Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМДЕР ОТА, КЕМДЕР ОТТЫРА


рестьян тормышының бетен баскычларыннан үтә үтә, кетүчелектән ВАСХНИЛ академигы дәрәҗәсенә күтәрелгән, квчле рухлы, якташ галимебез Ефим Федотович Лискуииың бер томлык сайланма хезмәт- л ләрен кабат укып чыктым. Революциядән соң атаклы «Тимирязевка»да озак еллар ' буена кафедра мвдире булган Ефим Федотович хәзер деньяда юк инде, әмма аның фикерләре, авыл хуҗалыгы шактый алга киткән бүгенге кеннәрдә. аеруча кыйм мәтле.
Лискун иң якты хыялларын авылның киләчәгенә багышлаган. Артта калган Россия яхшы фермалар күрмәгән, ә иген басуларының байлыгын исә сәүдәгәрләр чит илгә озату ягын караганнар.
Беренче Бетендөнья сугышы алдыннан Россия чит илгә ел саен алты йеэ — тугыз йеэ миллион пот икмәк, кәрлә, түп. азык үләннәре сатып яткан. Ачлыктаи- хэерчелектән интеккән Россия шулкадәр азыкны каян алган соң? Бу — әлбәттә. аның үзеннән артканы түгел, ярлы крестьянның авызыннан езеп, ятимнәр элешенә кереп, эшче гаиләләрен ачлыкка дучар итеп җыелган ясаклар яки халыкның, аптыраганнан, мәҗбүрен саткан икмәге бу. Югыйсә, бичара крестьян каһәрләнгән ул тормышының очын очка ничек ялгасын? Аңа бит кием-салым да. керосины-тозы да. кадагы чүкече дә. дирбияләре-фәләннәре дә кирәк, акча кирәк! Җиде кат тиресен суелдырып, кан тирләрен тамдырып елгергәи икмәк әнә шул сәбәпле елгыр сәүдәгәрләр кулына, аннан тагын да арырак, чит илгә үк китә барган.
Лискун. гасабиланып. бу сәүдәнең мәгълүматлары турында: «Ә безнең сыер- малкайлар. бер пот печән генә ашаса да. чит илгә сатылган икмәк бәясен бише белән кайтаралар.—дип яза,—1913 елда Россия Германиягә бертектән. керпәдән, майлы үсемлекләрдән торган 760 миллион пот терлек азыгы сата. Моңа ул алтынлата 665 миллион сум акча ала. Димәк, туклану берәмлегенең бер килосы 5 тиенгә сатылган. Без әле моннан тыш, немец алпавытларының дуңгызларын симертү ечен, 405 мең пот тәмләткечләр. 444 мең пот шикәр комы да озатканбыз. Бу азыкларны үз терлегеңә бирсәң, дуңгыз итенең потын, хәзергечә 8 сумнан, сетнең потын 60 тиеннән генә санасаң да. без ел саен 1.5 миллиард сумны чит илләргә түгел, үз ихтыяҗларыбызга тота барган булыр идек»...
Хәзер безнең илдәге терлек-туар, кош-корт, элекке белән чагыштырганда, искиткеч күп. Колхоз-совхозларда һәм дәүләт карамагындагы башка предприятие лэрдә савым сыерлары гына да утыз миллионга җитә. Танасы-бозавы. кәҗәсе- сарыгы, аты-дуңгыэы килеп кушылса, бу сан ике Йәэ илле миллионга якынлаша. Әле шәхси хуҗалыклардагы мал-туар күпме? Авыл хуҗалыгы продуктларының •чтәи берен генә кырчылык бирә, калганы — терлекчелектән кергән байлык.
Тормыш үзе якташыбыз Лискун фикеренең хаклыгын раслый. Файда күрәсең килсә, басу-болыннар биргән бертекне. печәнне, керпәне. түпне, тамыр азык ларны чимал хәлендә сатарга ашыкма икән. Син аларны мал-туарга ашат. иткә, сетка, йомыркага, майга әйләндер! Шул хакыйкатьне аңлаган кеше, терлек азы гы әзерләргә иренүгә караганда, күп мәртәбәгә отачак.
К
Бу кагыйдә хәзер безнең барыбызга да биш бармагыбыз кебек таныш, тик кайбер җирдә, терлек тагарагына ни эләкте шуны салып, хуҗалыкның бөлгенлеккә твшүен дә күргәлибез.
Сорау куйыйк: ашлыкны, печәнне, силосларны, кибәк-көрпә, түп кебек калдык-постыкларны, минераль һәм биологик тәмләткечләрне ничек итеп сөт-кай- макка, ит-майга әйләндерергә? Комбайннан чыккан бөртекләрне бодаен — бодай, арышын — арыш, солысын — солы, арпасын арпа көенчә фермага илтә барсаң, биш тиенлек куян, бер тәңкәлек зыян гына килеп чыгачак. Иренмичә генә, шушы бөртекләрдән ләззәтле кушылма ясарга кирәк. Бөртеклеләрне болгатып ашату отышлы. Төрлелек арткан саен, азык та файдалырак була бара, дүрт тоннасы бишкә әйләнә, өч мең литр сөт саудырган сыер дүрт меңне бирә башлый.
Казан янындагы «Кощак» совхозының оста савымчысы Вера Долгова 1983 елның кыш башында җитмеш бер көндә һәр сыердан меңәр литр сөт алды. Шәп. Әмма ул бердәнбер генә түгел. Бер атнадан соң «1000»ле саны ферма мөдире Борис Ермолаевның куен дәфтәренә үк кереп кунды. Борис — совхоз стипендиясе алып, югары белемгә ирешкән менә дигән мөдир.
Кышның җитмеш сигез көнендә аның фермасындагы сыерлар меңәр литр сөт биргәннәр икән, хуҗаның ниндилеге турында артык сөйләүнең кирәге дә юк! Январь, февраль, март айлары — сөт чоры түгел. «Кощак»лыларның бу вакытта да җәйге муллык белән яшәвенә сокланырга гына кала. Совхозның уңган савымчылары һәр сыердан елга биш мең литр алуга якынлашып киләләр. Шул ук вакытта бу терлекчеләргә тудырылган шартларны да телгә алмый ярамас, чөнки биредә башка җирдә, нәкъ алар кебек үк тырышсаң да, мөмкинлеге булмау сәбәпле, хезмәтең җилгә очып бетә. «Кощак»та терлек азыгы кытлыгының ни икәнен дә белмиләр — моннан да әйбәтрәк шартны кайдан табасың?!
Совхоз директоры Нәгыйм Бариевич Вәлиев:
— Терлекчелектә «сөт чоры», «сөтнең кимегән чагы» кебек сүзне телгә алырга да түгел,— дип аңлата. Үзе шәфкатьле, үзе бик таләпчән бу директор совхозны унбиш ел буе җитәкли инде.— Мал-туар үзе теләгән азыкны туйганчы ашарга тиеш. Шуны бирмәсәң, ит тә, сөт тә көтмә инде!
Директорның бер җөмләдә әйтелгән бу таләбе — гаять зур мәшәкать, әлбәттә. Совхозның терлек азыгы әзерләү цехы җәен ике смена буе эшли, кышын — иртәдән кичкә кадәр. Инде тагаракларда ниләр барын да карыйк: силос теләгәнчә салына, бишәр килограмм печән, унар килограмм махсус «бавырсаклар». «Бавырсак» ны яшел үләнгә төрле тәмләткечләр кушып ясыйлар икән. Бу азыклар елга ике мең ярым тонна тотыла. Моннан тыш бөртек белән саламны болгатып ясаган өч йөз тонна концентрат әзерлиләр. Күбрәк салам алына, ә бөртек — хуш ис чыгарыр өчен генә. Тагын биш йөз илле тонна витаминлы печән оны тарттырып куялар. Шушы азыкка тиенгән сыерларның күпме сөт бирүен әйттем инде, бозаулар исә. унбиш-унсигез ай эчендә, биш йөз килограммга җитә. Азык әзерләү цехы ике йөз мең сумга төшкән, тик сөт һәм ит белән бу чыгымны тиз арада каплап та куйганнар.
Сүзгә бирелеп китеп, иң мөһимен онытмыйк: мондагы азыкта бөртеклеләр биш-ун проценттан артмый. Бу сан алда кирәк булы£ әле.
• Кощак» совхозы сыерларның ике йөз еллар элек Михаил Ломоносовның туган ягы булган Архангельск тирәсендә чыгарылган холмогор токымлысын асрый. Алга берьюлы берничә максат куелганда, терлекнең нинди токымын асрарга икәнен аныклап тотыну ифрат мөһим. Безнең хуҗалыклар бит бер ядрә белән ике куян атуга кызыгып кына калмыйлар, өчне үк эләктермәкчеләр: сыер аларга сөт тә бирсен, итләч тә булсын, нәселен дә үрчетсен!
Татарстанның Башкортстан чигендә «Восточный» совхозы бар. Берничә ел элек монда айршир токымлы, сөт өчен генә асрала торган, чит ил таналары кайтарттылар. Сыерларның бу токымы унсигезенче гасырда чыгарылган, туган җире — Шотландиянең Айршир графлыгы. Токымның исеме дә шуннан алынган икән. Биргән сөте елга, уртача, дүрт мең — дүрт мең ярым литрга җитә, сөтенең майлылыгы — дүрт, дүрт ярым процент...
