Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧИГИРИКАНДРА ИТӘГЕНДӘ


Килеп жит әренә километр чамасы калганда кыз аны күреп ала, кантарланып каткан елга бозыннан аның каршысына йөгерә Үзәннәрдә инде караңгы төшә, күктә кызгылт шәүләләр хаснл була, төнгә каршы суык көчәя бара Сузылып яткан елгада да, аның ярларында да шылт иткән тавыш юк Шундый тынлык, колаклар томалангандай тоела. һәм еракта-еракта. агарып яткан кар өстендә бер карамчык-нокта күренә. Ул! Бу карамчык фәкать ул гына булырга мөмкин' һәм кыз бар көченә аңа каршы йөгерә. Зур киез итекләре йөгерергә комачаулый, муенына шуып төшкән яулыгы астыннан жнрән чәчләре ачыла Тыны бетеп, йотлыга-йотлыга салкын һава сулый кыз, йөгереп килеп, сөенечтән, дулкынланудан көләргә тотына. Көлү егеткә аңлашылмый, ул йөзен жыера. Ә кыз моны күрми, егетне култыклап ала да янәшәсеннән атлый, буй ягыннан ул егеттән калышмый, бәлки әле калк\рактыр да Суык аның бит алмаларын, борынын кызарта - кыз аларны бияләе белән уа, кыска керфекләрен бәс сарган, болан да кысыграк күзләре тагын да кысыла төшә. Юк, кызны чибәр дип булмый иде. Ә егет чибәрләрне генә ярата, шуңа күрә аның сөйләшәсе, сүз ишәй рап тора
- Икенче килгәндә иртәрәк килергә тырыш, ярыймы ди кыз
— Ярый, дн егет һәм тизрәк китәргә ашыга Очрашып күрешкәннән соң аның шулай һәрвакыт тизрәк китәсе килә
к, егет аңа ялгышып кына да сөям дип әйтмәде. Ә кыз үзе бу турыда сорарга ку рыкты,—егетнең үпкәләве бар. Бу хакта сорау — икеләнү билгесе Ә икеләнергә нигез бар идеме соң? Егет кыз яны на дөм караңгы төннәрдә дә килеп чыга, төнге тайга аша япа-ялгызы сигез километр араны узып, ауган агачлар, тирән чокырлар, шаулап аккан сулар аша үтеп, берничә сәгать аның белән булып, шул юлдан яңадан кайтып китәр өчен. Яратмаса. йөрер идемени! Кыз шулай уйлады Егетнең бер тапкыр да ярату турында уйлап карамавы аның башына да килми иде
тәсе килми, ул дәшми
Кышлау текә кыялы Чигирнкандра дигән биек сопка итәгендә урнашкан Кыя күләгәсендә утырганга, аны хәтта көндезләрен дә табуы кыен, ә караңгыда инде бөтенләй күренмәс була, һәм аның кечкенә тәрәзәсеннән саркып чыккан сукыр ут яктысына атлау бик рәхәт
Кышлау эче май кебек жылы. Егет керә-керешкә Шураны кочагына ала һәм шактый вакыт кызны үзеннән ычкындырмый Бераздан сон гына тирән йокыга тала, кызның ана сокланып карап утыруын, кашларыннан, чәчләреннән сыйпавын, бите белән аның битенә кагылуын һәм тигез сулышын, йөрәк тибешен тыңлавын күрми, сизми ул Йокысын туйдыргач, кабат үз отрядына чыгып китә һаваның нинди булуына да карамастан чыгып китә. Кыз аны озата бара, һәм бер дә көтмәгәндә бу инде берничә тапкыр кабатланды — үз укларына жәвап биргәндәй, көләргә тотына Кәкре нарат янында алар аерылышалар Бу бик уңай лы урын Моннан Шура әле байтак вакыт китеп баручы Василийны ка
Атна тулганда егет тагын килеп чыга. Бу танышлык бик уңайлы булып чыкты, бер нәрсә өчен дә җавап бирәсе юк, дип уйлый ул. Алар арасында киләчәк турында да сүз чыкканы юк. һәм нинди дә булса киләчәкнең булуы мөмкин эш тә түгел. Тайга... Ә соңыннан алар өйләренә таралачаклар.
