Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫЛЫККА ИЛТКӘН ЮЛ


РСФСР һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. республикабызның Габдулла Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лотфулла Фәттаховның тормыш һәм нжат юлында Бөек
Октябрь революциясеннән соң туган буынның язмышы көзгедәге кебек чагыла Бу биография
турында уйланганда әтиләре яулаган жнңүләрне кулына мылтык тотып саклаган кешеләр күз
алдына килә
Рәссамның яшьлек еллары төрле югалтулар һәм авырлыклар белән тулы була Әтн-әнисез
калган унөч яшьлек малай туган жнреннән—Горький өлкәсенең Сергач районындагы Анда
авылыннан җәяүләп Казанга чыгып китә. Бөтен теләге укуда була аның. Шул вакыттан ук ул
каләмен шигырьләр, хикәяләр язуда сынап карый, үзе рәсемнәр дә ясый Бу хезмәтләре өчен
газеталардан алган акча ана җидееллык мәктәпне тәмамларга һәм укуын Казан художество
училищесында дәвам итәргә булыша
1939 елның көзендә Лотфулла Фәттахов Кызыл Армия сафларына алына Ачы сугыш еллары,
яралану Булачак рәссамга сугышның соңгы көненә хәтле күп нәрсә кичерергә туры килә.
Казанга кайткач, рәссам бөтен вакытын нжат эшенә багышлый Тиздән ул Татар стан сынлы
сәнгатен әйдәп баручы осталарның берсенә әверелә 1946 елдан башлап илебез һәм
республикабызның бик күп күргәзмәләрендә катнаша
Сәнгать сөючеләргә тормышны, чынбарлыкны тагын да тулырак, тирәнтенрәк ачып бирү
теләге белән художник сюжетлы тематик әсәрләр нжат итә «Совет властеның тәүге елларында»,
«Мулланур Вахитов». «Яңа буралар». «Сзбан туе» кебек картиналар республикабыз тарихының
каһарманнар турындагы битләренә, мәшһүр революционерларның үлмәс легендалар белән
баетылган образларына, авыл эшчәннәренен батыр хезмәтенә даи жырлаү булып гәүдәләнәләр.
1967 елда «Совет властеның тәүге елларында» дигән әсәрнең барлыкка килүе республикабыз
сынлы сәнгатенең тарихи вакыйгаларны тасвирлавында яңа бер югарылыкка күтәрелү булды
Картинаның үзәгендә гражданнар сугышыннан кайткан солдат һәм. кызыл байрак тотып,
ышанычлы адымнар белән алга омтылучы малай образлары Рәссам, офыктагы һаваның аскы
өлешен генә сурәтләп, картинасындагы кешеләрне югарырак күтәреп тасвирлый Мондый алым
кешенең галижанәплегеи ачып бирергә мөмкинлек тудыра Ике буынның революциягә
тугрылыклы вәкилләре — солдат белән малай сурәтләре күптән түгел булып узган һәм
киләчәктәге ялкынлы көрәшчеләр каһарманлыгы белән эретелгәннәр Картинага карап,
батырлыклары еш кына бөтенләй билгесезлек томанында югалып калган шундый кешеләрнең
революция эшенә инанганлыгы илебезнең төрле төбәкләрендә посып утырган авылларны якты
юлга алып чыккан бит. дип уйлыйсың.
Рәссамның бу әсәре буенча 20 иче еллар авылының яңадап-яца үзгәрешләр көтеп яшәгән
бәхетле һәм шомлы халәтен күзалларга мөмкин Картина сәнгать сөючеләргә Бөек Октябрь
революциясенең тагын бер яца битен ачып бирә
ДИЛӘРӘ САДЫИКОВА.
Татарстан сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре