Логотип Казан Утлары
Хикәя

МАЙ КОЯШЫ—ЯШЬ КОЯШ


әхимә кухняда чәй әзерләп йөри иде. Китапка ябышкан иренә:
— Сабит.— дип эндәште. Назлы тавыш Сабитны китабыннан аерды, ул кухняга керде. Рәхимәнең стакандагы дарулы суны болгатуын күреп:
— Әллә авырыйсыңмы, әнисе?—дип, хатынының җилкәсенә кулын салды.
Рәхимә даруын эчкәч кенә җавап кайтарды.
— Авырмыйм. Болай гына, баш авыртмасын өчен генә эчәм.
— Авыртмаган башка... — тимер тарак булмас.— Рәхимә пар бөркеп
утырган чәйнеккә үрелде — Нурсабах кибеткә киткән иде, ул керсен дә чәй эчәбез,— диде.
— Нигә миңа әйтмәдең кибеткә чыгарга? Нурсабах лекциясенә ашыгадыр ич.
— Минем сиңа сүзем бар иде.
— Әйт соң. Без кызыбыздан сер яшермибез ич.
— Сер түгел, ир белән хатын арасындагы сүз.
Бу гаиләдә шундый гадәт: кунакка барсалар да, өйдә чакта да, уртадагы урын — Нурсабахка. Табын янына да шулай утыралар алар, һәм кыз ана белән атага як-якка авышырга-егылырга ирек бирми торган уртак тотанак була.
Хәзер дә ир белән хатын өстәлнең баш-башына утырдылар.
— Көн матур булачак бүген,— диде Рәхимә, якты тәрәзәгә ымлап.— Май кояшы, яшь кояш... Бүген мин җиңәргә тиеш, кояш минем җиңәчәгемә алдан ук шатлана, миңа туры карый. Мин җиңәм, Сабит, мин!
— Кемне җиңәсең?
— Белмим Бәлки үземнедер
— Әллә минеме? Алай булса,'минем үз сүземә бетәшкән кеше икә-немне онытма Мин җиңелергә яратмыйм Шуңа күрә сабантуйларында да көрәшмим. Синең белән ярышырга бөтенләй дә исәбем юк. Димәк, сүз дә көрәштермик.
— Ялгышасың, Сабит. Без гел көрәшеп яшибез.
— һәм гел мин җиңәм!—дип шаяртмакчы булды Сабит. Әмма Рә-химәнең сүзне шаяртуга бордырмас өчен дәлиле бар икән.
— Без синең белән бер-беребезнең күңеле кителмәсен, бер-беребезне тагын да бәхетлерәк итү өчен гел көрәшеп яшибез.
— Алайса гел мин жиңеләм икән...—диде Сабит, сузып кына, һәм шактый вакыт тынып, хатирәләргә бирелеп утырды Аннары, үз-үзс белән сөйләшкәндәй, әкрен генә әйтеп куйды Мин үземне синен белән яши башлаганчы да бәхетле идем дип саный алмыйм
— Юк, изгелек дигәндә гел син жинәсең! — Рәхимә өстәл аркылы
иренең кулын учларына алды.— Синең белән яши башлаганчы мин дә ф болай бәхетле түгел идем. Ә өмет зур иде. -
Алар әңгәмәне очларга өлгерә алмадылар балкып-очынып, шәр- « ран ярып, Нурсабах кайтып керде. Менә ул — безнең май кояшы, дип ° сөенеп куйды Сабит, кызын күргәч =
— Ә-ә, көтәсезме?!— диде кыз сумкасындагы ашамлыкларны өс- Si тәлгә бушатып —Көтеп алган ризык тәмлерәк була ул — Нурсабах, J эти-әнисенә авыз ачарга да ирек бирмичә, сүзне бүтәнгә борды — Хөб- = бәтие әрләп вакытым узды, шуңа озаграк тордым Җаным ла, сакал- g мыек баскан, күзләре тонган, җитмәсә, киеме сәләмәнең дә сәләмәсе. * Нигә әче таңнан исерек син, дим Эндәшми. Егерме тиенең юкмы, ди. 5 Илле тиен бирдем Ашханәгә барып тамагын ялгасын әле. Әти, дим, s әти, син көрән пинжәгеңне барыбер кимисең, Хөббәткә бирик шуны, ф йөрмәсен адәм көлдереп, безнең йортның данын төшереп
— Ни бит, миңа пинжәк жәл түгел, әмма Хөббәт сау-сәламәт кеше. = Үзе эшләп тапсын,— дип өстәмәкче иде Сабит, тик кызының үтенеченә < каршы килә алмады (бүген ул күндәм!);
— Әнә, караңгы бүлмәдәдер,— диде
Сабит бу сүзләрне әйткәндә Нурсабах пинжәкне күтәреп чыгып бара * иде инде. Кинәт ул, ишекне дә япмыйча, кире борылды
— Әни, әни, баскыч төбендә Акбай көтеп калды, колбаса кисәгеме. £ котлетмы бир әле шул йомшаккайны сыйларга
Озакламыйча әйләнеп тә керде Нурсабах
— Хөббәт абый рәхмәт әйтте, ярый әле Нурсабах сеңлем бар ди, бер син мине кешегә санап сөйләшәсең ди, мескенкәй Акбай да рәхмәг әйтте, башын селкеде. Әти, әти!
