Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЕҢ ТУРЫНДА УЙЛА...


»п темасы «Геройлар, проблемалар» дип билгеләнгән сәйләшү бүгенге татар прозасының артта калуына ачыну, моның себеплерен ззләү рәвешендә башланып китте. Темадан читке тайпылу димәс идем мим моны. Ченки әдәбиятның дәрәҗәсе, барыннан да элек, типларның яңалыгы, күпсыйдырыш- лылыгы, гомумиләштерү һәм шул типларда гәүдәләнгән иҗтимагый проблемаларның зурлыгы белән билгеләнә.
Шекспир дидекме, шундук Гамлет яисә Отелло күз алдына килә. Гоголь турында сүз чыктымы, Чичиков, Манилов. Собакевич һәм Хлестаковлар тезелеп китә. Бальзак хакында сүз башладың исе, Гобсек, Вотрем яисә Растиньяк калкып чыга. Яки менә атаклы «артык кешеләр» галереясы: Онегин. Печорин, Рудин, Лаврецкий. Обломов...
Үзебезнең татар әдәбиятына кайтсак та, шул ук хәл. Үсеш-үзгәреш юлы аның багана булып калкып торган типлары бумлап бара. Хатын-кыз образларым гына алыйк: Хәят, Газизә. Галиябану. Гелбану, Рәүфә. Галия, Миңлекамал. Нәфисә. Гол- зифа һ. б
Бүгенге тагар совет прозасы иүп кенә бүтән әдәбиятларның прозасыннан калыша дип сәйлибез икән, тормышның катлаулы һәм каршылыклы күренешләрен гәүдәләндерә торган масштаблы, күпсыйдырышлы типлар җитәрлек түгел диген сүз бу.
Чынлап та без артта калдыкмы? Бүтән халыкларның прозасы буй үстереп, безнеке генә кәрлә булып калдымы?
Ачынып, кайнарланып, җете буяу һәм тапкыр сурәтләр кулланыл язган мәкаләсендә А. Гыйләҗев әйтә: әйе. артта калдык. кБез, үз утрауларыннан башканы күрмәгән, белмәгән, башкаларның булу ихтнмалын башларына да кмтермегәи Бле- фуску утравы лилипутлары хәлендә калмадыкмы икән? Аларда да боеклар булган, адмираллар, акыл ияләре булган. Ә Гулливер килеп, утрауга аяк басуга, нинди нәни һәм коч сез булып калганнар алар1» Эффектлы сурәт, кискен веком.
Р Мостафмн А. Гыйләҗев белән бәхәскә кере, векәмән йомшартырга теләп, беренче мәкаләдә телгә алынмаган исемнәр һем әсәрләр китерә дә «прозабызның картинасын ул кадәр үк аянычлы түгел» днл белдерә Әмма, ары китеп, үзе дә А. Гыйләҗеенокеннон күпкә йомшак булмаган хеком чыгара Ул да, тапкыр сурәт кулланып, күпмилләтле совет әдәбиятын катнаш урман белен чагыштыра Абага да бар анда, ди, артыш һәм чикләвек куаклары да, миләш һәм каеннар да. тез нарат һем мәһабәт именнер дә бәр Аннары, прозаның үзенә күчеп болей дн « безнең котта иң биек дигәннәребез дә совет һәм день я әдәбиятының киңрәк фоиыида аш кына уртачадан узмаган гади агач булып, кайчәкта куак кына булып күренә»
Асылда бер үк фикергә кайтып кала торган ике аеторның дәлилләре нидән гыйбарәт соң? Прозаларның буен ничек үлм илер, нинди аршын кулланалар?
