Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

АККОШ КҮЛЕНДӘ САГЫШ, МОҢ...


уфан турында истәлек язу читен, бик читен. Я яз, я язма. Аны фәлән тештә очраттым, күрдем дип кем» үтеп кител булмый. Туфанны бүлгәләп булмый. Ул бер бетен. «Зур шәхес, зур язмыш* дигән сүзләрме Туфанга карата курыкмый кулланырга мемкин.
Исемнәр — утраулар. Татар әдәбияты исемнәр — утраулардан тора. Син аларга әллә ничә тапкыр якынаясың, һаман серле алЯр. Тукай — ачылып бетмәгән аерым утрау. Татар әдәбияты катлау-катлау. Галимҗан Ибраһимоа, Фатих Әмирхан, Галиәсгәр Камал, Шәриф Камал... Бер катлау. Йәзендә березлексез Тукай шәүләсе сизелеп торган буын. Аралар якын. Тукай кайдадыр якында басып тора. Такташның ялкыны-шәү- ләсе тешкән икенче катлау — Туфан, Җәлилләр буыны.. Өченче катлауга Туфанның еллар аша үзенең мәһабәт шәүләсе ятты шикелле. Катлаулар калын, нык. һәр буын үзенә лаек буын үстергән. Мин Галимҗан Ибраһимоа, Фатих Әмирханнан кала шул буып азучыларының барысын да күреп калуым белән бәхетле Татар әдәбиятының беек бер чорын күрел калдым. Әдәбиятка алып кергән хис тә шулардай йоккан горурлык хисе булгандыр. Мондый буыннарның койрыгына тагылсаң да ярый. Тагылдым, Җәлилләр, Кутуйлар, Туфаннарга тагылдым.
Туфанның тормышы турында уйлый башлау белән, илнең терле тешләрендә кинәт учаклар кабынды. Шул учаклар янында иелеп утырган, кулына куен дәфтәре тоткан юлчыны күз алдыма китердем. Идел, Кама буйларында, Урал таулары итәгендә, Урта Азия чүлләремдә, Себер далаларында кабынды ул учаклар.
Туфанның миңа бүләк иткән бер китабында: «Синең «Учак* янындагы кичләрдән бирле дәверләрне бергә кичкән элларыбызның бер истәлеге бу шигырьлар сиңа, Хәким* — дип язылган. Шул учаклардан башларга булдым бу истәлек язмаларымны.
Үз гомеремдә Туфан белән бергә ике учак яктык. Берсе Баек Ватан сугышы алдыннан, 1938—39 елларда, Казан артында, Өнсә авылы кырында. Кайчан да булса Туфан белән Өнсәгә барып чыгармын дип уйлаганым юк иде Бу очракта мин иярттем, минем яшьлек ияртте Туфанны. Ә минем үземне — мәхәббәт Өнсә авылы читендәге медпункт, яшь кыз сәбәпче. Ул да шигырьләр яза. Мимем егет чак. -Совет әдәбияты» журналында эшләп йергән чак. Безне шигырь таныштьтрды. Ял кеннерендә Арча поезды белән Берелег» чаклы барам да аннан урман зчеинән җәяүләп китәм. Бу сигез-ун чакрым ара минем эчен берни түгел. Авыл малаена юл — шигырь, юл — җыр ул. Иртән эшкә дә кайтып елгерәм. Күп таптадым мин бу ике араны. «Лар ат»ны шул медпунктта яздым. Берсендә Туфанны иярттем. Авыл, халык, Сабан туе дисәң, Туфанны тиз кабындырып була. Танылган шагыйрь, миннән күп олы, семьялы... Туфан — юл кешесе. Юлга аны тенге икеде уятсаң да җыенып чыгып кит». Әйбәт ягы шул: акча сорамый, машина, ат сорамый, ашарга сорамый. Туфан —бала. Дәньяга килгән, яратылган, миңа шул җиткән, шуның эчен бу тормышка рәхмәт диген кебек яши бирә...
Июнь ае Арыш серкәдә. Сабан туйлары вакыты. Өнсәгә без арыш араларыннан кичке эңгердә генә барып кердек Без авылдан чыккан кешеләр һаман шул табигать тарта. Туфанның учак яратканын шунда белдем. Кырда учак ягу турында ул сүз
Т
кузгатты. Ленин бер шарт белән, шушы кичне истә калдыру эчен икебез дә «Учак» дигән шигырь язарга булдык. Мин үз «Учагымжны яздым.
Юл буенда ялгыз бер ут яна. Кем ял иткән анда, кем яккан! Туктап мин дә шунда чыбык салдым. Аерылуы кыен учактан...
