Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАРГА ЯҢА КИТАП


әүдәт Дәрзаманов исеме укучыга шактый таныш. Аның моңа кадәр басылган китаплары турында Ирле фикерләр булды. Ләкин ни генә әйтелсә дә, ул китаплар Җәүдәтчә тапкырлык белән язылган иде. Аларны бала үз ит
Бүген балалар шагыйренең яңа китабын укыйм,—«Гелназ мәктәпкә бара» Әйбәт кыз ул Гөлназ... һәр нәрсәдән шигърият таба белә:
Арба кайта келтер-келтер.
Тирбәлдереп җай гына.
Ә Гөлназның күз алдында Уйнап кайткан тай гына.
Үзе кара, үзе елгыр.
Тояклары — тимер күк. Карамасаң, кара тайның Куанычы кимер күк.
(«Арба кайта келтер-келтер»)
Гөлназ хезмәттән җанына рәхәтлек ала бөлә
Ташыйлар өчәүләшеп: Мичке белән — әтисе. Көянтәләп — әнисе.
Ә Гөлназ йөри геләи Нәни чиләкләр белән.
Өй сибәләр, сибәләр — Түтәлләр тиз кибәләр! ...Күмәк эшләү күңелле. Әллә шулай түгелме!
(«Бакчада»)
Әйе, шулай... Аның шулай икәнлеген шагыйрьнең «Көрәк», «Чүкеч, пычкы, балта, ышкы», «Пөхтә була, матур була», «Эш беткәч». «Печән өсте» кебек әйбвт шигырьләре раслап тора
Әле шуның өстәвенә бик әйбәт, олы җанлы кыз да ул Гелназ. «Тукталышта» исемле шигырьдә бу фикер бик матур, төгәл әйтелгән. Чыннан да «гаҗеп хәл бит: чумып карга йөри ялгыз кара карга». Җирдә кыш салкыны, ә ялгыз карга апты-рагач «Итек башын татып карый, сумка биген тартып карый» Гөлназыбыз аны күмәч белен сыйлый, һем кисәтеп куярга да онытмый:
Җ
читтә.
те, яратты.
Мәсьәләгә конкретрак якын килик. Беренче бүлек «Уенчыкларым» дип аталган. Уенчык булгач, уенчык инде ул: туп, бөтерчек, машиналар, һ. б. 11 шигырь тупланган бу бүлектә укучы 3 әйбәт шигырь белән очраша. Ә калганнары? Калганна-рын мин шәхсән кабул итә алмадым. Ни өчен?
Беренчедән, ул шигырьләрдә авторның фантазиясе чикләнгән. Моның иң отышлы мисалы —«Сәяхәт» шигыре. Җәнлекләр вагонга төялеп үзләренең туган җиренә китә. Ак аю, юлбарыс, жираф, болан, бөркет, фил, кабан, бүре, дельфин, куян... Тик аларның берсе дә үзенә генә хас сыйфаты белән ачылмаган. Җитмәсә яңадан шул ук вагонга төялеп, бөтенесе дә авылга кайта.
— Урра! Кайтып җитәбез!— дип, Бөтенесе шатлана.
Юк инде, Җәүдәт туган. Болай булмый ул. Биредәге җәнлекләрнең һәрберсе үз җирендә калырга тиеш иде. Паровоз (ә, бәлки, электровоз) малайны гына авылга алып кайтырга тиеш иде.
Икенчедән, әлеге шигырьләр кытыршы тел белән язылган. Менә бу юлларны кайсы бала абынмый укый алыр икән:
Әйдә, икәү уйныйк, Алмаз, Миңа — КамАЗ, сиңа — МАЗ. Башта ташын илтеп ташлыйк. Ком озакка чыдамас.
Аннан авылга барырбыз Тырма, сабаннар салып. Безнең шулай уңганлыкка Шаккатсын әле халык.
(«Машиналар»)
«Курчаклар», «Тәгәрмәчләр» дэ шундый- рак тел белән язылган.
Өченчедән, шагыйрь үзе дә сизмичә вакыт-вакыт балалар телен оныта. Бала чал чәчле картка охшап кала. «Нидер эзләнә күңел», «Үз-үземне тиргәп куйдым, озак уйлап яттым дип», «Син дә булыш, тик утырма, игълан язып куя тор». Кемгә ничектер, әмма минем үземә шушы рәвешле фикер йөртүче бала очраганы юк.
