.
Гущин, үзенә якынрак басып торган кыз белән исәнләшеп хәл белешкәч кенә, ниһаять, дустын күреп алды. Күреп тә алды, буена караганда озЪшрак кулларын җәеп, каты итеп кочагына да кысты. Левка җилкәсе аркылы, дусларның аерылганын көтеп, түгәрәк йөзле Алтынчәч карап тора иде.
— Таныш бул,—диде Гущин йөзен борып,—якташым һәм балачак дустым Тәлгать
— Мин шулай дип аңладым да. Ишеткәнем бар. бар,—дип ачык йөз белән сәламләде Тәлгатьне тегесе Бу Лотфиның хатыны Надя иде.
Аннары Гущин Тәлгатьне баягы юлдашы белән таныштырды Кыз нәфис кенә кулын сузды һәм — Әюпов анысын бөтенләй көтмәгән иде ♦ бик ачык итеп елмайды ,
— Майя Е
— Майя — Надяның дус кызы һәм никахыбызның шаһиты. Шаһи- *
тесса, ягъни,—дип елмайды Гущин Ф
— Тәлгать, димәк, Толик? — дип күңелле генә кызыксынып алды кыз.
— Сезгә ничек уңайлы булса, шулай әйтегез,—дип җавап бирде* Әюпов. Исемен үзгәртеп әйтүләрен ул бер дә яратмый иде Ә кешеләр « аның яратмавына карап тормыйлар, гел бертөрле итеп үзгәрт.» бирәләр - иде. Ул яшьләргә «туй бүләге» дигән булып алып килгән электр сама- з вырын тапшырды.
Гущин аны бүлмәгә алып керде.
— Менә монысы безнең залыбыз була инде,—диде.— Әйдә, кыен- £
сынып торма, үз кеше бул. х
Әюпов залны күздән кичерде: көрән төстәге лакланмаган бәләкәй * өстәл тирәли дүрт кәнәфи куелган, шундый ук төстәге «стенка», анда — көй уйнаткыч, өстәл турысында калын чылбырына алтын йөгерткән борышы люстра эленгән Стеналарга металл рамнар беркетелгән Ллардагы фоторәсемнәрдә - гиппопотамнар, ярымшәрә хатын-кызлар, табигать күренешләре Аның игътибарын җәлеп иткәне ике пар ялангач аяк рәсеме булды. Зурысы ирләрнеке булырга тиеш, кечерәге — хатын-кыз аягы Яннарында тешләнгән алма «Фотокәгазьгә яланаяк басканнармы шунда, шайтан белсен».
— «Адәм белән һава» дип атала.— дип. аның сүзсез соравына җавап бирде Гущин — Бер дустымның эше.
— Рәхәт сездә
— Ярый инде, яшәргә кирәк бит Әйдә, хуҗалыгымны карап чык. Шушы ояны корырга бер ел гомеремне сарыф иттем,- диде Гущин, фатирын күрсәтә-күрсәтә — Бер ел, беләсеңме, бер ел бары шуның белән генә шөгыльләндем
Чыннан да. бу өч бүлмәле «оя» бик күңел биреп корылган иде Монда һәммәсе дә уйлап эшләнгән Башта Әюпов ничек игътибар итмәгән булгандыр. Әлеге зал дигән зур бүлмә, әйтик, паластан башлап обойлар, пәрдәләр, авыр мебель һәм алтын йөгертелгән люстрага кадәр ниндидер яшькелт-көрән төстә икән бит
— Урманчарак,—дигән булды Гущин
Яшьләр бүлмәсе какао төсендә. Гущин әйтүенчә, җәйгә күченеп китәргә җыенучы «картлар» бүлмәсе соргылт бронза, кухня кызгылт сары, ванна белән туалет күк төсендә иде Ә ишек каты шушы төсләрнең гүя бөтен гаммасын үзендә туплаган Гущин аны
Ишек каты түгел, бу — пре-лю-ди я| — диде.
Залга кире кереп, кәнәфиләргә утырыштылар Гущин көй уйнаткыч ны кунды.
— Ничегрәк?
— — Әйбәт, - дип, Әюпов бүлмәне тагын бер күзләп чыкгы
Ярамаслык түгел инде,—дигән булды Гущин Ул да, Әюповка ияреп, күз йөртеп чыкты да канәгать калгандай булды.
— Ә бабайларың канда соң әле’— дип сорады Әюпов
Кил теләр әле алар Иртәгә кайталар
Кем дип белик соң аларны?
Гущин серле итеп елмайды
— Эш андамыни. Гади совет инженерлары Баки ‘ны үз кулың белән тотып караганың бармы? Рәсемдәгеләрен әйтмим.
— Юк
1— Менә, кара, аң-белем ал,— Гущиң, «стенка»ның аскы бер бүлегеннән тартма чыгарып, аның капкачын ачты Австралия долларлары.
Әюпов Лотфиның балачакта ук әбисенең тишекле тимер тәңкәләре, өчпочмаклы кытай маркалары белән шаккаттырырга яратканын искә төшерде, елмаеп куйды:
— Син һаман да шулай икәнсең әле.
— Әйе, кыяфәт шул ук.
— Менә хәзер сине күргәч, олы чагыбыз төшкенәдер кебек тоела башлады.. Әйтерсең, мин менә сездә уянып киткәнмен дә, каршымда әүвәлге Лотфи-Левка басып тора, имеш. Хет менә хәзер тимераягыңны’ ал да мәйданга чап.
— Юк. моң шер ами2,—дип каршы төште Гущин.—Булган— беткән инде, һәм ул заман ачкычын бик ерак ыргытканнар — табарлык кына түгел. Тукта, кофе кайнатып алыйм әле. Ә сердәшләребез пышылдауларыннан туйгач, тамак ялгап алырбыз.
Әюпов. урыныннан торып, «стенка» янына килде һәм «Тайм-Лайф»- ның соргылтланып ялтырап торган к^п томлык фотокитапханәсен карый башлады Аның турында күп ишеткәне булса да, Тәлгатьнең әле . беренче күрүе иде.
— Ә теге чакта...— диде ул.
Ә теге чакта ничек иде?
Балачакта Лотфи белән алар ниндидер олы тормышның ишек катында йөриләрдер кебек тоела иде Чын тормышның ишекләре менә- менә ачылып китәр дә, алар бу бәйле көн кичерүдән котылырлар кебек иде. Алар ирек һәм мөстәкыйльлек турында икесе дә бер үк теләктә иделәр. Киләчәк хакында нинди генә сүз чыкмасын: профессия турындамы ул, өйләнүме, сәяхәтләр Я батырлыклармы, маҗаралы язмышмы яисә бөтен дөньяга танылу турындамы.— ирек һәм азатлык һәрвакыт беренче урында тора иде. Алар бала иделәр шул һәм олы тормыш хакында хыялланалар гына иде. Менә ул тормыш, ниһаять, килде һәм чикләвек төшедәй бу егетләрнең яше хәзер чирек гасыр инде. Ә нигә соң хәзер, менә шушылай, тегесен-монысын гына сөйләшеп утырганда, бүтән сөйләшүләр, үткән вакытлар искә төшә соң әле?
Тәлгать бер-берсенә ябышып торган тыгыз китаплар тезмәсеннән берсен суырып алды. Балачак истәлекләре—кирәксез бер сентиментальлек ул, дип уйлады Хәзер бит инде тормыш капкалары киереп ачылган, һәм аңа аргамакны бар көченә куарга мөмкин. Ул шундый • уйларга бирелеп киткән генә иде. ишектә тагын кыңгырау чылтырады. Надяның тагын бер дус кызы - Света килгән нде.
Ill
Залда чылбырга асылган люстра астында утырыштылар. Лотфи пла-стинка әйләндерә. Әюпов ике рюмка аракыдан соң тиз генә хәстәрләнгән ниндидер Мәскәү ризыгын чәйни иде.
— Мин бер танышларымда «Атснаури» шәрабын татып караган идем.— ди Майя.—беләсезме, букеты нинди?!
1 Баки доллар
■' Мон шер ами дустым (фр ).
Гущин, пластинканы алыштыра-алыштыра:
— Вовкалардамы?— диде.
— Нигә Вовкаларда булырга тиеш, ди?! Минем башка дусларым юк мәллә?! Шулай итеп шул, хәзер мин өйдә гел шул шәрабны гына
— Майечка,— дип назлы гына бүлде аның сүзен Лотфн.— хатын-
кыз сыйныфы шәраблар турында шундый зур мәгълүмат тупларга ти- ф ешме? .
Ул Тәлгатькә күз кысып куйды. Тик тегесе аны аңламады, аңлама- £ са да, капкан ризыгын чәйни-чәйни, елмайгандай итте. *
— Левонька, син кичәге көнеңә кайтып төшмә инде,— Майя үпкәләгән булды. *
— Син бит тагын, тезләнеп, бездән гафу сораячаксың,— диде На- 5
дяБу юлы булмас инде, тот капчыгыңны' Сез ир-мескеннәрне сак- “ ларга кирәк дип күпме генә язмасыннар, кызганмаячакбыз Ачуны чы- и гарма безнең! “
Әмма сүз чыккан, тема сикәлтәле юлдан, рәтләп майламаган арба g кебек, сикергәләп-аунаклап бара иде инде
Үзәктә - Лотфн белән Майя Лотфн мыскыллабрак бәхәсләшә, Майя житди һәм чын күңелдән. Надя белән Света сердәшләренә куәт биреп £ торалар иде. Тәлгать, ак аракыдан күңеле кайгып, шәрабка күчте, тың- х лап утырдЫ, сүзгә катнашмады Аның күзе һаман Майяның озын бар- ф макларына төшә, һәм буялган тырнакның төсен ул портвейн төсе белән чагыштырып карый иде. Ул инде Майяның күзләренә карамый да. чөнки лифтта менгәндә үк ана үз бәясен биргән иде: үз теләгенә каршы килеп булса да, «юк, әллә кем түгел» диясе урынга, «әллә кем шул, бик әллә кем» дигән иде.
— Әйтик, ни өчен сез хатын-кызлар арасында композиторлар юк Ну, бер-ике кешедән башка,—дип, Гущин Майяга жнңүче карашы ыргытты Шунда ук:
— Я, син нәрсә, телеңне йоттыңмы әллә, Казан эрудиты? — дигәндәй Тәлгатькә дә карап алды
Тәлгать «телен йоткан» иде шул.
Ул үзенең әле генә ясаган ачышыннан һәм Майяның ниндидер бер очрак аркасында гына кайдадыр күрше бер фатирда түгел, ә нәкъ менә шушы бүлмәдә булуыннан уңайсызланыбрак у-тыра иде Ул чәнечке очына табадан дөге бөртеген кадап алырга азаплана Шул шөгыле аның аптырап калганлыгын яшерәдер кебек иде
— Нигәме? Шуңа, чөнки акыл белән бәйләнгән һәр нәрсә баш мне ярымшарларының эшчәнлегеннән тора Ә алар — икәү
Шуннан?—диде гамьсез генә Майя Билгеле инде, өч түгел
Шуннан шул. Сул як ярымшар хатын-кызларда ныграк үскән Ә уң ягы — ир-атларда. Сул яктагысы сөйләү, хисаплау, логика һәм тагын нәрсәдер өчен жавап бирә Ун яктагысы сул якның эшен тикшереп, анализлап тора, сурәтләр чыгара, абстрактлаштыра Ә нинди иҗат - иң абстракт ижат? Музыка
— Логиканы кайсы ярымшарда дидең әле? дип кабатлап сорады Надя
— Сул якта.
Димәк, хатын-кызда. Димәк, мин сиңа караганда логикада төгәлрәк Менә хәзер минем белән бәхәс куертып кара инде Юкса, сүз саен «логик фикер йөртү кирәк» тә «логик якын килергә кирәк», имеш, дип, ул Гущиннын иңенә сугып куйды
— Син. бәгырькәем, коры исәпләүләр белән генә шөгыльләнәсең һәм алдан бер-ике йөреш кенә күрәсең, ә мин арифметикасыз да. интуиция белән дә. ераграк күрәм Ир-ат шахматны хатын кызга караганда сизгеррәк уйный
— Интуиция дисәгез инде, монысы — бөтенләй юк нәрсә,—дип, Майя бәхәскә урын калдырмастай итеп сүзгә кысылды.— Ирләр хатын- кызларга караганда күбрәк тоялар дип әйтергә телисезме? Әле күптән түгел генә институтта сөйләп тордылар Бер хатынның ире мең чакрым ераклыктагы шәһәрдә автомобиль катастрофасында үлә. Ә хатынының, берни белмәстән, шул көнне кулыннан бөтен эше китә, жанын кая куярга урын тапмый, эче поша, депрессия башлана. Икенче көнне ул, һич сәбәпсез, эшеннән сорап, өенә кайтып керсә, ни күзе белән күрсен, телеграмма ята: «Ирегез фәлән фәләнов, фаҗигага очрап...».
— Туктале, Майя,— Гущин каршы төшмәкче булды.— Мондый очрак булуы мөмкин. Әмма фән бит...
—Сез ирләр инде,—диде Надя,— чуан чыкса да «ах!» та «ух!» килә башлыйсыз, бюллетеньгә чыгасыз. Берегез генә булса да. идея түгел, ә жанлы бәби тудырып карасагыз иде, ичмасам.„
Әюпов, ниһаять, алдындагысын ашап бетерде. «Лотфи берәр әйбәт мәкалә укыган инде, сүзне шуңа китереп терәмәкче була»,— дип уйлап алды һәм:
— Синең нәтиҗәләрең бәхәссез түгел,— диде.
— Минеке түгел алар, тик миңа ошыйлар.
— Хәлбуки, башка фикерләр дә бар Син нилектән хатын-кызлардан композиторлар юк, дип сорыйсың. Хикмәти хода! Бөтен даһилык ирләр башыннан чыкканга! Былбылның да егете генә сайрый.
Гущин башын чайкады: •
— Ай-һан, Әюпов, карап торышка сабыр, тәүфыйклы гына егет үзең, ә барысын да женси якка борасың да куясың бит.
Әюпов җилкәсен генә сикертеп алды:
— Ә ник?! Җенси инстинкт—иҗатның куәтле моторы ул. Гадирәк итеп әйтсәк, рәссамга стимул бирә торган мәхәббәт дигән нәрсә яши җирдә.
Әюпов кичә генә укылганны сөйләми иде. Андый теорияләрне — үзенекеләрен дә, башкаларныкын да — ул мәктәптә үк күп үзләштергән һәм хәтер капчыгыннан аларны, кирәк вакытта шкафтан күлмәк яки костюм алгандай, тартып чыгара ала иде. Нафталинын кагасы да бераз үтүкләп кенә җибәрәсе! Тик, аның таныш булмаган компаниядә ояла торган гадәте бар: ул һәрвакыт сөйләгәнем кешегә кызык түгелдер, болай, әдәп йөзеннән генә тыңлыйлардыр, дип уйлый да тизрәк туктау ягын карый башлый иде. Ә бу көнне ул Майяның дикъкать белән үзенә текәлгән күзләреннән оялса да, сүзгә катнашып китеп, илһамланганнан илһамлана барды. Бәлки, Майя шулай карап торганга илһамлангандыр да әле.
Әюпов дәвам итте:
— Помпилнй дигән патша гражданлык хокуклары кодексын төзегәндә үзенең сөекле мәгъшукасыннан илһам ала Рәссамнарда да шулай ул. Вагнер, мәсәлән, «Тристан белән Изольда»сын язганда үзеннән бик күпкә яшьрәк'булган кызга гашыйк була Шуннан соңмы? Шуннан соң, мәгъшукасын күрмичә торып, бөтенләй иҗат итә алмас хәлгә килә. Анысы килеп, янында утырып тормаса, ул һич илһамлана алмый Шулай булгач, операның авторы кем булып чыга соң инде— Вагнермы. әллә аның мәгъшукасымы?
Надя:
— Афәрин! — дип кычкырып җибәрде.— Менә логика, ичмасам! Браво!
— Молодец, Толик,— дип, көрсенгәндәй әйтеп куйды Света. Майя дәшмәде. Надя. тантаналы тавыш белән:
— Шулай итеп.— диде.— без үзебезнең операларыбызны трансфор- матор-ирләр аша язабыз.
— Муза — хатын-кыз исеме,—дип елмайды Гущин.—Әйдәгез, хатын-кызлар шәрәфенә күтәрик!
Тәлгать эчеп җибәрер алдыннан Майяга карады Маня да аңа күз ташлады. Ул күзен читкә алмакчы иде дә, моны Майя алданрак эшләде. Әмма бу юлы инде, лифттагы кебек итеп түгел, ә ничектер башка- чарак, серлерәк итеп башкарды, һәрхәлдә, Тәлгатькә шулай тоелды, ♦
— Анда тагын бер сорау бар иде,— диде салганын эчеп куйгач Гу- х щин — Кайсы яхшырак, диелгән иде, сулмы, әллә уң ярымшармы? £
— Җаныем Лева! Пластинкаңны алыштыр әле, зинһар,—дип аның 1
сүзен Надя бүлде. *
Гущин көй уйнаткычына үрелде. Майя белән Надя кычкырып көлеп җибәрделәр. 5
— Аңлашылды,— дип ике кулын да башы өстенә күтәрде Гущин.— 2 Бик аңлашылды,—Дамалар нәрсә тыңларга телиләр?
