Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МӨХӘММӘДИЯ» МӘДРӘСӘСЕННӘН — МӘГАРИФ ӨЛКӘСЕНӘ


еволюциягә кадәрге татар мәдрәсәләре халкыбызны аң-белемле нтудә, милли культурабызны, мәгарифебезне һәм әдәбиятыбызны үстерүдә зур роль уцнадылар Караңгылык, хорафат, милли дошманлык һәм деспотизм хөкем сөргән заманда алар, мәгълүм чикләнгәнлекләренә дә карамастан, яктылыкка, мәгърифәткә чакырып янган якты маяклар булдылар. Мәдрәсәләрдән агылган мәгърифәт нуры йокымсырап барган бик күп зиһеннәрне яктыртты, меңнәрчә сүрелгән күңелләрдә өмет һәм киләчәккә ышаныч уты тергезде. Ул чорда халкыбызның махсус һәм югары уку йортлары булмау сәбәпле, татар мәдрәсәләре аларның вазифасын да үз өсләренә алып бик күп милли белгечләр әзерләделәр.
Мәгариф өлкәсендә үз чорында күренекле роль уйнаган «Мөхәммәдия» мәдрэ- 156
Р
сәсенек элеккеге бер шәкерте буларак, кайбер истәлек-хатирәләрем һәм уйлануларым белән уртаклашып кнтмәкче булам
Билгеле булганча, революциягә кадәр балаларга татар телендә белем бирү ике юл белән алып барылды Берсе анын традицион, иске (кадимчә) методикага нигезләнгән укыту булса, икенчесе заманына күрә яна алымнар белән (җәдитчә) укыту нде
Кадимчә ысул белән укытканда, әлифба урынына иман шарты кулланылды Шәкертләр хәрефләрнең исемнәрен ятладылар һәм аларны иман шартындагы гарәп сүзләреннән эзләп укырга өйрәнделәр Бу ысул белән хәреф таныту, укырга өйрәтү гадәттә өч-дүрт елга кадәр сузыла торган иде Мәдрәсә программасына кертелгән дәресләрнең һәммәсе дә диярлек дини характерда булды, дөньяга бәйләнешле фәннәр аз укытылды. Укуга, белемгә дәртләре зур булган кайбер зиһенлерәк шәкертләр генә рус телен өйрәнделәр һәм анын аша башка фәннәрне дә үзләштерделәр Хорафат сөременнән арына алмаганнарын нсә наданлык һәм томаналык үз кочагына алды Шулай булса да. гасырлар дәвамында китапны изге итеп күрергә гадәтләнгән, аң-бе- лемгә зур хәзннә итеп караган татар халкы үз балаларын укытырга, анлы белемле итәргә омтылды
Кадим мәдрәсәләренең кимчелекләрен үз башыннан кичергән алдынгы мәгърифәтчеләр прогрессив ысуллар турында фнкер йөртә башладылар Нәтиҗәдә, җәдитчә (яңача) укыту барлыкка килде Мондый мәктәпләрдә хәреф таныту төрки сүзләргә нигезләнгән иде һәм анализ-синтез ысулы белән алып барылды. Әлеге ысул белән сүзләрне — иҗекләргә, иҗекләрне авазларга аерырга һәм авазлардан — иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр оештырырга өйрәттеләр Шул рәвешле, бала 3—4 ан эчендә укыр- га-язарга өйрәнә нде Укуны болай оештыру баланың күңелен биздермәде, вакыт ягыннан да отыш бирде
Искечә һәм янача укытулар арасындагы төп аерма, әлбәттә, укытыла торган фәннәрдә. программаларда иде Кадим мәдрәсәләрендә бары дин дәресләре генә укытылды Гәрчә мантыйк (логика) дигән фән булса да, ул диндәге хода төшенчәләрен ан лату белән чикләнде. Мәсәлән, «Инә күзеннән дөяне үткәреп буламы?» дигән сорау куела. «Була» яисә «Булмый» диючеләр үзләренең фикерләрен исбат птәргә тиешләр Шунда бер белдеклесе: «Ходаның кодрәте бнк киң. ул теләсә, инә күзеннән дөяне генә түгел, хәтта шәһәр, авылларны да үткәрә ала» днп барысының