Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛНЕ КУЗГАТАМЫ?


урнал битләрендәге проза хакында сейләшүне игътибар белән күзәтеп барам. Язучылар, әдәбият белән шегьльленүчеләр һәм укучылар тарафыннан кызыклы гына фикерләр әйтелә. Тик үзем кайбер фикерләр белән уртаклашыйм дип кулга каләм алганчыга кадер күңелдә шуидыйрәк бер шик йерде: еле бер повесть та язып бастырмаган без яшьләргә бу сейләшүде сүз алу тыйнаклык булырмы! Теләсе кайсы әсәр авторының «Мен, шулай, энекәш, башта син үзең язып кара еле!» - д-п кенә җавап бирүе мемкии түгелме!
Ләкин әлеге шикне икенче бер уй алыштырды: егәр дә язучының әсәре журналда день я күргән, китап булып чыккан һәм. инде килеп, укучыга барып кергән икән — бу есәр инде аның үэенека ганә түгел, ә бәлки кешеләрнеке Укучы буларак та, әдәбият белен кызыксынып та алар әсәргә карета үз сүзләрен, үз «энемнәрен әйтергә хаклы.
Беренче сүз проблемалылык турында. Ченкм бүгенге кен проза әсәрләребез иң
Ж
беренче чиратта менә шушы «•• жсый дип исәплим. Беркемгә дә сер түгел, иң җитди хикәя, повесть, романнарның асылында проблемалар ята. Әнә шул проблемаларны язучы ни дәрәҗәдә сизгеррәк күреп ала. ни дәрәҗәдә сәнгатьчә итеп күтәрә — талантның зурлыгы шунда, әсәрнең коче. уңышы шунда. Халыкның зәвыгына җавап бирүче әсәрләр бар. Халыкның зәвыгын тәрбияләүче әсәрләр бар. Соңгылары исә нәкъ менә шул проблемалы булулары белән зәвык тәрбияли, иҗтимагый фикер тудыра, тулы бер буыннарга үз идеалларын ачыкларга ярдәм итә
Әмирхан ага Еникинең «Рәшәисеннән соң шактый калын әсәрләр туганы бар. Ләкин әлеге «Р.әшәидәге социаль проблема югарылыгында язылган әсәрне, Зөфәр Сабитов кебек социаль тип буларак ачылган геройны табу авыр. Ни өчен? Социаль типлар тормышыбызда юкмы? Әллә без аларны күрә генә алмыйбызмы?
Проблема дигәч, тагын шул якка да игътибар итәсе килә. Кайбер әсәрләрдә, киресенчә, ‘«проблемалар» тулып ята. Тик мондыйлары геройны «ачу» өчен көчләп тагылган проблема булып чыга. Әйдәгез, конкрет әсәрләрне атап тормыйча күрсәтеп кенә китик, салам яндыру кебек «проблема» авыл тормышына, колхоз тормышына караган кайбер әсәрләрдә зур бер проблема итеп, кире беткән председательнең -чын йөзен- ачар өчен кулланылмадымыни? Әй сүкте автор мондый председательне! Хурлады! Ә уйлап баксаң, әлеге «проблема» күптән инде көндәлек матбугатта үз тәнкыйтен алган иде. Монысы беренчедән. Ә икенчедән, чын әсәр кире яки уңай геройларның кылган эшләрен сурәтләү генә түгел. Ул — әлеге хәрәкәтләрне тудырган яшәү фәлсәфәсе, доньяга караш, психология кебек нәрсәләрне сәнгатьчә ачып салу, шулар белән акланган адымнарны сурәтләү.
Геройлар турында сүз кузгалгач, аларның характер үсешенә караган бер-ике фикер әйтәсем килә. Хәтерлисездер, моннан элегрәк бездә «уңай» һәм «кире» герой турында сөйләшүләр булып алган иде. Пакьтән пакь геройлар, кире беткән геройлар турында ул чакта да шактый кызыклы фикерләр әйтелде. Язучылар, нәрсәнедер үзгәртергә теләгәндәй, «уңай» геройларын бераз «кара төскә» дә буяштыргалый башладылар «Туктале. бу гел фәрештә булмасын әле» дигәндәй, уңай геройны хатыны белән талаштырдылар, семья ягын бераз кыенрак иттеләр. Әмма уңай герой үзенең кыяфәтен әллә ни үзгәртмәде. Ни өчен? Чөнки безнең әсәрләрдә характер үсеше дигән нәрсә һаман да юк дәрәҗәсендә калды. Геройлар ничек туса, шулай үлде Ш. Бнкчуринның «Каты токым» романында геройларда характер үсешен, анардагы эчке бер үзгәрешләр күреп сокланырга була. Шулай ук, мондый эчке бер үзгәрешне Г. Ахуновның «Чикләвек :оше»ндә дә кызыксынып күзәтәсең. Каян тапкан язучы үз героеның мондый үсеш халәтен. Чөнки бу геройларда, аларның күңелендә тормышка карат» аерым бер караш, фәлсәфә яши. Әнә шул яшәү фәлсәфәсе аша фикерләр, уйлар бәрелеше, характерлар бәрелеше. Нәтиҗәдә, бу бәрелешләр аша геройларның кылган эшләре дә. аларның уз характерлары да. тормышка карашлары Да үстерелә.
Әгәр инде без күп кенә әсәрләрдә геройлар, электрон машина кебек, алдан билгеләнгән программа буенча яши, аларның сүзләрен, кылачак эшләрен, үзләрен кайчан ничек тотасыларыи алдан белеп торып була икән, әгәр без әлеге геройларда характер үсеше юк дибез икән — димәк моңа бу геройлар түгел, ә бәлки аларны үзенчәлекле бүтән типлар белән бәрелештермәгән һәм төп проблеманы ачуда шушы бәрелешләрне кулланмаган язучы гаепле. Ә инде уңай герой турында әйтсәк: уңай герой — һәрчак газаплы герой ул. Әгәр шулай түгел икән, аның укучыга тәэсир көче дә булмый Уңай геройның дөреслеккә бару юлындагы ялгышулары, газаплары гына укучы күңелен тетрәндерә ала
Геройларының кабатланмас булуы, аларның үзенчәлекле тормыш фәлсәфәсен сурәтләве белән М Мәһдиев шактый кызыклы эзләнүләр ясады. Җиңелчә, җылы юмордан алып, аерым урыннарда сарказм дәрәҗәсенә күтәрелгән сөйләм стиле һәм җанлы, халыкчан тел дә үзенекен эшләде: язучы үз укучыларын, даими укучыларын тапты, үзенең геройлары белән, аларның җанлы характеры белән укучының күңеленә кереп урнашть. Ләкин монда да күңелгә шик сала торган бер нәрсә бар. М Мәһ- диевнең кайбер әсәрләре штрихларга корылган төсле... Кем белә, автор бәлки әле үзенә зур бер социаль проблеманы ачып салырдай геройлар җыядыр, ул аларны туплау, өйрәнү процессындадыр’ һәм әлеге без яратып укый торган әсәрләре әнә шул яңа. зур бер эш өчен җирлек, таяну ноктасы булып калырга тиештер бәлки?