Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ЯЗУЧЫНЫҢ БЕР ХИКӘЯСЕ


атарстан яшьләре»нең быелгы 30 апрель санында яшь язучы Нәбире Гыйматдиноааның «Әтиле бала» исемле хикәясе басылды. Хикәянең кыскама эчтәлеге шуннан гыйбарәт. Авылда, Илбай еендә мәҗлес бара. Шул чакны күрше карчыгы: Фатыйма бала тапкан, дигән хәбәр китерә. Котелмәгән хәбәр бетен мәҗлеснең ямен җибәрә. Фатыйма баласының атасы Илбай икән. Колхоз бригадиры Илбайның үз семьясы бар Илбай белән аның хатыны Нурбисәл Spa- сында бозылышу булып ала. Бригадир яңа туган балага магазиннан кием-салым алып йери. Бер-ике елдан соң Илбай үзәнең Фатыймадан туган малае белән очраша, аны «кыр сыман иркен» кочагына ала Шулай итеп, җилдән туган бәла әтиле була.
Иң >лек авторның уңай якларын күрсәтеп китәргә кирәк. Нәбирә кискен бәрелешләрдә кискен характерлар тудырырга тырыша. Тормышны ул үзенчә күрергә, үзенчә сурәтләргә омтыла һәм шул ук ввкытта катлаулы проблемаларны да хәл итмәкче була.
Боларның барысы дә яшь язучының кыюлыгы дип әйтергә мемкин Дәрес, яхшы хикәя иҗат итү ечен язучы кешегә кыюлыктан башка әле бик күп нәрсәләр кирәк. Кыюлык ул барыннан да злек бе-лем. тәҗрибә һәм шигьри сиземләү белән беркетелергә тиеш. Авторда белем дә, тәҗрибә дә, сиземләү дә бар, әлбәттә Ләкин җитәрлек дәрәҗәдә түгел, ягъни катлаулы тормыш күренешләрен, катлаулы характерларны дәрес итеп, чамасын белеп сурәтли алырлык дәрәҗәдә түгел Шулай итеп. Илбай дигән абзый кеше оенде мәҗлес бара. «Мәҗлес халкы туган-тумача, дус-ишлерден җыелган, бу кичәгә барысы да. Илбай малае Арысланны кандидатлык диссертациясен уңышлы яклавы белән котләп. бушлай эчәргә килгән иде».— ди автор
Китерелгән еэек ике җемлә рәвешендә язылырга тиеш иде. Берзнче җемлә «җыелган» дигән сүз белән тәмамлана, икенче җемлә «бу кичәгә» дип башлана Иләмлеләрме дәрес аермау фикер буталчыклыгы китереп чыгара. Монысы — мәсьәләнең формаль ягы.
Эчтәлек ягына килгәндә, шул: кандидатлык диссертациясен уңышлы яклагач, беркем дә авылга, атай йортына кайтып, мәҗлес ясамый. Андый эш, егәр дә ул ашлана икән, якланган конна үх шәһәрдә эшләнелә. Димәк, мәҗлеснең сәбәбе дәрес уйланылмзган. Арыслан шәһәрдән яшь килен белән кайткан. Мәҗлесне, де- ресрәге, «эш-суны», «кунак җыюны», «кунак чакыруны» менә шул яшьләр кайтуы хермәтенә ясаган булсалар, отышлырак булган булыр иде Шунда ух Арысланның кандидатлык диссертациясе яклавы турында да әйтеп китәргә булыр иде.
«Туган-тумача, дус-иш» турында авторның «бушлай эчәргә килгәннәр» дип әйтүе урынсыз. «Бушлай» сүзе укучыга күңелсез тәэсир ясый. Бит мәҗлесне хуҗа кеше үзе җыйган, аш-суны үзе пешергән, туган-тумачаны, дус-ншлерен дә. күрәсең, үзе чакыргандыр Шулай булгвч, аларның ашаеы-эчүе тулысынча хуҗа исәбзннәи булачагы алдан ук билгеле түгелмени! Гомумән, кунак чакыруда «бушлай» һәм «бушлай түгел» диген нәрсә була алмый.