Инде килеп, шушы чит ил «уңганнарының» безнең җирдә нинди уңышка ире шүләрен карыйк. 1982 елда көтүдәге һәр сыердан уртача алты мең сиксән еч литр сет сауганнар. Майлылык — дүрт бетен йөздән унике процент. Әлеге сөтнең никадәр икәнен төгәлрәк күз алдына китерү өчен, чагыштырып үтәргә дә мөмкин: безнең республикадагы һәр сыер уртача, майлылыгы өч ярым процент булган ике мең өч йөз алтмыш бер литр сөт бирә. Айршир токымлы бер сыердан ♦ елга ике йөз илле килограмм атланмай алганнар, ә гадиеннән — өч мәртәбә ким- < рәк, сиксән дүрт кенә. 3
Әмма ләкин айршир сыерларыннан да көненә өчәр чиләк сөтне саф һава су- t латып кына савып булмый, һәр литр сөт алу өчен, аларга бер килсграмм азык ашатырга кирәк. By — елына алты тонна аксымлы, аминокислоталарга бай бул- “ ган. витаминлы азык дигән сүз. Шундый запасың -булмаса. Шотланднядән г яки Швециядән генә түгел, җәһәннәмнән алып кайтсаң да, сыер сөтне күп м бирмәячәк. <
Язучы шөгыле, кайда гына булсаң да. кешеләр белән, аларның нинди ысул- О ларга таянып эшләве белән кызыксынырга мәҗбүр итә. Мине терлекчелектәге g; фидакарьлек, борынгы бабалардан килгән бу һөнәргә тугры хезмәт итүчеләр сокландыра. Әле генә телгә алынган «Кощак» һәм «Восточный» совхозы терлекче- ~ ләренең үрнәген РСФСРның башка якларында да күрү бигрәк тә куанычлы.
Тула янында, Новомосковский районының Ленин исемендәге колхозында, уиал- * тынчы председатель Василий Стародубцев эшли башлагач, хуҗалыктагы сыерлар, и элекке мең ярым урынына икеләтә артыграк саудыра башлаганнар. Тагаракка с азыкны шул күләмдә һәм шушы ук составта салганда, сөтнең артмаячагын да s аңлаганнар. Савым сыерыннан, генетик мөмкинлеге булдыра алган кадәр сөт алу “ өчен, аны төрледәи-төрле азык белән туйганчы ашатырга кирәк. Ә генетика һәм m селекция күрсәтүенчә, безнең сыерлар, әйбәт тәрбияләнгәндә, сөтне биш алты мең _д литрдан киметмиләр.
Ленин исемендәге колхозда, минемчә, игътибарга алып сөйләрлек тагын бер о нәрсә бар. Ул да булса — фуражга калдырылган ашлыкны эшкәртү, җир биргән °- муллыктан терлекләргә ләззәтле сый әзерләү. Колхоз бу максат өчен, ярты мнл- лион сумга төшереп, завод салдырган. Димәк ки, басу белән ферма арасын тоташтырып торучы яңа тармак барлыкка килгән. Кыйммәткә дә төшкән ул. Тик шунсыз мөмкин түгел икән. Нишләмәк кирәк, комбиазыкны, алма яки груша кебек, агач ботагыннан гына алып булмый. Терлек-туарга, кош-кортка дигән азыкны, көч һәм чыгымнарны кызганмыйча, махсус әзерләргә туры килә. Дөрес, барын да санарга кирәк, әмма саранланырга ярамый. Терлек-туар азыгыннан кысып калган тиенең, икенче яктан, сумнарга әйләнеп, җилгә очачак.
Шулай да, сыер-сарык азыгын әзерләү өчен, ярты миллион сумга төшереп, аерым завод салдырган колхоз председателенә мин шикләнебрәк карадым. Стародубцев агай, мөгаен, акчаны саный белмидер, көн саен бурычка сорап, банк буенда йөридер, дим.
Шикләнүемнең нигезе дә бар, андый хәлләр шактый еш очрый, әмма бу очракта мин, бәхеткә каршы, ялгышканмын. Председатель Стародубцевтан халык көче белән табылган акчаның, бер генә тиенен булса да, җилгә очыртырдай кеше тумаган әле! Ленин исемендәге колхозда уңганнар, пенсиягә чыккач, Йөз егерме сум ала. Мондагы балалар бакчасы бушлай эшли. Йөзү бассейны бар. Болар — акчаны җилгә очырумыни?! Стародубцев, йөз кызартып, ник бурычка сорап йөрсен?! Колхозның үз акчасы муеннан! Кирәк икән, ул үзе финанс министрлыгына акча биреп тора ала!
Комбиазык заводының чыгымнары үзкыйммәтне күтәрә күтәрүен. Димәк, Ленин исемендәге колхозда җитештерелгән продукция бик кыйммәткә төшәдер, дип уйларсыз. Бөтен хикмәт тә шунда — бу колхозның сөте. Союз күләмендә караганда. иң арзан сөт. Центнеры — уналты сум.
Чөнки колхозның һәр сыеры елына биш мең ике йөз килограмм сет бирә. Хуҗалык мең бер йөз баш аклы каралы сыердан алтмыш мең центнерга якын продукция ала. һәр центнерын утыз ике сумнаи сатканда, сыерлар сигез йеа мең сум акча кертә дигән сүа. By — иттән дә, бөртеклеләрдон дә. гомумән, башка тар-
.чаклардан алына торган табыштан артык. Колхоз бөртекле лардан ярты миллион сум җыя. нттән — тагын шул чама. Бер савым сыеры исә елына мең сум табыш бнра. Акча суга торган машина диярсең, валлаһи!
Туланың Ленин исемендәге колхозында бөртекле фураждан ничек файдаланулары, яшь бозауларга, бәләкәй дуңгыз балаларына, симертелә торган терлекләргә, буаз малларга ниләр ашатулары ачыклана төшсен өчен, мин укучыны ху- -җалыкның «аш-су әзерләү бүлмәсе»нә чакырам. Рәхим итеп карагыз, өйрәнегез, кирәк икән, файдаланыгыз!
Колхозның телгә дә, эшкә дә бик чая экономисты Татьяна Александровна Михеева, исәп-хисап машинасына төрткәләп алды да, мондый саннар тезеп нит- -те. Без дә куркып калмыйк әле, үзебезне математика телен аңларга күндерик, бу -авазлар яңгырашының үз матурлыгы бар.
1982 елның унбер аенда комбиазык заводының төп-төгәл технологиягә нигезләнеп эшләүче бүлгәләү-болгату казаннарына 1377 тонна (32.3 процент) арпа, 1129 тонна (26,5 процент) бодай, 171,1 тонна (10.1 процент) викалы солы кушылмасы, 10,1 тонна (0,2 процент) борчак. 102,3 тонна (2,4 процент) кукуруз, 126,7 тонна (3 процент) бөртек калдыкларыннан ясалган бавырсак, 69 тонна (1,6 процент) печән оны, 49,5 тонна (1,2 процент) чүпрә, 21,1 тонна (0,5 процент) балык •оны, 83 тонна (1,9 процент) түп бавырсагы. 310,8 тонна (7 процент) соя кабыкчалары, 639 тонна (15 процент) аксымлы-витаминлы өстәмәләр, 60 тонна тоз, 6,3 тонма акбур. 14,5 тонна фосфор салынган.
Терлек азыгын тиешле дәрәҗәсенә җиткереп әзерләүче һәм шуның рәхәтен күрүче хуҗалыклар күпме соң? Кызганычка каршы, гомум күренеш шактый •фәкыйрь шул әле. Сатып алу бәяләре күтәрелгәнче, безнең хуҗалыклардагы сөт- бикәләр, начар хуҗалар кулында, сөт-май муллыгы тудырудан бигрәк, йорт- җирне бөлгенлеккә төшерүче җәфаларга да әйләнә алуларын расладылар. Ел әйләнәсендә аларның һәрберсе икешәр йөз сумга кадәр өстәмә чыгым таләп итә иде. Ил күләмендә исәпләп карасаң, бу малкайларыбыз елына дүрт миллиард сум зыян гына китерә иде.
Күзгә күренеп торган файдасы булгач, тулалыларда һәм аларга охшаш башка колхоэ-совхозларда фураждан комбиазык ясаучы махсус цехларның эшчәнлеген, РСФСР Әзерләүләр министрлыгының бу өлкәдә ниләр башкаруын өйрәнергә кирәк. Алдан ук әйтеп куйыйк, мондый заводларны салу бик авыр бара, булганнарын да мактарлык түгел. Ашлык исә теләсә ничек тарттырыла да маллар тагарагына агылып кына тора. Стародубцев кебек, үз заводын салдырган председательләр башка хуҗалыкларның фуражын да ләззәтле комбиазыкка әйләндереп ■ бирергә мең риза. Ник шулай булмасын — завод кадәр завод тик тә тора бит! Чама белән, илле чакрым ераклыктагы төбәктәге колхоз-совхозлар ихтыяҗын рәхәтләнеп үтәргә мөмкин, ә шуннан да арыракка ташый башласаң, кызыгы китә, бәясе нык күтәрелә. Юк, Тула өлкәсендә бу заводны файдаланырга теләүче аз. Ел буена башкаларга нибары мең тонна чимал эшкәрткәннәр. Мөмкинлек дәрьясыннан — бер тамчы.
Шул ук вакытта илдәге терлек-туарга бирелә торган азыкның кырык миллион тоннага якыны тагаракка бөртек килеш салына икән. Гап-гади болгату алымы белән генә дә бу ашлыкның чиреген, ягъни ун миллион тоннасын, янга да калдырырга мөмкин булыр иде. Юк бит, алай итмибез. Ник. ни сәбәпле? Чөнки аңа өйрәнмәгәнбез, ирендерә...
Беренче карашка. Әзерләүләр министрлыгының комбиазык ясый торган заводлары җитенкерәми. Мөмкинлек булса, колхоз-совхозлар, ашлыгын элеваторга тапшырыр иде дә, әзер комбиазыкны төяп кенә китеп барырлар иде. Менә шәп булыр иде!
Әмма, комбиазык әзерләү индустриясе өлгертә алмый дип кенә терлекләрне туендыруда теләсә нинди башбаштаклыкка юл куярга да ярамый бит инде. Ти- рәндәрәк яткан хәлләрне күздән кичерик.
Хәер, алары да алл» ни төптә түгел. Ин әүвәл эшкә битарафлык, ваемсызлык күзгә ташлана. «Ярамаган тагын!* янәсе. Химик тәмләткечләр җитмәвенә салынуда дәрес түгел, чөнки алардан башка гына, җиренә җиткереп, болгатып бирсәң дә, азык ләззәтлерәк һәм нәтиҗәлерәк килеп чыга. Комбиазык предприятиеләренең, терлекләр санын арттыруга караганда, күп тапкырлар акрынрак салынуы үзе дә: «Мал-туар күп булсын да фуражы килеп торсын, ә аны ничек ашатсаң ф да барыбер инде»,— дигән ялгыш караштан туа.
