Логотип Казан Утлары
Шигърият

БУ УКЛАР КЕМГӘ ТИЯР?


Хода хикмәте
Тутык тимер
Аңа яңа исем бирделәр.
Тик бер сыйфат кушып:
«Логикасы — корыч!»— диделәр, _____
Ә корычы... тутык.
— И хода! Син бу дөньяны Ничек
бик тиз иҗат иттең — Тик бер атна
иза чиктең?!.
— Проектын өч ел көтмәдем,
Алгач — үзгәреш кертмәдем,
Кирәкмәде санкцияләр
Бирә торган инстанцияләр...
Смета акчасы җитте,
һәр көнем тир түгеп үтте —
Трибунадан qan сатмадым,
Эштә прогул ясатмадым.
Туйдырды дип явым-төшем,
һичкем туктатмады эшен.
Кемдер ялгышса, төзәттем,
Яманга катгый сүз әйттем...
Кыскасы, ныклап күзәттем.
Берничә тор каләм турында
Шундые бар: ришвәт кыскан Ике
ябе арасына.
Шундые бар—«судны кыса Ярдәм
сорап баласына.
Берсе — сузылган кул сыман:
Нәшрияттан акча даулый. Берсе
ишәккә атланган, Кыйный-кыйный
шуны каулый.
Шундые бар тагын: сиңа Мең-мең
төрле яла ягар, Син бикләгәнне
ачар да Ачкан ишегеңне ябар.
Каләм тик үзен мактаса, Булса
бары шул хас аңа — Чучка
борыны сыман булып Ул чиксез
тиз тупаслана...
Җиргә бары тик шытымлы
Орлык кына чәчү кирәк.
Яхшыны зурлап, яманга
Рәхимсез ук чәнчү кирәк.
Тибрәнергә тиеш каләм Барча
тар юлны киң итеп, һәр сүзне
матур балкытып, Үткен штыкка
тиң итеп.
Кем үзен-үзе хурлый
Куркак җан! Ул бары үзен Саклар өчен
җан ата,— Чөнки бит ул тик үзенең
Буп-буш җанын ярата.
Шуңа аны батырыр өчен Бер ләгән су
да җитә.
Аны юк-бар җил дә бөгеп, Буй-сынын
дуга итә.
Булдыралса, хәтта аю Аулар иде
куркак җан.
Юк! Булмый шул... Чөнки җаны Куян
белән уртак җан.
Читән аша сикерә алса. Әйтер:
«мине зурлыйлар!»
...Куркаклар үзләрен шулай һәр
адымда хурлыйлар.
Сәбәбен ачыклау
— Нигә бу хәтле салкын тир Бәреп чыкты йөзеңә?
— Бер сүз әйттем... кайнар канлы Башлыгымның үзенә.
Башлык имеш...
Ул да эштә башлык, имеш, Хуҗа, имеш, ул да йортта: Үз-үзен тота белмичә
Бүтәннәрне... кулда тота.
«Тыйнак» тәкә
— Киләчәгем минем — дуплы тун! Җылы, матур исем!
Теләгем шул: минем үзем кебек Мактаулы зат кисен!
Дусларча аңлашу
әкият-мәзәк
— Исемә төште сорарга Күргәч синең рәсемне: Чәчең бик каты
чаларган... Ә чара күрәсеңме?
— Күрмәгән кая инде ул, Бик күрәм, дустым, күрәм: Яшь хатыннан
аерылырга Иртәгә язу бирәм!