да «авызын томалый» торган иде Жәдит мәдрәсәләрендә нсә дин дәресләре белән бергә, тел. әдәбият, хисап, география, табигать белеме, рус теле кебек дөньяви фәннәр дә укытылды Бу ике тип мәдрәсә арасындагы янә бер үзгәлекне дә искәртеп узу заруридыр Гадәттә, кадим мәдрәсәләренең башында мөдәррис булып, ул шул ук мәхәлләдә имамлык кыла нде Аның кул астында өч-дүрт хәлфә эшләде Жәдит мәдрәсәсенең башында мөдәррис торса да. анык муллалык итүе шарт түгел иде Ул кул астындагы мөгаллимнәр белән киңәшә, фнкер алыша Шул максаттан чыгып эчке совет оештыра. Анда барлык мөгаллимнәр, дингә тел тидермәү шарты белән, укыту, тәртип, өлгереш хакында фикерләрен әйтә торган булганнар
Белемгә омтылган татар яшьләре XIX гасырга кадәр Бохара мәдрәсәләрендә укыдылар Ә анда схоластика хөкем сөрде, дин тәгълиматы өстенлек итте Шул сәбәпле, күпчелек мәдрәсә әһелләренең дөньяга карашы формалаш)да Бохара мәдрәсәләренең йогынтысы зур булды 1882 елда .инее акчасына «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен (хәзерге Тукай урамы. 34 нче йорт) салдырган Галимҗан Баруди да Бохарада белем алган Яңа мәдрәсә ачкач, ул хисап, география кебек дәресләрне дә кертеп, башта кадимчә ысул белән укыта башлый 5—6 мөгаллимнән торган коллектив туплый Ул 1891 елда Россиядә беренче булып балаларны хәреф (анализ-синтез) ысулы белән җәдитчә укытуга күчә Шул ысул белән укыту өчен үзе «Сәвадхан» (грамота иясе) исемле әлифба да төзи Бу китап татар дөньясына яна ысул белән һәм төркичә язылган беренче әлифба булып санала 1891 —1915 еллар эчендә ул 12 тапкыр басыла
Мондый метод белән хәреф өйрәтә торган әлифбалар рус телендә күптән яшәп килсә дә. татар мөгаллимнәре диннәре башка булган милләтләрнең мәгарифенә няр мәскә тырыштылар, ислам динендәге милләтләргә карап тигезләнүне артыграк күрделәр XVI XVIII гасырлардагы царизмның көчләп чукындыру политикасыннан өркеп калган татарлар руска охшаудан курыктылар Ә җәднт мөгаллимнәренә исә күпчелеге кадимчеләр тәэсирендә булган, һәр яманлыкны янача укытудан күргән халыктан еш
кына җәбер, каргыш сүзләре ишетергә туры килә иде Болары гына бер хәл. бай ларның, хәлле кешеләрнең мәдрәсәгә матдн ярдәм күрсәтүне туктатулары да бнк мөмкин иде.
Шуның белән бергә, патша хөкүмәте дә мәгариф өлкәсендәге һәр прогрессив күренешкә аяк чалып килде, җәдитчеләрнең эшчәнлегендә жимер.ү эшләре, царизмга каршы көрәш күрде Кадимчеләрнең һәм рус карагруһчыларының вакытлы матбугатында җәдитчеләргә каршы пычрак кампания башланды. Мәгариф өлкәсендәге һәр прогрессив күренешкә, бигрәк тә мәдрәсәләрдә рус теле укытуга нык каршы булган Мөхәммәтҗан Хафиз. Ж,нңги Садыйк кебек каря фикерле бәндәләр һәм аларга ияргән томана куштаннар — Печән базары әһелләре өере җәдитчеләргә каршы надан халыкны өстерделәр, алдынгы карашлы мөгаллимнәр өстеннән патша охранкасына до- нослар яздылар Карагруһчылар «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең мөдәррисе Галимҗан Барулины. Яңа бистәдәге 10 нчы мәчет мәдрәсәсе мөдәррисе Салихҗан Галиевны сөргенгә сөрдерүгә ирештеләр Мәдрәсә мөдәррисе. Фатих Әмирханның әтисе Зариф һ б. бик күп мөгаллимнәр карагруһчылар тарафыннан шактый җәбер күрделәр Алар- ны полиция яшерен күзәтү астына алды
