Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА БУРЫЧЛАР


КПСС Үзвк Комитетының июнь (1983 ел) Пленумы уңм белен журнал редакциасе язучыларга берниме сорау бирган иде. Түбен да шул сорауларга алынган җаваплармы урнаштырабыз.
СОРАУ:
— Совет кешеләренә коммунистик тербия бирү буенча Сез бүгенге татар әдәбияты алдында нинди яңа бурычлар күрәсез?
АТИЛЛА РАСИХ:
— Халыкка коммунистик тәрбия бирүдә совет әдәбиятының һәм, шул җөмләдән, татар әдәбиятының зур роль уйнаганлыгы барыбызга да мәгълүм. Ә менә КПСС Үзәк Комитетының июнь (1983 ел) Пленумы карарлары яктылыгында без — язучылар алдында торган бурычлар тагын да җитдиләнә төшә. Без бу катлаулы дөньядагы бик җаваплы вазифабызны ачык аңларга һәм үз иҗатыбызга таләпчәнлекне нык арттырырга тиешбез.
Сер түгел, язучыларыбыз еш кына тиешеннән артык камерный әсәрләр, көнкүреш ваклыклары турында язгалый башладылар. Кайбер очракта бу эчке сыкрану, бәхетсезлек мотивларын да күпертүгә китерә. Ә укучыны мавыктырырлык көчле уңай образлар әдәбиятта шактый кимеде, я булмаса ул тонык кына, икенче пландагы персонаж рәвешендә гәүдәләнә башлады. Әсәрләребезнең эчтәлегенә күз салсак, беЗ кайбер очракта персонажларыбызның ваклануын да чамалый алырбыз) Минем әйтәсе килгәнем шул: бездә бүгенге көн таләп иткән уңай образларның эре планда язылганнары бик аз. Безгә идея коралларыбызны тагын да ныграк чарларга, вакытның ифрат җаваплы икәнлеген, матур әдәбиятның коммунистик тәрбия бирүдә бик-бик мөһим роль уйнаганын истән чыгармаска, эмоциональ яктан көчле, ышандыра торган, онытылмый торган әсәрләр тудырырга кирәк.
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ:
— Әдәбият гомер буе шушы планетадагы кешеләр арасында гуман- лылык булсын өчен көрәшкән. Калган бурычлар барысы да шул зур идеягә кайтып калалар. Планетада ни җитми? Гуманлылык. Бу инде кешелеклелек дигән сүз. Безнең авылда, мин бала вакытта мондый сүз бар иде: «кешлеккә кию». Бу — күлмәк, яулыкка, киемгә карата кулланыла. Мин бу термин турында күп уйландым. Хәзер үзем өчен ачыш ясадым кебек: ул кием күрше-күлән, ил алдында сине матур, әдәпле итеп күрсәтергә тиеш. Синең тышкы кыяфәтең башкаларда матур хис уятырга, аларны да кешелекле булырга өйрәтергә, тәрбияләргә тиеш.
Әдәбият — халыкның, аның яшәү рәвешенең «кешлеккә кия торган» күлмәге, киеме. Бу төшенчәгә, минемчә, барысы да сыеп бете. Хәер, бөек Ленин «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән хезмәтендә әдәбиятның гуманистик бурычлары турында 1905 елда ук язган иде инде. Мин бу хезмәтне соклана-соклана гел укыйм. Бигрәк тә, Ленинның әдәбиятка «җанлы пролетар эшнең җанлы агынтысын кертергә, шулай итеп, Россиядәге: язучы языштыргалый, укучы укыштыргалый,
дигән иске, ярым обломовча, ярым сәүдәгәрчә принципның һәртөрле җирлеген калдырмаска» дигән сүзләре турында кат-кат уйланам.
ШАМИЛ БИКЧУРИН:
— Язучылар алдына баскан аеруча мөһим проблема — илгә материаль байлык җитештерүчеләрне күрсәтү, дип уйлыйм. Көндәлек матбугатка игътибар итсәк, газеталарның беренче битләрендә илдәге зур яңалыклар, хезмәт уңышлары язылган булыр, производство, авыл хуҗалыгы алдынгылары күрсәтелер, галимнәрнең яңа фәнни ачышлары бирелер. Көнләшәм: журналистлар бу яктан сизгеррәк тә, өлгеррәк тә. Мин моны һич тә язучыларга журналистларны каршы кую өчен сөйләмим. Аларның — үз эше, безнеке — үзебезнеке. Язу алымнарыбыз, сәнгать чараларыбыз белән дә аерылып торабыз.
