Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ТЕЛ АЧКЫЧЛАРЫ


тызынчы елларны милли әдәбиятларда тәрҗемә әсәрләре сан ягыннан да, сыйфаты белән дә үсә башлый. Тәрҗемәләрнең күбәеп китүе алар арасындагы багланышларны, үзара тәэсирләрне көчәйтеп җибәрә, һәм бу интенсив процесс, үз чиратында, һәр әдәбиятның үсешенә зур стимул булып тора.
Бу чорда бигрәк тә русчадан милли телләргә күп тәрҗемә ителде Яшь татар совет әдәбияты да үзенең үсү юлында зуррак һәм өлкәнрәк әдәбиятлар казанышларына, беренче чиратта, классик рус һәм совет әдәбияты казанышларына таянды. Тәрҗемәчеләргә зур кытлык булганлыктан, бу елларны һәр шагыйрь һәм прозаик бер үк вакытта тәрҗемәче дә иде.
Муса Җәлилнең дә поэтик тәрҗемәләр белән шактый актив шөгыльләнүе билгеле. Ул, мәсәлән, Шота Руставелиның «Юлбарыс тиресе ябынган батыр»ын (Ә. Фәйзи белән берлектә), Т. Шевченконың «Асрау»ын, Бомаршеның «Фигаро туе»н, уннарча җыр, романс, опералардан сценалар һәм арияләр, А. Пушкин, Н. Некрасов, В. Маяковский, Эжен Потье һ. б. шагыйрьләрне тәрҗемә итә — барысын да санасаң— берничә мең юл шигырь.
Эш, әлбәттә, күләмдә генә түгел. Җәлил тәрҗемәләренең ике үзенчәлекле агы бар.
Беренчедән, тәрҗемәләрдә, аның башка иҗат эшендәге кебек үк, үэ йәэе, үзенә генә хас сыйфатлары ачыла. Тәрҗемә әсәрләре шагыйрьнең иҗади принципларын, язу манерасын тулырак ачыкларга ярдәм итә. Шуңа күрә дә аларның Муса Җәлилнең тулы басмаларына кертелүе бик табигый.
Икенчедән, Җәлил бу өлкәдә яңа сүз әйтә алды, тәрҗемә теориясенә дә. практикасына да үз өлешен кертте. Кызганычка каршы, шагыйрьнең бу өлкәдәге эшчәи- лвгенә шушы кенгә кадәр тиешле бәя бирелмәгән әле, һәм бу хәл аның иҗади йозен күпмедер ярлыландыра сыман.
М. Җәлилнең тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре егерменче елларның башына, ягъни поэзиядә беренче адымнарын ясаган чорга туры килә. Меселән, 1921 елның октябрь аенда Оренбургта унбиш яшьлек Муса үзенең «Бәйнәлмиләл» исемле шигырен яза. Ул анда халык массаларын Интернационал байрагы астына тупланырга өнди. Шигырьгә Э. Потьеның «Интернациоиал»ыннан алынган юллар да кереп киткән:
Җилферди ул әләм бар галәмгә,
Изге сүзләр белән баш ора:
«Кузгал, бөтен галәм, ярлы халык.
Бәйнәлмиләл — әләм астына!»
Бу вакытта Муса әле «Интернационал»ның 1919 елны Сәгыйть Сүнчәлей эшләгән тәрҗемәсен белмәгән, күрәсең. Берничә елдан ул әлеге тәрҗемә белән таныша һәм үз тәрҗемәсенең артык ирекле булуын күрә, күп кенә мөһим фикерләрнең, обраэ-
У
ларның гимннан төшеп калуын яки якынча тәрҗемә ителүен ачыклый, һәрхәлдә, 1924 елны «Авыру комсомолец» поэмасын язганда Җәлил «Интернационалвның төгәл һәм сыйфатлы тәрҗемәсеннән өземтә кертә:
аКузгап, уян, ләгънәт ителгән
Коллар һәм ачлар дөньясы!»-
Шул ук поэмага Җәлил русчадан үзе тәрҗемә иткән шигъри юллар да кертә. Әсәр ул елларны үиң тараган җыр строфасы белән башлана:
Смело мы ■ бой пойдем
За власть Советов, И как один умрем В борьбе за это.
Шагыйрь, шуңа ялгап, үз тәрҗемәсен дә китерә:
Йөрәкле барабыз сугышка, Сакларга Советлар йөрәген! Бер булып бу көчле көрәштә Үләрбез — чикмәбез бер адым.
