Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИР ЙӨРӘГЕ —ИГЕНЧЕДӘ


Кокушкино юлында
Юл буенда
Җитез атлар чабышамы, Барабан тавышымы, Әллә ялкынлы елларның Ярсулы агышымы?— Әй чыңлый күкләр, чыңлый, Күңелем тарих тыңлый.
Изге көрәшкә чакырып Быргы яңгырадымы, Яшь бөркетнең кылычында Кояш ялтырадымы?— Әй чыңлый күкләр, чыңлый, Күңелем тарих тыңлый
Юл буенда үскән карт каеннар Ниләр сөйли икән соң миңа? Каеннарның хикәясен тыңлап, Баш ияргә киләм Ленинга.
Бу каеннар гади каен түгел, Ленин белән алар сөйләшкән,
Башкайларын иеп шаулый-шаулый, Озатканнар аны көрәшкә...
Шушы юлдан ничә кабат үткән— Эзләренең тоям җылысын, Ленин белән киңәшергә киләм Хисләремнең алып олысын.
Юл ташыннан очкын чәчеп Тачанкалар үттеме, Яралы бөркет соңгы кат Туган җирен үптеме?..— , Әй чыңлый күкләр, чыңлый. Күңелем тарих тыңлый. Изге көрәшләрдә үткән Әткәйләрнең яшьлеге, Син әзерме көрәшкә, дип Әллә мине дәштеме?— Әй чыңлый күкләр, чыңлый, Күңелем тарих тыңлый.
Сагыну
Еллар үтә, ерагая сугыш. Төзәлеп килә авыр яралар. Тик батырлар һаман онытылмый, Якыная гына баралар.
Аяз кичтә әгәр урамнардан Җырлап үтсә берәү сыздырып, Еллар буе онытылмаган сагыш Үзәкләрне ала өздереп.
Алар йөрәгенең тибеше бар Без эшләгән бөек эшләрдә, Типсә тимер өзәр егет булып Керә алар безнең төшләргә!
Күзләр әле һаман ешрак карый Алар киткән юллар ягына, һәрбер язның тәүге чәчәкләре Алар каберенә салына!
Юкәләр белән сөйләшү
Әй юкәләр, юкәләр. Юл буеннан үтәләр.
— Хәтерлимсең безне?— диеп,
— Исеңдәме синең?—диеп Сорый миннән юкәләр.
— Юк онытмыйм, юкәләр, Авыр еллар үтәләр.
Мин бит инде әти булдым, Малайларым үсәләр.
— Малайларың да синең күк безнең янга килерме?— дип,
— Безне тунап, синең кебек,
Шагыйрь
Хәсән Туфанга
Шагыйрь таякка таянмый, Шагыйрь җырга таяна, Былбыл — уятканны көтми. Үзе җырлап уяна.
Картлык та юк, үлем дә юк Шагыйрьне ега алган, Тик җырлар бар, шигырьләр бар —
Йөрәктә мәңге калган!
Чабаталар үрерме?— дип Сорый миннән юкәләр.
Чабаталы заманалар Ерак инде, юкәләр. Безнең уллар чабатаны Танымыйча үсәләр.
Юл буена тезелешеп, Йомшак куллы юкәләр. Балачагымдагы кебек, Башым сыйпап үтәләр.
Әй юкәләр, юкәләр!..
Басуларның дулкыннары тынган. Гөлчәчәкләр кипкән болында, Адашкандай ялгыз бер ромашка Торып калган сукмак буенда.
Бирешмичә түзеп кичергәндер Ничәнчесен көзге кырауның, Вакытында аңлатылмый калган Мәхәббәте кебек берәүнең...
Кеше итеп яратсын да Җиргә сине язмышың — Ничек инде җырламыйсың, Ничек җырлар язмыйсың!
Вакыт-вакыт үтә авыр була, Төрле чагы була дөньяның. Эсседә дә ләкин, салкында да Ямьсез булган чагы юк аның!
Моңлы җырын сибә былбыл Тибрәндереп тирәкне. Иң нечкә кылларын чиртеп, Өзә моңы йөрәкне.
Кемне сагынасың, былбылым, Әйтче үземә генә?..
Былбыл әйтми... җырлый, күңел һаман өзелә менә.
Җирнең дә бит йөрәге бар аның, Җир йөрәге, ахры, игенчедә — Кыр шаулатып яңгыр явып үтсә, Бер урынына сөенеп өчне тибә.
Эсселектән кибеп, җир ярылса. Җәрәхәтле тоядыр үз тәнен, Йоклаганда хәтта күңеле белән Игеннәрнең тоя ул үскәнен
Сокланып күзәтел кенә Аҗаганнар балкышын, Арышларның җырын тыңлап. Басулардан кайтышым.
Офыкта уйный аҗаган, Серкә очыра арыш.
.Табигатьнең туйда чагы, Комачау итмим ялгыш!