Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Виктор Кочетков,
рус шагыйре
Хәрбиләр зиратында уйлану
БӘЛКИ, МИН ДӘ шушы каберлектә ятар идем...
Алар туфрак, ә мин исән... исән...
Кичер, илем!
Йөрәгемне дәһшәт уты телә искә төшкәндә:
Дон җилләре шомлы улап исте минем өстән дә.
Яраланган килеш ятып калдым боз-кар эчендә,
Мин — юк инде хәзер дусларым һәм семьям өчен дә.
һуштан язган хәлдә калдым шулай яр читендә.
Фашист автоматын тойдым шулчак мин битемдә.
Куркыныч төш булып эзәрлекли күргәннәрем минем.
Мең газаплар үтеп, исән калдым,— кичер мине, илем!—
Җиңү көнен якынайту өчен,— кичер мине, илем,— мин җанымны бирә алмый калдым — каным бирдем.
Басып торам тып-тын каберлектә, мең-мең уйлар кичәм...
Алар — үлемсезләр! Кичер, илем, Ә мин... исән...
Тайга.
Урман.
Чыбык-чабык чыртлый: әллә берәр җәнлек уздымы...
Күңел ойый. Шундый-шундый сәер хәрби ракетодром тынлыгы.
Нарат кәүсәләре иелгәннәр.
Тып-тын. Эссе.
Урман төш күрә. Егерменче гасыр, хәвефләрең булса иде бары төш кенә. Антенналар күктән тавыш эзли, аптыраган сыман шом юкка... Егерменче гасыр, кагыла күрмә, тия күрмә шушы тынлыкка!
Күзләрендә — мөлдерәмә бер моң: болан карап тора читлектән. Мин түгелме фашист коллыгында шушы болан кебек интеккән? һаман ишетәм әле җаным аша искән бозлы җилләр тавышын. Тик мин генә шулай аңлыймдыр күк болан хәлен, болан сагышын. Маңгайларга түгел, күңелләргә сугыш тирән сызды эзләрен, әнә шуңа боланныкы кебек уйчанлана кайчак күзләрем...
ИЛДАР ЮЗЕЕВ тарҗемеләре
Андрис Веян,
латыш шагыйре
Шәфкатьле бул, вакыт, ашыкмачы...
Шәфкатьле бул, вакыт, ашыкмачы!
Кай арада изге төн үткән? Очып киткән тургай — күренми дә... Чәчтек кенә — урыр чак җиткән.
Шәфкатьле бул, вакыт, ашыкмачы! Якты айны болыт капласын, Коеп яуган яңгыр асларында Атласын да кешең, атласын.
Шәфкатьле бул, вакыт ашыкмачы Гөлләр назлы сулыш алганда. Юраганда бу тынгысыз җаным: «Кем мин җирдә? — диеп,— Ни алда?»
Шәфкатьле бул, вакыт, ашыкмачы, Тузганактай тузгып бетмәче, Агымсулар булып югалмачы. Искән җилдәй узып китмәче!
Шәфкатьле бул, вакыт, ашыкмачы!
Тәмамларга әле иртәрәк — Сабыр итсен әле төн карасы. Каршыласын ал таң иркәләп.
Шәфкатьле Ьул. вакыт, ашыкмачы!
Уртак булсын
Бер кабь>млык икмәк уртак булсын Эштән соңгы тыныч табында.
Юл табылса — икәү атлыйк шуннан, Икәү эзлик — җуйган чагында.
Уртак булсын учак ялкыннары, Биек күкләр, җирнең һавасы... Уртак бүлик тозны... Газапларның Уртак була күрсен дәвасы.
Төннәр безгә түшәк бүләк итәр... Уртак булыр күргән төшебез, Бураннарда калып туңулар да, Яңгырларда калып күшегү —
Уртак булыр! Икебезгә бүлеп Күтәрербез гөнаһ йөген дә. ...Димәк, таудай кайгы җиңел булыр Таш шикелле —
Сулар төбендә.
Кайтып төштем...
Кайтып төштем. Туган йортымда мин. Яз сулышы иркен тугайда.
Эч серләрем сөйләр идем, әнкәй, Таба алмыйм сине һичкайдан.