Дөрес, соңгы елларда мондый заводларны салуда алга таба китеш бар барын. £ 1971 елда, әйтик, РСФСРның Әзерләүләр министрлыгы карамагында йөз дә ун- г- җиде зур завод һәм ике йөз дә сигез технологик яктан шактый искергән көчсез О генә предприятие бар иде. Хәзер ике йөз дә кырык дүрт завод эшли, бәләкәйләре £; алтмыш дүрткә калган. Терлек азыгы әзерләү индустрнясенә миллиард ’сумна# J артык акча тотылган, монда тәүлегенә, элек илле ике мең тонна азык әзерләнсә, - хәзер туксан биш мең тонна эшкәртелә башлаган. Тагын кырыклап зур завод . төзелеп ята. g
Үсеш, алга китеш бар, әлбәттә. Тик фермалар, ит. сөт, йомырка җитештерүче фабрикалар, азык җитештерүгә караганда тизрәк арта. Хикмәт шунда, азык булдырырга бер министрлык алынган, терлекләр өчен исә Авыл хуҗалыгы министр- J лыгы җавап бирә. КПСС Үзәк Комитетының 1965 елгы март Пленумыннан соң * әле әллә ни күп вакыт узмаган. Шул арада терлекчелекне индустрияләштерү, ф концентрацияләү һәм специальләштерүдә кайсы гына өлкә зур-зур эшләр баш- в кармады?! Ә терлек азыгы әзерләү буенча кайда ныклы база бар? Анысы, кыз- О ганычка каршы, юк шул.
Унынчы бишьеллык азагында РСФСРда ике йөз туксан сигез дуңгызчылык о. фабрикасы, йөз алтмыш җиде мөгезле эре терлек комплексы, мең дә утыз алты — < сөтчелек, биш йөз туксан ике кошчылык фабрикасы бар иде инде. Сөйләтсәң, саннар әйтә дә бирә! Бер савым сыерының хәзерге тимер-бетон абзардагы торак уры- _ ны гына да ике мең сумга төшә. Димәк ки, бу төр комплекслар салуга миллиард ш ярым акча тотылган. Симертү фабрикаларына да шул ук чыгым киткән, соңгы £ унбиш ел эчендә ел саен — егерме сигез миллиард данә йомырка, миллион тонна < кош ите бирердәй фабрикаларга сигез миллиард сум акча тотылган. Әле гадәтя s фермаларга күпме киткән!..
Комбиазык индустриясен үстерү исә бер миллиардка төшкән. Монысы да аз түгел, тик ике якның чыгымын рәттән куеп карасаң, аерма шактый күренә. Авыл хуҗалыгы һәм Әзерләүләр министрлыклары, кулга-кул тотынып эшләүче оешмалар, бер үк олы юлдан атлыйлар, әмма беренчесе шактый кызу элдертә, икенчесенең адымнары салмаграк.
Мал-туар фабрикалары яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр кебек ишәя бара, комбиазык әзерләргә тиешле предприятиеләрне салу исә КамАЗ, БАМ, Себер гидростанцияләрен төзү вакытына тиң торырлык елларга сузалар.
Берничә мисалга тукталыйк. Смоленскиның Починки төбәгендә 1977 елда салына башлаган завод биш ел эчендә төзелешкә бүленгән акчаның нибары өчтән бер өлешен генә үзләштерә алган. Калинин өлкәсендәге Максатиха заводын төзү- мәйданында 1979 елдан бирле эш бара, үтәлеш графигы унҗиде — алтмыш җиде процентлар тирәсендә тирбәлә. Иркутскндагы Тайшет заводы тугыз елдан бирле салына, Вологда өлкәсенең Шекснадагы заводын төзү дә 1977 елда ук башланган иде, очы-кырые һаман күренми әле.
«Камгэсэнергострой» берләшмәсе автомобиль ясаучы җиде заводтан. ярты миллион кеше яшәрлек шәһәрдән һәм Түбән Кама ГЭСыннан тыш. КамАЗ тирәсендәге төбәктә, авыллар өчен дә ике йөз миллион сумлык эш башкарды. «Тат- энергострой», «Татнефтестрой». «Татсельстрой» оешмалары тагын күпме төзеде: юллар, клублар, торак йортлар, терлек абзарлары... Кама аръягында йөз мең баш сыерга исәпләнгән тимер-бетон комплекс бар. Ит. сет. йомырка җитештерүче яңа фабрикалар гына да әүвәл. нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән бу яклардан ел саен йөз егерме сигез мең тонна комбиазык таләп итә башлады. Анысын әллә кайлардан ташырга кирәк нде инде. Төбәкнең елына алты йөз тонна комбиазык бирәчәк үз заводы унберенче бишьеллыкның уртасында. КамАЗ эпопеясының уи-
дүртенче елында гына, әле анда да мең төрле җитешсезлеге һәм эшчеләре өчен торагы-фәләне юк көенчә генә, тапшырылды.
Ни белән аңлатыла соң бу? Гадәттәге ваемсызлык — бары шул гына. «Менә безнең терлекләр — ә азыкны Әзерләүләр министрлыгы бирсен, көтәбез!»—дигән, ялгыш фикер нәтиҗәсе бу.
Шул ук вакытта, үз заводын һаман салып өлгертә алмаучы Вологда өлкәсе ел саен читтән өч йөз мең тонна комбиазык кайтара, Әзёрләүләр министрлыгы аңа әллә кай тарафлардан, мең бәясенә төшереп, эшелон арты эшелон куа. Терлекчеләр, артык кыйммәткә төшкәнгә күрә, бу азыкка шатланырга да, кайгырырга да белмиләр.
Яман гадәт тиз таралучан. Комбиазыкны читтән ташыту, Әзерләүләр министрлыгы шәфкатенә ышанып яту, минем уемча, бүгенге крестьян күңелен шул кадәр көчле биләп алган ки, РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы колхоз-совхозлар көче белән булдырылган заводлардан күбрәк файдалану турында уйлап та карамыйлар. Куәтен кая куярга белми утырган андый заводлар РСФСР күләмендә ике мең ярымга җитә. Заводларның техникасында да, техно-логиясендә дә әллә ни зур аерма юк, үзгәлек шунда гына: дәүләтнекеләр тәүлекләр буе әйләнә, колхоз-совхозларныкы сәгатьтән-сәгатькә генә эшләп ала. Мәскәү янындагы колхоэ-совхозларның әзер азыкны дәүләттән көтеп утырырга күнегүләре шул дәрәҗәгә җиткән, алар хәтта үзләрендәге заводны эшләтеп тә карамыйлар, егерме җиде цехның нибары берсе келтерәп утыра, ул елга бары тик унбиш мең тонна азык тарттыра. Мал-туарга бирелә торган азыкның дүрт йөз мең тоннасы бөртекләтә, заяга диярлек, ашатыла.
Хәер, бүгенге заман крестьянына фураж тарттыру тегермәннәре-заводлары белән җәфалануның кирәге бар микән соң? Уйлашыйк, исәпләп карыйк!
Илдә кырык меңнән артык колхоз-совхоз бар. Шуларның һәммәсендә фураж бүлеп торучы икешәр генә кеше тотсаң да, сиксән мең эшче көч дигән сүз. Ел буена җитәрлек фураж шактый озын юл үтә: басудан ындыр табагына кайта. Мәгълүм ки, кешеләр ындыр табагында нәкъ кырмыскалар кебек әвәрә киләләр. Бихисап көч түгелә, һәр хуҗалыкта ындыр табагы берничә дә булырга мөмкин. Басудан кергән ашлыкны бу ысул белән тиешле сыйфатка күтәрү чыгымнары, җилгәрү, киптерү агрегатларына тотылганнарын да кушып санаганда, дүрт миллиард сумнан артып китә. Мондый байлыкны дәүләткүләм өр-яңа элеваторлар, махсус киптерү агрегатлары салуда файдалансаң, алар коеп яуган яңгыр астында җыелган чеп-чи ашлыкны да киптереп, сортларга аерып, шул ук вакытта кал- дйк-постыгыннан комбиазык та ясап бирә алыр иде. Аннары орлыгын да, терлек азыгына дигәнен дә теләсә кайсы якка озатып ятып була.
Хуҗалыкларның эше ындыр табагында гына да бетми бит әле. Терлекләр өчен калдырылган фуражны ләззәтле комбиазык хәленә китерү — осталык һәм уңганлык таләп нтүчән бик нечкә хезмәт. Сыерларыннан елына алтышар мең литр сөт алучы, иткә дигән үгез-бозауларын бер ел эчендә дүрт центнерлы итеп симертүче, дуцгыз баласын сигез-тугыз айдан колбасага озатучы, булдыклы терлекчеләр мал туарга әзерләнә торган азыкны меңгә төрләндерәләр, тарттыралар, илиләр, аңа әллә ниләр кушып бетерәләр... Тереклек иясе үссен, зурайсын, көрәйсен өчен, аңа аксымнан тыш аминокислоталар да кирәк. Терлек азыгы әзерләүче технологтан мәшһүр ресторан пешекчеләрендәге уңганлык сорала.
КамАЗ янындагы «Новотроицкий» совхозы терлекчеләренең хайван азыгын ничек әзерләүләренә игътибар итик. Бик тырыш амбарчы Надежда Захарова һәр- көнне иртән фураж складын ачып җибәрә. Ярдәмчеләре бер күчтән — бер чиләк, икенче, өченчеләреннән тагын шулкадәр үк ала-ала, тарттыргычка бодай, арпа, арыш, солы ташый башлыйлар. Азык әзер, янәсе. Шул фуражны тагаракларга салып чыгарга тагын кеше кирәк әле. Үзебез, эшче көчләр җитми, дибез. Адәм
баласының хезмәтен шулкадәр вакларга, кадерсезләргә өйрәнеп беткәнбез дә , «ман гадәтебездән котыла алмый интегәбез.
Мин — авыл кешесе, үзем шәһәрдә торсам да. тамырларда крестьян каны налары, веялкалар. сортировкалар алмаштырды; соңыннан ындыр табаклары ту- а. лысынча механнкалаштырылды. Үсеш, алга китеш шуның белән тукталды, дип § карарга ярамый. Яңа чор хезмәтнең тагын да камилрәк ысулларын тудырмас- S мыни?!