Ташлап китәр идем, бик кызганам.
Сүнәр көйрәп торган күмере.
Яңадан соң аны кем тергезер Дәяам итсен ечен гомере.
Шигырь ител яздым сине, учак. Син күпмегә кадәр яшәрсең!
Тиз сүнәрлек булсаң, мин яныңда. Кабызырмын, миңа дәшәрсең.
Учак —шигырь, учак —гомер. Озак янармы ул! Туфанның иң күтәрелгән чагы. ■Зәңгәр бүре» авторы. «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башлады», ■Бибиевләр» авторы. Такташ та түгел, Маяковский да түгел. Үзе баскычлы. Хабуллар, Чапыйлар традицион шигырьгә сыймыйлар, эре сеяклеләр. Рифмалар чатлы-ботлы, шигырьдән төртеп чыгып торалар. Шигырьләр калын тавышлылар, Хабул сыман җырланудан бигрәк, сөйләү өчен язылганнар. Җөмлә-фразлар халык теленнән ишетелгәнчә шигырьгә салынган. Образлар Уралның үзенә тиң. Мартеннар арасында Минап, Хабул шикелле кешеләр кирәк. Туфан поэзиягә иске традицияне бозып килеп керде. Урал тудырган бердәнбер татар шагыйре. Урал Туфанны тудырды, Туфан — Уралны. Уралдан «пролетар шагыйре» исемен күтәреп йөргән тагын кемнәрдер бар иде. Алар «Урал эскизлары» фонында юкка чыкты. Урал хәтле Уралны үзенеке итте Туфан. Шагыйрьләр Тамбовтан, Оренбурдан, Уралдан дип йөртелә башладылар.
Учак янында Туфан шул елларын искә төшерде, Уралын сагынды. Шигырь телгә килде.
Кара сыер төсле кара төнне
Кемдер суйды:
Ялкынлы кан китте бугаздан.
Домналар ул. Вулкан уянган күк Йолдызларга пожар сузалар.
Ул «пожаряның шәүләсе Өнсә кырларына төште, минем кечкенә «Учак» бөтенләй югалып калды. Туфан күктән йолдызларны эзләргә ярата: Җидегән, Казык йолдыз... Өнсә күгендә ай.
Төрмә—
Таш коймада сакчы кебек
Ай йөренә
Себер күгендә.
Айлар үтә. Айлар үткән саен Ристан гомерен сүтә бу төрмә-
Учакны туктаусыз актара, болгата, эзли. Нәрсә эзли!
Аякта ботинка. Башта кепка. Озын чәч-ял. Гомергә ябык. Гомергә «суык аяк», гомергә «Брамат». Өнсә кырында безнең учакның көйрәп күмерләре калды. Минем яшьлекнең башы. Туфан гомеренең уртасы. Ул «Учак» картая төшкәч, тагын минем «Таныш өянкеләрнгә килеп керер.
Күбәйде миндә дә тутлар
Сездәге тутлар кебек. Ул тутлар учакта сүнеп Бетмәгән утлар көбек...

сугыш алды туе. Шатлыклы да, үкенечле дә. Тышта буран дулый. Шыксыз декабрь бураны дулый, Туфан көлми дә, елмаймый да... Минем «Пар ат» ул туйдан кире чыкмады... Соңгы очрашу. Язмыш безне Бөек Ватан сугышы алдыннан махсус очраштырды шикелле. Яшьлек белән соңгы очрашу. Фронтларга таралдык. Мин ул туйдагы настроениены соңыннан, инде язмышлар ачыклангач, шигырьдә әйтеп бирергә теләдем.
Минем сугыш алдындагы туйда Хәсән Туфан туйны ярды соң! Бар тааышка: «Ачы, ачы!»— диде. Сизгән кебек ачы язмышын.
Муса Җәлил аннан басты торып:
«Шампанский, Хәким, ач элек...» Ачтым... «Ачы»,— диде, шуннан бирле Яна йөрәк, яна ачынып. Тукайдагы тәрәзәләр минем Тавышыннан Гадел Кутуйның Торды зыңлап, соңгы көнемәчә Тик ачысы калды ул туйның.
Туйдагыча кабатланды бар да. Кабатланды «ачы», чиратлар... Колагымда тавышлары яңгырый, Бер-берсеннән ерак зиратлар...
Кутуй белән Мирсәй Әмир туйда бүләк иткән кул сәгате фронтта кинәт туктал калды, күңелгә шик керде, борчу керде. Иптәшләр кайда, кемнәр бар, кемнәр юк!
