Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ КҮРКӘМ СЫЙФАТЫ


нтернационализм — социалистик реализм әдәбиятының аерылгысыз бер категориясе- Хеэерге татар әдәбиятында без моның мисалларын күлләп саный алабыз. Рухи яктан бай, коммунистик идеал эчен кереш белен тыгыз бәйлеигәи кешенең матурлыгын эстетик ачып бирү бурычы ачык күренеп торган милли характерлы, максатка омтылышлы, чын граждан булып җитлеккән геройны сурәтләү юлы белән хәл ителә. Дәрес, андый геройны тудыруда схемадан, терле сыйфатларның стандарт җыелмасыннан котылу җиңел генә бирелми.
Татар әдәбиятында андый геройлар хәзер аз түгел. Арслан Гобәйдуллнн, Мирсәет Ардуаное (Г. Ахуноа, «Хәзинә», «Ардуан батыр»), Зебәерое (Ш Бикчурии, «Каты токым»), Габитов (И. Гази, «Гади кешеләр»), Дания Дәүләтшина (М. Зарипов, «Квартирга ордер»), Әхмеров (Э. Касыймоа, «Чулман — оныклар елгасы»), Бакир Галиев (М. Хәбибуллнн, «Икмәк кадере»), Саттаров, Громких (Д Вәлнев, «Сиңа тормыш бүләк итем», «Диалоглар») һ. б. әнә шундыйлар.
Мәдинә Маликова «Казан каласы — таш кала» дигән повестенда архитектор Мәрьямнең кызыклы образын иҗат иткән. Язучы тормышының мәгънәсен иҗат белән януда күргән кәчле, нык ихтыярлы хатын-кызны алга бастыра. Мәрьям шәһәр тезелеше проблемаларын хәл итүне җанына бик якын ала. кешеләргә шатлык китерергә омтыла. «Деньяга яратылганнан бирле,— дип фикер йертә ул,— кешелек хакыйкатьне аңларга. мәңгелекнең серләрен ачарга омтылып яши. Бу аоыр һәм озын юлның очы- кырые күренми әле, һем бары тик мин-минлегеннән, үз тормышыннан югары күтәрелә алган кеше генә, җирдә яшәүче башкалар белән бердәмлеген тоеп, мәңгелек хакыйкатьне аңлау юлында кешелеккә бераз гына булса да алгарам китәргә ярдәм итә алган кеше генә — бары тик шундыйлар гына бу деньяда җан тынычлыгы һәм килечеккә ышаныч белән яши ала». *
Альберт Мифтахетдиноеның «Атларны Убиенна елгасы тамагына илтү» дигән повестенда Чукотканың кеше аяк басмаган районнарын үзләштерүчеләрнең батырлыгы, ныклыгы, ихтыяр кече турында сейленә. Кече геолог Аникей Марков һәм каюр Афанасьичка аеруча әһәмиятле документларны экспедиция начальнигының үз кулына илтеп тапшыру заданиесе йекләне. Алты аттан торган кәрванның елга тамагына барыр юлы бик авыр атлар һәлак була, Афанасьич үзе чак кына батып үлмичә кала. Ләкин язучы драматизмны куертмый, хеаефле моментларны сурәтләү белой мавыгып китми. Әнә шуның белән ул «кондәлек тормышның» кешеләргә нинди бәягә тешүен ышандырырлык итеп тасвирлый. Геологлар белән бергә повестьтагы башка кешеләр—совхоз бүлекчәсенең упраеляющне Коля Кузьмичев, сатучы, эстон кызы Магда Апперкот, радистка Меланья да кыенлыклар аша үте Бу кешеләрнең очраклы хәлләрдә, беренче тапкыр гына очрашулары, әмма алар үзләрен генә кайгыртмыйлар. бер-берсене ярдәм итәргә омтылалар. Бу әсәрде интернациональ эстетик идеал «день я дагы иң олы матурлык» булып алга баса.