— Әү, әү, кызым!
— Бүген синең белән кинога барабыз, яме?
— Ни бит
— Барабыз, дим ич! «Татарстан» кинотеатрына. «Тәһран-43» фильмын күрсәтәләр. Мин билет алып куям, сәгать өчкә шунда киләсең
— Ярар алайса -Ни булды бүген Сабитка, иртәдән үк һәр бое рута күнә дә тора — Ә соң, әниең?
— Әнинең тегүчегә барасы бар Кичен минем башка эшем күп Аннары минем синең белән барасым килә Син Тәһран конференциясе турында күп укыгансың бит, миңа да аңлатып барырсың
’ _ Мин тегүчегә сәгать өчтә килергә ышандырган идем шул,— диде Рәхимә, зәңгәр күзләре белән иренә текәлеп Тик шунда күзе тартты мы, уң кашы сизелер-сизелмәс кенә сикереп куйды, ә тулы чокырыннан чәй бүлгәндә чәе читкә чайпалуын ире күрмичә калды
Күлмәк дигәндә хатын-кызның күңелендә кино кайгысы буламы соң. дип уйлап алды Сабит
— Сезнеңчә булсын, алайса,—дип. ансат кына килеште
Күр әле, күптән булганым юк икән ич минем «Татарстан» кинотеатрында! Фойены матурлаганнар, тамаша залын да баскычлап эшләгәннәр. Тыштан гына без студент чактагыча шыксыз кыяфәтен саклый Соңгы тапкыр кайчан булган идем соң мин монда5 Онытылган Шулай да нигә читләтеп уза идем икән мин б\ кинотеатрны'' Югыйсә, кино карарга яратам ич' Ә ә, Гаршия белән соңгы тапкыр очрашканнан соң кергәнем юк икән минем бу кинотеатрга Кызык, баштарак Гаршияне
искә төшермәс өчен керелмәгәндер, аннары читтән узарга күнегелеп киткәндер инде.
— Әти,—дип беләгемне кыса төште Нурсабах, — мин мороженый алып килим әле. Сиңа кирәкмиме?
— Озаклама, тамаша залын ачтылар.
Ә Гаршия белән монда очрашу сәер генә булган иде...
...Стипендия алгач, мин туп-туры кинога йөгердем. Булачак фильмнар исемлеге эленгән белдерүне эзлим. Таныш йөз! Таныш кына түгел, минем өчен кадерле... Әйе. Гаршия! Безнең күзләр очрашты. Тик без бер-беребезгә ташланмадык, баш кагып та исәнләшмәдек хәтта. Кирәк бит, урыннарыбыз аралык аша гына туры килде. Мин Гаршиягә сүз кушарга телим, тик телем әйләнми. Бәлки, очрашыйк, аңлашыйк, дип язып бирергәдер. Блокнотымның бер битен ертам, кулымда — каләм, әмма... нигә кирәге бар аңлашуның?!
Кинодан без бергә чыктык.
— Исәнме, Сабит,—диде Гаршия, кешеләр төркеме тарала башлагач.
— Әйбәт,— дидем мин.
— ...Укуың, тормышың?
— Әйбәт,— дидем мин.
— ...Әти-әниләрең, туганнарың ничек яши?
— Әйбәт,— дидем мин.
