Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘДӘ КАМАЛ I ДИСӘЛӘР...


ус һәм азербәйҗан сәхнәләреннән кайбер үрнәкләр алган татар театры үз нәүбәтендә башка халыкларның иҗат коллективлары формалашуга да ярдәм итте. Башкорт, үзбәк, казах, теркмән һәм таҗик театрларын оештыруда татар артистлары зур хезмәт күрсәттеләр.
Габдулла Камал (сәхнәдә — Камал I) татар театрының бер вәкиле буларак, башка төрки халыкларның театрларын оештыру өчен күп көч куйды. Ул үзе иҗат игкән һәрбер образның эчке хасиятен, фигылен аңларга тырышты, бер вакытта да отышлы образ белән мавыгып, спектакльнең ансамбленә хыянәт итмәде, киресенчә, аны булдырырга тырышты. Безнең театрыбызда үзен генә күрсәтергә тырышкан артистларыбыз да булмады түгел. Г. Кариев мәктәбен үткән артистлар бу «авыру» белән чирләмәделәр. 3. Солтанов, Г. Мангушев, К. Тинчурин, Б. Болгарский, Г. Болгарская, Н. Таҗдарова, Н. Арапова, Ф. Ильская һәм бик күп башка артистлар сәхнәдә бер- бөтен ансамбльдән чыкмый яшәделәр. Бу да иҗат итәргә туры килми, чөнки ул әле яшь һәм тәҗрибәсе азрак була. Камал I рус һәм дөнья классикларының әсәрләрендә дә уйный. Мәсәлән: «Сәйяр* тарафыннан 1913 елны куелган «Мәкер һәм мәхәббәт»тә Президент, «Мөсибәте Фәх- ретдинндә Мәхмүт бәк, 1914 елны «Яшенле яңгырида Дикой, 1915 елда «Гөнаһсыз гаеплеләридә Муров, 1916 елда «Ревизор»- да Осип, «Җинаятьче гаиләсе»ндә Мон- синьор (монахлар башлыгы), 1917 елда «Трильбимдә рәссам Тофи һ. б Камал I солдатка алынып берникадәр вакыт труппада булмый. «Кояш» газетасында (1916 ел, 28 февраль, № 924) язылган хәбәргә караганда, артист сугыш мәйданыннан яраланып кайтып озак вакыт госпитальдә ята,
гаскәри хезмәткә яраксыз дип табылып, хәрби хезмәттән бөтенләй азат ителә. Газетада аның «Сәйярпга кайтканнан соң «Ревизор* спектаклендә катнашачагы турында әйтелә. Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясендә Камал I Президент ролен уйный, шунда аның көчле драматик рольләрне башкара алу сәләте ачык күренә. «Сәйяр* 1914 елның 21 мартында А. Островскийның «Яшенле яңгыриын сәхнәгә куя. Спектакльнең режиссеры рус труппасының артисты Загорский була. Г. Кәрам
Р
сыйфатлар Камал I га дэ хас иде.
Габдулла Камал — Галиәсгар Камалның бертуган энесе. 1893 елның 15 Октябренда Казанда вак сәүдәгәр гаиләсендә туа. Абыйсы тәэсирендә булса кирәк, «Сәйяр» труппасының спектакльләренә йөри. Артистларның уенын мавыгып карый һәм Г. Кариевның тәкъдиме белән 1912—1913 елгы сезонда үзе дә «Сәйярида артист булып эшли башлый. Бу чорда аңа абый
Рәсемдә (уңнан сулга): Камал I. Фәйзулла Туишев. артистлар Газиз Мона- сыйпов. Нуретдин Ахунов.
үзенең бер мәкаләсендә: «Артистлар аның өйрәтүеинан күп истифадә1 иткән булсалар кирак. Чөнки бу канга кадар уйналган татар пьесаларында мондый иттифак • , аа интиэам1 күренми иде»,— дип яза.
1915 елның 18 декабренда А. Островскийның «Гөнаһсыз гаеплелар» спектакленең премьерасы була. Бу пьеса — ике-еч еллар элек Гайшә Терегулова тарэфыниан тәрҗемә ителган булса да, сәхнәгә кую ечен артистлары җитмәгәнлектәм, «Сәйяр» аны яшь кечләр Нһлгәч кенә сәхнәгә куя ала.
Бу спектакль турында матбугат та югары бәя биреп, артистларның үз рольләрен тирәннән аңлап, зур игътибар һәм җаваплылык белән эшләүләре турында яза.
«Генаһсыз гаеплеләр»... шундый осталык белән уйналды ки, Казан сәхнәсендә бик сирәк әсәр болай иык тәэсир калдыра алгандыр»,— дип яза Шәһит Әхмәдиев «Йолдыз» газетасында† ‡. Бу спектакльдә Г Кариев — Дудукин, К. Тинчурин— Неэиамов, Б. Болгарский — Галчиха, Габдулла Камал — Муров, Г. Болгарская Кручинина рольләрен башкаралар.