Шул рәвешчә. «Илбай малае Арысланның кандидатлык диссертациясен уңышлы яклавы белей котлап, «җыелган «меҗлес» башланып китте. Беренчэ сүзне ата кеше әйтте Автор бу хакта берни язмый, ләкин икенча абзац диалог белен башлана, һәм андагы сүзләрнең Илбайныкы икәнлеге аңлашылып тора.
— «Син кем дип, улымнан сорагач, тел белгече ди. Мин җир белгечен, ат белгечен белем, мондыен юк. Ходайга шокер, белгечләрсез дә эшлибез Әнкәсе гаепле алдына тау-теу китап ойде. иироя-
Т
лесен генә укытмаган, юкса, минем нәселдә сүздән өтер эзләүчеләр юк иде. Минем ата-бабам икмәк үстергән, ат караган».
Абзац шунда тәмам.
Бу сүзләрне ата кешенең кандидат улын котлап әйткән сүзләре дип әйтеп буламы! Юк. булмый. Теләсә нинди әти кеше туган-тумача, дус-иш алдында, табын янында, аек килеш үзәнең улы белән мактанырга, ничек тә аның һәм шулай ук үзенең дәрәҗәсен күтәрергә тырышыр иде
Автор Илбайны уңай герой итеп тас- ■ирламакчы була. Аның бөтен уңайлыгы шунда: ул — Җир кешесе, игенче, ат караучы. Ләкин игенчене данлау, аны яхшы яктан күрсәтү өчен яшь язучы дөрес булмаган алым куллана. Шәһәргә китеп укыган, галим булган Арыслан белән Илбайны ул конфликтта итеп күрсәтә. Уңай герой Илбай үзенең галим улы белән конфликтта булгач, Арыслан кире герой булырга тиеш. Ләкин Илбайның улына карата әйтелгән әлеге «котлау» сүзләрендә ата кешенең «уңайлыгы» тулысынча юкка
Шулай итеп, хикәя бзшында ук Илбай шактый аңсыз һәм надан бер кеше булып күз алдына килеп баса. Белемнең, китапның, тел белгече булуның хәзерге замандагы әһәмияте турында сөйләп тору кирәк микән? Шулай да әйтмичә булмый — киләчәк гомерен әдәби иҗатка багышларга, тел, белем һәм китап белән эш итәргә җыенган яшь язучының белемгә, галим-леккә каршы чыгуы һәм бөтен хикәя дәвамында диярлек тел белгеченә карата кирәкмәгән ирония, мыскыл сүзләре куллануы күңелне рәнҗетә.
Кунаклар алдында үзенең улына, хатынына шундый тупас сүзләр әйткән, һәм, күрәсең, башкаларның да кәефен бозган Илбай Арыслзм белән генә, хатыны белән генә түгел, гомумән, бөтен авыл белән, уэ халкының күптәнге традициясе белән конфликтка керә.
Әйтелгәнчә, тол хатын Фатыйма бала тапкан; баланың атасы — Илбай. Халыкта мондый нәрсәне килештереп бетермиләр. Күпчелек моны гаеп эш дип, хурлыклы эш дип исәпли. Ни генә булмасын, бу — шактый катлаулы һәм четерекле мәсьәлә, һәм мондый нәрсәне һәр очракта да җи-ңел генә, аккз-карага бүлеп кенә хәл итү мөмкин дә түгел.
Бүгенге көннең яшь прозаигы моңа ничек карый соң? Автор Фатыйманы бөтенләй диярлек тасвирламый. Шунлыктан без аның хәлен, эчке кичерешләрен белмибез. Илбай исә, бала тугач, чын мәгънәсендә батыр булып, тузынып, бөтен нәрсәгә «нипачум» дип йөри. Күрше карчыгы хәбәр китергәч, ул, кунакларын ташлап, «кулына ябышкан хатынын бер якка селтәп», «урындыкларны типкәли-аудара ишеккә» ташлана (автор «ишеккә капланды» ди). Фатыйма турында, яңа туган бала турында яратмыйча әйткән сүзләре өчен хатынына Илбай очып куна, колхоз конторасына дулап килеп кергән Әсләхне — Фатыйманың улын бик каты сүгел чыгара.
