Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӨГЕРНЕҢ ИКЕНЧЕ ЯШЬЛЕГЕ


иредән, авылның күрке булган Җандур-тау башыннан бөтен тирә-юнь аерым-ачык күренә, бигрәк тә тауга сыенып утырган Иске Шө- гер уч төбендә кебек. Шушма елгасы җәйрәп ята. Авылны иркәләгән, назлаган, бәллүләгәндәй кырый йортларга терәлеп үк диярлек, бормаланып- бормаланып ага ул. Елга кебек үк булырга тырышкандай, асфальт өслекле олы юл уза. Аның ике ягында да янбакчалы, алты почмаклы гүрничәләр, түбәләре — калай да шифер. Шулар арасында — культура йорты, канлы көрәштә ятып калганнарга һәйкәл, арыл Советы, колхоз идарәсе, балалар бакчасы, медпункт, кибет биналары. Салынып ята торган мәктәп. Карашыңны ераккарак күчерсәң, «Шушма» колхозы машиналары өчен төзелгән ап-ак гараж һәм тимерче алачыгын да күрергә мөмкин. Тагы да арырак тулы бер шәһәрчек булып терлекчелек фермалары калыккан.
Елганың аръягында — Яңа Шөгер. Аның янәшәсендә үк тагы бер шәһәрчек — колхозның машина-трактор паркы, ябык ындыр табагы, бөртек саклау складлары...
Монда әле узган гасырда ук эшли башлаган битум заводының яңа цехлары, культура-көнкүреш объектлары, эшчеләрнең тораклары тезелгән. Завод халык хуҗалыгы өчен бик кирәкле продукцияне күпләп чыгара. Шушыннан көнен- төнен машиналар ташып торган битум Уренгой — Помары — Ужгород кебек континентара газ һәм нефть үткәргечләр сала, Кама -автомобиль заводы кебек гигантлар торгызырга булыша.
Шулай да Җандур-тауга беренче аяк баскан кунаклар авылның күркәмлегенә дә. аның таш пулатларына да. абруйлы заводына да игътибар итмиләр сыман. Аларның карашы — Шөгерне бөтен яклап урап алган, бер карасаң, талпынып очып китәргә торган аккошларны, икенче карасаң, борчак җиренә төшкән торналарны хәтерләтүче скважиналарда, һай, күпме алар монда! Ялкау гына тирбәлеп торучы сиртмәле насослар Шөгер суы буйлап та, Зобай инеше кырыйлап та тезелгәннәр, яраткан язучыбыз Абдулла Әхмәтне «Серләр» пьесасын язарга илһамландырган Бизмән-тау, Киле-тау, Очлы тау итәкләренә дә. Тәкә-тау, Каравыл тавы. Озын тау. Чат-тау өстенә дә менеп басканнар, исемле һәм исемсез дистәләрчә чагыллар өстендәге урман ешлыкларына кереп сыенганнар.
Шөгер кунаклары шуларга сокланып карый, бораулау вышкалары белән хозурлана. Ләкин моннан кырык ел гына элек (тарих өчен бер мизгел) Шушма буйлары тып-тын иде. бу кырларда фәкать тук башаклар кыштырдый, үзәннәрдә буйга котырган киндер исеннән хушланучы чыпчыклар гына чыркылдаша нде.
Гасырлар тынлыгы моннан нәкъ кырык ел элек бозылды, нәкъ кырык ел элек биредә, «Партизан» колхозының алма бакчасы янындагы беренче скважинадан. Татарстанда беренче булып, ташкүмер катламыннан промышленность нефте алын
Б
ды һәм ул шунда ук, беек Җиңүне якынайту ечен, сугыш хаҗәтләренә озаты- ла башлады. Республикабыз тарихында тәүге нефть промыселы барлыкка килде. Шөгер исеме телләрдән төшмәде ул чакта.