Майя, сүлпбн гбиә итеп: s
— Берәр салмаграк әйбер,—диде. Э
Виолончель авазлары сузылды, аңа гитара кушылды һәм моңлы * гына тенор инглизчә җыр башлады: «Знс дей из ауа дей ..»
— Буыннарны язып алыйк, булмаса,—дип тәкъдим кертте Гущин — £ Юкса, бу хикмәтле сүзләрне тыңлый-тыңлый, авызлар ачыла башла- к ды — һәм Надяны биергә чакырды
Әюпов, бераз утыргач, күтәрелеп, Майяга карады, тегесе — моңа Тәлгать, кыюлыгын җыеп, кызны биергә чакырды. Өстәл янында Света гына утырып калды.
«Знс найт из ауа найт .»1 2 — дип дәвам итте инглиз
Алар акрын гына әйләнделәр Теләк булмаса да, сөйләшергә кирәк иде. Майя Тәлгатьнең болай да әйләнгән башын тагын да нләсләндерә иде. Ә борынына Майяның чәчләреннән, киеменнән килгән таныш булмаган хуш ис керә, һәм Әюпов торган саен үзен кеше итеп түгел, ә үткәнсез-киләчәксез, бары шушы исне иснәп кенә яши ала торган бер җан иясе итеп тоя башлады. Нәрсә булса да әйтергә кирәк иде. һәм Тәлгать:
— Синең сул яңагында миңең бар икән,—диде
— Син караңгыда да күрәсеңмени?
— Бу — фаҗига тамгасы
Майя елмайды Тәлгать, моны күргәч, үзенә ышанычы арта төште
— Әгәр шундый ук тамгасы булган кеше якынының шундый ук тамгасын үбеп алса, аның кайгысын тараткан булыр, диләр.
Тәлгать Майяның сул битеннән үбеп алды Аныңча, ул лифтта күреп алган миң шул тирәдә булырга тиеш иде
Майя кычкырып көлеп җибәрде.
— Сезнең анда бөтен егетләр дә шундыймы?
— Нинди?
— Шундый.
Майя әйтеп тә бетергән булыр иде, ләкин көтмәгәндә инглиз үзенең җырын тәмамлады. Бөтенесе дә өстәл тирәсенә юнәлделәр
Тиздән кунак кызлар китәргә җыена башлады
— Әйдә, Тәлгать, - диде Лотфн,— озатып, йөреп керик Алар монда гына торалар. Троллейбус белән нке тукталыш кына Монда, беләсең килсә, дуслык «территориаль билге> буенча бара
Юл уңаеннан Әюпов өч кызның да бер класста, ә Майя белән Надиның бер институтта укыганлыкларын белде һәм Тәлгать аларның институты, факультеты турында, бу профессиянең киләчәге хакында бик белеп сөйли башла! ач. Майяның гаҗәпләнүе йөзенә чыкты 1 Бу кен безнең'Нян (иш )
’ Бу твн безнең т*н (иигл)
— Каян син шулай бөтен нәрсәне дә беләсең? Бездә укын, безнең институт дипломын кесәсендә йөртә диярсең
— Йөртәм дә шул.— дни күңелле генә җавап кайтарды Тәлгать.
Гущин дустының физик икәнен әйтте Тәлгатьнең аркасыннан кагып:
— Ә хәзер — аспирант-заочник. Сезнең институтта,—диде.
Кызлар бер-берсенә карашып алдылар
— Факультетыгыз нинди? — дип сорады Майя.
— Инженерлык.
— Без дә инженерлыкта,— дип хихылдады Света һәм, Майяга күз кысып:
— Ә җитәкчең кем? — дип сорап куйды.
— Терентьев.
Света бик серле һәм Тәлгать бер дә аңламаслык итеп балкып китте. Лотфи шаркылдап көлде. Тәлгать аларга карап, «көләрлек нәрсә әйттем соң әле?» дип уйлады.
Лотфи, «кайгырма» дигәндәй, аны җилкәсеннән кочып алды:
— Мин болай гына, бернәрсә искә төште, аның монда бөтенләй катнашы юк.
— Шартлау физикасы белән шөгыльләнәсезме әллә? — диде кызык-сынудан һич туктый алмаган Светлана.
Аның күңеле күтәрелеп китүен аңламаган Гәлгать:
— Әйе,— диде Профессор Терентьевның исемен институтта укыган һәр студент белә, һәм аның җитәкчелегендә нинди фән юнәлеше белән шөгыльләнергә мөмкин икәнлеге дә сер түгел иде, юкса.
— Модный тема'икән,— дип йомгаклады Светлана
— Мода белән эшең тәңгәл килсә, шуннан да әйбәте юк,—дигән булып, Гущин дустын юатырга теләде.
Майя дәшми иде. Саубуллашканда ул тагын бераз гафу үтенгән сыманрак итеп елмайды, һәрхәлдә, Тәлгатькә шулай тоелды.
IV
— Ә син, фраер, Майяның күзен кыздырдың бит,— диде Лотфи, алар икесе генә кухняда утырганда.— Борынын бик күтәрә ул, шулай бит?
— Алай ук димәс идем.
— Пианинода да уйный. Ну, син чын егет икәнсең. Борчакны сип- тең-сиптең дә, битеннән үбеп тә өлгердең. Башка берәрсе булса, муен тамырына алган булыр иде Шәп! Сине юкка гына яздырып алмаганмын икән монда. Эчәсеңме?
— Чәй булса ярар иде.
— Үзеңә кара. Болай. берәрне җибәрсәк, була шикелле әле.—Лотфи газга чәйнек куйды һәм зур мәгълүматлы кеше кебек дәвам итте:
— һай. амбиция дә инде үзләрендә. Синең башыңа да сыярлек түгел. Әйтик, әнә минекен ал, ул Мәскәүдә туган икән, димәк ул — элита. Башың хет тубал чаклы булса да, алар өчен син барыбер — провинциал, надан.
— Нишләп алай, ди. Әнә мин Башкортстанда Мәскәү студентлары белән эшләдем — бер дигән егетләр, борын күтәреп тормыйлар.
— Син беләсеңме—минме? — Лотфи тустаганнарга чәй салды.— Алай да, иртә өйләндең син. Юкса, шундыйны табып биргән булыр идем сиңа монда! Әйтик, Майяны, ә? Шулай, туган, ашыгып җибәрдең шул. Сания ничек соң?
— Ярый.
— Гыйшкың сүнмәдеме әле? Я, ярый, ярын,— Лотфи иптәшенең җилкәсенә йодрыгы белән төртеп алды.— Чәеңне эчеп куй, суынып бетә.
Ике дус озак сөйләшеп утырдылар. Йокларга дип, өчләрдә генә аерылдылар Әюповка «картлар» бүлмәсендә урын әзерләнгән нде.
Тәлгать озак кына йоклый алмый ятты. Сәгатьнең текелдәве дә артык каты кебек, борынга чит тормыш исе дә килә иде Теләсә теләмәсә дә, Майя турында уйлый башлады. Аннары Саниясе искә төште. Ул үзеннән-үзе оялды һәм аны кызганып куйды. Аннары ул Лотфи турын- ф да, яңадан кайтып төшеп, Сания хакында уйланды һәм фикерләре тә- х мам чуалганын сизде. £
ж
...Алар шәһәр читендәге түбә кыегына кадәр яшел агачларга күмелгән, асты таш, өсте агачтан корылган ике катлы йортта торалар иде. 5 Язын-җәен сирень белән юкә» чәчәкләре исе башларны әйләндерерлек х булып аңкый иде. Лотфилар беренче катта, ә Әюповлар — өстә. Ике и йорт аркылы гына булган мәктәптә дә алар күршеләр иде — «камчат- 5 ка»да бер партада утырдылар. Урамда да бергә, мәктәп стадионында g футбол типкәндә дә. Ул аркылы гына ташландык бакчада бергәләп * шампиньон җыялар һәм җиләк-җимеш бакчасын да бергә басалар нде. *
Тик «бакча эше»ндә Лотфи Тәлгатькә караганда күпкә өлгеррәк * иде.
Тәлгать ата-анасының тәрбия зынҗырларының буып торуыннан ин- ф тегә иде. Аның әнисе — математика укытучысы, һәм ул көчләп-көчләп бердәнбер улында сөйгән предметына мәхәббәт «тудыра» иде Гомере буе энергетик булып эшләгән әтисе улында физикага хөрмәт «тәрбияли» һәм аңа үзе өйрәнгәндә инглиз телен дә өйрәтә нде
Тәлгать, билгеле бер вакытта урамда булып, дәрес әзерләү, әти- әнисенең өстәмә эшләрен башкару яисә атнага өч тапкыр радиодан бирелә торган инглиз теле дәресләрен магнитофонга язып алу өчен билгеле бер сәгатьтә өйдә торырга тиеш иде. Әгәр дә онытылып китеп, урамнан соңгарак калып керсә, җәза тәртибендә һичсүзсез Иртәгәге уеннан колак кагасын белеп тора иде.
Ул үзенең иреге чикләнгәнлеген, Лотфи белән генә түгел, башка малайларның бөтенесе белән чагыштырганда да үзенең тигезсезлеген бик авыр кичереп килде Аларга рәхәт, алар Тәлгать кебек үткән-сүт- кән кешедән минутына кадәр төгәллек белән вакыт сорый-сорый аптырап бетмиләр, өйгә бирелгән кибән чаклы эшләрне, аеруча, әтисенең инглиз телен (нигә кирәк булды икән ул ана? Бөекбританнягә җыенган диярсең) эшләп азапланмыйлар Болар Тәлгать-сабыйның җелегенә үтә иде. ник дисәң, ул беркем дә куалап ачуланып тормый торган олы тормышка омтыла. Кайчакларда хәтта аның бер йокларга яткач, мәңге тормасаң нде дигән көннәре дә булды
Мәктәптә алган билгеләренә дә шатланмый нде Тәлгать,— җиңел бирелмиләр нде шул алар Аннары, «яхшы», «бик яхшы» дигәннәре дә чагыштырма мәгънәдә кебек иде аның өчен «Яхшы» дигәне, әйтик, укытучыларга яхшы булса, дуслар өчен ул бары «яхшы бикләүче» генә нде.
Әюпов, мөгаен, дуслары мыскыл итми торган бердәнбер кеше булгандыр, ишегалдындагы теләсә нинди халык аны үз кеше дип күрә нде Моңа бөтен тирә-күрше белә торган шалапай дусты Лотфиның гыйлем белән «шыплап тутырылган» Әюповка тартылуының да шаукымы тими калмагандыр Өстәвенә Тәлгатьнең өр-яңа кара велоснпе ды бар. тагын әле. аларга кереп, телевизор карарга да була Ә Лотфи ларның өендә барлык дулкыннарда да чатыр чотыр килә торган, хан заманындагы «Урал» радиоалгычыннан башка берни дә юк нде
Лотфи дүртенче бала нде. төпчек иде Аның әнисе кайсыдыр институтта җыештыручы булып эшли, ә әтисе төнге каравылда тора, шуңа күрә көне буе йоклый нде Лотфи рәхәт чигә иде иртәдән кичкә ка
дәр футбол куа. пляжда корсак кыздыра, ә кыш көне Горький паркында «батып» ята. Ул тагын фото белән хыяллана иде. Теләсә кемне «катып» торырга кушып, шул җиде тәңкәлек фотоаппаратын чертләтер дә черт- ләтер иде.
Алтынчы класста чакта Лотфины шәһәр беренчелегенә ярыша торган клуб хоккей командасына алдылар. Ул чакны Тәлгать, аз гына вакыт тапса да, уеннарны карарга йөгерә, ачык матур төстәге чын хоккейчы формасы кигән дустына горурланып та, көнләшеп тә карын торган иде.
Шул ук елны Лотфи үзенең гыйшык серен дә ачып салды. Аның күзе әле күптән түгел генә күрше мәктәптән күчеп килгән Сания Хәки- мовага төшкән булган икән. Болай, аның чын исеме Сөембикә икән дә бит, озын исемнәр мәктәптә модада'булмагач, аны «Сания» дип, ә күбесе «Соня» дип кенә жибәрәләр иде.
Ул кап-кара төймәдәй нурлы күзле, ябык кына, оялчан бер кыз иде. Киенгән киеме дә кычкырып тормас, тик һәрвакыт чиста-пөхтә булыр. Күлмәгенең терсәк башларындагы ямауларын да юри шулай теккәннәрдер дип уйларга мөмкин иде.
Дуслыкта да Лотфига ияреп баргандай яшәгән Тәлгать, «йөрәк» мәсьәләсендә дә аның йогынтысына бирелеп китеп, Саниягә муеннан гашыйк булды. Әнә шул вакытта инде ул шигырьсез тора алмый башлады. Өйдә нинди генә шигырь китабы булмасын, берсе артыннан берсен йота гына торды. Гаҗәп, элек ул аларга якын да килеп карамый иде. Шигырьләрдән ул үзенең яңа, олы һәм оят булып тоелган хисенә аваздашлык эзли, аңлау һәм аңлату мөмкинлеген эзли иде. Ул алардан күп нәрсә белде, тик, беравыктан аның үзенең дә шигырьләп нидер әйтәсе килә башлады. Китапта язган кебек шома, матур булмаса булмас, әмма үзенеке булыр. Менә ул үзенең беренче шигырен язды. Аны яза-яза төн үтеп киткәнен дә сизми калды. Ниһаять, баш терәп алыйм дип яткач та, колагында сүзләр, чагыштырулар, рифмалар яңгырап торды. Ул аларның берсен сызды, берсен бозды, берсе урынына икенчесен китереп куйды. Тик, уянып китеп, бу иҗат җимешләрен укып караган иде, ул аның күңеленә бер дә хуш килмәде. Шигырьдә ул үзе кичергән хисләрне тапмады.
йокысыз төннәр ешаеп китте. Әюпов көндез дикъкать җыя алмый йөри, шуның өчен шактый кыен ашый торган булып китте. Тик анысы, күңелендәгеләр белән чагыштырганда, чүп кенә кебек иде.
Тиздән Лотфи Санияне «ташлады»—«бигрәк кыргый» диде. Тәлгать берни дә аңламады. Лотфи аңлатып тормады. Лотфи чәчәк аткан төнбоектай кинәт кенә ачылып киткән, борынын бик чөеп кенә йөри торган, җиденче «Г»ның икелеләр капчыгы Таня Җиһановага гашыйк булды.
Тәлгатьнең сөю хисләреннән бөтен җаны-тәне тулгандай була. Тик бу турыда Лотфи да, һәм, аеруча, Сания дә, әлбәттә, бернәрсә белмиләр, күрмиләр иде.
Менә бер елга якын укыдылар инде, ә бер тапкыр да рәтләп сөй-ләшкәннәре юк әле. Булса, шул: «Исәнме?», «Артык ручкаң юкмы», «Хуш» булыр. Бөтен күңеле мәхәббәт белән тулып ташкан Тәлгать, Саниядән ояла гына түгел, курка да иде. Аны урамның бер ягында күрсә, икенче якка чыга, класста ул берүзе калган чак булса, Тәлгатьне анда үтерсәң дә алып керә алмас идең, ә инде ничек тә күзгә-күз очраша калсалар, Тәлгать, башын түбән иеп, күрмәгәнгә салышып үтеп китәргә тырыша иде.
Салкын җилләр әле соңрак исәчәк иде.
Унынчы классны тәмамлаганнан соң Әюпов техник вузга бармаячагын әйтте.
— Бу ни дигән сүз? Әйттем исә кайттым, диген,— диде әтисе.
— Физикасына, математикасына да күңелем ятмый
— Ягъни, ничек «ятмый», ди? Менә мин чирек гасыр эшләдем. Бабаң да инженер иде, бөтен көчен энергетикага салды. Ә син кем булыр идең икән соң? Шагыйрьме, язучымы? Синнән башка да алар белән буа буарлык!..
Тәлгать карышып тормады. Картлар аның өчен күпме вакыт, күпме ♦ нервы сарыф иттеләр бит. , >
Институтта укуы кыен булмады. Әюповның диплом эшенә «бик ях- g шы> билгесе куелды, ә үзен кафедрада калдырдылар Монда ул фән * юлында җаны фида булган доцент Хәсәншин җитәкчелегендә иң перс- ф пектив тармакларның берсе булган шартлау физикасы белән шөгыль- с ләнергә тиеш булды Ярты ел узгач, доцентның ныклы киңәше һәм фа- - тиха хаты белән Әюпов Мәскәүгә, аспирантурага — Хәсәншннның ос- * тазы профессор Терентьевның үзенә үк китеп барды. (Хәсәншин әле дә кешеләр алдында «Остазым профессор Терентьев фнкеренчә...» яки х «Профессор Терентьев кул астында эшләгән чорда. » дип сүз башлап Э китәргә ярата иде). *
Әюпов аспирантурада читтән торып укый башлады, ә Казанда ул „ һаман да Хәсәншин кул астында эшли иде. Ел ярымда диссертациясе- п нең дүрттән өч өлешен диярлек эшләде, аннан тыш ике фәнни хезмәте * басылып чыкты, берсе хәтта — «Доклады Академии наук» журналында.