...Икенче учакны 1960 елларда Тымытык янында. Ык буенда яктык. Туфан белән Әлмәт, Лениногорск якларында күп булдык. Әлмәтнең шаулаган чагы. Нефть кузгаткан шау-шу. Әлмәттә язучыларның иң күтәрелгән чоры. Гамил Афзал, Саҗидә Сөләй- манова, Рафаэль Төхфәтуллиннарның иҗатта кайнаган чагы. Кайчакта шулай хезмәттәге энтузиазм белән әдәбияттагы энтузиазм ничектер бергә кушыла, кешеләрнең күзгә күренеп талантлары ачыла. Казан үзе шул якларга омтыла. Туфанны, мине юлга чакырган нәрсә дә шул нефть, шагыйрьләр шәһәре — Әлмәт. Көндез семинарлар, кич клубларда очрашулар. Гәрәй Рәхимне без узып барышлый яшьләр семинарыннан тартыл чыгардык шикелле. Ә Ыкта нәрсә калган? Ыкка җилкендерүче кеше ата балыкчы Мәхмүт Хәсәнов иде. Октябрь, җилсез, йомшак, җылы. Ык әрәмәләре тартты безне. Мәхмүт борчакны күп сипсә дә, балыгы әллә ни эләкмәде, әмма җәелеп, тулып яткан Ык үзе, болыны, бай табигате безне ниндидер хыялый, шигъри дөнья эченә алып Керде. Мәхмүт безне балыкка гына дип алып килгәндер. Әмма мин аңа шушында очраштырган өчен эчемнән рәхмәт укыйм. Ике учак арасында еллар, нинди еллар, нинди вакыйгалар. Мин дә шактый күргән кеше, Ватан сугышын узган кеше. Туфан , миңа караганда да күбрәк кичергән, күбрәк татыган тормышның ачысын. Тормышта зур тетрәүләрдән соң шундый бәхетле минутлар була, ул минутларны табигать эчендә ялгыз калып яңадан бер тапкыр кичерәсе килә. Дуга сугышыннан исән чыккач, мин кыр уртасында дөньяга шулай гаҗәпләнеп карап тордым. Мондый тын урын да бар икән җирдә! Сугыштан соң Арча белән Әтнә арасында бәрәңге утыртып ятучыларны күреп, онытылып тордым. Кешеләр гап-гади эш эшлиләр, сугышмыйлар, бәрәңге утырталар. Кинәт Ык тынлыгына юлыккан Туфанга да бу сихри дөнья шулай сәер тоелгандыр дип уйлыйм. Ярлар тын. Әрәмәләр тын. Әрәмәдә гөлҗимеш, балач. Балыкчылар...
Туфан учак ягарга әзерләнде. Изге бер эшкә тотынган кебек кереште. Куак араларында озаклап йөрде, гөлҗимешләрнең, баланнарның башларыннан сыйпап үтте, алар белән сөйләште...
Ике кулын артка куйган көйгә Үтеп бара айлы аланны.
Иркәлисе килә аның шунда Юл буенда үскән баланны...
Илдә ниләр бар
С ИВ Г АТ ХӘКИМ ф АККОШ КҮЛЕНДӘ САГЫШ, МОҢ ф
тучыларның сүз үзәгендә. Әдәбият белән шул хәтле нык кызыксынган башка чорны белмим. Синең бөтен язганың, адымың, хәрәкәтең укучыга мәгълүм. Шул кулны тоеп торасың, син бар, син кирәк, син үсәргә тиеш, шул кешеләрнең җылы сүзләрен акларга тиеш. Әдәбиятка кайчэкта менә шушы җылы җитми кебек.
Таләпләр югары. Язучылар союзында Әхмәт Фәйзинең «Флейталармын укып тикшерү истә калган. Әхмәт Фәйзи инде берничә җыентык чыгарып өлгергән автор. Әдәбиятта үз исеме бар. Ләкин аңа «Флейталар» кебек поэма җитми иде әле. «Флейталар» иңрәп, елап, чыңлап туган әсәр. Ялгыз бунтарьның революцияне кабул итүе. Әхмәт Фәйзинең үз шәхесе, үз биографиясе аша узган әсәр. Маяковский белән Әхмәт Фәйзи арасында туган әсәр. Әхмәт Фәйзинең барлык калган әсәрләрен ятсынып торган поэмасы шушы «Флейталар». Яңгырашы, ритмы өзек-езек, кисәк-кисәк, чигәсенә пистолет куйган бунтарьның сулышы кебек. Әхмәт Фәйзине чын шагыйрь итеп «Флейталар»дан соң таныдылар... Икенчесе прозада. Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повесте белән дә шундый ук хәл булды. Мирсәй бик куп авыл хикәяләре язган кеше. Аның да әдәбиятта исеме бар. Әмма шул исемгә әле нәрсәдер җитми. Мәсәлән, татар зиратында кабер ташына «Әдип Фатих Әмирхан» дип язылган. Монда «Әдип» сүзе артык. Фатих Әмирхан. Башка бернәрсә дә өстисе килми. Такташ, Туфан да шул килеш әйбәт. «Агыйдел» ике сүздән торган «Мирсәй Әмир» исемен тәмам раслап печать сукты. «Агыйдел» аны художник итеп танытты. Талантны талантсыздан аера белгәннәр, һәркемне үз урнына куя белгәннәр. Сугышка кадәр әдәбиятта автор чиләнеп тудырган исем генә бар иде. Шагыйрьләрдә бер орден, бер медаль. Маннур «орденлы шагыйрь». Нур Баян «медальле шагыйрь». Туфан бу нәрсәләрдән бөтенләй читтә. Тормыш, яшәү, иҗат — иң зур бүләк!