Бер уйласаң, мин авыл кешесенең күңеленә шулкадәр якын, аннан башка кол- н хоз-совхоз тормышын хәтта күз алдына да китереп булмас тоелган бу мәсьәлә ° турында артык пошынып сөйлим, бугай. Ашлык җыюның үзәгендә, сортларга 3 «ерудв> орлык бүлеп куюда, колхозчыга бирүдә, сатарга яки фуражга күпме кал- < дыруда кем катнаша? Уңыш өлгергәч, авылга барып карагыз. Анда Әлмәт нефть- ьй челәре. Түбән Кама нефтехимиклары, Чистай сәгатьчеләре, автомобиль җыючы- ф лар, тегүчеләр, пешекчеләр, энергетиклар, галимнәр һәм студентлар, шәһәрнең әле тагын әллә нинди һөнәр ияләре «мәж» килә. Хәзер үк, халыкның кырык о процентлабы авылларда чакта, шул күренешкә тап булгач, без, демографлар уен- - ча, авыл кешеләренең тагын ун-унбиш проценты шеһәргә күчкәч, ике меңенче “ елларда, нишләрбез икән? Телибезме-теләмнбезме. күп кешеле ындыр табакла- < рыннан баш тартырга туры килер, мөгаен. Мондагы эшне исә тулысынча элева- ” торларга тапшырырга һәм эшкәртелгән ашлыкны орлыкларга, шул исәптән, кол- -° хоз-совхозларга да кабаттан өләшеп чыгарга мөмкин лабаса! Һәрьяклап механи- ш калаштырылган элеваторларда көчле машиналар белән коралланган бер кеше ын- и "мр табакларындагы меңнәрчә кешене алмаштыра алыр иде. <
Фураж өчен файдаланыла торган ашлыкның катлаулы юлын гына күздән ки- < черсәң дә, аны, басудан ындыр табагына китереп тормыйча, турыдан туры комбиазык заводына илтүнең никадәр отышлы икәненә инанасың. Бер завод мәгълүм бер төбәкне тәэмин итәрлек булсын иде? Аның киптерү агрегатлары, складлары да җитәрлек санда салынсын. Әзер терлек азыгын, хуҗалыклар соравы буенча, җибәреп кенә торыр иде ул.
Әзерләүләр министрлыгы заводлары хәзергә бу эшне үз өсләренә алырлык түгелләр. Алар аз. Күпсанлы ындыр табакларын алыштырырлык хәлгә җиткерү эчен, аларны, кимендә, икеләтә арттырырга кирәк. Хуҗалыклар үзара берләшсә, уртак заводлар тирәсенә тупланса. РСФСРдагы фураж өчен калдырыла торган утыз-кырык миллион тонна фуражны күмәк көч белән туклыклы азык итеп тарттырырга-болгатырга алынсалар, ничек шәп булыр иде бит!
Бик ерак киләчәктәге яңалыкларның да башлангычы бүгенге ыгы-зыгыда бөреләнә. Такы-токы, калдык-постык ризыклардан бәләкәй фабрикалар эшләп чыгарган ләззәтсез азык терлекчелеккә әллә ни бирмәвен аңлагач, табыш алырга омтылу теләге авылларда «Колхозаракомбназык» дигән берләшмә тудырды. Кубаньда колхоз-совхозларның фуражга днгән ашлыгын эшкәртеп бирергә алынган шундый берләшмә председателе Владимир Васильевич Быков миңа:
— Моннан җиде ел элек, теләктән башка, бер ниебез дә юк иде.— дип сайлап jbrrre.— Хәзер уналты заводыбыз бар. Елга җиде йөз туксан мең тонна азык бирәбез! — Ул миңа үз оешмаларының схемасын да сызып бирде.— Шул җитәрме?
— Эшегезнең нәтиҗәсе ниндидер бит?_
Быков, тел төбемдәге шик-шөбһәне сизмәмешкә салышып, дәвам итте:
тибә, авыл тормышы җайга якын. Шуңа да карамастан, якты көндәй ачык бер хакыйкатьне әйтми кала алмыйм: ындыр табагында җырлый-җырлый тау-тау аш
лык көшелләре эшкәртеп яту, гәрчә ул безнең күңелгә бик матур яклары белән сеңгән булса да, шактый искерде. Аңа алмашка хезмәтнең отышлырак, нәтиҗәлерәк алымнары килде. Ник әле агымга каршы йөзеп азапланырга? Киресенчә, яңа агымның көченнән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк! Бар иде заманнар: чабагачлар, иләкләр, агач көрәкләр белән эшләдек, аларны сугу маши
— Әле шуларга ясалма сет чыгара торган ике заводны да кушсаң...
— Шуннан ни була?
Мин аның бу хакта күбрәк сөйләвен тели идем, шуңа күрә үзем, кыска сорау, лар биреп, сүздән читтәрәк тордым.
— Тагын тәмләткечләр белән чүпрә заводы, ит калдыкларыннан һәм свяктән он ясый торган өч завод бар әле безнең. Автоколонна булдырдык. «Кирәк!» —дип, авыз ачарга да өлгермисең, өеңә, әй, ялгыш әйтәм, фермаңа илтәбез дә бушатабыз...
Ниһаять, Быковка сөйләүнең тәме йөгерде. Инде һичнинди сорау бирүнең дә кирәге калмаган иде.
— Ризыкның тәме ашаганда гына беленә, дигәндәй, без бу нәрсәнең файдасына әле яңа гына төшенеп киләбез. Ит калдыкларыннан һәм сөяктән он ясый торган тагын өч завод салсак, эремчек суы әзерләүгә кирәкле сөт порошогы предприятиесен көйләп җибәрсәк, безнең эшләр тагын да җайланачак әле! Хәзергә проектын гына төзеп азапланабыз — үзебезнең микробиологик каротиныбыз булачак! Заводларыбыз, дәүләтнең бу төрдәге һәр предприятиесендәге кебек үк, өч сменага көйләнгән. Инде үзгәртеп корулар да башланды, яңа фикерләр туа тора. Куәтебез тагын утыз процентка артачак. Мәйханә киләбез, тәүлек сәгатьләре генә җитми башлады...
Ягымлы кеше җаныңны бер күрүдә үк биләп ала. Быков та миңа бик ошады. Кай ягы белән? Мөгаен, эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп торуы шулай тәэсир иткәндер. Кабинетында сөйләшеп утырганда да ул кәгазьләр актарып тормады, һәр сүзне, һәр мәгълүматны ул үз җаныннан, зиһененнән суырып ала сыман иде. Гәүдәгә зур да түгел ул. Райкомның элекке секретаре буларак, ул эшкә муеннан чумарга өйрәнгән, башкаларга да тынгылык бирми.
Кубаньдагы хуҗалыкара яшь индустриянең ничегрәк эшләвен күз алдына китерү өчен, бүлгеч һәм болгаткычларга ниләр салынганын карыйк. 1982 елның алты аенда монда эшкәртелгән терлек азыгына илле ике мең йөз дә җитмеш өч тонна бодай, утыз җиде мең дүрт йөз сиксән алты тонна арпа, унтугыз мең сигез йөз унсигез тонна кукуруз белән солы, унбиш мең ике йөз егерме җиде тонна соя белән борчак, егерме тугыз мең биш йөз кырык тугыз тонна аксымлы- ] витаминлы тәмләткечләр, илле мең тоннадан артыграк күләмдә түп, нтле-сөякле- балыклы он, ширбәт, чүпрә кебек нәрсәләр салынган...
Берләшмәнең баш технологы Виктор Е^сильевич Устимченко бу калькуляцияне дә шактый кырыс тәнкыйтьли әле. «Терлекләр ихтыяҗын истә тоту түгел бу, бу — киресенчә, мал-туарны үз теләкләребезгә җайларга тырышу»,— ди, ризасызлык белдерә...
Сүз дә юк. Кубаньдагы кебек берләшмәне булдыру бик авыр. Бу якта да тормышның башка мәшәкатьләре җитәрлек. Терлек азыгы әзерләүне юлга сала алмауга мең-мнллион аклану табарга мөмкин, тик кубаньлылар эшне яхшырту турында уйланганнар һәм юкны бар иткәннәр, киләчәккә тагын да зуррак планнар коралар.
Берничә хуҗалыкның күмәк көче белән ашлыктан гына түгел, авыл хуҗалыгы продуктларының калдык-постыгыннан да терлек азыгы әзерли торган индустрия булдыру — һәрьяклы хуплауларга лаек адым. Дөрес, Кубаньдагы башлангычка матур гына теләкләр белдерәсе килә: әйтик, хуҗалыкара заводларның складлары юк. Колхоз-совхозларны амбар тоту мәшәкатеннән коткара алмаганнар; коеп яуган яңгыр астында җыелган чи ашлыкны кабул итеп торырдай киптерү җайланмалары да — әлегә якты өмет кенә... Тик хәзергә бер нәрсәне, һичшиксез, отышлы икәнен билгеләргә кирәк: хуҗалыкларның күмәк көче белән салынган бу заводлар Әзерләүләр министрлыгыннан аксым, аминокислоталар, төрле тәмләткечләр кебек өстәмәләрне бераз алса да, дәүләт чималын эшкәртүдә, аңа шактый җиңеллек китерә.
Авылның үсеше, анда төрледән-төрле фабрикалар, комбиазык заводы манара* лары барлыкка килү — техника прогрессы билгеләре генә түгел, бу — хуҗалыкны яңача җитәкләү, яңача фикер йөртү галәмәте дә. Комбиазык заводы, дәүләтнеке булса да, аны берничә хуҗалык берләшеп салып куйса да, ул — янгын сүндерү
сараеның каланчасы гына түгел. Кыйммәтле тезелеш ул. Аның артыннан әле тагын мең терле яңа мәшәкать килә. Чәчү әйләнешең ничек көйләнгән? Терлек азыгына кирәкле бөртеклеләрең җитәрлекме? Конвейерыңнан чыккан азык туклыклымы?..
Бүгенге заман, басулардан җыелган ашлыкны, болыннарда үскән печәнне һәм башка байлыкларыңны терлек азыгына әйләндергәндә, шактый нык уйлау таләп итә. Дөрес әзерләнгән азык кына сөенечле нәтиҗәләргә китерә.