Яз җиткәндә тикшеренү эшләре тәмамланып өлгерде. Ике арадагы мөнәсәбәт тә шушының белән өзелергә тиеш иде, әмма аларга өйгә бер поездда кайтырга туры килде. Бу Василийга ошап бетмәде, шул сәбәпле юлда Шурага ул әллә ни игътибар итмәскә тырышты; булган — беткән, барысы да тайга ешлыгында калган,— шуңа күрә преферанстан аерылмады. Кыз аңа комачауламый иде. Сүз катмады, бәйләнмәде, үз тормышы белән яшәде. Егет аннан канәгать иде — акыллы кыз, барысын да аңлый, дип уйлады. Кызның мөстәкыйльлегенә, арада берни дә булмаган кебек кылануына хәтта үпкәлисе дә килде. Бу егетнең горур-лыгына бераз көч килүдән иде, ә гомумән алганда ул аннан бик канәгать, мәсьәләнең шулай ансат кына чишелә баруына шат иде...
Вакыт-вакыт ул кызның күзләре белән очраша һәм — шунысы гаҗәп — кыз аңа ачык йөз белән елмаеп карый. Бары бер тапкыр гына аның карашында ниндидер томан пәрдәсе күрде ул — кыз нәрсә турындадыр уйлана иде, ахрысы, әмма анысын да төгәл генә әйтеп булмый, бәлки шулай тоелгандыр гына.
«Шулай берни өчен дә борчылмый микәнни?» — дип уйлады егет һәм ничек танышуларын исенә төшерергә тырышты.
Ул контроль нивелировкадан кайтышлый төнгә калды һәм кыз яшәгән шушы кышлауга килеп юлыкты.
— Сәлам, геологиня!—диде егет.— Моңсу түгелме соң?
— Моңсу шул,—диде кыз.
— Сиңа моңсу булмасын дип килдем бит менә.
— Яхшы булган.
Кызның сүзләреннән аның эченә җылы йөгергәндәй булды. Кулларын угалап, янган мич каршына чүгәләде.
— Чәй эчермәссеңме?
— Хәтта тамагыңны да туйдыра алам. Эшчеләр монда божыр тот-каннар иде.
— Кара син аны, ә! Ярыйсы яшисез икән.
— Зарланган юк.
Кыз өстәлгә эскәтер сыман бер нәрсә җәйде, һәм зәгыйфь шәм як-тысында арлы-бирле йөренгән хуҗабнкәгә егет игътибар беләнрәк күз салды Юк, кызны чибәр дип булмый иде, шуңа егерме алтыларга хәтле ялгызы утыра торгандыр да... Тагын бер елдан егерме жиде тулачак, ә анда инде утыз...
— Димәк, килеп чыгып сиңа.мәшәкать ясамадым?
Кыз иелде дә егетнең күзләренә карап алды:
— Уйлаган идем аны.— диде ул тыныч кына һәм көлеп җибәрде.
— Нәрсә уйлаган идең?
— Күзләрең коңгырттыр дип. Ерактан алар кара булып күренә.
— Ерактан гына бит ул. Син аларны якыннан кара.— Егеткә аның белән җиңел иде. һәм уйлап куйды — әгәр теләсә, кыз әллә ни карышып тормаячак. Тикшереп карау өчен аның кулына үрелде Кызның кулы зур һәм саллы иде, бу хәл аны бераз суытып җибәрде.— Ну, боҗырлар бар дигән идең түгелме соң?
— Өстәлдә.
Егет өстәл янына килеп утырды, ашарга кереште. Аннан чәй эчте. Аннан соң тәмәке тартты.
— Килеп чыкмаган булсам, син инде бу вакытта йокларга да ятыр идең, шулаймы? •
— Бәлки шулайдыр.
— Ят алайса
Кыз өреп шәмне сүндерде дә чишенергә кереште Эшчеләр йоклаган стена артыннан гырылдау ишетелде. Тимер мичнең кызарган стенасыннан бүлмәгә алсу яктылык тарала, шушы яктылыкта күз тора-бара кышлау эчендәге бөтен нәрсәне аера башлады Василий Шура чишенгән якка карды Кыз анда юк иде инде, димәк, яткан ф
— Ә миңа кая ятарга?—дип сорады ул.