Ачык фикерле намуслы муллалар һәм дин эшлеклеләре карагруһчы руханиларга мондый пычрак эшләре өчен мәчетләрдә ләгънәтләр укыдылар, халыкны аларга иярмәскә өндәделәр
XIX гасыр ахырында җәдит мәдрәсәләрендә рус мәктәпләрендәге кебек аяклы парталар, кафедра, кара такталар, тарих һәм география карталары, плакатлар булдырылды Шәкертләр дәрестә утырма якалы тужурка, башларына тигез түбәле кәләпүш киеп утыралар иде 1901 елда «Мөхәммәдия»нең тышкы коллегиясе (аңа мәдрәсәгә булышучы байлар, өлкән укытучылар һәм Г Бяруди керә иде) 60 мең сум акча туплап, ике катлы мәдрәсәнең алгы ягына үзәктән ягып җылытыла торган өч катлы бина салдырды Элеккеге биналарга да үзәктән җылыту системасын эшләделәр Ишек алдына ашханә, кухня, авырулар өчен шифаханә, итек-чнтек. кәвеш төзәтү, агач эше. китап төпләү мастерскойлары булдырылды Шифаханә артында бакча булып, кышын кайбер шәкертләр тимераяк белән катокта шуалар иде Шәкертләр саны арта баргач, мәдрәсәне киңәйтү мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басты Тик мәдрәсәнең яна бинасын төзү өчен кадимче Йосыф хәзрәтнең ике класслы бәләкәй мәдрәсәсен җимерергә кирәк иде «Мөхәммәдия» җитәкчелеге һәм тышкы совет хәзрәтне бу эшкә ризалатып, аңардан рөхсәт кәгазе ала алды Ләкин көне килеп җиткәч, Йосыф хәзрәт кинәт кенә биргән вәгъдәсеннән кире кайтты Шул сәбәпле, мәдрәсәнең өч катлы бинасы Йосыф мәктәбе артына салынды Хәзрәт үлгәч кенә (1907 елда) әлеге ике класслы мәдрәсә «Мөхәммәдия»гә кушылды
«Мөхәммәдня»нең төп классларына өстәмә рәвештә мәчетнең беренче катындагы нке бүлмәсендә ярлы һәм ятим балалар өчен башлангыч фокара (фәкыйрьләр) мәктәбе яшәде. Анда ятим яки укытырга хәленнән килми торган кешеләрнең балалары укый иде Аларга дәфтәр, дәреслек, карандаш бушлай өләшенде Киемнәр белән дә тәэмин ителде Балаларны кызыктыру һәм урамда хәер (сәдака) соратып йөртмәү өчен, дәрескә килгән көннәрендә аларга өчәр тиен «стипендия» түләнде Ярлы халык арасында бу фокара мәктәбенең авторитеты бнк зур булып, ятим балаларны мәхәлләләрдән җыеп халык үзе китереп тапшыра башлады Фокара мәктәбен тәмамлаган балаларны гадәттә кибетләргә өйрәнчек итеп эшкә урнаштыралар яки «Мөхәммәдня»нең төп классларына укырга кабул итәләр иде
Моннан башка. «Мөхә.ммәдия»дә поляк татарлары өчен дә бер класс (1915—1916 еллар) ачылган нде Ләкин, телләр аермасы зур булу сәбәпле, бу класс озак яшәмәде, таралды Шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе каршында оешкан «Маһруй абыстай мәктәбе» днп аталган кызлар классының да абруе шәһәр күләмендә зур булды Бу мәктәпнең җитәкчесе Г Баруднның хатыны Маһруй абыстай иде Маһруй абыстай укый белә башлаган кызларны үзенә ярдәмче итеп алып, аларны да «мөгаллимә» нт- кәләде Берничә елдан соң, Чувашиле (хәзерге Зеленодольск районы) авылыннан Ләбибә исемле укымышлы кызны үзенә ярдәмче итеп алдырып, икәүләп укыталар 1904 нче елда Маһруй абыстай үлгәч, Галимҗан хәзрәт димләве буенча байлар акча җыеп Ләбибәгә ике катлы мәдрәсә (хәзерге Нариманов урамы. 105 йорт урыны) салдырдылар Мәдрәсә мөгаллимәләр әзерләүне максат итеп куйды Ләбибә мәдрәсәсендә дин
