Логотип Казан Утлары
Повесть

ЙӨРӘГЕМНЕ УТ АЛГАН


ешенең җайга салынган тормышы шул рәвешчә атналар, айлар, хәтта еллар буена дәвам итәргә мөмкин Ләкин килә бер көн: кеше я нинди дә булса шатлык-куаныч кичерә, ә кайгы-хәсрәткә дучар була, я үзендә ниндидер үзгәреш сизә, я табигатьтә аңа билгеле булмаган берәр яңалык ача Шуннан ул инде тормыш-яшәеш, аны чолгап алган мохит, бүтәннәр һәм үзе турында уйлана башлый Әйе. кеше үзенең ни өчен дөньяга килүе, ни өчен яшәве һәм нигә үлүе турында уйлана башлый Кешенең сөю-сөелүе, кылган гамәлләре хакындагы уйлары тышка бәреп чыга ул кайчагында борчылып, үкенеп тә куйгалый, ләкин күпчелек вакыт, тормыш яшәеш шулай булырга тиештер, барысы да аныңча эшлидер, дип уйлый һәм шулай уйлавы белән үз-үзен юата Флүр Сәхбиевич еш уйлана Билгеле, бу уйлануларга нинди дә булса этәргеч сәбәп була.
Бүген дә, иртән торгач, Флүр Сәхбиевич бик шәпләп, бөтен шартын китереп гимнастик күнегүләр ясады, салкын су белән юынды, «сәламәт тәндә — сәламәт акыл», дип авыз эченнән көйлн-көйли тәне кызарганчы сөлге белән сөртенде һәм, көзге каршына килеп, чәчен тарый башлады. Шулвакыт ул маңгай өстендә бер озын ак чәч күрде. Утызны тутырган буйдак егет өчен бу искитәрлек яңалык түгел, әлбәттә, ләкин ул аксыл җепләр әле чигәләрдә генә иде бит Ә хәзер әнә кая үрмәләгәннәр Әйе, гомер йомгагы сүтелә бара Флүр Сәхбиевич кара чәчләре арасыннан юан бармаклары белән аралап, маңгай өстендәге әлеге чәчне йолкып алды Барыбер ак чәч үзе генә эләкмәде, бер бөртек кара чәч тә ияреп чыккан иде Ир-атның андый нечкә эшләргә маһирлыгы чамалы шул. Бәлки шуңа күрәдер туку фабрикаларында, сәгать һәм төгәл прибор заводларында күпчелек эшче — хатын-кыз. Аларда тумыштан килә торган нәфислек, төгәллек, пөхтәлек була, куллары-бар- маклары андый эшкә ятып тора һәм Флүр Сәхбиевич кинәт Гөл мира турында уйлап алды. Ул кызның да бармаклары нәзек, җитез һәм
Флүр Сәхбиевич тә еш кына әнә шул халәтне кичерә һәм үзенең язмышы, тормыш юлында очраган кешеләр, бигрәк тә хатын-кызлар турында уйланырга ярата. Аларның кайберләре күңелендә тирән эз
калдырган — тиз генә искә төшәләр, ә бер ишләре исә шундук онытылган, кабат ул аларның йөзләрен дә күз алдына китерә алмый Әгәр хәтерендә нык сакланган берәүгә карата гаделсезлек эшләгән булса.
йомшак иде. Гөлмира соңгы вакытта әнә шул бармаклары белән Флүр Сәхбиевичның чәчләрен тузгытырга, аларны иркәләп сыйпарга, тарарга һәм чигәсендә күренгән сирәк ак чәчләрне чүпләргә ярата иде. Әйе, соңгы вакытта шулай булды. Ә баштарак аңа да оялчанлык, читенсенү, ятсыну хас иде. «Гөлмира. Гөлмира. ниләр уйлап, ничек яшисең икәя син? Мин укып чыккан кызыклы китап булып хәтеремдә калган кыз»,— дип уйлады Флүр Сәхбиевич һәм ул кыз белән ничек, кайда танышуын рәхәтләнеп исенә төшерде. Аның күңеле йомшап, нечкәреп киткәндәй булды Югыйсә, бу арада никтер күңеле буш иде. Бу хәл берәр кыз белән йөреп, ташлашкач була һәм ул яңасы белән танышканчы шулай дәвам итә... Әйе. Гөлмира исенә төшкән иде бит
Флүр Сәхбиевич узган ел, июнь ахырында, кичке профилакторийга путевка алды. Әлегә сәламәтлегенә зарланмаса да, табипларга күренеп, бераз ял итеп кайтырга иде нияте Чөнки ул ревматизм эләгүдән шикләнә, төзелештә эшләгәч, моның әз-мәз билгеләре дә юк түгел. Аннары ялгызак кеше өчен ул профилакторий-санаторий дигәннәре бик кулай нәрсә: көндез эшлисең, кич кайтып дәваланасың һәм кунып та каласың. Сирәк-мирәк ял кичәләре дә була анда Кыскасы, ашау — байдан, үлем — ходайдан, дип түшәмгә төкереп кенә ятасы.
Флүр Сәхбиевич ул кызны профилакторийга килүнең икенче көнендә очратты Эштән кайткач, аскы катта чишенеп, берьюлы палата ачкычлары эленгән кечкенә шкафка да күз салып, ул башта ашханәгә кереп, көндезге ашын капкалап чыкты. Аннан, йомшак башмаклары белән салмак кына атлап, үз бүлмәсенә — дүртенче катка юнәлде. Коридордан өске катка менә торган баскычка, уңга борылган гына иде, биш-алты шешә кочаклап, подвалдан менеп килүче дулкынланып торган коңгырт чәчле бер кызга юлыкты. Кыз шешәләрне җайсыз итеп күтәргән һәм берсе менә-менә төшеп чәлпәрәмә килер төсле.
Флүр Сәхбиевич кызны көтеп алды да:
— Бирегез, ярдәм итим үзегезгә, юкса шулкадәр байлыкны әрәм итүегез бар,— диде.
Кыз аңа күтәрелеп карады һәм көлемсерәп әйтте:
— Моннан да кыйммәтле байлык булмас шул.
Флүр Сәхбиевич ипләп кенә кыз кулыннан дүрт шешәне алды да икешәрләп тотты.
— Шулаймыни? Алайса мин дә төшеп сорыйм әле,— дигән булды егет шаяртып.
— Әллә кайчан алгансыздыр инде. Бушка килгәнне хәзерге егетләр ычкындырмый. Элек кенә
— Ялгышасыз. Урта гасырларда, мәсәлән, рыцарьлар хәтта сугыш коралларын һәм атларын да сөяркәләре хисабына юнәткәннәр.
— Димәк, минем сүзләр сезгә кагылмый?
— Әлбәттә.
— Алайса — гафу итегез.
Флүр Сәхбиевич кызны алдан уздырып җибәрде, һәм алар көлешә- көлешә баскычтан менеп киттеләр. Кыска җиңле зәңгәр күлмәк кигән кызның иңнәренә таралган, дулкынланып торган коңгырт чәчләренә, зифа буйлы гәүдәсенә сокланып карамыйча түзә алмады егет. Бигрәк тә күзенә нык ташланганы — кызның кояшта янган тыгыз балтырлы, килешле матур аяклары иде. Моны ул кызга сиздермәде, әлбәттә, һаман сөйләнүендә булды.
— Ничәнче катта? Өченчеме?
— Әйе. Каян беләсез?
— Хатын-кызлар гадәттә шунда яши.
— Димәк, сез монда...
— Икенче тапкыр Ә сез?
— Беренче.
— Ошап китсә, килгәләрсез әле. Безнең кебек ялгызакларга бик шәп урын бу. Ялгызак дип дөрес әйттемме?
— Әйе.
Өченче катка күтәрелгәч, кыз алтмышынчы палатаны (егет моны күңеленә беркетеп куйды) ачып керде һәм, урындык башыннан нәрсәнедер җәлт кенә эләктереп, ишек янындагы кием шкафына элеп куйды да Флүр Сәхбиевичны бүлмәгә чакырды
— Рәхим итегез.
— Уңайсыз булмасмы?
— Юк,— диде кыз һәм шешәләрне аның кулыннан алып, тәрәзә төбенә тезеп куйды.— Утырыгыз.
Флүр Сәхбиевич кыз тәкъдим иткән урындыкка, өстәл янына утырды. Бүлмәгә күз йөртеп чыкты Вагон кебек озынча зур бүлмәдә өстәл һәм кием шкафыннан тыш тагын пөхтә итеп җыештырылган өч агач карават бар иде. Алар янәшәсендәге тәбәнәк тумбочкалар өстендә китаплар, газета-журналлар Стенага кечерәк кенә бер картина — җәйге пейзаж эленгән. Түшәмнән идәнгә кадәр төшеп торган калын тәрәзә пәрдәләре җыерып куелган
Флүр Сәхбиевич чисталыгы, иркен һавасы белән рәхәтлек биреп торучы бүлмәне мактамыйча булдыра алмады
— Бик матур икән бүлмәгез,—дип куйды ул, як-ягына каранып
— Ярый инде,— диде кыз тыйнак кына — Әле һаман ныклап урнашып, тәртипкә китерә алмыйбыз
— Болай да бик яхшы Безнеке шыксызрак.
Кыз дәшмәде Чөнки егет күзләрен тутырып, текәлеп аңа караган Бу минутта кыз Флүр Сәхбиевич тарафыннан бәя ала иде Кыз озынча тулы йөзле, артка төшеп торган озын коңгырт чәчле, төс-бите әллә ни күзгә бәрелерлек'түгел. Әмма аның тәненә сыланган юка күлмәкле гәүдәсе бик сылу, бик күркәм Кояшта янган муены озынча, ләкин нечкә түгел, беләкләре дә тотсаң өзелергә тормый, шул ук вакытта алар нәфис һәм сыйпыйсын китереп, күңелне кытыклап, вәсвәсә салып тора лар Кызның тулы балтырларының тыгызлыгыңа, төз һәм таза аякларына Флүр Сәхбиевич әле баскычта ук күз төшергән һәм кыз шешәләрен тәрәзә төбенә илтеп куйганда да карап сокланган иде Аның йөреше дә бик килешле Аяк очларын читкә каратыбрак баса һәм. гомумән, бөтен килеш-килбәте белән бераз гына балериналарга тартым Дәшмәгәндә кызның йөзе тыныч, табигый матурлык сирпел тора, әгәр тигез ак тешләрен күрсәтеп сөйләшә башласа, бөтен йөзе нурланып китә, көләчләнә һәм озын керфекле коңгырт күзләре җылылык бөрки
Бит алмалары кызарып, йөзе тагын да яктырып китте кызның
— Юк, билгеле Беренче бала булганга
— Ә исемегез белән әйткәне булмадымы? Миңа әни һәрвакыт, ах, минем бу усал Флүрем, дия иде
Кыз бары хәзер генә сүзнең кай якка баруын һәм аннан нәрсә таләп ителүен аңлады
— Гөлмира кызым, дип.
Менә шулай уен-көлке сөйләшкән арада танышып, берничә минут утыргач. Флүр Сәхбиевич урыныннан кузгалды һәм саубуллашып чыгып китте Кыз аңа булышуы өчен рәхмәт әйтеп калды
— Сезне кечкенә чакта әниегез ничек дип сөя иде?
Флүр Сәхбиевич каршына, өстәл янына утырган кыз гаҗәпләнеп, аптырашта калды, шоколад төсендәге нурлы күзләрен тутырып егеткә карады Аннары көлеп җибәрде
— Кызым, и-и минем олы кызым, дип
— Нишләп олы кызым, дип? Сез туганда ук шушылай зур, чибәр идегезмени?
Егет үзе чыгып киткәч тә әле таза, озын буйлы гәүдәсе белән бүлмәне тутырып торгандай тоелды. Бая, үзе барында, Гөлмира аңа ятсынып, оялып кына караган иде, шулай да егетнең бөтен килеш-килбәте, шома таралган кап-кара чәче, текә маңгае һәм калын кара кашлары да, һәрчак елмаюлы киңчә йөзенә үзенә бертөрле асыл сыйфат биреп торучы, ирен читләтеп ике якка салынып төшкән кара мыегы да, көлгәндә ялтырап киткән тигез ак тешләре дә —барысы да кызның хәтеренә уелып калды. Егетнең яңаклары гына түгел, уртасы чокырлы ияге дә хуҗасының көчле ихтыярга ия булуын раслый шикелле иде.
Флүр Сәхбиевич палатасына кайтып, өс-башын алыштырды һәм зәңгәр төстәге спорт костюмы — «олимпийка» киеп куйды. Аның бүлмәдәшләре шар сугарга җыеналар иде, дүртесе дә икенче катка, биллиард бүлмәсенә төшеп киттеләр.
Үз нәүбәте җиткәч, Флүр Сәхбиевич та уенга кушылды һәм ике кешене отты. Ләкин җиңүгә бик җиңел ирешүенә карамастан, уенын дәвам итмәде, хәзер аңа каршы уйнаячак кешене ул әле узган ел ук хәтерләп калган иде. Аңа оттырачагын ачык белгәнгә күрә, шарлар тезеп, сугарга әзерләнгәндә генә кинәт сәгатенә карап алды.
— Егетләр, гафу итәсез, баш врач чакырган иде, истән чыккан,— дип таягын өстәлгә куйды һәм биллиард бүлмәсеннән чыгып китте.
һич йомышы булмаса да һәм баш врач үзен дәшмәсә дә, ул, врач белән яхшы ук таныш булуыннан файдаланып, аска төшеп, берничә минут аның кабинетында утырып чыкты.
Бераздан Флүр Сәхбиевич кызыл почмакка керде, газеталар караштырды, китапханәдән Голсуорсиның бер романын яздырып алды
Түгәрәк йөзле, сары чәчле китапханәче хатын көлеп:
— Әле 0ерәрсе белән танышырга өлгермәдеңме соң?—дип сорады.
— Юк. Әллә ярдәм итәсезме?—дип шаяртты.
Үзе шулай диде, ә үзе баядан бирле я күңеле күтәрелеп, я кәефе кырылып китүенең, я эче пошып йөрүенең сәбәбен белә алмыйча аптырады.
Бу халәт кичен кызыл почмакта Гөлмираны ерактан гына күреп калгач, иртәгесен ашханәдә исәнләшеп узгач, тагын яңарды. Менә шулай иләс-миләс йөреп, ике көн узды. «Җитте!»—диде Флүр Сәхбиевич үз-үзенә һәм, ныклы бер карарга килеп, өченче катка менеп китте. Чөнки ул тәҗрибәсе буенча белә: әгәр беренче караштан ук кызга ошасаң, бераз гына аңа тын алырга ирек бирергә кирәк. Ул уйлансын, уйлары белән генә булса да сиңа якынайсын, аның сине күрәсе, синең белән сөйләшәсе килсен һәм берме-икеме көннән соң аның белән яңадан очрашырга, болай да әйләнгән башын бөтенләй иләсләндереп җибәрергә кирәк. Бу юлы инде булган байлыкны әкренләп күрсәтергә, сүз байлыгы, тапкырлык, акыллы булып күренү, тышкы кыяфәт белән ялтырау—барысы да бер максатка — кызга ошарга тырышуга юнәлгән булырга тиеш. Кыскасы, менә шул мөһим вакытны — кызның уйлары чуалган мизгелне ычкындырырга ярамый. Әгәр беразга гына соңга калсаң да, бөтенесе дә бетте дигән сүз. Я аны башка берәү эләктерәчәк, я аның күңелендә бөреләнә башлаган хисләр ачылып җитмичә мәңге йомылачак.
Палатада Гөлмира берүзе. Песи кебек йомарланып, аякларын бөкләп менеп утырган да бирелеп китап укый. Ишек шакыган тавышка ул башын күтәрми генә, керегез, диде һәм, Флүр Сәхбиевичны күргәч, башта бераз гына каушап калды, ләкин шул секундта ук йөзе яктырып та китте.
— Рәхим итегез.
Гөлмира итәген җай гына тотып, аякларын җылы чүәгенә шудырып төшерде дә, күлмәген сыпыргалап, торып басты. Караватына кул тидереп, тигезләп алды.
— Хәерле көн,— диде Флүр.
— Сезгә дә. Утырыгыз.
— Рәхмәт Ниләр җимерәсез?
— Җимерсә, егетләр җимерә инде, безнең — вак-төяк.
— Миңа да җимерергә туры килми шул, киресенчә — төзим.
— Шулаймыни? Алайса без коллегалар *
Гөлмира үзенең төзү оешмасында бухгалтер булып эшләвен әйтте. = Сораша торгач, икесенең дә бер үк трестта эшләве, бары төзү идарә- < ләре генә аерым булуы ачыкланды. Флүр Сәхбиевич үзенең прораб 5 булып эшләвен һәм хәзерге вакытта нинди объект коруын бик үк н озынга сузмыйча, бераз гына горурлык һәм шулай булырга тиешле £ икәнен аңлаткан кыяфәт белән сөйләп бирде Ул институт бетерүен = һәм ике ел чит илдә командировкада булуын да әйтеп үтте Тулай то- ш ракта яшим, диде. Соңгысы дөреслеккә туры килмәсә дә, ул башта ук ? бер кызга да үзенең бүлмәсе барын әйтми иде.
— Ә кайсы илдә булдыгыз?—дип сорады кыз җанланып.
— Монголиядә. *
— Шулаймыни?—диде Гөлмира туганын күргәндәй сөенеп, чөнки s ул үзе Бурят республикасының башкаласы Улан-Удэ шәһәреннән иде. * Шул хакта әңгәмәдәшенә дә әйтте.
— Ә ничек монда килеп чыктыгыз?
— Техникум бетергәч. Берничә шәһәр арасыннан Казанны санладым. Бабайлар җире үзенә тартты, ахры н
Гөлмира Улан-Удэда әнисе белән үги әтисе, сеңелесе яшәвен, ә эне- * сенең хәрби хезмәттә — флотта икәнен әйтте. е
Аннары Флүр Сәхбиевич тумбочка өстендәге китапларга ишарәләп. ? Гөлмираның нәрсәләр укуы белән кызыксынды, һәм бераздан сүз әдә- “ бият, сәнгать тирәсенә күчте. Гөлмираның бу өлкәдәге фикере егетнең игътибарын җәлеп итте һәм әңгәмәгә азык булды
— Минемчә, хәзер әсәрләр ашык-пошык языла
— Заманы шундый.
— Сәбәп ул гына микән...
— Шулай да элекке стильдә эшләүче әдипләр дә юк түгел Миңа калса, бу ашыгычлык әдәбиятта әле әллә ни күренми, ә сынлы сәнгатьтә, музыкада күбрәк сизелә. Әнә стенадагы пейзажны карагыз: Шишкин моны шулай ясар идеме?
— Шишкин — талант.
— Барыбер. Хәзерге рәссамнарның картиналары бертөсле кебек, дөресрәге, төссез сыман Кешеләрнең йөзе аерылып тормый
— Ашыгалар. Элек бер картинаны унар-унбншәр ел язганнар Вас нецов үзенең «Өч баһадир»ын егерме ел язган.
— Сезнең белән килешәм. Ләкин бер нәрсәне истән чыгармагыз элек тә рәссамнар күп булган, картиналар күп язылган, осталык, эшләнеш ягыннан да төрле-төрле. . Ләкин безгә килеп җиткәннәре, дөресрәге, вакыт сынавы аша узганнары сакаулы гына Әлбәттә, хәзерге рәссамнардан да күпмеседер тарихка кереп калачак, һәм алар ясаган сурәтләр киләчәк буыннарга барып ирешәчәк
— Моның белән нәрсә әйтмәкче буласыз?
— Элек әдәбнят-сәнгать белән әз кеше шөгыльләнгән һәм алар профессиональ осталыкның иң югары баскычына күтәрелгәннәр.
— Ә хәзер алай түгелме? Минемчә, моңа ирешү өчен хәзер мөмкинлекләр тагын да күбрәк.
— Әйе, хәзер бездә мәктәпләр дә, укытучылар да күп Ләкин бу үзешчәнлеккә китермәсме? Чөнки барысы да нидер дәгъва итә бит. Элек әгәр авылда җырчы, гармунчы булган икән, ул аның белән төп хезмәтеннән бушаган арада шөгыльләнгән.
— Бу хәзер дә шулай.
— Белмим Нишләптер смотрлар, эштән азат итүләр күбәйде. Ә ул ВИА дигәннәре белән буа буарлык. Аннары, тагын бер әйбер бар: элекке олы әдипләрнең, сәнгать кешеләренең балалары аталары юлыннан китмәгән. Дөрес, тарихта бар шундый очраклар, ләкин сирәк, һәм дәвам итүчеләр талантлы кешеләр. Шулай да аларны көчләп ул юлга этәрмәгәннәр. Хәзер исә әгәр берәү артист икән, баласы да җырларга, язучы икән — иҗат кешесе булырга тиеш дип карыйлар. Фән өлкәсендә бу ялгыш караш тагын да еш очрый. Шуңа күрә урта кул әсәрләр, картиналар, көйләр, һөнәр ияләре күбәйде. Ә югыйсә, иҗат эше белән табигый сәләте булган кешеләр генә шөгыльләнергә тиеш бит.
— Кызык фикер.— диде Гөлмира елмаеп.
— Дөрес түгелме әллә?
— Алай димим. Нигәдер бу турыда уйлаганым юк иде.
— Мин дә гел уйланып йөрмим, сүз иярә сүз чыгып кына әйтүем.
— Шулай да бу фикерләрегез бик үк дөрес түгел шикелле.
Ләкин Флүр Сәхбиевич бәхәс куертып тормады. Ул хәтта кайчагында логик эзлеклелеген дә саклап тормый, әле генә әйткән бер фикерен сөйләп бетерәсе урында башына килгән икенчесен шартлатып китереп сала һәм. үзе кебек үк, әңгәмәдәше дә кайчагында җепнең очын чуалта - иде Моны ул ачык белеп эш итә. чөнки мондый бәхәсләр, беренчедән, аның турында яхшы фикер калдыра, икенчедән, ул тыңлаучысын, бигрәк тә хатын-кызны, һәрчак авызына каратып тора ала. Моңа ул озак күнегүләр нәтиҗәсендә иреште. Флүр Сәхбиевич тагын бер сыналган ысулын куллана, ул да булса — әңгәмәне ярты юлда кырт өзү. һәм Гөлмира белән сөйләшкәндә дә ул бәхәснең иң куерган чагында сүзне икенчегә борып:
— Сезнең кәеф ничегрәк?—дип сорады.— Бакчада йөреп керергә исәп юкмы?
— Әйдәгез,— диде кыз, риза булып, чөнки бүлмәдәшләре процедура алырга төшеп киттеләр һәм тиздән аларның кайтып керү ихтималы бар иде.
II
Алар профилакторийга терәлеп үк торган матур гына бакчага — паркка чыктылар. Парк уртасындагы яшь каеннар, сирәк озын наратлар, яшел тупыл һәм өрәңге агачлары, күл буендагы таллар тымызык җилдә шаулый.