Җыеп кына әйтәсе килгән сүзем шул: безгә көн кадагына суккан мәсьәләләр турында тирәнгәрәк кереп язарга кирәк.
СОРАУ:
— Июнь Пленумы уңае белән әдәби тәнкыйть алдында нинди яңа бурычлар күрәсез?
ФЛҮН МУСИН:
— Татар әдәби тәнкыйте мөстәкыйль жанр буларак әле формалашып кына килгән вакытта ук Тукай аның «кирәкле шәйдер» икәнен яхшы аңласа, безнең чорда бу жанрның гомум әдәби-эстетик хәрәкәттәге урыны һәм роле тагын да тирәнрәк күзаллана, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. Әлеге мәсьәлә партиянең программ документларында да идеология эшенең әһәмиятле тармагы рәвешендә мөһим урын ала. КПССның 1983 елгы июнь Пленумында да иҗатка йогынты ясауның төп методы булып марксистик-ленинчыл тәнкыйть торырга тиеш дип белдерелде, әдәбият-сәнгать үсешендә тәнкыйтьнең авангардлык роле, аның алдында торган гаять мөһим бурычлар тагын бер мәртәбә ассызымлап билгеләп үтелде.
Гомум әдәби хәрәкәтне һәм аерым әсәрне дөрес бәяләү, аларның идея сафлыгы һәм сәнгатьчә камиллеге өчен көрәш, әдәби үсешнең төп тенденцияләрен һәм казанышларын күрсәтү, шул нигездә социалистик реализм методының киң иҗат мөмкинлекләрен ачудан гыйбарәт бу бурычларны уңышлы хәл итү өчен, минемчә, ике моментка аеруча игътибар итү сорала. Аларның берсе—тәнкыйтьченең идея инан-ганлыгы, гражданлык җитлеккәнлеге һәм позициясе. Без гадәттә тәнкыйтьчедән әдәбиятны яхшы аңлавын таләп итәргә күнеккәнбез, ә менә ул тормышны ничек белә?— монысына еш кына дикъкать итмибез. Хәлбуки, тәнкыйть әдәби әсәрне тормыштан да чыгып тикшерергә һәм бәяләргә тиеш. Гомумән, әдәби иҗатның чынбарлык белән бәйләнешләрен ачу — тәнкыйтьнең мөһим бурычларыннан берсе ул. Тәнкыйтьче язучы кебек үк тормышны яхшы белергә тиеш. Бу максатта тәнкыйть-челәрнең дә завод-фабрикаларда, төзелешләрдә һәм авылларда ешрак булуларына, хезмәт кешеләренең ничек эшләүләрен һәм яшәүләрен үз күзләре белән күрүләренә ирешәсе иде. Дөрес, соңгы вакытта бездә бу юнәлештә кайбер омтылышлар бар. Әмма халык тормышы белән даими бәйләнештә тору аерым тәнкыйтьчеләрнең шәхси энтузиазмы җимеше генә булып калмасын, гомум күренешкә, уртак ихтыяҗга әверелсен иде.
Аннан соң, безнең тәнкыйтькә еш кына агымдагы әдәби хәрәкәткә актив мөнәсәбәт, аны оператив төстә өйрәнү һәм бәяләү җитми. Биредә без кайвакыт гафу ителмәслек сүлпәнлек һәм пассивлык күрсәтәбез. Бу юнәлештә бәлки газета-журнал редакцияләренә дә тәнкыйтьчеләр белән активрак эшләргә, аларга тынгылык бирмәскә кирәктер.