Соңгы ун ел эчендә терлекчелекнең шактый алга китүе, ә игенчелектә шуңа * тиң торырлык үзгәрешләр ясадыкмы соң? Аксымны мул бирүче кузаклы куль- 2 туралар чәчү, симертү өчен бик файдалы каротин дигән матдәгә бай витаминлы © печән оны җитештерү арттымы? Дөресен генә әйткәндә, телгә алып сөйләрлек а. яңалык сизелми. РСФСРда дәүләткә сатылган кузаклылар елга — миллион тонна- 5 га җитәр-җитмәс. Аңа ихтыяҗ исә өч-дүрт тапкыр артыграк. Печән онын һәр 2 хуҗалыкта ясыйлар, әмма ул фуражга өч-дүрт процент чамасы гына эләгә. .
Комбиазык нндустриясен торгызу белән генә дә, әгәр аның казаннарына са- 2 лыиырга тиешле бөртеклеләрең булмаса, мәсьәлә хәл ителми.
Кавказның кояш нуры белән өретелгән Кубань. Дон, Ставрополь кебек төбәИ5 “ ләре, сүз дә юк. башлыча, бодай, дөге, кукуруз игү буенча дан тоталар. Моннан Е тыш бары терлек асрау белән генә шөгыльләнүче, ягънн азык туплауда, Әзерләү- м лар министрлыгы шәфкатенә генә ышыкланып яшәүче төбәкләр күпме?! Бу җә- ф һаттән, Ленинград һәм Мәскәү өлкәләре терлекчеләрен аерып алып күрсәтергә мөмкин. Зур ике башкаланы туендырып торучылар буларак, алар дәүләттән ком- © биазыкны, үзләре тапшырган ашлыкка караганда, күбрәк сорыйлар. Әле саткан с бөртеклелоре нинди икәненә дә игътибар итик. Бодай. Бодайның да терлек азыгы “ өчен кулай булмаган көчле сорты. Арыш һәм аз гына арпа белән солы.
Бу якларда үскән көчле бодай турында берничә сүз әйтеп үтәргә кирәктер, м мөгаен. Җнлемлелеге егерме өч проценттан да ким булмаса. мондый төр бодай- "° дан күпереп торган ак күмәчләр пешерәләр. Күмәчкә яраклы бодайны бездә Тень- й як Кавказ, Кубань, Оренбург, Омск, Саратов, Ульяновск өлкәләрендә, Ставро- ° «оль краенда, Алтайда уңышлы игәләр. Кара туфраклы төбәкнең Воронеж. Ли < пецк, Курск, Тамбов якларында, кара туфраксыз тирәлекнең Рязань, Орел, Псков, X Мордовия, Мари АССР басуларыннан җыелган көчле бодайның сыйфаты исә шактый кайтыш.
Безнең Татарстанда үскән ул бодай оныннан куелган әче камырдан тәмле- төмле пешерә башласалар, иң уңган хуҗабнкәләр дә оятка калачаклар. Әле: «Яңа уңыш бодаеннан тарттырган он иде дә бит, каһәр суккан тегермәнче башкасы белән бутаган, ахры»,—дип, аклану эзләп азапланырлар. Гел шулай: я тегермән чене, я ирен, я чүпрәне гаепләргә ашыгалар. Әмма ул җитешсезлек гәрәбә кебек бодайның үзендә. Шул ук көчле сортлы бодай да безнең якларда җнлемлелекне уналты процент чамасы гына җыя ала, күмәчкә дигән бодайның исә җилемлэле- ге, кимендә, егерме бер процент булырга тиеш.
Унынчы бишьеллыкта РСФСРда җыелган көчле бодайның чиреге генә күмәч пешерергә ярарлык булган. Әзерләүләр министрлыгына нинди бөртек бирсәң дә. әйбәт комбиазыкка алмаштырып алырга мөмкин дигән ялгыш фикернең терлекләр һәм кош кортлар башына таш булып төшүен чамаламаганнар. Малларга туену өчен файдасыз бодай артык дәрәҗәдә күп бирелә, ул бөтен фуражның яртысын диярлек алып тора. Иң кирәкле ризыктан саналган кузаклылар исә елдан- елга кими генә бара. Әзерләүләр министрлыгы заводларын әйткән дә юк, хәтта колхозсовхозларның үзләрендәге комбиазык цехларында да кулга ни элаксэ, шуны тарттырып-болгатып тик яталар.
Мин. кайта кайта, Стародубцев колхозының комбиазык заводы турында уйланам. Бу тирәдә андый предприятие башка юк. шуңа да карамастан. Стародубцев терлекләренең рәхәттә яшовен күреп торсалар да, колхоз заводына: «Безнең
бөртеклеләрне дә туклыклы азыкка әйләндереп бирегезсәнә!»—дин, үтенеп килүче юк. Завод кешеләре хәтта: «Без сезгә хезмәт күрсәтергә каршы түгел»,— дигән хәбәр дә таратканнар. Юк, килүче күренми. Әллә Стародубцевка түләүдә*, аны артык баетып җибәрүдән шикләнәләр? Монысы, әллә нәрсәгә үч итеп, тун* ны мичкә ягу кебек бит инде.
Бу сәер хәл бер Тулада гына да түгел. Татарстандагы хуҗалыкларда, мәсәлән, фураж өчен, миллион тоннадан артык ашлык калдырыла. Соңгы елларда комбиазык әзерләүче дәүләт предприятиеләренә ярдәмгә КамАЗ янындагы аграр зонада яңа завод сафка басты. Әлки, Апае, Чүпрәле, Зәй. Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай, Чирмешән районнарында, әллә ни көч- леләрдән булмаса да. хуҗалыкара заводлар бар. Бу очракта сүз заводлар турында түгел, аларның нәрсә җитештерүе хакында барырга тиеш, әлбәттә. Кызганычка каршы, мактанырлык нәрсәләр юк дәрәҗәсендә. Складлары булмаганга, кол- хоз-совхозлар әйбәт чималны заводка бирмиләр. Заводларга ындыр табагы калдыклары, амбардан арткан-порткан бөртек кенә эләгә. Ә заводтан әйбәт комбиазык көтәләр, анысы туклыклы да, тәмле дә, арзан да булсын диләр. Шул рәвешле, көтеп алган байлык чыганаклары яңа югалтуларга гына китерә. Хуҗалыклар да фураж мәшәкатеннән котылмадылар, заводлар да әллә ни отмады. Терлекчеләр, сөенечен-көенечен бергә кушып: «Комбиазык — шул ук безнең бөртек инде ул, сыйфаты гына начаррак».— дип офтанырга мәҗбүрләр. Бөтен җегәренә эшлА алмый интегеп ятучы җитмеш җиде предприятиедән тыш, районнарда тагын егерме ике агрегат бар. Октябрь районының «Комбайн» колхозында нәкъ Стародуб- цевныкы кебек завод инде менә ун ел тик тора. Татарстандагы бу төр предприятиеләрнең бер сменада тарттыру мөмкинлеге — ярты миллион тонна, алар исә моннан ике ярым тапкыр азрак эшлиләр.
Әзерләүләр министрлыгы биргән азыкны, мең бәясенә төшереп, җәһәннәм ераклыгыннан барып алырга атлыгып торалар, үзләре башлап йөрергә иренәләр. Гаҗәп хәл: эшкә тотынмас борын ялкауланырга кайдан өйрәнеп алганнар соң?
Ни өчен крестьян шулкадәр файдалы заводларны өнәп бетерми? Отышы күз алдында ялтырап ята бит: чыгым да. көч тә азрак китә — бусы бер; ашлыкны да, ил күләмендә санасаң, егерме миллион тоннасын, янга калдырырга була — ике; шул ук рацион белән ит, сөт, йомырка җитештерү егерме процентка арта монысы иң мөһиме.
Сүзем буш яңгырау гына булып калмасын өчен, Татарстаннан читкәрәк китеп, мисаллар эзләп карыйк. Мин Кубаньның Тимашевскидагы хуҗалыкара комбиазык әзерләү заводын яхшы беләм. Заводның директоры Геннадий Васильевич Гладунец — агрономлыкка әзерләнгән белгеч. Башта ул колхозда эшләгән, хәзер җир биргән байлыкка нигезләнгән производствоны җитәкли. Ул сәер итеп:
— Мин элек зур уңыш турында хыялландым, хәзер аны ясыйм,— диде.
— Уңышны ясап буламыни?
— Ике өлеш ашлыкка бер өлеш өстәмәләр кушабыз. Гел фураждан гына торган азыкка караганда, туклыклырак, нәтиҗәлелеге егерме-егерме биш процентка артыграк азык килеп чыга. Терлеккә чиста бөртек ашаткан хуҗалыклврдагы тиресне өр яңадан басуга илтеп чәчәргә мөмкин бит!..
— Отышыгыз күпме инде?
— Башка — баш, тоннага — тонна!
Бу кеше шактый еллар кырлар киңлегенең юмартлыгына ышанып яшәгән, сөргән, чәчкән, уңыш көткән, табигатьнең шәфкатен дә, кырыслыгын да кичергән. Хәзер исә. бер карасаң, өр-яңа тармакта эшли, әмма аның эшкә иҗади мөнәсәбәте игенчелектәге уңышларны завод конвейерында икеләтергә мөмкинлек биргән. Джонатан Сивфт. кеше, гомере буе, бер сабакта ике башак үстерергә омтылып яшәячәк, дип язганда, минемчә, ике башаклы үсемлекне басудан көтеп ятучылар турында гына уйламагандыр. Уңышны икеләтә аласың икән, аңа нәкъ кырда гына ирешергә димәгән бит!
Тимашевскидагы завод халык төзелеше ысулы белән салынган. Дөрес, юньнән җыелган ярдәмче хуҗалык вәкилләре «Севкавэлеваторстрой» дигән Р«” ми бер подразделениега берләштерелгәннәр. Буп-буш җирдә кузгалып киткән т*
зелештәи, ике ел үтәр-үтмәстә, завод калкып чыккан, терлек азыгы әзерли башлаганнар. Халыкның, тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигәне шулдыр инде ’ ул! Ялкаулар азык юклыкка сукранып, аклану эзләп ята бирсеннәр!