Барыннан да зләк. алар Ч. Айтматов. В Быков. Н. Думбадзе, В Шукшин. Ю Бал- тушис. М. Кәрим кебек «гулливер» яисә «имән»нәрне бастырып куялар да «карагыз, шуларга тиңләшерлек кемебез бар?» дилер
Үзәктә була торган югары утырькиләрда, әйтте», соңгы ике съездда, ди А. Гый-
Т
ләҗев. татар язучыларының «сәнгать әсәре буларак, сәнгатьнең үсешен билгеләүче буларак», бер генә әсәре дә телгә керә алмады. Р. Мостефин да моңа кушыла һәм үзеннән тагын бер дәлил ести. «Дружба народе»» журналы, ди ул, бүтән республика әдәбиятларының яхшырак әсәрләрен сайлап алып, бездән тәкъдим ителгәннәрне кире кага килә. Тәнкыйтьче бер мисал да китерә: һәйбәт кенә автобиографик әсәрләр бездә дә бар, әмма журнал М. Кәрим повестен өстенрәк күрде.
Дәлилләр, әлбәттә, саллы. Ләкин алар шулай да аңлатма бирүгә, тезелмә кертүгә мохтаҗ...
Чагыштыру, иңен-буен үлчәү мәсьәләсенә кайтыйк. Нигә әле сөйләшүне башлап җибәрүчеләр бүтән әдәбиятларның чыгып торган «сөңгеләрен» генә тулаем татар прозасы белән чагыштыралар? Күренекле вәкилләре телгә алынган әдәбиятларда «вак куаклар» бер дә юкмыни?
Кыскасы, әлеге ике мәкаләдәге кискен хөкем хәтта без фәкыйрегезнең дә намусына килеп тиде. «Гулливеряларыбыз яисә башы болытка тигән тупылларыбыз юк дәрәҗәсендәмени? Әллә кеше казы күркә булыш күренәме? Яки инде үзебезнең «гулливернларга без бинокльне әйләндереп карыйбызмы?
Моннан күл еллар элек, союздаш республикалардан берсенең күренекле язучысы белән танышкач, мин аның кирпеч калынлыгы романын укырга керештем. Совет власте урнаштыру өчен көрәш темасына багышланган иде ул. һәр халыкта диярлек мондый темага бер яки берничә зур әсәр язылган. Моны мөһим социаль заказ үтәү итеп карарга кирәк. «Онытылмас еллар» трилогиясе белән бу заказны бездә И. Гази үтәгән иде.
Укыйм романны, ә үзем, ихтыярсыздан, «Онытылмас еллар» белән чагыштырып 'барам. Әсәр начар түгел, ярлылар да бар анда, урталар да, байлар һәм муллалар да, рус чиновниклары да, өйрәтел һәм оештырып йөрүче рус большевиклары да бар. -Әмма нәрсәдер җитми... Тозсыз аш кебегрәк... Бер нәрсәгә'аеруча игътибар иттем: .калын романда аз гына да юмор юк. И. Гази трилогиясе, мәгълүм булганча, гаҗәеп җанлы, үзенчәлекле, каршылыклы типларны эченә алуы белен бергә, баштан ахырына чаклы юмор белән сугарылган. Тормышның үзендә дә шулай бит: кайгы һәм куаныч, күз яше һәм уен-көлке, фаҗига һәм мәзәк аралашып бара.
Романны укып чыккач, мин И. Гази трилогиясенең (хәер, ул вакытта дилогия генә иде) көч-куәтен, сәнгать дәрәҗәсен һәм зурлыгын күрдем. Янәшә бастырып куйгач, безнең әдип мәһабәт имән булып калыкты. Әмма гыйбрәтле хәл: телгә алынган роман, берничә мәртәбә үзәк нәшриятта басылып чыгу белән бергә, соңрак бөтенсоюз романнары сериясенә кертелде. И. Гази әсәре исә, үзебездә эшләнгән начар тәрҗемәсе белән дөнья күрсә дә, үз өебездән күп читкә чыкмады.