Тәнкыйтьченең иҗат активлыгына кире йогынты ясый торган тагын бер момент бар. Ул — язучыларның тәнкыйтькә мөнәсәбәте. Соңгы
вакытта без бу хакта шактый сөйлибез, тәнкыйтькә дөрес караш тәрбияләргә кирәк дип тәкрарлыйбыз. Әмма әдәби даирәләрдә генә түгел, партия тарафыннан да куела торган бу мәсьәлә үзенең актуальлеген һич тә югалтмый. Чөнки үз иҗатыңа карата әйтелгән тәнкыйть фикерен кабул итмәү мисаллары язучылар арасында кимеми, бәлки арта гына бара. Кайбер авторлар (алар күбрәк урта һәм яшь буын язучылары арасында очрый) сүздә тәнкыйтьне хупласалар да, үзләренә кагыла калса, аңа теш-тырнак белән каршы торалар. Бары үз иҗатларына мөнәсәбәттән генә чыгып, алар тәнкыйтьчеләрне ике төркемгә бүлеп карыйлар кебек. Сине мактаганнары әйбәт, акыллы, уңганнар. Язучы андыйларга ашка аш белән җавап бирергә, ягъни үзе дә аларны төрлечә мактарга, күтәрергә тырыша. Ә инде сиңа игътибар итмәгәннәре яки тәнкыйтьләргә җөрьәт иткәннәре бары хурлауга лаеклылар. Алары тәнкыйтьләнгән автордан мәрхәмәт көтмәсеннәр. Бу хәлләрдә тәнкыйтьнең үзенең дә беркадәр гаебе бар Чөнки урынеыз мактау сүзләре күбәйгәндә, иҗатны бәяләүдә объективлык, таләпчәнлек кимегәндә, аерым авторлар һаваланып китәләр, аларның «серкәсе су күтәрми» башлый. Тәнкыйтькә мондый субъектив караш үзенең тиешле бәясен алырга тиеш.
Хәзерге тәнкыйть алдындагы тагын бер мөһим бурыч аның сыйфатын күтәрүдән, фәннилегенә ирешүдән гыйбарәт Биредә бигрәк тә анализ алымнарын төрләндерү һәм камилләштерү сорала. Безнең агымдагы тәнкыйть гадәттә әсәрне үзалдына гына карый, әдәби хәрәкәт яки аерым язучы турында субъектив-эмоциональ фикер йөртү белән чик-ләнә. Бу принцип кайвакыт бигүк объектив һәм нигезле булмаган нәтиҗәләргә китерә. Мондый хәлләрдән котылуда чагыштырма анализның файдасы зур булыр иде. Бердән, инде әйтелгәнчә, әдәби үсешне һәм аерым әсәрне тормыш белән бәйләп карау (язучы иҗатының никадәр тормышчан булуын, реаль актуальлеген һәм мәгънәсен ачыклау), икенчедән, әсәрне, язучы иҗатын, әдәби күренешләрне гомум әдәби процесста тикшерү бик мөһим. Шундый анализ булганда, без кайчак бик оригиналь дип бәяләнгән әсәрләрнең чынлыкта проблематик яктан да, әдәби чишелеш буенча да шактый кабатланганын күрер идек. Мәсәлән, бездә авыл картлары һәм карчыклары хакында байтак язылды. Әмма Ә. Еники, Ш. Хөсәенов, Т Миңнуллин, X. Сарьян әсәрләреннән соңгыларында инде бу персонажларны сурәтләүдә әллә ни яңалык күренми, киресенчә, алар икенчеллек тәэсирен калдыралар
Әдәбиятлар арасындагы иҗади багланышлар гаять көчәйгән, әдәби үсешнең хәлиткеч факторларыннан берсенә әверелгән безнең чорда милли әдәбият күренешләрен гомум фонда карау заман таләбенә һәм ихтыяҗына әйләнде. Чөнки шул тәкъдирдә генә теге яки бу әдәбиятның үсешен, казанышларын һәм кимчелекләрен, аның уртак хәзинәгә керткән өлешен конкрет һәм дөрес күзалларга мөмкин. Чагыштырма- типологик анализ, моннан тыш, аерым әдәбиятта миллилек белән ин-тернациональлекнең үзара мөнәсәбәтләрен бу әдәбиятның гомум әдәби процесста ничек катнашуын, үзендә аның нинди тенденцияләрен чагылдыруын, гомумән, бөтенсоюз һәм дөнья әдәби хәрәкәтенә ничек килеп кушылуын ачыкларга булышыр иде Әдәбиятны шушы яссылыкта өйрәнү бер үк вакытта хәзерге тәнкыйтьнең идея-эстетик җитлеккән-леген, эрудициясен, колачын билгеләр иде
Мондый анализ татар тәнкыйтенә әле бик тә җитми. Шунлыктан ул бөтенсоюз аренасына да бик сирәк чыга, милли әдәби хәрәкәтне үзәк матбугатта яктыртуда кыюсызлык һәм пассивлык күрсәтә Хәзерге әдәбиятыбызның күпмилләтле әдәби процесста бик аз яки бөтенләй диярлек күзгә чалынмавы, үзәк матбугатта һәм тикшеренүләрдә лаеклы урын ала алмавы, минемчә, байтак дәрәҗәдә шушы хәл белән бәйлән-
гэн. Әгәр ул шулай ясалма рәаештә гомум процесстан читтә калдырылып киленсә, тәнкыйть язучыларны киң игътибарга лаеклы эзләнүләргә рухландырмаса, бу хәлнең тора-бара әдәбиятыбызда провинциальлекнең көчәюенә китерү ихтималы бар.