Без Гладуиец белән, сигез катлы заводның лифтына утырып, өскә күтәрелдек, аннан җәяүләп кенә аска тештек. Заводның унике линиясе дә герләп эшләп утыра. Директор: ♦
— Әле болай гына эш бетмәс бетүен,— ди.— Хәзергә монда безнең бнш көн- < лек чеби ризыгыннан башлап, биш потлы дуңгызларга дв ярардай азыклар әзер- д ләио... -
О Тимашевскидагы завод һәртөрле мактауларга лаек булса да, аның мәшәкать- « лоре дә җитәрлек икән әле. Мин Кубаньда чакта, бу якның зур уңыш җыеп алган бәхетле көннәре иде. Дәүләткә дүрт миллион тоннадан аптык икмәк ватылган. ? Әмма әлеге завод дәүләт чималын эшкәртеп ята. Нәрсә бу, колхоз-совхозлариың * үзләрендә фураж өчен калдырылган ашлык юкмыни соң? Әле бу чорда ук алай * булмаска тиеш иде бит. Монда крестьянның беркатлы хәйләсе генә яшеренгәндер. ° мөгаен: башта, дәүләткә мөмкин кадәр күбрәк ашлык сатып, рапорт бирә, аина- S ры, Әзерләүләр министрлыгын «кыса» башлый. Төбәк ота, чөнки ашлык сату 5 планын үтәгән. Министрлык та бөртеклеләрне кабул итүдә җиңеп чыккан, ком- £ биазык программасын башкарырга атлыгып тора ул.
Тугызынчы бишьеллык белән чагыштырганда, унынчы бишьеллыкта сатып алынган ашлык йөз дә унбер процент, ә аны кабаттан хуҗалыкларга өләшү йөз о дә унөч процент тәшкил итә. Концентрат рәвешендә киредән сатып алу — йөз с алтмыш процент. Татарстанда, мәсәлән, шушы ук дәвердә дәүләткә ашлык сату “ ундүрт процентка артты, ә аннан концентратлар сатып алу сиксән сигез процент- -с ка җитте. Ашлык сату Кубаньда, Донда, Ставропольдә, Төньяк Кавказ респуб- п ликаларында, кара туфраклы зонада да артты, тик дәүләттән килә торган комбиазыкка булган ихтыяҗ да үскәннән-үсә бара. Краснодар, Ставрополь крайлары, J Ростов өлкәсе, дәүләткә бөртеклсләр сатуны сизелер-снзелмәс кенә арттырган хәлләрендә, дәүләт элеваторларыннан ала торган концентратларны уннан ике. уннан < бер мәртәбәгә күбәйттеләр. Кубань ел саен миллион ярым тонна бөртекме яңадан S сатып ала. ■
Илтәләр до кайтаралар, саталар да үзләре сатып алалар, бирәләр дә кире сорыйлар. Бу алыш-биреш терлек азыгының сыйфатын яхшыртуга илтсә, хуҗа лыклар терлек тукландыру хәсрәтеннән тулаем котыла алса, аптырамас та идең. Кызганычка каршы, азыкның сыйфаты шул ук бөртеклеләргә бәйле булып кала бирә һәм дәүләт элеваторыннан алынган азык хуҗалыкта кабаттан тукландыру таләп итә. махсус цехлар ачалар, белгечләр билгелиләр. Күпме көч исраф ителә?!
Тагын да мөһимрәге бар әле: колхоз-совхозлар иген иккәндә дә. аны дәүләткә сатканда да, үз фермаларының теләген искә алмыйлар. Терлек азыгы рационындагы бөртекнең унбнш-егерме процентын витаминлы печән оны белән алмаштыру файдалырак булыр иде. Мондый он өчен үстерелә торган үләннәр уңышны, башаклыларга караганда, ике тапкыр артыграк бирүчән. Өстәвенә, аларның тук- лыклылыгы дв бөртеклеләрнекеннөн кайтыш түгел. Печән онының каротинга бай икәнен дә исәпкә алсаң, комбиазык заводларының бу яшел ризык белән һичшиксез тәэмин ителергә тиешлеге ап-ачык. Яшел азыкта каротинның күплеге чык тамчыларының шифасыннан килә, диләр. Халык җырлары да иртәнге чыкны бер до юкка гына мактамыйлар.
Декабрь ае иде. Мин РСФСР Әзерләүләр министрлыгында утырам Берничә көннән банк, ел белән исәп-хисапны түгәрәкләп, барлык эшләрне ябып куячак. Ел бетәргә ике атна вакыт калган, яшел витаминнар буенча план тутыру өчен йөз мең тонна печән оиы җитми. Бу чорда печән чаба алмыйсың, яшел он тарттыру агрегатлары күптән тынган, бу төр азыкның килер юлы ябык. Шуңа күрә, алмашка, ашлык ташырга тотындылар. Сәнәк урынына — көрәк, иләк уры яына — чилок...
Терлек азыгының кырык кырык биш процентым бөртеклеләр тулыландырып тора. Хәтта күши торган хайваннарга да ашлык бирәләр. Бу — гомер-гомердои кил
гән гадәтне бозу, терлек азыгы өчен, иген кырларының өлешенә керү, печәнлекләрнең абруен төшзрү.
Дөрес. РСФСР хуҗалыкларындагы печән тарттыручы уналты мең йөз алтмыш тугыз агоегатиың һәммәсендә дәүләт заказы бар. әмма ул бик кечкенә — һәр жайланма нибары илле тонна продукция эшләп тапшырырга тиеш. Татарстанның Актаныш районы «Коммунизмга» колхозындагы бер агрегат җәй буена мең дә ике йөз тонна витаминлы азык ясый. Алга куелган бурычтан шактый аермалы сан бит бу. ә?!
Димәк, бу эштә дәүләт тарафыннан күрсәтелгән планны үтәү генә чик булмаска тиеш иде. чөнки комбиазык әзерләүдә формализмга бирелү, ялкаулану, аның сыйфатына «хыянәт итү» хуҗалыкның үзенә үк зыян китерә. Әзерләүләр министрлыгына озатканда, тиешле таләпләргә җавап бирмәүче чимал җибәрү дә — үз-үзеңне алдау ул. ник дисәң, начар сыйфатлы бөртеклеләрдән әйбәт комбиазык ясап булмый.
Татарстан колхоз-совхозлары унынчы бишьеллыкта өч йөз сиксән мең тонна витаминлы азык әзерләгәннәр, шуның утыз тугыз мең тоннасын дәүләткә сатканнар. План үтәлмәгән, аны бер ярым мәртәбә кимрәк итеп башкарганнар. 1982 елны печән билдән иде, агрегатлар туксан мең тонна витаминлы азык ясадылар. Монысы да — планда каралганның яртысы гына әле. Аның өчтән бер өлешен бөртеклеләр тулыландырдылар.
Халык хуҗалыгында җирле мәнфәгатьләрдән чыгып кына эш игү чире гомуми максатка юнәлдерелгән көчне сыегайта. Дәүләткүләм омтылышка зыян китерүче иң яман күренеш бу.
Әәзерләүләр министрлыгына нәрсә тапшырыла? Аның сыйфаты нинди? Гел дәүләттән алынган концентратлар хисабына көн күрүче Мәскәү өлкәсе хуҗалыклары, мәсәлән, сиксән мең тонна печән оны ясаганнар. Аның яртысыннан артыгы беренче һәм дүртенче класслы булган. План үтәлмәгәч, ашлык тапшырырга мәҗбүр булганнар, чөнки витаминлы азыкның егерме бер мең тоннасы тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп әзерләнмәгән, ягъни мәсәлән, брак килеп чыккан. РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда. 1982 елда дүрт миллион тонна күләмендә әзэрләнгән печән онының яртысы диярлек беренче һәм өченче класслы. Ул комбиазык заводларына сигез йөз мең тонна тапшырылган, шуның дүрттән өч өлеше — һичнинди таләпләргә дә җавап бирә алмый торган бишенче класслы. Аңлашыла: хуҗалыклар яхшысын үзләренә алып калганнар. бернәрсәгә дә ярамый торганын комбиазык ясарга биргәннәр. Янәсе. Әзерләүләр министрлыгын төп башына утырталар!
Шулай, җәмәгать, авылның борынгы фәлсәфәсеннән котылулар җиңел түгел ул! Совхоз директорлары, колхоз председательләре, район, хәтта өлкә күләм җитәкчеләр дә. витаминлы азыкларны үз хуҗалыкларында калдырып торуны алга сөреп. Әзерләүләр министрлыгы үз җаен ничек тә үзе карар әле, дип фикер йөртәләр. Министрлыкның «җае» мәгълүм: колхоз-совхозлар ни бирсә, ул. шуны ук болгатып тарттыра да, хезмәте өчен, шактый хак өстәп, хуҗалыкларга кире тарата. Шуннан кемнең отканын, кайсының оттырганын чамала инде!
Иң кыены — юкны бар итү, табу, ясау, кечкенә генә авылың мәшәкатен дәүләт җилкәсенә менгезмәү. Кирәк тирәкне ега дигән әйтем бар. Хуҗалык кирәкләре. әллә нинди җитди күрсәтмәләреңне дә, дәгъваларыңны дә. ялварулы үтенечләреңне дә читкә куеп, булмаганны бар итә ала. Гадәттә, бөтен омтылышлар, әйтик, административ күрсәтмәләр дә. экономик исәп-хисаплар да, теләк һәм энтузиазм да бер ноктага тупланса, уңышка ирешү җиңел.
