Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИТАП ҺӘМ УКУЧЫ


езнең илебез китап бастыру буенча дөньяда беренче урында тора. Басылып чыккан һәр җиде
китапның берсе.— совет китабы. Татарстанда гына да ел саен йөзләгән җыентык укучы кулына
керә. Әле шуның өстәвенә һәр гаилә газета-журнал да алдыра.
Китап—гасырлар дәвамында халыклар туплаган рухи байлыклар тутырылган сандык
шикелле. Ул — сөйләм теле кебек үк, аралашу чарасы, халыкка фәнни һәм эстетик информацияне
илтүче, чынбарлыкның серенә ачкыч, читкә китеп үз-үзеңә карау. Әсәр укыганда кеше геройлар
тормышын күзәтә, үзен борчыган сорауларга җавап эзли, «үкенеп, шикләнеп, көенеп, көлеп, елап,
жәлләп һәм теләктәшлек күрсәтеп» кеше язмышын, кеше батырлыгын үзенең холык-фигыле белән
«үлчәп» карый, һәм әнә шул вакытта, Ю. Бондарев сүзләре белән әйткәндә, кешеләр акылына һәм
йөрәгенә аның йогынтысы башлана.
Хәзер китап совет кешеләренең тормышына һәм көнкүрешенә нык кереп урнашты. Китапны
массаларга якынайту кирәклеген В. И. Ленин Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәннән соң ук
әйткән иде. Ул революцион бурычны — культураны бөтен халык байлыгы һәм иҗаты итү бурычын хәл
итүдә иң әйбәт чараларның берсе — китап дип санады.
Ильич васыятьләре тормышка аша — илебез хәзер дөньядагы иң күп китап укучы ил.
Социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, халыкның барлык катлаулары да диярлек матур әдәбиятка
өстенлек бирә, шәһәр кешеләре исә китап укуга көн саен 25—30 минут вакыт бүлә.
Әмма җыентыкларда теркәлгән рухи байлыклар биниһая күп төрле, һәр кешечең дә информация
кабул итү мөмкинлекләре бертигез түгел. Әйтик, көн саен якынча 100 бит укыса, кеше бер елда 300 битле
120 китап укый ала, ди. Шул тизлектә укуын дәвам итсә, ул 50 елда бары 6000 китап укып өлгерә. Совет
власте елларында безнең илебездә генә дә 2 миллион исемдәге зур һәм кечкенә китаплар чыкты. Димәк,
бу диңгездә адашып калмау бик мөһйм.
Язучылар, галимнәр, философлар, социологлар китапларның ничек укылуы белән бик нык
кызыксыналар. Моның фәнни һәм практик әһәмияте бар. В. И. Ленин исемендәге СССР Дәүләт
китапханәсе ил күләмендә үткәргән тикшерүнең максаты кечкенә шәһәрләр тормышында китапның
тоткан урынын билгеләү булды.
Башка тикшеренүләр укучылар белән матур әдәбият арасындагы мөнәсәбәтләрнең бүтән
якларын ачыклады. Республикабызда үткәрелгән тикшеренүләр әсәрләрнең укылу структурасын
ачыкларга ярдәм итте. Мәсәлән, 1980—1982 елларда Казан дәүләт культура институты укытучылары
һәм студентлары совет кешесенең рухи йөзен барлыкка китерүдә матур әдәбиятның ролен өйрәнде.
Казан, Зеленодольск шәһәрләре һәм Актаныш районындагы дәүләт китапханәләренә йөрүче 5000
кешенең нинди әсәрләр укуы анализланды. Формулярлары карап чыгылганнан соң анкета сорауларына
җавап биргән укучыларның күпчелеге — 30 яшькә җитмәгән кешеләр. Алар—өлкән класс укучылары,
студентлар, эшче яшьләр, квалификацияле белгечләр, хезмәткәрләр, механизаторлар, терлекчеләр
Бу тикшеренү республикабыз яшьләре гомумән матур әдәбиятны яратып укыйлар, рус, совет,
чит ил классикасы һәм хәзерге әдипләрнең күп әсәрләре шәһәрдә дә, авылда да кызыксынып укыла
дигән фикергә китерде.
Бер нәрсә күзгә ташлана. Эшче яшьләр һәм профтехучилище укучылары укыган
Б

мый?» кебек сораулар тәкъдим ителде. Җавап бирүчеләрнең күпчелеге китапларны ошаткан,
әмма әсәрләргә бәя бирү критерийлары гаять күп терле. Кемгәдер әсәрнең сюжет, темасы,
геройлар, проблемалар, автор, гомумән, әсәр үзе ошый икән.
Вакыйгаларның киеренкелеген, динамик үстерелешен, кайбер укучылар к итапны
бәяләгәндә төп критерий итеп куялар. Аларның төп игътибары сюжет линиясен күзәтүгә,
«вакыйганың ни булып бетәрен» беләсе килүгә юнәлә, ягъни төп критерий ител кызыклылык
алына.