Хәлбуки, Мәскәү юлын «таптауны ул бик өнәп бетерми иде Терентьевны ул һич тә андый булыр дип күз алдына китерә алмый иде Профессор тәбәнәк кенә буйлы, ярты чәче коелган, зәңгәрсу күзләре төрле якка йөгереп тора торган бер адәм булып чыкты. Киңәше — күптән билгеле фикерләр булыр, үзе һаман башка бер нәрсә — Тәлгать аңлавынча бик мөһим, тик бу сөйләшүгә һич бәйләнеше булмаган нәрсә турында уйлар. Кандидатлык диссертациясен эшләгәндә, аңа фәнни җитәкчесенә караганда Хәсәншин күбрәк ярдәм итте. Тик шул турыда әйтергә дип авызын ачуга, Хәсәншин аны бик тиз туктата иде: «Юкны сөйләмә, Терентьев инде ул, әйтерең бармы!» — дияр нде.
Ул вакыт Лотфи Мәскәүдә тора — рәсемле бер журналда фотокорреспондент булып эшли нде Әмма Әюповның аны бер-ике тапкыр гына күргәне булды. Анда да сүз исәнлек-саулык сорашудан артыкка китмәде.
Менә ул Лотфи-Левканың кунагы. Сәгать бигрәк каты йөрн, гыжыл- дый-гыжылдый, эчләре актарылгандай ыңгыраша-ыңгыраша суга Ничек йокламак кирәк...
Танышканның икенче көнендә Әюпов Майя белән театрга барды Гущин «эш күп» диде, ә Майяның театрга дип алган ике билеты бар икән.
— Спектакль миңа ошады Белмим, бәлки мин аңлап та җиткермимдер. — диде Әюпов.
«Университет» станциясендә метродан чыгып, җәяүләп кенә киттеләр. Кич җылы нде Баш очында неон яктысында күзгә күренер-күренмәс кенә булып өрфиядәй кар бөртекләре бөтерелде, төшеп, биткә ябыш тылар Әюпов үзенең театр сәнгатен бөтенләй белмәве хакында сөйли башлады.
Майялар подъездына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар Майя, саубуллашырга дип, күшеккән нәфис бармакларын сузды Әюпов ул бармакларны тиз генә җибәрмәде Майя каршы килмәде Ул, Тәлгатьнең күңеленә үтәргә тырышкандай, күзләрен зур ачып, ярымбалалар
ча, ышаныч белән һәм нидер көткәндәй елмаеп карап торды. Тәлгатьнең нидер әйтәсе, әнә шул Майяның карашыдай самими берәр нәрсә әйтәсе килде, инде әйтәм дип авызын да ачкан иде, әмма Майя тартылып, ярты сүздә тотлыгып калды Шул мизгелдә подъезд ишегенең күгәргән пружинасы шыгырдап-сызгырып сузылды. Әюпов нидер уйлап өлгергәнче, Майя аның яңагына чалтыратып та җибәрде.
— Майя, син нишләп торасың монда?
Алар каршында кыршылган портфелен култыгына кыстырып, Терентьев басып тора иде.
— Үбешәбез, әти.
— Ягъни мәсәлән?
— Менә шушылай.
һәм ул Тәлгатьнең ирененнән үбеп алды.
Профессор кечкенә зәңгәрсу күзләрен әйләндергәләп куйды.
Әюпов мыгырданып кына:
— Исәнмесез, Тимофей Иванович,— дип исәнләште.
Терентьев, җавап бирмичә генә узып, баскычтан өскә атлады. Майя аз гына торды да, дәшми-нитми борылып, әтисе артыннан менеп китте.
Әюпов, өстенә салкын су койгандай булып, урамга чыкты. Менә сиңа мә! «Исәнме» дә юк, «сау бул» да көтмә. Терентьев бәлки мине танымагандыр да? Алай дисәң, әле кичә генә үз кулымнан диссертациямне алды. Ә Майясы... Нәрсә булып чыга соң әле бу?
Әюпов Лотфиларга кайтып китте. Тегесе ишек ачуга аңа:
— Дус түгел, яфрак асты икәнсең син,— диде.
— Нишләп алай дисең әле?
— Майяның Терентьев кызы икәнлеген нигә башта ук әйтмәдең?
— Иске авыздан яңа сүз! Синең өчен тырышам ла мин. Шефының кызы белән таныштырыйм әле үзен дип, махсус чакыртып алдым мин аны. Ә син...
— Ник шундук син аның фамилиясен әйтмәдең миңа? Нигә ачык- тан-ачык: «Менә бусы — Терентьевның шәкерте, монысы — аның кызы», дип таныштырмадың. Бөтенләй башка юлдан киткән булыр идем. Мин аңа якын да бармас идем. Ә хәзер нәрсә булып чыга инде бу?
— Туктале, тукта, дим. Нәрсә булсын? Шул була! Әйтеп торам бит,
син аңа хуш килдең, дип. Ул үзе миңа әйтмәскә кушты. Сине тикшереп карыйсы килгәндер. Андый шөһрәтле атакае барын белсәләр, теләсә кем артыннан чабасын белми дисеңме әллә син аны? Ә син бигрәк тә,— чөнки синең язмыш әнә шул атакай кулында Ә болай — объектив фикер була. «
— Тикшерәсе түгел, мыскыл итәсе килгәндер, диген.
— Аннан үзем дә «соңыннан әйтермен» дип уйлап куйдым. Алдан әйткән булсам, тораташ кебек берсүзсез катып торган булыр идең шунда. Әле болай да башта кискә кебек утырган булдың. Сезнең шулай бит инде. Сез бит һәркайсыгыз—комплекс хуҗасы. Нәрсә, берәр кыенлык килеп чыктымы әллә, картлач?
Лотфи кулын дустының җилкәсенә куйды.
VI
Тимофей Иванович, пиджак кесәсеннән валидол алып, тел астына салды Чынлап та, ни булган соң әле шулкадәр? Аның җиткән кызын аспирант Әюпов үбәргә теләгән иде, тегесе аны этеп җибәрде. Этүен этте, әмма, барыбер, үзе үпте. Монда аның бөтен барлыгы инде. Кемгә охшап шундый булып тугандыр. Менә хәзер дә үбешеп торалардыр әле
Ишек катында йозак чыртлап куйды — Майя керде Алай да аның белән калмаган,— дип уйлап куйды Терентьев
— Синме ул, кызым? — Кызыннан башка керер кеше булмаганын бик шәп белсә дә, ул юри шулай дип кычкырып сорады
Майя җавап кайтармады. Аның кискен хәрәкәтләр ясавыннан, кысык иреннәреннән, озак сала алмый азапланган читеген атып бәрүен- ♦ нән дә кәефе никадәр киткәнлеген күрү кыен түгел иде
Терентьев, кызының хәленә кереп, «ул Әюпов ңишләп сиңа бәйләнә, с тыштан гына шулай әдәпле күренә, үзе ертлач бер донжуан икән>, — * дип әйтмәкче иде дә, кызының чәнчеп каравын тойгач, сабыр итәргә ф булды.
Терентьев йомшаграк итеп.
— Тамак ялгап аласыңмы? Безнең анда котлет белән карабодай * боткасы бар әле. Җылытам? — диде. £
Майя тагын дәшмәде. Аның әтисен шелтәлисе, картлар сабыйларны = орышкан кебек итеп, «нишләп син аннан йөрисең?» дип әрлисе, юк. алай 3 түгел, үз подъезды ләбаса,— «ник син шулай соң кайтасың?» дип үпкә * белдерәсе килгән иде килүен, тик әтисенең кызганыч кыяфәтен күргәч, бәйләнеп тормаска булды» п
Ә Терентьевның бик сөйләшәсе килә иде Кызын сагынган ата нөрә- £ ге йомшак кына, җылы гына әңгәмә көтә иде. һәм Терентьев бүген ничек итеп, көчкә-көчкә билетын табып, троллейбуста штрафтан котылуын, башының менә өч көн инде авыртып карамавын, хәзер телевизордан кызы ярата торган «Чит ил эстрадасы» башланачагын сөйләп китте һәм телевизорга таба атлады. Аныңча инде куанырга тиешле Майя, үз бүлмәсенә керде дә бикләнде. Терентьев үзе генә калды, тәрәзә янына килде. Төн карасы нишләптер гомер узу турындагы уйларга этәрә иде.
...Ә кайчандыр ул да яшь иде бит — «кечкенә дә төш кенә» иде. Докторлыкны яклаганда, аңа әле утыз дүрт тә тулмаган иде. Үз темасын дәвам итәсе, хезмәттә һәм дәрәжә буенча үсәсе дә үсәсе нде, тик менә аңа холкындагы бер сыйфат — коллегалары әйтүенчә — артык «чәчелү» комачаулый иде. Аның башыннан идеяләре сибелеп кенә торыр, оста итеп «эшкәрткәндә», аларның һәркайсы теләсә кемгә исем алып бирергә лаеклы булыр иде.
Ләкин Терентьев үзенә хыянәт итмәде, шартлау физикасында берәгәйле генә ике теорема исбат иткәннән соң, ул алардан читләшеп, озак кына вакыт чылбырлы процесслар теориясе белән шөгыльләнде Гомер узган саен, аның шартлау физикасындагы хезмәтләре яңа перспектив юнәлешнең нигез ташлары дип исәпләнә башлады Хәлбуки, ул вакытының алагаем өлешен чылбырлы реакцияләргә һәм үзенең төп эшенә карамаган күп кенә башка нәрсәләргә бирә килде Ә бер тапкыр тәҗрибә сынауларының берсендә—һаман да шул тиктормас холкы аны чит нәрсәгә тыгылырга котырткандыр — ул. югары көчәнешле токка эләгеп, чак кына үлми калды Больницалар, санаторийлар алышынып кына торды. Әгәр дә аңардан бу бәладән соң күпме вакытын больница палаталарында үткәр\е турында сорасалар, ул мөгаен «гомерем буе» дип әйткән булыр нде
Эшеннән бераз гына аерылып тору да үзенекен итә, әүвәлге җиңел лек һәм ялкын әллә кая киткән һәм җилкәләре дә элекке йөктән сыгыла иде инде. Тик ул һаман эшләде, артык көчәнүдән көпчәкләре бер урында әйләнеп куя торган башбнрмәс локомотив кебек, үз йөген кал- тырый-калтырый тартса да, тизлекне барыбер ала нде әле.
Әмма язмыш «моны бөтенләй ук сынап бетермәдем әле» дип уйлады ахрысы, «ныклап торып аякка басмасын инде бу», дигәндәй, менә тагын бер китереп кысты Монысында хатынын сайлап алды ул Валентина бер дә уйламаган көтмәгән чакта тыныч кына үлде дә китте.
ул аны үзе дә сизми калгандыр хәтта — кичен йокларга ятты да шуннан инде иртәгесен уяна алмады.
Хатынының шулай көтмәгәндә үлеп китүеннән Терентьевның эче корыгандай булды, һәм ул күзгә күренеп картая башлады. Юк, Валентина элек тә аның йөрәген яшь чактагы кебек һәрдаим тутырып тормый иде инде, беренче урында эш-хезмәт иде. Тик ул хатынының һәрвакыт янда булуына, һәрчак аны көтеп, аның турында кайгыртып торуына, син «ә» дигәнче, «җә» диюенә шулкадәр күнегеп беткән иде ки, хәтта инде уртак тормышларында хатынының кай җирдә башланып, үзенең кайда эреп юкка чыгуын да аермый башлаган иде. Ул гомере буе аның белән бергә булды. Уналты яшьтә чакта танышканнар нде, шуннан бирле ул Валентинасыз тормышны күз алдына да китереп карамады, китерә дә алмый иде.
Хәле шәптән түгел иде аның. Эштә онытылып булмасмы дип, үзен яңа тема белән мавыктырмакчы булып та карады, ләкин, Валентина искә төшү белән, һәммәсе дә караңгы бушлыкка убылып төшеп киткәндәй була иде. Ул һаман да лекцияләрен укыды, әүвәлгечә конференцияләрдә, симпозиумнарда катнашты Исеме хөрмәт белән телгә алынып торса'да, күңеленнән аңа боларның бөтенесе дә чит-ят иде, әйтерсең, алар аңа түгел, бөтенләй башка Терентьевка карый.
Тормыш белән тоташтырган бердәнбер җебе—кызы Майя калган иде. һәм менә кызы ишек төбендә кем беләндер үбешеп тора... Ә ул көнләп дулкынлана,— хатынын тартып алалар диярсең. Кызы, гүя гомере буе аны гына һәм бары тик аны гына яратып торырга тиеш.
..Терентьев кызының бүлмә ишеге янында туктап калды — эчтән магнитофон тавышы ишетелә иде. Ул, көрсенеп, кире барып утырды, Әюпов турында уйлый башлады.
«Бу аспирант ниндирәк кеше булыр бу? Аңардан әйбәт кенә галим чыгасы ачык күренеп тора. Эшендә Хәсәншин кулы сизелеп торса да, шаблон юлдан бармый. Хәсәншин да бушбашларга ярдәм кулы суза торганнардан түгел. Әйе, кайбер якларын искә алмаганда, ярыйсы гына, әдәпле егет... Хәлбуки, без дә бит үз вакытында әллә кайларда түгел, шулай ук ишек төпләрендә үбешеп үстек. Үбешү өчен махсус урыннар юк югын. Шулай да Майечка. »
Терентьев беравык ншекле-түрле йөрде-йөрде дә Әюповның кандидатлык диссертациясен укырга кереште.
VII
Тәлгать Майя белән тагын ике көннән соң күреште. «Арагви» ресто-ранындагы бу очрашуны да Лотфи оештырган иде. Компаниядә шулар ук иде. Бик күңелле булды. Әйтерсең, ике көн элек баскыч төбендәге хәл бөтенләй булмаган да
Кызып киткән дуслары сизмәгәндә генә урамга чыгып тайдылар алар Шул ук баскыч төбендә туктадылар. Аны тагын Майя ымсындыра башлады Аның бит алмалары, күзләре, ябылып бетми торган иреннәре үзенә тарта иде Тәлгатьне. Майяга якын килүгә тагын ишек ачы- . лыр да, култык астына портфелен кыстырган Терентьев килеп керер кебек булып китте. Аның*уен сизеп алган Майя:
— Әти китте,— диде.
Тәлгать кая киткәнен сорап тормады — киткән икән киткән инде. Аның турында гына түгел, хәтта Терентьев шушы арада карап чыгарга тиешле диссертациясе дә исенә кереп чыкмады.
— Тамак кибеп китте әле.
— Әйдә, су бирәм,— дип көлде Майя
Терентьевлар өченче катта торалар иде, шуңа күрә Майя лифт чакырып тормады, әкрен генә тәпи-тәпи менделәр
Квартирга кергәч. Майя:
— Бар, син әти бүлмәсендә утырып тор, мин әз генә жыештырьжыл алыйм да чәй куйыйм,— диде •
Терентьев кабинетын Тәлгать бүтәнчәрәк күз алдына китерә нде * Ул аны кухня кебегрәк берәр жирдә табак-савытларга. чәнечке-кашык- * ларга күз төшергәли төшергәли, какшаган урындык астына аякларын * тыгып, башка бер нәрсәгә дикъкать бнрмәстәи, үз эше белән генә мәш- 2 гульдер дип уйлый иде. Аның гаиләсе дә юк. имеш, бары идеяләре бар ♦ да физикасы гына, янәсе. Өченче көн булган булса. Тәлгать бу бүл- с мәгә бик рәхәтләнеп кергән булыр иде. ә бүген менә андый теләге юк = Никтер аның башына Терентьев белән Майя бергә сыймыйлар иде. * Тик, берни эшләр хәл юк,—Тәлгать тирә-юненә карангалый башлады, х Күзенә бик күп китаплар рәте, язу машинкасы, стенада — берничә пор- = трет, борынгы ау мылтыгы, сәгать, ә түр почмакта — суермы, урман 3 тавыгымы шунда,— бер кош карачкысы тора
.. Майя бүлмәсендә һинд чәе эчтеләр. Шунда Тәлгать. ь
— һиндчә Майя «иллюзия» дигән сүз була диде
— Мин иллюзия булып чыгаммыни инде? Миражмыни?
— Юк, юк. Син — Майя Пианиноңда берәр нәрсә уйна әле Сине уйный белә, диләр.
— Соң бит инде. Күршеләр йоклый
Тәлгать уңайсызланып куйды Чыннан да. вакыт соң нде инде, кайтып китәргә кирәк иде
Тынлыкны Майя бетерде. Ул Тәлгать кереп чумган кәнәфинең култыксасына килеп утырды, кулын Тәлгатьнең жилкәсенә салды
— Безнең сул яңакларыбыздагы миңнәребез турында әйткәннәрең- не онытмадыңмы әле?
— Киләчәк газапларыңнан арындыру иде ниятем
— Хәзер менә мин сине арындырам,— ул иреннәрен Тәлгатьнең сул яңагына тидерде.