Асфальт аллеяларны тутырып, шак-шок басып, биек үкчәле туфли кигән кызлар килә. Аларга ышкылып диярлек, велосипедка атланган малай-шалай, үсмерләр выжлап үтә. Юлдан эчкәрәк кертеп куелган буяулы киң утыргычларда салам эшләпәле агайлар, ак яулыклы, парчалы озын күлмәк кигән әби-апалар тыныч кына ял итә. Кочаклашкан бәхетле яшьләр көлешә-көлешә сукмаклардан әкрен генә атлый...
Гөлмира белән Флүр Сәхбиевич парк уртасындагы күл янына килеп туктадылар. Дистәләгән нәзек торбалардан су фонтаны өскә ургыла, һәм аклы-яшелле су өстендә, күзне иркәләп, берөзлексез ак күбекләр, кечкенә көмеш дулкыннар хасил була.
Бераздан культура сараеның ишеге ачылып, урамга халык агыла башлады һәм кинодан чыгучылар икегә аерылып, күл тирәли атладылар
— Нинди кино икән?—диде Флүр Сәхбиевич кызны култыклап.
— Юк, керәсе килми, карап кына үтик.
Күл буеннан киткәч, Флүр Сәхбиевич белән Гөлмира бераз вакыт култыклашып паркта йөрделәр, культура сарае каршына барып кил-
деләр, игъланнар укыдылар. Аннары күл читләтеп унга таба борылдылар һәм сирәк-мирәк үскән төз наратлар арасыннан әкрен генә атлап киттеләр.
Культура сараенда репетиция ясаучы тынлы оркестрнын быргы, трамбон тавышлары ишетелгәләп куя
Гөлмиранын колак төбендә Флүр Сәхбиевичның ягымлы тавышы Егет берөзлексез сөйли. Кыз дикъкать белән аны тыңлый, ләкин бер < үк вакытта тирә-юнен, түбәнтен очкан кошларны да күзәтергә өлгерә. = Чөнки тирә-юньнең матурлыгы, кичке табигатьнең гүзәллеге аның кәе- * фенә тәңгәл килә. Хәер, алай гына да түгел, кызның күңелен тагын * да күтәреп, җилкендереп җибәрә
Салкынча җил исеп үтте, болытлар арасыннан, җылысын биткә бә- щ pen, сүрән кояш чыкты. Ул бик түбән, агачлар башында гына кебек. <5 Ә агачлардан озын-озын күләгәләр сузылды Егетнең дә сүзләре, әйтер- ® гә җыенган фикерләре әнә шул күләгәләрдәй озын; тоташ агым кебек агыла да агыла. Хәзер ул кызга, дәртләнеп-нлһамланып, күптән түгел ♦ үзе караган спектакль турындагы уйларын җиткерә иде Гөлмира, оя- = тына каршы, ул спектакльне күрмәгән һәм егет белән әңгәмә корырлык s хәлдә түгел иде. Ләкин Флүр Сәхбиевич, кызның уңайсызлануын күр- * гәч, моңа әһәмият бирмәскә тырышып, җайлап кына сүзне икенче тема- » га борып җибәрде. Бу да кызның игътибарыннан читтә калмады, һәм Гөлмира шуның өчен аңа рәхмәт хисләре белән тулы күзләрен төбәде. £
Юлдан борылып, ямь-яшел чирәмне һәм нарат күркәләрен таптап * бераз баргач, куш наратка тап булдылар
Флүр Сәхбиевич әңгәмәсен бүлде һәм ?
— Карагыз әле боларны, туганда ук кавышканнар,— дип, әлеге агачка күрсәтте.— Адәм балаларына үз ишен табу өчен күпме эзләргә, көтәргә кирәк! •
— Ярый ла таба алсалар!
— Әйе. Әмма тапкан кеше — иң бәхетле, әлбәттә.
Флүр Сәхбиевич, үрелеп, җйрдән ак чәчәкләр өзде
— Онытмагыз: куш нарат төбеннән алдык, диде ул аларны кызга биргәндә.— Бәлки безнең бәхет чәчкәләредер алар!
— Рәхмәт,—диде кыз балкып
Алар кайту ягына борылдылар Ләкин килгән юлдан түгел, ә тар сукмактан киттеләр.
Кояш баер якта болытлар таралып, күк йөзе ачылган иде
Гөлмира баш өстеннән агылган болытларга, аннан агачларга карый Наратлар өскә ава кебек Ул тагын елмая
Бер хатын бала арбасы этеп бара, ә янында ире. аның кулында транзистор. Аннан тирә-юньгә моң агыла
Алар яныннан үткәндә Флүр Сәхбиевич бала арбасына күз салды һәм берничә адым киткәч:
— Баласы матур,— диде.— Яратам соң нәниләрне!
Бераздан куе, ямь-яшел үлән үсеп утырган сазлык сыманрак урын га килеп чыктылар Бер төштә челтерәп аккан су аркылы тар гына басма такта салынган иде Флүр Сәхбиевич кызны искәрмәстән җиңел генә күтәреп, ерганакның теге ягына алып чыкты Гөлмира үзе дә сизмәстән аны муеныннан кочаклап алды һәм җиргә баскач көлеп әйтә куйды:
— Очып китәм дип торам
Флүр Сәхбиевич ягымлы елмаеп аңа карады, ләкин бер сүз дә әйт мәде һәм җай гына иңеннән кочты Бераз баргач, туктап, кызның күзләренә туры караган хәлдә аны үзенә тартты
— Ярамый,—диде кыз һәм бөтен гәүдәсе белән артка тартылды
17
«Ярамый икән, димәк, ярамый,—дип куйды эчтән генә Флүр Сәх- биевич һәм артык сагызланып тормады, кызны иңбашыннан кочаклаган килеш ары китте — Ашыкмаска. Сабыр, егет. Яхшы ат соңыннан алдыра».
Ill
Икенче көнне Флүр Сәхбиевич, соңгы вакытта халык теленә кереп, кулдан-кулга йөри башлаган бер «Роман-газета» алды да тагын Гөл- мира янына менде. Кызның сөенечтән йөзе балкып китте.
— Каян таптыгыз?
— Мин үзем алдырам.
— Чынмы? Алайса сезнең танышларыгыз күптер.
— Ничек дип әйтим, әзрәк бар.
Бераз утыргач, кыз, нидер исенә төшеп, җәһәт кенә торды да тәрәзә төбеннән трестның бер генә битле күптиражлы газетасын алып килеп өстәлгә, Флүр Сәхбиевич каршына җәеп салды.
— Миндә дә сезгә сөенечле хәбәр бар. Хәер, сез аны беләсездер инде.
Флүр Сәхбиевич аптырап, газетага күз салды. Анда, ярты битне тутырып, ул төзегән объект турында мәкалә басылган иде. Шунда ук сурәт: алгы планда ул ике бригадир белән бик җанлы сөйләшеп тора, ә артта — төзелеш объекты.
Флүр Сәхбиевич әлеге фоторәсемне күрүдән һәм бигрәк тә газетаны Гөлмира алып кайтып, аңа күрсәтүдән күңеле булып, горурлык һәм шатлык хисе тоеп, кызга карады.
— Рәхмәт,— диде ул.— Әле күрмәгән идем.
Кыз исә аның үзенә караганда да бәхетлерәк иде шикелле.
— Молодец!—дип, Гөлмира аңа сокланып карады һәм сәгатенә күз төшереп, читенсенеп кенә әйтте:— Сез үпкәләмәсәгез, мин душка төшеп менәр идем. Укыштырып утырыгыз.
— Нинди сүз булуы мөмкин! Мин дә чыгам...
— Юк, юк, сез монда гына утырыгыз. Мин хәзер. Ярыймы?
— Яхшы,— диде Флүр Сәхбиевич риза булып.
Бая ул кергәндә Гөлмира, полиэтилен капчыкка әйберләрен тутырып, бүлмәдән чыгарга җыена иде.
— Мин озак тормам. Әнә мода журналларын карый торыгыз,— диде Гөлмира ягымлы елмаеп һәм өстәлгә берничә журнал куйды да, Флүр Сәхбиевичны өстеннән бикләп, юынырга төшеп китте.
Күп тә үтмәде, кемдер ишекне тартып карады, бер-ике тапкыр каты гына шакылдатты. Флүр Сәхбиевич, уңайсыз хәлгә калып, дәшәргәме, юкмы, кем булыр икән бу, дип уйлап, аптырап утырды. Шакылдатучының аяк тавышлары ераклашкач: «Бүлмәдәшләреннән берәрседер»,— дип фараз кылды һәм үз-үзен тынычландырды. Ләкин бераздан баягы аяк тавышы яңадан ишетелде, ишектә шалтыр-шылтыр ачкыч борылды. Ишектә озын халатлы бер хатын чәрелдәде.
— Бу нәрсә?! Бүлмәдә ир-ат?!
— Гафу итегез, мин...
— Чыгыгыз! Минем кием алыштырасым бар!
— Ихтыярыгыз.
Флүр Сәхбиевич коридорга чыгып, баскычта Гөлмнраны көтеп тора башлады.
Кыз озак көттермәде, ашык-пошык кына юынып, душтан менде.
— Ой, сез мондамыни? Гафу итегез инде мине,— диде башына чалма кебек итеп сөлге ураган, эсседән алсуланган Гөлмира оялып кына.—
Ул сезне куып чыгардымы? Ачкыч сорарга төшкәч, мин аңа әйткән идем бит югыйсә .
— Ярый, зыян юк. Җиңел пар белән.
— Рәхмәт.
— Барыгыз, керегез инде.
Гөл мира читенсенеп кенә баскычтан менеп китте, Флүр Сәхбиевич ♦ та үз палатасына юнәлде. -
Ял көннәрдә санаторий-профилакторийда дәваланучыларның күбесе. | гаилә җылысын сагынып, өенә кайтып китә, монда яшь-җилкенчәк һәм “ бала-чага тавышын өнәмәүче карт-коры гына кала
Шимбә көнне иртән Флүр Сәхбиевич бер-ике партия биллиард уй- g нады. Аннары, буш палатасына кереп бераз утыргач, гитарасын алды да кызыл почмак каршындагы ял итү урынына — фойега төшеп китте *
Билгеле, кайда музыка — анда яшьләр. Берникадәр вакыттан Гөл-s мира да бер кыз белән нәкъ Флүр Сәхбиевич каршына килеп утырды. * Башта егет аны күрмәде, фойе шактый зур һәм кызны киң яфраклы а. пальма каплый иде. Башын күтәреп карагач кына Флүр Сәхбиевич аны 2 күреп алды. Бу вакытта егетнең уйнавы ничектер сүлпәнрәк иде Ә кыз л белән очрашкач һәм аның күзләрендәге соклан) ны күргәч, әйтерсең »- лә егетнең бармакларына җитезлек өстәлде, йөрәгендә дәрт артты Ул 2 гел югары тотып йөргән горур башын чак кына кырын салып, дәртлә- ө неп, берөзлексез уйнады да уйнады
Гөлмира аның һәр хәрәкәтен — шома итеп таралган кара чәчле зур башының көй уңаена селкенеп-селкенеп куюын да, уң кулының гитара кылларына чирткәннән соң хәле беткәндәй кисәк кенә аска таба төшеп китүен дә, уң аягы белән берөзлексез такт биреп торуын да — барысын да йотылып карап утырды. Егетнең кояшта янган чиста йөзе дә һәм ирен тирәли салынып төшкән кара мыегы да бик килешле, кызга якын иде. Башын күтәреп, кызга карап елмайганда аның тигез, эре тешләре күренеп китә, күз читләрендә беленер-беленмәс вак җыерчыклар хасил була. Ләкин ул җыерчыклар аны картайтып күрсәтми, чөнки алар шунда ук юкка да чыгалар
Гөлмира иптәш кызы белән гитарага кушылып җырлап та алды «Тавышы ярыйсы гына икән».— дип уйлап куйды Флүр Сәхбиевич, кызга сокланып. Чама дигән нәрсәне һәрчак сизеп торучы кеше буларак, ул, күпмедер утыргач, яңа көйне уйнап бетерде дә каты итеп аккорд бирде һәм, гитарасын сул кулына тотып, урыныннан кузгалды Аңа, тагын уйнагыз, дип ялына башладылар Ләкин егетнең карары катгый иде, һәм ул сәгатенә карап алды да. баш иеп. китеп барды. Монысы да эрелек билгесе дип түгел, ә нәзәкатлелек һәм шулай тиешле дип кабул ителде, һәрхәлдә, Гөлмира каршында егет бермә-бер үсеп китте...
Көндезен дүртәү — Флүр Сәхбиевич, Гөлмира, аның иптәш кызы һәм кызның егете — Казанка елгасы буена пляжга бардылар Изрәп- изрәп, тирли-пешә кайнар комда кызындылар, беләкләре талганчы туп суктылар, салкынча суда уйный шаяра коендылар, ярыша ярыша йөзделәр, аннан чыккач, тагын тәнне пешерердәй эссе комга аудылар
Якында гына буфетлар — су, сыра, тәм-том, ә янда — асыл егет Гөлмира аның сокланулы әрсез карашын һәрдаим, тәненең һәр күзәнәге белән сизеп тора. Ләкин бу кызның ачуын китерми, киресенчә, шуны белү, күрү бөтен җанын эретеп җибәрә Уен-көлке, г п булды Ләкин арада егетнең бер фикере кызның хә чә , л*ленә бере
геп калды.
Алар янында гына ике салмыш адәм бар иде. Монда да шыпырт кына өстәделәр булса кирәк, берсе шактый кәефле күренде һәм шуны раслагандай, башта әкрен, ә соңрак тирә-юньгә ишетелерлек итеп җырлап та җибәрде: «...Уң кулымны сузамын, кыз дигәнем хатын булса, кырын карап узамын».
Көчле, таза беләкләрен як-якка җәеп, чалкан яткан Флүр Сәхбиевич. иренеп кенә бер кулы белән кара күзлеген төзәтеп, җырчыдан көлеп әйтте:
— Аекның уенда, исерекнең телендә. Мөгаен, бу кайчандыр авылдан качкан агайдыр.
— Нигә алай уйлыйсыз?—диде Гөлмира йокы аралаш дәшкән кебек ялкау гына һәм, борылып, йөзтүбән ятты да, үзе кырын күз белән ■егетне күзәтә башлады.
Флүр Сәхбиевич кызның карашын сизеп, чак кына аңа табз борылды.
— Аңа карап кына кешеләр бәхетле булса икән! Юк сүз ул! Кыз баланы да аңларга кирәк. Аның да ялгышкан, онытылып киткән чаклары була. Ул да тере җан иясе бит...
Билгеле, Флүр Сәхбиевич, -тәҗрибәле егет буларак, кем белән эш итүен белә һәм әйткәннәренең кыз күңеленә хуш киләчәген яхшы аңлый иде. Хәлбуки, моны кыз да аз-маз сиземли, кемгә аталганын төшенә, шулай да ул бу сүзләрнең ихластан әйтелүенә ышанырга тели иде.
V
Тагын бер көн узды. Кич белән Флүр Сәхбиевич кызыл почмакка төште. Янәшәдә генә китапханә урнашкан иде. Флүр Сәхбиевич китапханәче хатынга хәерле кич теләде.
— Исәнме, исәнме.— диде китапханәче аңа үз кеше итеп һәм, читкә борылып, кемгәдер, китапханә эчендәге берәүгә дәште.— Үзеңә кара, кызый, миңа калса — кирәк түгел.
Флүр Сәхбиевич, үзе дә сизмәстән, чак кына үрелеп караган иде, ишек янында басып торучы Гөлмираны күрде. Кыз да аны абайлап алды, комачтай кызарып исәнләште һәм шул минутта ашыгып чыгып та китте. Флүр Сәхбиевич аны әллә кызыл почмакка керер микән дип уйлаган иде, ләкин кызый ишектә күренмәде.
Флүр Сәхбиевич әлеге сүзнең үзе турында баруын аңлады, һәм шуны раслагандай:
— Флүр,— диде китапханәче хатын, аның чыгарга җыенуын күреп,— нигә син Гөлмираның башын әйләндерәсең? Барыбер өйләнмисең бит.
Шуннан китапханәче хатын Флүр Сәхбиевнчка узган ел да профи-лакторийда чакта аңа гашыйк булган бер кызның ничек газаплануын, елавын, телефоннан шалтыратуын, хәтта артыннан йөрүен исенә төшерде.
— Шулай булгач...
Ләкин Флүр Сәхбиевич аның сүзен уенга алды.
— Алайса, монысын да ташлармын дип, миңа кызлар белән бөтенләй йөрмәскәме?
— Бер белән генә йөр.
— Ә минем ничәү?
— Беләсеңме нәрсә...
Китапханәче хатынның тел чарларга исәбе юк түгел иде, ахры, ләкин шулвакыт ишектә кулына китап тоткан берәү күренде.
Ярый, калдырыйк,— диде Флүр Сәхбиевич һәм кызыл почмактан чыгып китте.
«Монысына ни кирәк тагын?—дип аптырады ул китапханәче хакында уйлап. Чөнки аны да бер тапкыр озатканы бар иде. Ләкин ул хатын Флүр Сәхбиевичның үзе кебек карт чыпчык булып чыкты — Ни кирәк аңа? Әллә шуның үчен кайтарамы?>
Флүр Сәхбиевич палатасына менеп китте Ләкин бераздан, үз-үзе- нә урын тапмыйча, Гөлмираларга сугылды. Кыз өйдә юк иде Егет яңа > дан кызыл почмакка төште. Бу вакытта анда халык шактый жыел- s ган, кино карыйлар иде. Гөлмнраны танып. Флүр Сәхбиевич аның ар- < тына, буш урынга барып утырды һәм иңенә җиңелчә генә кагылып, үз 5 янына чакырды Гөлмира күченеп утырды.
— Мондый характеристикадан соң мин синең яныңа да килергә * читенсенәм инде,— диде егет, кызның колагына пышылдап.
— Миңа да әллә ничек,— диде кыз. башын иеп, һәм аңа иңбашы ш белән орынды.— Әйтәсе калмаган1
Ул шулай өзгәләнсә дә, монда Гөлмира гаепле түгел иде, сүзне ® китапханәче үзе башлады Әллә үзе күргән, әллә ишетеп кенә белгән, ә шулай да аңа барысы да билгеле кеше сыман үз-үзенә ышанып, якын ♦ итеп сораштырырга тотынды. Гөлмира Флүр Сәхбиевич белән таны- х шуын сөйләми булдыра алмады, дөресрәге, сүз иярә сүз чыкты Менә * хәзер шуңа үкенеп бетә алмый кыз, егет алдында үзен гаепле сизә а. һәм аның күңеле борчулы
Бераз утыргач, Гөлмира.
— Әйдә чыгабыз,— дип торып китте. £
Кино чекистлар турында һәм мавыктыргыч булса да, аларның үз < хәлләре хәл, икесенә дә ничектер уңайсыз, бер берссннән тартынып торалар иде.
Бакчада караңгы, аллеяларда гына тонык утлар яна, алар якты- ~ сында агач кәүсәләренең күләгәләре ниндидер шомлы күренә, аларны аермачык шәйләп тә булмый Әз генә яңгыр сибәләп үткән, Гөлмира белән Флүр Сәхбиевич атлап барган асфальт сукмак юешләнеп тора
— Синең монда нәрсә булды соң?- дип сорады Гөлмира бераздан
— Кызлар инде. Мин үзем дә сөйләгән булыр идем
Сүз тагын өзелде.
— Циркка барабызмы?
— Белмим
— Мин ике билет алдым.— диде Гөлмира, ул ничектер юашланып калган сыман иде.
— Ярый алайса.
Флүр Сәхбиевич ялындырып кына риза булды, чөнки аның кәефе кырылган иде. Кыз да моны сизде
— Ярар инде, борчылма, миңа да кыен бит,— диде ул, егетне култыклап алып,— Бер-беребезгә ияләнә генә башладык Әллә ничек килеп чыкты. Минем үз бүлмәмә дә кеше алып кайтканым юк. ә монда, палатага егетләр чакырасың, дип бүлмәдәш хатын әрли Җитмәсә, китапханәче тыкшына.
Флүр Сәхбиевич туктап, кызның яңакларыннан сак кына тотты да күзләренә карады. Гөлмнраның мөлдерәмә күзләре ташып, бите буйлап ике тамчы сызылып төште. Флүр Сәхбиевич аның яшьле күзләрен үбеп алды, кыз егеткә сыенды һәм үзе дә аны кочаклады
— Ярар, борчылма
— Бетте инде,— диде Гөлмира. яшь аралаш елмаерга тырышып
Якында гына поезд шаулап узганы, машиналар йөргәне ишетелә, әле шау-шуы басылмаган шәһәр үз тормышы белән яши. Ә Гөлмира белән Флүр Сәхбиевичның күңеле инде тынычланып, борчулары басыла төшкән. Аларның икесенә дә рәхәт, әйтерсең бөтен дөньясында бары икәве генә, башка беркем дә, берни дә юк тирә юньдәге әшәке телле кешеләр дә, гайбәт, ваклыклар да, дөнья ихлас гүзәл, нурлы һәм түгә
рәк иде Флүр Сәхбиевич кызның йомшак чәчләрен сыйлап, күпереп I торган тулы, назлы иреннәреннән үбеп алды.
Каядыр ашыгып йөзгән карасу болытлар арасыннан саргылт ай күренде Кызның да йөрәге әнә шул болытлар кебек каядыр ашкына, билгесезлеккә омтыла иде Ни көтә аны алда? Мәхәббәтме, әллә мавыгу гынамы? Бәхетме, әллә сагышмы? Моны кем белә дә, кем аңа алда ни буласын әйтеп бирә3 Гөлмира Флүр Сәхбиевичка сыенган хәлдә әкрен генә кузгалып китте. Аңа күптән инде болай рәхәт булганы, күңеленә ошаган берәрсе белән менә шулай иңгә иң куеп барганы юк иде. Ә булган иде андый минутлар, барысы да булган иде, ләкин бүген Гөлмираның ул турыда уйлыйсы килми. Аның бары тик киләчәк, янәшә атлаучы Флүр Сәхбиевич турында гына уйлыйсы, алдагы тормышын бәхетле, ә егетне яхшы, үзенә тиң кеше итеп күрәсе килде.
VI
Соңгы вакытта Гөлмираның өс-башына, килеш-килбәтенә игътибары артты Дөрес, аны элек тә зәвыксызлыкта гаепләп булмый иде. Ул заманча һәм гәүдәсенә ятышлы киемнәр кияргә ярата. Берәүләр кемдә дә булса яңа кием күрсә, килешәме ул, юкмы — аны уйламыйча, чүлмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, хәзер шундыйны ук тектерәләр. Бигрәк тә затлы кием яратучылар шулай Ләкин алар моның белән үзләрен көлке кыяфәттә калдыруларын абайламыйлар. Ә Гөлмира бу мәсьәләдә бик сак Шуңа күрә аның һәр әйберсе — иң затлысыннан алып, өйдә кия торган халатына кадәр — бары үзенә генә атап тегелгәндәй ыспай, килешле. Шулай булса да, Флүр Сәхбиевич белән танышканнан соң ул үзенең күп кенә киемнәреннән гаеп таба башлады, көненә икешәр мәртәбә күлмәк алыштырды, уч төбе кадәр генә көзгесе кулыннан төшми диярлек
Циркка Гөлмира соңгы вакытта модага кергән кыска җиңле ак күлмәк киеп барды Төз. артык ябык та түгел, сыгылмалы зифа гәүдәгә ни кисә дә килешә, ә бу киеме белән ул бигрәк тә сылу. Чәче, гадәтенчә дулкынланып, таралып иңнәренә яткан.