Ишетермен күк ишкәк тавышларын Сыкы баскан шомырт яныннан, Чумар идем бәхет дәрьясына... Тик нишләргә белмим кайгымнан.
Кайда соң син? Өлгермәдем лә мин Бар уемны сиңа сөйләргә.
Ә син курка идең, улыма, дип, Авырлыклар килгән көннәрдә
Яшәмәсме куркак куян сыМан —
Эз чуалтып, качып, дерелдәп, Тап булмасмы кыек сукмакларга Барган, йөргән, торган илендә?
Мәхәббәт һәм курку... Мин оялдым Син назлаган чакта кочаклап.
Эчтән үксеп елавыңны синең Сизмәгәнмен икән ул чакта.
Теләсәм дә сине юатырга Вакыт табылмаган нигәдер. Килдем бүген синең яныңа мин — Ә каршымда менә — тын кабер...
Еллар алды куе чәчләремне, һәм аларны назлап сыйпаган Куллар да юк... Мин пышылдыйм бары: «Кичерә күр берүк, хуш, анам...»
һаман сиңа урап гел кайтырмын Китсәм дә мин ерак-еракка... Туфрагыңа бүген чәчәк куям, Учларыңдай йомшак туфракка.
Коперник һәйкәле янында
Туктатты да беркөн Кояшны ул, Карамакчы булып үзәгенә — Сизеп алды кинәт: Җир әйләнә! Билгесезлектә ул йөзә генә!
— Күктә адашкансың!—дип әйттеләр.
Ул елмайды — күзләрендә чаткы:
— Юк, хәзер һич мөмкин түгел инде Яратуы Җирне минем чаклы!
Кулларында аның чәчәк иде...
һәм белде ул — Җир гел әйләнәчәк!— Мәңгелектә әйләнгән бу Җирдә Булачак ул, әйе: Ул һәм чәчәк...
ЗӨЛФӘТ тәрҗемәләре Наталка Никулина,
украин шагыйрәсе
Чулпан йолдыз
Мига Җалилиең «Моабит дафтаре»нә багышлап
Ьү юлларның авыртулы газабында яна йолдыз, Бу юлларның яктысыннан да яктырак яна йолдыз. Бу юлларның ачынулы авазыннан
Еллар булып җиргә туган яңа йолдыз.—
Шагыйремнең палачлары астыра алмый, Иң дәһшәтле үтерүче аттыра алмый.
Ә кайдадыр бер кыз яши Чулпан булып...
Күз яшьләре — йолдыз. Ләкин атыла алмый...
һәр көн саен биеклектә көн тудыра.
Үз каныннан тере сүзләр кем тудыра?
Яңа таңнар хәбәр итә кыз исеме;
Йолдыз булыр шагыйрьләрнең чын җисеме!
КЗ
Сират күперләре кичтем — дөнья булгач, Башкаларга оҗмах җирдә — тәмуг күрдем; Җитте вакыт, һәм мин әйттем үз-үземә: «Татлы хисләр бакчасына тагын кердем; Өзелмәгән әле сазның соңгы кылы, Түгел әле мин җиһанның соңгы колы, Кара көйсен үләннәрем, суксын яшен! Күзләремә килеп җиткәч, кипсен яшем... Аҗагандай сызыла да күктә өмет — Мин теленәм, мин тереләм, әле яшим!»
Франческа
Ә ул тәмуг җиле ялны белми.
Күңелләрне айкалдырып караңгылык эзли, һәм җәзалый, һәм газаплый, рәхәт чигә.
Д а и т с «Тәмуг
Очып бара. Сумаладай кара чәчләр
Актарылып ага-ага йөзенә төшкән...
Әй карыша сылу тәне юха утка!
Янып барган чәчәк кебек бөгәрләнеп
Җәза ала. Гаебе зур: бер минутлык бәхет эчкән...
Беркем белми... Сабый күзләр ялваралар
Зәңгәр күккә — бөек көчкә!
Якты кояш һәм кошларның пар канаты
Өнди аны сөйгәненә... Тик бер кичкә Алар бәхетле булганнар!
Аһ, гөнаһлы Франческа!
Җәзагыз зур — тәмугта сез
Бергә булырсыз мәңгегә...
Кызык кына:
Җирдә булса — бәхет дип аталыр иде!
Мәхәббәттә — һич ярап булмый тәңрегә!..