Безнең тәнкыйть партия, заман алга куйган таләпләргә җавап бирсен өчен, аның киң колачлы һәм тирән фикерле, иҗади актив һәм принципиаль булуына, нечкә идея-эстетик анализны җитди гомумиләштерүләр белән бәйли алуына ирешергә кирәк.
СОРАУ:
— Бүгенге татар шигърияте укучы күңеленә тагын да эчкәрәк үтү өчен нәрсәләр эшли ала?
РӘДИФ ГАТАУЛЛИН:
— Шигърияткә сусаган һәм үзен борчыган сорауларга нәкъ менә бүгенгедән җавап эзләгән укучы күңеленә үтү — шактый катлаулы бурыч.
Моның өчен безгә иң беренче чиратта, заман алга куйган проблемаларга, сорауларга кыюрак алынырга, тормышның нәкъ үзе белән йөз- гә-йөз килеп, кешеләр белән ачыктан-ачык сөйләшеп, аңлашып, алар-' ның рухи дөньясын тагын да тулырак аңлап язарга кирәктер. Укучыбыз әнә шундый әсәрләрне, шагыйрьнең тынгысыз рухлы бай шәхесе, кызыклы биографиясе, яшәү рәвеше белән расланган, ягъни тирәнтен ышандыра, уйландыра, ияртә, тәрбияли ала торган әсәрләрне якын күрә. Бүген без күрергә теләгән шигъри уңай герой да әнә шул нигездә генә укучыны җәлеп итә алачак. Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан әсәрләренең үрнәгендә без олы язмышлар, геройлар, мәңгелек һәм актуаль мәсьәләләрнең яңгырашын күрәбез. Сибгат ага Хәкимнең «Эзлиләр Европа буйлап» поэмасы әнә шул зур традицияләрнең дәвамы, үстерелеше ул. Бу әсәрдә иң зур мәсьәләләр хакында ачыктан-ачык сөй-> ләшү, аңлашу, халкыбызның зур уллары турында, киләчәк турында җитди уйлану бар.
Соңгы елларда язылган поэмаларыбызда тагын мөһим бер яңалык— төрле жанрларның шигырьгә үрелеп, яңалык тудыруы. Биредә мин И. Юзеевның «Соңгы төн», «Очты дөнья читлегеннән» һәм «Мәңгелек белән очрашу» шигъри трагедияләрен, Ә. Баяновның «һәйкәл» шигъри драмасын күз алдында тотам Алар минем күз алдымда шигъри театр булып гәүдәләнә: драматик элементлар, трагедия алымнары югары шигърилек белән үрелә, үсә алган. Зөлфәтнең «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» поэмасы исә публицистик кайнарлыгы һәм образлылыгы белән җәлеп итә.
Ләкин җитди проблемаларны Такташча гади юмор, гражданлык пафосы һәм темперамент, халыкчан һәм садә, матур образлар белән укучыга җиткерү турында да уйланасы бар әле безгә Бу җәһәттән Ш. Галиев, Г. Афзалларның бәхәссез уңышларын искә алабыз. Ә менә шигъри публицистика, югары накаллы гражданлык пафосы белән чын шигърилек кушылган политик лирика турында әле хыялланырга кала. Соңгы елларда Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, Ә. Давыдов традицияләрен онытып барабыз. Бу, бигрәк тә, политик сатира өлкәсенә карый
Лирикада шагыйрьләребез һәрвакыт актив булдылар. Ләкин югары идеялелек һәм чын сәнгатьчелек турында безгә һәрчак уйланырга кирәк!
СОРАУ: КПССның июнь Пленумы карарлары яктылыгында әдәбиятыбыз алдында барыннан да элек нинди проблемалар көн тәртибенә куелды?
