Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ X СЪЕЗДЫ РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Татарстан азучыларының унынчы съезды илебез халыклары зур күтәренкелек белән бишьеллыкның аеруча җаваплы үрләрен яулаган вакытта, билгеләнгән үтәлеше инде айлар белән генә исәпләнгән чакта үтә. Республика әдипләренең IX съездыннан соң, илебез тормышында бик мөһим иҗтимагый-политик вакыйгалар булды. КПССның тарихи XXVI съезды узды, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 35 һәм Беек Октябрь социалистик революциясенең 65 еллыгы билгеләп үтелде, СССР төзелүнең һәм Татарстан республикасының 60 еллык юби лейлары булды. Бу: тарихи вакыйгалар безнең бөтен тормышыбызга тәэсир иттеләр. КПССның XXVI съезды һәм КПСС ҮКның аннан соң гы пленумнары карарларының, «Идеология һәм политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы, «Әдәби-нәфис журналларның коммунистик төзелеш практикасы белән иҗади бәйләнеше турында »гы карарларның әһәмияте аеруча зур булды. Республика әдипләренең фикерен чагылдырып, Татарстан язу- чыларының унынчы съезды партиянең какшамас ленинчыл политик курсын һәм КПСС Үзәк Комитетының нәтиҗәле практик эшчәнлеген тулысынча хуплавын белдерә. Бүгенге этапта совет әдәбиятының әһәмияте тагын да арта. Республика язучылары үзләрен йөрәкләре кушуы буенча халыкның коммунистик төзелеш эшенә, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү эшенә алынган дип саныйлар. Иптәш К. У. Черненко күп мәртәбәләр күрсәтеп үткәнчә, яңа тормыш төзү ул — яңа кеше тәрбияләү турында туктаусыз кайгырту, аның идея һәм әхлак ягыннан үсүенә ирешү. КПСС Үзәк Комитетының июнь (1983) Пленумында да совет кешеләренең культура дәрәҗәсе үскән саен аларга әдәбият-сәнгать әсәрләренең тәэсире көчлерәк була бара дип билгеләп үтелде. Бу таләпләр язучыларның үз эшләренә карата булган җаваплылыкларын та гын да арттыра. Алар үзләре кулындагы куәтле корал халык эшенә хезмәт итсен өчен тагын да тырышыбрак иҗат итәчәкләр. Татарстан язучыларының унынчы съезды агымдагы әдәби процесска күп яклы анализ ясады, республика әдәбиятының барлык •жанрлары һәм төрләре торышын тикшерде. Съездда проза өлкәсендәге сизелерлек уңышлар билгеләп үтелде Прозаиклар җәмгыятебез тормышын-тарихи дөрес һәм халыкчан итеп, әдәбиятның иң алдынгы методы булган социалистик реализм ысулына таянып чагылдыралар. Совет кешеләренең героик эшләре . бөтенхалык көрәшенең масштаблылыгын сурәтләүче, җәмгыяте •» үсешен тоткарлаучы күренешләргә каршы гражданнарыбызның тив социаль көрәшен тасвирлаучы язучыларның иҗаты аеруча xyi лауга лаек. Аларның әсәрләрендә совет кешеләренә хас улган гылар — дөнья язмышы өчен борчылу һәм патриот-интер лист сыйфатлары калку чагыла. Нык үскән социалнсу<к җо нең типик характерларын сурәтләү — республика әд ре иҗат юнәлеше. . , Шул ук накытт. Татарстан алучыларынын укынчы ге татар одобнатынын алга таба үсешенә комачау, у и .. булуын да билетлап үт». Кайбер тоссеэ һом тоаенрсеа аеарларнен Т торлары тема актуальлеге артына яшеренәләр. Көнкүреш ваклыклары белән мавыгу һәм геройның артык зур әһәмияткә ия булмаган кичерешләреннән уза алмау күренешләре дә күзәтелә. Съездда татар поэзиясенең күп яклы үсеше хакында сүз барды, тормышны киң чагылдыручы, лирик һәм публицистик дәрткә ия булган поэма жанрындагы уңай үзгәрешләр хакында әйтелде. Ләкин, шул ук вакытта, съезд поэзия үсешендәге кыенлыкларга да күрсәтте. Бу барыннан да элек — кайбер лирик шагыйрьләребез әсәрләрендә гражданлык яңгырашы кими төшү, ул шигырьләрнең тыныч- күзәтүчән характерда була барулары. Шагыйрьләр заманыбызның актуаль әһәмияткә ия иҗтимагый темаларына, республикабыз халкын гына түгел, ә бәлки бөтен планета кешеләрен борчыган вакыйгаларга ешрак мөрәҗәгать итәргә бурычлылар. Съездда республикабыз