— ...Мин кияүгә чыгарга жыенам.— Гаршиянең бу хәбәрендә, каршы төш син минем бу теләгемә, дигән ялвару сизелгәндәй булды Шулай да ул:—Мин алдашмыйм. Чынлап та кияүгә чыгам. Офицерга. Диңгезче,— дип, хәбәренә төгәллек кертте.
— Бик әйбәт,— дидем мин.
Тормышта кабатланулар була, әмма алар беркайчан да бер-берсенә тулысыңча охшамый, бөтенләе белән тәңгәл килми. Менә, бу юлы да Гаршия белән минем урыннар янәшә туры килде. Ләкин бу юлы инде минем янымда кызым утыра. Аннары без инде теге чактагыча яшьләр дә түгел Тормыш дигәнең яшьлеген гомере буена сакларга хыялланган Гаршиянең дә килеш-килбәтен шактый йончыткан. Бу үзгәрешләрне мин фойеда ук күргән идем.
Кызык, бергә яшәгән булсак, картлык чалымнары килер идеме икән аңарга? Ул бит яшьлеген беркайчан да җуймау турында хыяллана иде. Матур омтылыш бу, һәм мин аның моңа ышануына соклана идем. Миндәге олыгаюны ничек бәяли икән Гаршия? Кайсыбыз күбрәк үзгәрде икән? Минем белән бергә үткәргән вакытларын хәтерлиме икән ул? Әгәр хәзер Гаршия белән яшьлеккә кайтып карасаң, ә?! Тик минем кайтасым килми.
Чыгышлый мин Гаршия белән тагын янәшә туры килдем. Нурсабах мине култыгымнан ычкындырды, арттарак калды.
— Исәнме, Сабит!—Гаршиянең тавышы нык, бу көтелмәгән очрашудан каушавы сизелми иде.
— Әйбәт,— дидем мин.
— ...Ничек яшисең?
— Әйбәт,— дидем мин.
Кешеләр сирәгәеп, арабыз ачылгач кына мин Гаршиянең йөрешенә игътибар иттем. Гәүдәсе калынайган, шулай да нәфислеген җуймаган, аңардан хатын булу, ана булу матурлыгы бөркелә иде. Кыз чактан аның җиңел атлавы гына сакланып калган иде.
— Минем синең белән сөйләшәсем бар иде,— диде Гаршия, миңа таба борылып.
— Сөйләшик соң,— дидем мин (я ходай, бүген мин көне буена «ә»гә «җә» дип торырга тиешмени соң!) һәм бездән артта калып килүче Нурсабахка карадым.
— Кызыңнан шикләнәсеңме әллә? ♦
— Юк,— дидем мин кырыс кына.— Кызымнан да, хатынымнан да э сер яшермим.— Дорфа әйттем, чөнки безнең гаиләдәге дуслыкны шик « астына алырга мин берәүгә дә юл куймаячакмын — Сөйләшәсе сүзең * бар икән һәм әңгәмәдә кызымның катнашмавын телисең икән, снн инде | вак-төякне сылтау итмә.— Әмма бу тупаслыгым да Гаршиягә тәэсир « итмәде.
— Кызың үзеңә охшаган. |
— Әйе, барлык әйбәт яклары үземә охшаган!—дидем мин, макта- §
нып ук. *
— Ә начар яклары хатыныңамы?—Гаршия, нечкә кашларын уйна- <
тып, мыскылламакчы булды. s
— Минем баламның начар яклары юк!—дидем мин. ♦
Кызым мине көтеп тора иде, әмма ул миңа китәргә кушып ым как- х
ты һәм кулын болгады. х
— Әти, син кал, мин кайта торам.— диде Нурсабах, ә карашы ми- X нем җилкә аша Гаршиягә төбәлгән иде —Сине көтә бит ул апа
— Әйдә, сине троллейбуска озатып куям
— Кирәкми, әти — Кызымның зур түгәрәк күзләрендә иркәләнү * чагылды — Мин бәләкәй түгел ич
һәм мин (бүген ничәнче тапкыр инде!) тагын күндем. Нурсабах £ саубуллашкандай итеп кулын селтәде һәм, җилкәсен тутырган куе чәч- Ф ләрен биетеп, троллейбус тукталышына таба китте
— Әйдә, утырыйк әле,—диде Гаршия, ридикюль бавын беләгенә киеп.
— Ресторанга кереп утыра алабыз
— Юу-ук, аулаграк урын булсын!
— Алайса, үзең сайла Син шәһәр үзәген миннән кнм белмисеңдер Мин кая барырга да риза Гомумән, мин бүген юаш кеше, кем ни әйтсә — шуңа күнәм .