тәгълиматы дөньяви фәннәр белән бергә уреп алып барылды Ләбибә мәдрәсәсез тәмамлаган кызлар урта белемле булып исәпләнделәр һәм совет вакытында мөгаллимәлек хокукы алдылар
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шулай үсә. зурая барды 1908 елларда анын егермеләп классында һәр елны ургача исәп белән 500 ләп шәкерт укый иде инде Мәдрәсә киңәйгән саен, хужалык һәм укыту чыгымнары арта барды Ш>ңа күрә Галимҗан Ба- рудн. матди ярдәм сорап, еш кына байлар!л мөрәҗәгать итә иде Үз акчасына «Хө- сәения» мәдрәсәсен салдырган һәм анык барлык чыгымнарын каплауны да өстенэ алган миллионер Әхмәт Хөсәенов. мәсәлән. «Мөхәммәдня»нең өч катлы бинасын салдыру өчен 30 мен сум акча бирә Сәүдә капнталынын һәм либераль буржуазиянең эре вәкиле кадим мәдрәсәсен тәмамлаучылар белән генә ерак бара алмавын яхшы аңлаган. ана татарча яза алган, русча сейләшә-анлэша белә торган белгечләр, хисап эшен булдыра алган бухгалтерлар кирәк була башлаган Әхмәт бай мәдрәсә бетергән Ибраһим Әмирхан кебек зиһенлерәк шәкертләрне үз исәбенә Бәйрүтнең махсус белем бирүче инглиз урта мәктәбенә укырга җибәрә
Байлар таләбен искә алып, практик ягын да чамалап. Г Баруди башлангыч мәктәпкә бер ел өстәп. анда хисап, бухгалтерия кебек фәннәрне укыттыра башлады Бу адымны мәдрәсәнең тышкы советы да хуплап каршы алды «Мөхәммәдия»нен яшь мвгвллнмнәре һәм күзләре ачыла башлаган шәкертләре мәдрәсә жнтәкчелегеннән реформаны кинрәк уздыруны, дөньяви фәннәрнең санын арттыруны, рус телен укыту планына кертүне ныграк һәм кискенрәк рәвештә таләп итә башладылар Беренче рус революциясе нсә бу таләпне көчәйтеп кенә җибәрде Революция шәкертләр аңына нык тәэсир итте Шәкертләр демонстрацияләргә катнашу, полицияне коралсызландыру, халык милициясен тезү эшләренә жан-тәннәре белән бирелделәр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бу кемнәрдә умарта күчедәй гөжләп торды. Закир Шакнров. Ибраһим Килдн еа. Нургали Мамин. Габдрахман Мостафин. Фатих Әмирхан, анын энесе Ибраһнм Әмирхан һәм Галиәсгар Камаллар халык милициясен төзү эшендә зур активлык күрсәттеләр Студент-большевик С Гассар белән нык бәйләнештә булган Хөсәен Ямашев татар учите.тьләр мәктәбенең укучылары белән бергә мәдрәсәдә революцион рухны күтәрүдә җитәкчелек итте. Гафур Коләхметов та шәкертләр арасында зур агитация эше алып барды Казан шәһәренең полицмейстры 1905 елның I февралендә губерна жандармерия идарәсенә язган рапортында болай дип зарланды: <Казанда хәлләр куркыныч Мөселман халкы арасында Г Баруди мәдрәсәсе шәкертләре политик яктан
ышанычсыз *
Шул ук елны «Мөхәммәдия»дә яшерен рәвештә мәдрәсәләрдә ислах (реформа) уздыру комитеты төзелде Комитет башында Фатих Әмирхан. Гарифҗан Мостафин. әгъзалары Ризван Ибраһимов. Ибраһим Әмирхан. Вафа Бәхтняров. Габдрахман Мос тафии. Нургали Мамии. Миргазиз Укмасцйлар иде Алар шәкертләрнең беренче яшерен съездын җыйдылар Яшерен рәвештә гектографта басып «Әлислах» газетасы чыгар дылар Полиция яшерен газетаның эзенә төшеп. Нургали Мамин өендә сакланган материалларны конфискацияләде, үзен кулга алды. 1906 елда Казан мәдрәсәләре шәкертләренең I съезды булды 1907 елда ислах комитеты зур шәһәрләрдәге мәдрәсәләрдән дә вәкилләр чакырып, шәкертләрнең II съездын җыйды һәм шунда «Әлнслах» газетасын рәсмиләштерде һәр ике съездга да Фатих Әмирхан җитәкчелек итте