Миңа комбиазык әзерләү индустриясенең дәүләт күләмендә дә. хуҗалыкара да. колхоз-совхозларның үзендә дә шактый алга киткән Кубань якларында б''« мәсьәләләр белән якыннан танышырга туры килде. Дәүләт карамагындагы заводларда әзерләнә торган комбиазык составында бөртеклеләр дүрт процентка артыграк. Шактый зур аерма бу. Мондагы витаминлы яшел азыкның нибары өч бөтен
йөздән кырык биш процент булуы да күзгә ташланды. Соя юк. Борчак — кырынган кешегә парикмахерлар өрдерә торган хушбуй күләмендә генә, тәм өчен генә кертелгән, ноль бөтен йөздән ике процент. Хуҗалыкара заводларда витаминлы азык сигез бөтен уннан бер процент файдаланылган, унбиш мең тонна борчак һәм соя кушканнар, бу дүрт ярым процент тәшкил итә. Дөрес, монысы да — оҗмах ашы түгел түгелен, шулай да саннар үскән, сигез — өч ярымнан, ә ноль бөтен йөз- ♦ дән ике процент дүрт ярым проценттан шактый аерыла! <
Хикмәт нәрсәдә соң? Ни өчен терлекләр өчен иң кирәкле компонентлар эле- 3 ваторга эләкми, бик уңган җитәкчеләр дә. боз сугу, яңгыр кою. юл юклык кебек £ мең төрле сәбәпләргә аркаланып, бу төр ризыкларны дәүләткә бирми калу әмә- ° лен табалар да, үзләренә дигәндә, әле генә телгә алынган кыенлыкларны җиңеп чыгалар? Бөтен эш — принципта, исәп-хисабыңны нинди юнәлештә алып баруда, S
Мәгълүм ки, һәр бөртекленең, һәр үләннең үз кыйммәте, үз җитешсезлеге бар. м Печән оны каротинга бай, малларның үсүенә, чыдамлылыгына этәргеч бирә ул; < борчак, соя, вика, люпин, рапс кебек кузаклыларда аксым, аминокислоталар күп, О бодай исә җилемлелеге белән аерылып тора. Тик бу күркәм сыйфатларны бутарга j ярамый. Әйтик, күмәч пешерергә кирәкле бодай терлек тагарагына чыгарып са- 5 лынмаска тиеш. Терлек азыгы әзерләгәндә дә, бөртеклеләрне башка-баш алмаштыру — зур хата.
Кубаньда хуҗалыкара предприятие ияләре, азыкның чын асылын билгеләү * өчен, чагыштырмача, коэффициент булдырганнар. Заводка бер тонна витаминлы а печән оны (сүз. әлбәттә, Әзерләүләр министрлыгына тапшырыла торган түбән с сортлы он турында бармый) китерсәң, тонна ярым, борчакның бер тоннасы — s ике тонна, сояның тоннасы өч тонна комбиазык алырга хокук бирә. Тимашев “ районының Калинин исемендәге колхозы, мәсәлән, хуҗалыкара заводка сигез м йөз тонна борчак тапшырган да мең алты йөз тонна комбиазык алып киткән. д
Татарстан икмәк ризыклары идарәсе начальнигы Вәли Фәттахов:
— Алмаштыру гадәте бездә дә бар ул,— дип сөйли. Дәүләт предприятиеләре и -белой хуҗалыкларның алмаштыру мөнәсәбәтләре, билгеле күләмдә, урнаша баш- °-
лаган икән.— Тик без тоннага тонна бирәбез... f
1 — Кубаньдагыча көйли алыр идегезме соң?
— Юк инде, агайне, анысы барып чыкмас!
— Нишләп? Әллә ки катлаулылыгы юк бит инде?
— Тегеләр бит — һәвәскәрләр алар. Үзара килешәләр дә — вәссәлам! Без — .дәүләт оешмасы. Закон, күрсәтмәләр..
Тормышта бернәрсә дә үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Күрсәтмәләрсез генә туган яңалыкларга аеруча игътибарлылык кирәк, чөнки бу очракта, һичшиксез, тормыш ихтыяҗы үзе тудырган файда була. Хуҗалыкара предприятие ияләре азык составына керә торган компонентларның кыйммәтен үзләренчә бәяләп чыкканнар икән, нигә шундый ук системаны министрлыкларда да булдырмаска? Аның бик файдалы чара булачагына ышану кыен түгел, һәр бөртекле һәм кузаклы культура, үзенең уңай һәм җитешсез яклары белән, бер-берсеннән нык аерыла. Шуңа да карамастан, элеваторлардагы исәп хисап бары тик центнерларга гына көйләнгән. Җирдән алынган уңыш — тонна белән, ә тоннасы тәңкә белән генә -санала. РСФСРның үзәгендә үстерелгән бодайның тоннасына — йөз, борчакныкына — ике Йөз, карабодайныкына өч йөз сум түлиләр. Карабодай өчен комбиазык та бирәләр.
Сатканда түләнә торган акча карабодай, тары, борчак, соя кебек культураларны үстерү өчен тотылган чыгымнарга, хуҗалыкның алар өчен кичерелгән борчуларына һич тә туры килми. Председательгә дә. директорга да, район, өлкә яки республика җитәкчеләренә дә җирнең һәр гектарыннан алынган ашлыкның күләме кадерле. Монысы — аларның йөз аклыгы. Ачыктан-ачык сөйләшкәндә, нәкъ менә шуңа күрә дә күпчелек җитәкчеләр тонна артыннан куалар.
• Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыга соң? Карабодай, тары, борчак кебек культураларга акча күбрәк килә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы аларны. мөмкин кадәр, киңрәк басуларда үстерүне алга сөрә. Әзерләүләр министрлыгы аларны үзендә мулрак тупларга тырыша, тик көткәннәрнең киресе килеп чыга. Элеваторлар карабодай
белән тарыны сугышка кадәрге күләмдә кабул итәләр, кузаклылар сигезенче бишьеллыктагы дәрәҗәдә кала бирә. Агрономнарның ашлык үстерүгә булган мондый мөнәсәбәте гөрләп чәчәк атканда, терлекчелек өлкәсендәге белгечләр нишли ала? Иң зур борчу тудырган мәсьәлә шул, минемчә.
• • •
Күрдегезме, краснодарлылар кичергән хәлләр тиз арада Татарстан, Башкорт- стан, Урал, Себер, кара туфраксыз яклар башына төшәчәк мәшәкатьләр турында күпме сораулар күтәрә?!
Тимашев заводының бик тәвәккәл директоры Гладунец иптәш миңа бер фикергә килердәй иптәшләр булдыру турында да, төзелеш кыенлыклары турында да озаклап сөйләде. Әңгәмә уңаенда, мәсьәләнең иң четерекле ягы. килешенгән хуҗалыклардан чимал килмәү очраклары хакында да сүз кузгалды. Хикмәтнең асылына төшү өчен, предприятие хезмәтеннән файдаланучыларның үзләрен күрергә кирәк иде. һәм без районның «Россия» колхозына юл алдык.
Станица, үзенең асфальтлы урамнары белән үк. башка авыллардан аерыла. Бик уңайлы стадионнары бар. Колхоз идарәсенең бинасы хәтта мәрмәр белән дә бизәлгән. Председатель Владимир Григорьевич Кулик кабинетны да иркен итеп ясаткан: зур бүлмә артында тагын бер аулак почмак бар. Хәзер шундый нәрсә модага керде бит. Өстәлдә — минераль су. Әйбәт. Мәскәүдәге шактый дәрәҗәле җитәкчеләр дә мондый мәйданда өч кабинет ясау ягын чамалар иде, мөгаен. Председатель Куликиың эшне шул юнәлештә алып баруын гаеп итмик. Киресенчә, колхозның мондый киң колачлы тормышын хупларга кирәк. Монда һичнинди гөнаһ та юк, барысы да — тир түгеп хезмәт итүнең сөенечле нәтиҗәсе. Дөньяда төрле хәлләр бар. Кайбер колхозлар муеннан бурычта утыра, шуның ук председателе дәүләт кредитына алган «Волга»да сиптерә. Исе дә китми!
«Россия» колхозының банкта саклана торган дүрт миллион сум запасы бар. Күктән төшмәгән бит ул — тырышлык хикмәте. Димәк, хуҗалыкның уңышлары тотрыклы. Узган 1982 елда бодайны — һәр гектардан кырык алты, арпаны — кырык, кукурузны — алтмыш җиде, сояны — унсигез, борчакны утыз центнер алганнар. Терлекләре дә тук. Мал башына егермешәр центнер исәбеннән азык әзерләгәннәр. Кирәксә, күршеләргә бирергә дә әзер торалар.
Сүз дә юк, бу — зур уңыш. Әмма Кубаньның «Россия» колхозында Тула өлкәсенең Ленин исемендәге, Татарстанның «Кощак» һәм «Восточный» хуҗалык- ларындагы нәтиҗәлелек юк. Тегеләр сыерлардан елга бишәр-алтышар мең литр сава, ә «Россия»нең моңа бер савымчысы гына ирешкән. Лидия Иванова Берез- ная гына.
«Россия» колхозы бу яклардагы башка ике йөз хуҗалык кебек үк, комбиазык әзерләүче хуҗалыкара предприятиенең бер члены булып тора. Монда бу яңалыкны фураж мәшәкатен хәл итүдәге мең дә бер хәсрәттән коткару чарасы дип, хуплап каршы алганнар. Тиешле акчаны да керткәннәр, әмма чималның иң әйбәтен, барыбер, үзләрендә калдыру ягын чамалыйлар.
Уйлыйк әле; ни өчен «Россия», хуҗалыкара заводка илтеп бирүгә караганда, фураж амбарын үзендә булдыруны кулайрак саный? Крестьянның, байлыгыңны сандыгыңа салып биклә дә ачкычын ычкырыңа тагып йөр, дигән элекке кагыйдәгә буйсынуымы бу?
«Россия» председателе Владимир Григорьевич Кулик белән сөйләшкәндә, бу хакта да фикер алыштык. Ник әле болар, завод бирә торган комбиазыктан баш тартып, фуражны үзләре ясарга булганнар? Күпме өстәмә мәшәкать?!
— Болай ышанычлырак! — дип. Кулик үз күңелендәгене ачты да бирде.— Фуражга ашлык күп: йөз тонна соябыз бар, өч йөз тонна борчак, кирәк чакта, теләгән кадәр болгатабыз да фермага илтәбез. Завод белән сөйләшә башласаң, бүген кирәк әйбереңне иртәгә җибәрәләр; син бозау азыгы сорыйсың, алар кысыр сыерга да ярамый торганны төртә. Үзәккә үтәрдәй башка яклары да бар: ике м₽С« тонна арпа тапшырдык, аңа, үзебеэчә, саклык кассасына салган акчага ышанги” дай, өмет багладык, янәсе иң кирәк чакта гына алабыз... Аны район планына керткәннәр. Без бирдек — башкалар файдалана...