Шулай итеп, Җәлил, беренче тәҗрибәләреннән үк текстны сүзгә-суз тәрҗемә итмичә, тулы канлы образ тудырырга омтыла. Ул «смело» сүзенә «йөрәкле» дигән эквивалент таба һәм, иң мөһиме, икенче юлда ук шул сүзне икенче мәгънәдә куллана,
Иҗатының башлангыч чорында русчадан тәрҗемә итү аның өчен бик файдалы була: тәрҗемәләр үз иҗатына ярдәм итәләр, әдәби үрнәк — мәктәп ролен уйныйлар.
Мәскәүдә укыган чакны Җәлил рус шагыйрьләре иҗаты белән мавыга, классикларны да, замандашларын да күп укый, яраткан шигырьләрен махсус дәфтәргә теркәп бара, яттан өйрәнә. Тулай торактагы иптәшләре бу хакта сорагач, болай дип җавап бирә:
— Монда миңа әле барысы да аңлашылып бетми. Шигырьләрнең тирәнлеген сиэәм сизүен... Әмма яттан өйрәнгәч, тагын бер катламы ачылыр кебек——ди.
Бу чорда Җәлил «үзе өчен» төрле шигырьләрне тәрҗемә итеп карый. Шагыйрьнең эчке дөньясына тирәнрәк үтеп керергә тели. Мәсәлән, утызынчы еллар башында алып барылган дәфтәрдә В. Маяковскийдан да берничә тәрҗемә бар. Муса аны «баскычлап» та, тоник сөйләм шигыре белән дә, татарга хас силлабика кулланып та эшләп карый. Әмма «чикләвек» алай тиз бирешми, һәм моның сәбәбе — үзенчәлекле ритмика белән катлаулы метафорик телдә генә дә түгел, ә шагыйрьнең зурлыгында, шигъри тавышының көчле булуында. Бездә әлегә кадәр Маяковскийның адэкват тәрҗемәләре булмау шул хакта сөйли.
Җәлилнең ул чакта төп хатасы Маяковский шигыренең тышкы сурәтен сакларга
> тырышуда була. Мәсәлән, «Хорошо!» поэмасыннан бер өзек тәрҗемә иткәндә ул рифма системасын да, эчке яңгырашларны да, хәтта һәр юлдагы басымнар санын да сакларга тырыша. Ә иң мөһиме — Маяковскийны Маяковский иткәне — каядыр төшеп кала, җуела. Шул ук алдану Җәлилнең басылган беренче тәрҗемәсендә — Маяковскийның «Наданлыкны җуйыйк!» («Долой неграмотность!» шигырендә дә «Эшче» газетасы, 7 октябрь, 1930 ел) шигырендә дә чагыла:
Мөмкинме соң
надан илдә
социализм,
әйтче, егет!
— Юк.
Без төзибез
иң беренче
хезмәт илен!!
— Ие.
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН ф АНЫҢ Т1Л АЧКЫЧЛАРЫ ф
нашмаган, күрәсең. (Катнашкан булса, тәнкыйть белән чыгу әдип ягыннач дерет булмас иде.) Әмма ул каләмдәшләренең каршы төшү яки үпкәләү ихтималын искә алып («тәнкыйтьләү җиңел, ә син үзең эшләп кара!»), «Коммунистның алдагы саныңда Э. Потьедан ике шигырь тәрҗемә итеп бастыра («Ярлы Жан» һәм «Коммуна барыбер яшәде»). Әлеге тәрҗемәләр тарихилык принцибыннан чыгып эшләнгәннәр һәм бу яктан үрнәк булырлык. Дөрес, аларга күпмедер дәрәҗәдә ышандыру көче җитенкерәми, сүзгә-сүз тәрҗемә итү сизелә. Күпмедер оакыт узгач, бу эштә тарихилык принцибын саклау гына аз булуын Жәлил үзе дә аңлый. Тәрҗемә оригинал кебек ышандырырлык һәм тәэсирле булырга тиеш.
Мондый чыгышларның Татарстандагы тәрҗемә практикасы өчен әһәмияте зур була. Байтак ша1ыйрьләр — Җәлилнең замандашлары—тәрҗемәгә ирекле карыйлар, үзеңнән дә өстәргә мөмкин, иҗади тәрҗемә шуннан гыйбарәт, дип уйлыйлар. Җәлил исә иҗади тәрҗемәдә үзеңнән өстәүне түгел, шәхси мөнәсәбәтне, аңлаганча тәрҗемә итүне алга сөрә. Боларга өстәп, Җәлил тәрҗемә әсәре әдәбиятны баетырга тиеш дигән тагын бер таләп куя. Шуңа ул стиль үзенчәлекләренә, метафоралы телнең бай булуына аеруча игътибар итә. Әгәр тәрҗемәче үз алдында андый максатны куй- маса, ул вакытта тәрҗемәнең мәгънәсе үк бетә, ди ул. Бу юлы да шагыйрь теоретик фикерләрен конкрет эш белән ныгыта һәм Пушкинның уннан артык шигырен тәрҗемә итә. Теориядә генә түгел, практикада да Пушкинның адэкват тәрҗемәсе була алуын исбатлый.