Күләме зур булмаган «Митрич» повестенда Р Кутуй Аниска диген кызны тәрбиягә алып үстергән карт эшченең рухи матурлыгын күрсете. Ул Анискага карата үз
IU «К У.» М 13
И
145
әтисе кебек игътибарлы, аны ярата, кыз бәхетле булсын ечен бетзнесен эшли. Анис- каның туган кенендэ утырганда күзләреннән, бетен йезеннән яктылык, шатлык бер- келә. Яшьләр күп җыелган, һәм шунда, коридорга тәмәке тартырга чыккач, ул кызы . дип санаган кешесенең кемгәдер әйткән сүзләрен очраклы рәвештә ишетә: «Ә ул ; минем беркемем дә түгел. Митя абый гына ул. Күрше...» Митрич ялгыш кына ишетеп калган сүзләрне күтәрә алыр идеме, әмма шул чакта ишек шакыйлар. Аниска үзенә килгәннәр дип уйлый, ә анда Нюшка тора икән, Митричка кыен көннәрдә ярдәм иткән кыз. Ул хәзер дә аның янына кадерле, якын кешесе итеп килгән Язучының шундый контраст куллануы Митричны күтәрә, Анисканың әхлаксыз, туң җанлы кеше икәнлеген күрсәтә.
Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романында карт эшчеләр татар Сөләйман Уразметов белән рус Матвей Погорельцевның дуслыгы ышандырырлык һәм дөрес итеп тасвирлана. Аларның чын мәгънәсендә туганнарча мөнәсәбәтләре сокланырлык, һәм бу хәзерге татар әдәбиятында бердәнбер мисал түгел. Төрле милләт кешеләре дуслыгының матурлыгы әллә кайчаннан килә. Аның әдәбияттагы куәтле чагылышы мисалларын Г. Ахунов, Ә. Еники, Э. Касыймов, Р. Төхфәтуллин, М. Хәбибуллин һәм башка язучылар әсәрләрендә күреп була.
Совет илендәге барлык милләтләрнең иҗтимагый мөнәсәбәтләрендә иң мөһим як булган интернационализм художестволы иҗат материалы булып кына калмады, камил, гүзәл кеше концепциясендә төп критерийга да әверелде. Г. Әпсәләмовның шул ук романында кеше матурлыгының нинди булуын, аның революциягә кадәр һәм безнең көннәрдәге үсеш юлларын күрәбез. Сөләйманның бабасы, патша заманында җанны тетрәтерлек бәетләр әйтеп йөргән сукыр скрипкачы Хәйретдин имән баскан дустын коткарган өчен генә җәзалана. Сукыр җырчының гадел һәм бәхетле кеше турындагы хыяллары Сөләйман белән Матвейга мирас булып кала, алар ечен дөньяда иң кадерле принциплар — гаделлек, тигезлек, гуманизм һәм кешеләрнең интернациональ туганлыгы.
Әдәби әсәрләрнең геройлары арасында чынлыкта илебездәге барлык милләт, халык исем-фамилияләрен йөрткән геройлар булуы бик әйбәт. Моның закончалыклы күренеш икәнлеге СССР Язучыларының VII съездында аеруча басым ясап әйтелде: «Әдәбият, милли шартлар һәм традицияләр обстановкасында эшче кешенең иҗади хезмәтен сурәтләп, советча яшәү, социалистик патриотизмның әхлакый көче, җәм- i гыятебездә эшчеләр сыйныфының җитәкче роле турындагы карашларыбызны киңәйтә» («Литературная газета», 1981, 1 июнь, 2 бит).
Үзбәк язучысы Р. Фәйзинең «Галиҗанәп кеше» романында тимерче Мәхкәм әкв һәм аның хатыны Мәхриииса сугыш елларында төрле милләттән булган 14 «чит» баланы үз балалары итеп үстерәләр. Бу гади хезмәт кешеләренең олы кешелеклелек хисе таң калдыра. Аларның бу адымы — изгелек яки кызгану тудырган бер очраклы хәл генә түгел, ә бәлки социалистик җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең бөтен системасы тудырган гуманизм, интернационализм кебек хисләрнең закончалыклы чагылышы. Казах язучысы М. Мәгауинның «Бер ата балалары» дигән повесте да шул темага багышланган. Ул илебезнең төрле республикаларыннан килгән ятим балаларны үз гаиләләренә алган казах колхозчылары турында шигъриятле итеп
1976 елда «Звезда Востока» журналында Үзбәкстанда яшәүче рус язучысы Г. Марьяновскийның документаль әсәре—«Язмышлар китабы» дөнья күрде. Фактик материалларга нигезләнеп, автор Ташкентка ачлыктан, авырулардан интеккән балалар эшелон-эшелон килеп торган героик сугыш елларын сурәтли. Үзбәкстан йөз мең баланы үзенә сыендыра, тергезә, тормышка аяк бастыра. Ятим балаларның кайсы милләттән икәнлеген уйлап тормыйлар, барысына да тигез карыйлар. Романда, повестьта, документаль китапта бер үк нәрсә турында — илебезнең гүзәл кешеләре, аларның олы җанлылыгы, гуманизмы һәм интернационализмы турында сөйләнә.