Канлы елларда туган бу промысел, хәзерге белән чагыштырганда, бик зәгыйфь иде. Техникага ярлы булуына карамастан, ул скважиналар да бораулый, аларны үзләштерә дә, эшләтә дә иде. Техник яктан көче чамалы булганга, бу- ♦ ровойлар айлар буе монтажланды, нефть коелары еллар буе казылды. Шулай ш да ишәя тордылар алар. Акбур тавы башында да. Мукшы суы буенда да. Яна ы басу түрендә дә скважиналар пәйда булды. Алардан беренче товар г.аркына, ан- л нан инде Келәүле тимер юл станциясенә беренче нефть үткәргечләр сузылды, = янәшәдә генә «Зеленая роща* эшчеләр поселогы калкып чыкты. «Шөгер* сүзе ы җырларда җырланды, сәхнәләргә менде, калын-калын журнал битләренә керә = башлады.
Беренче нефть хакындагы шау-шулы хәбәрләрдән сон биш ел узуга. раз- “ ведчиклар Шөгердән егерме чакрымдагы Тимәш авылы янында. Чияле тау итә- ш гендә, девон катламындагы искиткеч бай хәзинәгә тап булдылар. Соңрак әле ан- а. нан, әле моннан берсеннәи-берсе куанычлы хәбәрләр килеп торды: Зәй-Каратайда да бик күп нефть табылган. Суркииода да, Миңлебайда да, Әлмәттә дә... Болар 3 Шөгердәге сыман ун-егерме тонна гына ягулык бирүче скважиналар түгел иде инде.
Нефтьле яңа мәйданнар гөр итте: Тимәш тә Әлмәт, Карабаш та Азнакай... “
Күп кенә ир-егетләр, нефтьче осталар Шөгерне ташлап киттеләр. Машиналар < шавы, ыгы-зыгы сүрелде, авыл ятимләнде, әмма таралмады. Тәүге скважиналар — калды, Шушма буйларына гашыйк егетләр калды, хәтта нәни генә бер промы- л сел да эшләп калды. Тик ул инде Лениногорск. Әлмәт якларындагы кебек көчле °- хуҗалык түгел, конторасының тышкы кыяфәтеннән үк аның юаш предприятие ь икәнлеге беленеп тора иде. Промыселның җитәкчеләре дә Шөгер тирәсендәге у • карт» коеларны эшләтүгә караганда. Федотовка. Елховой якларына йөз тотуны, г андагы яңа нефть мәйданын үзләштерүне мәгъкуль күрәләр төсле, планны да < яңа мәйдан исәбенә генә үтәп баралар кебек иде. Шулай да «карт гвардия* сафтан чыкмады, тәүге скважиналар аз-азлап булса да нефть бирә тордылар. Ленин ордены кавалерлары Галим Сәйфуллин белән Гатаулла Насыйбуллин, соңрак Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган Зиннәт Шарифуллин. Рәүф Мәү- лүдов, Шәрип Гаязов кебек ветераннар аларны карыйлар, майлыйлар, көйләп чөйләп дигәндәй эшләтә килделәр. Шөгер нефте уртак агымга кушылудан тук тамады.
Алай да берләшмә һәм идарә җитәкчеләренең һәр гамәлендә тәүлеккә ун- унбиш тонна нефть бирүче алтмышлап скважина белән чиләнәсе килмәүләре сизелеп тора иде. Бераздан Шөгердәге промысел Яңа Елховой нефть мәйданына күчеп китте, мондагы скважиналар «Лениногорскнефть» идарәсенең 5 нче промыселы карамагына бирелде. Хәзер инде алар участок мастеры Галим Сәйфул лин һәм биредәге операторлардан башкаларга кирәкми дә кебек иде. 1972 елда исә аларны битум заводы карамагына бирделәр. Аларның хәле тагын да мөш келләнде. Соң киде битумчылар нефть чыгарган халыкмы? Көннәр, айлар үтте, Шөгер скважиналары акрын-акрын ташландык хәлгә килде.