Татар шагыйрьләре берсен-берсе үстереп баралар шикелле. Гел катлаулана баралар. Такташтан соң Туфан. Туфаннан соң Җәлил. Җәлилдән соң Фатих Кәрим. Кайсы зуррак дигән сорау да туа миндә кайчакта. Бу фикер 1983 елның 15 февралендә Муса Җәлилгә мемориаль музей ачканда күңелгә килде. Алда Такташ бар. Алда Туфан бар. Алда Фатих Кәрим бар. Безнең поэзия талантларга бай да соң дип куйдым эчемнән. Җәлил башы гына әле.
Такташ. Туфан. Казанга кергәндә үк зур булып кергән бу шагыйрьләр. Берсенең артында Төркестан сахралары. Икенчесенең артында эшче Урал. Бөек Октябрь. Тормыш үзе тудырган шагыйрьләр. Зур социаль чорларның авазы, яңгырашы булып туган шагыйрьләр. Алар тормышның ихтыяҗы. Аларсыз заман тулы булмас иде. Егерме .дүрт яшьтә «Гасырлар һәм минутлар». Егерме җиде яшьтә «Урал эскизлары». Давыллы чор тиз өлгерткән шагыйрьләрне. Күбесенең беренче шигырьләре матбугатта унөч яшьтә басылган. Исәнбәт, Бабич, Сәйфи Кудаш, Җәлил, Әхмәт Фәйзи... Такташ унбишләрдә дөньяга бәреп чыккан. Мин — Язучылар союзына кабул итү комиссиясенең председателе буларак еш кына шул турыда уйланам. Ник соңлап киләләр яшьләр хәзер әдәбиятка? Ун елга бер дә очрамый егерме яшьлекләр. Хәзерге мәктәпләр элекке мәктәпләрдән күп югары бит!
Ык буе. Төн. Учак. Туфан. Туфанның шагыйрьлеген күрергә теләсәң, син аны галәм белән икәүдән-икәү генә калдыр. Башка берәүләр мондый киңлектә бөтенләй югала,—Туфан үз кеше, ул галәмнеке, бергә кушыла, аңа галәм уртасында басып тору килешә, бер-берсен алар күптән беләләр шикелле. Бу яктан Леонид Мартынов белән Туфан бертуганнар. Күп нәрсә уртак. Мартыновка Такташны түгел, Туфанны тәрҗемә итәргә кирәк булган. Болар бар да учак янындагы кичке уцланулар.
Аккош күлендәге дачасында диванга кырын ятып уйланган чакларында, күңеле бер ачылып китеп истәлекләргә бирелгән чакларында, көзге тын кичләрдә янында тыңлап утырырга ярата идем. Без аның белән күптән таныш, фикердәш, күп фикерләр уртак, шуңа күрә сөйли, хисләргә бирелә. Туфанның тормышы, биографиясе белән танышкан кеше аны юлчы, сәяхәтче, мосафир дияр. Урта Азияга сәяхәт. Туфан Союз командировкасы белән түгел, үз теләге, үз инициативасы белән чыгып китә. Унбиш көнгә, бер айга да түгел, бер елга. Тимер юлларда кара эшче. Аз-маз акча белән тагын юлга. Юлда малярия белән каты авырып, озак больницада ята. Кемнәрдер аңа булыша, дәвалыйлар, аякка бастыралар. Яңадан сәфәр. Каракалпакстан чүлләренә барып чыга. Мамык кырларында каналлар ера. Каракалпакстанның яшь

СИ Б ГЛ Т ХӘКИМ ф АККОШ КҮЛЕНДӘ САГЫШ, моң,,
кузгатса гына китапка алынды. Миңа калса шушы «кимчелек» аның буй җитмәс дәрәҗәсе, горурлыгы-ч
Туфан биографиясе өйрәнелмәгән биография. Бездән читтә, еракта аның биографиясе. Мин белгәне — Казан. Казаннан тыш? Казанда ул иҗатының башында һәм ахырында. Уртасы? Уртасы — учак...