РИНАТ МӨХӘММӘДИЕВ, Татарстан Язучылар союзы партия оешмасы секретаре:
Татар совет әдәбиятын туган илебез тарихыннан аерыл карау, халкыбыз үткән катлаулы да, данлы да көрәш юлыннан башка күз алдына китерү, гомумән, мөмкин түгел. Үз язмышын ил язмышы белән аерылгысыз бәйләп, Ватанга һәм туган илгә бирелгәнлекнең үрнәге булып торган олы талантларга бай безнең әдәбият. Иҗат ялкыннарын гына түгел, халык бәхете, ил иминлеге өчен кирәк булса гомерләрен дә кызганмаган каһарман-әдипләр азмыни? Җәлил, Ф. Кәрим, А. Алиш, Г. Кутуй... һәммәсенең язмышы легендаларга тиң!
Сораудан читләшеп, сүземнең башында ук тарих сәхифәләренә тагы бер мәртәбә мөрәҗәгать итүем бер дә юкка гына түгел. Заман мәҗбүр итә! Йөрәкләрне кысып, күңелләрне сагайтып торган халыкара киеренкелек мәҗбүр итә! Тарихта гыйбрәт бар. Җанында кешелеклелек һәм игелек нуры булган, $ңирдә яшәүнең матурлыгын тойган, мәхәббәт кебек гүзәл хискә ия булган бер генә кеше дә бүген битараф була алмый. Җирнең иминлеген, озак гасырлар дәвамында ирешкән цивилизацияне саклау бөтен прогрессив кешелекне борчыган беренчел проблемага әверелде. Партиябез һәм дәүләтебез җитәкчесе Ю. В Андроповның шул уңайдан ясалган мөрәҗәгате һәр кешене Җир язмышы өчен җаваплылыкка чакырып, илләрне, материкларны иңләп узды.
Мондый шартларда әдәбиятыбыз алдында торган иң җитди бурыч ул, әлбәттә, әлеге гаять әһәмиятле һәм кичектергесез проблемаларны уңай хәл итүгә мөмкин булган кадәр өлеш кертү. Бу көрәштә язучының миссиясе нидән гыйбарәт булырга тиеш соң дигән урынлы сорау туа. һәм ул сорауга өздереп кенә җавап бирү бер карашка җиңел түгел.
Дөнья тыныч түгел, борчулы. Аның төрле почмакларыннан әле дә булса кан һәм күз яшьләре саркып тора. Америка Кушма Штатлары империализмы расист һәм реакцион режимнарны явызлыкка өндәп, рухландырып торуы белән генә чикләнмичә, планетабызның әле бер. әле икенче почмагында барган прогрессив үзгәрү һәм хәрәкәткә үзенең канга буялган корыч тешләрен китереп батыра. Никарагуа, Сальвадор, Әфганстан, Ливан кебек илләрдән ишетелеп торган борчулы хәбәрләр, бернинди гаепсезгә өзелгән гомер, ата-ана һәм сабыйлар күз яше шуңа дәлил түгелмени... Кариб диңгезе почмагында урнашкан нәни утрау- дәүләт Гренаданың шул ук Кушма Штатлар солдатларының канлы итекләре астында калып тапталуы, таплануы дәлил түгелмени... Алай гына да түгел, шул ук держава туган илебезгә, кешелек язмышына кизәнә, котырынып кораллану арбасы тәгәрмәчен тагы да зуррак тизлек белән әйләндерергә омтыла. Шундый чорда, шундый көннәрдә кем күңелендә тынгылык булсын... Язучы һәм әдип күңелендә бигрәк тә!
Шуңа күрә дә әдәбият һәм сәнгать алдындагы кичектергесез бурычлар бүгенге шартларда яңа эчтәлек белән байый, яңа төсмерләр ала. Кайчандыр кеше үз-үзен, ыруын саклауны бар нәрсәдән өстен күрсә, тора-бара туган ил һәм Ватан төшенчәләре формалашып, иң изге эчтәлек-мәгънәгә ия булган. Ватан азатлыгын саклап бабайлар гражданнар сугышы чорында ак интервентларга каршы көрәшкән булса, икенче бөтендөнья сугышында данлы Совет Армиясе солдатлары булып безнең әтиләр, туган ил белән бергә, Европа халыкларын фашизм афәтеннән йолып калдылар. Ә бүген исә Ватаныбыз, тагы да зуррак миссияне үз өстенә алып, планетаны, кешелекне һәлакәттән саклау өчен көрәшнең алгы сафында бара. Миңа калса, бүген һәр кеше, һәр совет граж-даны әлеге миссияне һәм җаваллылыкны яхшы тоеп һәм тирөнтен аңлап яшәргә тиеш. Көн тәртибендә торган мәсьәлә һәм проблемаларны киңрәк масштабта күрә һем аңлый белергә бурычлы. Ә әдәбият исә
әлеге гуманистик көрәш-хәрәкәтнең алгы сафында, авангардында булырга тиеш.