— Монысы минем файдага икән —Аннары Гаршия сәер-серле елмаеп өстәде:—Әмма ахыры хәерлегә булсын, юаш юанайса, усаллыгы давылдан битәр
Алар кечкенә бакча почмагындагы артсыз эскәмиягә килеп утырдылар
— Мин эзләп килгәч, сүзне дә мин башларга тнештермен,— диде Гаршия һәм ридикюленнән юка төргәк алып янына куйды
— Ничек? Безнең очрашу очраклы түгелмени?—Сабит әсәренеп Гаршиягә борылды
— Очраклы очрашуны да оештырып була бит Ярар, анысы әһәмиятле түгел Хатын-кыз хәйләсе бераз катнашты, шул гына
— Мин хәйлә тозагына эләкми идем, югыйсә.
— Димәк, үзең әйткәндәй, бүген соңрак торгансың Мнн, яшьлек чытлыгына бирелеп, алдарга теләсәм, хәтерлисеңме, снн миңа Гаршия, алдашма, мнн йокыдан синнән алданрак тордым, дия идең.
— Булгандыр
— Күзләреңдә елтыр ут кабына, шушы сөйкемле коңгырт кашларың маңгаеңа үрмәли иде синең андый чакта
— Бүген мине эзләп килүеңнең сәбәбе алдаша белә-белмәвемне ачыклау түгелдер, шәт.
— Әлбәттә,— Гаршия кулына төргәкне алды һәм, Сабитка туры карап, кинәт сорап кунды.— Әйт әле, син мине ярата идеңме?
Сабит карашын яшермәде, күзләре генә акрынлап кысыла, кысыла барды.
— Белмим,—диде ул.
— Бу җавап түгел.
— Яратмаганмын.
— Рәхмәт. Алдашмавың өчен. Менә болар — синең хатларың,—диде Гаршия, кулындагы төргәкне ридикюленә салып.— Хатларыңда синең ичмасам бер генә дә «яратам» дигән сүзең юк. Әмма син мине ярата ала идең.
— Миңа бергә булырбыз кебек тоела иде. Без бит якыннар идек, һәм гаилә кору, тормыш итү өчен шул якынлык җитә дип уйлый идем мин...
Гаршияләр Казанда яшиләр иде, ә авылда әнисе ягыннан туганнары бар Кечкенә чактан ук җәйне авылда уздыра иде Гаршия. Пөхтә киенеп кайтыр иде дә, авыл балалары белән әвәрә килеп, кояшта каралып, ефәк киемнәренең төсен уңдырып, уку елы башланыр алдыннан гына шәһәренә китәр иде.
Сабит унынчыны бетергән жәйдә дә кайтты Гаршия, ул чакта медицина училищесының ике курсын укыган, буйга җитеп килә торган кыз иде. Кайтыр алдыннан Гаршия Сабитка хат язган иде. Мәхәббәт сүзләре дә, серле ымлаулар да юк иде анда. Быел авылда озак була алмам, институтка документларыңны илткәндә, сиңа ияреп китәрмен, дигән иде Гаршия. Әмма шушы хәбәргә дә Сабитның башы күккә тиеп йөрде. Шулай булмыйча соң, кызлардан беренче хат алуы бит!
Гаршия кайткан көнне кичке уенга алар бергәләп төштеләр. Уеннан соң, Шушма ярына утырып, ак таң атканын күзәттеләр, I аршия, Сабитның күкрәгенә башын куеп, хыялга чумды...
— Мәрхәмәтсез син, Сабит. — Гаршия урынына кире утырды, йөзен учлары белән каплады, башы тезләренә иелеп төште.— Бу сүзләреңне шул чакта, мин синең күкрәгеңә сыенып ак таң каршылаганда, әйткән булсаң соң.
Гаршия озак үкседе, аннары тын гына елады һәм елавыннан кинәт кенә туктап калды.
Сабит финанс-экономика институтында укый башлагач, алар һәр якшәмбедә очрашалар иде. Тик Шушма буендагы кебек таңнар кабатланмады инде һәм бер очрашуга Сабит килмәде. Шуннан соң ел ярым чамасы узгач кына, «Татарстан» кинотеатрында урыннары янәшә туры килеп, өзек-төтек сүз алыштылар
— Мин синең мәхәббәтең гомер буе бөредә калыр, гомер буе чәчәк ата алмас, дип уйладым Шушма буенда, син миңа, кагылырсың дип көткән идем. Карышмаячак идем.