Ул көнне Тәлгать Лотфиларга куна кайтмады
Иптән уянганда, ул ниндидер бер эчке борчу тоеп уянды Башта кайда икәнлеген дә, янында кем ятуын да белми торды Абайлап алгач, стенага борылып, кабат йоклап китәргә тырышты, тик йокы качкан нде инде Шыксыз бу дөньядан тизрәк чыгып китәсе килде аның. Әмма таң белән, бер кочак шампан күтәреп, Лотфнлар килеп керде дә тәмам бозылып беткән кәефнең тагын күтәрелеп киткәне сизелми дә калды
VIII
Сөйләшенгән көнне Тәлгать, консультациягә дип, Терентьев янына барды Үзенчә, аның кандидатлык эше менә дигән барып чыккан, ә ва кыт ягына килгәндә, хәтта срогыннан элек башкарылган нде Ул. һич икеләнмичә, профессорның «булган бу!»ын алырга исәп тота нде. ә хәзер баскыч төбендәге әлеге очрашудан сон күңеленә вәсвәсә төште
Терентьев бу юлы Тәлгатьне, гадәтенчә, ншетер-ншетмәс кенә тыңлап утырмады, язмаларын актарганда да таркаулык күрсәтмәде. Ул хәтта элегрәк һич булмаганча, күзен күтәреп, аспирантка бер ике тапкыр бик текәлеп карап та алгалады. берничә әһәмиятле сорау бирде һәм эшне карап, өйрәнеп чыкканлыгын әйтте «Кызыклы гына хезмәт, тик перспективасы юк», диде Ул. ягъни Терентьев, бу мәсьәлә белән моннан егерме ел элек үк шөгыльләнгән булган, һәм Әюпов сайлаган
81
юнәлешнең файдасыз икәнлеген ышандырып әйтә ала. Ә ачыграк итеп әйтә калса, аның белән шөгыльләнергә иртә икән әле.
— Бәлки, сез шөгыльләнгән чакта иртә булгандыр,—диде Тәлгать.
— Хәзер дә иртә Баскычларны сикереп үтәргә ярамый. Фәннең алга атлавын аңлыйм мин. әмма бөтен фронтларда да бердәй түгел. Мин дә хисаплауларның урта өлешләренә җиткәнче сезнекедәй үк диярлек юлдан барган идем. Ләкин үз вакытында туктала алдым; башта бүтән нәрсәләрне ачыклыйсы бар икәнлеген аңладым.
— Соң, ник алайса, Тимофей Иванович, сез моны миңа баштан ук әйтмәдегез?
— Бәлки, сезнеке барып чыгар дип өмет иттем. Тик, сезнең дә шул ук хәл — ахыр формула тирәли адашып йөрисез.— Терентьев шулай диде дә арган кыяфәт белән тирә-якка күз йөрткәндәй итте — аныңөчен бөтен нәрсә ачык, шуңа күрә күңелсез иде, һәм ул тагын ниндидер үзе генә белгән нәрсә турында уйлый башлады.
Тәлгать һаман үзенекен тукыды;
— Ярый, иртә дә булсын, ди, әмма перспективасыз булуына килгәндә...
Терентьев йокысыннан уянгандай булды;
— Әйе. хәзергә перспективасыз. Аннары — сез темадан читкә тай-пылгансыз.— Кинәт ул кызып китте, картларча челт-челт күзләрен ачып- йома башлады, колаксаларын көчкә табып, бер дә кими торган күзлеген киеп куйды. Гадәттә, аны ул кирәге чыкса дип кенә үзе белән йөртә иде — бик вак шрифт яки танып булмый торган шрифт туры килгәндә генә алып, пенсне кебек күзенә якын китереп укый иде. Шул, әле киеп куйган күзлекне салып, башта бер. аннары икенче кесәсенә салды.
«Алтмыш та тулмаган бит әле үзенә».— тынычлыгын югалткан про-фессорны күзәтә-күзәтә, Тәлгать шулай дип уйлады. Ул аның битенә, тирән җыерчыкларына, күз төпләрендәге зәңгәрсу-көрән түгәрәкләргә, чигәләренә иртәрәк чыккан картлык тапларына кызганып карап торды. Майяның аның турында сөйләгәннәре дә исенә төшкәч, күңеле шәфкать белән тулып, җитәкчесе белән бөтенләй бәхәсләшмәс булды.
Терентьев исә кызганнан-кыза барды, хәтта ул аспиранты эшендәге яңалыкны күрмәс дәрәҗәгә җитте.
Бераз тынычлангач, әле вакыт бар дип, бөтен эшне яңабаштан эшләп чыгарга кушты, аныңча файдалы булырдай вариант тәкъдим итте. Әюпов аның фикерләре белән килешергә мәҗбүр булды.
Бер атнадан Казанга кайткач, Хәсәншнн профессорның күпмедер дә-рәҗәдә хаклы булуын әйтте. «Әмма,—диде ул,—мин синең урыныңда булсам, бернигә карамастан, үз темамны җиренә җиткәнче эшләр идем». Теманың ул тәкъдим иткән чишелеше профессорныкына караганда кызыйлырак та, кандидатлыкны бер каршылыксыз якларга да мөмкинлек бирә иде. Ә инде практик кулланылышка килгәндә исә, бу теманы бер дә перспективасыз дияргә шулай ук урын юк иде.
— Нәрсә булган соң бу картка? — дип гаҗәпләнеп җилкәсен җыерып куйды Хәсәншнн.— Бер дә андый кеше түгел иде бит. Бер сүз әйтми кил-кил дә, ата казың күкәй саламы, дигәндәй, яңадан эшлә, имеш. Менә сиңа мә!
IX
Соңгы көннәрдә Тимофей Ивановичның теңкәсенә иң нык тигәне ялгызлык булды. Кичләрен, кызының кайтып керүен көтә-көтә, аның тәкате корый иде. Әмма ул кайтып керүгә, әлеге ялгызлык хисе кимү
генә түгел, киресенчә, артып киткәндәй була иде Кызы бөтенләй күр мәгән-искәрмәгән дә кебек бер сүз дәшми йөренә. Ә инде әгәр сүз әйтәм дип авызын ачса, гел киресен сукалап төрттереп утыра башлый Элек аның мондый төрпәлеге сирәк була иде, ә менә хәзер моның бөтенесе дә Әюпов аркасында гына дип уйлый иде Тимофей Иванович, һәм 1ерентьев бер тапкыр; ♦
— Майя балакаем, ул Әюпов белән нишләп йөрисең соң снн? — дип *
сораган иде, тегесе бер дә исе китмәстән: =
— Без өйләнешергә дип уйлап йөрибез,— дип кенә җибәрде
— Танышуыгызга ярты ел да юк бит әле, өйләнешергә дип үк сн- ♦
керәсезмени инде? с
— Вакытның ни катнашы бар монда?
Бик беләсең килсә, аның әзер дип йөргән диссертациясе бернигә * тормый Мин аны яңадан эшләргә тәкъдим иттем. х
— Баскыч төбендәге теге инцидентның үчен алдыңмы!
— Син ни сөйлисең? х
— Әллә мине синең янда гомер буе шушы пулатларыңны саклап г торыр дип уйлыйсыңмы? Мәктәп малае кебек үч ала башлагансың
. — Ничек телең әйләнә синең?.. Әлбәттә, синең кем белән очрашуы- * ңа, кем белән йөрүеңә мин гамьсез калалмыйм Тик монда днссерта- о циянең ни катнашы бар? Мин аңа җитешсезлекләрен күрсәттем
— Физиканы ул барыбер ташлаячак.
— Алай булгач, ник аның белән шөгыльләнеп маташа соң ул?
— Минем (кебек үк, әтисен юатыр өчен
— Менә шул шул. Мин аны эче керле, ваемсыз икәнлеген тоеп кал ган идем Ник дисәң, бөтенесен дә яңабаштан эшләп чыгарга шундук риза булды Туктале, аңлап бетермәдемме соң — син дә. Син дә укы ган фәнеңне яратмыйсыңмыни?
Терентьев купшы сүзләр белән сөйли башлады, аның йөзе-бите дерелди иде, гаҗәпләнүдән күзләре үтә күренмәле шар булды, куллары, валидол эзләп, кесәләрен капшый иде Ул. сөйләгән саен, күбрәк кызды, кызган саен, күбрәк сөйләде Күбрәк сөйләп ташлаганын Майя үз бүлмәсенә кереп китеп, юри магнитофон акырта башлагач кына төшенеп алды.
X
Майя белән танышканнан соң. узып киткән ярты ел вакыт эчендә Тәлгать Мәскәүдә өч тапкыр булды Килгән саен Лотфиларда туктала иде Юлга чыкканда, диссертация хакына дип китсә дә. нәтиҗәсе Майя хакына булып бетә иде.
Рестораннарга, киноларга керделәр, паркларда йөрделәр, еш кына Лотфиларда, ә Терентьев өйдәб>лмаса. Майяларда җыелышып, аулак өй ясыйлар иде Тәлгать Майяларга аның чакыруы буенча «рәсми визит» та ясады. Мондый көннәрне Тимофей Иванович вәкарь белән генә үз бүлмәсеннән чыгып, яшьләр белән кичке чәй беткәнче бергә утыра Сүз аз $ула, сөйләшүе авыр була. Майя инкрустацияле, шәмдәлле борынгы пианино янына барып уйный башлый Кунак белән әтисе тыңлый Тыңлау дигәнен Тимофей Иванович күзләрен йома төшеп, көй уңаена чайкалыбрак «башкара» иде. Ул Әюповиың монда икәнлеген оныткан кебек була. Тәлгать профессор белән. Майя белән бергә бул ганда үзен көчле итеп, омтылышлы кеше итеп тоя һәм киләчәкне ул якты итеп күрә иде Тагын ул шушы чайкалып утыручы карт булмаганда. Майя белән икесе генә'калсалар, үзләрен бөтенләй башкача тотулары хакында уйлап ала, үз уеннан үзе үк елмаеп куя
Бер тапкыр сүз Әюповның һаман «сузып» килүе турында чыкты. Майя әтисенең моңа әзер булуын, аннан ризалык сорарга кирәклеген әйтте. Майя дөньяда әле Тәлгатьнең Саниясе бар икәнлеген белми иде. Тәлгать, күпме җыенып йөргән булса да, һаман авыз ачып әйтә алганы юк иде.
Майя янына күчеп килү өчен, Сания белән аерылышып торасы юк иде, чөнки алар язылышмаган. Бу хәл аны гаять катлаулы һәм кыен булган, кирәксез аңлашып торулардан да коткарды.
Загста аларны шул көнне үк яздылар, барысын да Лотфи кайгыртып куйган иде.
Туйның икенче көнендә Лотфн Тәлгатьләрдә куна калган иде. Бөте-несеннән дә иртәрәк уянып, алар кухняда маңгайга маңгай бәрелештеләр. Лотфн краннан су эчеп куйды да майлы гына елмайды, йокысы туймаганмы, әллә кичәге типтерүдәндерме — карлыккан тавыш белән:
— Менә хәзер диссертацияң кесәңдә дисәң дә була. Ә кемдер мине бервакыт яфрак асты дигән булган иде,— диде. Тәлгать, шуны гына көткән кешедәй, уйлап та тормастан:
— Диссертация өчен өйләнде бу, дияргә җыенасың, ахры...
—Оят түгелме! — дип бүлдерде аны Лотфн.— һич алан түгел. Мин бары моңарчы булган аңлашылмаучылыкларың бетәр, моннан соң, киресенчә, эшләрең майлаган арба кебек барыр -дип кенә әйтергә телим.
Тәлгатьнең борылып китәсе килде.
— Я, ярый Шаяртканны да аңламый башлагансың икән, кофе белән сынлар идең ичмасам. Кичәгеләрдән баш чатный.
Тәлгать, газ кабызып, чәйнек куйды. Лотфи тагын су эчте.
— Бигрәк тиз үпкәли башлагансың син,— диде.— Кыз бала түгелсеңдер лә. Физика минем стихия түгел ул дип үзең әйттең ләбаса.
— Гомер буе яратып иза чиккән нәрсәсен кеше нинди сүзләр белән генә хурламас.
— Юк, син күзгә төтен җибәрмә.
— Менә, шартлау физикасы...
— Шартлау физикасы Мин аны аңлый дип беләсеңме? Мәктәп программасын да хәтерли алмыйм әле мин.
— Шартлау — бөек нәрсә ул. Шартлау вакытында матдәнең шундый халәтен тотып була ки, башка бернинди шартларда да аны очрата алмыйсың. Шартлау ярдәмендә...
— Җитте, җитте. Ычкындың син бөтенләй. Зөфаф көнендә тапкан сокланыр нәрсә! — Лотфи. кофе банкасы алып, ике тустаганга көрән тузан салды.— Аңлавы кыен сине шигырьләр яза идең, әдәбият институты дип хыялланып йөрдең, ә үзең физика белән шөгыльләнәсең.
— Мин хәзер үземне үзем аңлыйм. Минем өчен нәрсә әһәмиятлерәк — белмим. Тик теләк булганда...
— Шулай булгач, әйдә, халыкка хезмәткә...
Лотфн өзелгән йокысын ялгарга кереп китте. Тәлгать ялгызы гына калды. Майя да. кунаклар да йоклый иде әле. Кунак дигәннәре алай күп түгел иде: Майяның дус кызлары, Пермьнән килгән апалары, Лотфи да Тимофей Ивановичның бер иптәше (анысы хатыны белән килгән иде). Тәлгатьнең әти-әнисе һәм чакырган дуслары килмәделәр Улының ниятен белгәч, әтисе шунда ук: «Санияне ташлап китсәң, син миңа — бала, мин сиңа ата булмам»,— диде. Әнисе бик елады. Дуслары — язган хатларында фикерләрен бик томанлы төстә аңлатканнар иде. Хәсәншин, килергә дип вәгъдә иткән булса да, килеп чыга алмады.
Туйдан соң өч бүлмәле фатирның Майя бүлмәсендә тора башладылар Әюпов тиздән көндезге аспирантурага күчте. Бабасын ул өйдәгегә караганда институтта ешрак күрә торган булды, чөнки профессор эштән соң кайта, ә якшәмбе көннәрдә ул кая да булса китеп бара яки кабинетында бикләнеп утыра иде. Майя квартирны яңача бизәргә булды.
«Без аны ретро стилендә итәбез,— диде ул.— Пианинобыз бар инде, калганын табарбыз» Тимофей Иванович каршы килмәде, акчасын да бирде, бары тик аның бүлмәсенә генә кагылмауларын үтенде Майя аның кабинетындагы борынгы сәгатьне сорап караган иде дә, әтисе: «Миндә йөреп торсын инде, күп калмады»,— диде
Әюпов үз биләмәсен үзгәртү эшенә җиң сызганып тотынды,— Лотфи- ф дан кимме әллә ул? «Менә бүлмәне бераз рәткә китерәм дә повестька х тотыңам. Өченче курста чакта ук башлаган нәрсә бит, күптән очлап £ чыгарга вакыт. Ә диссертация үз хуты белән, үз вакытында барып чык- < мый калмас» Тәлгать антиквар, комиссион кибетләрдә йөрде, үзенең киләчәк хыялый кичләре өчен дип өстәл лампасы, чит илдә эшләнгән * язу машинкасы эзләде. Терентьев машинкасы асфальтка килеп төшкән 5 буш консерв авазын чыгара иде.
о х, i
Сания берни дә белми иде әле. Билгеләнгән вакыты күптән инде үтеп киткән булса да, Тәлгатьнең һаман кайтып төшкәне юк. «Әллә £ бер-бер хәл булды микән, бигрәк авызын ачып йөри торган кеше бит * ул,— дип борчылуын каенатасына әйтте ул бер көнне.— Хат-хәбәре дә ° юк, телеграмм булса да суксын иде, ичмасам» Үзе шулай диде, үзе Госман каенатасының йөрәк чире барлыгын исенә төшереп, аны тынычландырырга тырышты. «Әй, берни дә булмагандыр, нәрсә булсын соң аңа, бала түгел бит инде. Тагын эшен кабаттан эшләтәләрдер Берәр китапханәдә утырадыр әле».
Тәлгате кайчан да булса аны ташлап китәр дип, уена да китерә алмый иде ул.
Госман Хәмнтович башта Санияне ничектер яратып бетермәгән ке- бегрәк иде, дөресрәге, ана өйләрендә бу кызый булу-булмавы барыбер иде — улы белән бергә дәрес әзерлиләр икән, әйдә, әзерли бирсеннәр, урамда трай тибеп йөргәнгә караганда, файдалырак булыр, янәсе Әмма соңыннан, улы белән шушы ябык кызыйның мөнәсәбәтләренә төшенгәч, Госман абый малаен кызганып куйды,— килене шундыйрак булыр дип һич күз алдына китерми иде ул Ә Тәлгать аңа өйләнәчәген әйткәч, бөтенләй туйга каршы булды; «Өйләнсәң өйлән, тик минем өемдә сезгә урын булмаячак», диде Аның улын ялгыш адымнан саклап каласы килә иде Тик Тәлгать әтисе сүзен тотмады, өйдән чыгып китте дә Санияләрдә тора башлады Шунда әтисе аңа чын-чыннан байкот белдерде: яшьләр янына да бармады, аларны да өенә кертмәде Ләкин бөтенләй көтмәгәндә-нитмәгәндә каенатаның Саниягә карашы үзгәреп китте. Улының Мәскәүгә китеп, башка берәүгә өйләнергә йөргәнен ишеткәч, аның фикерләренең асты-өскә килде өендә дә. эштә дә ул Сания турында, аның улы белән дуслыгы хакында уйланды, Саниянең Тәлгатькә һич начар уйда булмаганлыгын исенә төшерде Әллә нәрсәләр булып беткән булыр иде әле,—дип уйлады Госман Хәмнтович —Сания янында булмаса, Тәлгатьне урам суырып алган булыр иде Бәлки, .vie институтында да укый алмаган булыр иде. Ул вакыт Тәлгать янында бер дә әллә кем түгел, шул Сания булды түгелме соң?! Тагын ул үзе һәм әтисез, ятим үскән хатыны турында да исеннән чыгармаска тырыш ты Хатынын ташлап китә алыр идемени ул? Юк. бу хыянәт булыр иде
Менә хәзер өлкән Әюпов Санияләрдә чәй эчеп утыра
— Госман Хәмнтович. эштә бер бер хәл бармы әллә?