Бу җитәкченең фикеренә каршы торырлык сүз юк.
Комбиазык әзерләү иидустриясе Әзерләүләр министрлыгына да, хуҗалыкарз предприятиеләргә дә карый торган, әлегә, чагыштырмача, яшь тармактан санала. Әмма аның киләчәге әметле. Кубаньга Татарстан да, башка өлкәләр дә иярер һәм, нәтиҗәдә, бер генә бөртек тә, бүлгеч-тарткычларга кереп, болгатылмыйча тер лек тагарагына төшмәс. Тик, бу эшнең тәмен татыр өчен, үзара килешкән хуҗа ф лыкларның мөнәсәбәтләрен, исәп-хисап өлешләрен ачыклап куясы бар. һәркем үз бурычын һәм ни алачагын төгәл белергә тиеш.
КПСС Үзәк Комитетының 1982 елгы май Пленумында Азык-төлек программа Е сы кабул ителгәч, агропромышленность комплекслары планлаштыруның мөстә кыйль объектлары итеп билгеләнделәр. Оч меңләгән трестлар, главкалар һәм баш - ка төр конторалар бетерелеп, бу эшкә ярдәм итәрдәй агропромышленность бер У ләшмәләре булдырылды. Районнарда гына да өч мең илле дүрт берләшмә бар - лыкка килде. Аларның советлары хуҗалыклар бер-берсенә бирә торган байлыкны бәяләү хокукына да ия.
Бу — зур хокук, олы бурыч. Районнардагы агропромышленность берләшмәләр< артык сүз куертулардан, кәгазь күпертүләрдән башка гына, һәр хуҗалыкның иҗади мөмкинлекләрен ачу өчен, бөтен көчләрен куярга тиешләр.
Илдәге кырык мең колхоз-совхоз үзләре иккән ашлыкны ничек итеп файд» ж лануны үзләре билгели: дәүләткә сатып, аннан комбиазык аламы ул. күршедәге хуҗалык заводына илтеп тарттырамы, үзара берләшеп оештырылган предприя тие хезмәтеннән файдаланамы — аның үз ихтыярында. Бнш-ун хуҗалык берләш Е сә, фураж ясау заводына шул җиткән. Бу эш, әлбәттә, тиз генә үтәлә торганнар дан түгел. Аңа административ күрсәтмәләр бирү ысулы белән генә ирешеп бул < мый. Монда хуҗалыкларның теләге, ышанычы, омтылышы һәм ихтыяр көче та п ләп ителә.
Әмма, ничек кенә булмасын, бер хуҗалык гомум эшкә нинди өлеш кертсә. -и ул шуңа тиң өлешне алырга да тиеш. Фермага кирәкле азыкны сораганда, син биргән ашлык, район планы нигезендә, фәлән якка оэатылды шул инде дигән язу сузмасыннар иде!
Комбиазык әзерләүгә катнашучылар, киләчәккә юнәлгән теләкләрен бик ачык белдерсәләр дә. хәзерге кимчелекләрдән зарланырга ашыкмыйлар, хәлне аңлый лар кебек. Азыкның сыйфатына бәйле бәхәсләр әдәбияттагы мәгълүм персонаж лар Иван Иванович белән Иван Нккифоровнчның ызгышуына охшаш.
Казанга якын гына урнашкан «Юбилейная» кошчылык фабрикасын, «Сосис. воборскнй» дуңгызчылык комплексы хезмәткәрләре концентратларның «сыек» лыгына зарланалар. «Комсомольский» совхозында, күркәләрне үрдәк азыгы белән туендырырга туры килә, дип, «аһ» оралар. «Красный ключ» кошчылык фермасын да да шундый ук хәл. 1982 елны егерме биш мең тонна азыкны Брежнев шәһәрен дөге, Бөгелмәдәге, хәтта Казан һәм Октябрь Норлаты кебек ерак шәһәрләрдән1 заводлардан ташыганнар. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: бу азык тиешле таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә булмаган, алынган продукциянең унтугыз мең тоннасы, ГОСТ белән чагыштырганда, дәгъвалашырлык дәрәҗәдә икән. Дәу ләтиең башка кайсы предприятиесендә мондый башбаштаклыкка юл куела! Зоо техникларның исәп хисабыннан чыгып әйтергә мөмкин: терлекләргә бирелгән азыкта — сиксән бер тонна протеин, йөз егерме дүрт тонна кальций җитешми Бу ризыкны тиешле дәрәҗәгә күтәрү өчен. «Красный ключ» фабрикасы, өстом . рәвештә мең дә бер йөз кырык алты тонна өстәмәләр кертергә мәҗбүр булган гомум хезмәт коллективка бер миллион ике йөз сиксән мең сумга төшкән. Ни лектон шулай килеп чыккан соң?
Чөнки комбиазык әзерләүче оешма белән терлек асраучы хуҗалыклар ара сындагы элемтә шундый: азык бирүчесе соңгы нәтиҗә өчен җавап тотмый. Ком бназык әзерләүчесе җибәреп тора, алучысы ала. бөтенләй башкалар төп күрсә кочне саный.
КПСС Үзәк Комитетының 1982 елны ноябрь Пленумында КПСС Үзәк Коми тетының Генеральный секретаре Юрий Владимирович Андропов апачык итеп
күрсәтте: политик һәм хуҗалык эшләренең үзәгендә нәтиҗәлелек өчен җавап бирү күздә тотылырга тиеш, ул, санга карап түгел, колхоз-совхоз һәм предприятиеләрнең, төзелешләрнең мөмкинлегеннән ни дәрәҗәдә дөрес файдалануларын нан чыгып билгеләнергә тиеш.
РСФСР Әзерләүләр министрлыгының чимал һәм үзләштерү бүлеге начальнигы Валентина Николаевна Карпова миңа терлек азыгы составындагы аксымда, төрле өстәмә тәмләткечләрдә бик зур ихтыяҗ барлыгын әйтте. Хәзергә тиешенчә бары кош-кортны гына канәгатьләндерә алалар икән, ит һәм сөт җитештерү фабрикаларының таләбен «кулдан килгәнчә» генә каплыйлар. Болай булгач, кош- корт үрчетүчеләрнең эше көйләнгән инде! Ал да сип — калганы синең кайгы түгел! РСФСРдагы «Птицепром» оешмасына алты йөзләп предприятие карый. Әзерләүләр министрлыгына берләштерелгәннәрен исәпләве дә кыен. Анда дүрт меңләгән эшче азык әзерләү белән шөгыльләнә — шунысы гына мәгълүм. Санап караган идем, аларга ел саен алты миллион чамасы хезмәт хакы түләргә кирәк. Кош фабрикаларын тәэмин итәргә тиешле оешмалар баш ваталар, хуҗалыкара предприятиеләр, азыкның кирәкле төрләрен эзләп, әллә кемнәргә мөрәҗәгать итәләр, ә үзләре исә гади генә чуер ташны да, бака кабырчыгын да табып бирергә теләмиләр. Анысын гына, мөгаен, үзләре дә булдыра алырлар иде бит инде!
Үзара мөнәсәбәтләрне кем конкретлаштырып торыр, алыш-бирештә генә түгел., арзанлы ит, сөт, ашлык җитештерүдә яңа сүзне беренче башлап кем әйтер? Арзанлы азык-төлек җитештерүдәге кызыксынуны кем уятып җибәрер, аның өчек кем җавап бирер?
— Безгә бары тик башка-баш эшләү генә отышлы,— диде миңа «Россия» колхозының председателе Владимир Кулик.— Комбиазык заводлары, хуҗалыкларда- гы нәтиҗә турында да уйласыннар иде!
Тимашев заводы директоры Гладунец та бу фикергә кушылырга әзер иде.
Димәк, һәр ике як та үзара килешүгә бара. Эш рәсми күрсәтмәгә генә терәлеп калган. «Россия» председателе Кулик, без бу хакта сөйләшкән арада, ачык- тан-ачык әйтеп салды:
— Безгә бик әйбәт булыр иде ул! — диде.— Комбиазык заводлары, бәхәслә- шеп-нитеп тормастан. ике як өчен дә отышлы юлны сайласыннар!
Тимашев заводы директоры Гладунец та шул ук фикердә.
— Мин хезмәтебезнең ңамуска тап төшермәвен телим! — ди ул.
Моңа охшаш фикерләрне кәгазьгә теркәү миңа да рәхәт.
Тирәннәнрәк уйлап карасаң, гаҗәеп бер башваткыч килеп чыга, бер тирәдә әйләнеп тик йөрисең, әйләнмәнең азагы юк бит аның. Әйтик, Әзерләүләр министрлыгы, бөртеклеләр сатып алуда, төп рольне уйнамый, нинди ашлыкны хуплау, терлекләргә генә кирәклесен сайлап алу, кайсын ничек бәяләү хокукы аңа бирелмәгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы исә, үз чиратында, комбиазык индуст- риясен буйсындыра алмый. Шулай итеп, төрле оешмаларның вак-төяк мәшәкатьләре гомумҗәмгыять мәнфәгатьләрен үз кубызына биетә килә.
Сүзне йомгаклар алдыннан берничә соңгы санга тукталыйм әле. РСФСРда фураж эшкәртә торган ике мең ярым фабрика бар. Алар терлек азыгы өчен калдырылган егерме миллион тонна ашлыкның барысын да эшкәртерлек куәткә ия булсалар да. бөртеклеләр терлек тагарагына турыдан-туры салынып ята.
Ел әйләнәсенә терлеккә бөртек килеш ашатыла торган ашлык, ил күләмендә санаганда, кырык миллион тоннага җитә. Гади болгату ысулы гына да бу байлыкның, кимендә, чиреген, ягъни ун миллион тоннасын, саклап калдырырга мөмкинлек бирер иде.
Без шуңа ирешә алмыйбыз.
Ни өчен? Өйрәнеп җитә алмыйбызмы? Ялкаулык, иренү кебек яман гадәттән котыла алмыйбызмы? Алаймы-болаймы, ун миллион тонна ашлык җилгә оча! Бу бит — Татарстан кебек зур республика игенчеләренең ике ел буе тир түгеп тапкан икмәгенә тиң байлык!