Утызынчы еллар уртасында Җәлил тәрҗемә белән даими рәвештә, профессионал тәрҗемәче буларак шөгыльләнә. Әлеге эшчәнлек берничә юнәлештән тора.
Беренчесе. Җәлилнен төп игътибары, электәге кебек үк, рус поэзиясендә, ул андагы иң күркәм казанышларны татар укучыларына җиткереп тора. Аның тәрҗемәләрендә А. Пушкин, Н. Некрасов, В. Маяковский, Н. Тихонов, В. Лебедев-Кумач һ. б. шагыйрьләр татарча «сөйләшә» башлый. Җәлилнең рус поэзиясе белән мавыгуының үз сәбәбе бар — ул алардан осталыкка өйрәнә. Пушкиннан — даһи гадилеккә, Некрасовтан — гражданлык пафосына, телнең халыкчанлыгына, Маяковскийдан — лирика белән публицистиканың үрелеп баруына... Тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнле- генең .бу ягына шагыйрь «Шевченкодан өйрәнергә» дигән мәкаләсендә дә кагылып уза («Красная Татария» газетасы, 9 март, 1939 ел). Шевченко поэзиясе миңа күл нәрсә бирде, ди ул.
Икенчесе. 1936—1939 елларда Җәлил балалар өчен берничә шигырь китабы тәрҗемә итә: С. Маршакның «Читлектәге хайван балалары»н, А. Бартоның «Шапшак кыз»ын, Н. Саконскаяның «Язылган монда — дүрт төс турындапсын һ. б. Бу китаплар татар балаларын рус совет балалар поэзиясе белән таныштырып кына калмады, татар балалар поэзиясенең үсешенә күпмедер дәрәҗәдә этәргеч тә булды. Сүз уңаеннан әйтеп китәргә кирәк—Җәлилнең балалар поэзиясендәге хезмәтләренә шушы көнгә кадәр тиешле игътибар күрсәтелми килде.
Өченчесе. Тугандаш республикалар арасында әдәби багланышлар ныгый барган саен, Җәлил дә башка милләт шагыйрьләрен күбрәк тәрҗемә итә. Бу юнәлештәге зур эшләрнең берсе — Шота Руставелиның «Юлбарыс тиресе ябынган батырвын тәрҗемә итү (Ә. Фәйзи белән бергәләп). Муса аның өч бүлеген эшли: «Тариелнең иң беренче сөя башлавы турында хикәя», «Тариелнең сөйгәненә җибәргән хаты» һәм «Тариел Нестан-Дарәҗанәнең югалуы турындагы хәбәр ала». Бу хезмәт тәнкыйтьтә уңай бәяләнә һәм милли әдәбиятларның якынаюына кертелгән зур өлеш дип карала. Әмма Муса үз эшеннән бигүк канәгать калмый, чөнки редакторлар аның ризалыгыннан башка төрле төзәтүләр, үзгәртүләр кертәләр. Бу хәл, Җәлил фикеренчә, тәрҗемәнең сыйфатын яхшыртмаган, бары тик буталчыклыклар гына китереп чыгарган.
Моннан тыш Муса Т. Шевченко шигырьләре һәм поэмаларына, Г. Табидзе, Я. Ух- сай һ. б. тугандаш республика шагыйрьләре әсәрләренә «тел ачкычлары» таба. Арадан иң уңышлысы Шевченконың «Асрау» поэмасын тәрҗемә итүе була. Муса биредә шагыйрьнең интонациясен оста тотып ала, тормышка акыллы һәм бераз моңсу карашын белдерә.
Китте үксеп болын буйлап
һәм томанга капланды.
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН ф АНЫҢ ТЕЛ АЧКЫЧЛАРЫ ф
һичкайчан да, һичбер кеч алдында Җиңелмәс бу изге туганлык.