Туфанның гомерендә бер тапкыр тукталып ял иткән урыны — Аккош күле. Ерак юл, ерак сәфәрләрдән соң арып килеп егылган урыны — шул урын. Дачасы, бакчасы. Урманнан җыеп, кешеләрдән җыеп чәчәк үстерде. «Тургай чәчәге»ннән башлап, яраткан ромашкалардан башлап, бөтен чәчәкләр дә бар аның кечкенә бакчасында. Көз җиткәч, ул аларны берәм-берәм өзеп, букет ясап, иртән Тукай һәйкәленә илтә. Балалар—мәктәпкә. Туфан — Тукайга, һәр елны шулай, һәр елны бер вакытта. Бер үзе. Ялгыз. Уйлары да үзе. Изгеләрчә. Авыл карты кичтән әзерләнеп, иртән изгеләо каберенә барган күк бара. Бара, басып тора, икәүдән икәү. Шунда рухы аның Тукай рухы белән тәмам кушыла сыман. Хәзер ул тыныч. Үз бурычын үтәде. Менә бит Туфан чәчәкләре каян үсеп чыга. Тукай — Туфан туфрагыннан. Җирлеге бай...
Чәчәкләр һәм песнәкләр... Кыш җитсә, песнәкләргә ул көнбагыш салып, алмагачка кәгазь тартма элә. Җилдә, буранда селкенеп тора ул тартма. Минем күңелгә шушындый олы шагыйрь болар белән артык мавыга ахрысы дигән уй да килә иде кайчакта. Ләкин тормышын күз алдымнан уздырам да шунда ук уйларымнан кире кайта идем. Ялан, кырлар искә төшә, Туфан ромашкалары җилдә тирбәлергә керешә. Кышкы бураннар, ачы суыклар искә төшә...
Чәчәкләр һәм песнәкләр... Мондый күренешне тәнкыйтьчеләр элек тормыштан, көрәштән читкә китү дип аңлаталар иде. Янәсе, шагыйрь шулардан үзенә юаныч эзли. Есенин, Такташ, Туфан чәчәкләре — җирне, табигатьне — тормышны артык яратканнан яралган чәчәкләр алар.,
Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына; Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр Нәрсә әйтер туганнарыма!! Агыла да болыт, агыла... Нәрсә әйтсен: берни белми ул, Хәбәре юк минем йөрәктән. Мине бары чылатып үтте Кукурузлар белән беррәттән... Нәрсә әйтсен, берни белми ул.
Кешене шул кукурузлардан аерасы килми. Әйтерсең язмышлары уртак аларның. «Бу тормышка ялан аяк килдем, ялан аяк кына китәрмен». Кайчакта миңа Туфан үзе түгел, аның өчен язмышы яза кебек. Язмышы әйтеп торганны Туфан бары кәгазьгә генә терки...
Аккош күлендә көз. Балалар китә, олылар китә, таралалар. Күл буе тына. Көзге урман тына. Бөтен җирдә тынлык урнаша. Төн. Дачада бер-ике кешедә генә ут яна. Бер читтә Гомәр Бәширов уты. икенче читтә минем ут. Уртада Туфан уты. Бәшир дә, мин дә Туфанны күзәтеп яшибез. Мин тәрәзә пәрдәсен күтәреп Туфан утын эзлим. Төн уртасы узган, ул уяу, ул яза. Уты тонык кына агач араларына төшкән. Ул төнлә язарга ярата. Аның тәрәзәсендә ут сүнми торып, мин йокларга ятмыйм, уңайсыз. Туфан хәтле Туфан эшләп утырсын, син ят, син йокла. Миндә шагыйрьләр көнчелеге уяна. Алдан яту оят. Тукайны, Муса Җәлилне, Туфанны бик нык хөрмәт иткән, һәр чыгышында диярлек шуларны телгә алган балкар халык шагыйре Кайсын Кулиевнең дә шушы турыда язган «Шагыйрь уты» исемле шигыре бар.
Замандашлар имин җырлар яза,— Тәрәзәдә йөрәк уты яна. Әҗәлне дә бу ут туктатырлык, Куркып кача аннан бәла-каза. Шагыйрь йөрәгенең якты уты

ратта. Беркемгә дә исе китми, үз дөньясы дөнья. Минем туйда язып утырган шигырен мин уналты елдан соң китаплар арасыннан табып алдым...
