Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ ЯЗМЫШЛАР ЮКСЫНДЫРА...


үгенге проза турында сейләшүне дәвам ител тагын шунысын да ейтми булмый: без, татар прозаиклары, ифрат дәрәҗәдә аз язабыз. Алайса — сыйфат ягы яхшыдыр бәлки? Алай дияр идең, кайда соң зур социаль проблемаларны эченә алган, гүзәл геройларны гәүдәләндергән әсәрләребез? Үзе артыннан әйдәп барырлык, җәмгыятьнең рухи тормышына йогынты ясый алырлык, чын мәгънәсендә олы язмышларны сурәтләгән әсәрләребез кайда?
Нишләп соң әле иҗат иткән әсәрләребез тормыштан, чынбарлыктан, җәмгыять үсешеннән шактый артта кала? Ни эчен катлаулы һәм әһәмиятле мәсьәләләр соңгы елларда язылган әсәрләребезне читләтеп үтә?
Дәрес, әдипләр арасында күп язу яки язмау турында берничә терле караш яши. Бер ишеләре: бер кен дә язмый калмаска, диләр Икенчеләре: бары тик язмыйча булдыра алмаганда гына язарга, дигән фикерле яклыйлар... Мин үзем беренчеләр ягында. Язу эше — шул ук хезмәт ул, анда теләү-теләмәү белән санашып торырга, илһам килгәнне кәтеп ятарга ярамый. Бер хакыйкать бар илһам эшләгәндә килә. Мәмкин кадәр күбрәк язарга кирәк. Талант сыйфат белән генә түгел, күләм белен дә үлчәнә дигән А. П. Чехов. Фатыйх ага Хесни әйтмешли «Бәлки гел генә алтын күкәй салып тормабыздыр, ләкин корыга кытаклап йәрүгә караганда, күкәйне сала торганың яхшы».
Әдәбият деньясында, кул язу буенча, адәм әйтел адәм ышанмәсльж феноменнао бар. Мәсәлән, XVIII гасыр Бальзагы дип йертелә торган Ретиф де Ло Бретоии (1734—1806) 300 томга якын әсәр язган. 300 том! Беек комедиограф Лоле де Вега (1562—1635) турында да могҗизалы сүзләр йери. Аның гомеренең һәр коненә (туган кененнән үлгәнчегә кадәр) алтышар юл шигырь туры килә икән.
Хәер, замандашыбыз Жорж Снменонны гына алып карыйк. Бүгенге кәйдә ул 209 роман авторы. Хикмәт бер санда гына да түгел, ә авторның деньвкүләм популярлыгында. Моның шулай икәнлеген раслау эчен Ж. Сименон әсәрләренең сиксәииәи артык телгә кәбат-кәбат тәрҗемә ителүе турында әйтү дә бик җитә. Бүгенге кендә аның комиссар Мегрэсын белмәгән иеше бармы икән? Тагын шунысы кызык, авторның чираттагы әсәре язылып та бетмәгән була, терле илләрнең продюссерлары, режиссерлары, театр әһелләре, радио-телевидение вәкилләре, тәрҗемәчеләр әсәрне сорап аңа инде тынгылык бирми башлыйлар. Моны бәлки «мода» дип тә аңлатырга мемкин булыр иде. Әмма моданың бер хикмәтле ягы бар: аны кечләп такмыйлар. Авторның деньякүләм популярлык казануы, барыннан да элек чор, бүгенге кон сулышын дорес тоемлауда, вакыт ритмын дерес тотыл алуда һәм сурәтләү чараларының заманга аваздаш булуындадыр.
Автор үзе болай ди:—Мин бик тиз һәм тыгыз итеп язарга тырышам. Язу стиле сюжетның үсү темпына җавап бирергә тиеш дип саныйм. Иң гади тел белен азарга тырышам. Элек роман язучылар һәр нәрсәне җентекләп тасвирладылар, чонки ул чагында укучы бик күп мәгълүматны китаптан ала иде. Ә хәзер мондый ихтыяҗ калмады. Радио һәм телевидение укучыга яхшы гына мәгълүмат бирде, ә бу язучыны артык эштән коткара
Б
Бу сүзләрдә һәркайсыбыз колак салырлык фикер бар. Ә без ай-һай ла аз эшлибез икән!