Шул елларда Г Мостафин «I садә» (аваз) шигырен. Хужа Бәдигыйныц абыйсы мулла Әхмәт Бәдигый <11 садә» шигырен яздылар Бу әсәрләр Россиянең барлык мәдрәсәләренә дә диярлек таралды Моннан кала. Г Мостафин «Марсельезажы да татарчага тәрҗемә итте Тәрҗемә әдәби яктан йомшак булса да. шәкертләргә ул сугышчан рухы белән якын иде
Шәкертләр хәрәкәте, бер яктан караганда. мәдрәсәләргә реформа кертергә омтылу гына булып күренсә дә. асылда ул шәкертләрнең үянүы. дөньяга карашлары үз гәрүе. аларга революция рухы керү турында сөйли
Шәкертләр хәрәкәте басымы астында һәм тормыш таләбе белән, шулай ук укытучылар теләген искә алып, мәдрәсә коллегиясе педагогика, методика, психология, гигиена, укыту практикасы, алгебра, физиология, фнзика-хнмня элементлары кебек фәннәр укытуны да гамәлгә кертте
Г Барулиның сөргендә йөргән вакытында мөдәррис булып калган һәм русча
укыту ягында булган Таһир Ильяс, Закир Шакиров, Әхмәтжан Мостафин һ. б лар программага зур үзгәреш керттеләр Нәтнжәдә. 1912—1914 иче елларда «Мөхәммә- дия»нең ни соңгы уставы һәм программасы барлыкка килде Бу программа элгәреге- ләрдән шактый үзгә иде Яна программа буенча алты еллык башлангыч мәктәпне тәмамлаучылар шәригатьне аңлап гамәли рәвештә динне (намаз, ураза һ б лар) белгәннәр, бераз гарәп сүзләрен аңлаганнар, төрки телендә максатларын язып төшендерә алганнар, тарих, география, табигать фәннәреннән хәбәрдар булганнар Аларны шулай ук хисаптан бөтен саннар һәм вакланмалар белән булган мәсьәләләрне чишәргә. русча укырга-язарга да өйрәткәннәр. Алты еллык рөшдня (урта) бүлегендә гарәп теле, шәригать (дини этика), рус теле һәм башка дөньяви фәннәр укытылды Аны тәмамлаучыларның күпчелеге гадәттә мөгаллим яки мулла булып китәләр иде Мәдрәсәнең бер еллык талия (югары) бүлегендә укучылар дин гыйлемен үзләштереп имам-мөдәррислеккә әзерләнделәр.
1912—1914 елгы программа буенча башлангыч бүлектәге атналык дәресләрнең 39 сәгате дин тәгълиматына. 111 сәгате дөньяви фәннәргә бирелде Урта бүлектә дин тәгълиматы 43 сәгать, дөньяви фәннәр 131 сәгать укытылды Рус гимназияләре белән чагыштырганда. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дин дәресләре бераз күбрәк булса да, Духовный семинариягә караганда (анда фәннәрнең 70 процентын дин тәгълиматы тәшкил итте) чагыштырмача азрак иде Моннан, тыш. татар мәдрәсәләренең берүк вакытта гимназия һәм семинария хезмәтен үтәвен дә истән чыгарырга ярамый
1912 елгы программа буенча дәресләр челтәре түбәндәгечә иде:
Башлангыч мәктәпнен атналы* дәрес челтәре Фәннәр Кла.слар Хәзерлек 1 2 3 4 5 Барлыгы дин дәресләре (сәг ) төрки теле гарәп теле фар,.ы теле география рус теле табигать 12 3 10 4 9 3 8 5 2 б 4 6 б 3 2 6 39 48 22 8 2 21 2 4 дин 1 фән 17 16 9 17 8 18 6 22 7 * 21 39 - сәг. Ill сәг барлыгы 18 24 26 26 28 28 ISO сәг.