Кыз дәшмәде. Егет киемнәрен салды да кыз янына килде
— Ай-Һай, салкын икән идәнең,—диде, аннан одеал астына үрмә- £
ләде. Кыз читкәрәк тайпылып, урын бирде, һәм шулвакыт егет аны 2 кочагына алды. Кыз бу юлы да берни әйтмәде Моны күреп, Василий “ аны кинәт үз ягына әйләндерде, шул мизгелдә кызның куркынудан £ зурайган күзләрен, ачынулы елмаюын күрде Ләкин кыз монысына да = чыдады, дәшмәде... *
Күпмедер вакыт үткәч, нәрсәгәдер ачуы килгәндәй;
— Нигә аны беркемем дә булмады дип, баштук әйтмәдең? — дип £
сорады Василий. • ?
— Беркемем дә булмады,— дип пышылдады кыз. ф
— Хәзер инде үзем дә беләм,—диде егет, тагын да ачуы кабарып.
— Ә нигә синең ачуын килә? s
Егет җавап бирмәде. х
— Ә мин аның шулай буласын алдан ук белдем,—диде кыз, тавы- 2 шында елмаю сизелде
— Монысы ни дигән сүз тагын?
— Чөнки мин сине килеп кергәч үк ошаттым
— Кызганыч, алданрак белгән булсам. - днде егет, көлемсерәп, u һәм баягы ачуы сүрелгәнен сизде. Бу хәл өчен бернинди җаваплылык “ булмаячагын ул шунда аңлады —Син мине бик гаҗәпләндердең әле. u
Шул көннән кыз янына ул ял көн саен килә башлады Бераз вакыт үткәч, кыз аның отрядын куып җитте, тагын бергә булдылар Аннан кыз арткарак калды, егет аның янына барып йөрде
Көннәрдән бер көнне кыз:
— Ни әйтсәң дә, Чигирикандра — гүзәл җир ул!—диде
Кызның ни әйтергә теләгәнен ул шундук аңлап алды, бу сопканы мактау түгел иде. әлбәттә, сүз аларны якынайткан кышлау турында бара Әмма егет әлеге фикергә кушылмады, дәвам иттермәде
Поездда соңгы көн барганда ул гомумән кызга якын килмәскә тырышты Кырынды, әйберләрен җыеп чемоданга тутырды, китап- журналлар укыштырды, йоклап та алды һәм түземсезлек белән поездның, пыяла гөмбәзле вокзалга килеп кереп, тукталуын көтте, һәм шул минут аларны бәйләп торган соңгы минут булачак, аннан соң икесе дә ирекле һәм үз юлларыннан китәчәкләр
Менә поезд да туктады.
Перронда җылы, кояшлы иде, кайберәүләрне чәчәкләр белән каршылыйлар. кая карама көлү, шаян сүз. шатлык, үбешү-кочаклашулар.
— Менә шул. диде Василий һәм кызга бер дә исе китмичә киң итеп елмаеп карады, гүя ике арала берни булмаган һәм булырга да тиеш түгел Аннан кызга кулын сузды — Хуш!
— Сау бул! — днде кыз. егетнең кулын кысып, аннан бәзен төс-би- тен, канатларга охшаган кашларын, матур маңгаен, сөекле күзләрен, үзен үпкән иреннәрне карашына сыйдырырга, исендә калдырырга теләп, текәлеп торды, һәм шулвакыт эчендә нәрсәдер тетрәнеп китте,— кыз көлеп җибәрде
Егет тагын нәрсәдер әйтергә кирәген, менә шулай берни әйтми нитми китеп бару яхшы түгеллеген аңлый иде, ләкин кирәкле сүзләр табылмады. ул китеп барды
II!
