Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЛСЫН!


Дискуссиягә укучы кушыли
. w ш азан утлары» журналы битләрендә бүгенге проза әсәрләре хакында бара ВаК торган сөйләшүне без, әдәбият сөючеләр, бик кызыксынып күзәтәбез, * “күпчелек язмаларны яратып укыйбыз. Чөнки аларда гади укучыларның да фикерләре чагыла. Ә бу үзе татар әдәбияты өчен һичшиксез файдага булачак. Киңәшү, бергәләп уйлану эшне алга җибәрергә ярдәм итә бит ул.
Әдәбият турында сүз кузгалдымы — бүгенге тормыш хакында сөйләшми мөмкин түгел. Тормыш — әдәбиятның төп җирлеге. Ә соңгы 10—15 елда яшәү нык кына үзгәрде. Ата-бабаның төшенә дә кермәгән әйберләр: радио, телевидение, гаэета-жур- наллар, холодильник, кыйммәтле мебельләр хәзерге авыл кешесенең өенә үк кереп утырды. Моңа яхшыдан бүтән суз әйтеп булмый билгеле. Совет халкының тормышын яхшырту партиянең, хөкүмәтнең дә төп максаты бит.
Ләкин язучыларыбыз Ә. Еники, А. Гыйлөҗев, М. Мәһдиевләрнең әсәрләрендә бик дөрес күрсәтелгәнчә, соңгы еллар кешесендә кайбер борчылырлык сыйфатлар да килеп чыкты. Минем шундый мисал китерәсем килә: элек хатын-кызлар уракка барганда, кеше күргәнче иртәрәк китеп, күршесе килгәнче 1—2 сутый җирне урып куярга тырыша иде. Бик күпләр әнә шулай иде. Ә хәзер, ничектер, кешенең психологиясе үзгәрде кебек. Менә шушы мәсьәлә хакында язучылар эчкерәк кереп уйлансыннар иде. Җитеш, мул тормышта яшәү нишләп кешедә кайбер начар сыйфатлар ките-реп чыгара! Моның сәбәбе ни! Безнеңчә, татар прозасының әле моңа җавап биргәне юк. Язучылар бу нәрсәнең барлыгын күрсәттеләр генә әле. Без алардан тагын да тирәнрәк эзләнүләр көтәбез.
Аннан соң хәзер яшьләр мәсьәләсе бик уйландыра. Төп фикеремне әйткәнче, башта тагын мисал китерим. Элек, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән яшьләр матур итеп күңел ачарга да вакыт табалар иде. Кичәләр оештыралар, авыл халкы өчен үзләре оешып концертлар, спектакльләр куялар иде. Ә хәзер яшьләр белән сөйләшеп карасаң — алар: «Клубта ямь юк,— дип зарланалар,— төрле уеннар оештырылмый» — диләр. «Ә нигә соң шуларны үзегез оештырмыйсыз» дигән сорауга җавап: «Ә культура хезмәткәре нәрсәгә!»
Мондый күренеш шулай ук уйландыра. Тыштан бик актив кебек тоелган яшьләр күңелләре белән ни өчен пассив! Ни өчен алар кемдер әзерләгәнне генә кабул итәргә өйрәнгәннәр! Аларның күңелләрен нәрсә уята ала!
Дөресен әйткәндә, татар язучылары хәзерге тормышның менә шундый яңа мәсьәләләре хакында бик аз уйланалар. Безнең, мәсәлән, бүгенге авыл яшьләре турында җитди әдәби әсәр укыганыбыз юк соңгы елларда. Ә бит статистика әйтүе буенча хәзер илебез халкының бик күп өлеше яшьләр.
Татар әдәбияты һәм яшьләр темасына калгылгач, тагын шундый теләк тә белдерәсе килә. Безнеңчә, яшьләрнең иң күп өлеше әдәбиятны 10 нчы класс бетергәнче укый. Алар әдәбиятны бик бирелеп, чын күңелдән ышанып укыйлар. Әнә шуннан соң, мәктәпне тәмамлагач, тормыш белән якыннан танышу башлана. Чын яшәү башлана. Менә шунда инде әдәбиятның нинди педагог булганы яхшы ачыклана. Ул яшьләрне тормышка ничек әзерләгән! Кайбер әсәрләр яшәүне өстән генә тасвирлап, аларда ялгышрак тәэсир калдырмаганмы! Яшьләребез катлаулы һәм шул ук вакытта ямьле дә булган тормышка ныгытып аяк басарга әзерме! Сер түгел — язучыларыбыз кайчак тормышны буябрак сурәтлиләр. Нәтиҗәдә кеше — яшь кеше — аңа әзерлексез килә. Хәер, бу хакта партия Үзәк Комитетының июнь Пленумында да бик дөрес сүз булды бит.
Кыскасы, татар әдәбиятына таләпләре күп укучыларның. Аларның һәммәсе тормышка да ашар дип булмый. Теләк, ният һәрчак зурдан була инде ул...
Шулай да. әдипләребез үз укучылары сүзенә колак салмый калмас әле...
ТӨХФӘТОВЛАР гаиләсе,
Әгерҗе районы. Кичке Таң авылы.