КПСС Үзәк Комитеты идеология, масса-политик эшнең актуаль мәсьәләләрен көн тәртибенә куеп, шул уңайдан безнең һәммәбезне тирән уйландырган җитди документлар кабул иткәндә, барыннан да элек, прогрессив кешелек алдында торган әлеге киеренкелек һәм җаваплы миссияне күз уңында тота. Шуңа күрә июнь Пленумында кабул ителгән Карар ул заман таләбе буларак кабул ителә. Әдәбият һәм сәнгатьтә дә ирешелгән уңышлар белән генә канәгатьләнеп калмыйча, чорыбызга лаек яңа проблемалар белән рухланып, шуларны чорыбызга лаек масштабларда хәл итү кирәк дигән сүз бу. Шуңа күрә дә бу көннәрдә ирешелгән уңышлардан, үтелгән юллардан бигрәк, алда торган бурычлар, хәл ителергә тиешле принципиаль мәсьәләләр хакында уйлану урынлырак булыр.
Әйтик, Пленум әдәбият һәм сәнгатьнең коммунистик төзелеш практикасы белән элемтәләрен тагы да ныгытуны көн тәртибендә торган иң җитди бурычлардан берсе буларак күрсәтте. Чынлап та, аерым казанышлары булуга да карамастан, безнең татар совет әдәбиятына да әлеге юнәлештә шактый эзләнергә һәм табарга кирәк булачак. Чорыбызга лаек масштаблы уңай геройларны, рухы белән көр, хезмәте белән зур, якты идеаллары белән гүзәл булган замандашыбызны оныту яисә икенче планда калдыру мөмкин түгел. Рахметов һәм Павел Корча- гиндай, яшь гвардиячеләр һәм Мересьев кебек батырлыклары, олы омтылышларга бирелгәнлекләре белән рухландырып торган геройларыбыз белән, яшерен-батырын түгел ич, без әллә ни горурлана алмыйбыз. Әлбәттә, сүз әдәбиятыбызга зур өлеш керткән, үз вакытында аны илебез әдәбиятлары арасында мәртәбәле тоткан әдипләребез иҗаты турында түгел. Г Ибраһимов һәм Ш. Камал, һ. Такташ, М. Җәлил һәм X. Туфан, К. Тинчурин һәм Ф. Бурнаш әсәрләрендә тасвирланган масштаблы заман тормышы һәм геройларны хәтердән чыгару мөмкин тү-гел. Г. Бәшировның «Намус» һәм К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романнарын, М. Әмир, Г Әпсәләмов, Г. Гобәй, Ш. Маннур әсәрләрендә сурәтләнгән Гаяз, Сөләйман Уразмәтов, маякчы кызы Илсөяр һәм Гайҗан карт кебек образларны оныту ярамас. Дөресрәге, аларны оныту мөмкин түгел, бер укуда ук күңелгә кереп, җанга сеңеп калган һәм гомер буена рухландырып торырлык рухи җегәргә ия булган әдәби җәүһәрләр халык хәтерендә җуела алмый.
Әлбәттә, соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләр арасында да заман тормышын һәм замандашыбызны тасвирлау юлында уңыш саналырлык- лары юк түгел. Г. Бәширов прозасы, Ә. Еники әсәрләре, аерым алганда, аның «Тынычлану» хикәясе, А. Расихның «Сынау» романы, Г. Ахуновның «Хәзинә»се, Ш. Бикчуринның «Каты токым»ы, А. Гыйләҗевнең «Җомга көн, кич белән»е, һичшиксез, соңгы еллар прозабызның төп үсеш юнәлешен билгеләп торалар.
Драматургиядә Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәрме һәм «Монда тудык, монда үстек» пьесасы шулай ук бүгенге театр сәнгатебезнең генә түгел, әдәбиятыбызның да зур казанышы саналырга лаеклы. Шунда ук И. Юзеевның аерым сәхнә әсәрләрен, яшь драматург Р. Хәмиднең «Синең урыныңа кайттым» һәм «Китәм инде» пьесаларын игътибарга лаек күренеш буларак билгеләп узарга мөмкин. Моңарчы күләгәдәрәк калып килгән драматург Кашаф Әмировның бүгенге халыкара хәлгә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, Әфган һәм Совет иле халыклары арасындагы интернациональ дуслыкны чагылдырган сәхнә әсәре язып тәмамлавын да аерым искә алу урынлы булыр.
