Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОРУР ГЕНЕРАЛ


кичектерделәр Маршал Коневның ашыгыч рәвештә аны күрергә теләве дә шул чакыруга бәйледер, мөгаен.
Самолет гүли дә гүли. Кырыс та, галибәнә тантаналы да андагы авазлар. Ул ерак үткәннәрдән килә сыман... Үткәннәр алай ямьсез түгел. Дөрес, өлешеңә чыккан көмешең дигәндәй, хәвефле көннәр күбрәктер, ахры.
Бүген аның төшенә Верховный Башкомандующий Сталин керде. Ни хикмәттер, берәр төрле операцияне үтәүдән канәгатьсез калса, Иосиф Виссарионович төшкә керә. Аның кырыс таләпчәнлеге, ныклы ихтыяр көче бөтен халәтеңне биләгәнгә шулайдыр...
Уйлар хәзер ирексездән шушы зур шәхес тирәсендә бөтерелә башладылар.
1942 елның 23 июлендә 21 нче армиянең командующие генерал-лейтенант Гордовның штабтагы телефоны гадәттәгедән катырак шалтырады кебек.
— Хәзер сезнең белән сөйләшәчәк,— диделәр.
Гордов торып басуын сизмичә дә калды.
— Исәнмесез, иптәш Гордов,— диде аңа ерактан ук сизелеп торган сабыр тавыш.
— Исәнмесез.
Мондый мөһим мәсьәлә турында беренче сөйләшү иде бу. Башта кыскача гына кәефне сорашты, аннары сүз фронт хәлләренә күчте. Әлегәчә немецлар кулланган стратегия турында Гордовның фикерен белде.
— Дошман Иделгә чыгарга омтыла,— дип нәтиҗә ясады Гордов.
Верховный бераз дәшми торды. Аннан соң ашыкмыйча гына сөйли башлады. Дошманны тоткарлап юк итү өчен 62 нче, 63 нче, 64 нче һәм Доннан килгән 21 нче армияләрдән төзелгән Сталинград фронтының гаскәрләргә җитәкчелеге канәгать
угыш хәрәкәтләре фашистик Германия җирләренә күчкәч, генерал-полковник Гордовны t нче Украина фронты штабының начальнигы генерал Соколовский чакырды.
— Бик тиз килеп җитегез. Маршал Конев Мәскәүдән кайтты...— диде ул. Бүтән ләм-мим.
Гордовның йөрәге сизенде: ниндидер гадәттән тыш хәл булган. Тагын берәр күңелсезлектер, мөгаен. Куанычлы хәбәрне сиздерәләр аны. Сине күңелсезлек көтеп торганда, кешеләр әнә шулай сүзгә саранланалар. Сәер, бик сәер әле бу хәл. Фронт штабы әлегә чаклы болай билгесез чакырулар ясамый иде. Ни булырга мөмкин? Моннан ике генә көн элек ул үзе дә Мәскәүгә чакырулы иде. Авыргач, сәфәрне
ләнерлек түгел. Шуңа күр» Ставка бу фронтка командующий ител генерал-лейтенант Гордовиы билгеләргә булган.
— Тәбрик итәм. иптәш Гордое.
— Рәхмәт, ышанычыгызны акларга тырышырмын!
Телефоннан ишетелеп торган сабыр тавыш тынды. Ләкин Гордое үзен биләп алган күтәренкелектән тиз генә арына алмады Ул үзен гүя Верховный Башкомандую- ♦ щийның кабинетында хис итте. Күкрәгендә —1941 елның азагында алган Сугышчан =; Кызыл Байрак ордены Чигенү әчесен татыган кәниәрдәге батырлыгы эчен бүләк- S ләделәр Гордовны. Верховный раславыннан тыш эшләнми бу
Безнең гаскәрләр, дошман кысуына түзә алмыйча, тоташтан чигенгәндә, 21 иче >- армия. Ставка боерыгын уңышлы үтәп, билгеләнгән урыннарны саклап кына калма- £ ды, Днепрны кичте һәм Рогачев, Жлобин шәһәрләрен азат итте. Аннан гаскәрләр 2j Бобруйскига таба юнәлделәр. 21 нче армия немец командэваииесенең әлегә чаклы “ тимер ташкын булып ажгырып килгән сигез дивизиясен туктатты. Алар, никадәр генә ♦ тырышып карасалар да, алга үтә алмадылар. 21 нче армия сугышкан районга дош- a ман икенче участоклардан өстәмә дивизияләр ташлады. Ләкин барыбер алар өчен О уңай якка үзгәреш сизелмәде Ниһаять. 30 июльдә гитлер командоеаииесе «Үзәк» с гаскәрләр группасына бу төбәктә оборонага күчәргә боерык бирде. з
Ул көннәрдәге дошман безгә караганда ике-өч тапкыр артыграк көчкә ия * иде бит! о.
Генерал-лейтенант Гордовның Сталинград фронты командующие итеп билгеләнүенә, бәлки, әнә шул Рогачев-Жлобин тирәләрендәге сугышларны Верховныйның s искә төшерүе сәбәп булгандыр? Иң мөһиме — хәзер аңа азрак көч белән жиңү яуларга омтылган командующий кирәктер, ахры. Суворовның «Иң яхшы оборона * ул —дошманга һөҗүм итү!» — дигән сүзләрен Верховный Башкомандующий нык үзләштергәнгә охшый. Бөек полководецның рәсемен үз кабинетына тикмәгә генә элдермәгән икән шул.
«Мин тырышырмын!—диде ул күңеленнән кабатлап.— Минем девиз; даими һөҗүм итү. Фронт тиешле ресурслар белән вакытында тулыландырылыр дип еметлә- нәм. Хәзергә бетен өстенлек немецлар ягында: кешеләр бер ярымга артыграк, танклар — ике. самолетлар — дүрт тапкыр артык. Көчләрнең мондый нисбәте белән контрһөҗүмгә күчү гаскәрләргә җиңү китермәячәк.. •
Бу сүзләрне Верховный Башкомандующийга әйтергә дә тартынмас идә Гордое. Верховный, кабинетында әрле-бирле йөренүеннән туктап, бер мәл сынап карап торыр иде. һәм, 21 нче армия разведкасының дошман турындагы мәгълүматлары ярыйсы ук төгәл икәнлегенә ышанып, салмак кына сөйләп китәр иде. Тирән, киң елга көчле агымына һәммәсен буйсындырырга омтылган кебек, бу кеше үз фикерен җөпләүчеләрне үзенә ияртә, ә каршы чыгучыларны бик үк ошатып бетерми диләр иде. Верховныйның холкы турында хәрбиләр арасында төрле сүзләр йөри Гордое бу сүзләргә катнашмый. Ул Башкомандующийның күп очракларда хаклы булуына ышана, чиксез хөкемдарлыгын бөтенләй үк өнәп бетермәсә дә. зур абруе алдында баш ия һәм аңардан шүрли. Ә беркадәр вакыттан тәмам тынычлана, хәлне салкын кан белән анализлый — шунда инде кемнең нинди ялгышлык җибәрүе ап-ачык күренә Гордое та — мактану булмасын,— академия тәмамлаган, шактый тәҗрибә туплаган хәрби белгеч бит
Яңа командующий Малое Иәаиоаодагы фронт штабына килде Аны көтеп торганнар. Күрешү-танышу озакка сузылмады. Кабинетта фронт штабы начальнигы П. И. Бодин һәм Хәрби совет членнары белен бергәләп, өстәлгә җәеп салган оператив карта янында фикер алыша башладылар. Генерал-лейтенант Бодин фронт хәлләре белән таныштырды. Дошман, икенче көн инде Цимлә елгасына чыгарга омтылып. бер дигән техникага ия биш дивизиядән артык гаскәрен таран ясап. 62 нче армиянең уң флангына һөҗүмне дәвам иттерә Максаты — Цимлянск янында елганы
кичеп. Котельникове районына бөреп керү... Моңа юл куймау ечен, фронтка килгән барлык өстәмә көчләрне шунда юнәлтү турында күрсәтмә бирелгән...
