Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Биегрәк күренә
Мин шагыйре Шишкин якларының, Шишкин йөргән җирләр миңа таныш.
Искә төшүгә үк, күңелемдә Дулый башлый дулкынланып арыш.
Мин шагыйре Шишкин якларының, Шишкин туган җирдә мин дә туган. Искә төшүгә үк, күңелемдә Шаулый башлый чайкалышып урман.
Мин шагыйре Шишкин якларының, Күңелемдә һаман урман, арыш. Шишкин эзләреннән үз урманым, Арышымны бүген эзләп барыш; Кайчак өскә кайгы ишелсә дә, Килеп кинәт сарылса да сагыш, Иң беренче булып йөгереп чыга Юатырга мине урман, арыш...
...Мин шагыйре Шишкин якларының, Шишкин йөргән җирләр миңа таныш.
Биегрәк күренә шуңа урман, Биегрәк күренә шуңа арыш.
■q&n6H£

Чалып екты диңгез дулкыны Ялтырап торган ташлар өстенә... Ул ташларны дулкын шомартып, Керткән икән көзге төсенә.
Тормыш дулкыны да шундый бит, Кешеләрне иги, эшкәртә.
Шомарта ул кайсын,
Кайсының
Күңел кылын бары нечкәртә...
...Чалып екты диңгез дулкыны, Мамык түгел икән таш өсте.
Ә шулай да барыбер елмайдым, Бигрәк якты иде баш өстем.
Кар туздырып җилләр йөри, Җил күңелне җилкетә. Җилләр булып исәр идем, Җилләрне соң ни көтә? — Кар туздырып йөргән җилнең Җитмәстер тыны күпкә. Җилләр булып исәр идем, Тынармын дим... Өркетә.
Ни җитми?
Иңләгән бар бик күп үзәннәрне, Тирбәткәндер яшел дулкыны. Рәхәтләнеп ятып аунар өчен Җитми барыбер авылым болыны.
Коенган бар бик күп елгаларда, Назлагандыр суның көмеше Рәхәтләнеп колач җәяр өчен Җитми барыбер авылым инеше.
Йөрегән бар бик күп басуларда, Жилкеткәндер тургай моңнары. Рәхәтләнеп җырлар сузар өчен Җитми барыбер авылым кырлары.
Балачагым үтеп бетмәгәндер... Каршысына басты утлы киртә. Шуны сүтә-сүтә үсмер чагым һәм яшьлегем үтте.
Гомер үтә...
Яңа капка
Җил аударды бәреп капканы, Баганасы, ахры, чергәндер. Төпләренә күпме кар суы, Яңгыр суы төшеп сеңгәндер. Башта әби, аннан әнием Килен булып шуннан кергәндер. Шатлыклар да, кайгы-хәсрәт тә Шуннан кереп-чыгып йөргәндер. Үтте шушы калка аркылы Әткәемнең «соңгы туе» да. ...Җил аударды иске капканы, Әби ауган көнне урынга. Оста килде. Баганаларның Яңалары төште чокырга. Баш калкытып әйтте әбием: «Элеккедән төзрәк утыра! Җилен әйтәм әле, җиленә Сокланамын сизгер булганга; Яңа капка аша чыгасым Килгән иде соңгы юлга да...» ...Җил аударды иске капканы. Яңасы да инде каралган: һич арынып тормый яңгырдан, һич арынып тормый карлардан...
Елмаеп таңнар ата, Мине дә таң елмайта; Аяз күкләр, ак болытлар Күңелдә нур уйната.
Моңаеп таңнар ата, Мине дә таң моңайта; Агач шавы, кош сайравы Күңелдә җыр кузгата.
Таңнарга карап кемнәр Елмаймый-моңаймыйдыр?! Таңнар күк булсаң иде, Алар бит... еламыйдыр?!