Башлангыч һәм урта классларда (Сарлык классларны бергә кушып исәпләгәндә) атналык дәрес челтәре Фәннәр Башлангычта ■ Урта мәктәптә төрки теле . ........ . гарәп теле . . ... фарсы теле рус теле . математика . . . . . табигать фәннәре география > . методика, педагогика ... 39 48 3 3 21 22 8 10 43 13 41 36 13 6 дин 39 фәннәр III 43 131
Татар мәдрәсәләре күбесенчә иганәдән жыелган акчага яшәгәнлектән, күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр жнтешмәде Төрки телдә укытырга әлифбалар юк иде Юга-
рыда әйтелгәнчә, Галимҗан Барудн үзлегеннән тнркн теле дәреслек-кулланма төзеде Ц|уЛай ‘ук татар мәгърифәтчеләренең, бигрәк тә Ибраһим Терегулоа. Каюм Насыйри кебек галимнәрнең хезмәтләре дә дәреслек урынын» файдаланылды Дәресләрдә Габдулла Тукай әсәрләре кнн кулланылды 1910 ичы елларда Җамал Вәлиди. Габдрах- ман Сәгъди, Риза Фәхретдинов, Галимҗан Ибраһимовларның татар теле дәреслек ларс, Харис Фәйзинең (Әхмәт һәм Җәүдәт Фәйзинең әтисе) табигать география китаплары, Мөхетдин Корбангалневның география китабы «Мөхәммәдня»дә шактый вакыт дәреслек булып йөрделәр
Дәреслекләргә мохтаҗлык зур булганлыктан, шәкертләр кайбер фәннәрне төрек, гарәп телендә укыдылар Г Барудн дәреслекләрне сайлау, аларны программага кертү мәсьәләсендә мөгаллимнәргә тулы ирек биргән иде Дәреслекләр булмаганга күрә, мн галлнмнәр гарәпчәдән яки русчадан тәрҗемә итеп файдалана иделәр Гәрчә кайбер фәннәр программада булмаса да, Г Барудн өстәмә дәресләр уздыруны гамәлгә керт те Доктор Әбүбәкер Терегулов медицин’, гигиена, адвокат Сәедгәрәй Алкин хо-кук, Фатих Әмирхан төрле партияләр, шул җөмләдән, социал демократик эшчеләр партиясе турында да дәресләр бирде
Дәресләргә әзерләнгәндә, мөгаллимнәрнең күбесе газета журналларда басылган материаллардан, өстәмә әдәбияттан киң файдалана иделәр Эчке коллегиядә мөгал лимнәр сайлаган материалларга тикшерү булмады Хәтта коръәнне мәкам (көй) белән укыта торган Вәли Карый да дәрес ахырында халык җырларын җырлата иде Мәд- рәс4 җитәкчелеге шәкертләрнең иреген бик үк чикләп тә бетермәде Гадәттә, шәкерт лар намазга эленке-салынкы гына йөриләр, ә уразаны исә бөтенләй тотмыйлар нде. Моңа Галимҗан Барудн да. башка мөгаллимнәр дә ачуланмады Намаз уку һәм ура эа тоту һәркемнең үз эше дип саналды Үз вакытында шушы мәдрәсәдә укыган шәкертләрнең истәлекләре д.< «Мөхәммәдня»дә искән яна җилләр прындл сөйли
Башлангычның дүртенче сыйныфында укыганда мин укытучы Нәҗип хәлфә Зәе- товнын электр тогы ярдәме белән суны кислородка һәм водородка аерылуын күрсәткәнен хәтерлим Шулай ук башлангычта укыганда безгә укытучы Айнын Җир тирәсендә, Җнрнеи Кояш тирәсендә әйләнүен, елның дүрт сезонын. к«н төннең ничек хасил булуын махсус теллорий исемле прибор ярдәмендә аңлаткан иде Берничi айлар буе кайсыбер урыннарда кояшның батмавын күрсәткәч. «Ягез. болайбулсә урала тоткач, авызны канчан ачабыз’» дип. безнең күңелгә дин турында шөбһә салды Үзе җавап бнрмәсә дә, безне бу турыда уй фикер йөртергә мәҗбүр итте