Гордое директиваны үтәргә кереште. Бу төбәктәге хәлләрне тирәнтенрәк өйрәнгәч, Сталинградка көньяк-көнбатыштан зур куркыныч янавын аңлап, 51 нче армияне бу якка борырга әмер бирде. Оператив үзгәрешләр кичекмәстән Мәскәүгә тапшырылды.
Озакламый Верховный Башкомандующийдан телеграмма алынды. Анда Гордое кабул иткән карардан ризасызлык аңкып тора иде.
— Иң мөһиме — Цимлянск янындагы кичүләр түгел, ә фронтның уң флангы,— диелгән телеграммада.— Дошман үз частьларын Цимла районына ташлап, безнең игътибарны көньякка юнәлтте, үзе төп көчләрен фронтның уңъяк флангына күчерде. Дошман бу хәрби хәйләгә ышанычлы разведкабыз булмау нәтиҗәсендә иреште. Моны нык истә тотарга һәм фронтның уң флангын һәрьяклап ныгытырга кирәк.
Цимлянск юнәлешендәге безнең гаскәрләргә өстәмә көчләр алар сораган чаклы җибәрелмәде 31 июльдә дошманның 4 нче танк армиясе Цимлянск янындагы плацдармнан һөҗүмгә күчте. Ике йөз километрга якын араны саклаган ярым-ярты биш дивизияле 51 нче армия немецларның көчле басымына түзә алмады. 2 нче августта дошманның 4 нче танк армиясе Котельниково районына бәреп керде.
Фронт штабы начальнигы һәм Хәрби совет членнары борчылып, әрнеп, командующийга текәлделәр. Юк, аптырап калмады Гордое. Үзенә генә хас ныклык, дәрт белән яңа эшкә кереште.
Алгы сызыктан алынган хәбәрләр берсеннән-берсе хәвефлерәк иде. Паулюсның 6 нчы армиясе, безнең гаскәрләрне Чир һәм Цимла елгалары буеннан чигендереп, Клетскаяга якынлаша. Биредә Паулюсның ниятен аңлау кыен түгел: ул, генерал-майор Колпакчиның 62 нче армиясен чолганышта калдырып, тар-мар китерү максатын гамәлгә ашыра башлаган иде.
Гордое төрле төстәге түгәрәкләр, нәни өчпочмаклар, ромблар, саннар белән чуарланган картага иелде, һаман эчкә таба керә барган кара еландай боргаланып беткән чик сызыгын берничә җирдән үткен очлы уклар тишеп тора. Каршыга тиешле капкан куймасаң, алар тирәнгә кадалачаклар һәм гаскәрләрне канга батырачаклар. Бу — Сталинградны дошманга бирү дигән сүз. Сталинград менә Гордое аркасын терәп утырган стена ягында. Ә каршыда — каланы һичнинди корбаннар белән дә санашмыйча саклаучылар урнашкан сугыш кыры. Шундагы көчләрне, мең төрле шартларны -стә тотып, кирәкле җиргә күчерә белү зарур. Хәл сәгать саен үзгәрә. Бу үзгәрешләрдән син пәйгамбәрләрчә аек нәтиҗә чыгара белергә тиешсең... Эссе. Суларга һаэа җитми. Ләкин командующий якасын чишми Аңа каршы гүя Паулюс үзе утырган. Кыяфәте тәкәббер Ул: «Нәрсә эшләргә теләвегезне яхшы беләм»,— ди кебек.
Гордое та аның мәкерле ниятләрен абайлый, һәм зәңгәр уклар сузылган җиргә сыналган тупчыларны каршы куя. Тәвәккәлләмичә булмый. Тик моны дошманга сиздермичә эшләргә кирәк. Бүген төнлә үк. Дошман безне һәр төбәктә зур көчкә ия дип уйласын.
Адъютант аның боерыгын күрше бүлмәдәге элемтәчеләргә тапшыра, һәм күп тә үтми, генерал Колпакчидан алынган телеграмманы өстәлгә куя дошманның оборонага тимер чөй булып кергән 150 танкысыннан утыз бише юк ителгән, ләкин һөҗүм туктатылмаган. Тупчыларны күчерү белән азрак соңга калынган әмма аның шулай булуы хәерлерәк тә әле Колпакчи бу һөҗүмгә үз карамагындагы көч белән дә каршы тора ала. Фашистлар икенче тапкыр килгәндә, хәл котылгысыз булачак Карар дөрес. Боерык үз вакытында бирелгән Ләкин Түбән Калиновка барыбер күбрәк игътибар сорый. Бирегә тагын кайдан өстәмә көчләр ташларга мөмкин? Колпакчи күршесендәге егерме беренче армиядәнме? Аның үз хәле хәл Менә разведка мәгълүматлары, менә югалтулар турында белешмәләр. Гордовның иреннәре кибә, ул чәй сорый.
..Көндезге сәгать икедә Сталин шалтыратты. Ул, корычтай тавыш (?елән:
Катгый рәвештә таләп итәм: Клетскаядан Түбән Калиновкага чаклы булган оборона рубеҗы безнең кулда сакланып калырга тиеш!—диде.— Бәреп кергән дощг манны ничек кенә булса да тар-мар итәргә. Моның өчен көч бар, һәм моны сез эшләргә тиеш Күрсәтелгән оборона сызыгыннан китүне катгый тыям Колпакчига, рухын
күтәрү өчен, катырак куллы берәүне җибәрергә кирәк. Үзегез барсагыз, тагын да әйбәтрәк булыр...