— Юк, юк Дөньяда төрлесе була инде.
— Менә Тәлгать кайтсын гына, хәбәр салмаганы өчен әйбәт кенә мунча кертербез аны,—дип, Сания сүзне көлкегә бормакчы итте
Госман Хамитович үзе чәй эчте, үзе авыр сулап алгалады: аны түгел, менә бу кыз баланы юатасы иде дә бит, әмма пичекләр итеп?1 Ул сүз дә таба алмый, тапсд да, әйтергә теле әйләнми иде. Каената, ерактан уратып башлады Менә ничә тапкыр инде ул монда килеп, улын сүгәргә тотына. Тик Сания берни дә аңламады, ул әйбәт кеше, холкы гына йомшаграк аның, дип ирен якларга алынды.
— Йомшак холыклы угры,—дип бөтенләй кызып китте Госман абый,— хаин, хайван ул, беләсең килсә...
Кулына чәйнеген тоткан Сания гаҗәпләнеп каенатасына карады. Кайнар су тустаганнан читкәрәк ага иде:
— Нишләп алай дисез?
Госман Хәмитовйч, мөмкин кадәр тынычрак булып, ә чынлыкта нсэ бик дулкынланып һәм тутый кош кебек сүз саен «ни», «шул-шул» дия- дия, нәрсә бар бөтенесен дә сөйләп бирде. Менә хәзер елаш, күз яшьләре башланыр дип, Санияне юатырга әзерләнде, ләкин, гаҗәпкә каршы, берни дә булмады. Сания ашъяулыкка түгелгән суны чүпрәккә сеңдереп алды, тустаганына өч шакмак шикәр салып, тавыш-тынсыз*гына калак белән болгата башлады. Киресенчә, Госман Хәмитович үзе тынгысызланды — бер торды, бер утырды, ачулы сүзләр әйтә-әйтә, кулларын болгый-болгый, ишекле-түрле йөренде, юл уңаенда өстәлдән чәй кашыгы эләктереп алып, аны бөгәрләп ташлады Аннары хәле бетеп, авыр сулап: «Вак жан, оятсыз»,— диде дә тынып калды.
— Тагын чәй ясыйммы?
Бу гади сүзләр дә тиз генә аңына барып җитмәде. «Нәрсә?» — диде дә, Сания кабатлаганчы, төшенеп алып:
— Ә, әйе, әйе,— дип өстәргә ашыкты.
Сания яңа чәй ясап бирде дә, диванга барып утырып, бәйләү бәйли башлады.
Госман Хәмитович аның җитез кулларына карап алды. Сүзсез утыру аңа бик кыен иде. һәм ул Сания өстенә ауган тормыш йөген җиңеләйтергә теләгәндәй:
— Нәрсә бәйлисең? — дигән булды.
Килененең биш энәсендә нәни генә оекбаш эленеп тора иде. Ул Саниянең кабарынкы эченә игътибар итте. «Ничек соң мин моңарчы сизенмәгәнмен?» — дип уйлады.
— Туктале... Сезнең балагыз булачакмыни?
Сания сизелер-сизелмәс кенә баш какты, бәйләвеннән күзен аермыйча гына мышкылдап алды. Госман Хәмитович кытыршы ияген сыпыр- галады:
— Тынычлан, балам, сиңа алай ярамый... Ә ул моны беләме соң?
— Юк, белми Кайткач әйтермен дип көткән идем...
XII
Ул Әюпов белән сигезенче класста танышкан иде. Тәлгатьне, «кам- чатка»да Лотфи белән гел лыгырдап утырганы өчен, Сания белән бер партага күчереп утырттылар Шуңарчы Саниянең Тәлгатькә борылып та караганы юк иде. Ник дисәң, карарлыгы да юк кебек иде—уртача буй, ябык түгел, таза түгел, бернәрсәсе белән дә аерылып тормый, булса — шул, әйбәт укуы белән генә инде.
Башта Тәлгать үз-үзенә бикләнеп утырды, берәр сүз әйтә икән, аны кырык тапкыр уйлагач кына авызыннан чыгарды, анда да чөгендер кебек кызарып китә иде. Әмма бераздан кыенсыну, оялу әллә кая кнтеп юк булды,— алар туктаусыз лыгырдап, укытучылардан әр ишетә торган булып киттеләр
Хәзер инде дәресләр дә алай озак барган кебек тоелмый иде. Тәлгать Санияне* парта ярыгыннан карап китап укырга, гади, ләкин мавыктыргыч уйнарга өйрәтте Аннары тагын ул аны «боерык» уены уйнатырга да күндерде. Отсаң, портфельне өйгә үзең күтәреп кайтмыйсың инде Әюнов гел оттырган була иде.
Мәктәптән кайтышлый әбәттән өзеп калдырган акчаларына кинога ♦ керәләр, икесенә бер туңдырма алалар. Бер тапкыр, унынчы класста Л укыганда, Яңа елга берничә көн кала, алар «Монпарнас-19» дигән фильм £ кар.адылар, Саниягә фильм бик үк ошап бетмәсә дә, Тәлгать тәмам 2 әсәренгән иде. Кайтышлый ул ялкынланып, Модильяни портретларын . яклады, алар сыздый-быздый түгел инде, ә чын мәгънәсендә — югары сәнгать диде (фильм француз рәссамы Амадео Модильяни турында 5 иде), янәсе, аның .«Кара галстуклы ханым»ы үзе генә дә Янарыш чоры- 2 нын ким дигәндә ун мадоннасына тора
Сания, бик аңларга тырышып тыңлаган булса да, берни дә аңлый s алмады «Импрессионизм»нар, «кубизмжнар аның өчен аңлап булмый 3 торган авазлар кебек иде Ул Тәлгатьнең сөйләвен ерактан килгән му- * зыка яки бераз тоныграк, ләкин күңелне бик алгысыта торган матур ' яңгырашлы — Ренуар, Моне, Сезан кебек сүзләр белән җырлана торган £ җыр кебек итеп тыңлады. * *
Ул көнне Тәлгать беренче тапкыр шигырь укыды Ак карлар, кичке л биек йолдызлар турында иде ул шигырь. Сания аны шунда күңеленә бикләп куйды
Хушлашканда, Тәлгать аны үбәргә иткән иде, Сания башын читкә борды, һәм Тәлгатьнең ирене аның салкынча бит алмасына тиде Сания монысын да күңеленә бикләп куйды Тагын Саниянең исендә шул уелып калган: Тәлгать аны якын-тирәдә бер кеше заты булмаган урман уртасында яшәргә кыстап караган иде. Имеш, алар нкәүдән-икәү генә тормыш итәчәкләр, аларның бәләкәй генә өе булыр, малын-туарын карарлар, ауга йөрерләр, ә кышкы озын кичләрне черт черт килеп янган мич каршында уздырачаклар
Ул көнне бик соң гына аерылышып киттеләр. Салкын Саниянең эченә йөгергән иде. Ул тиз-тиз чишенде, әнисе орышканны колагы артыннан гына шудырып җибәрергә тырышып, юрган белән бөркәнде — җылыда үз бәхетең белән күзгә-күз калудан да зуррак нинди бәхет бар дөньяда?'
Икенче көнне ул мәктәпкә бара алмады, авырып китте бөтен тәне уттай янды, мендәрне мең мәртәбә әйләндерсәң дә. җанга рәхәт бирердәй салкынлык юк иде
Беренче дәрестән соң ук Тәлгать йөгереп килеп җитте Сания аның килүен һич көтмәгән иде, чөнки аның әле аларга бер тапкыр да килгәне юк иде Иртән иртүк эшкә чыгып киткән әнисе Саниянең хәлен белми калганга, врач чакыру, авыру янында утыру Тәлгать өлешенә тиде
- Мине саклап утырма инде,— диде Сания.— бар, мәктәпкә бар
Тәлгать көне буе Сания янында утырды Авыру булса да, Сания ба рыбер бәхетле иде
Шуннан соң Тәлгатьне ул атна буе күрми торды. Әмма савыккач, алар инде аерылгысыз дуслар булып киттеләр мәктәпкә дә бергә бардылар-ка^ттылар, дәресләрен дә я Тәлгатьләрдә, я аларла бергә әзерләделәр Классташлары бу аерылгысыз ике дуска башта көлебрәк караган булдылар, аннары бөтенләй күнегеп киткәнгә, аларны аерым- аерым, ялгызларын гына очратканда, гаҗәпләнмичә калмыйлар иде
Мәктәпне тәмамлагач, Сания дә Тәлгать тә документларын бер үк институтка илтеп бирделәр Тәлгать конкурсны җиңел узды, ә Саниянең моңа көче җнтмәде һәм ул мәктәптә укыганда практика узган заводка җыючы-слесарь булып эшкә керде.
Бер елдан икесенә дә унсигез тулды, һәм алар өйләнешергә карар кылдылар. Бу хәбәр Әюповлар йортының астын-өскә китереп ташлады. Саниянең әнисе генә бер сүз дә әйтмәде, чөнки ул үзе кабаттан кияүгә чыгарга чамалап тора иде
Алар бистәдә аерым керешле, кечкенә чоланы белән алыптай миче булган бер тәбәнәк бүлмә алып тора башладылар. Тәлгать җәй көне утын китерде, аны дуслары белән кисеп ташлады, ярып, әрдәнәләп өеп куйды.
Кыш җитте Озын кичләрен алар мич каршысында бер-берсенә сыенып, ара-тирә утын ташлап, төтен исен иснәп рәхәтләнеп утыра бирделәр, Сания бар йөрәге, бөтен җаны белән Тәлгатьне бары үзенеке итеп, шундый газиз итеп тоя иде Аннан да якынрак бүтән бер кешенең дә булуы мөмкин түгел иде. Аның эчкече әтисе, балыкка дип китеп, Иделдә батып үлде. Ә әнисе Әнисе турында уйлыйсы да килми иде — ире үлеменнән соң ул бик нык үзгәреп китте. Дус кызлары да калмады диярлек аның, киеме мактанырлык булмагангамы, нигәдер, ул ал ардан ояла иде.
һәм менә аның тормышына оялып кына диярлек, ничектер рөхсәт сорап кергәндәй генә, Тәлгать килеп керде. Керде дә хуҗа да булды, һәм дөнья бөтенләй яңа мәгънәгә күмелде. Мичтә утын чартлый, пли- тәдә чәйнек кайный һәм алар янәшә Нәкъ шундый тормыш турында хыяллана иде түгелме соң инде Сания? Моңарчы бик йомшак, басынкы дип санап йөргән Тәлгатен ул һич тә әтиләре сүзеннән чыга алырдай егет дип уйламый иде. Ә инде Тәлгать өеннән үк чыгып киткәч, Сания аның кыюлыгы һәм батырлыгына сокланды. Ул чакта Сания чарт-чорт итеп утын янган мич янында утырган кичләре гомерләрендә иң бәхетле минутлар булыр дип уйламый да иде әле.
Тату тордылар алар. Тәлгать укыды, ул эшкә йөрде. Стипендия белән эш хакын кушкач, ашарга-Зчәргә җитеп килде. Озакламый ул йортлар идарәсенең буяучылар бригадасына акчалырак эшкә күчте (иренә — студент кешегә — матуррак киенеп йөрергә кирәк бит) һәм кирпечтән салынган йортның икенче катында эш урыны дип бер бүлмә алды. Менә шатландылар инде ул көнне! Шулай итеп тормыш матур гына ага торды: эштән соң.калып та эшләде, тәмле-тәмле ризыклар пешерде, киемнәр текте, һәм кинәт.. Бәлкем, бала табарга кирәк булгандыр? Тәлгать институт бетергәнче кирәкми диде шул Аннары аспирантурага керергә дип Мәскәүгә китте Керде. Көндез эшләде, ә төннәрен кулъязмалары белән утырды Тәлгатьнең бер бик яшерен хыялы бар иде — аның язучы буласы килә иде. Җете кызыл тиз уңа дип тә әйтәләр. Эш арасында Сания бик күп нәрсәне сизмәгән, бары тик тормышлары тагын да яхшырак булуын теләгән Эшен.» ашыкканда тукталып, Тәлгатьнең ни өчен соңгы вакытта йомылып йөрүен, нервыла- нуын уйлап карамаган.
XIII
Ә Мәскәүдә Тәлгатьнең эшләре шәптән түгел иде Беренчедән, туган шәһәрендә аның баласы үсә, икенчедән. . «икенчедән>нәре күп иде шул.
Ул аның кандидатлык диссертациясе белән кинәт кенә бик кызыксына башлаган Терентьевның кай якка сукаларга теләгәнен аңлый алмый җәфаланды Профессор үз чиратында Әюповның мүкләк зиһенсез- легенә исе китә иде Бераздан Әюпов үзе дә хисапларының дөреслегенә шикләнебрәк уйлана башлады, ләкин ул Терентьев юлы белән дә китеп бара алмый иде Ул, гомумән, диссертациясен ходай хөкеменә тапшырып, күптән инде аңа кул селтәгән, дөресрәге, аны Терентьев хө
кеменә калдырган иде. Бик кызыксына икән, әйдә, туйганчы үзе карасын, янәсе
Әюпов повестена тотынды. Язуын төннәрен, бер кеше де комачауламаган сәгатьләрдә язды. Ул караламаны бер ай эчендә ерып чыгасына шикләнми иде. Әмма Әюпов еллар буе күңелендә йөрткән, бөтен интонацияләренә кадәр ишетелеп торган, инде менә кәгазь ал да яз кебек * тоелган нәрсәләр, өстәл янына утыргач, бер дә теләгәнчә килеп чыкмый £ иде. Әюпов сүзләрне көчкә-көчкә таба, кофе эчә дә кофе эчә. кәефе < кырыла да кырыла иде Өстәвенә Майя белән тавышланулары тагын х
Ә башта, беренче айларны, алар матур гына яшәделәр. Кунаклар да ♦ чакыра иделәр, үзләре дә бара иде — кеше күрәләр, аларның ничек тор- с ганнарын карыйлар иде Кешечә торырга кирәк бит! Майяга бер та- = нышларының фатиры бик ошаган иде. Анда бар нәрсә дә супер-борын- * гыча: залда тактадан юнып ясаган өстәл, як-якларында ике сәке, кара- = су саллы шкафлар, агачка охшаган обойлар, чыпта-чабаталар Әюпов “ •бу вакытта өй эшләренә суына башлаган иде
— Чыра җитмн,— дип көлгән генә булды
— Бик артта калган кеше син,—диде Майя һәм кинаяне сизмәс- -
тан; t 2
— Мин күптән түгел комиссионкада суга торган бер борынгы сәгать ° күргән идем, үткәр гасырныкыдыр, мөгаен Безнең фатирга шәп булыр иде менә,— диде
Әюпов сәгать хакында бер сүз дә катмады, тик менә сәкене искә алмый булдыра алмады:
— Син йомшакны яратасың лабаса, уңайсыз булыр бит. Аннары артыңа шырпы кадалуы да бар
Шуннан китте тавыш
Соңга табарак бәхәсләр ешайды, күнегелгән, хәтта көндәлек гаилә тормышы өчен зарури бер халәткә әйләнеп китте Бәхәс арасында Әюпов кемнең кемдә яшәве, кемнең кемне һәм кая тартып чыгаруы хакында да ишеткәләде Ул мыскыллы сүзләрне ишетмәмешкә салышты, язу өчен нервысын саклады. Ләкин язуы кыен иде, төнге тынлык булышмый иде. Ап-ак кәгазьгә сәгатьләр буе карап утырыр иде, язу турында бөтенләй уйламас, ә Сания турында, кызы турында уйлап утырыр иде. Кызына Лилия дип исем кушканнар икән Бик тә матур ягымлы исем инде!
Әюпов төннәрен утырмас булды — үз-үзең белән ялгыз калу бик кыен иде
Хәзер төннәрен Тимофей Иванович йоклый алмый. Диссертация дәге фикерләр, нурланышның электромагнит спектры аның күз алдын да бөтенләй яңа төсләрдә җемелди башлады
Бу вакытта инде Әюпов аспирантураны ташларга карар кылган иде.
Бу карар Терентьевиың
— Без эшләргә дип килешкән идек шикелле, ә сез юк-бар белән шөгыльләнәсез Мин бит сезгә чишелеш юлын күрсәтеп бирдем Үзсүзлелекнең кирәге юктыр? Сез вакытыгызны әрәм итәсез, дин баш чайкавыннан соң килде
Терентьев кич белән Новосибирскига китеп баруын әйтте, Майя борчылып тормасын, диде
— Мин бер атнадан гына кайтам Аннары минем янга керерсез Бераз сөйләшеп алырбыз
Өйдә чакта аларның эш турында сөйләшкәннәре юк иде
Әюпов троллейбуска утырды, «Власта» янында төште дә әче кәбестә. дөге, кишер, нпн. барбарис сатып алды
Ачкыч йозак тишегенә кермәде Димәк. Майя өйдә, димәк. Света
белән Игорь да бездә. Игорь әйбәт малай, үзе гади һәм теләсә кайсы поездга билет та таба ала.
Ишекне Света ачты. Залдан көлү, музыка һәм Игорь тавышы ишетелде:
— Юк, мине төшермәгез. Туйдым шул фотоларыгыздан.
Димәк. Лотфи да монда икән. Әюпов барысы белән берьюлы исәнләште һәм компаниягә кушылып китү өчен:
— Синең, Наденька, карточкаларың Софи Лоренныкыннан да күб-рәктер,— диде.
