Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Шаулагыз, гөрләгез, ташкыннар
Яңадан яз килде яңгырап, Тынлыктан ташкыннар уяна. Елгада бозлар да кузгала, Минем дә йөрәгем куана.
Шаулагыз, гөрләгез, ташкыннар, Сез кабат чыктыгыз юлларга. Кар суын кояшта җылытып, Дөньяның йөзләрен юарга.
Ә дөнья сусаган сафлыкка: Корымга, төтенгә буялган. Чәчәкнең шиңгәнен күргәндә, Мин дә бит яшәргә оялам.
Оялам, үләннән, бөҗәктән, Балыктан оялам күлләрдә. Нигә мин яшәргә тиешмен, Ник алар тиешле үләргә?
Мин кеше, мин көчле, мин хуҗа — Хаклымы мин шушы исемгә?
Йөрәгем сагышлар тоймаса, Өзелгән бер яфрак өчен дә!
Уйланам, сызланам шул хакта, Җир дә бит кайгырып интегә.
Болыттан яңгырлар явармы, Агулар тамармы ипигә?
Шаулагыз, гөрләгез, ташкыннар, Уянсын кешедә кешелек.
Ни булыр кап-кара бушлыкта Калдырсак балалар үстереп?
Аларның телендә нинди сүз, Нинди сүз буласын мин беләм, Хәтергә алганда бервакыт Мин туган, мин үлгән көн белән,
Әйтерләр: «Яшәгән безнең карт, Каенны кискәләп яндырган.
Ә безгә мираска ташны да Бары тик зиратта калдырган...»
Уйларың хата, дип әйтегез, Ялгышып хәсрәткә табынсам. Хатамнан шатланып калырмын. Бу сүзләр тудылар сагыштан...
Көннәрем яшәүләр китерсен, Үләннәр сау-исән калсыннар. Кайгыны агызып күңелдән, Шаулагыз, гөрләгез, ташкыннар!
Яхшы сүз турында
Резервлар эзләп кайберәүләр Әллә кая барып чыгалар. Кайберәүләр тыныч кабинетта Күзләр йомып уйга чумалар.
Югарыдан указ килер диеп, Телефоннан хәбәр көтәләр. Моңланалар, авыр уфтаналар, Урындыкта арып бетәләр.
Яз килгәнме, әллә көз булганмы, Ул яхшы сүз — бөек энергия, Әллә ярсып давыл исәме? Өшеп калган җанны җылыта.
Ә кешеләрнең йөрәкләре нишли?—Шатлык белән сине көчле итә, Юк аларның анда исәбе. Күзләреңнән яшьне корыта.
Син — миңа, мин — сиңа
Мин бер чыбык ташлыйм учакка. Син бер чыбык китер учакка. Яктылыгы балкыр еракка, Нуры белән охшар кояшка.
Без әйтергә хаклы шул чакта:
— Син — миңа, мин — сиңа!
Бер бүрәнә алып куйганда. Мин бер очтан тотып торганда. Син бер очтан күтәр кулларга, Күпер салып барлык юлларга, Тир тамчысы йөзне юганда,
— Син — миңа, мин — сиңа!
Мин кайгыдан янып йөргәндә, Язмышымны авыр дигәндә. Шатланырмын сине күргәндә. Бер тамчы су миңа бирсәң дә, Матур хәбәр алып килгәндә.
— Син — миңа, мин — сиңа!
Үрләр аша барган чагымда, Син дә булсаң минем янымда, Корал тотып көрәш явында. Атакада танк алдында, Бергә барсак җиңү алырга.
— Син — миңа, мин — сиңа.
Яралансаң әгәр син элек, Коткарырмын, сиңа кул биреп. Ярчык екса кинәт, бер тиеп. Күтәрерсең мине син килеп. Без әйтәбез моны ант диеп! —- Син — миңа, мин — сиңа!
Изге канун бар бит дөньяда, Гадел өлеш — сиңа, миңа да. Бер телемне бүлсәк уртага, Күзгә карап кеше дус таба, Йөрәкләргә — йөрәк юл сала!
— Син — миңа, мин — сиңа.
Шушы канун — яшәү шатлыгы, Тормышның ул ахак сафлыгы. Күңелләрнең керсез аклыгы Тоткан чакта бөек атомны.
Без булырга тиеш ак куллы.
— Син — миңа, мин — сиңа!