Бу вакыт инде «кара алтын*га бай коелардан девон нефте суыртучы промыселларда да хәлләр үзгәрә башлаган иде. Туган илебезгә инде ике миллиард тоннадан артык җир мае биргән скважиналар акрынлап суланды, алар барысы да диярлек механикалаштырылган юл белән эшләтелә. Төп фонд борауланып бетте диярлек. Нефтьчеләр теле белән әйткәндә, республикабызда нефть чыгару ста-бильләшеп җитте. Бер караганда, инде көннән-көн саега барган «кара алтын» чишмәләрен мулландыру юллары юк та кебек. Менә шул чак геологлар һәм инженерлар төрле җыелыш-киңәшмәләрдә өске катламнарны - нефтькә саранрак ташкүмер һәм бобрик катламнарын ешрак телгә ала башладылар. Сүздән эшкә күчәр чак та җитте. 1100—1200 метр тирәнлегендәге коелар борауланды. корыч пәһлеваннар кабат Шөгер якларына әйләнеп кайтты, Шушма буйлары, Шөгер суы һәм Зобай инеше ярлары буровойлар чыңына күмелде. Алар артыннан исә
аккошлар булып сиртмәле насослар тезелеп калды. Шөгер тирәсендә күзгә күренеп ишәйгән скважиналардан файдалану инде битум заводы кулыннан гына килерлек түгел иде. Шөгердә op-яңа промысел булдыру мәсьәләсе килеп басты.
1979 елның октябрь башында, узган гасырда ук килмешәк Шандор нефть хәзинәсе капшанып йөргән урыннан ерак та түгел,— Шөгернең Чаган багана тавы итәгенә өч күчмә вагон китерделәр, алар тирәсендә таныш булмаган кешеләр күренгәли башлады. By — яңа туган предприятиенең нигезе һәм яңадан туган Шөгер промыселының хуҗалары иде.
Мәшәкать дигәнең олавы белән иде аларга. Шөгер һәм Зобай сулары буйла рына, Яңа басуга һәм Акбур тавына сибелгән йөз сиксәнләп скважинаның алтмыш бише, әлеге дә баягы, моннан кырык-утыз ел элек борауланып, инде таш-’ ландык хәлгә килгән скважиналар. Бөтен промыселга өч группалы үлчәү җайланмасы: нефть шуларга җыела һәм искереп беткән Спиридоновка термохимик җайланмасында эшкәртелә. Җитмәсә, юллар да начар, катлам басымын саклау, скважиналарны электр энергиясе белән тәэмин итү, нефтьне судан һәм тоздан арындыручы химик реагент бирү системалары ышанычсыз. Автоматика һәм телемеханика дигән нәрсәләрнең эзе дә юк.
Еоларын. тырышканда юлга да салыр идең — кешеләр юк. Дөрес, утыз елдан артык шул хезмәттә булган Татарстанның атказанган нефтьчесе Мәхмүт Мөхәм- мәтҗанов, Гата Минһаҗов, Рәшит Хәйретдинов кебек яшь промыселның умыртка сөяген тәшкил итәрлек ветераннар бар. Әмма алар гына җитми. Хуҗалыктагы скважиналар саны арта, нефтьче-операторлар кирәк. Алариы шушы төбәктәге Шөгер һәм Керкәле авылларыннан тиз арада тупларга, мәшәкатьле һөнәргә өйрәтергә кирәк иде. Ашыгу-кабалану аркасында коллективка очраклы кешеләр да килеп эләкте, элкен-селкен, кыеш-мыеш йөрүчеләр күренгәли башлады — хезмәт дисциплинасы ике аягына да аксый иде. Башлангыч партия оешмасы кечкенә, профсоюз әһелләре дә эшләрен җайга салып җиткерә алмый, промысел җитәкчеләренең әледән-әле алышынып торуы да аякка ныгытып басарга комачау лый. Әнә шундый кыен, әле генә тернәкләнеп килгән вакытында, яңа промыселны аның үзе кебек үк яп-яшь инженер Разиф Галимов кабул итте.