Гордое 62 иче армиягә китте. Команда пунктында хәл белән танышты. Верховный Башкомандующийның боерыгын кабатлады, аны кичекмәстән утау чараларын билгеләде Аерым участокларда контрһөҗүмнәр ясап, дошманны борчырга, бер төбәккә генә юнәлтелгән көчләрен таратырга мәҗбүр итәргә кирәк иде. Бу, әлбәттә. һәркемнең икеләтә-өчләтә артыграк энергия белән сугышуын сорый. Моңа ирешергә кирәк, моңа ирешергә мөмкин. Гордое алгы сызыкны күзәтте. Кайбер подразде- лениеләрдә сугышчылар белән дә сөйләште, киңәшләр бирде, алариың рухын кү- - тәрде. Окоплар алдындагы җир шадраланып беткән. Көпшәсен җиргә терәп.бөкрә- “ еп калган танклар пыскый, алар тирәсендә фашист солдатлары тынып калган. Мәет > исе, дары исе аңкый. о
Гордое бер окопка сикереп төште. Тирәнлекнең җитенкерәмәвен, урыны-урыны белен стеналарның тотрыксыз булуын искәртте. ”
Эш җиренә җиткерелеп башкарылгач, сугышчыларның гаҗәпләнүен тоеп, ул: ®
— Өстән дошман танкларын үткәреп җибәрергә туры килсә, ышанычлырак бу- с
лачак,— дип аңлатты. с
— Окопта җан иясе калмаса гына узарлар,— диделәр сугышчылар.
Яуга күкрәк киереп күтәрелгән безнең солдатлар батырлыгы гасырлар буе тел- п ден-телгә күчеп йөри. Үләргә икән, гайрәтен җуймыйча иүзгә-күз карап сугышып °- үлә ул. Ә менә бу төбәктә үләргә ярамый. Җиңәргә генә кирәк! Көчне дә, сугҗш ч кирәк-яракларын да әрәм-шәрәм итмичә генә җиңәргә кирәк фашистны! Моның өчен = хейлә эшкә җигелергә тиеш. Шуңа күрә окобың тирән булсын, стенасы нык булсын. < Танк естеңнән уза башлаган икән, узсын. Көтеп тор! Артыннан яндыргыч ше- 3 шене чәпә!..
Колпакчиның күзәтү пунктындагы элемтәчеләр Генштабның Гордоаны соравын әйттеләр. Гордое фронт штабына кайтты. Кабинетындагы өстәлДә яңа директива ята иде. Ике төн инде керфек какмаган командующий кәгазьне кулына алды. Анда: «Сталинград фронты командованиесенең эшчәнлеге верховный Башкомандующий Ставкасында нәфрәт уята. Ставка таләп итә: якындагы көннәрдә Клетскаядан Калмыковка кадәр оборона сызыгы һичсүзсез кайтарып алынырга, дошман Чир елгасының теге ягына куып чыгарылырга тиеш. Әгәр фронтның Хәрби советы бу эшкә сәләтсез икән, булдыра алмыйбыз дип ачыктан-ачык әйтсен. Ставка Сталинград фронты командующиеннан бу директиваны үтәүгә хәзер икәнлеккә ачык җавап көтә»,— диелгән иде.
— Нәрсә дип җааап бирәбез?—Диде штаб начальнигы.
— Җавап кыска: Фронт хәрби советы мөмкин булганның һәммәсен эшләр
Сталинградта хәлләр бик авыр иде. Шәһәр яна, аның әйләнә-тиресе яна, чакрымнарга сузылган Идел яна. Күктә—чәүкә көтүедәй фашист самолетлары, җирдәге ерынтылар исә танклар, артиллерия белән тулы. Совет солдаты окобын тирәнрәк казый. Политработниклар һәр даим сугышчылар арасына ашыга. Бәрелешләр тынган арада, кыска-кыска әңгәмәләр булып ала Аз сөйлиләр, күп эшлиләр. Дошманга бергәләп каршы торалар, бергәләп каһарманнарча үләләр Казылып, теткәләнеп беткән позицияләрдә тере җан калмагач кына аңа фашистлар хуҗа була, оператив карталардагы сызык тагын эчкә таба күчерелә -
27 июльдә Паулюс сугышка яңа көчләр кертте. Аларга каршы куярлык ныклы резерв юк иде. 530 чакрымга сузылган фронтны тотып торган утыз сигез дивизиядә уртача дүрт-биш мең сугышчы калды. Нибары 360 танк, самолетлар аннан да кимрәк
Совет гаскәрләре кан эчендә сугышалар, баһадирларча каршы торалар, каһарман булып үләләр иде Әмма Ставка таләп иткәннәрне үтәргә һич мөмкин түгеп
Тенге сегать бердә, хәлне урында ачыклау эчен. Генштаб начальнигы Василевский килеп төште. Таң атканчы эш белән мәшгуль булдылар Өем-өем кәгазь актарылды. белешмәләр, разведка мәгълүматлары укылды, чагыштырылды, анализланды Зур өстәмә көчләр алмый торып, биредә контрһөҗүмгә күчәрге иртәрәк икәнлекне, ниһаять. Василевский да аңлады шикелле. Ул авыр тойгылар белен кайтып китте
Икенче көнне Ставканың «Бер адым да артка чикмәскә!»—дигән 227 номерлы тарихи директивасы игълан ителде.
Контрһөҗүм операциясенә килгәндә... Юк. вак-төяк турында сүз бармый,—Гор- довның талчыккан йөзендә кинаяле елмаю чагылды: Сталинград «казаныоның увертюрасы дип бәяләнергә тиешле операцияне башлау өчен бүтән командующийларга тагын ике айдан артык вакыт кирәк булды. Контрһөҗүм срогын өч тапкыр: башта — 1942 елның 20 октябрена, аннары —10 ноябрьга, соңыннан 20 ноябрь га күчерделәр..
Гордое командующий чакта Сталинград фронтына өстәмә көчләр кирәгеннән азрак килде шул. Монысы факт. Аның каравы, алар менә дигән сайланма гаскәрләр иде. Август ахырларында сугышка кертелгән 18 нче гвардияче миномет полкын алыйк. Гордов солдат күңеленә ифрат та хуш килгән данлыклы «катюша»лариы Сталинградтан көньяк-көнбатыштагы Ивановка авылы тирәсенә — иң кыен плацдармга җибәрде. Әйе. 30 август иртәсе иде бу. Разведка мәгълүматларына караганда, дошман күп санлы танклары белән берьюлы кинәт бәреп, Бекетовка яныннан Иделгә чыгарга омтыла иде. Хәнҗәр үткерлеге кебек кискен һөҗүмгә каршы кую өчен гвардия минометлары булмаса, ни кылыр иде икән Гордов? Полк — үкереп алга ыргылган корыч аждаһаларга якын дистанциядән ут ачты. Гордов күзәтү пунктында иде. Төтен, күкне ярып төшкән өермәләр җирне куырып-көйдереп алалар, танклардан ботарланган металл өемнәре генә кала.