Заман тормышын әдәбиятта чагылдыру һәм уңай герой образын тудыру хакында сүз кузгалганда, без гадәттә сүзне проза хакындагы
сөйләшүгә кайтарып калдырырга күнеккән. Әлбәттә, прозаның мөмкинлекләре бу юнәлештә чиксез зур, һәм алга таба да бу юнәлештәге таләпләр, барыннан да элек, шул жанр алдында куелыр Шулай да поэзиябезнең дә заман тормышын сәнгатьле чагылдыруда тоткан урынын искә алмасак, дөрес булмас иде. Әйтик, С. Хәкимнең «Эзлиләр Европа буйлап», И. Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән», Р. Харисның «Ат иярләү», Р. Мингалимовның «Ике авыл арасы», Зөлфәтнең «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмалары чор рухын чагылдыруга һәм замандашыбызны борчып торган вакыйгаларны тасвирлауга, масштаблы уңай образ тудыруга шулай ук зур өлеш керттеләр. Дистәләгән шагыйрьлә- ребезнең фәлсәфи һәм лирик әсәрләреннән башка да әлеге юнәлештә җитди эзләнүләрне күз алдына китерү һәм аңлату тулы булмас иде. Исемнәр һәм әдәбиятыбыз барышында уңышлы дип кабул ителгән әдәби әсәрләрне алга таба да шул рәвешле санау мөмкин, әлбәттә. Әмма бу очракта максат башка. Уңышлы әсәрләрне күпме генә санасак та, күңел канәгатьләнмәс. Инде искә алынганча, үткәндәге уңышлар белән генә куанып яшәр чак түгел, һәр көн яңа таләпләр куя, әдәбиятның яңа идея һәм эстетик биеклекләргә күтәрелү ихтыяҗын булдыра. Әдәбият һәм сәнгать исә, шул таләп һәм ихтыяҗлардан бер генә көн, бер генә адымга да калышмаска тиеш. Калыша икән, димәк, ул үз миссиясен тулысынча үтәп җиткерми дигән сүз
Заман һәм әдәбият арасындагы бу бәйләнеш, багланышны күзәтеп, анализлап, кирәк вакытта күрсәтеп һәм юнәлеш бирә бару, барыннан да элек, әдәби тәнкыйть алдындагы бурыч. Нәкъ менә шуңа күрә дә июнь Пленумындагы чыгышында Ю. В. Андропов әдәби тәнкыйтьнең ролен һәм авторитетын күтәрү мәсьәләсенә аерым игътибар биреп узды. Әдәби тәнкыйтебез һәм тәнкыйтьчеләребезнең соңгы елларда бер-мә-бер активлашуын, нәтиҗәлерәк эшләвен, әдәби процесска торган саен сизелерлек тәэсир итә килүен билгеләп узсак та, әдәби процессны әйдәп барырга тиешле тәнкыйтебез әлегә үзе дә заман таләпләре артыннан җитешер-җитешмәсрәк бара. Н. Юзиев, И. Нуруллин, Р. Моста- фин, Ф. Мусин, А. Әхмәдуллин, Т. Галиуллин, М. Вәлиев, С. Маннапов, Р. Кукушкин һәм Ф. Галимуллин кебек хәзерлекле тәнкыйтьчеләре булган әдәбият өчен бу һич гафу ителмәслек хәл. Җитешсезлекләрне вакытында күреп алып, аларны барлыкка китергән, мәйданга чыгарган факторларны билгеләүдә генә түгел, уңышлы әдәби күренешләрне үз вакытында һәм кичекмәстән бәяли килүдә дә әле өзеклекләр очрап тора, кабатлана килә. Әле бүгенгәчә акны — ак, караны — кара дип әйтергә күнеккәнебез юк.