— һе!
— Әйе, синең мәхәббәтең бөредә генә калган икән. Ялгышмаганмын мин.
Сабит бүлдермәде.
— Көйле чыкмады минем тормышым, Сабит Ә синең белән бәхетле булачак идем мин. Шуны белер өчен генә эзләп таптым мин сине — Гаршия озак кына сүзсез торды, кул аркаларын алмаш-тилмәш сыйпап утырды.— Балаларым да юк минем. Беренче иремнән малаем туган иде. Унике яшенә җиткәч, әтисенә китте. Унсигез яшенә чаклы ай саен акча җибәреп тордым, алимент ягъни.
— Алимент түләп кенә ата да, ана да булу мөмкин түгелдер — Сабит кесәләрен капшады һәм бүген беренче сигаретын кабызды.
— Алар миннән алимент сорамадылар Үзем җибәрә идем. Әмма
акчаларымны кире кайтара тордылар. Малайны гаепләмим, нишлисен, ир заты, әтисе ягын тартты.— Гаршия тагын тын алды.— Икенче ирем
1 бер жилкуар булып чыкты. Җитмәсә, үтә кысмыр, тиенгә беткән бәндә инде. Малайга җибәргән акчаларның кире кайтуына очынып шатлана иде. Балтик буена туристик путевка белән баргач танышкан идек. Ә ял иткәндә кешеләрнең барысы да яхшы, начарлык ерак яшеренә ялда. ♦ Нигә син берни сөйләмисең? Э
Сабит җилкәләрен генә сикертте. §
-г- Беренче ирем белән аерылышкач, ялгыз торган чакларымда, син * килер дип, ишекне бикләмичә йоклый идем. Хәзер дә ишегем биксе) = кала. Ахры, соңдыр инде..
— Соң. Хәер, иртәсе дә булмады бугай. з
— Була ала иде, син мине чынлап ярата ала идең! һәм синең мә- = Хөббәтеңне мин үзем үстерергә тиеш булганмын.
— Минем бит бу өлкәдә гыйлемем юк,—диде Сабит, мыскыллавын с төгәл сиздереп.— Тәҗрибә аз. *
— Мәхәббәт, беләсең килсә, ихтыяҗ ул Шуңа күрә кеше яратудан, .
— Синең кызың үзеңә охшамаган. Бу турыда мин сиңа кинотеатр янында ук әйтергә теләгән идем. Мине ташлап китәсеңне сизеп, тыелып 2 калдым. Синең белән сөйләшәсем, яшьлегемә кайтасым килгән иде. * Күңелемне бушаттым. Синең кызын үзеңә..
Сабит Гаршиянең тел төбен төшенә башлады, аның сүзләрендә явызлык тойды.
— Син миңа начарлык эшләмәкче буласыңмы? Шулай итеп күңелеңне бушатырга җыенасыңмы?
Гаршия туры җавап бирмәде.
— Нигә бүген миңа бер тапкыр да исемем белән эндәшмәдең? Әллә исемемне оныттыңмы?
Сабит тагын, тагын эндәшмәде.
— Синең кызың үзеңә охшамаган.
— Рәхимсез дә икән әле син! Күрәсең, синең чит балага гына түгел, үз балаңа да апа була алмавыңны Шушма буенда ук сизгәнмен мин Син элек тә — әле генә көн була идең дә, шунда ук төнгә әйләнә идең. Әйе, ана булу өчен йөрәгеңдә мәрхәмәт яшәргә тиеш, хәтта кайнап яшәргә тиеш ана мәрхәмәте
— Нигә дөреслектән качарга?— Гаршия бая елап түккән көчен мә кер чәчеп кайтармакчы була иде Үз көчсезлеген яшерергә теләгән хатын моны дөрестән дә ансат кына эшли ала Син дә. миңа өйләнмичә, асыл кош тотмагансың. Синең кызың үзеңнеке түгел
— Минем кызым!— дип сикереп горды Сабит, ихтыярсыздан кизәнеп Шөкер, кулы Гаршиянең йөзенә бәрелмичә тукталып калды Шу лай да кулын, буялганга санап, кулъяулыгына сөртә-сөртә ашыгып китеп барды
— Сугасың калды, Сабнт Хәер, андый җәза гына аздыр миңа Мин бит. мәхәббәтемә кайтырмын дип. бәхетемне эзләп килдем сиңа Сугарга иде
Сабнт Гаршиянең сөйләнүен ишетмәде, бакчадан чыгып, кешеләр арасына кереп югалган иде инде ул
сөюдән-сөелүдән туймый. *
— Килешәм.— Сабит сигаретын сүндермичә генә икенчесен 2
кабызды. g
Гаршия Сабитка усал итеп карады, боерып:
— Үзең турында сөйлә! Мин барысын да белергә телим,— диде.