«Катюша»лар. залп бирүгә, тиз-тиэ бүтән позициягә күчәләр. Йөк машиналары аларга таба ашыга. Ачык кыр — солдат өчен һәлакәт урыны. Дошман төбәп ата. Әнә бер машинаны «сәнәккә» алдылар. Моның ифрат хәтәрлеген чамалаган сугышчы машинасын уйсулыкка куа башлады. Шартлаудан хасил булган һава дулкыны үзе хәтле «сигара» күтәргән солдатны җиргә ыргытты. Каты бәрелүдән шартлау барлыкка килергә тиеш. . Ләкин тапкыр сугышчы егылган шәпкә «сигаравны күкрәге өстенә салырга өлгергән икән. Тик һәр позициядә дә болай барып чыкмый шул. Бер установка шартлады, икенчесе... Ләкин полк бирешми, дошман Иделгә уза алмый. Өч сәгатькә якын сузылган бу сугышта фашистлар, утыз ике танкларын югалтып, чигенергә мәҗбүр булдылар. Икенче һөҗүм вакытында дошман, сиксән танкның утыз җидесеннән колак кагып, сугыш кырыннан үкчә күтәрде... 18 нче гвардияче миномет полкы сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде.
1 сентябрьдә Сталинград фронты хәрби советы боерык чыгарды. Анда: «„.Бөек Ватаныбыз изге каһарманлыкка, халкыбызга ихлас бирелгәнлеккә чакыра. Совет халкы сезнең һәркайсыгыэга карата, тиңдәшсез яуда кыю һәм батыр сугышты, дип әйтсен... Немец оккупантларын тар-мар итеп, тарихи каланы дошманга мәсхәрәгә бирмәде, дип әйтсен... Бер адым да артка чикмәскә, иптәшләр! Куркакларга һәм паника тудыручыларга мәрхәмәт юк! Геройларыбызга дан!»—диелгән иде.
12 сентябрьдә Фронт хәрби советы, Ставка белән килешеп. 62 нче армиягә командующий итеп генерал-лейтенант В. И. Чуйковны билгеләде. Гордов бу гайрәтле полководецны 1918 елдан ук белә иде. Идел, Кама. Вятка буйларында интервентларга каршы Көнчыгыш фронтта сугышканнар иде алар. Язмыш аларны кабат очраштырды.
Гордов яңа командармнан:
— Иптәш Чуйков, мәсьәләне ничек Аңлыйсыз?— дип сорады.
Чуйковның сүзе кыска булды:
— Ант итеп әйтәм, шәһәрдән китмәм; я Сталинградны саклап калырбыз, я шунда үлеп калырбыз!
Соңыннанрак билгеле булды: Гитлер шул көнне Винницага киңәшмәгә килйп, анда: «...Русларның көче бетәргә тора. Безнең өчен куркыныч тудырырлык киң стратегик хәрәкәтләргә алар инде сәләтсез... Шәһәрне тизрәк уз кулыбызга алу турында уйлый башларга кирәк»,— дип мактанган.
Әйе, ул көннәрдә йөч һәм техника өстенлеге әле һаман немецлар ягында иде Тик дошман совет халкының партия җитәкчелегенДЪге көч-кодрәте бихисап икәнлеген исәпкә алмаган иде.
Сталинградны сакларга шәһәр халкы да күтәрелде, ерак тылдан килгән гаскәрләр Идел аркылы чыга торды. Шәһәр яртылаш боҗра эчендә калган иде инде. Сугыш кайбер урамнарга да бәреп керде. Гитлерчылар төп ударны Гумрак поселогы ягыннан Мамай курганына һәм вокзалга юнәлттеләр. Шәһәр үзәге өчен көрәш аеру-
ча ауясыз булды. Биредә фашистлар бик зур югалтуларга дучар ителделәр, әмма хәл бик җитди иде әле.
Фронт хәрби советы Сталинградны саклаучы сугышчыларга чираттагы боерыгын җибәрде: «...Барлык төр гаскәрләрнең гомуми бурычы — дошманны кыру . тулысынча тар-мар итүгә башлангыч ясау һәм ерткыч илбасарларны илебездән куып чыгару. Без моңа ирешербез. Моның өчен бездә көч җитәрлек. Сугыш уты кабызучы, авыл ♦ һәм шәһәрләребезне туздыручы, тыныч тормышта яшәгән халкыбызның канын агы- =; зучы вәхшиләрдән үч алыйк! Дошманга мәрхәмәт күрсәтелмәсен, кыю рәвештә алга, £ җиңүгә! — Ватан чакыруы шундый...» х
...Самолет гүли дә гүли. Кырыс та, галибәнә тантаналы да андагы авазлар и- Сталйнград фронтындагы авыр көннәрнең хатирәләрен яңартырлык ниләр калды икән соң? Хәрби эш кәгазьләрен исәпләмәгәндә, бернәрсә юк. Хәер, кызыклы бер Q фоторәсем бар икән...
15 сентябрь Гордое гаскәрләре өчен иң хәлиткеч көн иде. Туктаусыз атышлар ♦ гөрселди Хәрабәләргә әверелгән шәһәр өстендә дә, Идел өстендә дә куе төтен, о Дошман ярсып һөҗүм итә, сугышка яңадан-яңа резервларын ташлап, Сталинградның ° саклаучыларын Иделгә кысрыклап төшерергә омтыла. с
Сафлары тәмам сирәкләнгән 21 нче армия, соңгы көчен туплап, фашистларга ~ каршы тора. Ярдәм итәсе иде — хәзергә резерв юк. Янәшәдәге 4 нче танк армиясеннән өлеш чыгарыргамы? Ул армия әле һаман тулы түгел. Тагын? 5 нче аерым брига- & да, 1253 нче танкларга каршы тору-юк итү полкы, 12 нче аерым инженерлык ба- е; тальоиы... Аз шул, аз. Гордое, актык мөмкинлекне файдаланып, 16 нчы һава армиясе = командующие Руденкодан бу төбәккә кичекмәстән самолетлар җибәрергә боерды <
Аннары ашыгыч рәвештә 66 нчы армия белән бәйләнешкә керде. Биредә дә югал- Э тулар зур. 66 нчы армиягә булышу өчен еракка оча торган авиацияне билгеләде Шулай «итәк кисеп җиң ялгаган» сәгатьләрдә генерал Родимцевиың 13 нче гвардия дивизиясе Иделне кичә башлады. Фронт командующие (рәсми рәвештә ул 5 августтан генерал-полковник Еременконың урынбасары саналса да. гаскәрләрне үзе җитәкли иде) җиңел сулап куйды һәм алдынгы частьларга турыдан-туры һөҗүмгә кү-чәргә боерды. Кичүдәгеләр арасында бер фоуохәбәрче дә бар иде. Ул, генералларны сурәткә төшерүне абруйга санаптыр, ахры, һаман Гордов тирәсендә бөтерелде.