Флүр Сәхбиевичка Гөлмира барча хатын-кызлар арасында иң гүзәледер сыман тоела. Ул тамаша башланыр алдыннан һәм тәнәфес вакытында кызны җиңелчә култыклап йөргәндә шатлыклы, рәхәт бер тойгы кичерде Кыз-кыркынны шактый күргән кеше булса да, Флүр Сәхбие- вич үзенең Гөлмира кебек сылуны култыклап баруы, бик күп ир-атларның аңа көнләшеп каравы белән горурлана. Ул бу халәтнең кызга да күчәчәген белә, чөнки үзе дә энәдән-җептән киенгән, һәр нәрсәсе затлы, бары тик «Березка» магазиннарыннан гына алына торган киемнәр— аксыл вельвет чалбар, озын якалы, тәненә сыланып торган кыска җиңле зәңгәрсу күлмәк һәм платформалы ботинка. Кыскасы, Флүр Сәхбиевич яныннан да хатын-кыз тыныч кына үтеп китә алмый, һәрберсе аңа үзенчә бәя бирә Ә бу бәянең нинди икәнен аларның сокланудан зур ачылган күзләре, елмаюлы иреннәре, үтеп барганда керфек арасыннан кыйгачлап ташланган карашлары сиздерә иде.
Флүр Сәхбиевич башта фойеда цирк бинасын карап, Гөлмирага аның кайбер үзенчәлекле якларын, төзүче-инженер күзлегеннән чыгып, сөйләп-аҢлатып йөрде Шул арада ул зыялы гына берничә кеше белән исәнләшеп, бер-ике генә сүз белән булса да хәл-әхвәл сорашып алырга да өлгерде Бу да кызның игътибарыннан читтә калмады. Икенче мәртәбә кыңгырау шалтырагач, алар буфет янына килделәр. Тәнәфес игълан ителү белән дәррәү ябырылып буфетка сырылган халык инде | таралышкан, өч аяклы биек өстәлләр берәм-берәм бушаган иде.
Флүр Сәхбиевич, гомерендә беренче мәртәбә күрсә дә, якын таны
шына дәшкәндәй, биек ак башлык кигән буфетчы кыз белән нәзакәтле генә исәнләште.
— Хәерле кич, сеңелем. Кәефләрегез ничек?
— Яхшы Рәхмәт. Сезгә ни бирим?
— Шоколад һәм сок.
...Өстәл яныннан кузгалып киткәндә Гөлмира кәефе тагын да күтә- ♦ релүен һәм үзен бик әйбәт хис итүен тойды. Флүр Сәхбиевнчны үзе х култыклап алды. <
Программаның икенче бүлегендә чегәннәр чыгышы — билгеле бер < сюжетка корылган, жыр һәм биюләрдән гыйбарәт булган театраль £ тамаша күрсәтелде. Чегән кызлары иңбашларын калтыратып, бөгелә- ш сыгыла биегәндә Гөлмираның да биеп китәсе килде, үзен көчкә тыеп г утырды. Аннары җырлар агылды.. Күрәсең, чегәй халкы юкка гына Й шулай моңлы булмыйдыр — алар бит гомер-гомергә дөнья гизә. Ни 2 өчен алар һаман урын күченә? Кайберәүләр моны өнәп җиткерми, ут- Е рак тормышка ияләшмәүләре өчен тирги. Бәлки бу аларның фаҗига- ф сыдыр? Бәлки кайчан да булса бу халыкны яшәгән төбәкләреннән куып _ җибәргәннәрдер, бөтен дөньяга таратканнардыр һәм алар, хәзер әнә S шулай илләр гизеп, ата-баба җирен эзлиләрдер? Кем аңлый ул горур < халыкның йөрәк сагышын?.. Гөлмира, күңеле нечкәреп, әнә шундый - уйларга бирелеп утырды. Бөтен бер халыкның язмышын түгел, ул әле ж хәтта үз күңелендә ни барын да белеп җиткерми, үз язмышының кай л якка борыласын да төшенми. Югыйсә, барысы да ачык кебек: менә ул — Гөлмира, менә аның янында сөлек кебек егет. Төс-бит дисәң, буй- х сын дисәң — һәммәсе дә килгән. Кыз үзенең дә төшеп калганнардан ө түгеллеген белә. Бер-беренә пар килгән тагын башка икәү бар микән 2 бу дөнья йөзендә?1 Ә шулай да кызның уйлары борчулы, күңеле гаса- билана.
Аренадан җыр агыла: «Очи черные, очи жгучие...» Әйе, бары да дөрес: ул аның күзләрен ярата да, алардан курка да һәм очратуы хәерлегә микән? Гөлмира моңсу гына үз-үзенә елмаеп куйды
Халык шаулашып, кысыла-этелә, ишекләргә сыеша алмыйча цирк бинасыннан чыкты да, ауган капчыктан түгелгән бәрәңгеләр кебек, төрле якка таралды.
Егет, юл читенә чыгып, якынаеп килүче яшел утка кул күтәрә башлагач, Гөлмира:
— Кирәкми, такси тиз алып кайта,— диде һәм кузгалып та китте. Гөлмираның әлеге сүзләре аның күңеленә хуш килде, аннан соң
аның бүген үз планы бар. Кызның трамвай юлы өстендәге бер урамда, аерым бүлмәдә торуын белә ул.
— Ярар, алайса,—диде ул, Гөлмираның тәкъдиме белән килешеп, һәм, сүзне уенга борырга теләп, өстәде:— Әйдә, бер утыргач, төшеп тормабыз, берочтан сезнең якларны да әйләнеп кайтырбыз
Кыз егетнең тел төбе кая ишарә кылганны чамалый
— Юк, бүген түгел,—диде ул.
Флүр Сәхбиевичның кинаясе дәвам итә.
— Безгә анда аяк басу насыйп булмас микәнни?
Әз генә үпкә дә, үкенеч тә бар шикелле бу сүзләрдә, фәкать ялыну- ялвару гына юк. Егетнең менә шушы горурлыгы җиңә дә, ахры, кызны
— Нигә алай дисең?
— Мин әле һаман синең алда үземне гаепле кешедәй сизәм
Флүр Сәхбиевичның бер кулы трамвай түшәменә беркетелгән шома тоткага ябышкан, ә икенчесе Гөлмираның билендә. Кыз аңа сыенып, дамба кырыендагы утларга карап бара Аннан ул карашын еракка, сул якта калучы Киров дамбасына күчерә. Кызның карашы читтә, ә күңеле биредә.
— Әгәр кешене яратсаң, аның турында начар уйлыйсы килми.
Флүр Сәхбиевич өчен күптән көтелгән, ә хәзер тантана итәрдәй кадерле сүзләр иде бу. Гөлмира аларны ничек әйткәнен абайламый да калды Хәер, ул бит егет белән башта ук ачыктан-ачык мөгамәләдә булырга тели, шуңа күрә барысын да әйтеп сөйләшү яхшырак.
— Ә син мине ярата алыр идеңме?
Гөлмира Флүр Сәхбиевичның бу соравына да үзе әйтергә теләгән һәм егет көткән җавапны бирде.
— Әйе.
— Син бит әле минем турыда бик аз беләсең. Әгәр мин сиңа барысын да сөйләсәм, синең күңелең кайтачак.
— Кирәкми,— диде Гөлмира һәм трамвай кисәк сулга таба борылганда егеткә тагын да ныграк сыенды.— Якын кешең булу нинди рәхәт! Ялгызыңа — кыен.
Флүр Сәхбиевич кызны биленнән ныграк кысып, иелә төшеп, колагына.
— Мин дә синең белән булганда үзгәрәм төсле,— диде.— Мин усал бит. Танышканда ук әнинең мине ничек дип йөрткәнен әйттем. Ә синең яныңда юашланам, йомшак күңелле булам.
Гөлмира елмаеп әйтте:
— Минем әни миһербанлы, дияр иде.
— Ихтимал шулайдыр. Син үзең яхшы кеше, ахры, бәлки бу хәл шуның нәтиҗәседер — Егет бераз дәшми торды, аннан авыр сулап:— Гөлмира, безнең икебезгә дә соңыннан кыен булыр, без барыбер аерылышырбыз,— диде.
Кыз сискәнеп китте. Күтәрелеп егетнең йөзенә карады. Аның кояшта янган карасу чырае җитди, ә авыз читеннән салынып төшкән кара мыегы һәм киң. очлы ияге хәтта бертөрле кырыслык билгесе булып күренде кызга.
Гөлмираның сораулы карашына Флүр Сәхбиевич:
— Синең барыбер күңелең суыначак,— диде.— Синең миңа карата булган ышанычың әкренләп бетәчәк.
Гөлмира дәшмәде.
Трамвайдан төшеп, шыксызланып калган шәрә алма агачлары утырган төнге бакча эченнән атлаганда да, сүрән яктыртылган аллеялардагы сирәк эскәмияләрдә күренгән парлылар яныннан узганда да һәм, Гагарин урамына чыгып, урамның караңгы тротуарыннан салмак атлап киткәндә дә тын гына барды да барды. Гөлмираның үз уйлары. Флүр әнә нәрсә ди бит Ул үзен, кайберәүләр кебек, мактамый, һаман яманларга тырыша Әйе, ул үзен хурлый, ә киресе килеп чыга: анык аен Гөлмираның егет турындагы уйлары, караңгылык пәрдәсен сизе- лер-сизелмәс ерткан таң балкышы кебек, яктыра бара. Күңелендә кара яткан кеше үзенең яманатын сата димени?
Биек койма өстеннән тротуарга салынып төшкән алма агачлары турысында Флүр Сәхбиевич кызны каты, ләкин назлы куллары белән кочып алды, чәчләрен сыйпап, күзләрен, кулларын һәм бармакларын берәм-берәм үбә башлады. Гөлмира карышмады. Әле генә башына килгән каршылыклы, пошаманлы уйлардан соң, егетнең көчен, җылысын. назын тою аңа рәхәт иде. Ул үзе дә бөтен кайнарлыгы белән аның иреннәреннән үпте, күзен йомып, егетнең ихтыярына буйсынып, аның кочагында торды. Гөлмира шушы асыл егетне яратуы, якын күрүе. аны бәхетле итүе өчен соңыннан үзен тиргәмәсме, яисә үкенмәсме?..
Профилакторийга кайткач, алар ашханәгә кереп, кефир эчтеләр дә. бер-беренә хәерле төн, тәмле йокы, матур төшләр теләп, бер-берсенең кулларын җибәрә алмыйча торганнан соң, баскычта аерылыштылар.
VII
Кич белән Флүр Сәхбиевич килеп кергәндә Гөлмнра кнтап-дәфтәр- ләр сибелеп яткан өстәл артында башын иеп нидер язып утыра иде Ул җиләс һавалы, тәрәзәсе ачык бүлмәдә берүзе, эре парчалы, түше ачыграк кыска җиңле халаттан, дулкынланып торган йомшак коңгыр: ♦ чәчләре алдына — өстәлгә үк салынып төшкән Ул керүчегә күтәрелеп = караганда башын селкеп, алариы җәлт кенә артка чөеп җибәрде, ел u маеп исәнләшкәч, егеткә урын күрсәтеп, тагын яза башлады. Ә тың- < лаусыз чәчләре яңадан күкрәгенә шуып төштеләр.
Флүр Сәхбиевич утырмады, бүлмәгә күз йөртеп чыкты һәм юри х генә:
— Сәлам хатлары язабызмы?—дип сорады, чөнкн өстәлдә ул биргән роман-газета, кыз шуннан нидер күчерә иде
— Менә кайбер фикерләрен язып алам Яратам шундый нәрсә- 2 ләрне,— диде Гөлмнра язуыннан туктап һәм тагын ак. тигез тешләрен күрсәтеп, егеткә елмаеп карады Баягынак Рабиндранат Тагор _ дан да күчереп алдым.
Флүр Сәхбиевич буялган шома идәнгә сак кына басып, кызның < артына чыкты һәм иелебрәк дәфтәренә күз салды, тигез хәрефләр б< - лән язылган бер-ике юлны укыгач, тагын да иелә төшеп, иреннә- ■< рен кызның чәченә тидереп алды Хуш исле чәчләр егеткә аңын i >ма лар дәрәҗәдә рәхәтлек бирде, нрексездән сулышы киңәеп, кузләрз йомылды.
Аннан ул Гөлмнраның язарга комачаулап, түшенә ишелеп төшкән ө коңгырт чәчләрен җайлап кына ике учына җыеп алды һәм иңен ■ та- / ратып салды, иелеп, янә кызның чәчләрен, битен һәм муенын үпте Бәзен тәне ут янган Гөлмнра, язуыннан туктап, ручкасын өстәлгә куй ды, борылып, кулларын югары күтәрде, егетнең башын кочаклап алды.
Алар шулай беркавым торгач, Гөлмнра пышылдап
— Бүлмәдәшләрем керүе бар, миңа тагын кыен булыр, ти.ч
— Әйдә безгә.
— Ярамас бит.
— Кәгазьләреңне ал, шунда язарсың
— Килешерме соң? Әллә ничек, читен
Флүр Сәхбиевич ачкычны бер генә борып, кызны үз бүлмәсенә үткәрде һәм ишекне ябуга ук аны арттан кочаклап алды
— Безнең хан сараена рәхим итегез, туташ, төкле аякларың белән.
Бөтен тәненә таралган талгын назны тоеп, башын артка ташлабрак утырган Гөлмнраның ирен читләрендә моңсу елмаю пәйда булды Су < әйтергә теле әйләнмәде. Ул китап дәфтәрен һәм хәлсез кулларын -•< тәлгә куеп, сулышсыз утырды
Флүр Сәхбиевич ишекне бикләде, утны сүндерде һәм кызны кулына күтәрде
— Юк. кирәкми...
— Ундүрт яшьлек кызлар кебек гөнаһсызмы әллә син?
— Мыскыл итмә,- диде Гөлмнра. урамнан төшкән ут яктысында егетнең кырыс булып күренгән йөзенә карап — Җибәр, беләгемне авырттырдың
Флүр Сәхбиевич кызны аягына бастырды, соңгы сүзенә HII.IH6.3I итмәстән, аңа арты белән борылып, тәрәзәгә, караңгылы яктылы урам га карап тора башлады Ул кәефсез иде Икс арала ниндидер салкынлык барлыкка килде һәм аларны бер беренә бәйли башлаган җ- менә менә өзелер кебек Флүр Сәхбиевич кашларын җыерып, яңак му» кулларын кыймылдатып, әкрен генә борылды һәм башын иеп карават
читендә утырган кыз алдына килеп басты. Икесе дә сүзсез калдылар. Бераздан Гөлмира калкынды.
— Мин чыгам.
Флүр Сәхбиевич ут кабызды, ачкычны уңга борды, ләкин Гөлмира кузгалмады. Егет аның янына килде, кочаклап алды.
— Гафу ит. Мин сине рәнҗеттем.
Гөлмира аны гафу итте һәм бераздан үзенең элеккеге егете турында сөйли башлады. Кыз аны бик яраткан икән.
— Мин үкенмим дә. Мин аннан бала табарга теләдем, ләкин булмый калды.
Флүр Сәхбиевич, үз күзләренә ышанасы килмәгәндәй, кызга күтәрелеп карады. Аңа менә шулай ачыктан-ачык сөйләгән кызлар очрамады Күбесе соңыннан сөйли, акланырга тотына, ә бер ишеләре үзен гөнаһсыз дип күрсәтергә тырыша иде. Шуңа күрә Гөлмира аңа бермә-бер якынаеп китте. Ул өзгәләнеп, үкенеп, кызның яшьле күзләрен, йомшак чәчләрен үпте.
— Мин — начар кеше. Ә бит кайчандыр андый түгел идем.
— Моңа без — хатын-кызлар гаепле,—диде Гөлмира аның куеныннан чыкмыйча.
— Мин сиңа бәлки төгәл генә аңлата да алмам, син шуны төшен: безнең күңелләребез якын. Сөеклем минем!
Гөлмира башын Флүр Сәхбиевичның күкрәгенә куеп, бик озак рәхәт бер талгынлык тоеп, радиодан агылган симфоник музыка тыңлады. Әүвәл Бах, аннан Бетховен әсәрләре яңгырады.
— «Айлы соната»ны сәгатьләр буе тыңлар идем,— диде кыз һәм, тәрәзә каршына килеп, уйга чумды.
— Ә миңа Лист ошый,— диде Флүр Сәхбиевич, әкрен генә кыз янына килеп.— Аның «Ярәшү» дигән сонатасы бар. Ул аны Рафаэльнең шул исемдәге картинасын карагач язган. Менә шуны тыңлаганда әллә нинди тойгылар кичерәм. Башта музыка бөтен барлыгыңны били, тәннәр кымырҗый. Ә бераздан ул хисләрнең иң нечкә кылларына кагыла кебек. Ә тагын берникадәр вакыт утыргач, күңел тугайларын айкый, синең яшәешең, тормышың тоташы белән күз алдына килә һәм үтеп китә төсле. Озаграк тыңласаң, дөньяда фәкать музыка гына калган сыман.
Гөлмира берничә минут тын гына торды.
— Листны мин Бетховеннан аерып карамыйм. Ул аңа якын. Юкка гына бервакыт: «Әгәр дә кайчан да булса Бетховен симфонияләрен эчке бер тетрәнү белән тыңлаучы булса, ул — мин!» — димәгәндер бит.
— Аның укучылары, аңа иярүчеләр күп булган.
— Әйе. Ләкин Бетховен бер генә.
— Ничек дигән әле ул князь Лихновскийга: «Князьлар меңләп булды һәм булачак, ә Бетховен бер генә» — дигәнме?
— Анысын ишеткәнем юк.
Флүр Сәхбиевич көлемсерәп:
— Без нишләптер бик югарыга менеп киттек әле,— диде.— Түбәнрәк төшик.
Гөлмира башта көлде, аннан җитди итеп сорады:
— Иртәгә культура сараена барабызмы?
— Бик барасың киләме?— дип сорады егет һәм, тәрәзәдән күзен алып, кызга карады.
— Син барсаң...
Иртәгә Урицкий исемендәге культура сараенда мәшһүр бер кино артисты белән очрашу булырга тора иде. Сүз шул хакта барды. Шактый вакыт кино, артистлар турында сөйләшеп утырдылар. Әлеге комик
артист уйнаган фильмнарны искә төшерделәр, көлешеп алдылар Аннары сүз тагын үзара мөнәсәбәткә әйләнеп кайтты.
Гөлмира, миңа һаман уңайсыз Мин сиңа үземИең ничек һәм ни өчен яратканымны аңлата алсам иде! Ә безнен аралар х<< р бик ' » якын булырга тиеш Бу — бер-беребезгә булган ышанычны гына арттырыр иде Ф
Кызның тавышы калтырап чыкты. =
— Син мине ташларсың бит
— Нигә шундый сүзләр әйтәсең? Мин исбат итәрмен
— Ничек?
— Без бергә булырбыз. Минем сине югалтасым килми Син минем =- өчен бик кадерле кешегә әйләнеп барасың.
Егет бу сүзләрне әйткәндә әле хисләренен агышын төгәл белми. g шулай да кызны ышандырырга тырыша һәм бер үк вакытта үзе дә g шуңз ышанырга тели Ул Гөлмираны кулына күтәреп, күкрәгенә кыс- с ты, үпте. Кыз оялып башын яшерде Бу минутта алар 6 >хетле иле ф
VIII <
п
Санаулы көн тиз үтә диләр һәм, моның шулай икәнен искә төшереп. * профилакторий белән саубуллашу сәгатьләре дә житте. Гадәттә хуш -= лашу—кайда гына, кем белән генә булмасын — жанны сөендерми £ Ләкин Гөлмира белән Флүр Сәхбиевич йөзендә моңсулык юк. чөнки * моннан иртәрәк китү аларны тизрәк кавыштырыр төсле Шуңа күрә * ямансуларга сәбәп юк Егет белән кыз бу йорттан башларын иеп моң L су караш белән артка каерыла-каерыла әкрен генә атлан кнiм ■ .теләр, ә киресенчә, йөрәк тулы ялкын, шашкын дәрт белән бире тә үтк.|и..ц көннәрнең якты хатирәсен һәм якын киләчәктә кавышу өметен дә алып киттеләр. Хәтта бакчадагы агачлар да аларга бәхет телән, сыек ботаклары, хуш исле, йомшак яфраклары белән аларны иркәләргә теләгәндәй жилфердәп, шыбырдап, нидер пышылдап калдылар сыман
Алар тагын бик күп мәртәбәләр күрештеләр, иркәләү-назлау ла булды Бу вакытта Гөлмира Флүр Сәхбиевич турында барысын ла белә иде инде Ләкин ул аның фатирына барырга теләмәде \нда мин язылышкач кына, килен булып кына төшәм»,— диде ул, авыр елмаеп Чөнки Гөлмира моның беркайчан да булмаячагын, фәкать тормышка ашмастай хыял гына икәнен яхшы аңлый, ә шулай да бу егеттән <>аш ка, бигрәк тә менә соңгы көннәрне аннан башка яшәү мөмкин түгел икәнен белә иде. Ул Гөлмира өчен бнк кирәкле кешегә әйләнде, ансыз кызның тормышы тулы түгел, күңеле һаман нидер эзли, аны юксына, кайда гына йөрсә дә, нн генә кылса да. уйларында ул. күз алдын да—ул... Гөлмира аны һәрдаим көтә, бөтен жаны-тәне белән «арыгып көтә, аңа тартыла, ансыз үткән көннәре — бәхетсез.
Флүр Сәхбиевич үтә күренмәле кыштырдавык кәгазьгә төрелгән чәчәкне уң кулыннан портфель тоткан сулына авыштырып, ишек яңа гындагы кыңгырау төймәсенә басмакчы иде, ишек ачык икәнне күреп, аны эчкә этәрде Бу яңа өйләнешүчеләр өчен дин төзелгән, гаилә саен бер бүлмәсе һәм биш алты семьяга бер кухнясы булган йорт и .»• Якты гомумн коридорга кергәч, егет дүртенче бүлмә ишеген шакы ты
Гөлмира йөгереп килеп, елмаеп ишек ачты һәм кунакны кхлыннан тотып ук алды
— Хәерле кич!
