Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕГЕНДАР ТАНКИСТ


Редакциягә илебезнең төрле якларыннан хатлар килз Бу хат исә Ук раинадан.
Льва» шәһәреннән Аның авторы, сугыш ветераны Михаил Алексеевич Матвеев,
якташыбыз танкист Якуб Рәфиковның Бөек Ватан сугышы елларында
күрсәткән каһарманлыклары турында яза Ул геройның туганнарын яки сугыш
юлларыннан бергә үткән иптәшләрен эзләп табарга телил «Материаллар СССР
Оборона министрлыгының Үзәк архивыннан алынды, дөреслегенә шик булырлык
түгел »,— дип яза ул Бу язманы бәлки данлы танкист Я Рәфиковның туганнары,
якыннары да укыр Автор алардан хәбәр көтә Аның адресы 290011. Львов-11, ул
Пархоменко, дом 13. кв. 10. Матвеев М А
ошман бомбаларыннан калган чокырларны әллә кайчан үлән каплады, траншеялар ишслеп-
күмелсп бетте. Ә сугышларда алган яралар һәм һәлак булган геройлар онытылмыйлар,
аларның якты хатирәсе безгә Бөек Ватан сугышын һаман искә төшереп тора.
Львов шәһәрендә «Дан биеклеге» — Ватан сугышында һәлак булган геройларның хәрби
пантеонь бар Шунда 10 нчы рәттәге 13 иче урынга 6 нчы гвардия танк бригадасының элекке
командиры, гвардия полковнигы Якуб Билалович Рәфиков күмелгән. Утлы юлларда үзенең
данлы сугышчан биографиясен язган, Иделдән һәм Мәскәүдөн Германиягә кадер сугышып үткән
кеше ул.
Якуб Рәфиков 1906 елның 15 августында Казанда туган, татар, 1928 елның авгус тыннан
партия члены, 1919 елдан 1928 елга кадәр комсомол сафларында тәрбия ләнгән. Кызыл Армиягә
1928 елда чакырылган. 1931 елда Мәскәү дә хәрби инженерлык мәктәбен, ө 1941 елның маенда
РККАның Механикалаштыру һәм моторлаштыру хәрби академиясен тәмамлаган һәм «РККА
отличнигы» диген значок белән бүләкләнгән. Беек Ватан сугышында беренче көннәреннән үк
катнаша.
Танкист Рәфиков дошман илебез башкаласы Мәскәүгә таба ябырылып килгәндә, Смоленск
тирәсендә беренче сугышчан чыныгу ала. Мәскәү өчен барган сугышлар искиткеч дәһшәтле була.
Дошман җан-фәрманга алга ыргыла, безнең танкистлар тагын да катырак каршылык күрсәтәләр.
Бәрелешләр көне-төне тынып тормаган бер чакны разведка начальнигы капитан Рәфиковны
тирән разведкага җибәрәләр. Беренче карашка танк якын да килә алмаслык кебек булып күренгән
җирләрдән үтеп, экипаж кирәкле объектка барып җитә. Тик көтмәгәндә дошманның өстен
көчләренә юлыга һәм сугыш башларга мәҗбүр була. Безнең танкистлар, дошманның өч танкы
белен маңгайга-маңгай килгәндә дә, каушап-югалып калмыйлар Төз атып, фашистларның ике
машинасына ут кабызалар, ә өченчесе чылбь ры өзелеп, урында әйләнеп кала. Оста манеөр ясап,
Рәфиков экипажы сугыштан чыга, эзәрлекләүдән котылып алга, үз юлына китә.
Ул алып кайткан мәгълүматлар исә искиткеч кыйммәтле була, капитанның күк рәгенә
Сугышчан Кызыл Байрак ордены кадыйлар.
Шунда, Мәскәү тирәсендә үк, 1941 елның кышында безнең танкистлар, дошманның
оборонасын өзәргә омтылып, ярсулы сугышлар алып баралар. Атака арты атака. Көндез дә,
төнлә дә ут өермәсе уйнап тора. Шундый вакытта безнең танклар дош манның беренче
траншеясын узалар һәм, пехотага дошманның оборонасын үтәргә ярдәм итеп, пулемет
нокталарын изә башлыйлар. Рәфиков командалыгындагы экипаж шулкадәр мавыгып китә,
күршеләреннән аерыла, танкларга каршы казылган махсус чокырга төшә, батып кала. Двигатель
сүнә. Кабызырга тырышып-тырышып карасалар да, файдасы тими.
Ә фашистлар танкистларның мөшкел хәлен күреп торалар, Рәфиков танкына ут ачалар.
Аның чокырга батканын күргәч, танкка каршы ата торган тупны якын ук китереп, бөтенләй юк
итмәкче булалар. Әмма танкның бронясын тишә алмыйлар. Совет •анкистлары исә җаен белеп
сугышалар, теге тупны гамәлдән чыгаралар.
Д

МИХАИЛ МАТВЕЕВ ф ЛЕГЕНДАР ТАНКИСТ ф
кичүгә 300—400 метр чамасы гына ара кала. Гадәттән тыш киеренке һәм хәвефле ситуация
барлыкка килә. Шул моментта майор Рафиков армия командующие белән очраша. Генерал исә
майорны яхшы белә, аның оештыру сәләте, батырлыгы, тапкырлыгы турында күл ишеткән була.
Яралы майорга гаять катлаулы, ифрат җаваплы бурыч тапшырыла: дошманны ничек кенә булса
да туктатырга һәм кичүне кулдан ычкындырмаска!