Ә «Яшенле яңгырпда Камал I башкаруында Дикой тупас, кыргый, деспот холыклы кеше, кара искелекнең вәкиле булып гәүдәләнә.
Беренче империалистик сугыш елларында провинциаль театрларның репертуары сай фикерле, эчтәлексез комедияләр, водевильләр белән тула, ә классик драматургия сәхнәдән кысрыклама. «Провинциаль театрларның хәзерге эшендәге үзенчәлеге шунда ки, аларның репертуарыннан Островский бетенләйгә төшерелеп калдырылган»,— дип язды «Театр и искусство» журналы. Башкала һәм провинциаль театрлар репертуарларыннан Островский тошерел калдырылган бер вакытта «Сәйяр» труппасының Остроаскийга мөрәҗәгать итүе, әлбәттә, татар театры тарихында горурланырлык күренеш.
Тәҗрибәсе арткан «Сәйяр» 1916 елның март аенда Н. В. Гогольнең «Ревиэор»ыи сәхнәгә күтәрә. Бу комедиянең дә режиссеры артист Загорский була. Бу театр алдына яңадан-яңа иҗади бурычлар куя. һәм алар уңышлы гына үтәлә дә Аерым образлар ның бирелүендә бу бик ачык күренә. Камал I биредә Осип ролен ихлас мавыгып иҗат итә. Нәтиҗәдә бу образ бик җанлы һәм ышандырырлык итеп башкарыла «Бу оста артистыбызны быел сәхнәдә күрүебезгә бик мәмнүн булдык. Үз кадерен үзе белә торган иренчәк, шапшак Осипны Камал максатка бик якынлашып, матур вә көлдергеч итеп уйнады. Зарланып килгән хатыннарны ул, бер дә ашыкмыйча гына, салкын канлылык белән генә, якаларыннан эләктереп ишек артына чыгарыл куйды. Бу күренеш бик табигый, дерес һәм көлке булып чыкты»,— дип язды «Аң» журналы (1916 ел, 10 март саны).
1916 елның 20 январенда «Сәйяр» Н. Нәримановның «Надиршаһ» исемле трагедиясен әзерли. Бу трагедия үзенең үткен фикере, теле һәм калку образлары белем артистларга дәртләнеп эшләргә мөмкинлек бирә. Спектакль аша артистлар шаһ һәм әмирләрнең мәкерлелегеи, комсызлыгын фаш итәләр. Г Кәрам «Аң» журналында артистларның уенына карата:
«Ул (Кариев) гайрәтле юлбасар Надирны да, яхшы йөрәкле, әмма вәсвәсәлә шаһны да гаять дерес вә тулы итеп иҗра4 итә алды. Габдулла Камал башта тәхеткә наил8 булган Хөсәен ханны ничек дерес вә аңлап тешхис ' итә алса, соңгы пәрдәдә Надиршаһның якыны вә гаять акыллы вәзирләреннән булган Мирза Мәһдине дә бик хакыйкый вә мәгънәле бер рәвештә күрсәтә алды» *.— дип язды.
■Сәйяр» 1917 елның 19 январенда тамашачыларга С. А. Найденоеның «Ванюшин балалары» дигән драмасын күрсәтә.
«Ванюшин балалары» ап-ачык тенденцияле пьеса булу белән бергә, зур мәүэугъ- ка’ язылган әһәмиятле бер әсәрдер «Ванюшин балалары» русларда гына түгел, бездә дә бар һәм бик күп алар. Гаилә эчендә япандагы үлән кебек ялгыз үскән. үэ язмышына тапшырылып тәрбия ителгән балаларның барысына да «Ванюшин балале-
• Истифадә файл»
’ Иттифак ансамбльлек
• Инти »ам - тәртип
• «Лоллы»». 1915 ел 20 декабрь
’ * Иҗра - иҗат
‡ Наил булу - ирешү
’ Тәтхис итү - тудыру
• «Аң» 1916 ел. М 24
• Мәүзугь - тема
ры» диләр. Бу спектакльдә Константин ролен уйнаган Камал да беренче ролен тигез генә алып барды»§,— диелә рецензиядә Дөрес, спектакльләргә язылган бу рецензияләрдән генә чыгып Камал I рольләрен ничек башкаруы турында тирән фикзр йөо- туе читен. Ләкин шунысы ачык: бу рольләр аның киң пландагы иҗат кешесе икәнлеген күрсәтәләр. Труппага ярдәм итү максаты белән ул 1918 елның көзендә М. Мутин белән Астраханьга барып чыга. Биредә ул атаклы азербэйҗан артисты Хөсәен Гарәблииский белән очраша һәм Астрахань татар труппасы артистлары белән спектакльләрдә катнаша. Алар бергәләп А. С. Сухово—Кобылинның «Кречинский туе», Ф. Шиллерның «Юлбасарлар», аннан тыш «Надиршаһ», «Яшь гомер», «Банкрот» кебек әсәрләрдә уйныйлар. Сәхнәдә Камал I, дисәләр, гадәттә, зал шыгрым була.