Әгәр миңа яхшылык итсәң, Мәрхәмәтне бурычка бирсәң, Миннән дә син бер «калым» көтсәң. Кара хурлык йөзләргә төшәр, Безнең ара өзгән дә, кискән, — Син — миңа да, мин — сиңа,— дисәң.
Ә йөрәк ул кеше агрегаты, Атомнардан бәлки көчлерәк. Йөрәк белән кеше тау күтәрә. Аңа бары яхшы сүз кирәк.
Ул яхшы сүз утлы сугышларда Канат бирде солдат күңеленә. Окоплардан безне кузгатты да Алып китте җиңү көненә.
Яхшы сүзне оста докторлар да Кулланалар дару урынына.
Ул сүз тиеш безнең төп законда Язып куйган канун булырга.
Ул резерв яши үзебездә. Ник йөриләр эзләп ерактан. Беркем, беркем бурычка да бирмәс. Яхшы сүзне телдән югалтсаң.
Сусаганда чишмә суы тәмле, Зур шифалы бәлзәм төслерәк. Картаймаска, чәчләр агартмаска, Безгә, дуслар, яхшы сүз кирәк.
Җыерчыклар йөздә азрак булыр. Ә йөрәкләр булыр көчлерәк. Озак, озак гомер итәр өчен Безгә, дуслар, яхшы сүз кирәк!
Синең туган көнеңә
Җыр
Мин — биредә, син — арыда
Җыр
Син килдең дә, бер күрендең, Йер'эгемэ үрелдең. Бу дөньяда оин булганда, Мин дә ялгыз түгелмен.
Мин — биредә, син — арыда,
Ерак юллар арасы.
Юллардан әллә барасы, Әллә бармый каласы.
Очрашулар көттек, көттек, Яки язын, я көздә.
Бер бәхет тә җитәр иде Гомергә икебезгә.
Икебез ике тарафта, Ишетмәссең сүземне. Язлар узды, көзләр килде, Җиргә яфрак сибелде.
Көннәр уза, сине уйлыйм, Янам да, һаман көям. Кайсыдыр ерак шәһәрдә Минем дустым бар диям.
Хатыннар яшәр иде, Йөз яшькә кадәр. Балалары сугышларда Үлмәсә әгәр,
Ирләре дә азып-тузып Йөрмәсә әгәр, Йөрәкләрен кайгылары Өзмәсә әгәр,
Хатыннар яшәр иде Йөздән дә артык. Алар дөнья нужаларын Баралар тартып.
Әллә язмы, әллә көзме, Болытлымы әллә көн, Әллә җилләр исәме?
Әллә син күрше йорттамы, Әллә ерак җирдәме?
Котлыйм туган көнең белән, Бу иртәдә, бу көндә.
Бәлки кемдер оныткандыр, Сиңа чәчәк бирергә.
Ә мин җыр бүләк итәм.
Мәхәббәтең сине тапсын. Кичекмәсен юлларда.
Шушы минем теләгем.
Чәчәкләр китермәсә дә, Алып килсен йөрәген.
Котлыйм туган көнең белән, Сине бит дөнья көткән. Зәңгәргә төнне бизәгән, Таңнарны алсу иткән. Ә мин җыр бүләк итәм.
Кайгыңны белер дусларың, Йөзеңә карап күрер. Туган ил сиңа бәхетне Үз кулы белән бирер. Ә мин җыр бүләк итәм.
Бер этюд
Әйтерсең боз кисекләре — Болытлар йөзеп йөри. Кайсылары эри, нигә эри? Җиргә төшәргә тели.
Җир аларны кочып ала, Бишегенә илтеп сала. Кешеләр әнә шул бишектән Кулларына икмәк ала.
Кеше белән бүре нинди?
Бүре урманда
Кеше баласын назлап үстерде.
Кеше бүрене
Урманда күреп атып үтерде.
Бакый ага Урманчега
Автограф
Син кояштан нурлар алдың, Чәчәкләрдән таптың буяуны. Синең куллар тиеп китсә, Таш та уянды,
Таш та уйланды,
Таш та җырлады, Таш та моңланды.
Тормыш безнең куллар аша Орлык булып җиргә күчә. Алтын чәчсәң — алтын үсми, Тирес сипсәң, алтын үсә.
Мирас
Ул яшәде, үлде. Варисларын Кулдан-кулга алып бүлешергә Беркемгә дә васыять итмәде. Безгә калды аның икмәге.
1981—83
Дошманнар шатланмасыннар, Без кайгы кичергәндә.
Ал байрак үбеп елыйбыз, Илгә ант китергәндә.