Флүр Сәхбневичның бераз ятсынып калуына һәм шуңа күр.» җитди тонда әйтелгән сәламенә каршы Гөлмира балкып, үз итеп
— Исәнме,— диде һәм урын күрсәтте Уз. уз
Ул кыска җиңле, эре бизәкле, аяк йөзенә үк төшеп торган озын чуар халаттан, аягында бизәкле чүәк, башын горур тотып, җиңел атлап йөри, үзеннән хуш ис бөркелә. Аның киләсе кунакны көткәне һәм бу көннең кыз өчен тантана икәне күренеп тора: йөзендә елмаю, күзләрендә шатлык-куаныч
Флүр Сәхбиевич чәчәген Гөлмирага бирде, кызның елык-елык килеп торган кызыл тырнаклы нәфис бармакларына игътибар итте, кулларының йомшак кагылуын тойгандай булды. Беленер-беленмәс кенә иннек сөрткән иреннәренә, сөрмә тарткан күз-керфекләренә сокланып, әйтмичә булдыра алмады.
— Син бүген королева кебек!
— Оялтма инде.
Флүр Сәхбиевич портфелен палас җәелгән идәнгә, стена буена сөяп куйды Ул арада Гөлмира аның ботинкасын, идәнгә газета җәеп, ишек катына куйды. Флүр Сәхбиевич килеп кергәч тә лимон кабыгы кебек ачык сарыга буялган, эре яшел имән яфраклары төшерелгән стенага игътибар итте. Ихтимал, бүлмәсенә хуҗа үзе ремонт ясагандыр, тәҗрибәле төзүченең үткер күзе бераз гаеп-кыек та күрде. Шулай да, мактагандай итеп:
— Барысын да булдырасың икән,— диде һәм, бүлмә эченә баш изәп алганнан соң, стенага бармагын тидереп карады.
— Әй,— диде кыз кулын селтәгәндәй итеп, аннан елмайды.— Эшлә-мәгән эшем юк, эш майтарган төшем юк.
Ләкин бүлмәнең башка җиһазларына — пөхтә итеп җыештырылган караватка һәм күпертеп кабартылган, ак челтәр япма белән каплаган зур мендәргә, аңа аркасын терәп утырган озын борынлы кечкенә Бура- тинога карагач, Флүр Сәхбиевич ирексездән елмаеп куйды, үзенең прораб икәнен оныгты һәм кунак кына булып калды. Бүлмәнең зур тәрәзәсе бар, пәрдәсе стенага тартым — соргылт, аңа төрле савыт-саба, кувшин кебек әйберләр төшерелгән; тәрәзә төбендә сырлы-бизәкле балчык чүлмәкләрдә ачык кызыл чәчәкле яран, чәнечкеле яшел кыяклы алоэ һәм Флүр Сәхбиевич белмәгән ак гөлләр тезелешеп утырган, алар арасында бизәнү әйберләре, балчыктан әвәләп ясалган кечкенә матрос сыны. «Энесе моряк бит»,— дип уйлады кунак. Тәрәзә төбендә шулай ук агач бөркет статуясы. Ул сәләтле, тәҗрибәле оста тарафыннан эшләнгән, ахры, аның һәр сызыгы төгәл, бар төше дә камил, күрер күзгә бик нәфис һәм куелуы да урынлы кебек. Ләкин аның үтә нечкә һәм менә-менә сынарга торган агач ботагына кунып, аңа батырган үткен тырнакларын күргәч, бу кошның тәрәзә төбендәге гөлләр арасына ялгыш килеп эләгүен тоясың. Бәлки бу Флүр Сәхбиевичка гына шулай тоелгандыр һәм үзенең бу уйларыннан аңа нигәдер уңайсыз булып китте Күңел нечкәрүенә бирелмәскә тырышып һәм, вөҗдан тынычлыгына кагылучы бу уйларыннан арыныр өчен таяныч эзләгәндәй, ул бүлмәне ахырынача күзәтеп чыгарга булды. Кеше тынгысыз, тәшвишле уйлардан арыну өчен игътибарын шулай бүтән нәрсәгә юнәлтә бит. Шуңа күрә Флүр Сәхбиевич кнопка белән ишеккә беркетелгән рәсемче— дулкынланып маңгаена ук төшеп торучы саргылт чәчле, зәп-зәңгәр күзле, ирен читләре белән генә елмайган һәм шул ук вакытта уйчан карашлы Есенин сурәтен күреп, шатланып диярлек сорап куйды:
— Егетеңме?
Гөлмира моның юри әйтелүен аңлады, әлбәттә.
— Әйе,— диде ул, башын кыңгыр салып, һәм елмайды.— Чибәрме?
— Ярыйсы.
— Хәлләрең ничек? Әниең килмәгән икән.
— Килеп җитми әле. Ул күптән җыена инде. Син ниләр эшләдең?
Шәхси планда — үзгәрешсез. Эштә — бүген-иртәгә кирпеч өюне бетерәм, отделкага тотынам.
— Молодец!
Флүр Сәхбиевич бая ук стенада эленеп торган скрипкага игътибар иткән иде. Ул Гөлмираның нинди дә булса уен коралында уйнарга тиеш икәнен белә, ләкин бу турыда әлегә сүз булганы юк иде Кайсыбер фатирларда, Флүр Сәхбиевичның белүенчә, андый әйберләрне я экзотика, яисә күзгә төтен җибәрү өчен генә дә элеп куялар Шуңа > күрә дә ул, скрипкага ымлап, шаярткан булып кына әйтте:
— Әллә бер сыздырып җибәрәсеңме?
— Сирәк тотам, онтылып бетә инде,— диде кыз тыйнак кына — Алай 5 кешегә күрсәтерлек осталыгым да юк
Егетнең тиз генә бирешәсе килмәде.
— Шулай да, бик тырышсак... =
— Кешесенә күрә генә,— диде кыз.
Гөлмира торып скрипканы алды, бераз вакыт көйләп-жайлап ма- g ташты, ияк астына кулъяулыгын кыстырды, башын кыңгыр салды ® Башта ул ниндидер пьеса уйнады. Бу әсәр Флүр Сәхбиевичка таныш түгел иде. Аннары бүлмә эченә моң агылды, бүлмәдә борынгы татар ♦ көе яңгырады. Бәләкәй генә инструменттан шундый аһәңле авазлар = чыгуына ышануы да кыен иде. Кыз егеткә тагын бер ягы белән ачылды Гөлмираның уң кулы смычокны я сал,мак кына тарта, я кинәт кискен * бер хәрәкәт ясап ала, ә сул кулының нәфис бармаклары кыллар өс- п тендә өзлексез бии...
Флүр Сәхбиевич гаҗәеп бер могҗиза эчендә калгандай сихерләнеп, £ скрипканың тылсымлы авазлары тәэсиренә бирелде һәм тын алырга < да куркып диярлек утыра башлады. Аның күзләре йомылды һәм £ каршында янә Гөлмира пәйда булды. Тик ул хәзер кысан бүлмәдә п түгел, ә зур концерт залында, имеш, озын ак күлмәк кигән һәм йөзлә- * гән тамашачы алдында имтихан тота, үзенең һөнәрен күрсәтә Көчле ут яктысында кыз тагын да зифарак, тагын да гүзәлрәк Менә ул уннан бетерә. Зал аны алкышлар белән күмә, төрле яктан «Браво'» «Афәрин1» дигән сүзләр ишетелә. Ә Флүр Сәхбиевич, сүз әйтергә түгел, урынын нан кымшанырга да базмыйча, хәйран калып утыра бирә
Флүр Сәхбиевич күзләрен ачты Гөлмира уйнаудан туктаган һәм аңа карап тора иде. Егет кыз янына килде дә аның кулын тотып бар макларын үпте.
— Рәхмәт Кайда болай матур итеп уйнарга өйрәндең?
— Мин җиде ел музыка мәктәбенә йөрдем
— Ә нигә тагын да укымадың?
— Дөресен әйткәндә, мин әти кушканга гына йөрдем Ул музыка мәктәбендә укыта, бер фанатик инде менә: көнен-төнен диярлек шунда уздыра, бала-чага белән оркестр оештырып, концертлар куеп мәш килә. Мине дә укытты. Ләкин минем башта ук теләгем булмады Дөрес, соң- га таба, күңел үсепме, көнчелек кузгалыпмы, кызлардан калышасым килмичә ярыйсы гына тырышып шөгыльләндем. Ләкин ул юлдан кит
мәдем.
— Кызганыч!—диде Флүр Сәхбиевич, башын селкеп — Начар музыкант чыкмас иде.
— Комплиментыңа рәхмәт,—диде кыз елмаеп —Ләкин болай искитәрлек булмас иде
— Нигә?
— Миңа соңыннан әти дә әйтте. Ул миннән музыкант чыкмасын белгән, шулай да, зыяны тимәс, дип йөрткән
— Дөрес эшләгән
_ уТЫр,— диде Гөлмира, скрипкасын элеп куйгач, һәм үзе дә өс тәл янына килде —Ә син музыканы каян беләсең?
— Самоучка
— Ничек?
— Мин музыкантлар турында китаплар күп укыдым. Институтта бер дус егет бар иде. Ул бик шәп җырлый һәм сәнгатькә гашыйк кеше нде. Аның белән төрле кичәләргә, концертларга йөрдем. Хәзер сирәкләдем, билгеле. Ә ул барыбер үзенекен итте, институт бетергәч, ике ел мастер булып эшләде дә, төзелешне калдырып, консерваториягә керде. Хәзер филармониядә эшли. Без аның белән һаман да очрашабыз, гастрольдән кайтса, миңа килми калмый.
— Нинди генә язмышлар юк,—диде кыз бераз дәшми утыргач, аннан кисәк кенә башын күтәреп, егеткә карады.— Чәй куйыйммы?
— Онытып торам икән. Мәле ал боларны.
Флүр Сәхбиевич портфеленнән әйберләр чыгарды.
— Син мине һаман коньяк та шоколад белән сыйлап, тәмлегә өйрәтеп бетерәсең бит.
Егет бу сүзне игътибарсыз калдырды һәм Гөлмира кухняга чыккан арада түр почмакка терәп куелган өстәлдәге китап-журналларны караштырды. Кыз да өстәл янына килеп, аның каршына утыргач, китабын бер читкә куеп, кызга карап тора башлады.
— Берәр яры барабызмы?—дип сорады.
— Кая?
— Киногамы...
— Барасы килми. Өйдә генә утырыйк. Яңгыр да төшкәли, ахры. Иртәгә барырбыз, яме?
— Даманың теләге — джентельмен өчен закон,— диде егет, кулларын күтәреп. Аннан кызның күзләренә туры карады:— Сагындыңмы?
— Әйе.
Гөлмира оялып башын яшерде. Бераз шул рәвешле утыргач, ул кухнядан чәйнек тотып керде, өстәл хәзерләде. Флүр Сәхбиевич портфеленнән кечкенә магнитофон алып өстәлгә куйды. Бер рюмка эчкәч, икесенең дә кәефләре тагын да күтәрелде, гәүдәләрен боргалап биеп тә алдылар. Янә өстәл артына утыргач, Гөлмира әнисе, туганнары турында сөйләде. Күрәсең, ул аларны бик ярата һәм сагына иде. Гөлмира, өлкән бала буларак, энесе белән сеңелесен үзе карап үстергән. Энесе хәзер су асты көймәсендә хезмәт итә икән.
— Башта бик кыен, дип хатлар язды. Төшенкелеккә бирелгән чаклары да булгалады. Тора-бара өйрәнде, хатлары ешайды һәм күңелле итеп яза. Кунакка кайтырга җыена, Казаннан бер мичман бар, бик дуслашып киттек әле, дигән. «Мичман синең карточканы күреп, әллә гашыйк булды инде, бу арада гел сораштыра»,— дип тә өстәгән.
Гөлмираның йөзенә кызыллык йөгерде, оялып башын түбән иде дә сеңелесе турында сөйләргә кереште:
— Анысы кияүдә, тату гына торалар, хатларыннан моң-зар сизелми.
Флүр Сәхбиевичка Гөлмираның туганнары өчен көенеп, борчылып торуы бераз гына сәер һәм аңлашылып та җитми торган ят тойгы иде. Ләкин ул моны кызга әйтмәде.
Ул, җәһәт кенә торып, кызны биленнән алды һәм аның белән бүлмә буйлап бөтерелә, очынып вальс әйләнә башлады.
Гөлмира утның сүнгәнен абайламый калды.
— Кирәкми.
— Без барыбер бергә булырбыз!— диде Флүр Сәхбиевич кызнын колагын пешерердәй кайнар сулышы белән.
Кыз бөтен тәне белән егеткә сыенды һәм хисләрен тыя алмыйча үзе дә аны кочаклады.
— Нәрсә өчен яраттың соң син мине?!
— Минем өчен синнән дә гүзәл кыз юк!
Стенада ут яктысы тирбәлә. Урамнан дөбердәп-выжылдап трамвай уза. Гүя ул кызның бөтен шик-шөбһәләрен үзенә ияртеп алып кигә. Тышкы яктагы калайга шык-шык яңгыр ява, ул тәрәзә пыялаларына
бәрелеп шыбырдый, әкрен генә шаулый Әйтерсең, үзенең гел бертөрле авазы белән кызны йоклатырга тели. Нәзек агачка \ткен тырнакларын оатырган бөркет, корбанына ташланырга әзерләнеп, тәрәзә төбендә канат җәйгән. Ә Гөлмира колагына талгын аккан елга суы кебек салмак кына серле сүзләр иңә.
Син минем белән бәхетле булырсың! Мин сине сөям Бу миңа ♦ шатлык, бәхет, рәхәтлек китерә Киләчәк тормышымның тагын да х тулырак, мәгънәлерәк булачагын вәгъдә итә, аңа хәзер үк яңа эчтәлек 2 өсти. Мин шулай ярата алуыма үзем дә гаҗәпләнәм. Мин сине ярат- < кан кебек берәүне дә яратмадым шикелле н
Гөлмира әллә ачынып, әллә сөенеп пышылдый ы
— Каян очраштык соң без?! ®
— Син үкенәсеңме әллә?
— Юк!—диде кыз һәм кайнар куллары белән егетнең көчле, таза ?
муенын урап алды. * ®

IX s
S
— Флүр Сәхбневич ул көннәрне, әле кичә генә булып үткәндәй, бө- а.
тен ваклыклары белән кабат исенә төшерде, әйтерсең назлы кичләрне 2 яңадан бер күңеленнән кичерде, һәм хәтерендә тагын теге бөркет сыны л пәйда булды. Нишләптер бик озак вакытлар аның хәтереннән китмәде н ул кош. Шуңа карамастан, егет өчен татлы да, газаплы да иде бу, * чөнки ул Гөлмираны тиз генә оныта алмады е
Эшкә китәр алдыннан Флүр Сәхбневич Гөлмираның соңгы хатын £ китап киштәсеннән алып укыды да, күңелен бимазалап тормасын, йөрәгенә тоз салмасын өчен аны ерткалан ташлады. Ә хатның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт иде.
«Төнлә ява башлаган яңгыр әле һаман чиләкләп коя, шыбыр-шыбыр тәрәзә пыялаларына бәрә дә ачуланып орынып алгалый Ул миңа нәкъ теге кичне хәтерләтә. Урамда көн сүрән, өйдә салкын, җылырак гөренеп, сиңа хат язарга утырдым.
Синең шалтыратуыңны нинди түземсезлек белән көткәнемне белсәң иде! Менә бүген дә кәефем күтәренке — синең тавышыңны, гәрчә сөйләшүең теләр-теләмәс кенә булса да, ишеттем
Соңгы тапкыр килгәндә шулай үзеңне тәкәббер тотып, миңа карата салкын карашыңны сиздереп китүең һәм үткән юлы телефоннан шундый тонда сөйләшүең — болар барысы да чишелеш якын икәнлеген сөйли иде. Мин инде күптән аңладым: гөлләрнең чәчкәсе өзелде һәм алар белән бергә безнең мәхәббәтебезнең шатлык-сөенечләре дә чәчкәләрен койды; алар бик авыр һәм тирән җәрәхәт калдырса да. хәтеремнән чыкмыйча, миңа татлы минутлар бүләк итә иде
Әйе, мин дөресен әйтәм, нәкъ шулай татлы минутлар Мин синең белән таныш булуыма үкенмим Мин бит моңа, кайберәүләр кебек, үз-үземнс белештермичә, минутлык хискә бирелеп кенә бармадым Мин көчле икәнемне, әгәр теләмәсәм, мине бу адымга беркем дә этәрә, мәҗ бүр итә алмаячагын яхшы белә идем Ләкин мин барысына да риза булдым һәм күңелемнән синең белән болай сөйләштем: «Ярар, карап карыйк синең кемлегеңне» һәм син үзеңне күрсәттең Ялгыш аңлый күрмә, мин кылган эшемә үкенәчәк түгелмен
Кадерлем. аңла минем бер генә теләгем бар яхшы дуслар булып калыйк Үзең әйтә идең бит: хатын-кыз ир-атның башта танышы була, динары сөяркәсе, бары шуннан соң гына дусты, дип Мин шуңа риза Бу бит гөнаһ та, әхлаксызлык та. минем тарафтан түбәнлеккә төшү дә түгел Безнең арада туган иң изге хисләр беркайчан да онытылмас Аларны беркем дә юк итә алмый Мине дөрес аңларга тырыш
Флүр, сөеклем! Синен белән тагын бер генә мәртәбә очрашасым, назлы сүзеңне ишетәсем килә... Бик, бик очрашасым килә! Әгәр телә- | мисең икән — көчләмим. Кавышулар насыйп булмады, дип уйларбыз. Хуш».
Флүр Сәхбиевичка Гөлмира бик кызганыч тоелса да, ул кабат аның белән очрашмаска, аңа шалтыратмаска, хатларына җавап язмаска һәм аны онытырга кирәк дигән нәтиҗәгә килгән иде. Нәрсәсе белән кыз аның гайрәтен чигерде соң? Берни белән дә түгел. Чөнки ул буй-сыны, төсе-бите. холкы-фигыле белән Флүр Сәхбиевичка ярамаслык кыз түгел, киресенчә, аның зәвыкларына һәрьяклап җавап бирердәй, уй-фи- керләре дә аныкына тәңгәл килердәй кеше иде. Гомумән, заманча киенә һәм яши белүче, тугрылыклы хатын, балаларына яхшы ана булырдай итагатьле кыз иде Гөлмира. Әмма ул да Флүр Сәхбиевичның тормыш сукмагыннан читкә тибәрелде. Күрәсең, эш монда Гөлмирада түгел, ә егетнең үзендәдер. Әлбәттә, ул моны чит кешегә түгел, үз- үзенә дә икърар итәргә базмый Ә чынлыкта исә ул әле үзен хатын- кызлар белән йөреп туймаган дип исәпли һәм гаилә камытын муенына салудан ерак тора иде. Шуңа күрә бөтен ягы килгән Гөлмира да аңа , юлдаш була алмады.
Кайчагында Флүр Сәхбиевич үзе елаткан кызларның күз яше, каргышы төшүдән курка башлый, ләкин ул үзенең бу тойгысын да йөгәнли. намусына тиярдәй андый уйларны читкә алып ташлый һәм ирекле тормышын дәвам иттерергә ниятли иде. Ләкин вакыйгалар Флүр Сәхбиевич көтмәгән, ул һич күз алдына китермәгән юнәлеш алды.
Флүр Сәхбиевич төзегән объект — ундүрт катлы таш йорт төгәлләнү алдында тора. Бу чор прораб өчен игенчегә урак өсте белән бер- бөтен уйлаганы, борчылганы, сулаган һавасы шул Көнне төнгә ялгац эшли, көн озын чатыр чаба. Андый чакларда гел югары тоткан горуГ. башы да түбән иелә кебек.
Бүген дә эшкә килеп, объектны карап чыккач һәм бригадирларны җыеп сөйләшкәч. Флүр Сәхбиевич прораб будкасыннан — үзенең эш кабинетыннан — чыкты да. башын ия төшеп, төзелешне әйләндерел алган тәбәнәк койма буйлап капкага юнәлде. Капка төбендә аны төзү идарәсенә барырга машина көтә иде. Ләкин ул. капкага якынлашкач, башын күтәрсә, гаҗәпләнүдән туктап калды: кызу-кызу атлап, каршына Гөлмира килә иде. Үзе яланбаш, чәче дулкынланып, җилдә таралып- таралып китә.
— Исәнме.— диде ул килә-килешкә һәм кинәт туктады да, егеткә сүз әйтергә ирек бирмичә, дәвам итте.— Сисең белән хушлашырга килдем.
— Кая барасың?— дип сорады Флүр Сәхбиевич салкын гына.
Ул кыз әйткән сүзнең асылына төшенеп җитмәгәндәй, үзен тыныч тотгы, ләкин күңеле нидер сизенде, әңгәмә вакытында нәрсәнедер хәтеренә төшерергә теләгәндәй, кашлары җыерылды, ә үзе текәлеп кызның җитди, хәтта кырыслык билгеләре чагылган йөзенә карады.
— Кияүгә чыгам Энем хезмәтен тутырып кайтты. Теге мичман да кунакка кайткан. Мине алып китә.
Гөлмира. поезд кузгалып киткәндә соңгы сүзләрен ашыгып әйтеп бетерергә теләгән кешедәй, кызу-кызу сөйләде. Аның дулкынлануын, эчке тетрәнүен яшерергә тырышуы нык сизелә иде.
Флүр Сәхбиевич тыныч кына:
— Бәхет телим,— диде.
Ләкин ул кинәт тавышының юкка чыгуын тойды. Үз сүзен үзе ишетмәде Тамак төбенә нидер килеп утырды сыман. Ул тагын нәрсә дә
булса әйтергә кирәген сизсә дә һәм әйтергә бик теләсә дә. хәленнән килмәде Авыр газаптан аны кыз үзе коткарды.
— Рәхмәт. Бик ашыгасыңмы?
— йортны тапшырабыз. Эш тыгыз чак. Ә нәрсә?
— Синең белән сөйләшәсем килгән иде.
— Сөйләшик соң... ф
Флүр Сәхбиевичның сүзен теләр-теләмәс кенә теш арасыннан сөзеп чыгаруын күргәч, Гөлмнраның сабыры төкәнде. Ул, бәреп чыккан < күз яшьләрен тыя алмыйча, томырылып егеткә карады да. өзгәләнеп: 5
— Их, син!—диде һәм, кырт борылып, кызу-кызу атлап китеп н
барды. *
Флүр Сәхбиевичның тез буыннары йомшады, урыныннан кузгала 5 алмыйча торды. Үзен күрмәгәнгә генә түзгән икән, кыз аңа шундый 2 якын, кадерле булып тоелды ки, ул аның һәр чалымын ачык хәтерлә- ? вен, аны бик нык сагынуын аңлады. Билгеле, әгәр дә яшьрәк чагы бул- § са, икенче төрлерәк эш иткән булыр иде Ә хәзер, бөтен теләкләренә каршы килеп, егетнең акылы өстен чыкты һәм ул кыз артыннан торып * йөгермәде, сабыр гына үз урынында басып калды Билгеле, бу тыныч- = лык тышкы тынычлык кына иде. Күңелендә исә давыл кубарга тора, * бу — яшенле яңгыр алдыннан була торган шомлы тынлык иде.