Кыз аны кеше арасына кереп югалганчы карап торды, аннан соң гына үз юлына борылды, тизрәк, тизрәк өйгә, картлар янына кайтырга кирәк. Алар әле кызларының кайтып төшкәнен белмиләр дә бит. Ул юри хәбәр итмәде — болай яхшырак, болай аңа җиңелрәк, чөнки картларның каршыларга килеп аны күрүләре, барысын да аңлаулары бар. Егет белән икәүдән-икәү калганда аңа ничек авыр икәнен әле яшерергә була, ә әти-әни алдында бу мөмкин түгел. Картларны нигә борчырга’ Аларның аңламаулары да бар һәм аңлатып та булмаячак. Гаеплеләр юк! Шулай да алай саубуллашмаска иде аңа.. Кызганыч... Кызганыч... Кыз тнз-тиз атлап урамнан бара, һәм кая гына карамасын, күз алдында салават күпередәй аллы-гөлле төсләр биешә...
Егет өенә кайтып керде. Аны күреп, анасы елап җибәрде. Улы аны күкрәгенә кысты, тынычландырырга тырышты, ләкин үзендә элекке кайтулардагы кебек зур шатлык тоймады. Кичен ресторанга кереп утырды — тайгада мондый кич турында хыяллана иде — тик ресторан да аңа элекке кайтулар ләззәтен бирмәде. Бераз утыргач, өенә кайтып китте.— ресторан ябылырга әле байтак бар иде. Өйдә дә үзенә урын таба алмый интекте. Нилектән бу? Аңламады.
Иртән әле кәефе ярыйсы гына иде, ләкин көндезләрен аны ниндидер салкын ялгызлык урап алды. Урамга чыкты, анда да ялгызлыктан котылыр әмәл чыкмады һәм шунда исенә нигәдер Чигирикандра килеп төште. Хәтерендә шул кыя итәгендә үткәргән кыш яңарды. Кояш анда соңарып кына төшә, ул башта югары күтәрелергә тиеш, аннан соң гына нурлар суыкта ялтырап яткан очлы ташларны, кыя төбенә сыенган кечкенә өйне яктырталар. Түбәдән ак төтен күтәрелә. Монда һәрвакыт тынлык хөкем сөрә. Җилләр анда керми. Әйе-әйе, ул анда күп төннәрен үткәрде һәм бервакытта да җил сызгырганын ишеткәне булмады... Чигирикандра исенә төшкәч, уйлары Шурага ялганып киттеләр, кызның каршыга йөгереп килүе, зур киез итекләренең сөртенүе, муенга шуып төшкән яулыгы һәм, көндез туры килсә, җирән чәчләренең уттай янып торуы күз алдына килеп басты. Кыз аңа кулларын суза һәм рәхәтләнеп көлә. Кая карама кар җемелди. Алар култыклашып зур кыя төбенә сыенган җылы өйгә таба атлыйлар...
Шунысы кызык, яратты микән аны кыз?.. Әлбәттә, ршавын егет аңа •ошый иде,— бу хакта кыз үзе әйтте... Әйе, ошый иде! Егет поездда аның белән үзен артык коры тотуы өчен үкенеп куйды. Шунда бераз йомшаграк булса, нәрсә булган. Өйләнергә йөрмәгәч, араны тизрәк суытасы, кызны ераклаштырасы килгән иде. Аларның киләчәк турында сөйләшкәннәрен хәтерләми ул. Ләкин барыбер үзеңне аның белән йомшаграк тотасы калган, бигрәк тә перронда, саубуллашкан чакта. Әйе, йомшаграк тотасы... Алай кырт кисмәскә иде...
Ярый әле аңарда кызның адресы калган. Ул аны Чигирикандрада ук биргән иде. Василий алырга да теләмәде.
— Нигә?— диде.
— Кирәге чыгуы бар, мәсәлән, суга бата-нитә калсам, өйгә язарсың.
— Ә син батма, ул чакта язасы да булмас.
Кыз Литейныйда тора иде Өйне ул тиз эзләп тапты. Квартираны да. һәм кнопкага басты. Ишек шундук ачылып китте, гүя аны монда көтеп торганнар Ишектә кыз күренде, көлә иде.
— Син нәрсә көләсең?— дип сорады егет.
— Ә мин киләсеңне белдем.
— Ә нигә килергә тиеш идем соң мин?—диде егет, һәрвакыттагыча кызның көлүен өнәмичә.
— Чөнки мин сине яратам!
һәм бу Чигирикандра дигәндәй яңгырады.
Русчадан СОЛТАН ШӘМСИ тәрҗемәсе