— Сурәткә төшеп торыр чакмыни?!—дип ачулануына, теге: «Мин сезне, иптәш командующий, якташ буларак та төшерергә телим»,— диде,
— Вакыт юк!
Әрсез фотохөбәрче кичке якта штабка килде.
— Гафу'итегез,— диде ул,— минем дә девиз, хөрмәтле Василий Николаевич, һәрдаим һөҗүм итү. Минзәләдән башланды ул. Нәкь сезнең кебек. Сез дә. унбиш ту- лар-тулмас Минзәлә белән саубуллашып, бәхет эзләргә чытып киткәнсез, мин дә шулай. Дөрес, мин «Кавказ һәм Меркурий» пароходчылык җәмгыятендә эшләмәдем, Казанда эшләдем...
Гордов чәй кертергә кушты. Көлемсерәп куйды. Ничә көнгә беренче елмаюы иде бу аның.
Фотохөбәрче сүзен дәвам итте:
— Виктор Антонович Темин булам мин. Әйткәнемчә, гомер буе һөҗүм итем Ишектән кусалар, тәрәзәдән керәм — барыбер максатыма ирешәм. Гомумән, ир- атка һөҗүм итеп яшәү килешә. Хатын-кыз да шундыйларны күбрәк ярата..
— Бу фәлсәфәгезне, капитан, башка урында сөйләрсез.
— Гафу итегез, зинһар, хөрмәтле Василий Николаевич,— диде фотохөбәрче.— Якташ итеп, кәефегез күтәрелсен дип кенә. Юкса...’ йөзегез караңгырак күренә
— Балкырлык эшләр майтарганыбыз юк әле.
— Булыр! Булыр, хөрмәтле Василий Николаевич! Мәскәү бер селтәнүдә тезелмәгән. Башлаганда Сез дә гади солдат булгансыз. Кызыл Армияне оештыруда күп кач куйгансыз. Гражданнар сугышы елларында рота, батальон, полк белән командалык иткәнсез 1920 елда Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгәнсез. 1932 елда Хәрби академияне тәмамлагач, Монголия Халык республикасы армиясендә инструктор булып хезмәт иткәнсез
— Бу мәгълүматлар каян билгеле сезгә, капитан?
— Мин дә сезнең эзләрдән йөрдем,— диде Темин, канәгать төстә елмаеп,— Японнар Монголиягә басып кергәч, «Правдапдагы эшемне калдырып, үз теләгем белән фронтка киттем. Халхин-Гол елгасы буенда сугышларда катнаштым. Анда, хөрмәтле Василий Николаевич, сезне яхшы белгән кешеләрне күп очраттым мин. Гас- кәрләрне әйбәт өйрәткәнсез. Сугыш эпизодларын чагылдырган фотоларым «Правда», «Известия», «Красная Звезда» битләрендә басылып чыкты. Челюскинчыларны коткарган очучылар — беренче Советлар Союзы Геройлары — Ляпидевский, Леваневский, Водопьянов, Каманин, Молоков, Слепнев һәм Доронинны, дөньядагы беренче фәнни поляр экспедициясенең җитәкчесе Папанинны, Төньяк Котыпта җилфердәгән Совет әләмен дә мин барып төшердем. Бу фото бөтен дөнья газеталарында басылды. Хасан күлендәге Заозерная биеклегенә Кызыл Байрак кадауны да мин фотога төшергән идем. Рейхстаг түбәсенә менгезеп кадалган Җиңү байрагын да фотога тө- *• шерәчәкмен! Шул өмет белән яшим '.
Күңеле күтәрелеп киткән Гордое:
-- Адъютант! Берәр бокал шампанское!—дип кычкырды...
Сентябрь ахырларында Сталинград фронты — Дон фронтына, Көньяк-көнчыгыш фронт янә Сталинград фронтына әверелеп, туры сүзле горур генерал Гордовны 33 нче армиянең командующие иттеләр. Бу армия генерал Соколовский җиләкчеле- гендәге Көнбатыш фронтта сугыша иде. Василий Данилович Соколовский аны әйбәт каршылады.
...14 апрельдә Генштаб вәкиле генерал Штеменко Смоленск тирәсендәге фронт команда пунктына яңа командующий Черняховскийны китерде: Ставка, нәкъ Сталинградтагыча — Көнбатыш фронтны икегә бүлеп, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары ясады. Соколовский белән Гордов МӘСКӘУГӘ Кадрлар Баш идарәсенә кайтырга күрсәтмә алдылар.
— Механизм төгәл эшләде,— диде Гордов Соколовскийга.
— Югарыдан күбрәк күренә,— диде гаскәрсез калган генерал Соколовский- Комиссия чыгарган нәтиҗәләр буенча безгә зуррак җәза тиеш иде. Рәхмәт әйтергә кирәк. Резервта азрак яп итәрбез, шәпләп уйланырбыз.
— Уйланыр нәрсәләр күп, Василий Данилович. Комиссия членнары аяусыз булдылар.
— Комиссия членнары хаклы. Аларны чираттагы үсеш көтә хәзер. Ә безне — салкын душ. Моңа лаек без, Василий Николаевич. Тулысынча лаек.
Мәскәугә очучы самолет ул чакта да нәкъ бүгенге кебек гүләде дә гүләде. Хәтердә: Соколовский йокымсырый башлады. Гордов та күзләрен йомды. Бу сәфәрнең бихисап озакка сузылуын теләде ул. Үртәнә-үртәнә уйлануында булды: «Салкын душ... Без моңа тулысынча лаек...» Бу юлы комиссиянең эш нәтиҗәләре буенча Дәүләт Оборона Комитеты махсус карар чыгарды инде. Имеш, ул, 33 нче армиянең командующие, аерым биеклекләрне һәм күптән яшәүдән туктаган авылларны алу өчен вак операцияләргә күп көч сарыф иткән. Берничә рәт кулдан-кулга күчкән авыллар урынында тырпаеп торган морҗалар һәм көл өеме генә калган иде. Хәзер раслап кара син аларны ничә кат алуыңны!
Юк, Гордов ансат кына бирешүчеләрдән түгел, һәммәсен тәртибе белән аңлатыр. Ышанырга тиешләр. Солдаттан күтәрелгән командир ул! 1918 елдан —партия сафында, революциянең беренче көннәреннән — Кызыл Гвардиядә, аны оештыручыларның берсе. Гражданнар сугышы елларында ак казагы да, ак чехы да калмады, һәммәсен кыйнады Гордов. Кем белән сугышуларын белеп алган колчаклылар, ярсып, аның әтисен җәзалап үтерделәр ..