Без Н. В. Гогольнең «Язучының бер генә өйрәтүчесе бар — ул аның укучысы» дигән сүзләрен бик еш искә төшерәбез. Узган елның көзендә Апае районында үткәрелгән әдәбият аткалыгы.<да бу сүзләрнең хаклыгына кабат төшенергә туры килде. Безнең бәхеткә каршы әлеге атналык укытучыларның август киңәшмәсе барган көннәргә туры килде. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу онытылмаслык бер якты хатирә булып истә калды. Бер үк вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучылары әдипләребез адресына җитди генә тәнкыйть сүзләре дә әйттеләр. һәр чыгышта диярлек, укучыпарыбызның күңелен чын мәгънәсендә җәлеп итәрлек, аны чынлап торып уйландырырлык, дулкынландырырлык, үсеп килә торган яшь буынга аң-сабак, рухи азык, ныклы терәк, кыскасы, үрнәк алырлык әсәрләрнең торган саен азрак чыгуы турында ачынып сөйләделәр. Күпчелек әсәрләребезнең тематик диапазонының бик нык тараюы, проблемаларның ваклануы, әхлакый юнә-лешләрнең бик үк ачык булмавы, үзенең күңел сафлыгы белән аерылып торган татар әдәбиятының элеккеге гүзәл сыйфатларын әкренләп югалта баруы турында кайта- кайта сөйләделәр. Бүгенге көн темасына язылган проза әсәрләренең алгы планына тормышта үзенә урын яки үз кыйбласын таба алмаган вак җанлы шәхесләр, тагын да аянычрагы — иргә яки хатынга хыянәт итүче һәм мәхәббәтнең чуалчык сукмакларында адашып йөрүчеләр бирелә. Җитмәсә тагын андый әсәрләрдәге мәхәббәт маҗаралары күрсәтмә-аңлатма булырлык дәрәҗәдә бик тәмләп, бик тәфсилләп языла.
Юк, укытучылар мәхәббәткә каршы түгел. Мәхәббәт — мәңгелек тема, алар бу турыда бик яхшы беләләр, ансыз әдәби әсәр бик сирәктер. Әмма алар чын, олы мәхәббәтне шул дәрәҗәгә җиткерел түбәнәйтүгә, «заманлзштыруга» каршы. Алар кешене бөек итә торган саф, әсәрнең аерып алып булмаслык тукымасы булып кергән һәм һәрьяктан акланган, нигезләнгән мәхәббәт ягында.
Укытучылар, әдәбиятның җан азыгы булуы турында, әдәбиятның яшәешкә тәэсир көче биниһая булуы турында ассызыклап әйттеләр. Язучының талант көче белән иҗат иткән геройлары, диделәр алар, үлмиләр, үз укучыларын табып, тормышта яшәүләрен дәвам итәләр.
Укытучыларның язучылар алдына куйган таләпләре бер: героик чорыбызга лаек замандашларыбызны сокландырырлык итеп, бетен тирәнлеге белән күрсәтергә, гәүдәләндерергә! Без иҗат иткән геройлар, заманыбызның реаль вәкиле булу белән беррәттән, киләчәк яшь буын өчен дә нәкъ Корчагиннар, Яшь гвардиячеләр кебек үрнәк алырлык, үз артларыннан әйдәп барырлык геройлар булырга тиешләр.
Шушы ук фикерне без КПСС Үзәк Комитетының «Әдэби-иәфис журналларның коммунистик төзелеш практикасы белән иҗади элемтәсе турында»гы карарында да ачык күрдек: «Совет кешеләренең яңа буынны рух һәм вакыт буенча үзләренә якын булган, сәнгатьчә ачыш дип кабул ителердәй, кешеләрнең эш-гамәлләренә тәэсир ясардай, халык язмышын чагылдырырдай уңай геройга мохтаҗ».
