Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИПИ-ТОЗЛЫ ШӘҺӘРДӘ


ренбург шәһәрендәге Кәнчыгыш институтында укыганда Муса Җәлил Зиннәт Әбдрәшитов дигән егет белән таныша, һәм бу танышлык тора- бара дуслыкка ук әверелә. Алар укып бетергәч тә комсомол губкомын- да эшлиләр, җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Аларны эш һәм уртак хыяллар берләштерә, буш вакытларын ' да бергә үткәрәләр. Зиннәт Илецкая Защита егете була (хәзерге Соль-Илецк шәһәре). Ата-анасы да шунда яши. Көннәрдән бер көнне ул Мусага:
— Әйдә, Илецкая Защитага кайтып киләбез,— ди.
Җәлил бу тәкъдимне бик теләп кабул итә.
1927 елның июнендә, шимбә көнне туры китереп, юлга чыгалар. Дача поезды белән баралар. Зиннәтләрнең өе Гипслы тау итәгендәге Песчанкада урнашкан була. «Өйдә безне көтеп торалар иде инде,— дип яза 3. Әбдрәшитов үзенең истәлекләрендә.— Минем дус егетем белән кайтасым да аларга билгеле иде. Анысын Оренбургның педтехникумында укучы сеңелем аша әйтеп җибәрдем...»
Гипслы тауга егетләр-кызлар еш җыела икән. Монда ял итәләр, күңел ачалар, яңалыклар сөйлиләр. Тау өстеннән шәһәр уч төбендәге кебек күренә. Муса тауның бер мәгарәсенә дә керә, дикъкать белән карап-тикшереп чыга. Ул көнне алар тауда институттагы уртак танышлары Рәхим Рәхимов белән аның энекәше Рәхмәтулланы очраталар. Рәхмәтулланың кулында кыңгыраулы Саратов гармуны була. Муса биредә яшьләр белән сөйләшеп утыра, тормышлары, укулары турында сораша. Яшьләрнең күп кенә сорауларына җавап бирә, шигырьләрен укый.
Соль-Илецкины өйрәнүче краевед һәм җирле шагыйрь Б. П. Белоногов мәгълүматларына караганда Муса Җәлил Гипслы таудагы тары тегермәнендә дә була. Ул чакта бу тегермән заман таләпләренә җавап бирерлек дип исәпләнгән, двигателе мазут белән эшләгән. Җәлил биредә балта остасы Григорий Бравичев белән очрашкан. Г. Бравичев хәзерге көндә дә исән-сау, туксан яшьлек карт, һаман да Соль- Илецкида яши, бу хакта язган язулары да сакланган.
— Тары кабыгын сез нишләтәсез, кая куясыз? — дип сорый аннан Муса.— Ул бит монда тау-тау өелеп ята.
— Кышын мичкә ягабыз,— ди Григорий Бравичев.— Шәп яна ул.
Ул чакта шәһәрдә тоз руднигы төзелә. Төзелештә комсомоллар да күп була. Җәлил монда шахта участогы башлыгы Мальцев белән таныша, комсомол-яшьлөр белән әңгәмә уздыра, тау эшләре мастеры Давидович, абыйлы-энеле шахтерлар Исаевлар белән аралаша. Ул шулай ук шахта атларын караучы Минһаҗ исемле кеше белән сөйләшкән, җир астында ничек эшләүләре белән кызыксынган.
Муса Җәлил шулай ук тоз руднигының бораулаучылар бригадасы мастеры Фәйз- рахман Габдуллиннарда кунакта була. Чәйдән соң хуҗа хатын Бәдриҗамал кайдандыр китап табып китерә. Бу балалар өчен язылган шигырь китабы була. Муса шигырьләр укый. Өч яшьлек Шаһиморат өчен татарча биеп тә күрсәтә. Кичен алар «Заря» клубында тавышсыз фильм карыйлар.
Иртәгесен ике олауга төялеп, яшьләр Илек ярына чыгып китәләр. Уха пешерәләр, күңел ачалар, җырлыйлар, шигырь укыйлар... Учак янына утырып, Рәхмәтулла гармун тарта, Җәлил мандолина чиртә. Иртән генә шәһәргә кайталар. Муса Зиннәтнең әнисенә тере балык алып кайта:
— Мә, апа, безнең балыктан авыз ит,— дип чиләкне аңа суза.
Соль-Илецкида үткәргән ике көн шулай узып та китә. Әмма шул кыска вакыт эчендә дә Муса күпләрнең күңеленә кереп кала. Хәзер мондагы клуб шагыйрь исемен йөртә. Урта мәктәп укучылары Муса Җәлил турында материал туплыйлар. Биредә шагыйрьне күреп белгән кешеләр яши.