Без килеп төшкәндә, промыселда борчулырак көннәр иде. Эш күрсәткечләре экранындагы саннар ннде шактый көннәр буе шомлы минус билгесе белән бара икән. Кичә дә минус, өченче көн дә, аннан алдарак та... «Ни булган? Айның аенда, кварталның кварталында дәүләт планнарын һәм социалистик йөкләмәләрне арттырып үтәүче промысел коллективы нишләгән? Айлык план үтәлерме?..» Әлеге экранга күз салуга, күңелне әнә шундый шөбһәле сораулар биләп алды. Әмма нефтьче операторларның да. инженер-техник работникларның да кәефе начар түгел, хәтта, киресенчә, ниндидер шатлык, күңел күтәренкелеге, канәгатьләнү кичерәләр сыман. Промысел мөдире Разиф Галимовның кыр сыман иркен кабинетына кергәч тә. без шуны сиздек.
— Әйе,— диде Разиф. безнең әлеге шикле сорауларыбызга каршы, һич тә исе китмичә.— әлегә минус белән барабыз шул. Язгы ташу сулары чорында Шөгер һәм Зобай елгасы буендагы, үзәнлекләрдәге кайбер скважиналарны туктатып торырга туры килде. Нефтьче-операторларыбыз «Шушма» колхозына караган чәчүлекләрне тимер-томыр калдыкларыннан арындыра тордылар. Иген кырларының, елгаларның чисталыгы барыннан да мөһимрәк ич... Ә планны үтибез аны! Без-нең резервлар бар. көч-куәт җитәрлек.
Промыселның эше һәм тормышы белән танышкач, мөдир сүзләренең коры шапырыну түгеллеге ачыкланды. Яңа коллектив менә инде күпме вакыт «Лени- ногорскнефть« идарәсенең йөзек кашы кебек. Ул айның аенда, елның елында үзенә алган бурычны уңышлы үтәп бара. Өч ай эчендә генә дә, алдан билгеләнгән 445 тонна урынына, 865 тонна (бу еллык йөкләмәнең яртысыннан артыграк)
«кара алтын» чыгарылды. Үзләренең мөмкинлекләре хакында уйлап-исәпләп караганнан соң. нефтьчеләр РСДРПның II съездына 80 ел тулу хөрмәтенә күтәренке йөкләмә кабул иттеләр, быелгы социалистик йөкләмәдә күрсәтелгән 1700 тонна урынына. 2110 тонна сыек ягулык бирергә булдылар.
Аларның сүзләрендә торачакларына ышаныч нык. Чөнки промысел тәмам эзгә төшеп җитте. Теге еллардагы өч будка урынында яп-якты булып зур ак йорт ♦ калкып чыкты. Аның коридоры, кызыл почмагы, бөтен кабинетлары зәвык белән х бизәлгән. Ишегалдында чәчәкләр үсеп утыра. Якында гына илле эшчегә исәп- ы ләнгәи ашханә салынган. Ашлары тәмле. Нефтьчеләр монда бушлай өстәмә тук- - лану да алалар. J
Бүген инде хуҗалыктагы скважиналар саны биш йөздән артып китә. Алар ы исә һаман ишәеп тора. Былтыр гына да бораулаучылардан 52 скважина алып, г аларны эшләтә башладылар. Якын елларда исә Шөгер төбәгендә меңнәрчә яңа * скважиналар бораулау планлаштырыла. Хәзер инде чыгарылган нефтьне җыя 2 һәм үлчи торган группалы җайланмалар саны да унсигез. Промыселда алынган 3 барлык сыеклык, ахырынача чистарту өчен, Куакбашка озатыла. Спиридоновка a авылы янындагы искереп эштән чыккан термохимик җайланманың эзе дә юк. 7 Аның урыны тигезләнеп, тәртипкә китерелгән. Катлам басымын саклау, промы- 3 селны электр энергиясе белән тәэмин итү. нефтькә химик реагент бирү система- - лары камилләштерелгән. Нефтьчеләр инде, элекке сыман һәр юк-бар өчен дә телләрен салындырып чабып йөрмиләр, телемеханик система һәр хәвефле хәлне о промысед диспетчерына җиткереп тора. Дежур операторлар шунда ук туктап S калган скважинага ярдәмгә чыгып китә. 5
Шөгер промыселының кабат яшәрүе могҗиза түгел, әлбәттә. Бу уңайлыклар, ф камиллекләр, уңышлар күктән төшмәде, аларны моннан утыз-кырык ел элек & нефтькә беренче юлны ярган ветераннарның уллары һәм кызлары барлыкка ки- •“ терде. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә монда чикләвек төше сыман у таза, ныклы коллектив барлыкка килде. Аның нигезен шушындагы Шөгер һәм о Керкәле авылы егет кызлары тәшкил итә. Очраклы кешеләрне күрмәссең хәзер. £ Инде менә ничә квартал рәткә коллективта хезмәт һәм җәмәгать тәртибен бозу очраклары юк. Бу исә администрациянең, технолог Зөһрә Шәймәрданова, Александр Мурзаев җитәкчелегендәге партия һәм профсоюз оешмаларының гаять зур оештыру эшләре башкаруларын сөйләп тора.