Яки менә узган ел ахырында килеп ирешкән күңелле хәбәр. Ростов-Дон китапханә хезмәткәрләре, милли язучылардан кемнәрне яратыл укыйсыз дип, китап укучыларга мөрәҗәгать иткәннәр. Җаваплар буенча беренче урынга Ч. Айтматов, икенче урынга... Ә. Еники чыккан. Әгәр бу язучының хикәя һәм повестьлары рухы һәм талант дәрәҗәсе белән үзенә тәңгәл берәр рус язучысы тарафыннан тәрҗемә ителгән булса? Югары трибунадан яисә үзәк матбугаттан зур исемле берәү Бөтенсоюз әдәбият җәмәгатьчелегенең игътибарын аның иҗатына юнәлтсә? Өстәвенә, әдип үзе «оештыру» сәләтенә ия һәм активрак та булса? Исемнәре саналган һәм саналмаган «гулливер»лар арасында Ә. Еники дә лаеклы урын алмас иде микән?
Ниһаять, тагын бер исем: С. Баттал. Гаять үзенчәлекле һәм талантлы шагыйрь. «Олы юл буйлап» поэмасы белән ил киңлекләренә чыккан иде. «Сигезенчесе кем?» повесте талантлы прозаик та булганлыгын кдбат раслады. Ни сәбәптәйдер, тәнкыйть бу язучыны оныта төште. Татар совет әдәбияты тарихына караган хезмәтләрдә дә аңа карата саранлык күрсәтелә.
Ничектер соңлабрак миңа С. Батталның прозасын кабат укырга туры килде. «Баштан үткәннәр» исемле автобиографик повесте белән исә, оятыма каршы, беренче кат таныштым һәм, соклану белән берлектә, аптырап калдым: ничек шушы көнгә кадәр бу әсәр нә докладларда, нә мәкаләләрдә телгә алынмады? М. Кәримнең «Озын озак балачак» повестендагы кебек үк, монда да — карап торышка зур булмаган деталь яисә кечкенә эпизодта тирән мәгънә күрү, көтелмәгән ассоциацияләр
«сау. кыю гомумиләштерү һәм фәлсәфи фикерләү Шуның естенә — барлык тесләр белән елкылдап тора торган юмор.
Әсәрдән мисал китерми уза алмыйм. Автор үз ааылының биш тилесен (шулерның берсе — «Ваэих тилесе», ягъни Баттал үзе) сыйфатлап чыга да «Нәрсә соң ул тилелек?» дигән сорау куя. Иң элек ул аны яшьлек, мәхәббәт һәм шигърияттә күрә. Менә Ләйләнең сөйгәне Мәҗнүн, менә «җуләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысын» җырлаган Тукай. Менә «Их син. яшьлек, их син, тиле яшьлек!» дип аваз салган Такташ. ♦
Тилелекнең мәгънәсе киңәя һәм тирәнәя бара. «Безумству храбрых поем мы славу!» дигән Горький телгә алына, «акылдан язды» дип сөргенгә озатылгаи Ради- =; щев искә төшерелә.
• Прогресс арбасын төпкә җигелеп тартучылар нәкъ менә, үз шәхси мәнфәгатен < онытып, хәвеф-хәтәр, хәтта һәлакәт турында уйламыйча, ялкынланып яшәүче һәм ~ көрәшүче шул «тилеләр», шул «башсызлар» түгелмени?
С. БаТталның повестен һәйбәтләп тәрҗемә итсәң һәм үзәк журналларның бер- н сенә юлласаң, белмим, кире кагылыр иде микән? X
Ахыр килеп, Аяз Гыйләҗевнең үзен алыйк. Аның «Язгы кәрваннар» һәм башка Ч кайбер повестьлары, минемчә, теләсә кайсы әдәбиятны, шул исәптән рус әдәбиятын “ да бизи алырлар иде. ♦
Юк, безнең едәбият та төшеп калганнардан түгел, безнең прозаның да биек х агачлары Һем Гулливерлары бар.