Гөлмнраның кара оек-сапожки кигән тулы балтырлы төз аяклары. « нечкә билле, әле кайчан гына Флүр Сәхбневнч назлаган сылу гәүдә- л се — бөтен барлыгы белән күңеленә якын һәм таныш гәүдәсе — ерагай- £ ганнан-ерагая... Ул шулай барыр-барыр да, башта Химиклар сарае ж янындагы наратлыкка кереп югалыр, аннан күктәге авыр, карасу бо- в лытларга ашар кебек, һәм нинди дә булса киек казга, ялгыз торнага а. әйләнеп, мәңге болытлар арасыннан сөйгәнен — аны эзләп каңгырып йөрер сыман. Яисә ул бәләкәй генә бер кошка, әйтик, сабан тургаена әверелер һәм һәр язда. Флүр Сәхбиевичның эшләгән җиренә килеп, баш түбәсендә өзелеп-өзелеп сайрар, үзенең мәхәббәте турында сөйләр. Яки ул берәр болытка әйләнеп, җәйләрен, кояшлы көннәрне күз яшьләрен кояр, ә кешеләр аны ләйсән яңгыры диярләр Барча тереклек шатланыр, сөенер, тик бер генә кеше — Флүр Сәхбневнч кына моның артык яратудан болытка ашкан Гөлмира күз яшьләре нкәнен аңлар һәм шул вакыт
— Флүр Сәхбневнч, китәбезме?
— Нәрсә? Кая китәбез? Ә, гафу ит. Әйдә.
Прораб каршында торган шофер егет бераз аптырап, аңа шикләнеп карап куйды һәм машинасына кереп утырды
Машина, гүя әле генә кимсетелгән кыз баланы куып җитәргә һәм гафу үтенергә теләгәндәй, кинәт урыныннан кузгалды, асфальт юлга ыргылды Ләкин Гөлмираның — рәнҗетелгән гүзәлнең зифа буе инде күренми иде.
X
Олысы-кечесе белән бик теләп аралашучан, тапкыр сүзле Флүр Сәх- бневнч, авызына су капкандай, ләм-мим дәшмичә машинада утыруь/н белде, ярты шәһәрне диярлек урап, төзү идарәсенә барып җиткәнче авыз ачып сүз әйтмәде.
Прорабның холкын яхшы белгән шофер егет бераз аптырый калды Ләкин бу дәшми тынмый баруның ни сәбәптән нкәнен үз күзләре белән күрүче шаһит буларак, ул да сүз катарга җөрьәт итмәде Кайбер түрәләр һавалырак була, үзеннән түбәннәр белән сүз куертуны кирәксенми Ә Флүр Сәхбневнч андый түгел Шуңа күрә шофер егет бу юлы дәш-
з. «К У . J* 12
33
мәүне, прорабны борчымауны мәгъкуль күрде. Дөрес, ул сирәк-мирәк аның ягына күз салгалый иде. Кәефе күтәрелмәсме, ни дә булса әйтмәсме, дип уйлады. Чөнки беренче карашка прорабның йөзе тыныч, хәтта ваемсыз һәм гамьсез кебек иде. Ләкин аның уенда ни барын, күңелендә ниләр тулгануын шофер егет белә алмый иде шул. Чынлыкта исә...
Әйе, чынлыкта исә Флүр Сәхбиевичның йөрәге давылдай ярсый, күңеле ашкынулы, уйлары — диңгез дулкыннары кебек асты өстенә килеп кенә тора — берөзлексез агыла иде. Уйланмаслык та түгел шул. Аның күңеленә бик каты бәрелде Гөлмира. Китте, ташлап китте. Мичманга кияүгә чыга, имеш. Мичманга... Дөрес, начар партия түгел. Ләкин әле монда мин бар бит! Тукта, Флүр, төптәнрәк уйла. Син күпме йөреп тә Гөлмирага, егермесен тутырган кызлар ишетәсе килгән, бигрәк тә яраткан кешеләреннән ишетәсе килгән кадерле, көтеп алган сүзне әйтмәдең, язмышларны уртак итү, бергә булу хакында тәкъдим ясамадың. Ул аны бик көткәндер... Ә хәзер... Аз.мы андый очраклар: хатын-кыз, үзенең сөйгәненә ачу итеп, кемгә дә булса башка берәүгә ашык-пошык кына кияүгә чыгып куя. Әлбәттә, моңа ниндидер сәбәп этәргеч була. Әйтик, ачуланышу, үпкәләшү... Ә бу очракта синең суы-нуың түгел микән? Әйе, ул аны күтәрә алмаган. Чөнки бу — хаксызга рәнҗетелү. Аның бер генә гаебе бар: ул сине ярата иде. Әйе, бу хак. Ә мичман? Мичман һәм Гөлмира арасында нинди якынлык, бәйләнеш бар соң? Берни дә юк шикелле.
Узган ел Гөлмираның моряк энесе кыска сроклы ялга кайтты. Кайтышлый ул Казанда берне генә кунып, әти-әннсе янына Улан-Удэ- га очты. Киткәндә ул сугылырга вәгъдә итте һәм сүзендә торды. Ул көнне Гөлмира бәләкәй генә мәҗлес җыйды.
— Энем теге мичманны алырга китте, син дә кил,— дип шалтыратты ул төштән соң.
— Танышыргамы? Бик атлыгып тормыйм. Мичман да шулайдыр дип уйлыйм. Ашыгызга таракан булып та төшәсем килми. Минемчә, синең белән генә танышуны кулайрак күрер мичман.
— Флүр, юкны сөйләмә. Син бит акылсыз кеше түгел. Аны мин ча-кырмыйм, Азатның бергә утырасы килә.
— Белмим, карт боцман белән яшь юнга арасында нинди уртак сүз бардыр,—диде Флүр Сәхбиевич төксе генә.
Гөлмира сөйләшүнең тонын үзгәртеп, шаяруга күчте.
— Бәлки ул син уйлаганча ук карт түгелдер! Я, киләсеңме?— Ахырда кыз түзмәде, назлы тавышы белән тагын бер чакырды:— Кил, яме!
— Көт.
Бу очрашуда ни өчен өчесе дә катнашу кирәген Флүр Сәхбиевич та, Гөлмира да бик яхшы төшенәләр иде. Чөнки Флүр Сәхбиевич, Гөлмира сөйләве буенча, мичманның кызга чын-чынлап гашыйк булуын белә. Соңгы вакытта Гөлмираның энесе Азат моны ачыктан-ачык яза башлады Флүр Сәхбиевич инде хәзер үк мичманнан көнләшә, ләкин моны кызга гына сиздермәскә тырыша. Бәлки төксе сөйләшүе эчтән януын, көнләшүен яшерергә теләүдән дә килеп чыккандыр. Ул мичман Гөлмирага чынлап торып бәйләнмәсен тагы дип тә курка. Кызның да йөрәге урынында түгел. Гөлмира шуңа күрә дә бу очрашуга Флүр Сәхбиевичның килүен тели. Әгәр сөйгәне янында икән, вәсвәсәләнергә урын калмаячак, күңеле алгысып йөдәтмәс һәм, гомумән, мичман белән ике арада сөйләшү булмаячак дип уйлый иде. Чөнки ул Флүр Сәхбиевичның үзенә эләккәнне чит-ятка бирмәүче каты куллы кеше икәнен белә. Ләкин монда әле дүртенче кеше — энесе дә барын Гөлмира уеннан чыгарган иде.
Флүр Сәхбиевич әйтелгән вакыттан ярты сәгатькә соң килде. Өстәлдә бар нәрсә әзер, музыка уйный, Азат белән мичман тәрәзә янында сөйләшеп торалар
— Рөхсәтме? Исәнмесез
— Рәхим итегез,— диде Гөлмираның энесе.
Флүр Сәхбиевич артыннан ук Гөлмира да кухнядан кереп җитте, ♦
— Хәерле кич. х
— Уз, уз, тартынма. Чит кеше юк, барысы да үзебезнекеләр,— диде 2
Гөлмира балкып.— Танышыгыз. <
Хәрбиләр тәрәзә каршыннан бүл.мә уртасына килделәр, кул кысы- н шып, исемнәрен әйтеп күрештеләр. Әлбәттә, бу очрашуны иң нык көт- м кәй (бәлки бөтенләй теләмәгән) һәм бер беренә сынап караган кеше- = ләр Флүр Сәхбиевич белән мичман иде.
Флүр Сәхбиевич башта ук шуны искәрде; мичман буйга аннан бер- ? аз кайтыш булса да, төскә-биткә чибәр, тик чигәсендә чәче генә си- g рәкләнгән, түбәсендә дә артык калын түгел. Базыграк гәүдәле, әмма чын ирләрчә каты куллы Кием-салымы бик пөхтә, кара төс килешеп * тора үзенә, 5
Шома күн пальтосын, тар читле күн эшләпәсен салып чөйгә элгән < Флүр Сәхбиевнчка мичман читтән генә сынап карап торды. Кара күн £ куртка, зәңгәр джинсн кигән бу егетне мичман башта бик өнәп бетер- * мәде: артык фырт киенгән һәм үзе дә киемнәре кебек шомадыр төсле л күренде ул аңа Кунакка гитара күтәреп килүе дә аның яшендәге ке- £ шегә бер дә килешми иде сыман Портфеленнән икс бармагы белән че- * метен кенә әрмән коньягы чыгарып өстәлгә куюы да шаккатыруга ко- * рылган кебек тоелды «Эффектлы жестларны шәп үзләштергән бу»,— 2 дип уйлады мичман Дөрес, азмы-күпме дөнья күргән кеше буларак, ул боларның тышкы кабык кына икәнен яхшы аңлый, кеше турында алдан фикер йөртеп, апа кара мөһер сугарга һәм иачар нәтиҗә чыгарырга ашыкмый иде.
— Утырыгыз, егетләр.
Хатын кызның иң тыйнагы да җай чыкса чытлыкланырга, үзен җиңүче итеп тоярга, бик әз генә вакытка булса да үзенең өстенлеген күрсәтергә ярата Гөлмира да шул изге, ләкин көчсез затларның берсе Димәк, әгәр ул өстәлнең бер ягына мичман белән Флүр Сәхбиевичны утыртып, ә энесе белән үзе алар каршында икән, монда аны әллә ни гаепләп тә булмый Гомерендә бер генә көн аның да тантана итәргә, бер генә мәртәбә Флүр Сәхбиевичны көнләштерергә хакы бардыр ла- баса.
— Кара диңгездә хезмәт итүчеләр Кавказ халкының гадәтен яхшы беләдер,- диде Флүр Сәхбиевич, кулына рюмка алып—Алар тост әйтмичә эчми Бу гадәт безгә дә кереп бара. Беренче тост сезгә багышлана. егетләр. Илнең иминлеген, безне саклаучы батыр моряклар, алар- ның исәнлеге, уяулыгы өчен күтәрик!
— Минемчә, беренче тост бу күркәм табынның ягымлы хуҗасы Гөлмира өчен булырга тиеш
Флүр Сәхбиевич мичманның бу сүзләрен үзенчә бәйгегә чакыру дип кабул итте һәм сүзен бирәсе килмичә:
— Мансур иптәш, сез — кунак,—диде — Бездә әле кунак сыйлау гадәтен онытып бетермәгәннәр Гөлмира. килешәсеңме?
— Әлбәттә. Сезнең исәнлеккә.
Ул аерым-аерым энесенә һәм мичманга карап алды
Хатын-кыз синең исәнлегеңә чәркә күтәргәч, монда инде ниндидер вак сәбәп тапкан булып кәҗәләнеп тә. үгез кебек аяк терәп карышын та, юк-бардан фәлсәфә корып та булмый Биредә бер генә юл кала— күтәреп эчеп җибәрү
Флүр Сәхбиевичның бүресе улады — ул тантана итә. Хәзер тезген аның кулында, кая теләсә, шунда бора. Ләкин ул киң күңелле кеше. Көндәшне дә ихтирам итә, чөнки мичман көндәш кенә түгел, ә кунак та.
— Хәзер Мансур әйткән тост уз көченә керә. Гөлмира, синең алтын кулларың, якты киләчәгең, бәхетле тормышың өчен!
— Дөрес, күпчелек вакыт хатын-кыз бәхете ир-атка бәйләнгән...
«Ах. мичман, бик тешләк кеше булып чыктың син,—дип уйлады Флүр Сәхбиевич һәм егеткә карап елмайды —Син үзеңне аңа бәхет китерәчәк кеше дип уйламыйсыңдыр бит?»
Ләкин Флүр Сәхбиевич теленә килгәнне түгел, ә хәзерге моментта нәрсә кирәк булса, шуны әйтергә өйрәнгән. Бер күнеккән гадәтеннән тайпылырга яратмый ул.
— Минемчә, безнең беребез дә Гөлмираны бәхетсез итәргә җыенмый?!
«Әһә, телеңне тешләдеңме! Кызарып чыкты егеткәй, мунча чабынамыни Сиздек эшеңне, коярбыз тешеңне! Минем файдага бер дә ноль».
— Мин гомумән хатын-кыз турында әйткән идем.
«Аклану кирәкми, мичман, мин — прокурор, син — гаепләнүче түгел. Монда мәҗлес, җырның ертыгы юк дигәндәй, мәҗлестә сүздән гаеп эзләү килешми. Монда һәркем өчен төп шарт — шат күңелле булу».
Яшь морякның колак тырпаюлы — җил каян искәнне тиз чамалый, зиһен җитез эшли, үзе сизгер һәм ярдәмчел.
— Апа, синең исәнлеккә.
Ул рюмкасын ирененә тидереп кенә алды да, торып, Флүр Сәхбиевичның ишек катына сөяп куйган гитарасына үрелде. Аны алып килүне Гөлмира үтенгән иде.
Азатның тавышы матур гына, уйнавы — уртача. Мичман да кыстаганны көтеп тормады, гитарага кушылды.
...И все таки море Останется морем, И кто-то тревожиться Должен за нас.
Хәрбиләр тагын бер-икене җырлагач, Гөлмира кухня тирәсен урап килде, өстәлгә икенче ризык — тавык ите белән бәрәңге куйды. Аннан ул гитараны Флүр Сәхбневнчка сузды
— Хәзер син үз һөнәреңне күрсәт.
— Олуг барда — телең тый, остаз барда — кулың, дигән картлар
— Не прибедняйся. Уйна әйдә.
Гөлмираның күзләре бик күп нәрсә әйтергә, аңлатырга тели иде. Ул мичман белән Флүр Сәхбиевич арасындагы яшерен көрәшнең сөеклесе файдасына тәмам булуын көтә. Моның өчен кыз кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк. Шуңа күрә ул үзенең кемне тиң итүен табын- дагыларга да сиздерергә телидер Аның сөйгәне үзенә лаек. Артык булмаса әле.
Флүр Сәхбиевич Гөлмираны дөрес аңлады шикелле. Билгеле, кыз үтенеп сорагач, ялындырып тормады. Димәк, шулай кирәк. Димәк, хәзерге минутта аннан шул таләп ителә, фәкать шул гына. Димәк, Гөлмира дустының үз һөнәрен күрсәтүен тели, аның йөзгә кызыллык китермәячәгенә ышана. Аның купшы киемле тәти егет кенә түгел, ә һәрьяклап та булдыклы кеше икәнен күрсәтәсе, моны барысына да исбат итәсе килә. Эшләр алайга киткән икән, рәхим итеп тыңлагыз... Егетнең уйнавы Гөлмираның да, Флүр Сәхбиевичның үзенең дә абруе төшәрлек булмады, ул дәртләнеп, ашкынып уйнады. Алар икесе дә ка-нәгать калдылар.
_ Аннары. Флүр Сәхбиевичның тәкъдиме белән, Гөлмираны скрипкада уйнаттылар. Бераздан егетләр урамга, тәмәке пыскытырга чыктылар
Көзге салкынча -һавада, тымызык кына искән җилдә бераз торгач, башлары җиңеләеп киткәндәй булды, һава хәленә кагылышлы, шәһәрнең матурлыгына сокланудан туган, тирә-юньдәге яңа төзелешләр турындагы әңгәмәдән соң, Азат кинәт сорап куйды
— Флүр, сезнең машинагыз бармы? ♦
Кинәт бирелгән бу сорауга аптырабрак калса да, Флүр Сәхбиевич = яшь егетне рәнҗетмәде, апасына хөрмәт йөзеннән әңгәмәне өзмәде. Бер- £ аз гына фәлсәфәгә бирелеп алды. <
— Машина—үзең теләп алган чир, җәфа ул, мәшәкатьләре күп. £ Әйтик, мәҗлестә рәхәтләнеп кешечә ял итә алмыйсың. Әгәр йөз грамм у эчсәң, ГАИ яныннан үткәндә дер калтырап төшәсең. Аннары ул яңа s чакта гына сине утыртып йөртә, бары ике-өч ел рәхәтен күрәсең, ә аннан £ ремонттан башың чыкмый, астында ятып чиләнәсең. Мин чутлап чы- £ гардым машина акчасына ун ел буе таксида йөрергә мөмкин Көн са- с ен түгел, әлбәттә, кирәк чакта гына утырасың Ватылса, ташлап китә- * сең, икенчесенә күчәсең. Ә үз машинаң башка бәла
Аннары сүз чнт-ят җирләр, дөнья гизүгә күчте Мичман да дуслык s * визиты ясаган хәрби кораблар составында бер-ике тугандаш нлгә ба- * рып кайткан икән Аларның табигате, холкы, гореф-гадәтләре хакында матур гына итеп сөйләп бирде. Кыскасы, әңгәмә җанлы барды
Флүр Сәхбиевич Азатның, сүзгә бик теләп кушылмаса да. һаман ни- £ дер әйтергә җыенуын сизеп торды һәм аның фараз итүе дөрескә чык < ты. Тәмәкеләр сүнеп, сөйләшер сүз бетеп, керергә генә җыенганда. * Азат яшьләргә хас тәвәккәллек белән әйтеп салды
— Иптәш мичман, сез керә торыгыз. Ә без Флүр абый белән тагын “• бераз саф һава сулыйк әле.
«Ах син, мут егет, менә ничек эш йөртәсең икән! Баядан бирле әнә нәрсә сине борчып торган икән. Ярый, ярый, бу юлы исәп синең файдага булсын. Тик белмим, апаң мичман белән сайрашырга бнк ашкынып тормый шикелле».
— Серләрегез бармыни?—дигән булды мичман елмаеп. Ә үзе мондый форсат чыгуга ифрат куанган иде.
«Монысы да артистланып маташа Бар инде, бар. йөгер»
Мичман кереп китте. Аның артыннан ишек ябылу белән. Азат чатнатып әйтеп салды
Флүр, апаны калдырыгыз сез
— Мичмангамы?
— Әйе. Ул бнк әйбәт кеше — Аннары. Флүр Сәхбневнчның мыскыл лы елмаюын күреп, әйтә куйды — Белмим, бәлки сез дә яхшы кешедер, ләкин мин сезне белмим Ә мичманны беләм. Ул батыр йөрәкле, апага лаек кеше.
— Сезне үлемнән коткарып калмагандыр бит? Бер романда шун дыйрак ситуация укыганым бар Сез аңа рәхмәт йөзеннән апагызны бүләк итәргә җыенасыз Шулаймы?
Көләсез? Әгәр аның кемлеген беләсегез килсә, сөйлим Ул мнне түгел, ә срочный хезмәттә чагында бөтен су асты көймәсен шартлаудан коткарган Аның ике иптәше үлгән, ә мичман һәм тагын бер өлкән матрос аз гына үлми калалар Моны для сведения әйтүем Ә сезнең кө лүегез урынсыз Шулай булгач
Яхшы, алай да булсын, ди. Ә сез апагыздан сорадыгызмы соң? Аңа кем кирәген ул үзе сайларга тиеш түгел микән’
Яшь егет бу сорауга әзер түгел иде Ул мондый сөйләшүнең ахыры булмаячагын, дөресрәге, аны бөтенләй башларга тиеш түгел икәнне аңлады һәм сүзне икенче темага борды Флүр Сәхбиевичның эше турында сорашты Ләкин болар икесе өчен дә кызыксыз иде инде
Бу — вакытны сузу гына иде Әгәр Азатка мичман белән апасы сөйлә-
Т. Хаҗиәхмәтов рәсеме.
шер өчен вакыт кирәк булса, Флүр Сәхбиевичка исә мичман артыннан ук бүлмәгә бастырып керүе уңайсыз, хәзер алар икесе дә, уен бетәр алдыннан тупны читкә типкәләп вакытны сузган футболчылар кебек, юк-бар сүз белән мавыгырга мәҗбүр булдылар
Бераздан алар өйгә керделәр.
Сез кая югалдыгыз?—дип сорады Гөлмира ашыгып. ♦
Аның бөтен уй-борчулары йөзендә чагыла. Күрәсең, мичман вакыт- х ны бушка уздырмаган, ике арада җитди сөйләшү булган, Гөлмира гүя 2 Флүр Сәхбиевичка аны мичман белән ялгыз калдырганы өчен үпкәли < дә иде шикелле. н
Мичманның чырае караңгы, кәефе төшенке булудан Флүр Сәхбие- 2 вич сөйләшүнең үз файдасына бетүен аңлады. Кинәт аның күңеле күтә- 5 релде, үзендә җиңеллек сизде. Ул кызга рәхмәт әйткән төсле яратып “ карады, энесенә булган ачуы да юкка чыкты, мичман да аңа бик сөй- 2 кемле, ләкин үзеннән көчсез һәм бәләкәй, әз-мәз шуклыкларын гафу ® итәрлек бала булып күренде. Флүр Сәхбиевич, Гөлмираның алар килеп . кергәч тә биргән соравын җавапсыз калдырып, егетләрне өстәлгә дәште.
— Нишләптер суытып җибәрде, әллә җылынып алабызмы?! Ягез, 5 моряк дуслар, кыюрак! *
...Дәшми-тынмый машинада барган Флүр Сәхбиевич әлеге очрашу- “• ны энәсеннән җебенә кадәр дигәндәй исенә төшерсә дә, бер нәрсәгә тук- Z талыр! а теләмәде Ә ул бик мөһим иде. Ул — мичманның Гөлмирага л гашыйк күзләре. Әйе, Мансур аңа гашыйк иде Гөлмира скрипкада •уйнаганда мичманның аңа томырылып каравын күргән һәр кеше моны * ачык аңлар иде. Ә Флүр Сәхбиевич аны күрде Ул хәтта Мәҗнүн күз- ө ләре белән Гөлмирага төбәлгән мичманны жәлләп тә куйды Ләкин ? аңа карап кына кызын егеткә бирергә җыенмый иде ул Кыз аның үзенә дә әлегә бик кирәк.
