Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘРИТ ИБРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ


Тукайның гүзәл шигъри мәктәбе үз чорында, бик күп яшьләрне рухлан- в дырып, поэзия
мәйданына китергән. Әнә шундый шагыйрьләрнең берсе— Фәрит Ибраһимов.
Ул мәгърифәтле гаиләдән чыккан. Әтисе — Таҗетдин Ибраһим улы — заманының алдынгы
кешесе, хәлфә, хисап фәненнән берничә дәреслек авторы.
Фәрит авыл мәктәбендә укыганда ук шигырьләр яза башлый. 1912 елда, аңа унтугыз яшь булганда,
«Уйларым», «Өмидемнең нурлары» исемле ике шигырь җыентыгы «Фәрид Ибраһимн» имзасы белән
денья күрә. Бу ике җыентык яшь егетне шагыйрь буларак таныта. «Аң» журналының 1915 елгы егерменче
санында «Сугыш һәм язучыларымыз» дигән редакцион мәкалә урнаштырылган. Мәкаләдә Беренче
бетен- дөнья сугышында катнашкан татар язучылары арасында Ф. Ибраһимов исеме дә телгә алына. Ул
чордагы гаэета-журналлар да аның шигырьләренә урын биреп килгәннәр. «Аң», «Сөембикә»
журналларында, «Сибирия» газетасында шагыйрьнең еч поэмасы («Авылым», «Гармун тавышы»,
«Төш») һем дистәләгән шигырьләре чыга.
Ф. Ибраһимов фронттан кулы аяраланып кайта. Сугыш темасы аның иҗатына да үтеп керә. Ул
«Дөнья», «Позициядә», «Михнәтләр» исемле шигырьләр, «Бармаклар» исемле кечкенә хикәя бастыра.
Сугышны ул гади халык өстене төшкән афәт итеп сурәтли. Ф. Ибраһимов яшь буынны тәрбияләүгә дә
елеш кертә. Шундый бер кызыклы факт бар: күренекле балалар шагыйре Б. Рәхмәт 1910 елларда
шагыйрь Ф Ибра- һимовтан русча укуы турында үзенең автобиографиясендә дә языл калдырган Ф Иб -
раһимов шулай ук кыргыз авылларында һәм Пишпәк (Фрунзе) шәһәрендә дә балалар укыта. «Ак юл»,
«Балалар дөньясы» журналларында языша.
Шагыйрь Октябрь революциясен икеләнүсез кабул ите. Элекке шигырьләренең берсендә ул:
Төн караңгы, кен болытлы, ишетәмен күк күкрәвеи, Юк емид алда, тешә күңлем, ашала
күкрәгем.
— дип, яшәүдән тәм тапмау, ялгызлык турында җырлаган булса, бу елларда аның иҗатында төшенкелек
мотивлары югала. 1919 елда Ф Ибраһимов Коммунистлар партиясе сафына керә, Казанда рабфакта
укый. Аннары ул Ташкентта Коммунистик университетны тәмамлый, соңыннан укытучы-доцент
вазифасын башкара. Сәмерканд- та Коммунистик университетта укыта, кафедра мөдире була.
1918—1923 елларда ул «Халык арасында», «Өрек», «Төркстан», «Тешләр» исемле поэмалар иҗат
ите. Бу поэмаларда үткен авыр тормыш турында сәйләне, сюжетларында традицион мифологик
образлар зур урын ала Гомумән, мифологиягә еш мөрәҗәгать итү — Ф, Ибраһимов иҗатының бер
сыйфаты
Ф. Ибраһимов яңа чынбарлыкны поэтик гәүдәләндерү омтылышы белән иҗат итә. Казан
университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә аның «Үч» дип исемләнгән поэмасының
кулъязмасы саклана. «Безнең юл» журналының 1926 елгы өченче санында яңалык белән искелекнең
керешенә нигезләнгән «Таулар арасында» исемле кечкенә хикәясе басылган. Самаркандтан сеңелесе
Кәшифәгә җибәргән хатында ул язган әйберләре тагын булуын, үзенең Казанга кайтырга теләвен әйтә.
Кыскасы, 1943 елда Самарканд өлкәсе Уст-Усә авылында дөнья куйган шагыйрь Ф Ибраһимоаның
татар поэзиясе үсешендә үз урыны бар
Ф Ибраһимоаның шигъри әсәрләре «Татар поэзиясе антоло1иясе»нә дә кертелгән. Тик анда туган
елы 1895 ел итеп күрсәтелгән. Татарстан Дәүләт архивында саклана торган метрике кенәгәсендә исә
«Ибраһимов Фәретдин Таҗетдин угылы 1893 елның 1 февралендә Лаеш әязе Түбен Ырга авылында
туган» дип язылган Димәк, метрике кенәгәсе күрсәткәнчә, Ф. Ибраһимоаның день ага килүенә шушы айда
90 ел тула. Без бүген педагог шагыйрьнең туу көнен зур ихтирам белен билгеләп үтебез.