Шулай да. шулай да... Р. Мостафин һәм А. Гыйлаҗе» сүзләрен җилкә аша җиңел генә атып бәрү кыен. Укучы бәлки игътибар иткәндер «биек агачлар» эзләп без * аксакаллар катына килдек. Урта буында да андыйлар аз табыла. Уртадан яшьрәк һәм яше белән дә яшь прозаиклар арасыннан исә атап күрсәтү дә кыен Күренә ки. X прозабызның бүгенге хәле белән очынып мактанырга нигез юк. Революциягә кадәр g прозасы бөтенләй булмаган әдәбиятларның алга чыгуы, безнең белән ярыша баш- X лаулары, ара-тирә шедеврлар белән куандырулары шулай ук күп нәрсә турында сөйли. ә
й
Дискуссиядә катнашып моңарчы журнал «трибунасына» менгән иптәшләр, артта х калуның сәбәпләре турында да уйланып, күл кенә фикерләр әйттеләр. Үзебезгә һәм. бер-беребезгә таләпчәнлек җитми, әдәби тәнкыйть кыюсыз, ди А. Гыйләҗев Традицияләргә ябышып яту, дөнья әдәбияты тәҗрибәсеннән җитәрлек өйрәнмәү, ди Р Мостафин. Уртакул әсәрләрнең басып китүе, тиешле бәясен бирү урыиь на. әндый- ларны мактау, чын сәнгать әсәрләре белән бер дәрәҗәгә кую тенденциясе, ди Т. Миңнуллин. Безгә, аеруча яшьләргә, интеллектуальлек җитми, ди С. Шәмси
Моннан бүтән сәбәпләр дә китерелде. Боларга тагын да өстәргә мемимн булыр иде. Әмма, дерес диагноз кую ечен, аталганнарын күз уңыннан ычкындырмаган хәлдә, төп сәбәпне, хәлиткеч сәбәпне табып алу кирәк Ул сәбәп, минемчә безнең бүгенго кен прозасына гражданлык пафосының җитенкерәмәве Бу урында Н. А. Некрасовның бәти итеп тагарлык сүзләре искә тешә «Шагыйрь булмасаң булмассың, гражданин булырга тиешсең»
Гражданлыкның иң мөһим күрсәткече — ватандарлык тойгысы. Әмма совет патриотизмы ил турында. Ватан турында купшы сүзләр сейләүдән гыйбарәт түгел. Бу тойгы туган авылың һәм колхозың, цехың һәм заводың мәнфәгатен естен куеп >ш- ләүден, уңышларына сөенүдән, кимчелекләренә кеанүдән башлана Аннары ул әлеге авыл һәм колхоз, цех һәм завод, мәктәп һәм институт кебекләрне эченә алган зуррак төбәкләр мәнфәгате хакына яшәү рәвешендә киңәя, байый, ахыр чиктә, бөтен ил киңлекләренә чыгып, совет патриотизмы булып әаеролә
Ватандарлык тойгысы язучыга икеләтә, өчләтә кирәк Әнә шул төбәкләрдә хезмәт белен яшәгән намуслы кешеләрне бәхетле итү хакына эшләүче азмы-күпме талантлы язучының гына әсәрләре халык йөрәге аша үтеп, аңына барып җитәргә мөмкин. ■Шагыйрьлеген» алга куеп, ягъни шеһрет һем акча әченрәк язган үтә зур талант иясенең де киң укучылар массасы мсхсббетен яулап ала алуына мин шикләнеп карыйм. Йөрәктәй чыккан гына йөрәккә үтеп керә бит
Адәм баласы — тагын бер тебекнең, дөресрәге зур бер коллективның әгъзасы. Ул да булса милләт Бүтән халыкларга хермәт белен караганы хәлдә, үэ туган халкын, үз ммлләтен, культурасын, туган телен һем әдәбиятын ярата икән иеше шулерның
үсеше, уңышы хакына яна-көя, кечен кызганмый икән, бу табигый хәл. Чөнки сүз кешеләрнең яңа берләшмәсе — совет халкының бер состав өлеше булган социалисти к милләт турында бара. Сүз эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культура турында бара. Бернинди милләтчелек тә, милли чикләнгәнлек тә юк монда. Үз анасын яратмаган кешенең бүтән аналарны яратуын күз алдына китереп булмый.