Билгеле, мичманның карашын Гөлмира да тойгандыр, чөнки моны сизмәү мөмкин түгел иде. Ләкин кыз моңа игътибар итмәскә тырыша иде. «Әйе, тырышкан иде Тик түземе озакка җитмәгән, ахры, тегесе яңадан кайтып, үз янына чакыргач, берсүзсез ияреп киткән Ә мин калдым Бер ялгызым утырып калдым»
Флүр Сәхбиевич, машина кинәт туктагач, айнып киткәндәй булды, күзләрен зур ачып алга карады. Алар төзү идарәсе каршына килеп туктаганнар иде. «Ярар. Җитте» Флүр Сәхбиевич хәзер бөтен зиһенен бер төенгә туплап эшкә җикте. Чөнки бу арада аның эшләре бик җитди һәм көйсезрәк бара иде
XI
Гөлмира китеп барганнан соң Флүр Сәхбиевич газаплы көннәр һәм төннәр кичерә башлады.
Андый вакытта төрле кеше үзен төрлечә тота берәүләр эчүгә сабыша, икенчеләр эшендә сүлпәнләнә. Ләкин Флүр Сәхбиевичка болар ят нәрсә Ул, билгеле бер тәртипкә өйрәнгән кеше буларак, моңа юл куймады, җебеп мәлҗерәеп төшмәде. Тышкы яктан аңарда әллә ни үзгә реш сизелмәде дә шикелле Ул эчү белән артык мавыкмады, ә эшендә, киресенчә, кырысрак холыклы булып китте, таләпчәнлеге артты
Хезмәттә ярыйсы һәрчак кешеләр арасында, ыгы зыгы белән көннең үткәне дә сизелми, ә өендә ул җәфа чигә, газаплана иде Аны ялгызлык борчый, интектерә; ул музыка тыңларга әвәсләнеп китте Хәтта бер ике мәртәбә астагы күршеләре кереп ризасызлык та белдерделәр Чөнки кайвакыт магнитофон уйнаткан килеш йоклап та киткәләде Тик бу кисәтүне ул шундук онытты, аның күңелендә башка ун егет өчен көн Гөлмира белән башлана һәм шул кыз белән тәмамлана.
Ара-тирә Флүр Сәхбиевич үзен орышып та куйгалый. Әмма берни эшләр әмәле юк — Гөлмира күз алдыннан китми. Кызның озынча нурлы йөзе, дулкын-дулкын чәчләре, шоколад төсендәге ягымлы күзләре, кигән киемнәре һәм нинди кием кисә дә килешле буй-сыны, балериналар кебек аяк башларын читкә каратыбрак атлаучы тыгыз балтырлы матур аяклары — барысы да күз алдына килә дә тора. Төннәрен ул Гөл- мираның буйсынучан, кайнар тәнен төшендә күреп уянып китә... Кайчагында Гөлмира белән бергә йөргән бакчага килә, кичләрен анда берүзе озаклап каңгырып тын аллеялар буйлап атлый.
Беркөнне Флүр Сәхбиевич бакчадагы күл янында ярты сәгать чамасы уйларга бирелеп басып торды.
Флүр Сәхбиевич күл яныннан йөрәге әрнеп, бөтен күңелен ризасызлык. канәгатьсезлек биләп алган хәлдә, арып-талып китеп барды.
Шәһәр бакчаларында сентябрь ае үзенә бер төрле яме белән күңелгә якын. Әле җәй дә бетеп җитмәгән, көз дә яңа гына башланган. Ниндидер урталыктагы халәт. Түгәрәк клумбаларда, озынча түтәлләрдә әле һаман ямен җуймаган чәчәкләр үсеп утыра, агачлар берән-сәрән генә сарыга маныла, яфраклары коелып, куаклар сирәгәя башлый. Асфальт тротуарларга, чирәмсез сукмакларга, хәлсезләнгән кошлар кебек, те- ләр-теләмәс кенә яфраклар төшеп куна.
Каңгырап йөрүче Сәхбиевичка бакчаның матурлыгы күренми Әнә шулай талгын гына коелган сары яфракларны да ул тыныч кына күзәтә алмый, чөнки әлеге хәлсез яфракларның берсе үзедер кебек тоела. Ул да хәлсез, аның да кемгә дә булса кирәге беткән һәм ул кешеләрне күрми, белми торган берәр җиргә китеп олагырга тиештер сыман.
Кайчак ул үз-үзенә кызганыч булып тоела башлый. Ләкин аңа үзеннән битәр шәфкать күрсәтүче, юатучы юк. Ә бит әле кайчан гына хәл киресенчә — ул ташлаган кызлар шундый хәлгә дучар булалар иде.
Флүр Сәхбиевич, караңгы уйларга бирелеп, кайчандыр Гөлмира белән янәшә атлаган сукмаклардан ары китә. Аның кайчандыр мондый тойгы кичергәне бар иде: яратып йөргән хатын-кызың кулдан-кулга китсә, күңел әрни, нигәдер аның өчен көенәсең, борчыласың, аңа карата булган ихтирамың бетмәсә дә, әкренләп кими шикелле. Аннан ул хатын-кыз онытыла, күңел чоңгылларында юкка чыга. Әгәр Гөлмира белән дә шундый хәл булса Юк, бу Гөлмирага кагылмый шул. Ул үзенең законлы ире куенында Монысы Флүр Сәхбиевичка икеләтә авыр, менә шул законлы ирендә булганга күрә Гөлмирадан аның күңеле кайтмый, ә аны ярату хисе артканнан-арта бара шикелле. Ерактагы ТЭЦның биек торбаларыннан, аның уйларыдай, кара төтен ургый Бераздан ажгырып поезд үткәне һәм, Флүр Сәхбиевичның йөрәген әрнетеп, әче итеп тепловоз кычкыртканы ишетелде.
Кайчандыр Гөлмира белән икәү йөргән бакчаны, сукмакларны әйләнгәч, тынычлану урынына җан газабы көчәюен генә тоеп, Флүр Сәхбиевич өенә кайтып китте.
XII
Ул, тәмам башы каткан, болай яши алмаячагын һәм ярамаганын ачык тойган хәлдә, ләкин әле ни дә булса кылырга ныклы бер карарга килә алмыйча, шыксыз фатирына кайтып керде. Чишенде, ашап-эчте, йомшак кәнәфигә утырды һәм радионы ачты Концерт бара иде. Ж.ыр үзенең моңы һәм сүзләре белән дә Флүр Сәхбиевичның бүгенге халә
тенә бик тәңгәл килә иде Җырчысы да ул яраткан кеше. Йөрәкләрне өздереп, бәгырьләрне айкап, моңы агыла
Яшьлегем.) йөгереп кайтыр идем.
Йөгереп кайта торган юл булса
Әйе, бик күпләр яшьлегенә әйләнеп кайтыр нде, тормышын икенче төрле башлар иде, ләкин бу мөмкин эш түгел Ә шулай да Гөлмнра янына йөгереп барырга бәлки әле соң түгелдер? Ә5 Нигә йөгерергә’ Ул бит малай-шалай түгел. Юлдан чабарга кирәк. Утыр да кит поездга. Юлы да сикәлтәле, урман-чатырлар аша түгел, ә тап-такыр Самолет та бар. Нигә соң әле китеп бармый? Ә кая барырга?
Башы тубалдай булды Флүр Сәхбиевнчның Йомшак келәмгә басып. коңгырт төстәге ялтыравык стенка янына килде Бер' китап алды Уртасын ачты да укый башлады.
Наз итәр кемнәргә гөл. Каршында былбыл булмаса?
Ачуы килеп, китапны өстәлгә ташлады, икенчесенә үрелде Нидер эзләнгәндәй, каударланып, битләрен актарырга кереште, бер урында озаграк текәлеп торды, кычкырып укыды < Григорий күзен йомса да. Аксиньяның яшел кофтасы һаман күз алдында тора Ниндидер тылсымлы бер көч Григорийның башын Степаннар ындыры ягына бора» Флүр Сәхбиевич китабын куйды, көзге каршында тукталып, үз-үзе белән сөйләшергә кереште «Болай булмый, егет, нидер эшләргә кирәк Я. нишлибез, тәти егет? Белмисең Бел! Ә бәлки онытыргадыр? Дөнья киң, кызлар да буа буарлык Тагын Гөлмира кебекләр, хәтта аннан да чибәррәкләр, назлыраклар очрамас дип куркасынмы әллә?
Синең бит апрель аенда Казанка елгасында язгы ташу карарга чыга торган гадәтең бар. Хәтерлисеңме, боз киткәч, кайбер сай урыннар да, кечкенә утрауларда калын калын бозлар утырып кала Алар берничә көннән кояш җылысында эреп, юкка чыгалар, я су тиз артканда суга агып китәләр Ә синең күңелдәге бу юшкын бетмәс, тормыш сула ры—айлар, еллар аны юып алып китмәс дисенме? Юшкын гынамы соң ул? Әгәр син моңарчы татымаган һәм, вак вак кисәкләргә бүлеп өләшеп тә, әле һаман бетмәгән олы хис булса? Әгәр Гөлмнра белән бергә син аны мәңгегә югалтсаң5 Ул чагында ничек яшәргә5 Белми сең Әйдә, бергәләп уйлашыйк Әһә, беләсең. Мин дә беләм »
һәм ул, ныклы бер карарга килеп, өстәл артына утырды, каләм кәгазь алды, хат яза башлады
«Сөеклем!
Гомерендә беренче тапкыр чын мәхәббәт шатлыгын татыган кеше бәхетсез була аламыни?! Ышанасыңмы, мин синең белән бервакытта да бәхетсез булмадым, хәзер дә, син мине калдырып киткәч тә. мин бәхетле, чөнки мин чын сөюнең, чын ләззәтнең, олы тойгыларның һәм бөек бәхетнең ни икәнен белдем. Синең белән мин үземне чынындагыга караганда югарырак, көчлерәк итеп тойдым Мин < нне беркайчан да онытмам. Син һәрвакыт минем йөрәгемдә будырсын, күңелемне тулы ландырып торырсың Шулай икән, димәк, син һәрчак, соңгы сулышыма кадәр, минем белән булырсың!»
Флүр Сәхбиевич кинәт туктады, уйга калды Зиһене, чуалган фикер ләрен җыя алмыйча азапланды Суыткычтан башланган шешә алып, бер рюмка коньяк эчте, лимон тешләде һәм авызына сигарет кабып, ишекле түрле йөренә башлады Җеп очын таба алмый изаланган тегүче кебек, хатын дәвам итәргә сүзләр эзләде
Ул урамга карады Әче җил шыксыз ямьсез йортлар арасында бутала, шәрә агачларны бөгә, соңгы яфракларны тузгыта Егет балконга
чыкты, бераз вакыт шунда басып торды, аннан бүлмәсенә керде, өстәл артына утырды. Кемдер ишек шакыган кебек булды. Ул сикереп торды. Барып ишек ачты Коридорда беркем дә юк иде. Янә килеп утырды. һәм кинәт буа ерылып киткәндәй тоелды, хисләр аны күмеп китте, алар сүзгә әйләнде.
«Сиңа нәрсә теләр идем мин, сөеклем? Фәкать бәхет кенә, тормышыңда шатлык кына, бер генә минутың да хәсрәтле узмасын, һичкай- чан башыңа кайгы килмәсен. Яшә һәм бәхетле бул! Яшә һәм исеңдә тот: сине дөньяда бар нәрсәдән дә артыграк күреп яратучы кеше бар Әгәр син шуны онытсаң, мин мәңге бәхетсез булырмын. Әгәр синең йөрәгеңдә минем турыдагы истәлек яши икән — мин бәхетле кеще.
Шатлыгым минем, карлыгачым минем! Минем белән узган көннәреңне беркайчан да кызганып искә алма!»
Болай газапланырлык булгач, нигә ташлады соң ул аны? Монысын да үзе аңлатып бетерә алмас иде. Ул шулай күбәләк кебек чәчәктән- чәчәккә кунып йөрергә күнеккән. Ел буе матур гына йөр|әч, Флүр койрыкны сыртка салды. Менә шул. Әгәр егетләрчә, чын ирләрчә матур итеп, яхшылап хушлашса иде. Юк бит, юк. Салкынаюымны үзе дә аңлар әле дип, ул башта килүен сирәкләтте, шалтыратуы да айга бер- икегә калды Ә бичара кыз аны ничек өзелеп көткәндер Юк, ул вакытта Флүр боларны уйламады шул. Менә хәзер үзе каңгырып йөргәч кенә ул барысын да аңлады. Ә теге чакта тагын әллә кемнәрне табар- һәм әле бик күпләрнең назында коеныр сыман иде, югыйсә «Әйе, тәти егет, сиңа гына җитмәде инде,—дип орышты үзен Флүр — Туймас тамак, ач бугаз. Я. хәзер нишлибез?..»
Ул Гөлмирага багышланган хатын янә дәвам итте.
«Мин җир йөзендә яшәдем һәм ни өчен икәнен белмәдем. Ә хәзер бсләм: мин сине очратып, сине яратыр һәм синең сөеклең булыр өчен яшәгәнмен икән. Мин шушы очрашу мизгеле өчен яшәгәнмен. Мизгел, дим Ә аны башкача ничек атыйсың, чөнки безнең куллар бер-берен иркәләп туя алмый, иреннәребез, тагын, тагын берничә генә минут, дип пышылдый иде. Әйе, без ул минутларны озайта идек. Ә күпкәме? Кабат без аерылыша идек. Ләкин ул вакыт без яңадан очрашыр өчен аерылыша идек, без әле бик күп мәртәбәләр очрашачагыбызны. бер-беребезнең күзләренә сәгатьләр буе карап торачагыбызны белә идек. Без күп сөйләшми идек, әмма безнең карашларыбыз никадәр күп нәрсә аңлата иде соклануыбызны, мәхәббәтебезне һәм куанычыбызны Без янә очрашырга дип аерылыша идек. Ә хәзер. . Я хода, без шулай яңадан күрешмәскә дип аерылыштыкмыни?!»
Флүр йөрәк ярсуына чыдый алмыйча язды да язды. Бераз яза да ручкасын өстәлгә атып бәреп, исерек кешедәй алпан-тилпән килеп, хәле бетеп, киселгән багана кебек гөрселдәп диванга ава Аның күзләре әчетә, колагы шаулый, сулык-сулык башына кан бәрә, күзен йомса, күз аллары әлҗе-мөлҗе килә иде. Көне буе авыр физик эш эшләгәндәй бөтен тәне ватылган, арыган... Ул тиз генә йоклап китә алмады, уйланып ятты, йокыга киткәч, озак та үтмәде, куркыныч төшләр күреп, саташып-бастырылып, шабыр тиргә батып уянды Ул төш күрде Гөл- мира болында, чәчәкләр арасында, имеш Флүр Сәхбиевнч аңа таба йөгерә башлый Кинәт җир ярыла һәм ул аска төшеп китә. Төшә, төшә Ә үзе берөзлексез кычкыра: «Гөлмира! Гөлмнра!» Бераздан җир әкрен генә кушыла һәм аны, бөтен тәнен шытырдатып, кыса башлый. Флүр Сәхбиевнчка Гөлмираны яңадан күрмәс кебек тоела Ул җан ачысы белән кычкырып җибәрә: «Гөлмира-а!» һәм, үз тавышыннан куркып. шабыр тиргә батып уянып китә. Үзе еш-еш сулый..
Ул фәкать таң беленә башлагач кына, тигез сулап, йокыга талды.
XIII
Флүр Сәхбиевич гомерендә беренче мәртәбә сәгать сигездә уянды һәм беренче тапкыр эшкә соңга калды. Беренче тапкыр Соңгы вакытта мондый беренче тапкырлар аның тормышында сш кабатлана башлады шикелле. Ул беренче мәртәбә чын-чынлап гашыйк булды . Әллә элегрәк тә булды микән? һәрхәлдә, кисәк кенә хәтерли алмады Флүр ♦ Сәхбиевич. Аның өчен бөтен тормыш дәрьясын кабат кичәргә, утыз ел- - лык гомерен күз алдыннан үткәзергә кирәктер Бәлки гашыйк булуы £ да беренче мәртәбә генә түгелдер. Тэтәл әйтүе кыен. <
Берәр хәтәр хәлгә юлыкса, кеше үзенең үткәнендә актарынудан бу- £ ла бит, елъязмаларын хәтер җебеннӘй үткәрә. Чокчына торгач, шунда ы ул үзенең кемлеген күрә, битендәге пәрдәсе ертылып, аның чын йөзе Б ачыла, теге яки бу очракларда кылган гамәлләрен, үзенең дөньяга ки- £ леп ни эшләр майтарганын исенә төшерә.
Флүр Сәхбиевич авылда туып үсте. Авыл малае укырга кергәнче g нишли? Табигать кочагында үсә —болында, урманда йөри, су коена, үз ишләре белән сугыша-кыйнаша, чана-чаңгы шуа. җәен-кышын уен- * нан туймый. Флүр дә шулай үсте. Ул заманда әле шәмәйле уйнау гадә- = те бар иде. Елга буендагы биек яр кардан арчылуга, анда малай-ша- < лай хуҗа булып ала да шәмәйле уйнарга тотына Шәмәйләрне җиргә а- тезеп куялар да, берничә адым читкә китеп, тимер аткыйлар белән чә- * ки башлыйлар. Берәрсе хәрәмләшсә, я аягына аткый тисә, якалашу ки- л тә. Флүрнең үзенең дә, иптәш малайларының да бияләй эченә тыккан ►- аткый белән бәреп, башлары бер генә тишелмәгәндер, аякларына уч * төбе кадәр тимер бер генә бәрелмәгәндер Аңа гына түзә авыл малае, е Ләкин шул чордан Флүр төннәрен сискәнеп куркып уяна, саташа тор- ? ган булып калды. Чөнки ул бер малайның башын тишкәч, тегенең абыйсы аны дулап куып китте Флүр өенә качып котылды, ләкин төне буе саташып чыкты. Икенче вакыт ул шәрә килеш көне буе кычыткан арасында ятты. Монысы су коенганда башланган чәкәләшүнең азагы иде. Шушы хәлләрдән соң Флүрнең саташуы еш кабатлана торган булды..
Флүрнең әтисе колхоз председателе, әнисе укыiучы иде. Шуңа күрә әллә ни кытлык-мохтаҗлык күрмичә, михнәтнең ни икәнен белмичә үсте ул, үзен белә белгәннән бирле аның тамагы тук, өсте бөтен булды. Кечкенәдән үк сәламәтлеге яхшы, укуы да әйбәт иде Ул табигый сәләтенә ышанып, артык зур тырышлык куймыйча гына яхшы билгеләр белән унны бетерде. Җәмәгать эшләрендә булсын, үзешчән сәнгатьтә булсын — бик теләп катнашты, активлар рәтендә йөрде, алдын-гылардан саналды, җыелышларда макталды Үз үзенә артык ышану, гел беренче булу — аның канына сеңде, һәм бу гомер буе шулай дәвам итәр төсле иде.
Флүр документларын төзүче-ннженерлар институтына җибәрде, зур авырлык белән студент булу бәхетенә иреште. Авылда ул үзен гадәттән тыш шәхес дип, күпне белүче, теләсә нинди эшләр башкарырга көч- куәте җитәрдәй кеше дип йөри иде. Ә менә имтихан биргәндә хыялында төзегән бина көчкә җимерелмичә калды. Егет үзенең гади һәм гадә- ти кеше икәнен күрде. Укуының исә беренче көненнән үк ул үзенең икенче дөньяга килеп эләгүен, иреге, теләкләре һәм мөмкинлекләре чикләнүен танырга мәҗбүр булды. Ул үзен староста яцн комсорг итеп сайларлар, баш аягы белән тагын җәмәгать эшләренә чумар, бүтәннәрдән бер карыш өстен торыр дип өметләнгән иде Ләкин ялгышты Аны хәтта стена газетасы редколлегиясенә член итеп тә сайламадылар
Беренче айларны егеткә уку да авыр бирелде Моңа кадәрге гомерен татар авылында үткәргән, әллә нидә бер генә якын тирәдәге бә ләкәй шәһәрләргә барып кайткалаган егетнең тел белмәве юлында би
ек киртәдәй калкып чыкты. Студентларның күбесе шәһәрдән булып, Флүрдән күп алга киткән егетләр, аңа караганда өстен, эрудицияләре зур Флүр хәтта исемен дә ишетмәгән китапларны алар әллә кайчан укып онытканнар икән. Ә кызлары... Тнк тормаган аякта бәла бар дигәндәй, ике атна укып, ниндидер бер кичәдән соң Флүр озатырга теләгән кыз аны якын да җибәрмәде. Ул егетнең килеш-килбәтенә, кием-нәренә кырын күз белән генә карап, мыскыллы елмайды да:
— Син мине озатмакчы буласыңмы?—дип сорады.
— Әйе.
— Ә таксида алып кайтырга .акчаң бармы? Дәшмисең. Димәк, юк. Ә үзең кызлар озатмакчы... Син авылда беренче егет булгансыңдыр, шәт, ә авылыгыз — бер йорттыр. Әйеме? Ха-ха-ха!
Флүр урам уртасында басып калды, ә кыз артларын уйнатып китеп барды Гарьлегеннән ни чара кылырга белмичә егет бик озак урам ташларын таптады. Аның горур йөрәгендә тәкәббер шәһәр кызларына карата мәңге бетмәстәй үч уты дөрли иде.
Аннан соң да Флүр белән бик күп хәлләр булды. Бер кичне, юктан гына бәйләнеп, ниндидер үсмерләр үзен канга батырып тәпәләп ташладылар. Шуннан соң Флүр, аны барысы да хөрмәт итсен өчен нишләргә кирәген уйлап, төрле планнар корып баш ватты. Моның өчен тормышның җаен аңларга, көчле булырга кирәк шикелле тоелды аңа. Күбесенә ул үз башы белән иреште, белмәгәнен дусларыннан сорады, һәм шундый нәтиҗәгә килде; тормышта барысын да үз җилкәсе белән күтәрергә. ягъни, тормыш бинасының һәр ташын үзе табып, үзе төзәргә, булыр-булмас ярдәмне читтән көтмәскә, һәр нәрсәне үзенә табарга, иң мөһиме, тырышып укырга, әти-әнисенә бәйле булмас өчен төнге эшкә керергә, хезмәт семестрында, күбрәк акча төшәрдәй урын булса, җәһәннәм читенә китеп олагырга, ә кышын берәр спорт секциясенә язылырга. Әлбәттә, соңгысы аның тормышта үзалдына куйган максаты түгел. Бу — юл уңаенда, узып барышлый гына эшләнәчәк.
Егет барлык уйларын тормышка ашырды. Соңгы этапта хәтта чак кына арттырып та җибәрде, ахры. Чөнки беркөнне тренеры аны тырышлыгы өчен мактады һәм:.
— Сиңа зур өметләр баглыйм,— диде.— Синнән яхшы боксер чыгачак, физик көчеңне тагын да арттыра төш.
Ләкин Флүргә дөнья чемпионы булу кирәк түгел, күпме көчәнсә дә, ул аңа ирешә алмаячагын яхшы аңлады. Чөнки моның өчен шәһәрдә туып, шәһәрдә үсәргә, бик кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнергә, аның серләренә төшенергә кирәк иде. Флүргә исә икенче разряд тирәсендә сикергәләсә, бәйләнгән үсмерләргә тешләрен учларына тоттырып җибәрерлек булса, шул бик җиткән Дөрес, бергә-бер булса, ул хәзер дә кемгәдер баш бирерлек түгел. Ләкин шәһәр малайлары беркайчан да ялгыз гына килеп ябышмыйлар шул.