Кыскасы, яшь язучы тулысынча Илбай яклы. Илбай нишләсә дә, нәрсә сөйләсә дә килешә кебек. Дөрес, автор монда, бала хокукын, аның әтиле булырга хакы барлыгын яклый сыман. Мәсьәләгә бу яктан караганда, берни әйтеп булмый. Туган икән, теләсә нинди баланың яшәргә һәм бәхетле булырга хакы бар. Бу — мәңгелек проблема.
Бары психологик романнарда гына хәл ителергә мөмкин булган менә шушы мәңгелек проблеманы Нәбирә Гыйматдинова кыска хикәядә хәл итмәкче була. Шуңа күрә дә ул уңга-сулга> тайпыла, күп нәрсәнең очын очка ялгый алмый, күп нәрсәне уйлап-чамалап җиткерми.
Мәсәлән, дөньяда бит җилдән туган бер бала һәм Илбай гына яшәми. Дөньяда тормыш күптән дәвам итә. Кешеләрнең нык урнашкан үз карашлары, кагыйдәләре бар. Җитмәсә, Илбай дигән әлеге кешенең гомер иткән үз хатыны да исән. Хатын, билгеле, иреноң кыек эшен хуплый алмый. Телисеңме-теләмисеңме, бу очракта ул хаклы. Хатынына Илбай: «Ярар, тарлыгыңны тый!»— ди, ныграк телләшә башлагач, «җиде бабаңны хәтерләрсең!» — дип янап та ала.
Яшь язучы бар нәрсәдә ирне акларга, хатынны яманларга тырыша. Илбай хатыны Нурбисәлнең исә яманлыгы башыннан ашкан. Улы Арысланның авылда калмыйча, шәһәргә китеп тел белгече булуында, баланы атадан аеруда тулысынча Нурби- сәл гаепле имеш.
«Арысланга яшь тулар-тулмас көннәрдә малаеның барлыгы белән мактанып (?) кырлар-урмвннар әйләнергә хыялланган Илбай баланы, һәйбәтләп төрде дә үзе белән янәшә тарантас читенә (?) утыртты. Нурбисәл бакчада (?) керләр элә иде, кузгалабыз дигәндә генә, ярканат сыман (?) чәчрәп, балага кунды (?).
— АлмаI Җә ялгыш тәгәрмәчкә кысарсың!» (?) дип яза автор.
Ана белой атаның конфликты хикәядә менә шушы аакыйгадан башлана. Әлеге ызгыш еаңытында Нурбисал тагын болай Ди:
«— Баланы үзем тәрбиялим. Калада яшәүче ученый итем. Тирес исеннән болай да гарык».
Автор дәаам итә.
«Тешкәме кайта Илбай, кичкәме, әйдә илереп бала елый, аны тыеп, әнисз акыра:
— Әтиеңнең аты тешләк! (?) Әтиеңнең аты пычрак! Бар, тесле рәсемнәр кара, телевизор кабыз!
— Ат, ат карыйм!..— дил үкергән бала телевизор каршында тынычланып кала»
Ана кешенең яше дә тулмаган баланы тарантаска утыртып каядыр кырлар-ур- маинар әйләнергә җибәрмәве бик табигый. Яше дә тулмаган бала ана янында, ана күзәтүендә булырга тиеш. Бу, беренчедән. Икенчедән шул: ата белән ананың сабый бала эчен, аның киләчәге эчен автор язган рәв4штә тартышы, бәхәсе булу мемкин түгел.