Икенче бүлекне укыйбыз. Бу бүлек күләме белән зуррак. Ул 17 шигырьне үз эченә алган. Әйбәт шигырьләр җидәү. Кайсы шигырьләр? «Бәйрәм», «Юлда», «Сәгать туктагач», «Тукталышта», «Циркта*. «Пөхтә була, матур була». «Эш беткәч», i
Бу бүлек шактый оста тел белән язылган Беренче бүлектәге кебек тел көрмәкләнеп туктап калулар монда бөтенләй юк диярлек. Әмма бу бүлектә шагыйрьнең яңа кимчелекләре күзгә бәрелә.
Биредә шагыйрь үзе дә сизмичә, кемнедер кабатлый башлый.
Чәчләрен дә үрде.
Юды битләрен дә. Гел елмаю тора Ирен читләрендә.
— Ботенесен үзе Эшләгән бит. кара! ...Соң, бүгеннән башлап Ул мәктәпкә бара.
Әдәбиятта мәгълүматлы укучы шунда ук Бари Рәхмәтнең атаклы «Уңган кыз Сара» шигырен искә төшерер. Шул ук ритм, шул ук интонация.
Аннары кайбер шигырьләргә күпсүзлелек килеп кзрэ. Җәүдәт юллар саны артыннан куа башлый һәм шигырьне кайдан башларга, кайда нокта куярга кирәклеген оныта. Бер генә мисал — «Циркта» шигу- ре. 20 юллы шигырьнең алдагы 8 юлы) сызып ташлау берни тормас иде. Чөнки алар буш юллар. 48 юлдан торган «Тискәре һәм... тылсымлы хәрефләр» шигырендәге ике генә куплет көтелгән эффектны бирә.
«Менә Гөлназ «а» хәрефен «у»га илтеп ялгады.
Ялгады да карурманда Ерак адашып калды.
«У»ны «а»га кушкан иде.
Эш тапты бит үзенә:
Күлмәкләре бик каралган. Шул ташланды күзенә.
Миңа калса, китаптагы иң отышлы бүлек — соңгы бүлек «Җәйге ял». 21 шигырьне эченә алган бу бүлектә 15 әйбәт шигырь булу моны раслап тора.
Бу бүлектә мин шагыйрьнең көчле яклары белән очраштым һәм аңа булган ихтирамым үсте. Шагыйрь «балалар шигыда олылар да укый торган әйбәт шигырь булсын» дигән принциптан чыгып эш итә. Балалар шигырендә олылар лирикасы матур
ачыла һем, басым ясап ейтәм, балаларча бик матур ачыла.
Лепер-лепер кул чәбәкли Усаклар, әбәк уйнап -г Ромашкалар, дулкын-дулкыи, Куыша алан буйлап.
(«Саумы, җәй»)
Давыл тынды, җил тынды, Диңгез тынлыкка чумды.
Ажрысы чабып арган.— Дулкыннар чикте ярдан. Чикте чыклар калдырып, Кабырчыклар калдырып.
(«Диңгезне сагындырсын»)
Диңгез буген уянган. Бүтән тескә буянган: Ачуыннан каралган, Чал чәчләре таралган — Өсте гел күбек кенә. Чын кораблар чайкалалар Уенчык кебек кенә.
(«Диңгез ачулана»)
Бу юлларны кайсы гына бала, кайсы гына елкән кеше яратып кабул итмәс микән?
Җәүдәтнең кечле ягы да шунда: ул уза олыгайган саен, сабыйлыгын югалтмыйча, бик матур рәсемле шигырьләр яза белә. Табигать матурлыгы, җир, кешеләр матурлыгы турында язылган шигырьләре әйбәт шигырьләр бәйләмен тәшкил итә. Мин аның шул якка ныграк басым ясавын теләр идем. Бүгенге кендә кешелеклелек, матурлык турында язылган шигырьләр күбрәк сорала. Киләчәктә дә шулай булыр. Намус дигән олы тешенчә беркайчан да искерми.
Рецензиянең иң соңында шуны да искәрми үтә алмыйм: китаплар чыгаруга һаман да җиңел карыйбыз әле Шагыйрьләр сан артыннан куа. Рецензент та, редактор да таләпчәнрәк булсалар, укучыга тагын да әйбәтрәк китап барып ирешер иде.
Шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманов алдагы китапларын балалар күңеленә кош итеп очырганда үзенә таләпчәнрәк булсын иде.