Әнә шул мәгънәдәге милли патриотизм, күренә ки, гражданлыкның бер чагылышы. бер органик кисәкчәсе. Әдәбият очрагында бу тойгының әһәмияте аеруча зур. Язучы бит үз милләтенең күкрәк сөтен имеп буй үстергән, уз халкы тормышын биш бармагын белгән кебек белә, шул тормышны, үз халкының гасырлар буе эшләп чыгарган сурәтләү чараларын кулланып, үз халкы телендә чагылдыра.
Әдәбиятыбыз тарихы да гражданлыкның бер элементы булган милли патриотизмның ничаклы зур роль уйнаганын күрсәтсә кирәк.
XIX гасырның соңгы чиреге. Татарларда милләт булып оешу процессы бара Укымышлы һәм прогрессив карашлы бер төркем шәхесләр гасырдан килә торган артталыктан котылу, алга киткән милләтләрне куып җитү, җәмгыятьне кешегә бәхет тәэмин итә торган рәвештә үзгәртеп кору юллары турында уйланалар. Моның өчен бердәнбер корал — мәгърифәт, дигән нәтиҗәгә киләләр. Мәгърифәтнең куәтле чараларыннан берсе исә — әдәбият һәм сәнгать, һәркайсы кулына каләм ала, яза башлый. Яңа тип проза туа, драматургия барлыкка килә.
XX йөз башы. 1905 елгы революция. Милли-аэатлык хәрәкәте моңарчы күрелмәгән колач ала һәм социаль азатлык өчен барган көрәшкә кушылып китә. Социаль һәм милли азатлык идеяләрен халык аңына җиткерүнең самодержавие шартларындагы — бердәнбер үк булмаса да — иң кулай һәм чагыштырмача җайлы трибунасы шулай ук әдәбият һәм сәнгать. Менә ни өчен бу трибунага талант артыннан талант күтәрелә, әдәбият сыйфат сикереше ясый, театр туа.- Проза, һич арттырып әйтмәстән, төрки телле әдәбиятлар арасында беренче урынга чыга.
Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, егерменче еллар. Татар халкының күптән теләгән чын азатлыкка һәм тигезлеккә ирешүе. Революциягә кадәр үк танылган күп кенә әдипләрнең үз каләмнәрен революцияне җырлауга, аның казанышларын саклау һәм ныгытуга корал итүләре. Гражданнар сугышы утыннан һәм буразнадан дистәләгән талантларның килүе. Нәтиҗәдә татар әдәбияты, шул исәптән аның прозасы, рус әдәбиятыннан кала, әйдәп баручы милли әдәбиятларның берсенә әверелә. СССР язучыларының I Бөтенсоюз съездында татар әдәбияты буенча өстәмә доклад куелу әнә шуның бер күрсәткече иде.
Прозабызның соңгы елларда артта кала башлавының моннан элекке мәкаләләрдә телгә алынган сәбәпләренә кире кайтыйк. Алар барысы да тегеләйме, болай- мы әлеге төп сәбәпкә — гражданлыкның кимүенә барып тоташалар, шуннан килеп чыгалар.
...Әйе, әдәбиятка талантлар аз килә. Аларны эзләү, табу, кайгыртучанлык һәм таләпчәнлек күрсәтеп үстерү юнәлешендә дә әле һаман җитәрлек эшлибез дип әйтеп булмый. Табигать исә бушлыкны яратмый: талантлылар җитәрлек түгел икән, ул бушлыкны уртакул сәләтлеләр, хәтта бөтенләй талантсызлар тутыра. Уртачалык массовый төс ала икән, әлеге дә баягы, вак куаклар гадәтн агач булып күренә башлый. Эчләренә кереп адаштыңмы, өч-дүрт адымда гына үсеп утырган нарагны яисә имәнне инде күрмисең. •
Мондый хәл әдәби тәнкыйтькә дә йокмый калмады. Анда да критерийлар алмашына төште, таләпчәнлек кимеде. Күп кенә тәнкыйтьчеләр, объектив булам дип. уртакул әсәрдән уңай яклар, яхшы әсәрдән кимчелекләр эзләп язулары сәбәпле, прозада «тигезләү эше» алып баралар. Акны ак. сорыны соры, караны кара дип әйтергә теләгән принципиаль тәнкыйтьчегә исә караш бик үк шәптән түгел. Чөнки ул уртачалык мәнфәгатенә кагыла. Мондый авторларның кесәләрендә шулай ук союз билеты, бер-берсенә бик нык береккәннәр, тавышлары көр. Тәнкыйть, диләр, объектив булырга тиеш, тәнкыйтьчене күсәк куллануда гаеплиләр.