Шул тирәдә булган танкларны, үзйөрешле орудиеләрне һәм пехотаны бергә туплап. майор
Рәфиков оборона оештыра. Дошманның пехота һәм танклардан торган зур көчләренең һөҗүмен
ике тәүлек буена кире кагып тора. Яу кырын төтен һәм тузан болыты каплый. Атакага атака
ялгана. Шул төтон эченнән ут чәчеп яңадан-яңа танклар килеп чыга. Әмма безнең танкистлар,
тупчылар, бронебойщиклар уз позицияләреннән бер карыш та чигенмиләр. Танклар һәм туплар
гөрелтесеннән командаларны, яралыларның ыңгырашканын ишетерлек тә түгел. Җиңел
яралылар, яраларын тиз-тиз генә бәйләтеп, яңадан сугышчылар сафына басалар. Авыр
яралыларны исә тылга озату хәстерон күрәләр.
Гвардия майоры оборонаны шулкадәр белеп оештырган була, дошман безнең гаскәрл әрне
аз гына да кысрыклый алмый. Безнең оборона бик чыдам, ышанычлы булып чыга. Дошман
танклары һәм пехотасының котырынкы һөҗүмнәрен кире какканнан соң, Рәфиков контрһөҗүмгә
күчә. Ун «пантерасын» югалтып, дүрт йөздән артык үлгән солдатын һәм офицерын калдырып,
дошман чигенә башлый, терәк пунктларын калдырып китә.
Майор Рәфиков командалык иткән гаскәрләр группасы уңышлы һөҗүм белән берничә
километр алга үтә. Кичү саклап калына, бөтен зона дошманнан чистартыла һәм гаскәрләр, йөкләр
Сейм елгасы аша өзлексез чыгып тора башлый. Ул арада безнең зур көчләр дә килеп җитә һәм
дошманның кичү районындагы группировками тәмам тар-мар ителә. Армия командующиеның
заданиесен үтәгәннән соң майор Рәфиков инде госпитальгә барып тормый, үз батальонына кайта
һәм шунда дәва-
Катлаулы хәлләрдә батырлык һәм тапкырлык күрсәткәне өчен гвардия майоры Я. Б.
Рәфиков Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Аннары Днепрны кичү, Киев өчен киеренке сугышлар башлана. Танк бригадасының
командиры итеп билгеләнгән подполковник Рәфиков үз танкистларын җиңүдән җиңүгә әйдәп
бара.
Львов юнәлешендә хәлләр гаять катлаулы була. Дошман үзе басып алган җирнең бер
адымын да сугышсыз бирми, ләкин курку белмәс танкистлар фашистларның батырлык
бастионнарын җимереп үтәләр. Танк бригадасына почетлы исемнәр бирелү һәм байрагына
Ватаныбызның олы бүләкләре тагылу юкка гына түгел. Монда аның легендар командиры
Рәфиковның да өлеше бик зур.
Дошман белән Львов шәһәренең читләрендә сугышка кереп, Рәфиков танкистлары аяусыз
ут яудыралар. Шәһәр урамнарында алар фашистларның 10 танкын, 7 бронеавтомобилен, 5
бронетранспортерын яндыралар, әллә никадәр пулемет нокталарын көл итәләр.
Танкистлар шәһәрнең үзәгенә бәреп керәләр һәм опера театры бинасына кызыл байрак
эләләр. Комбриг һәрвакыт һөҗүм итүчеләр белән бергә була һәм сугыш хәрәкәтләренә үзе
җитәкчелек итә.
Борынгы шәһәрне азат иткәндә героизм күрсәткән өчен бригада сугышчыларына Верховный
Главнокомандующий приказында рәхмәт белдерелә, комбриг полковник Рәфиков үзе исә Икенче
дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә.
Львовны азат иткәннән соң танкистлар сугыша-сугыша алга — көнбатышка таба баралар.
1945 елның январь башында танк бригадасы Висла плацдармыннан һөҗүм башлый.
Сандомирдан көнбатыштарак, дошманның көчле итеп ныгытылган оборонасын өзеп, бригада
унбер көн дәвамында каты сугышлар алып бара, күп кенә торак пунктларын, шул исәптән
Польшаның Буско-Здруй, Стопница, Ченстохова шәһәрләрен азат итеп, 264 километр алга китә.
Бу сугышларда дошманга бик зур зыян китерелә. Сугыш кырында 1 357 дошман солдаты һәм
офицеры үлеп кала. Безнең гаскәрләр 17 бронетранспортер, 7 танк,
герле калибрлы 60 тул, сугыш кирәк-яраклары белән 600 дән артык автомашина олавы, сигез
сугыш приласлары һәм азык-тәлек складын кулга тешерәләр.
Легендар комбриг үз бригадасын яңа җиңүләргә алып бара. Тик аңа сугыш 5ет5етквн якты кәнне
күрү насыйп булмый. 1945 елның 12 январенда Германия терри- юрюриясендәге каты бәрелешләрнең
берсендә ул геройларча һәлак була.
Фронт Хәрби Советының карары белән комбригның гәүдәсе салынган табут ул узеүзе азат
итешкән Львов шәһәренә китерелә һәм шунда «Дан биеклеге»нә күмелә
Ул кеннәрдән соң утыз тугыз еллап вакыт үтте. Шулай да геройның каберен ,зл>зләүче юк
Бәлки, бу юлларны укыгач, геройның якыннары, фронт юлларыннан бергә га үткән дуслары хәбәр
бирерләр, безгә хат язарлар яки Львовка килерләр.
Батыр танкист, гвардия полковнигы Якуб Билалович Рәфиковның исеме Беек ВатӨатан
сугышы тарихына алтын хәрефләр белән язылды. Аның якты истәлеген Львовта та изге итеп
саклыйлар, геройның каберен чәчәкләр бизи—