Метеоритлар җирне яралыйлар.
Ә йөрәгем минем һәр мизгел
Кыштырдыймы нидер, кемдер пышылдыймы — Гел сискәнеп тора, һәр изге Урын ала миндә табылдыктай, Мин кайгыртам аны. Күкләргә Күтәрәсем килә канат куеп, Алла булсын диеп күпләргә!
Чөнки... метеоритлар... яралыйлар...
Шуңа кирәк минем күкләр дә...
Бу сүзнең әлегә көе юк.
Бу әле бары тик сүз генә;
Чын көй ул бәгырьдә яралып, Өлгереп җиткәч бер өзелә.
Бушлыкка сан бетә — яшь белән, Кан белән тулыша да җаным, Мәк булып кызарып ачыла, Сулырга ни хакы бар аның?!
һәм моны сүз белән кабатлап, Тел белән аңлатып булмастыр...
Бу эштә бары тик табигать — Чын җырчы, чын рәссам, чын мастер!
...Чараң юк мәк булып өзелми — Күңелең җыр белән тулгач бер...
Мәхәббәтсез мин — юк, ансыз яши алмыйм. Барлыгымны биләде бу мәҗүси яз. Аккошым бул элеккечә, китәм диеп, Канатларың җилпесәң дә хәсрәтем аз Булыр кебек. Тик була күр янәшәмдә. Дулкынлана агачларның кайнар суты — Чәчәкләре яфракларга ярәшелгән... Я яшь Лада I баш очымда такыялар Үреп миңа кидерергә әзер тора. Мин корбаны була алсам мәхәббәтнең1 Күңелемдә әйтелмәгән нәзер тора... Зәңгәрлектән кояш нуры учларымны Өтеп ала... Шашып чәчәк ата болын! Әле берни искәрмичә, җәйрәп чаба Табигатьнең бүз баласы — нәни колын... Әйдә, боер! Нихәл итим — бу язда мин — Мәхәббәттә үзем теләп синең колың!..
Әкияттәге кебек... Кызык икән Үз-үзеңә кайту. Башка дөнья. Серле әверелүләр, хисләр белән Яши башлау әле яңа гына. Горур болан яки арсланның Элеккечә, ләкин сүзләр белән Нәкъ кешечә сөйләшүен телим, һич булмаса, Мин аларның тәрҗемәсен беләм. Талның салынып төшкән бөдрәләре Иркәләнеп кәүсәсенә сарыла.
I Ляда —борынгы славяннарда MJXJ66JT аляһаее
Гаҗәпләнәм: бу бит синең кулың Сөйлә, диеп иренемә кагыла... Тыпырчына кыргый хыял күңелемдә Әкият булып яши алсам иде мин дә!
Шәхси сүз
Бер җыенып әйтелермен микән Миндә булган хыял-мизгелләрне; Вакыт-вакыт уйны узып киткән Хәтер торышына сизгерләнеп? — Мин бер кызкай, толымнарым саклап! — Утка керәм, керәм солдат булып. Разведкада, окоп, госпитальдә — Экраннарга күчәм салмак булып... Йөзеп кенә барып томан аша Шау чәчәкле бакчаларга керәм. Үзе азат иткән азат җирдә Полкташым-бакчачыны күрәм. Аның белән бригадирны эзләп Басуларны иңләп очабыз без.
Йөземле җир — һәйкәл аңа бүген; Ал мәкләрне барып кочабыз без. һәм өчәүләп тезләнәбез барып Башын түбән игән көнбагышка. Ә бакчачы-артиллерист дустым Борып куя аны көнбагышка. Аксыл җитен чәчле укытучы — Черниговның әле яшь кәләше, Кара күзле әзербәйҗан кызы,— Туйга килмәгәнгә үпкәләшеп, Уитменча сылу бер ханымга (Аның үз сере бар!..) зарланалар. Ә ул шаян, зәңгәр күзен кысып: «Җырлыйбызмы?» Барсы җанланалар. Ап-ак хата. Зәңгәр эңгер булып Днепрга яңгырап җыр тарала.