— Софн Лоренның, әйтсәм әйтим, ире форограф түгел,— диде Лот- фн-Лева.
— Режиссер булсаң, әйбәтрәк булган булыр иде сиңа, Лева,—диде Надя — Мине кинога төшерер идең.
— Алтынкаем,— дип йончыганрак тавыш белән Әюповка дәште Майя,— без әле кайтып кердек кенә, мин механикадан зачет бирдем, көне буе тамчы да ашамаган, ә синең анда (ул кулын кухня ягына сузды) бернәрсәң дә юк икән.
Әюпов: «Әтиең Новосибирскига китте»,— диде дә кухняга узды. Пы-лауны ун минутта гына пешереп булмый. Суыткычта чапкан ит бар иде, тиз генә шуның белән бәрәңге ашы куярга була, ә икенчегә шул ук фарш белән макаронны флотча әзерләргә мөмкин — тамакларына тыгылмас әле. Тәлгать газга су куйды, тиз-тиз бәрәңге әрчеде, суган турады, макароннар ваклады.
Залдан Майяның тавышы ишетелә иде:
— Чын хатын-кызның бәхете үзен бәхетле тоюда түгел, ә сөйгәненә бәхет китерүендә... Менә аяныч, авторын оныттым шушы сүзләрнең.
Тәлгать иттән шарлар ясап бәрәңге шулпасына салды, ут кабызды. Кышкы көн сүнеп, ай урагы күккә менгән иде. Мәскәү салкында калтырап торган утлар диңгезенә чумган.
— Шуннан соң ул корольгә каршы интригалар оештыра башлый.—Монысы Света инде. Берәр китапмы, фильммы турында сөйли. Тәлгать колак салды. Тик ишетүе кыен — табада май чыжлый иде. Бары бер фразаны гына тотып ала алды. «Шундый ярату...»
«Әйе, ярату»,— дип үзалдына кабатлады Тәлгать, табага макарон сала-сала. Менә хәзер бергә-бергә мин дә эчеп, ашап алгач, кәеф тә күтәрелеп китәр, дип уйлады ул. Берничә ай элек кенә әле бу аулак өйләр, эшкә комачаулап, аның теңкәсенә тия иде, әмма хәзер алар аның күңеленә хуш килә, авыр уйлардан, аек башын ялгызлыктан коткара иде.
...Теге якта Майя сөйли иде:
— Ярату — ул иң эгоистик хис. Ул үз-үзеңә гашыйк булу. Кеше сөйгән кешесендә иң элек үзенә гашыйк була Ул сөйгәненең күзенә карый да үзен күрә һәм соклана, аңа сурәт кадерлерәк. Ваня Маняны ник ярата? Чөнки Маня Ваняны ярата Яратудан нәфрәткә ни өчен бер генә адым, сезнеңчә? Чөнки яратудан туктаган кеше үз күзләрендә сезне гүзәл итеп түгел, ә гарип итеп, бөтен кимчелекләрегезне икеләтә зурайтып чагылдыра. Табигый инде, андый көзгегә нәфрәт белән карыйсың.
Әюпов суган белән кәбестәне турап бетерде, яңагыннан аккан күз яшьләрен сөртеп алды.
Ә теге якта сүзгә Лотфи кушылды Ул ж.авапсыз сөю турында сөйли иде. Майяның бу темага да әзерлеге күренеп тора:
— Җавапсыз мәхәббәт? һәр кагыйдәнең искәрмәсе була. Җавапсыз мәхәббәт — ул, ничек кенә пародоксаль булмасын, ходай бүләге. Әйтергә кирәк, бүгенгесе көндә мәхәббәт хакына дуэльгә дә чакырмыйлар, упкынга да ташланмыйлар. Җавапсыз мәхәббәт олырак ул, чөнки ул урталай бүленмәгән, димәк, бөтен.
Залда шаулы табын. Майяның теле ачылган. Лотфи «ялкынга утынны» ташлап кына тора. Тәлгать рюмкаларга эчемлек сала, табын карый: икенчегә Надя белән бергәләп макарон алып чыкты, пычрак тәлинкәләрне җыеп алды, чәй куйды.
Майяның эчемлектән һәм ашаудан битләренә алсулык йөгерде, зәңгәр күзләре илһамланып нурланды Ул чәчләрен төзәтеп куя, озын * тырнаклы бармаклары белән өстәлне шыкылдаткалый. Күрәсең, болар- £ ның барысы да бик гүзәлдер: әнә, Игорь Светасын онытып, аңа ничек $ итеп текәлгән. *
Тәлгать борсалана башлады «Бу Игорь аны иртән, иннек-кершән ♦ сөртмәс борын күрсә иде»,— дип уйлады ул. с
Тәлгать Майяга тагын бер күз төшереп алды Макароннан бушаган “ тәлинкәләрне җыя-җыя, ул аны Сания белән чагыштырып карады и
«Сания, әлбәттә, чәчен болай ук эффектлы итеп төзәтә алмас. Ан- 5 нары, Сания күбрәк үзе тыңлый һәм Тәлгать менә хәзер шөгыльләнә э торган эшләр белән мәшгуль була иде»
Тәлгать пычрак тәлинкәләрне кухняга алып чыкты Бары Майя ал- 1 дында гына макарон калган иде, ул акрын ашый, күбрәк сөйли £
—■ Шундый гүзәл җавапсыз мәхәббәткә мисал итеп Желтков мәхәб- * бәтен алырга мөмкин?
— Кемнең?
— «Гранатовый браслет»тан
— Юк, укыганым юк! Киносын карадым
— Ә син укымаганыңа кайгырма,— Тәлгать дәшми утырды-утырды да сүзгә кушылмакчы булды — Китап кешене талый ул Кнтап ул тормышны алыштырмакчы суррогат
Майя кискен хәрәкәт белән макаронлы тәлинкәсен этеп җибәрде.
Тәлгать хатынының йөзе үзгәреп киткәнне сизмәгәнгә сабышты, ара кы йотты, су эчте дә берни булмагандай:
— Безнең беребез дә табигый түгел, икенчел продукт кебек,— дип дәвам итте Мәхәббәт турында укып туйгач кына гашыйк булабыз Ә үзебез соң? Үзебез генә буларак үзебез? Телевизор карап, тормыш турында акыл саткан булабыз Сугышны фронтовикларга караганда ныграк беләбез — Күзләре хатынының утлы карашы белән очрашты Тормыш теләсә нинди төсле фильмга караганда да баерак
— Бу синең сүзләрме, әллә берәр цитатамы?
— Белмим,—дип Тәлгать җилкәләрен җыерып алды - Кайберәү ләр яши һәм яза, башкалар шул язылган тормышны укыйлар ла шул ның буенча яши башлыйлар
— Син, акыллым. әлбәттә, үзеңне беренчеләр рәтенә куясың инде, ә без — икенчеләр, шулай бит? — дип төрттерде Майя - Әйтәм аны. төн ката кухняда гәүһәрләр тудырасың.
«Акыллым» дигәнен хәзер бәхәс башлана дип аңларга кирәк иде Тәлгатьнең кеше алдында тавыш чыгарасы килмәде, арганлыгын сыл тау итеп, гафу үтенеп, йокы бүлмәсенә кереп китте Покы аралаш ул Светаның: •
— «Китаптан кач» дигән сүз—культурадан кач. артка, борынгы вәхшилек чорына омтыл дигән сүз бит ул! Китапсыз ничек яшәмәк кирәк! — дигәнен ишетеп өлгерде
Аннары башкалар сөйләде, Майя гына дәшми нде
Тәлгать хатынының кычкыруына уянып китте.
— Кешеләрне ташлап качты Мина үч итеп Я*зу-чы! Нәрсә турын да язарсың икән соң, нәрсә күрдең син? Үз-үзеңә кара Мисыр мумия се дә синнән кыюрак һәм батыррак бнт
Тәлгать, кухняга чыгып, савыт-саба юа башлады. Ул тәлинкәләрне бер сүзсез генә ышкый-ышкый юды.
Ә Майя кызганнан-кыза барды. Туйдым мин мондый тормыштан, диде ул, безнең йорт күңелеңә ошамый икән, үзеңнең бөтен карурман гадәтләрең белән, бар, үз урманыңа олак, якты кояшны каплап торма монда ичмасам, диде.
Тәлгать аны тыңлады да, тыңламады да Ул нигәдер һава торышы турында, зәмһәрир салкыннар һәм тагын бөтенләй әһәмияте булмаган әллә нәрсәләр турында уйлады. Тик «Карурман гадәтләре» дигәнен аңы бик ачык кабул итте.
Монысы инде кирәгеннән артык иде. Тәлгать өстәлдән Тимофей Иванович бүләк иткән хрусталь вазаны алды да хатынына томырды. Ваза аның башына чак кына тимичә очып узды да коридор стенасына бәрелеп чәлпәрәмә килде. Майя залга чыгып сызды, шапылдап ябылган ишеккә тагын бер тәлинкә капланды.
Тәлгать йокы бүлмәсенә кереп китте. Майя әллә нинди янаулы, каһәрле сүзләр белән икенче бүлмәдә илерә иде.
Тәлгать чишенеп урынга ятты. «Җитте, булды, китәргә кирәк, чыннан да бу йорт минем өчен түгел». Ул шулай дип уйлады һәм карарының катгый икәнлеген аңлады. Күңеле тынычланып, яктырып китте. Йокыга киткәндә, ул үзен таза, батыр, көчле ир кеше итеп сизде, алдында ул чиста юл күрде, әлеге юл аны тормышның сурәте кебек кенә булган бу томан эченнән тулы канлы чын тормышка китереп чыгарыр, ул хаталарын төзәтер һәм бүтән чнт-якка һич тайпылмас.
Майя тынып калды. Әмма тиздән, куркыныч өермә узып киткәнне чамалап, бер бүлмәдән икенчесенә йөри башлады, шкаф ишекләрен шапылдатты, чемодан йозакларын бер ачып бер бикләде.
— Өстәвенә син әле котырган кеше дә икәнсең. Дәваланырга кирәк сиңа. Мин Надяларга китәм. Ә әти кайткач, аңа барысын да сөйләп бирермен, шәкертенең кем икәнлеген белеп торсын.
Тәлгать жавап биреп тормады.
— Мин бер атнадан кайтырмын. Сезгә жыясыгызны жыеп, бинаны бушату очен шул вакыт житәр дип ышанам?
«Әйе.— дип уйлады Әюпов,— шул вакыт миңа житәчәк. Хәтта артыгы белән»
Майя ишекне каты итеп ябып чыгып китте.
Ул исәнлеген ике көннән соң белдерде — телефоннан шалтыратты Ачуы басылганмы-юкмы, гафу үтенергә әзерме — шуны белеште. Тавышы берни булмагандай иде. Ул күңелле генә итеп иртәгә кайтачагын әйтте.
— Берәр тәмле әйбер әзерләп куй,— диЯИ:айрады ул.— Галәмәт бер шәраб алып кайтам, шундый букет—исең китеп үлешле!
Тәлгать теләр-теләмәс кенә жавап биреп торды, ә иртәгә кайтасын ишеткәч, трубканы куйды. Бер минут үтүгә, ул инде Казан вокзалына, Игорьга шалтырата иде
XIV
Тәлгатьнең китеп югалганына икенче ел киткән булса да, Сания һаман аның ялгызын калдырып ташлап китүенә, үзе бүләк иткәннең барысын да — татлы хыялларны, якты өметләрне, жайланып кына бара торган тормышларын, икесенә уртак булган бар нәрсәне кире тартып алып китүенә ышана алмый йөри иде. Ул күршеләренә, эштәге дус кызларына, хәтта үзенә дә сиздерми генә Тәлгатьне көтүендә булды. Эш-
тә дә көтте ул, кер уганда да, Лилняне юындырганда да, хәтта төшендә дә көтте. Кинода гына ул тәрәзә каршында иякне уч төбенә куеп көтәләр, ә тормышта бөтенләй башңача. Муеннан өелгән эшләре дә. һәр адымына ярдәм кулы сузарга әзер торган каенатасы да, хәтта кызы да сагынуын киметә алмыйлар иде Ана охшаган кеше очраса, калтырап куя торган булды Сания, ишек катында кыңгырау яңгыраса, сискәнеп китә, ишектән ул килеп керер кебек тоела аңа Менә ул килеп керер дә «Кайттым әле мин» - дияр, Сания ана бер генә үпкә сүзе дә ь әйтмәс, кулын аның күкрәгенә куеп, яшь кенә коеп алыр, аннары алар. < кара-каршы утырып, чәй эчәрләр дә яслегә Лилняне алып кайтырга ж барырлар Шуннан артыгына аның башы җитми иде Әтисе, кызын кү- ♦ тәреп алып, баш өстенә чөярме-юкмы, чәчләрен чуалта-чуалта сөярме, с кызы аны күргәч оялып тормыйча куанырмы юкмы — анысын белми иде = ул, тел очында бер җөмлә генә әйләнә иде: «Менә әтиең дә кайтты». Ә и әтисенең кызын бер тапкыр да күргәне юк бит әле Ошармы аңа кызы? = Ошар, әлбәттә, дип уйлый иде Сания Әнә нинди матур бит ул. каен- “ атасы юри генә аны әнисенә охшаган, ди Нәкъ әтисе инде — каплаган х да куйган. г
Больницада ук әле Сания, чыга-чыгышлый аларны Тәлгать каршы- »- лар, баласы бар икәнлеген ишетер дә килми калмас дигән өмет белән * яшәде Әмма больница ишеге төбендә ул түгел, ә кулына чәчәк тоткан т Госман Хәмитович басып тора иде. Ләкин Саниянең йөрәге моннан соң да көтүеннән туктамады
Ул көтте. Чуалчык хисләре сафында монысы иң әһәмнятлесе иде. Тик бу хис көтмәгән-нитмәгәндә билгесез бер курку хисе белән аралаша иде Әллә нәрсә булыр, яисә инде булгандыр дигән хис кинәт кенә аның бөтен йөрәген өшетеп җибәрә Кайвакыт Сания шундый куркуга кала ки, керләрен ташлап, тиз генә кулын алъяпкычына сөртә дә кызы ятагына йөгерә, аның сулышын тыңлап карый Кайчагында ана, менә шушы тыныч кына өенә бер бер бәла килеп чыгардыр, Мәскәүдә Тәлгатьнең хәле авырдыр кебек тоела башлый - ул, монда ятып, иренә бер ярдәм дә күрсәтә алмый шул. аны саклап кала алмый Шундый минутларда Сания бер ноктага текәлеп боегып кала, берәрсе килеп җиңеннән тартканчы, я соңарып булса да үзе исенә килгәнче, шулай утыра. Ә бер тапкыр шулай әсәрләнеп хәтта кибеткә дә пыяла ишектән түгел, янәшәдәге витрина пыяласын ватып кереп китә язды.
Бер дә шатлыклары юк идемени соң ачың? Әйе, бар иде. Сирәк булса да, бар иде. Кызын тазда коендырганда. Лилия уенчыклары белән әш-мәшә килеп, суда чыркылдаганда яки ясле ишегеннән көне буе сагынып көткән кызы аңа каршы йөгерен чыкканда куана иде ул Ике көн элек, мәсәлән, күтәрмәле-төшермәле өстәле дә җайланган китап шкафы алып кайткач та шулай булган иде Шундый шкаф туры, -а Тәлгать хыяллана иде. Сания почмакка өелгән китапларны тышлап, исемнәрен язды, матур итен шкафка тезеп куйды
Сания күңелендә нәрсәләр барын берәү дә белә алмады Элек тә ул шундый ук йомыкый һәм ниндидер борчулы кебек иде шикелле Яңаклары бераз эчкәрәк баткан икән, аның баласы бар бит. бала үс- и-рү җиңел .in I\IV.I Кытлар аңа кияү дә табып карадылар, IHK аннан берни дә үзгәрмәде Аларнын берсе белән Сания хәтта кинога да барган иде, тик тегесе бнк каударлана торган егет булып чыкты, шул кичне ул баскыч төбендә үбешергә үрелде Кызлар «Ә ни булган, син ирекле кош лабаса!» —дип карадылар Алар Саниянең оят һәм түбәнлек хисе кичереп, нинди йокысыз төн үткәргәнен белмиләр иде шул
Ул көтте Моны каенатасыннан башка беркем дә сизмәде Хәтта ул да килененең һәр якшәмбе көн базарга чыккач, яки кибетләр әйлән гәннән соң вокзалга баруын, «Татарстан»ны каршы алуын белми иде
XV
Поезд килергә ике сәгать бар иде әле. Әюпов борынын яка очы белән каплап ашыга иде. Көне бик суык. Салкын һава муеннарга кереп чеметә, куз кабакларын кисеп-кисеп алгандай итә Яннан сыкы сарган бүрекләр,- сакаллар, шәлләр узып торды. Тәлгать тыгызлап тапталган кардан бара, кар шыгырдавы салкын һавада әллә кайларга китеп яңгырый.
Яраттымы.соң ул Майяны? Юк. Юк икәнлеген ул хәзер аяк терәп әйтә ала Ул алданган. Ярату түгел, шуңа охшашлы ниндидер бер нәрсә булган, соңрак хатыны, бабасы һәм. иң мөһиме, үзе белән ниндидер кул сугышып килешү аркасында килеп туган тормыш башланган. Хәзер ул үзен кая куярга белми йөрүенең, көн саен күңеле болгануының сәбәбен ачык аңлый инде. Карьера ясыйсы килгән аның. Ясады да! Ә аннан соң? Ә аннан соң намусың белән компромисс мөмкин була алмый торган бер мизгел килеп җитә, эчке каршылык хәрәкәт сорый, һәм ул хәрәкәтне башкарырга кирәк була.