Ярдәмчеллек, зур эшләрне бергәләп хәл итү совет халкына һәрвакыт хас сыйфат. Моның мисалы Э. Касыймовның «Чулман — оныклар елгасы» романында да бар. Талантлы инженер һәм галим Усман Әхмеров сыйфатлы гипосульфит алу буенча үт- ' кәргән тикшеренүләрен Эстониядән килгән коллегалары белән эчкерсез уртаклаша. Кунаклар Әхмеров ирешкән нәтиҗәләргә исләре китеп, сокланып карыйлар. Әмма

геэТ» Нефть эшенең бер диген остасы Кадермәтнең дөнья ачысын күп күреп бирчәйгән җаны эри. «Кара алтын» эшенә очраклы гына килеп эләккән элекке матрос Тин-Тиныч нефтьче булырга ныклап карар итә. Мотгәрәй генә, киресенчә, нефтьтән аерылып китәргә була. Нефтьче хезмәте аның тормышына әаерелми. әмма ул үз бәхетенең иген кырында икәнлегенә ныклап төшенә.
Кешедә булган иң матур сыйфатлар хезмәт нәтиҗәсендә материальләшә. һәм китапның ахырында бригадир Зөбәеровның түбәндәге сүзләре бик хаклы яңгырый: «Ә бит скважина җиргә үтеп кенә калмый, катлам-катлам булып без үзебез дә ачылабыз. Шламсыз гына түгел, билгеле, ансыз булмый, бездәге чын сыйфатлар да үзен күрсәтә».
Дуслык, чын иптәшлек белән береккән кешеләр генә үз кимчелекләрен җиңә, рухи яктан сафрак һәм матуррак, инициативалырак, мөстәкыйльрәк була алалар — татар язучысы романының интернационалистик пафосы әнә шундый. Төрле милләт геройларының уртак тырышлыклары һәм максатларының чыганаклары турында аны русчага тәрҗемә иткән язучы В Чивилихин бик матур итеп әйтә: «Язучы нинди генә телдә язмасын, совет кешесенең идеалы бер. Анда барлык чорлар һәм барлык халыклар кешеләренең иң яхшы сыйфатлары, һәркем үзенең эшләрен һәм уй-ниятлә- рен шуның белән чагыштырып карый. Художникның позициясе күбрәк аның шул идеалны, бөтен дөнья халыклары өмет баглый торган киләчәк кешесе идеалын ничек итеп күрүендә. «Каты токым» романының геройлары миндә шундый уйлар тудырды».
Хәзерге куп милләтле әдәбият чын кешене тасвирлап бирү өчен кешедә булган бөтен сыйфатларны — аның дөньяга карашын, хезмәткә мөнәсәбәтен, көнкүрештә үз- үзен тотышын һ. б. һәммәсен бергә, бер-берсеннән аермыйча алып карый. Художестволы иҗаттагы матур кеше — ул иң элек фидакарь хезмәт иясе, идея ягыннан инанган, саф әхлаклы, белемле һәм күп нәрсә белән кызыксынучан кеше.
Татар әдәбияты һәр яктан камил кешенең нинди дә булса моделен тәкъдим итәргә омтылмый. Бу мөмкин дә түгелдер. Кешенең матурлыгы статистик исәпләүләргә, төгәл логик билгеләмәләргә сыешмый, аны берәр төрле «үрнәккә» генә сыйдырып бетереп булмый.
Совет әдәбиятының интернационализмы — художникның социалистик милләтләр белән элемтәсенең бөтен бер программасы ул. Интернационализмга юл художестволык нигезендә. Ватаныбызга чиксез бирелгәнлектә, язучы талантының, культурасының, тормыш тәҗрибәсенең, эстетик идеаллары югарылыгының хәлиткеч үсешендә ята торган барлык шартларны үзләштерү аша үтә. Күп милләтле совет әдәбияты үсешенең бөтен дәвамы аның тагын да интернациональләшүен, совет һәм бөтендөнья культурасы хәзинәсенә бик зур өлеш кертүче социалистик милләт һәм халыклар әдәбиятларының үзара тагын да якыная баруын һәм бер-берләрен баетуын кире кагылгысыз итеп раслый.