Әдәби хәрәкәт белән җитәкчелек итү, аерым алганда прозаның үсешенә этәргеч бирү —иҗат союзыбызның төп вазифасы. Әнә шул юнәлештә әле барысы да эшләнә дип әйтергә нигез юк. Прозаикларның әсәрләрен рус һәм бүтән телләрдә
чыгару мәсьәләсен гене алыйк. Т. Миңнуллин хаклы: бу эш бездә уз агымына куелган. Авторы ел гер һом осштыручаи булса, уртакул s:sp үзехтә чыга, ә елгер түгел, ленин талантлы язучының әсәре еш кына уз еебездә торып кала.
Макташырга, бер-беребезне күтәрешергә, мактаулы исемнәр бүлешергә бик тә остарып киттек. Шул ук вакытта гражданин булып танылган чын талантларга карата еш кына кечкенә генә кадер-хөрмәт, гал-гади кайгыртучаилык та күрсәтә белмибез.
Ш. Маннур диген әдибебез бар иде. Шагыйрь буларак ул күптән инде әдәбият тарихында лаеклы урын алды. «Муса» романы, «Агымсуларга карап» һәм «Чын сек> бармы!» повестьлары белән үзен менә дигән прозаик итеп тә танытты. Әмма аның прозасы үзе исән чагында тиешлэ бәя алмый калдь
Яисә менә Ә. Еники. Әдәбиятка керткән зур елешен тегеләйме, боланмы билгеләп үтү бер якта торсын, җитмеш яше тулу уңае белән «Литературная газета»да котлау сүзе дә чыгара алмадык. Илле яки алтмыш яшен тутырган кемнәр генә чыкмый анда!
Юк, иптәшләр, олыбыз һәм кечебез җаваплы пост биләгән һәм биләмәгән язучылар, культурабыз, әдәбиятыбыз мәнфәгатен бар нәрсәдән дә естен куеп, бәр җан, бер тән булып эшләмәсәк. прозаның чәчәк атуына түгел, үсешенә дә емет аз.
Еш кына уйланам: әдәбиятка дулкын-дулкын булып талантлар килеп торган, кыйммәтле әдәби мирас калдырганнар. Менә Г. ИбрэЬимов. К. Тиичурмн, Һ. Такташ. К Нәҗми, М. Максуд. Менә Г. Бошироа, И. Гази, Т. Гыйззәт, М. Әмир, Ш Маннур, Ф. Хесни. Менә Ә. Еники, С. Хәким, Н. Арсланов. Ш. Мэдәррис, А. Расих, Р Техфә- туллин. Бит алар белем һәм хәзерлек ягыннан түбәнрәк ноктадан башлаганнар Тор- мыш-кенкүреш шартлары да шәптән булмаган.
Хәзерге яшьләрнең теоретик хәзерлеге дә зуррак, мемкинлекләре дә күбрәк. Ник алар акрын үсә. ник соңгарып елгерәләр! Күрәсең, баштагы еч дулкында булган бер сыйфат җитенкерәми. Ул да булса, әлеге дә баягы, гражданлык.
Мәкаләне, мәгълүм строфаны чак кь на үзгәртеп, шагыйрь сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
Үзең турында уйлама.
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң.
Гомерең озын була.