Туфанның мин үз гомеремдә акча юк дип зарланганын ишетмәдем. Ә бит ул иң аз басылган шагыйрьләрнең берсе. Аның өчен бер генә нәрсә бар — поэзия. Фанатик. Идеалист. Акча, әйбер, җиһаз дигән барлык төшенчәләрдән ваз кичкән идеалист. Хәзер инде икенче буын белән очрашканнан соң, Туфан миңа гаҗәеп сәер кеше булып күренә. Ярабби, татарда мондый шагыйрь дә яшәгән икән. Яшәгән, бары поэзиягә, халыкка гына инанган. «Көнем өчен түгел, денем өчен» дип яшәгән.
Аккош күлендә көз. Туфан янына керәм. Ял итеп ята. Арык, йөзе ак, чәче ак. Йокласа, уятмыйм. Уятырга куркам. Йокысы аның әллә нинди куркыныч, хәвефле. Күкрәгендә бер тавыш һаман көчәя бара, үсә, әйтерсең калын урманнар түреннән күтәрелә, бер секундка туктала, аннан кинәт эчке бер газап белән тышка бәреп чыга. Үзе дә соңыннан, котылдым дигән төсле, уф дип куя. Мин аның аяк очында басып торам. Дәшмим. Урман тын. Өй эче тын. Туфан йоклый. Йокысы баһадирларча. Йокысы да бүтән...
Мин аның янына яңа шигырьләремне укырга кергәлим. Сәгатем кинәт туктап калса, сәгатемне төзәттерергә дә алып кергәләдем. Әйтерсең ул беркайчан шигырь язмаган, сәгать төзәткән, һөнәре буенча сәгатьче. Берәү булса, бу минем эшем түгел .дияр иде. Өстәл тартмасын ача. Тартмада бөтен кирәк-ярагы. Күзлеген кия, лупа ала. Сәгатьне пинцет белән актарырга керешә. Ташларын җентекләп карый. Ташларына бәя бирә. «Тиз ремонт» ясаучы сәгать мастеры. Шагыйрь-сәгатьче. Килешеп тора. Пинцет белән бик вак детальләрне эләктерә. Шигырьне сүтеп ыргыта да яңадан җыя кебек Рифмаларын эләктереп үз урыннарына тезә сыман. Ничә сәгать төзәттердем икән. Вакыт әрәм була дими, зарланмый. Поэзиясен табып эшли. Төрле һөнәр аның кулыннан килә. Тормыш күп һөнәргә өйрәткән, һөнәр иясе...
Аккош күлендә көз. Кайчандыр башланып та бүленеп калган сүз башланып китә. Күп фикерләр уртак, карашлар уртак. Кайчакта ул бик нык ачыла, истәлекләргә бирелә. Туфан шагыйрь, Туфан укытучы, кара эшче. Туфан көтүче дисәләр дә мии бер дә гаҗәпләнмәс идем. Дала. Учак. Туфан куен дәфтәренә вак-вак хәрефләр белән күңелендә йөргән шигырьләрен терки. Дөресрәге, күңелдә язылып барган шигырьләр... Көтүчеләр һәм шагыйрь. Мин үзем дә авылыма кайтсам болыннарда йөрим, көтүчеләр янына барып утырам, алар кайнаткан чәйне эчәм. Кыр, дала кешене җырчы итә, җырларын тыңлыйм. Дала кешене йомшак күңелле, бай рухлы итә—
Учак. Көтүчеләр. Айтматовның дала бетереп чабып йөргән дөясе — Каранары шикелле, Туфанның яраткан үгезе була. Мәһабәт үгез. Туфан сөйли:
Язган булып утырам төннәрдә:
Өметләрне эшкә ашырган
Кыю еллар,
Эпослар сыман.
Йөрәгеңә килеп кергәндә
Мөмкин түгел язмын түзәргә.
Язып утырам. Төн. Кыш. Өермә. Шактый кыю кеше шикелле. Кемдер шакый тышкы ишекне. — Мин өйдә юк: күңел бүген дә Ерактагы туган җиремдә!
Бер тонналы үгез «Прометей»
Өйчегемнең ишеген каера.
Тагын менә эштән аера:
Уяу икән син дә дигәндәй. Хәл белергә килгән «Прометей» Сагынган ул, абзарын ваткан. Мөгезендә чылбыр езеге, Кеше түгел, хайван ул үзе. Юлда керткә-буранга баткан, Ә мин торган өйчекне тапкан!