Икенче берәүләр китапка бәя биргәндә әсәрнең героена, аның эшчәнлегенә зуррак әһәмият
бирә, геройга мөнәсәбәтләре белән әсәргә мөнәсәбәтләрен билгели: «Китап ошады. Герой теләсә
нинди хәлләрдә теләгенә ирешә». «Ошый, герой бернинди кыенлыклар алдында каушап
калмыйча, тормышта үз юлын таба».
Өченче берәүләрне күп персонажлар катнашкан, характерлар катлаулы конфликтларда
ачылган әсәрләр җәлеп итә. Тормыш күренешләрен колачлау киңлеге дә бәяләү өлгесе итеп
карала: «Китап ошый, чөнки ул кешеләр турында, тормыш һәм табигать, яшьлек һәм мәхәббәт
хакында»
Идеал итеп әсәр герое түгел, язучы үзе аталганда, без әдәби зәвыгы формалашкан укучы
белән очрашабыз. Алар күбрәк туры сүзлелек, кешеләрне ярату, ихласлык кебек төшенчәләргә
өстенлек бирәләр. Әсәрнең эчтәлек һәм форма үзенчәлекләре автор позициясенең һәм аның
шәхси сыйфатларының чагылышы буларак кабул ителә, бәяләү өлгеләре шуңа бәйләнешле була:
«Ул (Горький) кешеләрне яраткан, шуңа күрә бик ошады («Италия турында әкиятләр»)».
Яшьләрнең бер өлеше өчен матур әдәбият кешелек дөньясы язмышы һәм идеяләр көрәше
хакында уйлануга этәрүче көчкә әверелә. Укучы социаль һәм политик проблемаларга битараф
түгел. «Романда мөһим проблемалар күтәрелә, әнә шул бик ошады». «Философик яки психологик
планда, ы китапларны яратып укыйм»,— ди укучы.
Гражданлык, проблематиканың актуальлеге һәм тирән мәгънәлелеге дә әһәмиятле шарт
итеп алына. «Китап кыюлыкка. Ватанны яратырга өйрәтә».— дигән бәяләмәләр еш очрый.
Кайсыбер укучы әдәби әсәрне тулаем кабул итә. Образларны сәнгатьчә ачылу осталыгына,
авторның әхлакый позициясенә, аның дөньяга карашына нык әһәмият бирелә. Укучылар кайбер
әсәрләрне. образлы итеп, тормыштан алып язылган өчен ошатсалар, А. Пушкин поэзиясен
аһәңле, хиссияткә бай булганга яраталар.
Әсәрләрне анализлый белү сәләтеннән мәхрүм укучылар да очрый. Моның сәбәбе бер генә:
зәвык ярлылыгы, тәҗрибә җитенкерәмәү
Матур әдәбият әсәрен кеше ничек сайлап ала соң? Анализдан күренгәнчә, бу эшкә
китапханәчеләр шактый зур йогынты ясый икән. Авыл кешеләренең—19. шәһәр кешеләренең 17
проценты алар киңәшен тота. Вакытлы матбугат та әдәбият дөньясында юл күрсәтүче ролен үти.
Яшьләрнең 10 проценты яңа китаплар турында телевидение тапшырулары буенча белә. Димәк,
телевидение, радио, газета-журналлар китаплар пропагандалауда мөһим урын тоталар, һәм алар
укучыларга, бигрәк тә яшьләргә әдәби зәвык формалаштыруда ышанычлы таяныч булырга,
җәмгыятебезнең гаять зур байлыгыннан файдалана белергә өйрәтергә тиешләр. Зәвыкны тәр-
бияләү. китаплар сайлауда ярдәм итү мәсьәләсе актуаль булып кала. Интеллектуаль хәзинәне
һәм кешелек дөньясы туплаган рухи байлыктан белеп һәм мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга,
замандашыбызның рухи йөзен формалаштыруда аларның ролен күтәрергә кирәк.
Кешеләр, китаплар укыл, дөньяга карашларын киңәйтә, рухи дөньяларын баета алсыннар
өчен, китапханәләр бик күп нәрсә эшли ала. Биредә гаять күл социаль, фәнни һәм эстетик
информация тупланган басма әсәрләр җыйналган. Безнең республикада дәүләт системасына
керүче 1,5 мең китапханәнең 20 миллионлы фонды бар. Китапханә эшчәнлегенең күп яклары:
фонд туплау, библиография эшен оештыру. әдәби хезмәтләрне халыкка җиткерүнең төрле
форма һәм алымнарын үстерү- камилләштерүгә мохтаҗ. Тикшерү нәтиҗәләре буенча матур
әдәбиятны пропагандалау эшен яхшыртырдай тәкъдимнәр кертелде, һәм аларның күбесен бик
теләп кулланалар.
Китапханәләрдә матур әдәбиятның бик әйбәт дип табылганнарын туплауга игъ-
гибар көчәйтелергә тиеш. Кешеләр әдәби хезмәтләрне бигрәк тә а*ыл җирендә китапханәдән алып укый
бит. Ләкин, социологик тикшеренүләр ачыклавынча, китапханәләргә йөрүчеләрнең 52 проценты
андагы фондтан канәгать тугел. Әсәрләре китапханә фондында булмау сәбәпле бик күп кызыклы һәм
талантлы язучылар укучылар игътибарыннан читтә кала. Кайбер китаплар бик аз булу аркасында
аларны уку өчен оэыи-оэын чиратлар ясала, укучы ябырылып укый торганнары исә бетенләй ф
булмый. Балалар китапханәләрендә СССР Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән ки- _ тапларның 30—
50 проценты, авылларда 80 проценты бетенләй юк.