Башлангыч мәктәптә укыгандагы тагын бер эпизод исемдә калган Бер укучы: «Борһан абый, безнең дәрескә бәйләнеше булмаган бер соравыбыз бар», диде Хәлфәбез* «Я, сорагыз», дигәч, укучы «Теге дөнья, җәннәт, җәһәннәм бармы’» дип сорады Борһан абый бераз елмайды да «Бнк беләсегез киләмени’» диде Без һәм- мәбез дә: «Беләсебез кил.» шул», дидек Кыстатмады «Алайса, тыңлагыз теге дөнья юк, җәннәт белән җәһәннәм бар», диде Бу җавап безне аптырашта калдырды. Борһан абый сүзен дәвам итеп болай диде «Теге дөнья юк Кеше үлгәч аның өчен хәят, яшәү бетте днгән сүз Ә җәннәт белән җәһәннәм бар, ләкин бу дөньяда Качарлык, бозыклык эшләсәң, кешегә җәберен тиеп торса, кеше үтерсәң, урласаң, үләр алдыннан әнә шул эшләрен күз алдыңнан кнчә, үлемен башкаларныкына караганда йөз тапкыр авыррак була Ә инде игелек эшләсәң, күңелен саф була, үз-үзеңнән риза булу тойгысы уяна Снна үлем дә җиңел булачак»
Хәзерге көндә Ленинградта яшәүче профессор Әхәт I османов, атказанган сәнгать эшлсклесе скульптор Бакый Урминче, доцент Рәүф Гнлдневләр хәлфәләр безне намаз укымаганга ачуланмадылар дип искә алалар Шагыйрь Әхмәт Исхак «Мин урта бү лектә укыганда дингә каршы журнал чыгара башладым Бу Журнал, кулдан-кулга йөреп, гарәп теле укытучысы Габдрахман Галнев кулына эләгә Ул мине очратып «Кара әле Әхмәт, синең журналыңны укып чыктым Снндә язучылык сәләте бар икән Әгәр син, зур булмаса да. гарәп телендә журнал чыгарган, яхшы булмасмы икән? Башка телне өйрәнү бер вакытта да зарар итмәячәк, мин ярдәм итәрмен», диде
Мәдрәсә идарәсе шәкертләр арасыннан сәләтле, эшлекле, «метле булганнарым мө галлнмлек хезмәтенә алып кала нде Мәсәлән, Г Камал 1900 1904 елларда татар теле укытты Шәкертләр хәрәкәте башында йөргән Фатих Әмирхан рөшдиядә геогра фня, шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашкан Закир Шакиров тарих, география.
II «к У » M II
161
Зәки Уразаев математика. Хуҗа Бәдигый татар теле, Борһан Хәбиб физика, Мирза Гөзәеров һәм Әхәт Богдановлар математика укыттылар
Закир Шакнровныц география дәресенә Габдулла Тукай килергә теләген белдерә Закир хәлфә дәресен карта, плакат һәм проекция фонаре белән алып бара. Тукай дәрестән бик канәгать булып китә.
«Мөхәммәдня»дә укып чыккан шәкертләр мәдрәсәдә алган белемнәрен таратуда эчке Россия белән генә чикләнмичә. Себер һәм Урта Азия халыкларына да җиткерделәр. анда яшәүче җирле халыклар арасында күп санлы җәдит мәдрәсәләре ачтылар. Мәсәлән. 1905 елны мәдрәсәнең галия бүлеген тәмамлаган Тәүфикъ Бнккннннны Г Баруди Хива ханы Әсфәндияр соравы буенча мөгаллим итеп җибәрә. Ул беренче булып, Хива ханлыгында җәдит мәдрәсәсе ачып, хан балаларына сабак бирә, төрек мән. үзбәк, каракалпак балаларын укыта.