Ир кеше булып, бер карарга килә белергә кирәк. Хаталы булса булсын, тик ул күңел төбеннән чыккан карар булсын, һәм син аны үтәрлек бул Үл. бет, ләкин ир бул, шунда кеше дә булырсың, һәрхәлдә, үзең өчен генә булса да.
Вернадский проспектында берничә троллейбус күшегеп туктаган иде Берәү «Юго-3ападный»да чыбыклар өзелгән, диде, купшы бүреген күзлегенә чаклы батырын кигән икенче берәү чыбыклар университет янында өзелгән, изоляторлар салкынга чыдамаган дип йаршы төште.
«Авария кайда булс^ да, барыбер түгелмени инде!» — Әюпов си- кергәли-сикергәли кул күтәрергә тотынды, ләкин таксилар сызгырып кына уза бирделәр. Суык ботинка эченә узды, перчатка, свитерларны үтеп, эчкә керде «Тегеп тә күрсәтәләр инде киемне, әй!» — дип куйды Әюпов. Ул әле Казанда чакта Лотфига яңа пальтосын күрсәтеп мактанган булган иде. Тегесе: «Нәрсә соң бу?» — диде. «Җылы ул»,— диде Тәлгать. «Җы-лы! — дип сузды Лотфн,— хәзер җылыны карыймыни кеше!»
Әйе, хәзер киемне кием иткән «җылы» сүзе модада түгел. Ләкин вакыт-вакыт җылы кием дә кирәк булып куя икән. Әюпов портфелен әле бер. әле икенче кулына «үчерде; перчаткасына өрде, енкергәләде. Тик аның салкынга ачуы килмәде. Ул үзен изге йомышны үтәргә приказ алган солдат итеп сизде. Приказны үтәргә үзе теләп алынганлыктан аның үтәләчәгенә шиге юк иде, шуңа күрә күңеле дә җылы иде.
— Казан вокзалына.— диде ул ишеген көчкә ачкан таксист егеткә.
XVI
Вокзал — мәхшәр, базар инде ул. Мәскәүлең Казан вокзалы да шундый ук, тик бер ун тапкыр зуррак кына. Шунысы кызык — бу вокзалдан да шау-шулырак урын табуы кыен булса да, мондагы кешенең һәркайсы. аерым-аерым алганда, бүтән вокзаллардагыга караганда да үзен тынычрак тота, азрак сөйләшә. Аның йөзенә карап, өен, туганнарын сагынуын күреп була Их, шушы мең кеше арасыннан бер танышың килеп чыксын иде дә монда бик тә кирәкле булган «О, картлач, сәлам, нихәл?!» дип кычкырсын иде.
Әнә, касса янында калын күзлекле берәү тора. Профессорга охшаган Тик монда, вокзалда, ул беркем дә түгел. Аның кайдадыр абруе, хөрмәте, кафедрасы бардыр, ә монда бер гади пассажир гына ул.
кыйммәтле мехлар аскан хатынының ысылдавына караганда, бик бәхетле пассажир да түгел бугай әле
һәркемнең үз юлы. Поездлар берәүләрне бәхет ярына, икенче берәүләрне кайгы ярына илтеп төшерер. Менә бу ак шәлле кыз нәрсә турында уйлана икән? Беркемне дә күрмәгәндәй, карашын идәннең бер ноктасына төбәгән? Әнә, елмаеп куйгандай итте. Аңлашылды — ул гүя ♦ монда түгел, еракта, каршыларга килүчеләр кочагында
Ярты сәгать элек Игорьдан егерме сигезенче поездга билет алгач, g Әюпов гүләп торган Казан вокзалының төп залында басып тора. Сал- < кыннар аркасында берничә поездны билгесез сәгатькә кичектерәләр ин- х де. Тик Әюпов борчылмады, хәтта кәефе яхшырып кына китте. Ул яшь ♦ баласы һәм өч авыр чемоданы янында нишләргә белми аптырап торган Е бер хатынны поездына утыртырга булышып алды. Ә менә хәзер рәхәт- = ләнеп тирә-юнен күзәтә Вакыт җитәрлек. Радиодан: «Тиз йөрешле о егерме сигезенче поезд егерме ике сәгатькә кадәр тоткарлана» дип 1 игълан ителгәч тә исе китмәде Билетына карап алды да. поездының Z иртәгә, Казан күперен шалтыратып узып, алсу кирпечле, чал гөмбәзле > вокзалга килеп тукталачагын күз алдына китерде. Вагонда чемодан- s нарын, капчыкларын күтәргән кешеләр ишеккә тыгылырлар, ә ул бар- н лы-юклы әйберләрен тутырган җиңел портфелен алыр да ашыкмый- ® ча гына иркен дөньяга чыгар һәм туган шәһәренең салкын һавасын Ф күкрәген тутырып сулар
Көтмәгәндә иртәгә үзенең туган көне икәне исенә төште, ләкин икенче фикер беренчесен баштан куып чыгарды «Ә нигә портфеле буш сон әле аның?» Әюпов иксез-чиксез халык диңгезен ера-ера вокзалдан чыкты, якын-тирәдәге кибетләргә чапты — ничек буш кул белән кайтып кермәк кирәк?
Әюпов чиратлар торды, чеклар алды, төенчекләрне портфеленә тутырды Төрле кибетләргә керде. Хатын-кызлар бүлегендә гаҗәп төстәге комбинацияләргә озак карап торды — аларның бөтенесе дә ошый иде аңа Ниһаять, берсен сайлап алды да, чыгып, авызыннан салкын һавага пар бөрки-бөрки, җилкенеп, вокзалга таба китте Ул Саниянең көтәчәген белә һәм гафу итәчәгенә ышана иде Ул Сания турында уйлады һәм атлаган шәйгә күптән таныш моңны авыз эченнән кабатлады Әйбер тоткан куллары катып бетсә дә, ул, туктан, аларны җылытып тормады
Вокзалга ул Караганда, Кемерово һәм тагын әллә нинди поездларның бер тәүлеккә кичектерелүе турында белдерүләр яңгыраганда килеп керде. «Татарстан»ның кнтәренә ике сәгать бар иде әле. Әюпов. кешеләр шыгрым тулы залда торганда, гаҗәп бер фикер яктылыгы тойды, әйтерсең, биш минут элек кенә кибеттә аның өчен тормышның бөек асылы ачылган иде
Дөрес эшләмәве, дөрес яшәмәве турындагы фикерләрдән арыну өчен күпме вакыт кирәк булды аңа. Җәза килеп төшәчәгеннән куркып, вакыт-вакыт калтырап китә торган булды ул. Күктән килеп төшәчәк түгел җәза, аның эчендә үсәр, ул аны урап алып, тәнен дә, җанын да агулар кебек тоелды Башта ул кандидатлык диссертациясе белән башын черетте, анысында Терентьевны гына гаепләп йөрде, аннары повестена ябышты, анысы бөтен җан мәхшәрләреннән коткарыр кебек иде. Тик кайнар пары ике бүлектән артыкка җитмәде Күпме генә тир түксә дә, берни майтара алмады Аннары Аннары да түгел, шул бер үк вакытта Майяга нәфрәте күперә башлады. Майяның күп яклары ошамый торган булды — кеше алдында акыл сатуы да, аш-су тирәсендәге булдыксызлыгы да, янда сыенып утыруы да, өйгә соң кайтуы да. сәгать уннарга чаклы хырылдап йоклавы ла, вакыт вакыт таң белән уянып, шкаф ишекләрен шыгырдатуы, бизәнү әйберләрен идәнгә төшереп, аны уятуы да. Аннары Бары тик Санияне генә яраткан булуына, хә
зер дә яратуына һәм башка беркемне дә ярата алмаячагына шушында. Мәскәүдә ул тәгаен ышанды Ул моңа бүген генә, кичә генә дә түгел. күптән инде, Терентьевага өйләнгәннән соң ук төшенгән иде, тик үз-үзен таныйсы гына килми йөрде. Бер карарга килә алмый йөдәде. Әнә шулай башына ис тигәндәй, чыг-р юл таба алмый аптырады. Ә менә бүген бугазларны ерта торган салкын һава аның җанына утырган юшкынны кырып алгандай булды.
Ул, шап итеп, учын учка сугып алды, кешеләр аңа гаҗәпсенеп карап куйдылар, ә ул кофе эчәргә китте.
XVII
Тәлгать туган шәһәренә бер айлап элек кайтып килгән иде. Ул үз өйләренә сугылып тормады, әтисе болай да бер хатына да җавап салмады Ул Лотфиның абыйларына керде, анысы Тәлгатьнең йөрәк хәлләрен дә белми, Тәлгатьне ярата да иде.
Тәлгать шәһәр буйлап йөрде Монда бөтен нәрсә Санияне искә төшерә иде. Менә бу паркта алар Сания белән тимераякта шудылар, әнә теге кибеттән өстәл алып кайтканнар иде. Кремльдә, Сөембикә манарасы янында ул сөйгәненә тугрылыклы булып калу хакына шушы манарадан ташланган хан кызы турында матур риваять сөйләгән иде
Уйлардан арыныйм дип, ул детектив карарга кинога керде — анда да уңмады: иң соңгы рәттәге почмак урынга билет бирделәр, ә монда алар бер тапкыр Сания белән утырган, фильм беткәнче үбешкәннәр иде.
Икенче көнне ул кафедрага Хәсәншин янына китте. Доцент, үз дис-сертациясен якларга әзерләнеп йөрсә дә, Әюповның эшләре ничек баруы белән кызыксынырга вакыт таба килгән икән.
Терентьев белән бәйләнештә булганмы—диссертация барышын инә-сеннән җебенә кадәр белә'иде. Хәсәншин болайрак әйтте: Әюповның диссертациясе, икенче өлешендә бөтенләй яңача борылып, искиткеч үсеш алган.
— Хезмәтең башта да начар түгел иде, ә хәзер гомумән... Хәсәншин, сүз таба алмыйча, кулларын гына җәеп җибәрде.
Тәлгать дәшми торды Максаты шуны әйтү булса да, Терентьев белән булган фикер каршылыклары турында сөйләмәс булды. Профессор фәнни хезмәткә керткән үз өлеше турында бер сүз дә әйтмәгән — батыр тастымалы Әюповка булсын, янәсе! Галәмәт инде! Хәсәншин белән саубуллашып, Тәлгать урамга чыкты Хәзер кая барырга! Санияне бик тә күрәсе килә. Ә нәрсә әйтер соң ул аңа? Менә шунысын белми иде шул Тәлгать.
Бик озак ишек ачмый тордылар Тәлгать бер-бер артлы кыңгырауга басты юк, хәтта күршеләр дә өйдә юк, эштәләрдер, күрәсең. Тәлгать кесәсеннән тутыга төшкән ачкычны алып, алгы ишекне ачты. Иске фанер шкаф артында, элекке урында, Сания бүлмәсенең ачкычы эленеп тора иде.
Ишекне ачкач та таныш өй исе күкрәген тутырып керде. Күзенә иң беренче бала караваты күренде, аннары идән тулы уенчыклар һәм стенада кызының төсле портреты. Сания кияүгә чыкмагандыр бит? Тәлгать бу хәлне көтмәгән-уйламаган иде — ничек инде Саниянең башка бер кешесе булсын, ди?! Ләкин бер дә ир кеше яшәгәнгә охшамый иде монда Тәлгать як-ягына каранып, үзе булганда һәм үзеннән соң алынган әйберләрне күзеннән кичерде Элек, әлбәттә, бала караваты юк иде, астындагы чүлмәк тә, бәләкәй ботинкалар да, китап шкафы да юк иде, тик әнә таныш китаплар гына тышланып куелган, һәммә нәрсә дә элеккечә торырга тиеш кебек иде аңа, ә монда ул белми торган, аңа
билгесез булган башка тормыш икән. Ул өстәлдән «Кызыбыз Лилия» диГән альбомны алды. Беренче биттә үк Саниянең рәсемен күрде, ә рәттән генә «Әтисе» дип алтын хәрефләр белән язылган сүз астында үзенен иске фотодан зурайтылган рәсемен шәйләде
Тәлгать хәле бетеп диванга утырды.
Альбомда рәсемнәр күп булмаса да, мондагы тормышны күз алдына ♦ китерергә җитәрлек иде. Әнә, түшенә яткан Лилия томырылып аңа ка- х pan тора, менә алар әнисе белән яследән чыкканнар Берничә рәсемдә £ Лилия бабасы һәм әбисе кулында иде. Димәк, Тәлгатьнең әтн-әннсе Са- 2 нияне онытмыйлар икән Аларның өйләнешүенә әтисенең ничек каршы торганлыгын исенә төшерде Тәлгать, тик аны гаепләп тормады Хәзер әтисен түгел, үзен гаепләргә тиеш иде
Шкафта аның элеккеге күлмәкләре эленгән, уйнаткыч янында аның сыдырылып беткән пластинкалары, һәм ул менә, беркая да китеп бар-магандай. монда утыра Менә хәзер Сания кайтып керер, кулында челтәр һәм пакетлар булыр, табак-савыт шалтыратыр искиткеч!
Тәлгать бу уйларыннан авыр сулап алды Санияләрдә ул бер сәгатьләп утырды. Сания кайтмады Болай үз-үзеңне газаплап утырып булмый иде, Тәлгать чыгып китте Ни дип чыгып киткәндер — кайтырмын әле дипме, әллә мәңге кайтып кермәм дипме — анысын үзе дә белми иде ул. Унбиш минутлар да үтмәстән, кызы белән Саниянең кайтып керәсен дә, төнлә, кызының температурасы кырыкка җитеп, Саниянең төн буе баласы янында утырасын да, аның бушап калган төнге урамнардан «ашыгыч ярдәм» чакырырга теләп, бер телефоннан икенче телефонга чабасын да белми иде ул
Әюпов боларның берсен дә белми калды Шул кичне үк Мәскәвенә китеп барды
XVIII
Әюпов, вокзал кофесын эчә-эчә, берьюлы күп нәрсәләр турында уйлап торды. Кайнар кофе йотканда авызын пешерде
«Әгәр әйткән булса,— дип уйлады ул,— бала буласына мин сөен; гән булыр идемме? Юк, билгеле Әйе. артык эшем кешесе булып киткән булганмын шул, кая анда! Өйгә кайтуга, китапка чума идем, кайгым да шатлыгым да шул китапларда иде Ә шул тәэсирләремне бүлешә белмәгәнмен Сания, үз эшләрен бетергәч, «Минем белән дә сөйләш әле» дисә, «Мин эшлим бит» дип кенә җибәрелгән. «Эшмени инде ул. китап укыйсың лабаса»,— дип Сания гаҗәпләнсә, «Бу эш түгелмени? Күрәсең бит, кирәклесен күчереп алам, тикшерәм » дип әйтелгән Сания мескен шундук: «Эшлә, эшлә, әйттем исә кайттым» — дип ризалаша һәм кулына бәйләвен ала иде Берәр кеше килсә, пытылдап кына «Тс-с! Тәлгать эшләп утыра»,— дия иде
Әюпов бер тапкыр төнлә һич йоклый алмыйча әйләнә-тулгана ятка нын искә төшерде Түзмәде, мендәрен аллы ла. Саниягә комачауламыйм дип, Ливанга күчеп ятты Тик монда да таң аткарчы күзенә йокы әсәре кермәде Шунда Сания, калтырап уянып китте, кулын ул яткан урын га сузды, йокылы күзләрен зур ачып, берни аңламыйча «Тәлгать » диде
Тәлгать «монда, диванда мин» дип тыныч кына сукрангандай итте Ә Сания тагын: «Тәлгать, кайда соң син?» — диде дә сабый бала кебек елап җибәрде Тәлгать торып аның янына кнлде «Менә бнт мин, беркая да китмәдем,—дип юатырга кереште Тынычлан, мин мәңге синең яныңда булырмын» Ул төнне Сания төшләнеп еладымы икән анысын аңлап бетермәде, тик. йоклавын йокламаса да. диванга кабат
97
ӘХӘТ МУШ ИНСКИП
барып ятмады. Соңрак ул иңнәрендә, муенында, күкрәгендә Саниянең куркынган кулын тоя торган булып китте.
Әюпов бергә тора башлау белән нигә язылышып куймаулары турында да уйларга кереште. Нигә һаман сузып килделәр икән? Язылышу мәҗбүри нәрсә түгел кебек тоела иде аңа. Бик тә шартлы, хәтта көлке тоела иде: ниндидер бер кәгазьгә кул кую аларны ир белән хатын итә, имеш, мәңгелек мәхәббәт тәэмин кылына, янәсе, тузга язмаганны Тузга язмаган да бит, шулай да ул формальлек аны тотып торыр иде әле, чөнки ул формальлек хыянәтең турында ачыктан-ачык «мин китәм» дип әйтүне таләп итәр иде, ягъни, ни дисәң дә, егетлек сорар иде. Ул язылышмаган иде шул менә. Кандидатлык минимумы тапшырырга дип китте, янәсе. Китте дә батты Ә язылышкан булса, ничек килеп чыгасын кем белгән булыр иде әле? һәрхәлдә кызы тууы турында ул шундук белгән булыр иде. Хәер, кәгазь көчен элек бәяләп җиткермәгән кебек үк, хәзер аны артыграк бәяли бугай ул; Саниянең әллә нинди документлары булса да, ул аңа ата кеше бурычлары турында әйтеп тормас иде.