Хәзерге шартларда укучыларга хезмәт күрсәтү эшчәнлегендә ярдәмлек биб - х лиографияләрнең
әһәмияте зур. Гомуми культурасы үскән белемле укучы белән g эшләгәндә аның яше, социологик һәм
психологик үзенчәлекләре исәпкә алынырга 2 тиеш. Матур әдәбият әсәрләренең иҗтимагый әһәмияте
һәм сәнгать сыйфатлары = турында күрсәтмә булырдай библиографик белешмәләр, ярдәмлекләр
җитми
Бу эшнең юлга салынуы китапханәчеләрнең профессиональ әзерлегенә, осталы- £ гына да бәйле.
Матур әдәбиятны тормыш кушканча пропагандалау, укучылар әмы- * гыи тәрбияләү кебек зур
мәсьәләне югары квалификацияле белгеч кенә башкара ала. Китапханә эшчесе азмы-күпме педагог та
булырга, төрле кызыксындыру ча- я ралары оештыра белергә тиеш. ы
Шундый китапханәчеләрне Идел буе республикалары өчен Казан дәүләт культу- * ра институты
әзерли. Вузның укыту планнары һәм программалары эрудицияле бел- л гечләр хәзерләү
системасындагы төрле якларны күздә тота. Махсус курс һәм семи- ' нарларда бу әзерлек тагын да
тирәнәйтелә. Безнең институтта моңа зур әһәмият “ бирелә. Эстетик зәвыклары үскән, сәнгатьнең
төрле өлкәләреннән хәбәрдар, rap- * моник үскән шәхес, чын интернационалистлар тәрбияләүдә
китапның әһәмиятенә с инанган белгечләр хәзерләүдә «Китап уку психологиясе», «СССР халыклары
еде- I би яты» һәм «Идел буе халыклары әдәбияты» кебек махсус курслар нык ярдәм “ итә Укытучылар
җитәкчелегендә студентларның фәнни түгәрәкләрендә терпе ха- н лыкларның әдәбият тарихларын
өйрәнәләр.
Матур әдәбиятны пропагандалауның яңа төрләрен һәм алымнарын тагын дә үс- X терәсә бар.
Совет кешеләренең рухи ихтыяҗларын хезмәт күрсәтүнең традицион ’ формалары гына
канәгатьләндерә алмый. Алдынгы карашлы китапханәчеләр халык " арасында эшләүнең киләчәген
комплекслы чараларны киңәйтү белән беррәттән, шигърият сөючеләр түгәрәге, фантастлар клубы,
әдәби берләшмәләр эшен киңәйтүдә дә күрәләр. Шундый очрашулар вакытында тәрле фикерләр,
төрле карашлар керәшендә хакыйкать табылыр иде
Бер нәрсә бәхәссез ки, хезмәт ияләрен китапка, рухи байлыкларга якынайту проблемасы
язучылар, тәнкыйтьчеләр, социолог галимнәрнең, китапханәчеләрнең ак тивлашуы, күңел биреп
эшләвен көтә Культура учреждениеләре, нәшриятлар, китапханә һәм сәүдә челтәре эшчеләре бердәм
кечкә берләшеп коммунистик җәмгыять кешесе тәрбияләүгә, аның иҗади сәләтләрен ачуга хезмәт
итәргә тиешләр
Хәзер һәр язучы бетен ил күләмендә үз укучысын таба апа, бу — җәмгыятебезнең бөек казанышы
Китап яратучы хапык соңгы ун елда гына да бик үзгәрде. Язучы белән укучы, сәнгать әсәре белән
тамашачы, әдәбият белән халык арасында принципиаль яңа мөнәсәбәтләр урнашты диләр
тикшеренүчеләр Әлбәтте. кулына китап алган һәр кешене әдәбият сеюче дип булмый Шәхси
китапханәсендә соклангыч әсәрләр саны ишле булган һәркемне зәвыкка ирешкән шехес днярге ашык-
Чын укучы — китапка бирелгән кеше ул. Эсерларда аны иң элек гомумкешелек дөньясын борчыган
проблемалар, бүгенге чынбарлыкның сәнгатьче сурәтләнеше җәлеп итә, ул алардан үз кичерешләренә
тәңгәл килердәй нәрсәләрне эзли. Хәзерге укучы күңелен яулау эчен әсәр талантлы, новаторларча
язылган, һәркемне дулкынландырган мәсьәләләрне күтәргән булырга тиеш Бары шул вакытта гына
укучы белән китапның очрашуы нәтиҗәле булыр
Рехипә ШӘМСЕТДИНОВА,
Казан дәүләт культура институты ректоры Татъанә ДУНАЕВА,
библиография һәм китапны өйрәнү кафедрасы мөдире