Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР СОРАУГА —БЕР ҖАВАП


Бүгенге әдәбияттагы реалистик һәм шартлы алымнар турында Сез ничек уйлыйсыз, ул алымнарны үз иҗатыгызда ничек кулланасыз?
Илдар Юзееа:
Бала чакта әти миңа ак бүрек алып кайтты. Башка малайларда да бар андый бүрек, берние белән дә аерылып тормый. Шулай да беркөнне минем шул ак бүрегем малайлар алдында дан казанды.
Укытучы абый-апалар мәктәп сәхнәсендә театр куйдылар. Без, малайлар, билгеле инде, бүрекләрне дә салмыйча, иң алда, сәхнә янын
дагы идәнгә тезелеп утырдык. Икенче пәрдә башланыр алдыннан, укытучыбыз — «артист» Язит абый сәхнәдән генә минем ак бүрегемне сорап алды да югалды. Пәрдә ачылды. Акгвардеецлар. җырлый-җырлый, авыл халкыннан талап алынган казларны йолкалар. Карыйм: акгвар- деец кйемендә Язит абый кулындагы каз — минем ак бүрек! Мактанып, күрәсезме диеп, малайларга тәртәм «Кит аннан, нинди бүрек булсын, каз ич ул!» диләр тегеләр Күпме генә тырышсам да, малайларның ышанасылары килмәде. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә икеләнеп калдым. Соңыннан, Язит абый «каз»ны минем башка чәпәгәч кенә, аның минем бүрек икәненә ышандык. Шул көннән соң малайлар минем үземә түгел, бүрегемә бер чакрымнан сәлам бирә торган булдылар.
Әдәбиятта шартлылык дигәндә, мин шул вакыйганы искә төшерәм. Әдәбият — тормышның нәкъ үзе түгел, ул — чынбарлыкның чагылышы. Ә аны дөрес чагылдыру өчен, язучы шартлы алымнар кулланмый булдыра алмый.
Мин теоретик түгел, шунлыктан, үз тәҗрибәмнән чыгып җавап бирергә уйлыйм «Тынлык белән сөйләшү» поэмасын язарга мине тормыштагы бер факт этәрде. '
...Бер мәктәпнең унынчы класс укучылары 1941 елны мәктәпне тәмамлаган егетләр — фронтовиклар белән очрашырга уйлыйлар. Алар- ны эзли башлыйлар һәм очрашу көнен дә билгелиләр. Ә очрашуга бер егет тә килә алмый: аларның барысы да Ватан сугышында корбан булган икән!
Бу материал прозаик кулына тап булса, ул шушы вакыйгадан да, бәлки, хикәя язган булыр иде Поэма язганда, тормыш факты бөтенләй төшеп калды. Әсәрнең алымына ярашлы рәвештә, мин символик образга— Тынлыкка мөрәҗәгать иттем. Балалар әлеге корбаннарның символы — Тынлык белән очрашалар Бер минут Тынлык. Хиросима Тынлыгы, Гамьсез Тынлык, Җир-ана. Бала телгә килеп, сөйли башлыйлар.
Романтик рухтагы әсәрләр язганда, миңа еш кына символик образлар уйлап табарга туры килә «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасында Фазылҗанны үз артыннан ияртүче бәндәне — Төн кешесе итеп алдым.
«Онытылмас бәет» драмасында Әби, Ак бабайларга контраст итеп. Кара әби образын бирдем «Кыр казлары артыннан» драмасындагы Борынгы кеше, «Сандугачлар килгән безгә» моңсу комедиясендәге Тимер кеше— символик характердагы образлар.
«Мәңгелек белән очрашу» трагедиясендә исә жанр, геройлар, тел- стиль. сюжет — барысы да фантастик алымга буйсыйган, Кешелек алдында торган иң зур проблема: Җирдә. Күктә, Суда сугышны булдырмау, Җирне. Күкне. Кешене саклап калу. Узган, Бүгенге. Киләчәкне бер ноктада очраштырырга омтылу — әнә шундый алымны таләп итте.
Минемчә, шартлы, символик, фантастик алымнарны куллану язучыга катлаулы реалистик чынбарлыкны масштаблырак, гомумиләштеребрәк. аның фәлсәфи асылын бер фокуска туплабрак бирергә ярдәм итә. Әмма һәр язучының тормышны чагылдыру өчен из алымнары бар. Югарыда күрсәтелгән чараларда мин кулланган алымнарның кайберләре генә...
Язучы нинди генә шартлы алым кулланмасын, укучыларын ышандырырга тиеш.
Укучылар, тамашачылар минем ак бүрекләремне каз итеп кабу1 иткәннәрме, юкмы — анысы алар иркендә...