Тәрәзәне ватты. Тыгылды. Күзгә карый, җиңемне ялый. Әйтә кебек:
— Куй, Туфан абый.
Буран күмгән син кеткән юлны... Печән кирәк! Киттек, ки туйны! Тен. Караңгы. Буран. Өермә.
Кит, «Прометей», китче, кит әле!— Мин ойдә юк, күңел бүген дә Туган җирдә, Тукай илендә.
Туфан миңа үзенең шомын сөйли. Мин ышанмыйм. Туфан, син хыялыңда туган шагыйренә бер күренешне миңа сөйлисең, дим. Ул үпкәли. Туфан үпкәләсә каты үпкәли. Ярар, дәрестер. Шагыйрь күңеле нәрсәләр генә уйлап чыгармас. Шулай дим. Үзем тәрәзәгә карыйм. Аккош күленең көзге төне шул ерак дала белән тоташа Агачларның ботаклары ут яктысында уйный. Теге «Прометей» болыт төсле куе, моңсу күзләре белән безнең тәрәзәгә карап тора шикелле. Муенында өзгәләнгән чылбыр».
Шагыйрьлекне Туфан кебек еллар аша саклап алып барган, шагыйрь исемен бөек тоткан шагыйрьләр татарда аз түгел. Мин сугышта йердем, озак аерылып тордык. Ил тормышында төрле вакыйгалар шаулап узды. Элекке Туфан белән яңадан очрашасың һәм күреп гаҗәпкә каласың. Әйтерсең, аның белән берни дә булмаган һаман да шул Туфан, чорның үзе кебек зур, олы. Шигырьләр тагын да тирәнәя төшкән, уйланулар күбәйгән. Шигырь юллары нечкәргән, хисләр тартылган
Җирдәге юллар, борылмалар, шагыйрь күңелендәге юллар, борылмалар Муса Җәлилнең бер шигыре «Юллар, юллар» дип атала Муса Җәлил эзләре буйлап Германия Демократик Республикасында ике тапкыр булганнан соң, ул юлларның нәрсә икәнен мин аңладым. Бер сүз белән әйткәндә, кичерешләр алар. Иң кадерле, иң газаплы кичерешләр. Ә Туфан узган юллар! Туфан томнары... Кечкенә-кечке-чә ике-өч том. Юллар озынайган саен, шигырь тыгызланган. Юлда йөк авыр булмасын эчен хисләрнең иң кадерлеләрен генә үзе белән алган шагыйрь. Сиксән еллык катлаулы гомер, тормыш шул җыйнак сайланмаларга сыеп беткән. Шагыйрьнең эчке борчулы, каршылыклы уйларыннан кристаллаша икән шигырь. Шигырь — шәхес үзе икән. Кеч- кенә-кечкенә ике-өч том. Язганнары шул кадәр! Ә язылмый калганнары күпме! Шул учаклар янында җылыныр өчен янганнары күпмә!
Аккош күлендә көз. Туфанны мин юлчы-мосафирга охшаттым. Мосафирлар терле җирләрдә очрашалар. Менә хәзер безчең Аккош күлендәге утны күреп Фатих Кәрим килеп керсә. Бәй, Фатих, син исәнмени!—дип каршылар иде Туфан Исән— Фатих мосафирдан бигрәк солдат. Кыяфәте, гәүдәсен тотышы, атлап иереше белән солдат. Туфан тормышта идеалист Фатих реалист Туфан материя, матдә... Фатих материянең бүгенге чынлыгы. Туфан сугышка эләксә, санбатта яки күмү командасында хезмәт итәр иде. Фатих! Нәкь язмышындагыча сугышчан офицер. Гомумән, татар шагыйрьләре я философ, я солдат. Икенең берсе
Баскычка деп-дөп басып килеп керсә! Әгәр килеп керсә... Аккош күлендә нинди бәйрәм булыр иде. Туфан аның белән бер очраша. Сугыш алдыннан. Соңгы талкыр Анысы да өндә түгеп, тештә Туфан миңа үзенең төшен сөйли Казан елгасы буенда ак йорт. Туфан шул йортта авырып ята, имеш Кыш Салкын. Тәрәзәләр туңган. Кинәт ишек ачылып китә, ишектә берәү күренә. Башында иске бүрек Аякта . Аякта тимер чыбыклар белән чорналган машина шины. Туфан таный: бу бит Фатих. Хәле авыр булуга карамастан, Туфан песи шикелле генә атлап барып, икз кулы белән күзләрен кыса. Таныйсыңмы, ди. Фатих сузып: «Хә-сән» — ди. Туфанга эндәшквндә ул «Туфан» сүзен бераз суза тешәп, йомшартып әйтә. Шул йомшартып, сузып әйтүендә аның хәрмәте, ихтирамы- Кочаклашалар. Еламыйлар. Шагыйрьләрдә генә була торган горурлык ирек бирми Пушкин белән Лермонтовның елавын күз алдыма китерә алмыйм. Тукай кемнәр каршындадыр мескенлеккә бирелде дисәләр де ышанмыйм Җәлил дә еламаган. Туфан белен Фатих Кәрим дә шул бер токым. Горур токым.
