Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Харрас Әюпов
Өй өмәсе
Җәйләр җитсә, авыл өмә әйтә, Шау-гөр килеп өйләр күтәрә; Нигезләргә тәңкә сала картлар: Бәхет бирсен гомер итәргә!..
Бөтен авыл кереп биесә дә, Бирешмәслек имән өрлекләр, Өйне түгел — илне күтәрерләр, Ир-егетләр өрлек кебекләр.
Җеге-җеккә килеп кенә тора, Ятып бара ниргә-ниргәгә;
Кул да тими кала бүрәнәгә,— Нидер булган бүген ирләргә.
Мүге белән бергә ниргә саен Шаян сүзне түши мул итеп,
Исәнлек
Яктылыгын сала күңелләрнең, — Гомер буе торсын җылытып!
Җайлап тезә түшәм такталарын, Ипле итеп сала матчасын: Елларына-чорларына түзәр, — Кайгы-хәсрәт кенә ятмасын!
Почмакларның тигезлеген карый, Балталарын асып, осталар, Бәхетне дә тигезлисе алар, Тиң итәсе, әгәр кушсалар.
Өмә белән өй күтәрә авыл: Кыз төшәсе, туйлар буласы... Гомер кичерәсе... картаясы.. Бәрәкәте җитсен шуңарчы!
Кичләремә: «Хәерле кич!» — диләр, «Исәнмесез!» — диләр иртәмә. Көннәремнән хәл белешә дөнья, Уйга салып йөртә-йөртә дә...
һәр теләге ләкин кабул булмас, Хәл белүдән дәрман табылмас: Илгә-җиргә тоташ ирләр җаны «Сау бул!» — диеп кенә сау булмас.
Ир саулыгы — ил тынычта гына, Бәхет белән көннәр хәерле; Исәнлекме — үксез сабыйларның Күз яшьләре телсә бәгырьне?!
Явызлыклар өстен чыкса әгәр, Егылып калса сафлык, тапталса... Җинаятьтер — җирдә хаксызлыкны Күрә торып, җаның сау калса!
«Исәнме?» — дип хәл сорыйлар дуслар, Дөрес булыр икән ни дисәм?
Илләр имин чакта — бәхетле мин, Бәхет барда җирдә — мин исән!..
Гали углы Мөхәммәтдин
. Алдымда — таш. Язуы бар: «Гали углы Мөхәммәтдин». ...Учка кысып, күрешер идем,— Кулларың юк, ни хәл итим?
Ел язуын вакыт юган, — Кайсы гасыр улыдыр син; Дөнья буйлап кичкән чакта Ни хәлләргә юлыгырсың?
Гали углы Мөхәммәтдин!
Сак була күр алга табан: Хәзер җирдә «эһ» дигәнче Ташлар эреп төшәр заман...
Әле синең бар белгәнең Ук-җәядер... Сөңге-калкан... Тизрәк уз безнең чордан,— Ниләр булмас соңга калсаң?!.
Киләчәккә барып өлгәш, Гали углы Мөхәммәтдин) — Ни әйтсәң дә үз халкымның Үткәндәге улы бит син...
...Басып калдым башым иеп. Иске зират. Җәйге иртә. Алдымда — таш, тирәсендә Чикерткәләр кубыз чиртә...
Җыр булып калыккансың...
Туган авылымда, безнең нй урынында үсеп чыккан яшь каенга
Талпынасың, тартыласың, — Җанмы бер, каенмы син? Кабатланмас шатлыгыммы, Әллә бер кайгыммы син?
Безнең гөнаһсыз чакларны Күтәреп алдыңмыни? Тирәннән алып чыктың да, Уйларга талдыңмыни?
Яктырып басып торасың, — Карлар сарылдымы әллә?
Әбием-бабамнар җаны Шулай ак идеме әллә?
Без монда кичергәннәрне Син генә беләсеңдер. Шулерны бөтен дөньяга Күрсәтим дигәнсеңдер...