— Эшлим Бухгалтер. Төзелештә. Әйбәт яшибез. Хатыным, кызым * һәм мин. Теге чакта араны өзеп дөрес эшләгәнмен. Үкенмим
Нурсабах синең кызың түгел, дигән сүзне беренче ишетүем иде. Шәт, соңгысы да булыр бу. Тик миңа аны яшьлегемдә якын күргән кеше авызыннан ишетүе авыр булды. Яшьлегемнең чирәмле сукмагында очраткан кешенең шулай ямьсез булып әйләнеп кайтуына минем хәтта ышанасым килми иде.
Әмма чынлыкта шулай булды.
Хатыным Рәхимәнең иртән җиңү-җиңелү турында сөйләвенең һәм кызым Нурсабахның мине кинога барырга кыставының серенә мин хәзер генә төшендем. Димәк, хатыным һәм кызым белән алдан сөйләшеп, очрашуны Гаршия үзе оештырган. Бу кадәресе инде Гаршия тарафыннан ким дигәндә әрсезлек, әдәпсезлек. Димәк, бу хәйләгә юл куюда Рәхимә белән Нурсабах үз көчләренә ышанганнар. Ачуланмыйм мин аларга. Бәлки алар шулай гаиләбез ныклыгын тикшереп карарга теләгәннәрдер. Ачуланмыйм.
Ә син, Гаршия, ялгышасың. Нурсабах — минем кызым. Моны Нурсабах көн саен искәртә. Мин китап укыганда яки каршыма очраганда, ул минем я чәчләремнән сыйпый, я колагымнан тарта да':
— Әти, әйт әле, син мине яратасыңмы?—ди.
— Институт тәмамлыйсың, тиздән инженер булачаксың, ә үзең һаман бәләкәйләр кебек,— дип, туры сүздән тайпылам мин кайчак.
— Әти кеше олы кызын күбрәк яратырга тиеш, бик беләсең килсә!— дип, туры җавап көтә миннән Нурсабах.
Я, шуннан соң нәрсә дияргә тиеш булам инде мин...
Институт тәмамлап төзелешкә эшкә урнашкач, мин трестның тулай торагында яшәдем. Аннары иске йорттан бер бүлмә бирделәр. Уңай-лыклары юк, кухнясы, коридоры һәм башкасы ике хуҗага уртак. Мәж килеп яшибез шунда күрше әби белән.
Атна буе командировкада булып, кичен соң гына кайттым һәм, йомырка тәбәсе кыздырмакчы булып, кухняга чыктым. Газны кабызып җибәрүем булды, кемдер чалбарымнан тартты. Борылып карасам — зәңгәр бантиклы кечкенә кыз. Мин аның белән сүз башларга да өлгермәдем, ишектән кәстрүл тоткан хатын килеп керде.
— Кызым, кызым, абыйны борчыма,— диде ул һәм миңа карап:— Сез гафу итегез инде,— дип өстәде һәм шунда ук зәңгәр күзләрен читкә яшерде.
Әмма кечкенә кызның үз нияте булган икән.
— Мин борчымыйм, мин абыйга «Исәнме!» генә әйтмәкче идем.— Кыз кулларын чәбәкләп, сиксргәләп:—Мин Нурсабах исемле,—дип мактанып та алды.
— Исемең матур икән,— дип аркасыннан сөйдем мин аның.
— Минем әнием Рәхимә исемле. Ә синең исемең ничек?— диде бала һәм миңа кулын сузды.
— Сабит,— дидем мин, аның белән күрешеп, һәм, кызның әнисенә карап, танышу билгесе итеп, башымны кактым. Яңа күршем Рәхимә дә шул хәрәкәтне ясады. Ут яктысында да аның зәңгәр күзләре төсен җуймый, болай да якты күзләре тагын да нурланып ялтырый иде.