Уң як ярда — белоруслар, сулда — Украина. Опор. 1 һәм торалар Чыршы, нарат зәңгәр күккә карап. Такыялы, чиккән күлмәк кигән Карпат гуцуллары — Балтиканың Сагынылган кунаклары килгән. Гәрәбәле, комлы ярларына Шагыйрь-диңгез өнсез моңын яза... Тота алмау хәтер мизгелләрен Минем өчен һаман да бер җәза. Әйтә алдым микән барсын җыеп, Әйтә алдым микән барсын диеп, Сезнең хакта шушы җырны язам...
Опор— Карпаттагы елга исеме
Анатолий Бик,
мари шагыйре
Җил Тәрәзәмне чиртә җил, Ул кайдан килде икән? Кайда булып иркә җил Нәрсәләр күрде икән? Мин дә җитез җил сыман Канатлы булсам иде, Таратсам иде томан, Дулкыннар кусам иде. Җил күктә болыт куа, Җил тарьхй тирәгемне, Исемеңне әйтеп, гүя, Юата йөрәгемне. Ләйсәннәр булып кайтып Мин җиргә төшәр идем, Исемеңне синең әйтеп, Туктаусыз исәр идем.
АҢЛЫЙ алмыйм: ник сөймәдем икән күптән, Нигә соң мин күптән гашыйк булмаганмын? Күпме көннәр, күпме еллар әрәм үткән, Мин аларны үз-үземнән урлаганмын.
Миклай Казаков,
мари шагыйре
Урман юлында
Тын урманга, иркен болынга Кояш сибә баллы нурларын. Җитез чаба җиңел машина. Матур да соң, урман, юлларың!
Оча сыман юлны тутырып — Күксел «Волга» шундый тиз бара. Шофер янына чөнки утырып Җитен чәчле гүзәл кыз бара.
Үр менелде. Күлне уздылар. Зур куаклык — күлнең бу ягы. Кабинага гүя сузыла Чикләвекнең куе куагы.
Тәрәзәдән кинәт сузылып Бер чикләвек шунда өзде дә, Әйтте шофер, сөйгән кызының Күзләренә карап, тиз генә
«Куш чикләвек! Бу — туй билгесе! Ничек үскән тулы-тук булып!» Кыз кызарды алсу гөл төсле, Кыз кабынды кинәт ут булып.
Ләкин әйтте: «Юкны юрама... Алга кара! Юлың бормалы...» Ишетелгәндәй булды җыр аңа — Якындагы туйның җырлары.
Ә юл матур, юл киң, юл рәхәт! Кайнарлыгы чиксез сулышның. Куш чикләвек, сиңа зур рәхмәт, Сер әйтергә бүген булыштың.
Кыюсызга ярдәм иттең син, Рәхмәт сиңа, халык йоласы! Уйлыйдыр кыз: «Нигә үпмисең? Беләбез бит — туйлар буласы».
Семен Вишневский,
мари шагыйре
Борис Данилов,
мари шагыйре
Мең ел яшисе килә
ТЫҢЛЫЙ күңел, яхшы күрә күңел: Бал кортлары очып узалар. Алар тими, алар пуля түгел, Бар да якын, бар да үз алар. Куркып көтми күк күкрәвен күңел, һич куркытмый яшен утлары,— Торган җирем ут утравы түгел, Гүләмиләр сугыш туплары. Җир сөрәбез. Йөрәк һәм күңелләр Куаныша: — Тавыш күп! — диләр. Алар трактор, алар танк түгелләр, Шытымнарны таптап үтмиләр! Җил уйната яшел дулкыннарны, Күңел суза тыныч таң җырын. Үтерер өчен безнең шул көннәрне Сиптермәбез кургаш яңгырын. Зәһәр уттан күңел туйган инде, Күп яуды ул минем башыма. Үз исемемне мин дә уйган идем Рейхстагның соры ташына, һәм уйлыйм мин: шуңа яшәү ямьле, Шуңа матур мари кырлары, Чишмәләрнең суы шуңа тәмле, Шуңа дәртле урман җырлары. Ашкынуым шуңа чиксез минем — Килә кырдан муллык ташыйсы! Аруны мин эштә һич сизмимен... Мең ел килә җирдә яшисе!
Юл өстендә
«Ни эшең бар кеше эшендә, Тыгылма син, карап үт тә кит,ч- Таш ятмый бит юлың өстендә. Әгәр ятса — атла читләтеп...»