Бишектәге бала бишкә тәрләнә. ди халык. Менә шундый «бишектәге бала» турында ананың, үзем тәрбиялим, «ученый» итем дип, «ярканат сыман» чәчрәп кунуы ышандырмый. Бит ананың баланы тәрбияләү хокукын беркем дә тартыл алганы юк! Аннан соң, ата кешенең үз баласын үзе янына утыртып йертүе ул әле «тәрбия» була алмый. Гомере буена авылда яшәгән, «утыз ел укыткан», димәк, укытучы хатынның тирес исе яратмавы, бала алдында әледән-әле ата кашене хурлавы, «атаңның аты пычрак» дип «акыруы», «ат. ат карыйм! дип үкергән» балага рәсемле китаплар да телевизор гына карарга кушуы шулай ук ышандырмый.
Чынлыкта хикәядә ир белән хатын арасында бернинди каршылык та юи Ананың үз улын «ученый» итәргә чамалавы гына каршылык була алмый. Ир белән хатын арасындагы конфликтның тебенде башка терлс^ек. җитдирәк сәбәпләр ятарга тиеш иде сыман. Автор исә андый сәбәпләрне күрсәтә алмый һәм бетен нәрсәне ананың «ялгыш тәрбиясенә» кайтарып калдырырга тырыша. Баланың галим булуы ана кеше эчен генә түгел, ата кеше очан дә горурлык булырга тиешлеген Нәбирә исәпләп җиткерми. Арыслан һәм Арыслан кебек бик күпләрнең, туган-үскән авылларын ташлап, шәһәргә китүләре бүгенге кәннең иң катлаулы проблема ларыннан берсе булып тора. Бу мәсьәләне шулай ук «аңсыз» ана тәрбиясенә генә кайтарып калдыру дәрес булмас иде.
Нурбисәлне бар нәрсәдә гаепле итеп күрсәтү авторга Илбай-Фатыйма мәиесе- бәтеи аклау эчен кирәк. Әлеге менесә- бәтнең мораль ягына мин тукталып тормыйм. Монда мин автор тасвирлаган вакыйгаларның логик эзлеклеге, психологик яктан аклавы һ. б. шундый нәрсәләр-гә генә тукталмакчы булам.
Мәҗлес башында ук Илбай «чәй салынган (?) чәшкесен кулына тотыл», «котлау» сүзе әйтә башлагач, Арыслан, янындагы хатынына пышылдап; «Әткәй картайды, тиз исерә»,— ди. Әтисе улының сүзләрен ишетеп кала да, әйтә: «Борчылма, улым, атаң инде ун ел чәй >чә. Тазалыгы да бар»,— ди
Автор Илбай исеменнән тагын шундый сүзләр дә әйттерә: «Ферма тәзек. халык тук икән, атаң таза. Кырлар ялангач түгел, урманнар шәрә түгел икән, атаң нык» — ди Яшь язучы, билгеле, Илбайны җиргә, урманга, халыкка якын кеше итеп тасеирламакчы була, ләкин чынлыкта, ча-гыштырып булмый торган нәрсәләрне ча-гыштырып. ул ялгыш юлга кереп китә. Мәсәлен, фермалар бик тәзек булырга, ләкин халык тук булмаска мамкин. Кырлар. урманнар кәзен шәрәләнеп кала, кышын кар белан каплана. Мондый табигый үзгәрешләрнең аерым кешенең сәламәтлегенә карата бернинди катнашы юк.
Икенче бер урында, айгыр җигеп, Фатыйманы больницага илтергә җыенганда. Илбай тагын мактанып ала> «Миндәге тазалык әле едрит! Әйеме, кара айгыр? Свзден-бездан (?) кнм түгел, әйеме, туган?»— ди Автор, Илбайның тазалыгын күрсәтү эчен, айгыр белән аның арасында параллелизм үткәрә. Илбай, имеш, шундый шәп ир кеше, аңа хәтта яшь килене дә күз атыл утыра. «Киленчәк баядаи бирле каенатасының күзендәге ымсындыргыч очкыннарны аулап уфтана иде»,— дип яза автор. «Киленчек уфтанганда», ата кеше үзенең улыма: «Марш йокларга!» — ди. ■Әти кеше естәл сугыл, тел белгеченең сүз запасым кыскартты»,— ди шунда ук аатор. Каенатасының боерыгымнан соң яшь килен «Печәнлеккә менеп яткач та, кара яндырып чеметем әле боламыкны» — дип уйлый
Әйтергә кирәк, нечкә вшереи хне-той- гыләр турында автор мичектер, чаманы
белмичәрәк яза. Хәер, психологик яктан акланган булса, андый «белмичәрәкмләрне йотып та җибәргән булыр идең. Ләкин Нәбирә күп нәрсәне исәпләп җиткерми. Мәсәлән, янында «боламык» булса да яшь ире булган яшь хатынның тупас каенатасына карап уфтанып утыруын һәм гомумәи шул дәрәҗәдәге талымсызлыгын һәм әдәпсезлеген күз алдына китерүе кыен.