л, ' 'яЗҮһ?'е,,Л кадалган Җиңү байрагын, чыннан да. безнең якташыбыз В. фотога төшерде, һәм бу фотоны бетен дөнья газеталары күчереп бастылар.
HVBI-ШВХ vedox turn «гизик 9 мпигз «Ml nxoawndex Авх-Mdg |
(axdaxx ио 'exdeuxHuedeu ‘exdiadiatfAx ехииеи nexdeg »>A neweg 'exdecA exutax 'uexA uexeu •хих MKj«v«wm»ud»9 xedadc UtaHHewmotf— OHodoudexsex cA OHtnoiAtfHewox MOHVWW -de oxeHtfdeax ехн £ ixtfdaog UKV —|»JUV чхехеф exxiawedex exHHdog |exuy — aotfdoj otTdaxue ewwe 'laxxde esxde adeuxex me weg темх exdeuexA xtadaog ‘Меэиитиц. xexediatfAx xauexHodaMx пииехмн Aeumeg xedeidn ехеихе dag eHwAMcog iw«e exmag uex нәхАд 'sedotf atfx Hexdexxex ueeeta иеиАт ex aotfdoj ‘xexue xixdaog Hetfexeex3 наьа AxAx exwAtaog ‘eV deuesdox uau -ag MiaAuAg а и еххәинәхэе dAc неии1чхк неэ Минне wmotf etfHiaxHOd$ tfedxHMuex^ tatfKAx OHiauiadA cA ен«чх Htawxtame HtasexgAdx нофаиох 'untf —‘dOHOumt osowweg — -неиәд xiauiauHex ннхиеэ exoxexxetfej еэи ваном uemdeyy deuiaxmedex сАх-ехсАх инхзаоиохоз неиәд aotfdoj doi/тәих exdeumeg etfadeBHB CHKHtiedauo нехнеиахиид енаэ ог adeudexsex tчxнodф OHHedMX эхи | 'еииодоэ AHeudexen euex Miandeumetfcoios etfHHOtfdy — tavdiamuex eaHxxedxtf еМи неиәд miaeex nexxiavdex вонохиу uedonex taxAdexmeg Hedeuxewcox ихиичиенен geimwaj deuiaxxediaxuem netfexeex^ OHIBX etfxexdox exdeuxed HHHBUU xaxadei MenBHwde exHHtfdeex ахи £ иихэаоиохоэ uedenox <чхинчиехеи gexm wag ваном uemdew HHtnotAtf HBWOM atfM нехиих енидехт хиойф ‘наха Ахох иезих etfHiadAx xeudoco exwAtxog 'aotfdoj xMMaoxuou-uedaHax etfadeaHM д ‘etfHOdexex" ,|deu9x3ouadx uAm tatfuAg әхиедеэ exdeuxeu -сәэиәМАи IBUXCKHH xo adeHHaxuadxg neweg cue MixHdeuixxdeuxHx laxetfAeuiedg axxA exue etf latfdiatfvex awmaudag dag 'uiaue uedA 'latfewdox uiamiaxAs неиәд adeudexsex хэхтеф иехнаамид uadax exBxsouadx aotfdoj iBuxiBuiadxAx внпсиаә№ сд dauaxxA иәнаииа NHAeusadg 'uewex IBHAOXOUJ HtfHiBue ciasxiaudexxox adaudegem Aedoj 'еээи{/ 'aAxdxox|j 'aAdx^xQ exMiaweuxeco 'икзед хае aHadaudxfet етчиоц etfHiameg ndeaHM Хичниа Sfr6l deui4xxdex3Hx нetfdeuxзиmeф nadeu -degem иемээД^-еее^ 'xsHRuog-dMWKtfeug 'аоачц *ui4di4me exuewex i4Hdeuy dauatfacex t4dvHH»uu wAtxag оочх мА i43Ki4da etfHawetfda иихзаоаохоз uedeHaj 'i4tfdi4xmvdxo > хедех наиад deumexxawcax axaxxauc mi4wcg *(чххо ен1чхнойф вниедхд ахн j axetfuaxau 2 -axxaxHtx ваном uemdew xA винах uAm aotfdoj wag 'аУеиәхиид иахи OHtnoAtfuewox S taaMMHwde axaxtfdeax ахн £ >чне емаехЭ exxdew deuiatfewdiaxxa xeco exadacaj аххи хеиАд ехиихэаоиохоэ ■° uedauax наххих uiauAg 1чхинчиехен gexm ен1чхно4ф eHwedx^ ахн j uasdag Унчнохоф x xdAtf ixxexxdaeHox aotfdoj atfdxg 1чнохоф nexewxiax uiauiaseg etf etfuexdag 'uadem E -ex etfнlчxнodф tfedxHHuex^ *i4xuex ueucc они HHWOJ әxdegexoxoф 1Чие etfAexsey/ 2 atfw euex uiauAg ими
Q -чиехен ngdax tauuAx nxex 'lauxAd aux ex 'siadiax weg нехиеиех 'аидахиф хае neweg ид ® atfdxg newdatf 'xex exmaeed MWHetf etf etfdeuxex diaae Ми eMe «чхиох uAni aotfdoj atfx ф euag UHW edatfueuxeius нәсА Анени енахаинехи нахе нехед MiaHHegdox iaxua д|Д( atfH euiaxiBHO иеинахед datfexawuAx 'uexxAx неУДеисмэ x 'axexedex uataAx weg 'deueuaxH ue> иеМА ‘exHtawuracAs exxeco exxetfex deuxauEasuaMAx axexxewtax ngdax 'etf esxiaxuex meg lagecex HetfMcea Моз HenHexdax exmex (чэеху m latfetfuiam
X -»au uutf—«|WHWHaxA etf BHIBX се нахе wiBHexvia» |WMWHBXAM :ехАн«Д ианехэиэ 'wag 2 atfdAx etfnamex енк ючэехе хинаохиои-uedaHax наххих uiaxuex еиааеиАх xauowe^ 13 енкA uaudux 'uiaHiaxdAx 'aotfdoj
ф Htf — |eueg *eueg —
:иеиАз diaae ladeHHy edox exMwmetfHC xeco иид ‘uedex ехеАм edax exmex etf еиии енәх etfdeHHex нехеихеМк uiaxox laHaotfdoj miawcg аОни atfdax енәтех diaxuex ехии ueuexuA uawned азихе atfx HexdegnM etf degex etf н tad Ax Adexxox иаэихе e3dex»iex adnx lчнdәhифo хе иехтех dxse 'eMe newmo^ atfeweuax exdecog aHdeuetfxiaxex 'иеи -хеэ xiauradxAx еххне Hgdex ‘aotfdoj иииизед dHtfHewox uiaciax xauama xo ewdaxg
12 январьда «сугыш алласы» иртүк эшкә кереште. Фронтның бер километрына, вак калибрдагы пушка һәм минометлардан тыш, 250—300 туп туры килде. Алар бер сәгать кырык җиде минут буе туктаусыз аттылар. Аннары пехота кузгалды.