Әгәр дә бүген миннән, соңгы елларда чыккан иң уңышлы әсәр турында сорасалар, ике дә уйлап тормас идем, язучы Вакыйф Нуруллинның «Аккан су юлын табар» повесте дияр идем. Әйе, повесть татар совет әдәбияты өчен көтеп алынган әсәр булды. Хикмәт повестьның заман таләпләрен, бүгенге көн куйган бурычларны тоеп, катлаулы колхоз производствосын чагылдыруында гына да түгел. Соңгы елларда бу тематиканы күтәргән әсәрләр булмады түгел, булды. Әмма киң катлам укучы күңелен дулкынландырган, җанын кузгаткан әсәрнең шактый вакыт инде күренгәне юк иде шикелле. Бездә авыл темасына әсәрләр язылып тора. Аларда персонажларның шәхси тормышлары да шактый ’киң чагылдырыла, ә менә әдәби чаралар ярдәмендә осталык белән дәвер рухын тоеп яшәүче шәхесне гәүдәләндергән әсәрләр бик аз иҗат ителә.
Повестьның үзәгендә халык мәнфәгате, кешеләр бәхете дип. социалистик җәмгыять идеаллары белән янып-көеп яшәүче, зур ихтыяр көченә һәм югары мораль сыйфатларга ия булган коммунист Булат Вәлиев образы тора. Ул колхоз председателе, фронтовик. Булат җитәкче буларак үз эшенә партия куйган таләпләр биеклегеннән карый, кылган эшләрен анализлый белә. Перспективаны күрә, күңеле белән тоя.
бирген идем. Беренче очрашу, танышу гомуми сүэ бел кын якын курүеи, үэ итүен белдерде Бу турыда ул бик


кофе хәзерләгән хатыны Дора Сергеевна белән таныштырган кебек итеп кенә әйтте, Алар 1941—42 елларда Казанда булуларын, Чистайда яшәгән вакытларын искә төшерделәр. Чистайда Асеев, Исаковский, Пастернак, Тренев, Брайнина кебек әдипләрне берләштергән Мәскәү язучылары бүлеге дә оешкан булган.
Очрашканчыга кадәр Константин Александровичның биографиясе, бөтен иҗагы белән танышкан идем. Аның Татарстан хезмәт ияләренең фронттагы татар солдатларына язган хатын рус теленә тәрҗемә итүен, аны аерым китап итеп бастырып чыгаруы турында да белә идем. Ә менә аның әдәбиятта беренче адымнар ясавы да татар һәм башкорт халкы белән бәйле булуы турында ишеткәнем юк иде. Ул 1918 нче елда Петербургта татар һәм башкорт солдатлары өчен чыга торган «Салават» дигән газетада эшләгән. Әдәбиятка беренче адымнарын да шунда ясаган.
Константин Александрович белән икенчеме-өченчеме тапкыр очрашканда хикәяләр турында бик конкрет сөйләшү булды. Ул хикәядә дөрес тон табылуның әһәмиятен ассызымлап үтте. Өлкән әдипнең, әдәбият турында сүз барганда, музыкаль термин куллануы ул вакытта минем өчен шактый ук яңалык иде әле. Әмма тирән мәгънә, төпле фикер булмаса, язучы үз әсәрен ничек кенә бизәмәсен, чуарламасын, андый иҗат җимеше һичкайчан да үз вазифасын үти алмаячагын да әйткән иде ул.
Күпмедер еллар үткәч миңа Константин Александрович Фединның «Судьба романа» дигән зур фәнни хезмәте белән танышырга туры килде. Ул аны Көнбатышта романның жанр буларак яшәргә хакы бармы, юкмы дигән дискуссия уңае белән 1 язган булган. Фединның әлеге китабында түбәндәге сүзләрне укыдым да, кайчандыр «мәгънә», «фикер» турында гәп сатып утырган чакларыбыз бөтен тулылыгы белән күз алдына килде. Менә ул юллар:
«Читателю всегда нужно главное, и только. А главное — мысль.