Соңгы вакытта әдәбиятта, аның һәр жанрында уртакуллык өстенлек итә бара, дип расларга күнегеп китте безнең тәнкыйть. Бу хак, моның белән килешми мөмкин түгел. Әмма әлеге уртакуллыкка ниләр сәбәпче соң, аны мәйданга китергән шартлар нидән гыйбарәт? Бу хакта исә, кагыйдә буларак, тәнкыйтебез артык баш ватарга яратмый Уйланып карыйк әле, әлеге уртакуллыкка китергән сәбәпләр арасында әдәби тәнкыйтебезнең күпчелек әсәрләрне бер чама, гадәткә кергәнчә анализлый һәм бәяли килүе дә юк микән. Рецензияләребезне, тәнкыйть мәкаләләребезне тагын бер күздән кичерик һәм игътибар итик — нигездә бер үк төрле бәя даими кабатлана килә түгелме аларда? Менә дигән ак төсне дә «акка охшаган», «акка тартым», дип, аклы-каралыны да шулай ук дип, шул ук сүзләр белән бәяли килмибезме соң? Миндә шундый фикер туды: әдәбиятта, гомумән, уртакуллык дигән нәрсә юк, аны без — тәнкыйтьчеләр тудырганбыз Әдәбиятта яхшы әсәрләр бар, һәм өлгереп җитмәгән, зәгыйфь туган начар әсәрләр бар Яхшыны — яхшы яманны — яман дип бәяләргә тартынган, кыймаган тәнкыйтьче
ләр генә тудырды ахры ул уртакуллыкны. Хәзер үзләре үк шуннан зарланып, шуннан ничек котылырга белми иза чигәләр.
Мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Мин бары тик бер әсәргә тукталып үтүне кирәк саныйм. Моннан бер ел чамасы элек кенә дөньяга чыккан «Исәнме, Кәшфи абзый» повесте (авторы М. Мәһ- диев) хакында матур-матур гына фикерләр йөрсә дә, тәнкыйть өздереп үз сүзен, үз хөкемен әйтә алмый калды. Үзеннән-үзе аңлашыла инде, димәк, ул да «уртакуллар» арасында теркәлеп калды. Ә бит әлеге повестьта нәкъ менә безне бүген борчыган, уйландырган проблемалар сәнгатьчә камиллеккә җиткереп тасвирланган иде. Әсәрнең үзәгендә безнең замандашыбыз, иген үстерүче механизатор образы тасвирланган. Ул, тормыш рәвеше һәм холык-фигыле белән гади һәм гадәти генә булып тоелса да, чын герой, замандашларыбызны, бигрәк тә яшь буынны туган җиргә, игенче хезмәтенә, авылга бирелгәнлек рухында тәрбияләүче уңай герой ич. Партия һәм хөкүмәтебез авыл яшьләрен нәкъ менә шул рухта, Кәшфи сыман ук игенче хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгән итеп тәрбияләргә чакыра да бит инде. Шуның өстенә әсәрнең һәм әлеге образның сәнгатьчә камиллеген дә инкарь итү мөмкин түгел. Ни җитми соң? Булганны лаеклы рәвештә күрсәтә, бәяли һәм пропагандалый белү җитми!
Шул ук хәл үз вакытында Ш. Бикчуринның «Каты токым», Э. Касый- мовның «Чулман — оныклар елгасы» белән кабатланмадымы? Бу әсәрләр һәр икесе ил күләмендә абруйлы бүләккә лаек булды. Әмма безнең тәнкыйть бу уңышның нигезен әсәрләрнең үзләрендә күреп җиткермичә, аны бары тик тәрҗемә сыйфатына гына кайтарып калдыра язды. Гәрчә, һәр ике роман республикабызда барган җитди социаль һәм рухи үсеш-үзгәрёшләрне аеруча тулы чагылдырган киң планлы проза әсәрләре иде. Игътибар белән карасаң, шундый мисаллар безнең һәр жанрда очрап, кабатланып тормыймы икән?! Гомумән, безнең тәнкыйтькә вакыт-вакыт үзенең критерийлары хакында да уйлангалап алу зыян итмәс иде.
Әдәбиятыбызның һәр жанрыннан оперативлыкны, сугышчанлыкны бермә-бер арттыру таләп ителә. Чөнки болардан башка заманчалыкны күз алдына китерү кыен. Мисал өчен, шигъриятта Такташ иҗатына хас публицистик ялкын, Җәлил әсәрләрендәге туган илгә бирелгәнлек рухы бүген дә дәвам иттерелергә, үстерелергә, заманча яңа формаларда гәүдәләнергә тиешле. Шигърият һәм әдәбият кешеләрне бердәмлеккә, уртак һәм олы максатлар белән рухланып яшәргә чакырсын. Кешелеклелек һәм интернациональ дуслык, туганлык хисләренең һәр нәрсәдән көчлерәк, олырак булуын күрсәтү — әдәбиятның изге бурычы. Бүгенге киеренке шартларда, тынычлыкны яклап бөтен прогрессив кешелек бердәм сафларга омтылганда бу аеруча әһәмиятле.