•1 «К У » М 12
177
Шагыйрьләр горурлыгы турында җырлар идем мин. Бәгелми, сыгылмый торганнар горурлыгы турында. Теш. Хәтта тештә дә еламыйлар...
Туфан үзенә алмаш яңа буынны күрде. Сугыштан соң бик аз калган идек без. ' Сугыш алды азучыларының күбесе юк. Бетен Союзга шаулаган әдәбият тынып калды. Зур һөҗүмнән чыккан солдатларны берәмләп җыйган шикелле, татар әдәбиятының да исәннәре тирәсенә башкалар әкренләп оеша башлады. Башкалар — моңа хәтле билгесезләр. Билгесезләрне тизрәк күрергә теләүдән дә кызыграк нәрсә юк. Нинди кешеләр килер икән? Төсләре, кыяфәтләре ничек? Характерлары ничек? Бер буынга күнеккәннән соң икенче буынны кабул итү сәер икән. Мин Такташ, Кутуй, Туфан төслесенә ияләшкән, күнеккән, яңалар алай булмаса... Бәлки тагын да көтмәгәнрәкләре килер. Әкренләп ишек шакый башладылар. Редакция ишекләрен, әдәбият ишекләрен, Шәүкәт Галиеа. Йөзеннән үк билгеле, авыл малае. Кутуйлар кыюлыгы да юк, Такташлар бунтарьлыгы да юк. Авыл. Сугыш чоры авылы. Ат җиккән, икмәк ташыган, тыйнак, басынкы. Илдар... Монысы кызлар белән кич утырганда гармунын күтәреп урамга чыккан. Таңны каршылый. Авылның «Таныш моңнарыпннан исергән. Рәшит Гәрәй — авыл, агротехник, бригадир. Хисам... монысы окоптан. Солдат... Гамил Афзал... Бабичларны искә төшереп торыр өчен килгән. Туфан Миңнуллин... Борынгы Болгар җибәргән әдәбиятка. Галиәсгар Камалга да, Кәрим Тинчуринга да охшамаган. Күбрәк Мәхмүт Галәугә тартым... Аннан Равилләр, Ренатлар, Рәдифләр... Болар мәктәп, университет. Авылдан бигрәк шәһәр. ФТР. Гәрәйләр, Зөлфәтләр, Робертлар—кабат авыл...
Прозада Гарифлар, Мөхәммәт, Аяз, Нуриханнар. Күп төрле талантлар. Дөресен әйтим, татар әдәбиятының яңадан шушылай күтәрелүенә, яңача ачылуына күңелемдә шик яши иде. Мин шул буынның уртасында хәзер. Күңелдә татар халкына рәхмәт хисе. Коргаксымаган икән аның рухы. Татар әдәбияты моннан соң да коргаксымаячак. Мин шуңа иман китердем. Алда тагын кемнәр? Аларны инде киләчәктә шушы бүгенге буын каршылар. Каршылау күңелле, озату күңелсез. Хәсән Туфан гомеренең азагында Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Туфан Миңнуллиннар буынына үзенең бәхиллеген, ризалыгын әйтеп калдырды. Мин сезгә бәхил, диде. Димәк, тормыштан тыныч күңел белән китәргә мөмкин. Кемдер киләчәктә бу буынның йөзеннән Туфан шәүләсе әле китеп бетмәгән дисен иде...
Аккош күлендә көз. Туфан мине озата чыга. Төн. Йолдызлар. Йолдызлар даладагы учаклар кебек. Ул әле мин киткәч тә шул йолдызларга карап ишек төбендә басыл тора...
Аккош кулендә сагыш, моң. Юксынып сорый урман: Гасырның узе кебек чал Кайда дип синең Туфан! Үзем дә эзлим, шушыннан Узган эзләрен беләм. Чәчәкләр карый күземә Туфан күзләре белән. Ул юкта ромашкаларга Кунмаган хәтта тузан. Сыйпыйм башларыннан сөел Сыйпаган кебек Туфан. Аккош кулендә сагыш, моң, Юксынып сорый урман: Гасырның узе кебек чал Кайда дип синең Туфан!
Трускавец — Казан 1982—83