Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ДАН БИЕКЛЕГЕ»НДӘ


<Хөрмәтле редакция! Львов шәһәренең еДан биеклеге»ндә, совет
иленең батыр сугышчылары пантеонында гвардия солдаты Г. С
Ибраһимовның да гәүдәсе күмелгән Монда булып узган вакыйгаларга
инде 37 ел тулса да, бу кыю пулеметчы зиярәтен эзләп килүченең
күренгәне юк Бәлки, минем хәбәрдән соң бу батырның туган-
тумачалары, таныш-белеш- ләре табылыр.
•Дан биеклеге»ндә махсус музей да бер. һәлак булган батырлар
язмышына бәйле һәр яңалык — музей өчен кыйммәтле кулланма
Ибраһимовны белүчеләр табылып, берәр сүз генә язып җибәрсәләр дә.
без бик канәгать булыр идек
Мин журналга пулеметчик Газиз Ибраһимов турында безгә билгеле
мәгълүматларны җибәрәм .
М МАТВЕЕВ».
Шәһәр кешеләре, үзләрен фашистлар тырнагыннан коткаручы батыр сугышчыларга чиксез
рәхмәт йөзеннән, Львовның бер биеклегенә тугайнар каберлеге ясадылар, кыюлыкка лаек булырдай
пантеон салып куйдылар. Югарыдан караганда, бу биеклек олы чәчәк бәйләменә охшап тора. Кышын
зиярәтне кар каплый, тирә- юнь ап-ак тынлыкка чума, мәңгелек ут ялкыны гына, бу урынның
изгелеген хәтерләтеп, өзлексез талпына да талпына. «Дан биеклегеинә пионерга, комсомолга керергә
әзерләнгән балалар, ант итәргә тиешле яшь солдатлар килә. Алар монда күмелгән сугышчыларның
изге омтылышларына тугры булырга, Ватанны яратырга һәм аның иминлеген сакларга сүз бирәләр.
Тантаналы сүзләр түгәрәкләнгәч, зиярәттәге мәрмәр ташларны, аңа язылган кыска-кыска
белешмәләрне күздән кичереп үтәләр.
Күмелгәннәр арасында 1921 елда Казанда туган Газиз Садыйк улы Ибраһимов та бар. Ул кыю.
илгә тугры, четерекле чакларда югалып калмаучан пулеметчы булган.
1943 елның көзендә Газиз Ибраһимов Киевтан көньяктарак Днепрны кичүдә катнаша. Аларның
подраэделениесен фашистларның зур көчләре эзәрлекли, әледән- әле һөҗүм итеп тора, сул
флангтан бәреп безнең гаскәрнең тылына үтәргә, аны эчтән какшатырга телиләр. Гвардиячеләр
моңарчы күрелмәгән батырлыклар күрсәтәләр. Артиллеристлар, туры атып, дошманның өзлексез
һөҗүм ясаучы чылбырдай рәтен езгәләп, алга барыр өчен юл ачарга тырышалар. Шундый җаваплы
чакта артиллериянең снарядлары бетә. Дошман исә һаман якыная да якыная. Газиз Иб раһимов
дошманга каршы китә, маскировка ясап, җайлы гына урнаша, пулеметын өерелеп килүче фашистлар
өстенә ут яудырырга көйләп куя. Алга бару мөмкинлеген эләктереп алган дошман гаскәрләре, чама
югалтып, шактый эчкә кереп өлгерәләр, менә-менә- теләгебезгә ирешәбез, дип әтәчләнәләр — тагын
бер сикереш һәм... Нәкъ шул чакта Ибраһимов пулеметы ата башлый. Взвод кадәрле дошман мәңгегә
егыла, калганнары, бу һөҗүмнең көтелмәгәнчә булуыннан коты чыгып, тәртипсез рәвештә чигенергә
мәҗбүр була. Безнең сугышчыларга шул гына кирәк, алар. Ибраһимовның «Ура-al» тавышыннан
рухланып, алга омтылалар. Йөзгә-йөэ сугышу башлана, тик ул әллә ни озакка бармый, фашистларны
тар-мар итеп ташлыйлар. Аларның берән-сә- рәне генә качып котыла, ике йөздән артыгы ятып кала,
унике пулемет, бик күп автоматлар, мылтыклар һәм башка сугыш кирәк-яраклары кулга төшә.