Туфрак-дымнан гына түгел, Еллардан, халыктан син! — И каен) Чорлар төбеннән Җыр булып калыккансың...
«Кара тартма»
Һава лайнерлары бортына махсус җайланма — *кари тартма» куела Очкыч бәхет- сезлеккә очрый калса, һәлакәтнең сәбәбен шул тартма язып барган язмалар аша ачыклыйлар
Без очышта, очышта без бүген...
Белам шунсыз тынгы тапмасым да.
Гомерләрнең һәрбер тирбәнеше
Бу очышның «кара тартма»сында.
Бепенесен язып бара хәтер...
Үткәннәрдән — менә бүгенгәчә Барысы шунда. Сабыр савытлары Түгелми лә икән түгелмәсә)
Кайгы, шатлык, сөю, нәфрәтләр дә Язылалар җуелмаслык булып,- Кире кайтып, тарихларны яза,— Җир сулышы кала сулык-сулык...
Әгәр бер көн хәтәр һәлакәткә Очрый калса кинәт газиз Җирем, «Кара тартма» сыман чәчрәп төшеп Калыр кебек бу йөрәгем минем.
Кемнәр табып алыр киләчәктә, Кемнәр укыр, сабырлыгы җитеп? ...Бөтенесен язып бара хәтер, Бер сулыш та эзсез китми үтеп...
Аккош күлендә
Чулпылар
Чылтыр-чылтыр чыңгылдыйлар чулпылар... Тавышына колак салмый кем чыдар?— Ниләр шулай сибеләдер еллардай, Кем йөрәге, кемнәр җаны чыгарган? Чулпыларда — зәңгәр-зәңгәр асылташ: Күз яшьләрең тамьт калган, и туташ! Ирексезләп кемнәргә соң бирделәр? Ничек шулай соңга калдым мин юләр! Чылтыр-чылтыр чыңлый көмеш чәчкәләр... Үткәннәрдән килми димә хат-хәбәр: Сылу кызлар бик борынгы илләрдән Моң-зарларын чулпыларда җибәргән! Тимәсәң дә, чыңлап тора чулпылар... Мәхәббәтен юксынмыйча кем чыдар? Әй, асыл яр! Кирәкми лә еларга, Болай да бит моңсу әле елларга: Дөнья буйлап инде әллә майларга Сибелгәннәр чулпыларың, җырларың! ...Ник тыңладым? — Чулпылардан җаныма Күз яшьләре тамды кебек чорларның...
Аккош күле. Ак каеннар...
Беренче яз Туфансыз.
Күке елый: «Юк-юк, юк-юк!..» Ничек яшәр ул ансыз?
Көннәрдә — аның яктысы, Җилләрдә — аның назы; Терелә Аккош күлендә Гөлләрдәй җанның язы.
Аккош күле. Ак чәчәкләр... Аһ, гөлләр ятимлеге! Күбәләк аларга соңгы Сәламен әйтим диме?
Аның өчен түгел ахры
Бу дөньядан китүләр:
«Юк-юк, юк-юк... Ул китмәде!» Ышанмыйлар күкеләр...
Зәңгәр күкләр, каурый болытлар...
Тып-тын калып, кемне юксынасыз, Зәңгәр күкләр, каурый болытлар? — Зәңгәр дәфтәр... Ап-ак каурый каләм... Кайсы шагыйрь сезне оныткан?
Нинди җыры калган язылмыйча. Баш очымнан нинди сер ага?
Җавап бирә кебек күкләр миңа:
— Шагыйрьләрнең хәлен сорама!
Каурый болыт! Буйсын кулларыма, Язганымны сеңдер, зәңгәр күк! — Бу дөньядан җирнең шагыйрьләре Әйтәл<м1ичә киткән сүзләр күп.
Языйм әле сезгә мин шуларны, — Агылсыннар, дөнья гизсеннәр; Сизмәгәннәр, әйдә, сизмәсеннәр: Яшен дисен, шәфәкъ дисеннәр!..