Флүр монысына да иреште һәм дүртенче курста чакта бер кызны озата барганда килеп бәйләнгән өч егетне юлга аркылы-торкылы өеп калдырды. Бу хәл кызлар теленнән өч ай төшмәде.
Шуның өстенә Флүр гитарада уйнарга өйрәнде. Ярты ел буе вакытын жәлләмичә, түләүле дәресләргә йөрде. Ул моңа бары тик кызларга ошар өчен генә язылды. Походларда шәһәр егетләре учак янында гитара чиерткәндә ул бик кимсенеп утыра иде. Моннан ары Флүр дә кеше кыланганны кыланачак, гитара кылларын чиртәчәк. Ә гитараның җаен белгән егет, билгеле, кызларның күңел кылына да ачкычны тиз табар...
Институтны тәмамлаганда ул факультетта иң асыл егетләрнең берсе иде Аның үсәргә омтылуы, тырышлыгы, үз-үзенә катгый таләпчән- леге бушка китмәде Буй-сын килгән, өс-баш заманча, перспектива әйбәт.
Аны Казандагы төзелеш трестларының берсенә билгеләделәр. Ул зшнең җаена тиз төшенде, икенче елны ук мастердан прораб булып күтәрелде. Тагын ике-өч елдан участок башлыгы булу ихтималы да юк түгел иде. Ләкин бер елдан Флүр Сәхбиевич чит илгә командировкага китте Ят җирләрдә экзотика эзләп, дөнья күрәсе килгәннән китмәде * ул. Бу хәл болай булды.
Бервакыт аны үзенең начальнигы — өлкән прораб өенә чакырды « Флүр Сәхбиевич шаккатты. Ул җиһаз, кием-салым дисеңме — барысы | да затлыдан. Участок башлыгы чит илдә эшләп кайткан икән.
— Бөтен әйберне сертификатка алдым. Ә монда җыелган процент- * лар запас тора,—диде ул, кунакның соклануын күреп, һәм өстәп куй- х ды — Яшь чагында әйләнеп кайт. Хәзерге заманда машина да кирәк ш нәрсә..
Кайтып барганда Флүр Сәхбиевнчның башына уй килде: «Җай чык- ® са, миңа да шул тарафларга юл тотарга кирәк» Дөрес, ул машина, мебель, келәм-палас дип хыялланмады, аны кием кызыксындыра иде ♦ «.Шәһәр җирендә кешене ни бизи? Кисм. Агач күрке — яфрак, адәм күр- = ке — чүпрәк. Бу бигрәк тә безгә, егет-жнләнгә кагыла»
Бөтен юлларын белеште Флүр Сәхбиевич һәм озакламый теләгенә с- иреште. Әйткән сүзендә дә торды сертификатын бары киемгә генә тот- 3 ты, ел саен Мәскәүгә барып, «Березка» магазинында киенеп кайта торган булды. н
Мәскәүгә барып киенеп кайтуны ул шаяртып, елан кебек кабык * алыштыру, дип атый. Чөнки искерәк кисм киенеп бара да, магазиннан ө чыккач, берәр аулак урында, я агачлар арасына, я чокырга искеләрен 2 ташлап калдыра иде
Менә шулай итеп ул фәкать үзенең өлгерлеге, ифрат эшчәнлеге аркасында бүгенге көндә әзме-күпме дәрәҗәгә иреште, үзен заманга лаек, аягында нык торучы кеше итеп сизде.
Эш дәверендә Флүр Сәхбиевич тагын бер нәрсәне яхшы төшенде. Идарәдә белемле, перспективалы инженерлардан саналса да, бу урыннан китәргә аңа әле иртәрәк иде. Берәүләр үз өстенә җаваплылык аласы килмичә зуррак урынга утырудан курка, бигрәк тә хезмәт хакында әллә ни аерма булмаса да Флүр Сәхбиевич исә икенче төрлерәк фикер йөртте. Прораб булып тагын берничә ел эшләсә, ул пенсиягә ал- данрак чыгачак Дөрес, бу турыда уйларга әле иртәрәк, ләкин гомер үтә бит Шуңа күрә Флүр Сәхбиевич әлегә югарырак урыннарга кы-зыкмады. Өлгерер, барысына да өлгерер. Иң әһәмнятлесе — шушы йөкне авырыксынмыйча тартырга, баш-күзеңне тондырып чапмаска, җай гына алып барырга, тупланган абруйны төшермәскә Кем белә, бәлки тагын берникадәр вакыттан соң ул участок дилбегәсенә тотынмас та, аны читләтеп үтәр һәм туп-туры я техник бүлек башлыгы булыр, я баш инженер креслосына утырыр Чөнки аның тәҗрибәсе җитәрлек участок башлыгы ялга китсә, ул гел аның урынына кала, эше майлагандай шома бара, гөрләп тора Моны барысы да беләләр, күрәләр Ул трест- тагыларның да үзе турында әйбәт фикердә торуларын ишеткәли
Кыскасы, Флүр Сәхбиевнчның тормышы моңарчы борып куелган сәгать кебек көйле барды Кыз-кыркын, яшь хатыннар аның кулыннан күп үтте. Теге вакытта борынын җыерып, аңа мыскыллы караш «бүләк иткән» чибәрне дә ул бермәлне кулына төшерде Флүр Сәхбиевнчның бу вакытта таксига түләрлек кенә акчасы бар иде инде, һәм ул шулай итте дә. бер квартал кайтасы юлга да такси яллады Машинаның ишеген каерып ачып, урам яңгыратып әйтеп салды
— Рәхим итегез, ханым, карета әзер Ул сезне бик озак көтте
Ә бичара чнбәркәй бу ачы юморны аңламады, ул күп нәрсәне оныткан иде Флүр Сәхбиевич кына яхшы хәтерле кеше булып чыкты
Флүр Сәхбиевич авыл белән арасын өзмәде, туганнары килсә, кунак итте, үзе дә ике-өч елга бер кайткалады. Әтисе моннан биш ел элек дөнья куйды, әнисе бер бәләкәй шәһәрдәге кызында, ягъни Флүр Сәх- биевнчның бертуган апасы тәрбиясендә. Шулай итеп хәзер авылга кайтуның да хажәте калмады. Ә әнисен үз карамагына алырга ул бик ашыкмады.
Кайбер кешеләр ялгызлыктан интегүе хакында зарланса, Флүр Сәх-биевич көлә иде. Моңарчы аның үз янында кемнедер даими тоеп яшәргә мохтаҗлыгы булмады. Аңа иреге кадерлерәк иде. Әйе, моңарчы. Тик менә соңгы вакытта гына аның көйләнеп куелган яшәү механизмында бер шөреп бушады, кайсыдыр пружинасы ычкынды Аны нинди генә оста да хәзер үз урынына беркетеп куя алмын иде инде. «Нишләргә? — Менә шул сорау аның каршына килеп басты — Нишләргә? Хәзер ничек яшәргә?»
Ул Гөлмирага язган хатын кат-кат укыды. Әгәр беркөнне ул хат аңа мәгънәсез сүзләр тезмәсе булып күренсә, икенче көнне ул иң каты бәгырьле кешене дә эретерлек, әйтеп бирергә мөмкин булганның барысын да үз эченә сыйдырган язма — эч сереңне бушату булып тоела һәм аның күңелендә ул хатны тизрәк Гөлмирага ирештерү теләге туа. Ләкин кая җибәрәсең? Авылга — бабайгамы? Гөлмира яшәгән йортка барып сораштырсаң, бәлки адресын белүче табылыр иде; әле хезмәт урыны да бар бит. Ләкин бу — Флүр Сәхбиевич өчен түбәнлек.
Шулай аңлы-миңле йөреп, бер ай узды. Бер көнне Флүр Сәхбиевич, Казанда сезон ябылуын, бүген соңгы уен икәнен белгәч, футбол карарга барды. Аннан трамвайга утырып кайтты. Ләкин уйланып кайта торгач, үз тукталышын узып китте. Ә икенчесендә төшәргә җыенгач, нигәдер ары китәргә һәм Гөлмира яшәгән йортка күз салып кына булса да узарга ниятләде. Шул ук трамвайдан төшмичә, кире әйләнеп кайтырга иде исәбе.
Менә трамвай, тукталышларны саный-саный, пар рельстан шуыша. Соцгородта трамвай кисәк уңга борылды. Ялтырап яткан рельслар күренде. Алар Флүр Сәхбиевичка бумерангны хәтерләтте. Китәсең дә шул ук юлдан әйләнеп кайтасың... Хәер, трамвай рельслары гына түгел, поезд юллары һәм асфальт борылмалары да бумерангка охшаган. Китәсең дә кире кайтасың... әгәр берәрсе сине озатып калса һәм кайтуыңны бик зарыгып көтсә.
Трамвай китеп барды. Флүр Сәхбиевичның йөрәге исә тибүдән тук-тагандай булды. Чөнки Гөлмира яшәгән бүлмәдә ут яна, кеше шәүләсе чагыла иде. Әйе, кемдер бар иде бүлмәдә. Егет Гөлмира тәрәзәсенә күз салып, йорт каршыннан үтте. Кинәт Флүр Сәхбиевич адымын туктатты Бүлмәдә Азат йөренә иде. Аның кулында китап: нидер укыймы, ятлыймы Сөйгән ярын юксынып тилмергән гашыйкның башына килгән беренче уй шул булды: «Әллә Гөлмира да кайтканмы?»
Флүр Сәхбиевич, Азат үземне күрмәгәе тагы дип, тизрәк китеп барды. Берничә адым атлагач, кире килде һәм яңадан туктап торды. Тельняшкасының җиңнәрен сызганып куйган егет чыннан да Азат иде. Азат хуҗаларча нык атлап йөри. Бик бирелеп укый. Хәтта тәрәзә пәрдәсен тартып куярга да оныткан. Димәк, ул монда кайткан булып чыга түгелме соң? Әйе, шулайдыр. Нишләп Гөлмира шушы фатирларга кытлык заманда үз бүлмәсен чит-ятка калдырып китсен. Анысына гына башы җиткәндер. Димәк, әле бар нәрсә дә югалмаган. Азат, ни әйтсәң дә. күргән-белгән кеше...
Флүр Сәхбиевич трамвай тукталышына юнәлде. Бу юлы да трамвайдан чыгардай булып, әлеге кадерле тәрәзәне карап китте. Аның күңелен сөенеч биләп алды, әйтерсең ул Гөлмираны очратты. Юк. хатны ертмас ул хәзер, ничек тә Гөлмирага җибәрер.
Иртәгесен кичкырын Флүр Сәхбиевич әлеге изге җиргә, аңа күп наз биргән, аны күп мәртәбәләр бәхетле иткән йортка килде
Барып җитәрәк аны, бизгәк тоткандай, ниндидер курку-каушау биләп алды Ул калтыранган кулын пальто кесәсенә яшерде. Өй янына җитәрәк хәтта туктап калды «Азат мине аңлармы5 Мыскыл итеп куып чыгармасмы5 Болай түбәнсенү, аның алдында мескенләнү кирәкме, ♦ мәсхәрәгә калмаммы? Бәлки Гөлмираның адресын бөтенләй сорамас- = ка, болай гына, юл уңаеннан гына, хәл белергә генә кердем дияргәдер? 5 Ярый, ни булса — шул. Тәвәккәллә, егет Ә ничек инде адрес сорамый- < ча чыгып китәсең? Бәлки бераз салгач, этләшеп тормас, бирер Бар. £ кер, егет, нык бул!» w
Азат Флүр Сәхбиевичны колач жәеп каршы алмады, әллә ни гаҗәпләнмәде дә Ул башта «Егет салмыш килеш иске юлны таптап кер- г гәндер, апаның киткәнен оныткандыр»,—дип уйлады Ләкин егетнең 2 аек икәнен күргәч, сагая төште. Урын тәкъдим итте.
— Утырыгыз. ф
— Рәхмәт. Нәрсә, хезмәтне тутырып кайттыкмы?
— ^йе S
— Әллә Казанда төпләнергә исәп? <
— Күрәсез.
— Эш ягы ничек соң? Ярдәм кирәкмиме? Югыйсә х
— Заводка урнаштым. Юл аркылы гына. л
— Яхшы булган.
Флүр Сәхбиевич пальто изүен ычкындырып җибәрде Моны Азат- £ пың өнәмәвен күреп, кире төймәләмәкче иде дә, ул уеннан баш тартты, ө Флүр Сәхбиевич Азатның йөзенә текәлеп карады Егет олыгая төш- о. кәйме, әллә мыегы шулай күрсәтәме, ул үзгәргән сыман. Ә бүлмәдә бернинди үзгәреш юк. Бар да искечә, нәкъ Гөлмира яшәгәнчә һәр нәрсә үз урынында: стенага эленгән скрипка да. озын борынлы кечкенә Буратино да, матрос һәм бөркет сыннары да Тик Гөлмира гына юк Шулай да Флүр Сәхбиевич күңеленә бер тиле уй килә менә хәзер елмаеп, моңарчы кухняда кайнашкан Гөлмира килеп керер һәм Флүр Сәхбиевич аның газиз, нурлы йөзен, балериналарныкына тартым нәфис аякларын күрер .
— Эшегез ничек бара?
— Әйбәт. Рәхмәт. Сиңа берәр институтка әзерләнергә кирәктер инде
— Әйе, менә китап кулда бит
— Вакытны бушка уздырмыйсың. Молодец Ничек уйлыйсың, синең кайту хөрмәтенә әллә берәр йөз грамм тотып куйыйкмы?
«Я хода, мин дә бу кадәр мескенлеккә төшәрмен икән,— дип үз үзен орышты Флүр Сәхбиевич — Элек мин, бу егет мичманны алып кил гән чакта, болай сөйләшә идемме? Нишлисең, туры килә Иелгән башны кылыч кисми, дип юанырга, еландай боргаланырга, юхаланырга гына кала».
— Минем алып куйган юк Бик шаярмыйм да
Флүр Сәхбиевич ашыгып кесәсенә, баядан бирле бимазалап торган шешәгә үрелде
— Юл уңаенда мин -бер ак башлы малайны ияртә килгән идем Әгәр каршы булмасаң
— Ихтыярыгыз
Азат тсләр-теләмәс кенә рюмкалар чыгарды, кабарга әзерләде.
Чакырылмаган кунак күн пальтосын салып элде, утырып аракы бүл де. Ул рюмкасын кулына тотуга, Азат мәкерле елмаеп.
— Кавказ гадәте буенча тост әйтәсезме?— дип сорады
— Кирәк инде. Сезнең исән-сау кайту хөрмәтенә
Шулай төчеләнүе Флүр Сәхбиевичның үзенә дә охшамады. «Шушының алдында тәлинкә тотып утыр инде, адәм тәганәсе».
Эчтеләр. Капкалап алдылар. Азат дәшми. Флүр Сәхбиевич та сүзне нидән башларга белми. Ахырда моряк егет, аңа туп-туры карап, тагын зәһәр елмайды.
— Сезнең ни өчен килүегезне әйтимме?
— Тырышып кара.
— Сезгә апа кирәк.
— Адресы.
— Әлегә адресы гына, билгеле.
— Дөрес.
— Юк, бирмим мин аны сезгә. Комачауламагыз. Алар — бәхетле.
— Мин аның бәхетен җимерергә җыенмыйм. Мин...
— Ялынмагыз. Барыбер бирмим. Әйе, сезнең бөтенесе дә алдан әзерләнгән, уйланылган. Аракы эчкәч егет юмартланыр, ни сорасам да отказ бирмәс, дип уйлагансыздыр. Бигрәк тә сезнекен эчкәч... Алай да бирмәсәм?
— Шаярма, Азат. Без бит ирләр. Син мине аңларга тиеш.
— Әгәр барыбер бирмәсәм? Иртәгә әрмән коньягы алып килегез дисәм?
Флүр Сәхбиевич егеткә карап, түзеп-түзеп утырды да, бөтен ачуы — монда килергә мәҗбүр булуы, ялынып утыру — барысы да бергә җыелды, тышка бәреп чыкты һәм ул каршында утырган Азатны кулыннан эләктереп алды.
— Мальчишка! Мин сиңа ирләрчә, изге ният белән килдем Апаңны яратканга, аннан башка яши алмаганга шулай түбәнсенәм! Әгәр миңа бирергә теләмәсең, апаң хакына бир! Ул да мине ярата!
— Сез аны каян беләсез?
— Беләм!
— Ул сезне оныткандыр...
— Юк, синең апаң алай ук хәтерсез түгел. Ул — алтын кеше! Әгәр ул яратса, ике генә көнгә дип яратмый. Яшьли сөйгән егетен ул минем белән йөргәндә дә искә ала иде Мин аннан көнләшми идем, чөнки апаң бу вакытта инде мине ярата башлаган иде.
— Мин андый сүзне тыңларга хурланыр идем.
— Ә мин — юк. Чөнки мин үзем дә аны яраттым, йөргән хатын- кызлар арасында иң кадерлесе — ул.
— Апа хәзер мичман хатыны. Аны да ярата...
— Юк. ул аңа миңа ачу итеп кенә чыкты. Ул мине генә ярата! Азат, егет бул, бир апаңның адресын!
Ни хикмәттер, Азат торып апасыннан килгән хатның конвертын Флүр Сәхбиевичка сузды.
— Бнрәм Ләкин намуслы эш итсәң генә... Чөнки мин һаман да мичман яклы. Мин аны күбрәк беләм, ә сезне бик аз һәм... артыгын белергә теләгем дә юк. Хушыгыз.
Флүр Сәхбиевич юлда конвертны кулыннан төшермәде, Гөлмираның язуын танып, үзен күргәндәй булды, подъезд төбендә яшереп кенә конвертны үбеп алды... Әйтерсең лә бу конверт гадәти кәгазь кисәге түгел, ә Гөлмираның йомшак, назлы куллары иде.
XIV
Флүр Сәхбиевич хатны иртүк почта әрҗәсенә илтеп салды. Аннан егет сәгатенә күз төшерде. Кайчанрак алырлар икән дә, кайчанрак озатырлар. янәсе. Дөрес, анда зәңгәргә ак белән, хатлар көненә өч тапкыр алына, дип язылган иде. Ярый ла онытмасалар.
Ул, беренче баласы туган әти кеше кебек, кая басканын да белмичә, шатлыклы тойгы кичереп йөрде, хыялында Гөлмираны күрде Менә берничә көннән ана барып ирешкән хатны Гөлмира почта тартмасыннан сак кына ала һәм аптырап китә Юк, ул сөенә! Әйе, әйе, шатлыктан йөзе яктырып китә, сабый баладай кулларын чәбәкләп куя. ярышта кадерле бүләк алган спортчыдай, аны күкрәгенә кыса Юк. ♦ алай гына да түгел Флүр Сәхбиевич аермачык күрә Гөлмира куаны х чыннан кычкырып җибәрә, йөзендә нур, күзендә шанлык яшьләре Ут 2 атылып өенә керә, хатны укып чыга һәм шундук сөйгәненә җавап язар- < га утыра G £
Ләкин Флүр Сәхбиевич төшенке уйларга да бирелә Я аның хаты ш мичман кулына эләгер, дип фараз кыла, я Гөлмира бу хатка бер дә х шатланмас, дип уйлый Алай итсә дә гаҗәп түгел Чөнки Флүр Сәх- “ биевич үзе гаепле Нигә? Моны егет бары үзе генә белә, һәм берәм- 2 берәм Гөлмира белән йөргән чактагы эпизодлар исенә төшә, күз алды- с на килә. ф
Флүр Сәхбиевич Гөлмираны кайвакытларда нкеләнү-шикләнүләр би- s ләп алганын сизә иде Сизү генә түгел, ул моны күрә иде. Менә Гөлми- s ра аның белән бер җан, бер тән булып яши. Егетне белә дә кебек. Лә- < кин ул моны чит кешегә түгел, үзенә дә икърар итә алмый, чөнки егет- £ нең рухын ахырынача аңлап бетерә алганы юк. Ә моны исә Флүр Сәх- * биевич юри шулай эшли иде Ул Гөлмираны ишеге ачык, ләкин ишек л турысына пәрдә эленгән бүлмә каршында тота шикелле Ләкин кайбер < сөйләшүләрдә, үз-үзен тотышында сирәк-мирәк Флүр Сәхбиевич үзе- ж нең чын йөзе ачылып китүне дә күрергә, танырга мәҗбүр нде
Бервакыт, опера театрына баргач. Флүр Сәхбиевич институттагы °- сабакташын очратты Алар бик җылы күрештеләр, мондый очракларда бирелә торган гадәти сораулар китте.
— Сине нинди җилләр ташлады?
— БАМнан. Ялга. Ә син Казандамы?
— Әйе.
— Әйдә минем белән.
— Рәхмәт
— Хәер, гаилә ишле, җыйналып-төйнәлеп китүе, кузгалуы авырдыр.
— Юк, мин ялгызак.
— Кит аннан! Шушы яшькә кадәр Мин сине инде өч бала ата сыдыр дип уйлаган идем
— Өлгерербез Руслар әйтмешли, дурное дело — не хитрое.
— Алай димә. Минем урыннан-урынга күчеп йөреп тә икс бала! Олы кызым быел укырга керде, кечесенә — өч яшь Алар белән бик күңелле Эштән шуларны сагынып кайтасын, шулар өчен дип тырыша сын, дөнья көтәсең
Сабакташы бик озак балалары турында сөйләде. Аларның нинди гадәтләре барын, нинди yen уйнаулары, хәтта кигән киемнәренә кадәр тасвирлап бирде Өч көн күрмичә торса, өзелеп сагынуын әйтте.
Сабакташ белән аерылышкач, Флүр Сәхбиевич
— Тинтәк, тапкан мактаныр нәрсә,— диде.— Әллә шул балаларын нан рәхәт күрермен ди микән картаймыш көнендә”
Әйе. шулайрак ычкындырган иде Гөлмнрага Ул кызның дәшмәвен нэп, егетнең бу сүзләрен, бала шатлыгы кичерүче, алариы уйлап сөенүче ата кешедән көлүен хупламавын да сизгән иде
Ә икенче юлы, якшәмбе көн — тулы мәгънәсендә ял иткән сирәк көннәрнең берсе нде Алар шугалакка бардылар Анда ике хәл булды.
Катокта юлга аркылы килеп, аларга бәрелгән бер малайның башына сукты Флүр Сәхбиевич
— Күзең чыкканмы әллә?!
Гөлмира моны күреп шаккатты. Флүр Сәхбиевичның беренче очрашкач та, бакчада йөргәндә әйткән сүзләре исенә төште. Димәк, ул кыланган. Кыз егетне шелтәләмичә түзә алмады. Үзенең ризасызлыгын белдерде.
— Ничек син балага кул күтәрә аласың?
- йөрмәсен буталып.
— Барыбер Бала яраткан кеше алай итә алмый.
— Ә кем әйтте мине бала ярата дип?