15 январьда Гордов гаскәрләре Кельце шәһәрен алды. Чигенүче фашистларның бер өлеше шәһәрдән төньяктагы урманга урнашты. 3 нче гвардияче армия Одер елгасының кушымтасы Боберга ыргылды. Дүрт көн эчендә йөз километрдан артык алга үттеләр. Башка частьлар белән бергәләп дошманның 4 нче танк армиясен җимерделәр. Атаклы генерал Гарпе җитәкчелегендәге «А» гаскәрләр төркеменә кергән 17 нче кыр армиясенә зур зыян китерделәр. Дошманның 24 нче танк, 42 нче армия корпуслары һәм 9 нчы кыр армиясе дә шундый язмышка дучар ителеп, коралларын һәм техникасын ташлап чигенде. 19 январьда 1 нче Украина фронты гаскәрләре Германия территориясенә аяк басты.. Тагын өч көннән соң Одерга килеп җиттеләр.
Зур хәвеф сизгән, тәмам сагаеп калган Гитлер башта 6 нчы танк армиясен, аннары нык коралланган егермеләп дивизияне Көнчыгыш фронтка күчерергә мәҗбүр булды. Шулай итеп, союздашлар иркен сулу алды, һәм январь ахырларына таба Англия премьеры — Сталинга: «Көнчыгыш фронтта Сез башлаган гигант һөҗүм уңае белән хөкүмәтебез исеменнән чын күңелдән Сезгә рәхмәт белдерәсем килә»,— дип язды.
Генерал Гордов Бреслау янында да, Глогауда да үз тактикасына тугрылыклы булып калды. Аның җитәкчелегендәге гаскәрләр һаман алга барды. Үзенә исә җиңү тәбрикләре артыннан ук төртмә сүзләр дә ишетергә туры килде. «Эрерәк берләшмәләрне читләтеп үтү» турындагы боерыкка аеруча басым ясадылар.
Мәсьәләгә бер яклы гына караганда, урынлы шикелле иде бу тәнкыйть. Кире фикер тудыруларны куәтләргә җирлек бирә торган шик-шөбһәгә урын калдырган киеренке ситуацияләр дә була фронт тормышында.
Гордовлылар узып киткәч, Кельце тирәсендәге урманнарга яшеренгән немец гаскәрләре, чигенүче механикалаштырылган берләшмәләрнең калдыклары белән кушылып, безнең тылда хәрәкәт башлыйлар.
Беркөнне шактый ук хәвефле хәбәр алына: фронтның команда пунктына арттан дошманның танк корпусы һөҗүм итә. Танкистлар янына киткән Коневны эзлиләр. Ул үз резервындагы 7 нче механикалаштырылган корпусны сәгате-минуты белән дошманга каршы бора. Каты бәрелешләр нәтиҗәсендә, ниһаять, хәвеф бетерелә.
«Әгәр Конев резерв калдырмаган булса?»
Бу сорауны бирүчеләргә карап, Гордов елмайды гына. Аның горур карашы гүя: «Уз-үзен хөрмәт иткән нинди полководец дошман җирендә резервсыз яши инде?1»— дигән хакыйкатьне сөйли иде.
3 нче гвардияче армия, Глогау крепостена кереп бикләнгән фашистларны эзәрлекләп тормыйча, Одерга омтылды. Бу юлы фронт штабыннан төртмә сүзләр ишетелде. Игътибар бирмәде командарм, һәм дөрес эшләде: аны Конев яклап чыкты.
15 февральдә Бобер елгасын кичтеләр. Моннан Германиягә дә ерак түгел иде инде. Тагын, бер талпынсалар — Нейсе елгасы. Аның аръягында фашистлар мәңге җиңелмәс санаган империя җирләре башлана...
3 нче гвардияче танк армиясе артыннан килгән генерал Коротеев гаскәрләре Бунцлауны алган иде инде. Штабы белән күченгәндә, Гордов машинадан төште дә самолетка утырды. Әйләнечрәк булса да, Бунцлауга очарга боерды. Гордов биредә Кутузовның йөрәге күмелгән булуын белгәнгә, нык тәэсирләнеп, шәһәрчек кырыендагы ялгыз каберне тамаша кылып үтүне үз бурычы санады. Бөек полководец турында уйланды. Верховный Башкомандующий белән сөйләшүләре исенә төште. Авыруы көчәя барган йөрәгендәге сыкрау янә баш калкытты. Моңа соңгы көннәрдәге уйланулар кушылды. Гордов җитәкләгән 3 нче гвардияче армия, бу төбәктәге удар төркемнең алгы сафында, Нейсе елгасына килеп җитсә дә, Ставка әллә ни канәгатьләнү күрсәтмәде. Ни өчен шулай? Гордов 1 нче Украина фронтының уң канатында иң алда бара. Сул канаттагы 59 нчы, 60 нчы армияләр белән чагыштырганда, аерма— җир белән күк арасы бит! Әллә Ставкада үткәннәрне анализлау берьяклы гынамы? Лисса тирәсендә немецларның 9 нчы кыр армиясе, 24 нче танк һәм 42 нче армия калдыкларына каршы сугышларда югалтуларның башкалардан күбрәк булуына игътибар иттеләрме?
Мондый шартларда уэ девизыма тугрылыклы булам дип. һөҗүмне элеккеге темпларда дәвам иттерү гаскәрләрне һичшиксез һәлакәткә китерәчәк иде. <
Ул шик-борчылуларын Конев белән уртаклашты: q
— Ә беләсезме, Иван Степанович, без бу тебәктә үзебез чолганышта калмагаек. a Биредәге хәл миңа 1942 елның язында Көньяк-көнбатыш фронттагы үкенечле Харь- .z ков операциясен нык искә тешерә. Хәтерегездәдер, Генштаб начальнигы Василевский ‘ ул чакта Харьков юнәлешендәге безнең һоҗүмне кичекмәстән туктатырга кирәклеген әйткән иде.
Ничек хәтерләмәсен ди инде моны Конев? Василевский ул чакта Верховныйны *“ инандыра алмады. Берничә кәниән соң безнең гаскәрләр җиңелүгә дучар булдылар. 4 Әлбәттә, хәзер хәл икенчерәк. Инициатива безнең кулда. Әмма сугышның фа- ш шистик Германия җирендә баруын, сайлап алынган эсэс частьларының фанатикларча О каршы торуын исәптән чыгарып ташларга ярамый.