Башкорт театрының элекке режиссеры Мөкәррим Мәһдиев «Театр турысында» исемле китабында Камал I хакында түбәндәге сүзләрне яза: «Колчак тар-мар ителгәч, Омский сәяси бүлеге каршында эшләгән труппа кире кайтарылып эшкэ башлый. Труппа Бөгелмәдә вакытта, артист Камал I чакырылып алынды Уфадан Г. Саттаров, Мөслимевләр, Чиләбедән Ш. Шамильский, И. Әлмәшеаләр кушылды. Баш режиссер итеп Камал I билгеләнде Труппаның составы зурайгач, репертуары да артты. Гали- әсгар Камал әсәрләре, Гафур Коләхметовның «Ике фикер», «Яшь гомер» дигән әсәрләре бик күп куелды. «Ике фикер» әсәрендә Кызыл фикер ролендә — Г. Казанский, Кара фикер — Камал I. Даут ролендә — И. Әлмәшев, кыз ролендә М. Мирвәлиева уйный»,— дип яза.
Гәрчә Камал I Уфада вакытлыча эшләсә дә, Уфаның культура тормышында матур эз калдыра. Г. Кариевнең шәкерте буларак, ул остазының реалистик традицияләрен дәвам итә. Чорның таләбенә җавап бирердәй классик әсәрләрне сәхнәләштерә.
Без бу репертуардан Камал I нең Уфа сәхнәсендә асылда «Сәйяр» репертуарын кабатлавын, Кариевнең реалистик традициясен алып килүен күрәбез. Ягъни Кариев шәкерте 8. Мортазин-Иманский тарафыннан Стәрлетамакта 1920 ел башында оештырылган башкорт труппасы 1922 елны Уфага күчеп килгәнче үк инде Уфа тамашачылары демократик татар драматургиясендә тәрбияләнгәннәр дигән сүз. Камал I Уфадан киткәч, аның эшен бераз вакыт Нури Сакаев дәвам итеп 1920 елның сентябрь аенда Уфа сәхнәсендә беренче мәртәбә М. Фәйзинең «Галиябану» драмасын куяг. Бу спектакльдә Галиябану ролен — Маһирә Мирвәлиева, Хәлилне — Г. Казанский, Исмәгыйльне Ш. Шамильский башкаралар.
Төркстан фронтының политик бүлеге каршында берничә труппа төзелә. Бу труппаларның эшенә В. М. Фрунзе, В. В. Куйбышев аерата әһәмият биргән һәм ярдәм күрсәткән. Шундый фронт труппаларының берсенә Камал I җитәкчелек итә.
1920 елның көзендә Төркстан Наркомпросының театр бүлеге тарафыннан Ташкентта үзбәк һәм татар труппаларын төзү һәм ныгыту чарасы күрелә. Шулай итеп, белемле, тәҗрибәле артист һәм режиссер Габдулла Камал үзбәк театрына профессиональ театр культурасын алып килә.
Камал I 1921 елның октябрь аенда исә Оренбургның «Шәрык» исемендәге театрында баш режиссер булып эшли башлый. Ул «Хезмәткә мәдхия», «Хөкемдә хаталык», «Җиңел хезмәт». «Тормыш уен түгел», «Революция», «Мәкер һәм мәхәббәт» пьесаларын куя. Ләкин декабрь аенда бу театр бинасы яна. Габдулла Камал Урта Азия реввоенсоветы карамагындагы агитпоезд белән юлга чыга. Труппа составында Фатыйма Камалова да була. Труппа төрле шәһәрләрдә «Көнче ир». «Галиябану» пьесаларын куя. Ниһаять, төрле авырлыкларны баштан кичереп труппа Ташкентка килеп җитә. Монда татар артистлары К. Маркс исемендәге труппада эшли башлыйлар.
Шул вакытларда Камаллар гаиләсендә зур бәйрәм була. 1922 елда аларның кызлары туа, Кызларына Гәүһәр дип исем кушалар. Бүгенге көндә Гәүһәр Камалова — РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы.
Габдулла Камал соңгы елларында Татарстан радиокомитетында эшли. 1933 елның җәендә, абыйсы Галиәсгар Камал вафат булганнан соң, бары бер генә атна яшәп кала.