Оченче участокны гына алыйк. Моннан утыз-кырык ел элек борауланган алтмыш биш скважина шушындагы бригада карамагында. Коелар искереп эштәй чыкканга, биредә эшләр хөртн иде. Участок айның аенда, планны үтәмичә, хуҗа лыкны артка сөйрәде. Шушы кыен бригадага яшь. энергияле, сәләтле мастер Владимир Сидорин билгеләнде, өлкән оператор итеп алдынгы эшче Сәгыйт Гая- зов куелды. Участок Гата Минһаҗов, Виктор Петров. Рәшит Хәйретдинов кебек нефть осталары кулына тапшырылды. Хәзер мондагы скважиналар саны йөздән артык. Аларның яңа борауланганнары гына түгел, «борынгылары» да туктаусыз нефть бирә, план һәм йөкләмәләр үтәлә. Хәтта моннан кырык ел элек тишелгән беренче скважинадан да тәүлек саен ике тонна ягулык алына.
Карамагында сиксәннән артык скважина булган икенче участокта да мастер Николай Николаев. Ильяс Гаязов, Әсгат Йосыпов кебек операторларның тырышлыгы нәтиҗәсендә нефть мул кило.
Икенче класслы мастер, республиканың атказанган нефтьчесе Мәхмүт Мәхәм мотҗанов җитәкчелегендәге участокның, монда эшләүче комсомол-яшьләр бригадасының эше аеруча мактауга лаек. Мастер үзе нефть промышленностенда утыз өченче елын эшли. Хәтердә: аңа инде моннан өч ел элек үк пенсия билгеләнгән иде. Ул һаман — промыселда. Чәченә чал кунарга да өлгермәгән пенсионерны (нефтьче ирләр пенсиягә 55 яшьтә чыга) комсомоляшьләр бригадасы башында күрү башта соерсендерә. әлбәттә. Әмма эшләре белән танышып, уйланып йөргән нон соң. моның нәкъ шулай кирәк икәненә инанасың. Бригадада — комсомоллар һәм яшьләр. Аларга күз-колак булып, эшкә өйрәтеп торучы бер остаз да кирәк ләбаса. Мәхмүт Мөхоммәтҗанов — инә шундый остазларның берсе инде.
Бригада Зобай суының ике ягы буйлап тезелеп киткән йөздән артык скважи-
нага, җиде группалы үлчәү һәм промыселның бөтен нефтен җыеп кудыручы җайланмаларга хезмәт күрсәтә.
Егетләр тәүлек саен 1300 тонна нефть алып, бригадалар арасындагы социалистик ярышта квартал саен беренчелеккә ирешәләр. 1982 ел йомгаклары буенча коллектив нефть чыгаручы комсомол-яшьләр бригадаларының Бөтенсоюз ярышында да икенче урынга чыкты. Аңа ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почет грамотасы һәм премия бирелде...
Әнә шундый уңган егетләр җиң сызганып эшләгәнгә, промысел һаман үргә күтәрелә. Әнә шундый тырыш нефтьчеләр, маңгай тирен агызып юллаганга, Шө- гер икенче яшьлеген кичерә.