Зариф Бәшнрн Казахстанның хәзерге Талды-Курган өлкәсендәге Капан шәһәрендә җәдитчә ысул белән укыта торган мәдрәсә ача. Вәли Минһаҗен Кыргызстанның Пеш- пәк (хәзерге Фрунзе) шәһәрендә. Гыйрфан Сөбханкулов. Наманган өлкәсендә җәдит мәдрәсәләре ачалар Хәбиб Хәмзин Башкортстанның хәзерге Стәрлетамак районы авылларында мәгърифәт таратып йөри. Шулай итеп. 1882 елдан алып 1918 елга кадәр яшәгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шул чорда Казан губернасында иң алдынгылардан берсе иде 36 ел эчендә ул меңнән артык шәкерткә башлангыч һәм урта белем бирде Алар арасында — Хөсәен Ямашев. Мәхмүт Дулат-Али, Камил Якуб. Касыйм Туйбак тин кебек ялкынлы революционерлар, Мнрг»знз Укмасый. Зариф Бәшнрн, Галнәсгар Камал. Мәжит Гафурн, Фатих Әмирхан, Әнәс Камал. Кәрнм Тинчурин. Гыйбад Нугайбәк, Галимҗан Шәрәф. Хуҗа Бәдигый. Фәхри Әсгать. Фазыл Туйкин, Фәтхи Бур- наш. Нәкый Исәнбәт. Әхмәт Исхак һ. б күренекле әдипләр һәм галимнәр. Борһан Шәрәф. Әхмәтгәрәй Хәсәни кебек журналист һәм нәширләр. Габдрахмзн һәм Габдулла Камал кебек талантлы артистлар, композиторлар Салих Сәйдәшев. Солтан Габәши. скульптор Бакый Урманче... «Мөхәммәдия»нең рөшдия (урта) бүлеген тәмам иткән шәкертләрнең бик азы гына мулла булып китте Аларның күпчелеге мөдәррис, мөгаллим, мәдәният хезмәткәре, әдип, журналист, нәшир, революционер булдылар Революциядән соң ачылган техникум һәм институтлар яңа буын кадрлар әзерләп өлгергәнче элеккеге мәдрәсә шәкертләре мәгариф фронтының алдынгы отряды булып совет дәүләтенә чын күңелдән бирелеп эшләделәр. «Мөхәммәдия»дә укыткан Габдулла Гыйсмәти революциядән соң җиң сызганып Башкортстанда эшләде, автономияле республиканың Үзәк Башкарма комитеты члены һәм мәгариф халык комиссары постларын биләде Шәриф Байчура пенсиягә чыкканчы партия һәм совет матбугаты органнарында җитәкче эштә булды. Баку эшчеләре арасыннан күтәрелгән һәм «Мөхәммәдия»- нең югары классында укыган Хәсән Ризван да озак еллар буе дәүләт аппаратында эшләде. Габдрәшнт Солтанов Казанда Верховный суд члены һәм финанс министрлыгының җаваплы работнигы иде Мирзасалих Хөсәенов Урта Азиядә судья булды Фәрит Хәсәнов совет аппаратында хезмәт итте Гәрәй Имаметдннов, гражданнар сугышында катнашып, соңра партия һәм совет эшләрендә эшләде Мөселман Социалистлар комитетында эшләгән Каюм Гобәйдуллнн Совет органнарында озак еллар буе хезмәт итте Фәтхи Бурнашның абыйсы Кадыйр Бурнаш шактый вакыт балалар укытты... Мондый мисаллар бнк күп.
Җәдит мәдрәсәләренең, шулар эчендә «Мөхәммәдия»не тәмамлап укытучы булып киткәннәрнең революция чорындагы дөньяга карашларын һәм политик йөзләрен күрсәтү өчен Надежда Константиновна Крупскаяның фикеренә игътибар итү урын лы. Ул 1919 елның июль аенда «Красная Звезда» исемле агитация пароходы белән Татарстанга килә һәм бу сәяхәт турында Бөтенроссня Үзәк Башкарма Комитеты сессиясендә речь сөйли Биредә аның реченнән бер өзекне мисал итеп китерик: «Казанда мәктәпләрдә эшләүче рус укытучылары совет властена риза булсалар да. кайбер рус педагоглары (гимназия һәм университет укытучылары) Совет властена каршы чыктылар,— ди ул — Мин татар һәм азчылык милләт укытучыларының Совет властена бнк нык тартылганнарын күрдем»
Без бу сүзләрне татар халкы арасыннан укымышлы белгечләр, шул исәптән, фән. әдәбият, сәнгать, культура һәм мәгариф эшлеклеләре тәрбияләнгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең прогрессив эшчәнлегенә бирелгән бәя дип тә уйлый алабыз.