драматургларының уңышлары аеруча билгеләп үтелде. Аларның әсәрләре илебезнең күп кенә театрларында, шул исәптән Мәскәүдә дә бара. Театрларда да, телевизор экраннарында да, радиоспектакльләрдә дә ул әсәрләр заманның җитди проблемаларын күтәреп чыгалар, әхлакый-психологик һәм тарихи- революцион мәсьәләләргә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин әле биредә дә кайбер драматурглар зур иҗтимагый әһәмияткә ия булган мәсьәләләрдән китеп, көнкүрешнең вак мәшәкатьләренә күмеләләр. Тормышның күп проблемалары әле тирән сәнгатьчә үзләштерүне көтеп тора. Балалар һәм яшүсмерләр өчен булган әдәбиятның уңышларын съезд аеруча билгеләп үтә. Бу өлкәдә татар әдәбияты бәхәссез уңышларга иреште, иң яхшы үрнәкләре белән дөнья аренасына чыкты. Ләкин, әле күптән түгел генә кабул ителгән мәктәп реформасы уңаеннан, балалар язучылары алдына яңа һәм җитди бурычлар килеп баса. Публицист язучыларның гомум әдәбият файдасына керткән өлешен югары билгеләп үткән хәлдә, съезд аларга тормышка активрак катнашу буенча эш формаларын һәм чараларны тагын да камилләштерү кирәклеген дә күрсәтә. Әдәби процессны үстерүнең иң мөһим шартларыннан берсе булып әдәби тәнкыйтьне һәм әдәбият белемен тагын да камилләштерү тора. Соңгы елларда республикада әдәби тәнкыйтьнең абруе үсүен, аның активлыгы артуын, эше нәтиҗәлерәк була баруын съезд канәгатьлек белән билгеләп үтә. Киләчәктә безнең әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме иҗат процессын тулырак колачларга, аның катлаулы һәм күпьяклы яшәешенә тирәнрәк үтеп керергә, әдәбият үсешенә юнәлешлерәк итеп тәэсир ясарга тиеш. Тәҗрибәле тәрҗемәчеләрнең зур отряды тырышлыгы аркасында дөнья, рус һәм совет әдәбиятының күренекле әсәрләре татарчага тәрҗемә ителүне съезд уңай яктан билгеләп үтә. Ләкин татарчадан русчага булган тәрҗемәләрнең сыйфаты элеккечә үк һаман яхшыртуга мохтаҗ. Билгеле, русчага тәрҗемәләрнең саны да, сыйфаты да шактый үсте. Ләкин вакыт шулай ук зур таләпләр куя. Тәрҗемә эше бик зур эш, әнә шуңа күрә аңа иң зур игътибарны бирергә кирәк. Ике съезд арасындагы чорда яшь алмаш белән эшләүгә аерым игътибар бирелде. Бу юнәлештә республикада зур эшләр башкарылуын съезд билгеләп үтә. Яшц язучыларның иҗатын үстерү өчен уңай шартлар тудырылган. Киләчәктә дә иҗат яшьләре белән эшләү көн тәртибеннән төшмәскә тиеш, яшьләрнең иҗтимагый активлыгын һәм әдәби осталыгын күтәрү мәсьәләсе игътибар сорый. Халыкара мәйданда идеологик көрәшнең нык кискенләшүе уңае белән Татарстан язучыларының унынчы съезды республиканың барлык әдипләрен империалистик пропагандага отпор бирергә, безнең коммунистик төзелешебезгә комачауларга тырышучы дошманнарны үткен һәм образлы сүз ярдәмендә оста фаш итәргә чакыра. Татарстан азучыларының унынчы съезды карар бирә: 1. Отчет чорында Татарстан Язучылар союзы идарәсенең эшчән- леген хупларга. Идарәнең эшен канәгатьләнерлек дип табарга. 2. Татарстан Язучылары союзы идарәсенә, республиканың язучылар оешмаларына КПССның XXVI съезды һәм партиянең аннан соңгы пленумнары карарлары яктылыгында, әдәбиятның партияле- леге һәм халыкчанлыгы нормалары буенча эш итәргә кушарга. 3. Татарстан Язучылар союзы идарәсенә съездда куелган мәсьәләләрне, тәнкыйть фикерләрен һәм тәкъдимнәрне ныклап өйрәнергә һәм язучыларның иҗат эшчәнлеген тагын да активлаштыру, әдәбият үсешенең тенденцияләрен анализлауны тирәнәйтү йөзеннән аларны тормышка ашыру планын төзергә. 4. Съезд прозаикларны, шагыйрьләрне, драматургларны, тәнкыйтьчеләрне — барлык язучыларны — үзләренең идея-теоретик дәрәҗәсен һәм осталыгын күтәрү буенча нык эшләргә чакыра. Әнә шул нигездә генә совет кешеләрен идеяполитик, әхлакый һәм эстетик яктан уңышлы тәрбияли алырлык, аларны коммунистик төзелешнең олы планнарын үтәүгә туплардай яңа һәм зур әсәрләр туа ала.