Ставка һеҗүмне туктатмауны таләп итә, һеҗүмне туктатучыларга сан-хермәт юк. д Элек 1 нче Белоруссия фронтына каршы торган ничаклы дошман гаскәре хәзер * Гордовны тоткарлар дип кем уйлаган? Мондый шартларда Верховныйның катгый 2 боерыгын ничек үтәргә? Моның мөмкин түгеллеген ничек аңлатырга? Ашыктырыр ечеи җитди сәбәпләр бар барын. Разведка мәгълүматларына караганда, Англия- -
■һәрҗирдә туктаусыз һөҗүмгә һем удар группироакалар флангларын нык рәвештә тәэмин итмичә генә һәм ирешелгән уңышны ныгытмыйча тына зуррак территорияләрне биләргә омтылу мәгънәсез характердагы һөҗүм ул.. Мондый һөҗүм көч һәм средстволарны таратуга китерә һәм дошманга безнең алга ерак киткән, флангларны һәм тыллары тәэмин ителмәгән группироакаларыбыэны өлешләп кый-нарга мөмкинлек бирә...».
Нинди хәрби начальник, бүген бу положениеләр искерде, дип әйтә ала? Җитмәсә, алар хәлне тирәнтен анализлаган саннар, төгәл исәпләүләр белен ныгытылган да булсалар? Менә шулерның кайберләре: укчы дивизияләрдә хәзер уртача дүрт мең алты йөз сугышчы калды, гаскәрләр сугыш кирәк-яраклары, ягулык белән тәэмин ителүдә «ач паекта» утыралар, яэ башындагы юл өзеклегендә урман-сазлык урыннарда техника тик тора, аэродромнар баткакка әверелгән
Реаль чынбарлык шундый иде. Бу аяныч хәл белән фәкать полковник Покрышкин гына исәпләшергә теләмәде Җаен тапты ул: үэ дивизиясендәге самолетларны Брес- лу-Барлин автомагистраленә тезде. Киң асфальт юл очкычларга менә дигән аэродром хезмәтен үти башлады.
Әнә Покрышкиннан үрнәк алыгыз дип әйтүләре мөмкин Үзенчә нәтиҗә ясарга гадәтләнгән кешегә әлеге факттан да файдаланырга була, әлбәттә. Инициатива аз, эзләнү җитми.. Зарлану һәм сорануга өйрәнеп беттек... (Монысын Конев рәхәтләнеп куәтли ала: Гордое аннан фронт резервындагы 3 нче авыр реактив установкалар дивизиясен үзенә сораган иде. Конеа аны Бреслау тирәсендәге 5 нче гвардияче армиягә бирде.)
Менә шундый эшләр... Самолет, гүли-гүли. җиргә тешә башлады. Нәрсә кете генерал-полковник Гордовны? Тагын элеккеге кебек урыниан-урынга күчерүләр башланамыни? Хәерлеге түгел болай ашыгыч макырып алулар, түгел
Гордо, җайлабрак утырды, тәмәке кабызды Фикере йөгерекләнде немецларның ул гаскәрләре элек 1 нче Белоруссия фронтына каршы тора иде Алар, чигенә- чигене. һәммәсе 3 нче гвардияче армия алдына чыктылар Гордо.ның хәле бермә- бер читенләште.
Америка командованиесо Берлинны Кызыл Армиядән алда алу операциясен хәзерли. Союздашларның гаскәрләрне бу тебеккә тарттырулары, фельдмаршал Монтгомери җитәкчелегендәге группировка оештырылу турындагы хәбәрләр Ставкада шик уят
мый калмагандыр.
Ә генерал Гордое, гаскәрләрне алдагы җиңү очен саклап каласыбыз килсә, безгә хәзер үк биредә оборонага күчәргә кирәк дип. озын-оэын донесениеләр яза._ Үз фикерен төгәл саннар, исәпләүләр белән нигезләде ул. Хәтта Верховный 1943 елның 23 августында гаскәрләргә җибәргән мәгълүм директивасыннан өзек тә китерде. Анда, Гордов фикерен куәтләгән кебек, болай диелгән иде:
Фронт командующие маршал Конев аны эур иркен бүлмәдә тоткарлыксыз кабул итте. Конев янында фронт Хәрби советы членнары генераллар К. В. Крайнюков. Н. Т Кальченко һәм штаб начальнигы В. Д. Соколовский да бар иде. Озынча өстәлгә җәеп салган карталарга иелеп әңгәмә корганнар.
Маршал Конев гәүдәсен турайтты. Гордов рапорт биргәндә бу таләпчән полководецның йөзенә текәлеп карап, үзен ашыгыч чакырып алуның сәбәбен белергә тырышты. Азрак кысылМп торган соры күзләр һәрвакыттагыча тыныч карыйлар. Сирәкләнә башлаган аксыл сары чәч. киң шома маңгай. Кашлары да җыерылмаган. Менә күзләр кысыла төштеләр, ныклы ихтыяр көченә ия икәнлеген сиздереп торган тыгыз иреннәрдә эчкерсез елмаю чагылды. Йөзе тагын балкыбрак китте.
Тынычланган, ләкин әле һаман шикләнүеннән арынып бетмәгән Гордов: «Аңлашылмый»,— дип уйлап алды.
Бүлмәгә фронт штабының бүтән офицерлары керде, һәм генерал Соколовский, куанычыннан тиз-тиэ атлап, командующийга кызыл тышлы папка сузды. Иван Степанович папканы ачты, аның көр тавышы тантаналы яңгырады:
— СССР Верховный Советы Президиумы Указы. Гаскәрләр командующие генерал-полковник Василий Николаевич Гордовка... Одер елгасын кичкәндә күрсәткән батырлыгы һәм оста җитәкчелек иткәне өчен... 1945 елның 6 апрель Указы белән СоветЛар Союзы Герое исеме бирелә!..
Гордовның башы әйләнеп китте, тик моны сиздерергә ярамый иде:
— Советлар Союзына хезмәт итәм!
Бүлмәдәгеләр шаулатып кул чаптылар.
Маршал Конев, кулларын кНң җәеп, Гордовны кочагына алды.
Көтмәгәндә шул чакта ишек ачылып китте, аннан күптәнге таныш хәбәрче подполковник Темин килеп керде. Фотога төштеләр. Бүлмәдәгеләр янә кул чапты.
Киңәшмәдән кайтканда ул тагын мотор тавышына игътибар итте, самолет гүләде дә гүләде. Галибенә тантаналы да, ярсулы тау елгасы агымыдай ашкынулы да, хәтәр тарлавыклар өстендә канат җилпегән бөркет каңгылдавы кебек кисәтуле дә иде ул авазлар.
Гордов буталчык гүләү эченнән үз йөрәгенә якын хәбәрне эзләп тапкандай булды. Самолет: «Берлинга!.. Берлинга!..»—дип кабатлый сыман иде.