Шулай диләр кайбер дуслар да. Мин ышансам әгәр аларга,
яткан таш
Тиеш булам бик куп чүп-чарга Тик күземне йомып карарга.
Шундый булса әгәр уебыз, Эшебезгә шулай карасак, Куркыныч бар: узар юлыбыз Ташлар белән күмелеп калачак.
Асылташлар
Яр буеннан бер кыз килә, Яланаяк, яланбаш, Сыгылдырып буй-сыннарын. Эзләп йөри асылташ.
Күзләрендә асылташлар Чагылып уа киткәндәй;
Нәфис тәнен назлый-назлый Нурлар гына үпкәндәй.
Чәчкәйләрен тарата җил, Җилбер-җилбер эндәшә; Аякларын чут-чут үпкән Дулкыннардан көнләшәм.
Асылташлар еш очрамый, Ярларда алар сирәк;
эзли бер кыз
Ә таптыңмы, нур-чаткыдан Дертләп тә китә йөрәк...
Яр буеннан бер кыз килә, Күпме җирләр узгандыр? Асылташны кемгәдер ул Бүләк итәр булгандыр.
Аның белән асылташлар Эзләшеп үтәр идем, Иң асылы үзең, диеп, Алыр да китәр идем.
Вак ташта эзләр калдырып, Киткәнче ерак-ерак!..
Үкенечле булмас иде, Чыксак та диңгез урап.
Сафуан Әлибаев,
башкорт шагыйре
ҮЗ ДИҢГЕЗЕМ
Җәйрәп яткан суларның да икән Бер, тиң түгел гадәт, холыгы... һәр кемнең дә була үз диңгезе, Ярсулары була, тымыгы.
Кемнәрнедер тарта ташкын сулар, Көч-хәленнән тайган чагында: Үз ташкынын тыймак була кемдер, Чәчрәп чумып салкын агымга.
Тәгәрәшеп яткан фәрештәдәй, Күпләр ярда вакыт уздыра,- Кайнар дөнья кайсыларның тәнен, Кайсыларның җанын кыздыра.
Берәүләре киткән Ак диңгезгә, Каспиена киткән, Аралга. Хәерлеге булсын!— Ак уй белән Юлым төште минем Карага.
Язмыш миннән байтак сынау алды, Бутаган юк акны карага.
Кара диңгез!
Зәңгәр күзләреңә
Хаклымындыр туры карарга.
Әйтче, дулкын
— Нигә шулай шаярасың Әйтче, дулкын?
— Шаян җилдә яралганга Шаян холкым.
— Ераккамы син барасың, Әйтче, дулкын?
— Бик еракка, җаннарыма Нурлар тулсын!
— Нигә гелән сикерәсең,
Әйтче, дулкын?
— Тып-тын калсам, мине көтә Салкын упкын.
— Нигә шулай йөгерәсең, Әйтче, дулкын?
— Ярны барып бер үбәргә Насыйп булсын!..
Әллә нинди чагы күңелемнең
ӘЛЛӘ нинди чагы күңелемнең Кайсы вакыт сабыр бигерәк. Гүя белми ярдан ашуларны, Тып-тын гына ята изерәп.
Әллә нинди чагы күңелемнең, Үтә түзем, үтә инсафлы: Төпләрендә үзем ача алмаган Асылташлар бардыр ничаклы.
Әллә нинди чагы күңелемнең, Өнсез генә давыл көткәндәй, Моңсу гына йөзгән болытлардан Ачылгач та балкып киткәндәй.
Әллә нинди чагы күңелемнең, Үтә сизгер — җилдә тын калмый. Шаулатмагыз берүк...
Диңгез сымак,
Бер дуласа, бик тиз тына алмый.
Күңелемнең әллә нинди чагы...
Ничек кенә тыярга соң Йөрәгемнең ялкынын? Дулкынлана күңелләрем, Очар булам талпынып.
Күңелләрем синең янга Ашкынудан арымый, Очар идем, юлның ерак Булуына карамый.
Әллә нигә болганчыклы Уйларыма бикләнәм: Килер идем әллә кайчан, Көтәреңә шикләнәм.
Безнең кабат очрашуга Кайчак күңел ышанмый. Ак дулкыннар, акчарлактай, Талпына да оча алмый...