Днепрны уңышлы кичкәннән соң Газиз Ибраһимов, Украина җирен фашистлардан азат итеп,
йөзләрчә чакрым сугыш юлы үтә. 1944 елның июлендә исә аңа Львовны азат итү бәрелешләрендә
катнашырга туры килә. Дошман шәһәрне бик нык саклый, бер генә карыш алга үткәндә дә күп кан коела.
Фашистларның бер урындагы оборонасын өзәргә әзерлек барганда, разведка мәгълүматларының
дөреслеген раслау өчен, безнең командованиега «тел» кирәк була. Разведк ага үз теләге белән китәргә
теләүчеләр арасына Газиз дә керә. Юл куркынычлы, вакыт санаулы, бурыч исә биниһая җаваплы:
берничә көн эчендә дошманның шактый серен чишеп, «тел» алып кайтырга кирәк.
Алар, дошман оборонасы сузылган алгы тарафта биш көн буе яшеренеп, күзәтүләр рлып баралар
Күз алларында булып торган вакыйгалардан чыгып, фашистларның алдагы нияте турында үз
нәтиҗәләрен ясыйлар Таң алдыннан, разведчиклар күзәтүе астына эләккән бер дзоттагы фашистлар
котелок белән су ташырга тотыналар. «Болар бит көн буена җитәрлек су җыялар»,— дип уйланалар
разведчиклар. Котелогын күтәреп су буена төшеп-менеп йөрүче фрицны «тел» итеп алырга хәл кылалар.
Тик аңа каршы килеп, суны бушатып торучысын нишләтергә, ул бит эшне сизеп, тавыш күтәрәчәк һәм
шуның аркасында операциянең өзелүе дә ихтимал.
Бер разведчик:
— Анысына граната ташларга кирәк,— дигән тәкъдим кертә Тик гранатага өстәмә шартлаткыч та
бәйләп куярга кирәк, ышанычлырак булыр.
* Ибраһимов шактый четерекле бу вазифаны үзенә тапшыруларын сорый. Ризалашалар, чөнки арада
гранатаны аның кебек төз һәм еракка ыргытучы бүтән булмый.
Разведчиклар суга якынрак урынга яшеренәләр Менә котелоклар шалтыравы ишетелә башлый,
дошман солдаты ярга якынлаша, ә икенчесе, арттарак калып, көтеп тора. Беренчесенең разведч иклар
янына килеп җитүе була, Газиз Ибраһимов арттагы сакчы немецка ике йөз граммлы өстәмә шартлаткыч
бәйләнгән гранатасын ыргыта, Шартлау яңгырый Су ташучы солдат куркуыннан агарынып кала һәм,
аптыравыннан нишләргә белмичә, суга сикерә. Разведчикларга шул гына кирәк, безнекеләр елганың тёге
ягында бит, «телнне йөздереп алып чыгып китәләр Фашист дзотының башка кешеләре исә, тирә-юньдә
һичнинди шик-шөбһә сизмичә, азык-төлек запасы алырга шактый еракка киткәннәр икән. «Су
ташучыяның ничек югалуын белми дә калалар. «Тел» дигәне шактый мәгълүматлы, әмма ләкин бик
куркак солдат булып чыга. Ул беренче сораулардан соң ук безнең командованиега обороналарының
серләрен чишә дә бирә.
һәр адымын кыюлык белән бизәп сугышкан пулеметчы Газиз Ибраһимоака Бәен Җиңү алып килгән
якты көнне күрергә насыйп булмый Львовны азат итү көннәрендә легендар гвардияче һәлак була.
Фронтның Хәрби Советы карары буенча аның гәүдәсен «Дан биеклегемне, совет сугышчыларына
багышлап салынган пантеонга олылап күмәләр
Хәзер Газиз Садыйк улы Ибраһим >вның исемен бездәге күп санлы пионер отрядлары һәм
дружиналары йөртә. Хәрби музейда аның сугышчан юлына багышланган язмалар, рәсемнәр саклана,
әмма «Дан биеклеге»ндәге музей эчен Газиз турында белешмәләр тагын кирәк. Журнал укучылары
арасында бу легендар егет турында нәрсә дә булса белүче килеп чыкса, без бик шатланыр идек.
МИХАИЛ МАТВЕЕВ, сугыш ветераны