— Үзең. Бервакыт, бакчада. Хәтерлисеңме? Бер хатын бала арбасы этеп бара иде. Янында, ире, аның кулында транзистор да бар иде Алар яныннан үткәндә син арбага күз салдың һәм берничә адым киткәч. «Баласы матур Яратам да соң нәниләрне!» — дидең.
Флүр Сәхбиевичның кылт итеп исенә төште ул көн һәм ул чагында әйткән сүзләре. Ләкин хәлнең җитдиләшүеннән куркып, сүзне уенга борды
— Булмас. Мин, әниләре яшь атасыз балаларны яратам, дип әйт-кәнмендер.
Гөлмира моңа ышанырга да, ышанмаска да белмичә аптырашта калды Үзенең абайламыйчарак ычкындырып җибәрүен сизгән Флүр Сәхбиевич, судан коры чыкмакчы булып, сүзне шундук икенче темага борды. Ләкин чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, шушы ук көнне Флүр Сәхбиевич тагын бер хата җибәрде. Катокта ул бер чибәр кыз күрде. Кыз, күрәсең, фигуристка иде. Аның бөтерчек кебек бөтерелүе, аягы бозга да тимәгәндәй җиңел шууы, сылу гәүдәсе — болар барысы да Флүр Сәхбиевичның күз алдында торды, атналар буе уеннан китмәде, онытылмас бер төш кебек күңеленә сеңеп калды. Унҗиде-унсигез яшьлек бу кызның салкыннан алсуланып торган битләре, дугайланып килгән нечкә кара кашлары һәм чиядәй иреннәре дә — барысы да гаҗәеп гүзәл, хәтта аның чәчләренә дә ниндидер сихри матурлык яшеренгән төсле иде. Ул чакта Флүр Сәхбиевич үзе Гөлмира белән шуа, сөйләшә, кө- лә-шаяра. ә күзләре һәман әлеге сылу ягына карый, башы ирексездән шул якка борыла иде. Моны Гөлмира да сизде, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Шунда ул егетнең үзенә өйләнмәячәгенә тагын бер кат инанды
Менә хәзер, шул хәлләрне зиһенендә барлап искә төшереп чыккач, Флүр Сәхбиевич уйланырга мәҗбүр. «Кызлар күрмәгән егетме мин? Ә шулай да түзә алмадым, сабырлыгым җитмәде Шайтан алгыры, бигрәк чибәр иде шул кызы, һушны алырлык иде. Эх!.. Әйе, Гөлмира сизенгәндер. минем аңа өйләнергә җыенмавымны аңлагандыр Ишек төбендә генә урын барда түргә үтмә, дия иде әни. Ә мин һаман түргә омтылдым. Бу кечкенә вакыйгалар эзсез үтмәгәндер, Гөлмираның күңеленә авыр таш булып яткандыр»
. Ниһаять, Флүр Сәхбиевичка зарыгып көткән җавап хаты килде. Бик газиз иде бу хат егет өчен. Ул аның эчтәлеген белгәнче үк, тулып ашкан бу шатлыкка үз-үзен әзерләргә тырышып, игътибар белән конвертына күз салды Әйе, бу гадәти хат булмаска тиеш. Чөнки конвертына хәтле гадәти түгел бит. Рәсеме дә нинди диген зәп-зәңгәр диңгез һәм күк. ә алар арасында, җирдә, яшел пальмалар Әйтерсең лә Гөлмираның егетне сагынган куллары .
Эре хәрефләрдән җыелган тнп-тигез юллар. Хәтта адресы да бар. Ләкин өенеке түгел, ә почта бүлеге номеры, димәк, «До востребования» булып чыга.
Шатлыктан исереп, Флүр Сәхбиевич бүлмәсенә күтәрелде, ишеген дә япмыйча, өстен дә чишенмичә, кабаланып конвертны ачты һәм кадерле кәгазь кисәген кулына алды. Хатка тиз генә күз йөгертеп чыкты. Ләкин хат егеткә ул уйлаган, хыялында тудырган, өметләнеп көткән шатлыкны китермәде Киресенчә, бөтен өметләрен челпәрәмә китерде,
яралы йөрәгенә тоз сипкәннән ким булмады Әйе, хат ана бернинди дә сөенеч вәгъдә итми иде.
Ике-өч сүз белән генә Гөлмира аның хатын алуын һәм исенә төшерүе өчен егеткә рәхмәтен әйткән. Кабат хат язмаска кушкан
Флүр Сәхбиевич үз күзләренә ышанмыйча, хатны яңабаштан укып чыкты, Гөлмира кулы белән язылуына күңелендә шик туды. Әмма., ф хатны чыннан да Гөлмира язган иде. Шулай күпме бергә йөреп, нинди = татлы уйлар-хыяллар белән яшәп, бары шушы өч җөмләдән торган < хат кына калдымыни?! Егет хатны конверт эченә тыкканда конвертта- 5 гы рәсемгә күз төшерде. Бу юлы теге яшел кыяклы пальмалар Гөлмн- ь раның кулларын түгел, ә хәлсезләнгән акчарлакларның салынып төш- * кән канатларын хәтерләтә иде.
Флүр Сәхбиевич уйлана башлады. «Ә нигә ул бүтән эчтәлекле хат 5 язарга тиеш иде соң? Нигә кыз һаман колач жәеп аны көтәргә тиеш? g Юк, булмас. Ничек жырлыйлар әле: үзең ничек, мин дә шулай, ялыныр ® дип уйлама Нәкъ дөресе. Чөнки син үзең шуны теләдең, хәзер генә суфыйга әйләнгәч тә...» ♦
Флүр Сәхбиевич өчен тагын газаплы көннәр башланды Төннәр х утырып Гөлмирага хатлар язды Кыз аның бер ике хатына бөтенләй 5 жавап бирмәде, ә аннан түзмәде, һәм егетнең озын-озын хатларына * кыска гына жаваплар килә башлады. °
Флүр Сәхбиевичның эченә жылы керде, көннәре кояш нурына, төн- * пәре ай яктысына чумды, күңелендә, таң йолдызыдай, өмет чаткысы £ кабынды «Бәлки?..» Аһ, бу «бәлки»! Күпләрнең рухын җылытып, йө- < рәген ымсындырып, күңелен җилкендереп торучы татлы, мәрхәмәтле £ сүз! Тылсымлы сүз! о
Флүр Сәхбиевичка да әнә шул «бәлки» көч-куәт өстәде, йөрәгенә а дәрт биреп торды; тормышка ышанычын арттырып, мәхәббәт ялкынына сүрелергә, ә үзенә сыгылып төшәргә һрек бирмәде.
XV
Хат алышу, сөйгәнеңнән килгән җылы сүзләрне уку — әйбәт. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул кәгазь кисәкләре җанлы кешене алыштыра алмый, аның сокланулы карашын, кайнар назын сиңа китереп җиткерә алмый Иртәме-соңмы, бер-берен яраткан кешеләр очрашырга тиеш Бары шулай булганда гына хат язышуның мәгънәсе бар
Флүр Сәхбиевич тә берничә мәртәбә моны Гөлмирага сиздерергә тырышты. Кыз. төрле сәбәпләр табып, егетнең чакыруын кабул итмәде. Шуннан соң Флүр Сәхбиевич, түземе бетеп, путевка юнәтеп, июнь ахырында Кара диңгез буена. Гөлмира яшәгән якларга китеп барды
Беренче көн урнашу мәшәкатьләре белән узып китте. Флүр Сәхбиевич Гөлмнраныц эшенә шалтыратты, ләкин күрешергә ният тотмады. Чөнки бу күрешү ничектер ашык-пошык кына булыр шикелле иде Ә егетнең күптән көтеп алынган бу кавышуның бәһасен төшерәсе, кадерен җибәрәсе килми иде Аннары ул озын юлдан соң талчыккан кыяфәттә сөйгәне күзенә күренергә теләми Аның ялы әле башлана гына, өлгерер Ни дисәң дә, бу очрашу элекке кебек җиңел генә узмаячак, ул бик күп нәрсәне хәл итәчәк, шуңа күрә аңа ниндидер и?ге йолага җыенган кебек җентекләп әзерләнергә, тынычланырга, һәр сүзенең, гамәленең алдын-артын ныклап уйларга кирәк иде Кыскасы, мөһим, бик мөһим иде бу күрешү
Флүр Сәхбиевич кичен диңгездә коенып, бик соңламыйча йокларга ятты Нияте — сәгать җиде-снгезләргә кадәр уянмаска иде Ләкин яшь, таза тәнгә күп кирәкме сәгать бишләрдә уянды һәм кинәт, Гөлмира янына килеп, аны күрмичә, шулай тыныч кына йоклап ятуы өчен оя
лып куйды. Әмма барыбер кичә дөрес эшләвен уйлап алды. Бүген — бүтән. Ул ял иткән, кәефе күтәренке, көчле иде.
Флүр Сәхбиевич балконга чыгып басты. Көн яктырып беткән. Җиләс һава рәхәт. Берөзлексез кошлар сайрый. Гүя алар егетнең шатлыгын уртаклаша, аны бу якларга килүе белән тәбрик итә, якты таң атуы белән котлый. Кайбер кошлар, аның үзен күрергә теләгәндәй, тыз-быз, әрле-бирле очыналар. Еракта әтәчләр кычкырганы ишетелә. Якындагы юлдан сирәк-мирәк үткән машина тавышлары аларны кыска гына вакытка күмеп китә, аннары тагын табигатьнең бу матур почмагы үзенең гүзәллеге белән игътибарыңны җәлеп итә, хәйран калдыра, шушы могҗизаны карап туя алмыйсың. Зәңгәр күк йөзе алсу нурлар белән өртелгән. Ерактагы таулар, әйтерсең, зәңгәр томан эчендә, тигезле-ти- гезсез тау сыртларының кайберләре шома, ә беришесе — тарак теше кебек тырпаеп тора, күрәсең, алар чыршы агачлары белән каплангандыр. Таулар артында, Флүрнең туган җире калган якларда, күк йөзе аксыл, чиста.
Монда килгәнче булган ашкынуы сүрелә төште Флүр Сәхбиевич- ның, ул тынычланып калгандай булды. Бүлмәгә кермәкче иде, уеннан кире кайтты. Ничектер бу табигать күренешеннән күзен алалмыйча, сок- ланып-сихерләнеп, бик озак карап торды.
...Кояш өтеп алырдай нык кыздыра. Кайнар җил исә. Ком аяк табаннарын пешерә. Диңгездә дулкыннар йөгерешә, су өстендә бихисап көзгеләр, пыялалар елтыр-елтыр килә — дулкын сыртларында кояш нурлары уйный.
Флүр Сәхбиевич сәгатенә карап алды. Унике тулып киткән. Ә Гөл- мира юк. Тукта, әнә кыз килә түгелме?
Флүр Сәхбиевич сикереп торды, йөгерә-атлый Гөлмирага таба китте. Гөлмира! Нинди килешле аның аяк атлаулары, никадәр якын бу сылу гәүдәсе! Ничек сагынган ул аны!
Гөлмираның да адымнары ешайды.
...Карап күзләре талмас, сөйләп сүзләре бетмәс шикелле. Менә инде күрешкәннәренә сәгатьтән артык, ә сүзләрнең иге-чиге күренми.
— Әйе, мин башта үземә генә түгел, сиңа да ышанмадым. Яшерен- батырын түгел, дөньяда төрлесен күрергә туры килде. Ләкин тора-бара мин сиңа ышана башладым, ә инде теге көнне син минем янга төзелешкә килгәч, синең өчен үземнең бик кадерле, ә синең минем өчен иң кирәкле кеше икәнне аңладым.
— Соң булса да...
— Әйе, ләкин аңладым. Син минем өчен изге, илаһи бер кадерле җанга әверелдең. Мин кайчакта аптырап та куям: ничек инде кешене шулай яратырга мөмкин?! Башта мин сиңа аптырый идем, хәзер — үземә. Әйе, ышансаң — ышан, ышанмасаң — юк.
— Бу — мәхәббәт, изге нәрсә.
— Мин сиңа бервакытта да үземнең хисләремне көчләп такмадым һәм такмам да. Ул алда да шулай булып калсын. Нинди генә хәлдә булсак та, без бер беребез өчен янып-көюебезне белеп, сизеп яшик.
— Ләкин безнең юллар аерылган...
— Юк, мин хәзер синнән башка яши алмыйм! Мин монда сине алып китәр өчен килдем!
— Ашыкма. Әле вакыт бар. Уйлашыйк, аңлашыйк.
— Соң барысы да ачык бит инде.
— Белмим.
_ — Гөлмира, кадерлем, минем синең алдыңа тезләнәсем килә, синең кайнар кулларыңны үбәсем килә... Никадәрле ләззәт бирдең син миңа, күпме изге минутлар бүләк иттең! Синең назларыңны мин кара гүргә
кергәндә дә оныта рлмамдыр Гомеремнең иң соңгы сулышында да сине искә алырмын кебек
— Кирәкми! Мин болай да
— Юк, кирәк! Мин барысын да әйтергә тиеш
— Флүр... Баштарак ничек көттем мин сине' Ә хәзер
— Сине сагынып, синең күзләреңне үбәр өчен килдем мин. Кума ф
мине, мәхәббәтемне рәнҗетмә! х
— Мескенләнмә Мин сине — горур егетне яраттым. Күтәр ба- <
шыңны! 5
Гөлмира ике кулы белән яңакларыннан тотып Флүр Сәхбиевичның н башын күтәрде. Аның яшьле күзләренә карады
— Мин сиңа ышанам, ышанам, бәгырем! Мин үзем дә сине яра- = там! Ләкин соң инде, соң!
— Ничек?
— Шулай.
— Туктале...
Яр буена, һричалга ап ак катер килеп туктады Гөлмира. аны күреп ♦ алды да, сүзне икенчегә борырга җай чыгуына куанып s
— Әйдә, мине бер җилдертеп әйләндереп кил! — диде
Егет теләр-теләмәс кенә риза булды. а.
Утырдылар Ярдан егерме биш-утыз метр ераклыктагы кызыл буй ™ яныннан выжлап үтеп тә киттеләр Яшел камышлары, чуклы-бизәкле зонтлары, ком гарәбедәй каралган тәнле йөзләгән кешеләре белән сө- £ зәк яр бик тиз артта калды. <
Катер, Гөлмира белән Флүр Сәхбиевичның йөзләренә су бөртеклә- е ре чәчрәтә чәчрәтә, аларның чәчләрен тузгыта-тузгыта. дулкыннар өс- » теннән алга ургый.
«Аһ, нигә бу катер!? Нигә ул түбәсенә ике балдак беркетелгән туй машинасы булмады икән?!» — дип уйлый Гөлмира
XVI
Берничә көннән алар тагын очраштылар Гөлмира белән су буена килделәр. Ятаклар алып, җайлап урнаштылар
Яр тулы кеше Коенырга ярамый, диңгездә — дулкын Су коенырга ярамаса да. кайбер кыюрак егетләрнең җаны түзми Җиңнәренә кызыл тасма бәйләгән коткаручылар күрмәгәндә алар суга ташланалар Флүр Сәхбневич та алар артыннан иярде Ул эчкәрәк йөзеп кергән иде, башы бер күренә, бер югала башлады Бераздан коткаручылар бу кыю башларны, дөресрәге, бу башсызларны судан куып чыгардылар
«Көчле дулкын вакытында диңгез белән шаярырга ярамый Ләкин кайберәүләр шуннан тәм таба Дулкын белән генә түгел, кайберәүләр мәхәббәт белән дә шаяра, икенчеләр аны чын дип кабул итә Син дә шулайрак идең бит»,—дип уйлады Гөлмира коенган егеткә карап
Ләкин егет судан чыгып, аның янына килеп яткач
— Салкынмы? — дип кызыксынды
— Юк Суы җылы
— Саксыз кыланасың — Гөлмира Флүр Сәхбиевичның чәчләреннән сыйпап алды.
Флүр Сәхбневич хатынның теләгенә буйсынып күзләрен йомды, бар-макларының сизелер сизелмәс кенә дерелдәвен тойды Гөлмира басынкы тавыш белән, үз алдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды
— Кайчандыр син минеке идең
— Син дә
— Әйе, мин дә синеке идем Син әле хәзер дә минеке була аласың Син дә...
— Юк Мин хәзер синеке була алмыйм. Мин — ир хатыны Иремнән аерылмыйча мин синеке була алмыйм.
— Бу.
— Дәшмә.. Син килдең дә зиһенемне тараттың, бөтен дөньямны бутадың. Ул — бүгенге диңгез кебек.
— Без аны икәү тынычландырырбыз.
— Юк. Син минем дөньямны бары тик бутый гына беләсең. Синең бар белгәнең шул. Ә калганы — миңа. Теләсә нишләсен Гөлмира...
Хатынның күзләре читкә, еракка, диңгезгә төбәлделәр.
— Мин яратуыңның чынлыгына ышандым. Ләкин син мине бик нык рәнҗеттең. Кайчагында менә шулай диңгез ярына килеп, суга карап, мин синең белән сөйләшә идем Ә диңгез барысын да аңлый һәм 'минем сүзләрне сиңа җиткерәдер кебек иде.
— Әйе, ул миңа барысын да әйтте. Синең мине көтүеңне, сагынуыңны һәм менә мин килдем. Мин — синеке.
— Әйе. Тик мин генә синеке түгел.
«Кешеләр гел шулай: кемнеке дә булса берәүнеке булырга тиешләр, я булырга тырышалар.— дип уйлады Гөлмира,—Нигә алай икән? Ә диңгез беркемнеке дә түгел. Ул — бөтен кешенеке. Ул барысын да тигез күрә. Ләкин ул да бүген тыныч түгел».
Ә диңгез һаман чайкала, чайкала... Комлы ярга ак күбек тарала, күк күкрәгән тавышлар чыгарып, дулкын яр буйлап бара.
Гөлмира диңгезгә карап, уйга баткан. «Кешенең дә мәхәббәте шулай дулкын кебек бер көчәя, бер сүрелә микән? Белмим Ләкин минеке нигәдер һаман бер килеш».
Хатын түзмәде, торып, яр читенә килде, тез тиңентен суга керде. Ул аягында көчкә тора иде. Дулкын шулкадәр көчле бәрә, ян белән бассаң гына аңа каршы торырга мөмкин. «Мин тормыш дулкыннарына да каршы торырга, җиңеп чыгарга тиеш. Менә шул чагында гына мин — кеше, чын мәгънәсендә кеше!»
Гөлмира көлеп куйды. Гаҗәп бу диңгез дигәнең: төрле уйлар уйлата, сине иләсләндерә, әллә нинди хисләр уята, зиһенеңне чуалта, ләкин акыл һәрчак аек — күңелгә олы тормыш турында уйлар килә.
Байтак вакыт тын утыргач, Флүр Сәхбиевич Гөлмирага бер кәгазь сузды.
— Менә сиңа расписание, безнең экскурсия көннәре.
Гөлмира кәгазьне кулына да алмады.
— Гафу ит, мин синең белән беркая да бармыйм,—диде.
XVII
Флүр Сәхбиевичның ялы инде төгәлләнеп килә. Ул Гөлмира белән бары берничә генә тапкыр очрашты. Ә хәзер... тагын аерылышу. Күпмегә? Бу — Гөлмирадан тора. Шуңа күрә егет соңгы көннәрен бик тынгысыз, төннәрен йокысыз диярлек уздырды. Менә өч көн рәттән инде иртүк балконга чыга да, уйларына бирелеп, сәгатьләр буе тик басып тора.
Гөлмира белән очрашкач, Флүр Сәхбиевич шундый сүз башлады:
— Кем ничектер, мин үзем туган ягымнан читтә яшәүне күз алдына да китерә алмыйм,— диде.— Әллә олыгая башладым инде. Әйтәләр бит, гомер буе читтә йөргән кешеләр дә, картайгач, үз илләренә әйләнеп кайталар, дип. Менә бу табигатьне,— егет кулларын җәеп, тирә-ягына ишарә кылды.— башта шулкадәр яраттым Оҗмах дигәннәре булса, шушыдыр кебек тоелды. Ләкин хәзер туйдыра башлады. Гел бертөрле — яшел, яшел...
— Әйе, мин дә баштарак шулай уйлый идем. Бездә бит елның һәр дүрт фасылы бар*. Ничек дигән әле шагыйрь: җәең — жәй, кышын — кыш...
Бераз вакыт тыныч кына утыргач, Флүр Сәхбиевич әйтә куйды
— Мин иртәгә китәм.
— Беләм.
— Әйдә минем белән.
— Иртәгә Мансур йөзүдән кайта.. Мин сине озатырга килермен. Хәзер — киттем. Мә, укы
Гөлмира китеп баргач, егет ул калдырган кәгазьне эчке бер дулкынлану белән укырга хәзерләнде Ләкин анда каяндыр күчереп алынган (Гөлмираның андый гадәте егетнең исенә төште) бер генә жөмлә язылган иде: «Теряя любовь женщины, можно обвинить только самого себя за неумение сохранить эту любовь».
...Икенче көнне Флүр Сәхбиевич аэропортта ут йотып йөрде Тормыш мәшәкатьләре, дөнья ыгы-зыгысы икенче планга күчте. Алгы планда бары Гөлмира гына иде. «Үзе генә килерме? Әллә мичман беләнме? Әгәр икәү килсәләр, димәк, барысы да бетте, дигән сүз. Әгәр ялгызы гына килсә... Хәер, алай булган сурәттә дә, Гөлмира күңелендә ни барын тәгаен гына белеп булмас. Ул миннән чакрымнар белән генә түгел, рухы белән дә ераклашкан, ахры»
Флүр Сәхбиевич аэропортта утырганда, куе яшел яфраклы, зур магнолия агачына игътибар итте Тармаклы, ап-ак зур чәчәкле бу биек агач тормыш, яшәешнең бер символы булып күз алдында үсеп утыра иде
Аэропорт каршындагы асфальт мәйданга бер такси килеп туктады. Аннан Гөлмира килеп чыкты Ул ерактан ук Флүр Сәхбиевнчны күреп алды, йөзе балкып китте Егетның дә эченә җылы йөгерде, күңелендә өмет чаткысы кабынды, бөтен шик-шөбһәләре таралды, сөйгәненә таба атлады... Ләкин Гөлмира артыннан ук машинадан кап кара киемле, янтыгына кортик аскан мичман да килеп чыкты Флүр Сәхбиевич, йөрәгенә пуля китереп бәргәндәй, кинәт тукталып калды Ә Гөлмира. берни булмагандай, аңа таба атлавын дәвам итте
Мичман Флүр Сәхбиевичка честь биргән шикелле ерактан кул изәп алды да читтәрәк торган магнолия агачына таба китте.
Әле дә ярый түгәрәк тәрәзә-иллюминатор куя белгәннәр самолет гәүдәсенә. Аңа бөтен дөнья сыя кебек Аннан барысын да күреп була. Ә бүген дөнья егеткә кул болгап калучы Гөлмирадан гына тора Бүген бөтен дөньяны ул — Гөлмира тәшкил итә.