Читатель, то есть тот воображаемый, нужный тебе, художнику, человек, для которого ты пишешь, умнее тебя. Он догадлив, у него тонкое чутье, он быстро все понимает, и что ты ни подумаешь, что ни замыслишь, он сразу схватит. Он — высший и строжайший критик, его не обманешь пустяками и завитушками. И он живет в тебе.
Слушайся его, и будет все хорошо».
Гомумән, һәрбер әдипнең — яшьме ул, урта яшьтәме — һәрьяктан үрнәк алырлык, тормышында ышанычлы терәк, өметле таяныч булырлык остазы булуы кирәктер.
Шагыйрь Ренат Харисның яшьләргә карата: «Язучыны шәхес итә торган өч нәрсә бар: профессиональ сәләт, характер һәм биография», дигән сүзләре хәтердә калган. Сүз дә юк, безнең яшьләребезнең күбесе диярлек профессиональ сәләткә ия. Алар- ның һәркайсы югары белемле, теоретик яктан хәзерлекле. Характер мәсьәләсенә килсәк, анысы да булыр. Тормыш — бөек остаз, чыныктырыр. Ә менә биография төшенчәсенә туктасак, монда эшләр шәптән түгел. Яшьләрнең катлаулы тормыш юлы үтеп, тормышның үзеннән алынган багажлары, әйтер сүзләре бик чамалы. Бу уңайдан, 200 ләп әсәр авторы, украин әдибе Петр Панчның: «Язучы биографиясенең беренче яртысы тормышны өйрәнүгә, дөньяны танып-белүгә багышланырга тиеш» дигән сүзләре искә төшә.
Әйе, яшь язучыларга тормышның кайнап торган урынына якынаерга кирәк. Бары тик шулай иткәндә генә хезмәт кешесенең эчке дөньясына үтеп кереп булачак. Ә инде зур гомумиләштерүләр, фәлсәфи тирәнлекләр, социаль-психологик төгәллек кебек сыйфатлар, вакыты белән үзләреннән-үзләре киләчәк, минемчә.
Беркемгә дә сер түгел, без әле күп нәрсәне белмибез. Тормыш дигән кырыс һәм мәрхәмәтсез остаз белән «син»гә күчә алганыбыз юк. Күпчелек әсәрләребездә тематик ярлылык, ваклык бар, ил һәм халык кичерешләрен шәхес кичерешләре белән берлектә тою, заман рухын ачык сиземләү, вакыт таләп иткән фикер саллылыгы юк. Икенче төрлерәк итеп әйтсәк, социаль планда киң фикер йөртү, вакыйгаларга дөрес бәя бирү, төпле анализ ясый белү җитенкерәмәү үзен адым саен диярлек сиздереп
Ә бит тирә-юнебездә гаять кызыклы, катлаулы, күпкырлы һәм каршылыклы, бай һәм киеренке тормыш. Безнең дәвер — атом һәм космос чоры, әкиятләрдә генә сөйләнә торган тизлекләр, кискен үзгәрешләр заманы. Тормышыбыз көн саен, сәгать саен кешеләрнең гүзәл характерлар һәм образлар галереясын тәкъдим итеп кенә
тора. Әмма тормыш уз чиратында, әдәбият алдына да торган саен зуррак таләпләр куа. һем, бер ук вакытта, җитди гене тезәтмәләр да кертә. Бу — котылгысыз процесс. Бер генә кәнгә калдыңмы, узеңә упкәлисең.
Нишләргә соң? дигән сорау тууы мемкин. Җавап бер Иң яхшы укытучы — тормыш узе, совет чынбарлыгы. Тормышта үз чорыңның, үз халкыңның кайгы-шатлыклары, мәшәкатьләре белән янып яшәргә, язмышлар хәл ителгән җирдә, язарга җыенган геройларыңның уй-фикерләре, хыял-омтылышларына якын торып, узең катнашып яшәргә кирәк.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, яшь әдипләрнең тормышка якынакэ юллары бик куп. Шулерның берсе — кәндәлек матбугатта якыннан торып катнашу. Газетада эшләү яшь язучы эчен файдалы. Бу турыда Константин Федин газета — язучының дусты, бигрәк тә яшь язучы газетада эшләргә тиеш,— ди. Борис Полевой кечерәк газеталарда эшләү елларын әдәбият буенча беренче күнекмәләр алу мәктәбе дип атаса, сугыш елларында «Правда» газетасында эшләвен: Минем эчен чыи мәгънәсендә университет булды, диде. В. Катаев та: «Мин әдәбиятка газета аша килдем»,— ди К. Симонов, яше алтмыштан узуга да карамастан, үзен горурлык белән: Мин газетчы, дип атады һәм үзенең иң соңгы чыккан китапларының берсен: «Журналист булып калам», дип атады. Мондый мисалларны бик күпләп китерергә мемкин.