Шулай да ниндирәк ир кеше соң ул Илбай-бригадир! «Мәҗлес» башланганда ук Илбай кулына «чәй салган чәшке» тотып, аягүрә басты. «Атаң инде ун ел чәй эчә»,— ди ул үзе турында. Димәк, ул ел элек ул аракы эчкән. Хәэ:р әнә эчми. Аракыны яратмаган эчен түгел, булдыра алмаган өчен эчми дип уйлыйбыз.
Илбайның Фатыйма белән очрашуын автор болайрак тасвирлый. Төнлә фермадан кайтып килгәндә, Илбай пачән урлаган Фатыйманы очрата. Бригадир кеше буларак, каракны ул беркадәр шелтәләп ала. Шулчакны «тез башына суктылармыни, Илбай урталай сынды»,— дип яза автор.— «Йөрәкмени, ходаем! Хәмитне дә шул каһәр гүргә тыкты»,— ди Фатыйма.
Яшь язучы тасвирлавын дәвам итә:
«Фатыйма, печән күтәргән сыман итеп кенә бригадирны кочаклап, өенә алып керде» — ди. Әле генә ниндидер баһадир булып тоелган ир кеше менә шушы җөмләдән соң бик нык кечерәеп, мескенләнеп кала. Авыру Илбайны хатын кара-ватка сала. «Фатыйма карават кырыена тезләнде дә, эт баласына охшатып, башы белән мендәр читенә төртелде» ди автор. Шулай ител, батыр Илбай яшь язучы тасвирлавында «эт баласы» кебек кенә булып калды.
Хикәя азагында Илбайның батырлыгын күрсәтүгә тагын урын бирелә. Тарантаска утырып барганда, Ипбай «кара айгыоның сыртына гомерендә беренче мәртәбә чыбыркы тидереп» ала. Айгыр, ачуланып, «үчләшүен (!) баса алмыйча, арбасы-ние белән хуҗасын коймага китереп сылады...» диелә хикәядә. Яшь киленчәкне ымсындыра торган, «күкрәгендә тыпыр-тыпыр яшь шайтаннар бизшә торган», үзен «кара айгырдан» ким санамый торган бригадир Илбай, ниндидер җебегән малай-шалай кебек, рәтләп дилбегә дә тота алмый һәм үзен арбасы-ниэ белән коймага китереп сыларга» юл куя!
Фатыйма белән Илбай мөнәсәбәте дә бик сәер генә тасвирлана. Кем соң ул Фатыйма! Яшьмз, картмы, чибәрме, ямьсезме, дигәндәй! Мондый нәрсәләр турында без бер нәрсә бзлмибез. Шулай да автор кайбер детальләрне теркәп уза. Фатыйма — әйтелгәнчә, тол хатын. Аның, башка чыгып, үз гаиләсе белән яшәүче Әсләх дигән улы бар. Фатыйма, күрәсең, таза, көчле, тупас хатындыр. Илбайны ул әнә җиңел генә күтәреп өенә алып керде, «Илбай таза, нык кулны сыйпэп күкрәгенә салды»—дип яза хикәя авторы Фа-тыйманың кулларын күз алдында тотып. Хатын-кызның кулы ир кешегә, киресенчә, йомшак булып тоелырга тиеш иде югыйсә.