Диктор егерме сигезенче поездның китү вакыты тагын ике сәгатькә кичектерелүен игълан итте.
Әюпов вокзал буйлап йөри, утыра, йокыга киткән, кырын яткан, нәрсәдер чәйни торган пассажирларга, бернигә исе китмичә чуар юр- ган-мендәрләрен идәнгә җәеп йокларга әзерләнүче чегәннәргә карый, ләкин бу вокзал гавамы аны Сания белән очрашу турындагы татлы уйларыннан аера алмый иде
Ул иртәгә Мәскәүгә китәм дигән көнне исенә төшерде. Сания аның күлмәген үтүкләде, галстугын, юл ризыгын төреп бирде, вакыт кимегән саен: «Бритваңны онытмадыңмы?», «Паспортыңны алдыңмы?», «М.>. менә кулъяулык, менә цитрамон»,— дип, борчылганнан борчыла башлаган иде.
«Шулай да соңгы минутларда кыен булды,— дип уйлады Тәлгать үзалдына барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирәсе, гафу үтенәсе бик килгән иде, көчкә түздем Ул, мескен, минем ятлар янына китүемне белмәстән, һаман кайгыртып йөргән булды бит
Хәзер гел ямьсез як кына искә төшә торды. Беркөнне алар трамвайда баралар иде. Өч исерек килеп керде дә берсе, Санияне баштан-аяк карап: «Шәп нәрсә, ярар иде бу...» — дип әйтеп салды, тагын шактый тупас сүзләр өстәде. Ә Тәлгать шунда дәшми калды Күкрәгендә өермә . кайнаса да, дәшмәде. Теге өч исерек трамвайның бер башыннан икенче башына йөрделәр, сүгенделәр, тәмәке тарттылар, ә трамвайдагы бер генә кеше дә, шул исәптән Тәлгать тә, авыз йомып утырдылар. Тукталышта төшкәч, Сания аны әле генә булып узган җан әрнеткеч күренештән арындырырга теләп, китап шкафы урынына хәзергә киштәләр генә ясатып алырга мөмкинлеге турында сөйли башлаган иде, Тәлгать башта дәшми-нитми тыңлап барды да кинәт аңа кычкыра башлады: соң, җүләр, китап шкафын ниндидер такталар алыштыра ала димени?!
Сәгать икенче яртыда поездның иртәнге дүрткә чаклы тоткарлануын игълан иттеләр.
Әюпов аяк өсте йөреп туйды. Диванда бер урын күреп, кеше-кара утырганчы дип, шунда ашыкты — халык әнә күпме.
Сул якта уйланып кына бер очлы борынлы кыз утыра, каршыда — кысан читекле аякларын олы-олы төеннәре өстенә куеп, урта яшьләрдәге бер хатын утыра Уң кулда бер карт кыбырсый: ул я ияген шарф астыннан чыгара, я бөтен башы белән якасы эченә чума. Әюпов кулына китап алды Карт өч тапкыр төчкерде дә Әюповка карап «рәхмәт*1 диде. 'Д
Әюповка «сәламәт булыгыз» дип әйтәлмәгәне өчен картның әдәпле «рәхмәте» аркасында уңайсыз булып китте һәм ул картны кызганып:
— Юлга чыкканда, суык тидереп чыгарга ярамый, бабай,—диде
— Анысы шулай,— диде карт, борынын сөртеп — Менә өйгә кайтып житәрбез дә аннары, бөтенләйгә кереп ятсаң да, куркыныч түгел.
— Сез яшь күренәсез әле
— Шулай булмый сон — сиксәнне генә тутырдык бит
Көтеп утырудан алҗыган картның, ачылып бик сөйләшәсе килеп * китте: *
— Менә үзебезнең Тасеевкага кайтып, мунча ягып җибәрермен дә, <
бер чабынып кына туймасам, чәй эчеп булса да туярмын, я булмаса х кофе эчеп... әйе, кофе эчеп. ♦
— Монда нигә килгән идегез соң? Е
— Оныкларның бәбиләрен күрергә дип. Әбиең чирләп китте дә, “ юлга миңа җыенырга туры килде Балалар кал да кал, дип кыстыйлар, о Варвара әбиең хә азрак тор булмаса. дип яза Торырга да булыр иде = дә —өе җылы, урыны йомшак, дигәндәй... көн ката кино карыйм, алар g эштә чакта ваннасын керәм, җәннәт инде! Эчтә менә тынычлык юк... х Үлә башласаң нишләрсең? Ә Варвара анда... Без бит, улым, аның белән '■ алтмыш ел тордык инде, асры-чаеры булырга ярамый хәзер безгә н
Карт бераз тын торды да. *
— Туган илгә кайту кирәк,— дип йомгаклады
— Мәскәү туган ил түгелмени ул?
— Туган ил анысы, туган ил,— дип баш какты карт,— шулай булмый ни! Туган илнең дә иң башы Кырык беренче елны аның янында бөтен күкрәгемне умырып алды минем Тик менә хәзер Тасеевкага кайтырга кирәк, җан да кан да шунда тартып тора.
— Шулай...— дип сузды Әюпов,— менә шуннан соң чит җир кая икәнне белеп кара инде син
— Хәзер безнең Тасеевкада да әйбәт кенә инде. Телевнзоры-ние бдр... төсле булмаса да. Төс кирәк булса, ишегалдына гына чык — ишегалды тулы чәчәк үскән
— Әйе шул, бигрәк тә бу көннәрдә.
— Бу көннәрдә кыздыра әле,— дигән булды карт. Аның җилкәләре калтырап куйды.— Анысы хәзергә чирәме, чәчәге дә юк әле югын, ел тәүлеге, барыбер, кыш булып тормас бит. Аның урынына җәен инде,— дип, тел шартлатып алды.— бернинди ваннаң да болын өстен алыштыра торган түгел.
Карт башка ирләр белән бергә печән чабарга чыгачагын, бер учма печәнне иснәп, кайсы болынныкы икәнен аера белгәнен сөйләп китте
— Ә синең кичен кызлар җырлаганын тыңлаганың бармы? А! Пөз яшәрнең дә каны кызыша башлый ул шайтаннар сузып җибәрсә..
Әюпов бирелеп тыңлады Беркайчан да шәһәрдән аерылганы булмаса да, картның сүзләре аның күңеленә дә хуш килә иде.
Карт үз поездына утырырга дип киткәч, Әюпов бу таныш булмаган кешенең ни өчен шушы кыска гына вакытта үзенә якын булып китүен аңлады — Тәлгать тә туган ягын сагынган бит, туып-үскән, аркылысын- буен йөргән туган шәһәрен, алтмыш ел ук булмаса. озак вакыт, һәм иң әһәмиятлесе, чын-чынлап яраткан хатынын сагынган
Диктор тоткарланучы поездларның озын исемлеген укып чыкты Алар арасында «Татарстан» да бар иде - аны иртәнге тугызга күчергәннәр.
Карт урынына башка кеше утырды. Әюпов аңа карап та тормады вокзал кешеләреннән ул гарык иде. Аңа тагын гомере, шушы как урындыкта утырып, корт оясыдай гүләгән тынчу һавалы залда үтәр кебек тоела башлады. Ул китап укыган булды, ләкин укыганы башына керми иде
XIX
Тәлгать вокзалда утырган кичне Сания белән Лилия мунЧага барып кайттылар. Алар Госман Хәмитович китергән жиләк вареньесы салып чәй эчтеләр. Аннары Сания кычкырып әкият укыды. Соң гына яттылар. Лилия тыныч сулап йокыга талгач, Саниянең исенә иртәгесен Тәлгатьнең туган көне икәнлеге төште. Ул иртәгә вокзалга барырга ният иткән иде. Менә ул яшел вагоннар буйлап барыр, күрешүчеләрнең шат, көләч йөзләренә карар, вагон мичләреннән чыккан корымлы һаваны иснәр... Кайтсын иде инде Тәлгать тә шул поезд белән, бәхет бер килмәсә бер килер, диләр бит.
Иртәгесен Сания үзләренә килгән Госман Хәмитовичка Лилияне биреп калдырды да, иртә үк «эш белән» чыгып китте. ЦУМга кереп, Ли- лиягә уенчыклар һәм «бүләкләр» бүлегеннән ирләр күлмәге сатып алды.
ЦУМнан чыгып, туп-туры вокзалга китте.
XX
Кинәт бик ачык итеп динамик акырды: «утырту башлана». Әюпов кабалана башлады. Чыга торган ишек янында шыпланган халык ташкынына кушылды. Ташкын аны йомычка кебек итеп бөтереп кенә алды Әюпов үз күчәре тирәсендә әйләнде, әле уңга, әле сулга китеп барырга иткән протфелен үзенә тартты, һәм «әйләнү ул аңны яңарта, ачышка китерә, әйләнү — хакыйкать ул, беркайчан артка чигенү түгел», дип уйлады.
Купеда кызлар чыркылдый, көлешә иде. Ул сәндрәгә менеп ятты. Поезд күпергә кереп, калтырый-шалтырый тизлеген киметкәнгә уянып китте. Купеда тынлык иде. Әюпов тиз-тиз киенә башлады. Пиджагын кигәндә тәрәзәдән карады һәм каршылаучылар арасында Санияне күр- ■ де. «Бу ни бу? Ул мине каршы аламы? Ничек, кайдан белгән ул?» Ул тәрәзәгә капланды, пыяланы какты, кулын болгады, ләкин Сания аны искәрмәде, ул вагоннан чыгучыларга карап баккан иде. Тәлгать портфелен эләктереп, тамбурга ыргылды «Ә бәлки, мине каршыламыйдыр ул? Юк, юк, мине, билгеле!..» Ишек төбендә чемоданнар, капчыклар, карчык-корчыклар өелгән, каршы алучылар керергә тырышалар иде. Көтмичә булмады. Язмыш очраштырмый кала алмый иде инде, бары күрешү минутларын сузарга гына тели иДе. Менә, ниһаять, тамбур. Тәлгать аяк очларына басып үрелеп карады, алдагы кеше өстенә ятты, йөрәге кара күн пальтолы кешенең аркасына кага иде: «Юл бирегез әле, юл бирегез!» Менә күн арка юкка чыкты, күз алдында — ак карлы, бушый башлаган перрон, һәм Сания калДы. Сания аңа астан торып карый, кара күзләре зур итеп ачылган, нурланган. Күзләр: «Я инде, ник көттерәсең?» — дип ялвара иде. «Сания»,— диде пышылдап Тәлгать. Алар кочаклаштылар, аларга беркем кагылмады, сугылмады, беркем дә калмаган иде инде.
— Минем бүген кайтасымны кайдан белдең син?
— Көтә-көтә көтек булдым.
— Ник инде көтек булдың соң?
— Көттем шул.
— Ә кем әйтте сиңа.
— Үзем белдем.
— Я хода!..
— Мин сине бүтән бер җиргә дә җибәрмим.
— Сания...
— Күпме поездлар каршыладым инде мин.
— Мин гаепле, мин.
— Ә син һаман юк та юк
— Гафу ит...
Тәлгать аны үбеп алды Саниянен нәрсәдер әйтәсе килгән иде дә — елап кына җибәрде. Үзе үкси-үкси, калтырый-калтырый сөйләргә тели, ♦ тик бернәрсә дә килен чыкмый... Алар трамвайның арткы мәйданчы- > гына кереп бастылар Сания Тәлгатьнең кулына ябышкан. «Мин синең Е борылып кайтарыңны белдем. Мин Дилиягә дә әтиең командировкада х гына, дия килдем Кара, син кызыбыз барлыгында белмисең бит әле! » * Трамвайга шактый гына салган дүрт егет килеп керде Рәттән торып бастылар. Берсе, арада тазасы, авызыннан сигаретын да алмыйча, ни- 5 дер кычкырып сөйли. Үзләре һаман Саниягә карыйлар, авыз ералар * Берсе кычкырып, башын артка ташлап көлә, Сания өстенә ава. «Ярый әле терәү бар, янәсе, юкса көлә-көлә егылып китәр идең». Тәлгать аны s тотып торырга тырыша, чытлык егет һаман ава Ул арада Тәлгать те- = гене этеп җибәрде Чытлык, кулларын бутый-бутый. Тазанын күкрәге * нә килеп капланды:
— Этешә бу, Паша. а
— Ә мин аңа хәзер кеше алдында үзен ничек тотарга өйрәтермен * Таза, авызыннан сигаретын алмыйча гына, Тәлгатькә таба атлады
Пассажирлардан берәү дә кымшанмады — урындык артларыннан тораташ аркалар гына күренә иде. Тәлгать сугыш булачагын аңлап алды Сания уртага басмакчы иткән иде дә Тәлгать аны сак кына ләкин кискен төстә читкә этәрде. Ниндидер бер көч Тәлгатьнең кулын бик оста итеп Тазаның иягенә төбәде Егет кулын буташтырып, лышт итеп идәнгә утырды да шуып китте. Ул көлке кыяфәттә утырган килеш авыз тирәсен капшады — теше коелгандырмы, сигарет яндыргандырмы күзләре шар ачык. Башкалары артка чигенделәр Чытлык куеныннан пәке чыгарды, аны акрынлап кына ачты . Чатта трамвай кинәт тартылды да, бөтенесен бер якка аударды Тәлгать, иң алдан аягына баскан, пы-чаклы кулга китереп типте Ләкин пычакны бәреп төшерә алмады Ул тагын типте, тагын, тагын...
XXI
..Әюпов сискәнеп китте, күзен ачты Каршында шул ук кысан читекле хатын дөньясын онытып мышнап йоклый, очлы борынлы кыз куркынган күзләрен бер ачып бер йома, ул Тәлгать җилкәсенә башын куй ган булган икән, уянганда хәзер гафу үтенә. «Ярый, ярый, берни юк» - дип тынычландырды аны Тәлгать. Ул һаман өнме бу. төшме икәнен, вокзалның чын нокзалмы — юкмы икәнен аңламый иде әле
Әюпов сәгатькә карады — сигез иде. Бу салкыннарга, бу тиз йөрешле поездларга каһәр төшсен, аның бу вокзалда, шушы как сәкедә утырган чаклы аэропортларда да утырганы булмады
Егерме сигезенче турында сорап килергә кирәк иде Оеган аякларына басканда, ул бушап калган утыргычлар яныннан үзенә таба килүче Майя белән Лотфнны күреп алды Күрде дә, нигә килүләрен аңлап та алды. Тиз генә качарга, берәр җиргә яшеренергә, берәр поездга сикереп менәргә уйлады, тик соң иде инде
Майя Әюпов каршына сораулы караш белән килеп басты Лотфи портфель белән төенчеген алды
— Бу ни эш бу. әйдә, өйгә киттек. Әйдә. әйдә. Машина моторы суына анда
Майя иренең күзләренә карап торуында булды. Әйтерсең, ул хәзер моңарчы күрмәгән нәрсәсен күрергә тели иде Ул барысын да түгеп салмакчы иде дә, тыелып:
— Киттек! — дип, Әюповның кулыннан гына алды.
Тәлгать аларга иярде Төн белән көрәшә-көрәшә алҗыган иде ул, аңа хәзер кая барса да барыбер иде —өйгәме, театргамы, зоопарккамы. Бөтенесен аңлау өчен аңа вакыт кирәк иде.
Өйдә аларны бабасы көтеп тора иде Кухняда кайнашкан Терентьев үзенең командировкадан кайтып төшүен качкын киявенең кайтуына караганда әһәмиятсезрәк булып калуына кимсенми иде. Кухняда утырыштылар. Тимофей Ивановичның кәефе әйбәт иде. Ул ипи кисте һәм хатыны үлгәннән соң беренче тапкыр өйдә утырып эш турында сүз башлады.
— Урал өстеннән болытлар арасыннан очканда, беләсезме, ниндидер кырык минут эчендә мин безнең нурланыш составы закончалыгын хисаплап чыгардым.
Ул бер-ике сүз белән чишелешне аңлатып бирде, тик аның белән генә канәгатьләнмичә, блокнот-каләм алып килергә ашыкты.
Майя иренең портфелен бушата иде. Ул әтисенә коры гына;
— Әти! — диде.
Тимофей Иванович кире килеп утырды һәм тәлинкәләргә үзенең иҗат жимеше булган карабодай боткасын сала башлады.
— Юньле-башлы ачыш ясау өчен болытларга менәргә кирәк икән шул,— дигән булды.— Хәзер, Тәлгать Усманович, безнең алда чыпчык борыны кадәр генә эш калып бара.
Әюпов баш какты Аның башында һаман саен «Кичектерелә... кичектерелә. . кичектерелә .» дигән сүзләр яңгырап тора иде.
— Ах,— диде Майя, портфельдән сөт өсте, конфетлар, зур бантлы курчак, коньяклар ала-ала.— Бүген бит, бәгърем, синең туган көнең!
Лотфи Әюповның коньягын ачты, рюмкаларны тутырды, үзенекен күтәрде дә, дустына карап:
— Әйдәгез, туган көн шәрәфенә тотыйк! — диде.— һәрчак сәлам.н һәм бәхетле бул. Кайтуың өчен дә булсын!
Майя куанып көлде
— Әйе, әйе. кайтуы өчен дә!
1980