Җәлилнең тәрҗемә эшчәнлегендә дүртенче юнәлеш — музыкаль тәрҗемәләр. Бу өлкәдә ул чын мәгънәсендә беренче башлап йөрүчеләрдән була һәм татар культурасына зур өлеш кертә. Шуңа аның музыкаль тәрҗемәләренә аерым тукталырга
1932 елны ук Җәлил Н. Тихонов белән М. Ковальнең халыкта киң таралган «По долинам и по взгорьями исемле җырын тәрҗемә итә. Бу тәрҗемә «Ударниклар» журналының тышында басыла. Соңрак Муса В. Лебедев-Кумач, М. Голодный һ. б. шагыйрьләрнең җырларын тәрҗемә итә. Бу чорда җыр жанрында ул үзе дә күп эшли, җыр язучы рус шагыйрьләре тәҗрибәсе белән кызыксына. 30—40 нчы елларда Җәлил тәрҗемә иткән җырлар халык арасында киң тарала. Көй таләпләрен искә алып эшләнгән бу тәрҗемәләр җырлау өчен ипле булалар, яхшы истә калалар. Алар- ны бер дә шикләнмичә татар җыр тәрҗемә йтү практикасындагы беренче җитди тәҗрибә дип атарга була.
Шул ук вакытта Җәлил андый тәрҗемәләрнең теоретик нигезен дә эзли. Мәсәлән, инде телгә алынган «ИнтерНационал»ны тәрҗемә итүгә багышланган мәкаләсендә ул тәрҗемә текстының мелодиягә туры килүенә игътибар итә. Тәрҗемәче, ди ул, биредә шигырь юлындагы басымнарга гына игътибар иткән.. Әмма бу гына аз. Музыкада ачык һәм ябык иҗекләрнең чиратлашуы, тартык авазларның ничек туры килүе, шигъри юлларның «җырлап торуы» да зур роль уйный.
Татар опера студиясендә эшләгән вакытта музыкаль тәрҗемәләр өлкәсендә Җәлил бигрәк тә актив эшли. Бу чорда ул илледәй артык музыкаль әсәр тексты, җырлар, романслар, арияләр, опера либреттолары һәм алардан аерым өзекләр тәрҗемә итә. Арадан иң зурысы — Бомаршеның «Фигаро туе» комедиясе буенча эшләнгән опера либреттосы. Җәлил бу эшкә елга якын вакытын сарыф итә. Русча тәрҗемәсе белән гёнә канәгатьләнмичә, ул, тел белгечләре ярдәме белән, турыдан- туры итальянча оригиналга мөрәҗәгать итә, текстка байтак төзәтүләр һәм ачыклаулар кертә. Операның икенче акты (бу хакта Җәлилнең искәрмәсе бар) турыдан- туры итальянчадан эшләнә. Сыйфат ягыннан тәрҗемә иң югары таләпләргә җавап бирерлек (ул авторның өч томлыгына да кертелгән) һәм, иң мөһиме, мелодиягә дә бик туры килә. Музыка белгечләренең әйтүенә караганда, андагы ритмик һәм музыкаль басымнарның, мәгънәви, интонацион акцентларның һәм паузаларның туры килүе таң калдырырлык.
Кызганычка каршы, Җәлил тәрҗемәсендәге «Фигаро туе» төрле сәбәпләр аркасында сәхнәгә куелмый кала. Опера студиясе артистлары аны өйрәнү өчен файдаланалар, аерым өзекләрен концертларда башкаралар.
Ул заманда әле музыкаль тәрҗемәләр теориясе эшләнмәгән була. Җәлилгә практика белән теорияне бергә алып барырга туры килә. Мәкаләләрендә, аерым чыгышларында, күп санлы эчке рецензияләрендә ул җыр белән романста төп нәрсә — музыка, ә текст әллә ни мөһим түгел, ярдәмчел рольне генә үти, дигән ялгыш карашларга каршы бертуктаусыз көрәш алып бара. Мондый караш ул чорда нык таралган була, аны композиторлар гына түгел, хәтта җыр тәрҗемә итүчеләр дә яклый. Музыкаль тәрҗемәләр практикасында бу исә зур башбаштаклыкка китерә. Мәгънә күпмедер сакланса, шул бик җиткән дип санала.
Җәлил исә теориядә дә, практикада да музыка белән текстның тәңгәллеген яклый. Шуңа күрә ул оригиналның образ структурасы белән музыканың тыгыз бәйләнештә булуын таләп итә. Аның фикеренчә, музыкаль тәрҗемәләрнең максаты — җырның татар телендә ничек туры килсә шулай җырлануында түгел, ә татар халкының поэтик һәм музыкаль культурасын баетышуында, аңа табигый рәвештә килеп керүендә.
Турысын әйткәндә, Җәлил музыкаль тәрҗемәләрнең әһәмиятен бераз арттырып та җибәрә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, безнең көннәрдә классик әсәрләр һәм шул исәптән җырларның да күпчелеге русча башкарыла. Рус теле киң таралу сәбәпле опера, оперетта, романс кебек музыкаль әсәрләрне тәрҗемә итү ихтыяҗы юк диярлек.