Шунысы кызык, әле җитмәсә Фатыйма— карак та. Караклык аларның нәселеннән килә икән. «Миңа, Патыйма килен, тәртипле шәһәр укымышлысына карагэнДа шул каракларым якынрак бит. Алар ил-җирдән качмыйлар»,— ди Илбай. (Бу сөйләшү хи-кәядә тасвирланган вакыйгадан ике ел элек, ягъни Арыслан галим булып кайтканчы була.) Автор Илбай сүзләре белән турыдан-туры караклыкны, урлашуны аклау юлына баса. Монысы инде тагын да сәеррәк.
Сәер нәрсәләр хикәядә гомумән бик күл. Тел-стиль хаталарын, логик ялгышларны тавык чүпләп бетерерлек түгел. Мәсәлән, Илбай Фатыймадан туган баланың малай булуына бик нык шатлана һәм аны да үзе кебек үк авыл кешесе, җир хуҗасы булыр дип өметләнә ахрысы. Ләкин бөтенләй көтмәгәндә, яшь язучы: «Фатыйма ике ел буена аңар бала төсен күр-сәтмәде» дигән хәбәр әйтә. Баласын күрергә теләгән атага нинди генә ана каршы килеп терыр икән дә. кем генә үз баласын ике ел буена кешедән яшерел- качырып асрар икән!! Бәлки монда эшләр башкачарак булгандыр! Әйтик, ата кеше, бәлки, үзе күрергә теләмәгәндер баланы! Алайса, нишләп автор аны шундый бала җанлы итеп тасвирларга тырышты соң!
Нәбирә Гыйматдинова ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләренең нечкәлекләрен һәм башка шундый гап-гади нәрсәләрне белеп җиткерми яисә, белсә дә, хикәя язганда, уйпап-чамалап җиткерми. Аның тасвирлавынча, бала тапкан Фатыйманы. айгыр җигеп, больницага илтеп куялар. Гадәттә авырлы хатынны бала табар алдыннан илтәләр «бүлнискә». Гыйльмия карчык Фатыйманың бала табуы турында авыл борынча сөйләп йөри. «Бригадир төнлә бә- бәйләде Патыймадан, ялганласам, чәчрәп таралыйм»,— ди Гыйльмия карчык. Ашыгу-
ыинан ул кошоләрне, исемнәрне буташтырырга да мемкин. Лехин хикәядә мондый буташтыру Гыйльмия карчык буташтыруы булып тугэл, язучы буташтыруы булып аңлашыла. Айгыр турында яшь Язучы: «хуҗасын күрүгә, ул тынычсызланып бии башлады»,— ди. Иконче бер урында шул ук айгыр турында: «койманы сеэеп кенә аударды да, канатланып, Сәмит болынына очты»,— диелә. «Бабаң җирдә караңгы булган». «Илбай тынга капты», «Үзәннән дә артмый, чамасы ишле бит» — дигән җэмләләрдә сүзләрнең мәгънәләре аңлашылмый.
Әдәби әсәрдә кешеләргә (геройларга) исем кую шактый кыон нәрсә. Булачак геройның исеме дерес табылса, аның характеры да, әсәрдәге «тормыш юлы» да дерес билгеләнә. Кайбер яшь язучылар үз геройларын күз күрмәгән, колак ишетмәгән ят исемнәр белән атарга яраталар Ят исемле кеше ныграк истә кала дип уйлыйлар, күрәсең. Нәбирә дә шундый алым куллана. Укучы буларак миндә, мәсәлән. Илбай. Нурбисәл кебек исемнәр бары кире тойгы гына тудыра. Илбай саф терки иссм. шулай да ул хәзерге заман ту-рындагы хикәядә ятышмый. Нурбисәл — ясалма һәм ят исем.
Кыскача нәтиҗә ясал, шуны әйтергә туры килә: Нәбирә Гыйматдинояа, үзе ныклап белмәгән, ейрәнмәгән психологик темага алынып, хата ясаган. Теләсә нинди язучы бары тик үзе белгән, үзе инанган нәрсә турында язганда гына яхшы әсәр иҗат итәргә мемкин Яшь язучы турында сүз барганда, бигрәк тә шулай.