Әмма Нурсабахның кыюлыгы моның белән генә бетмәгән икән әле. Аның балалык хыялы без — олылар — башка да китермәгән нәроә ти рәсендә йөргән икән.
— Син миңа әти булырсың, яме,—диде Нурсабах, күзләрен мөлде-рәтеп, һәм чалбарымнан тарткалап, миңа аңга килергә дә ирек бирмичә:— Я инде, әйт, буласыңмы?—дип кабатлады.
Көтелмәгән сораудан мин каушап калдым. Бу халәттә күпме бул-ганымны хәтерләмим, тик Рәхимәнең кулыннан төшкән кәстрүл тавышына гына айнып киттем. Рәхимә, Нурсабахны кочагына кысып, үз
бүлмәләренә кереп китте. Эчтән бер тавыш та ишетелмәде Яртылаш ачык калган ишекне бераздан соң гына тышкы яктан мин ябып куйдым.
Яна күршеләр, фатир алыштырып, бүген генә күченеп килгәннәр икән. Рәхимә ире белән аерылышкан, һәм алар фатир бүлешкәннәр, ә минем иске күрше әбием тол калган кызы белән аларның фатирына кергән Сәфәрдә булып, мин бу үзгәрешне белмичә калганмын
Рәхимә ире белән күптән аерылышканмы, Нурсабах үз әтисен әллә бөтенләй хәтерләмиме — болары мине кызыксындырмады. Нурсабах ул чакта бакчага гына йөри иде әле. Беренче очрашудан сон атна чамасы күрмәдем мин Рәхимә белән Нурсабахны. Алар миннән кача идеме, бу кадәресен дә белмәдем, тик мин алардан качмадым Нигәдер сагындым мин Нурсабахны. Болай, качышлы уйнагандай яшәп булмый иде. Нурсабахны сагынуыммы, әллә Рәхимәнең якты күзләре тынгы бирми идеме,—мин аларның ишеген шакыдым Әйе, Гаршия көткәнчә ачык ишекне каерып ачып түгел, бикле ишекне ачтырып кердем Кердем дә:
— Нурсабах, мин синең әтиең булам,— дидем
Бала, уенчыкларын ташлап, минем кочагыма сеңде
— Әни, әни, Сабит абын — минем әти дип әйткән идемме мин сиңа? Әйткән идемме!—диде Нурсабах һәм минем битләремне-чәчләремне сыпырды.— Әйттем бит, әти, име?..
Бу кичне Нурсабах «әти, әти» дип тәкелдәде, мин «кызым, кызым» дип кабатладым
Моңа инде күп вакытлар үтте, әйткәнемчә, Нурсабах быел институт тәмамлый Әйбәт яшибез, хәзер фатирыбыз да яңа Мәхәббәтебезне Нурсабах тулыландыра. Моны туганнарыбыз да. дусларыбыз-таныш- ларыбыз да аңлый, моны һәркем белә Гаршиядән башкалар
Сабитны хатыны белән кызы бергәләп каршыладылар Рәхимә якты күзләрен тутырып Сабнтка карады һәм. иренең җилкәсенә йомшак кына кагылып, кухня ягына узды
— Әти, әти! Әнигә яңа күлмәк килешәме?
— Әниеңә зәңгәр төс бик килешә, кызым Гомумән, әниебезгә барлык нәрсә килешә
Нурсабах әтисенең колагын тартып куйды
— Әти, син мине яратасыңмы3 Мин бит синең олы кызың! Олы кызын күбрәк яратырга тиеш әти кеше!
— Яратам
Нурсабах тагын бөтерелеп килен җитте дә Сабитның чәчләрен тузгытты.
— Әти, әти. син мине яратасыңмы? Мин бит синең кече кызың да. Кече кызын күбрәк яратырга тиеш әти кеше!
Көн саен кабатлана торган бу изге уенны Рәхимә елмаеп күзәтә иде.
— Яратам, кызым!
Бер береңә ягымлы булу чыннан да иң арзанга төшә икән бит кешеләргә. моның өчен күтәрергә-төшерергә дә. үтеиергә-ялварырга да кирәкми: бары тик ягымлы гына бул син, ә ягымлы булу синең үзеңә генә бәйле, синең үзеңнән генә тора
— Әти, әти!
— Әү, әү, кызым!
— Бүген көн нинди матур, ие бит! Май кояшы, яшь кояш Әйе бит, әти!