Безнең яшьләребез күл кенә яктан шактый ук отышлы хәлдә. Янәшәбездә генә деньякүләм масштаблы тезелешләр. Димәк, язылачак әсәрләребез ечен материал юклыктан зарлана алмыйбыз. Хәзер инде безнең халыкның бүгенгесен һәм киләчәген КамАЗлардан, илебезнең «валюта цехы» дип телгә кергән Түбән Кама гигантларыннан, Татарстан атом станциясе тезелешеннән башка күзаллавы да кыен.
«Социалистик яшәү рәвеше яшь шәһәрләр һәм хәзерге заман әдәбияты» дигән темага язучыларның Бетенсоюз конференциясе Брежнев шәһәрендә үткәрелү үзе генә дә күп нәрсә турында сейли. Әлеге конференцияне алып барган Юрий Суровцев сүзләре белән әйтсәк: «Конференция темасын безгә тормыш үзе тәкъдим итте. Яшь калаларда замандашыбызның рухи дәньясындагы үзгәрешләр аеруча ачык күренә, социаль мәнәсәбәтләрнең яңа формалары аеруча ачык тәсмерләнә. Ә болар- ның барысы да әдәби ейрәнү объекты булып тора»
—Тормыш әдипләребез алдына ифрат моһим һәм бәрсеннән-берсе катлаулырак проблемаларны куел кына тора. Ченки ай үсәсен кән үсебез, рәхим итеп яз тына. Тире-юнебездә мәшһүр галимнәр, исемнәре бетен деньяга билгеле шәхесләр һәм иң әһемиятлесе, иң кирәклесе — әдәбиятның теп каһарманы — хезмәт кешесе Безгә матур үрнәкләр, бетен илебездә киң яңгыраш тапкан әсәрләр бирел калдырган Габдрәх- ман Әпсәләмов әйткәнчә: «Тормыш үзе шундый югарылыкка күтәрелгән, аларда совет кешеләренең уртак сыйфатлары шулкадәр кечле тупланган, алар язучы тарафыннан гомумиләштерелмичә дә әдәби әсәр герое булып керә алалар»
Күңел тетрәнми, каләм тибрәнми, ди Бары тик замандашыбыэның уй-хыяллары, теләк-максатлары белән янып-кеел яшәгәндә генә без укучыларыбызны дулкынландырырлык, аларның йерәклеренә барып җитәрлек әсәрләр иҗат итә алачакбыз
Рәсүл Гамзатовның: халыкчанлык, партиялелек һәрбер язучы ечен пар канат, дигән сүзләре хәтердә калган. Бу сүзләр деньяда ике идеология кылычка-кылыч килгән бер чорда аеруча актуаль яңгырый. Әйе, художество иҗаты соңгы елларда кешеләрнең акылын һәм йерәген яулап алу ечен кискен кереш аренасына әверелде Буржуаз пропаганда, нәкъ менә чикләрне «еиэа-рехсәтсәз» үтә торган сәнгать чаралары белән безнең кешеләргә тәэсир итәргә маташа. Донья тыныч түгел. Хәрби агрессияләр, экономик диверсияләр, идеологии провокацияләр турында һәркенне диярлек ишетел торабыз.
Йомгаклау сүзе итеп шуны әйтәсе киле: без әдәбиятны тормыш белән, ә тормышны әдәбият белен чагыштырып карап кына героик чорыбызга лаек әсәрләр иҗат итә алачакбыз