Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
Язучыларның 30 августта булып узган ачык
партия җыелышы «Авылның рухи үзгәрешендә
әдәбиятның роле» дигән темага багышланды
Доклад белән СССР Педагогия фәннәре
академиясенең профессиональ- техник
педагогика фәнни-тикшеренү институтының
бүлек мөдире, философия фәннәре докторы Л А.
Воловнч чыкты Республикабыз авылларында
барган социаль сыйнфый структура
үзгәрешләре турында конкрет мисаллар белән
сөйләп, докладчы әдәбиятның авыл җирендә
күзгә күренеп торган күркәм яңалыкларга керткән
өлешен тасвирлады.
Фикер алышуларда Татарстан Язучылар союзы
идарәсе председателе Гариф Ахунов. «Казан
утлары» журналының баш ре дакторы шагыйрь
Ренат Харис, драматург Рнзван Хәмид, Татарстан
Язучылар союзы партия оешмасы секретаре
тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәднев, язучылар
Мөсәгыйт X..- бнбуллин, Ләбибә Ихсанова
катнашты.
ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ
УФАДА
Август аенда Башкортстан башкаласы Уфада Г
Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрының гастрольләре булып узды. Театр ут
күршеләргә үзенең соңгы елларда нжат иткән нң
уңышлы спектакльләрен күрсәтте Театр
репертуарында Г Иб раһнмов. М Фәйзи. К
Тннчурнн, Н Исәнбәт. X Вахит. Т Миңнуллии. Р
Батулла. Р Хәмид әсәрләре белән бергә тугандаш
халыклар драматургиясе үрнәкләре дә бар
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия
драма театры бинасында ай буена барган
спектакльләрне Башкортстанның башка шәһәр
һәм районнарында да меңнәрчә тамашачылар
яратып карады.
ПАКИСТАН МИЛЛИ АНСАМБЛЕ
КАЗАНДА
24 августта Казанга Пакистан музыка, җыр һәм
бию милли ансамбле килде Бу коллективны
композитор Сохэйл Рана җитәкли Концерт
программасында Пакистан халыкларының
музыкаль фольклор әсәрләре, ритуал биюләре
һәм җырлары бар Пакистан артистларының
чыгышлары башкалабызның Химиклар һәм
Төзүчеләр культура сарайларында булып, аны
тамашачылар җылы кабул итте
КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУЛАР
16—18 августта язучы Мәхмүт Хәсәнов.
шагыйрьләр Гөлшат Зәйнашева, Равил Бохараев
Лаеш районында булып, игенчеләр һәм
терлекчеләр, быелгы уңышны җыеп алуда актив
булышучы мәктәп укучылары белән
очраштылар Бүгенге татар әдәбияты, сәнгате
хакында, үзләренең нжат эшчәнлекләре турында
сөйләделәр, әдәбият сөючеләрнең күп санлы
сорауларына җаваплар бнрделәр
2 сентябрьдә Казан газ аппаратлары заводында
зур әдәби-музыкаль кичә булып узды Бу кичә
заводка нигез салынуга 50 ел тулу көне
хөрмәтенә багышланды Эшчеләр һәм
хезмәткәрләр алдында язучылар Мөсәгыйт
Хәбибуллин. Роберт Батуллин чыгыш ясап,
үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. әдәбият һәм
тормыш арасындагы багланышлар турындагы
уйфикерләре белән уртаклаштылар, сорауларга
җаваплар бнрделәр РСФСРның атказанган.
Татарстанның халык артисткасы Әлфия Афза-
лова. Татарстанның атказанган артисты Миңгол
Галиев, җырчы Руслан Дәминов һәм яшь
композитор Риф Гатауллин катнашында зур
концерт булды
24 августта СССР Фәннәр академиясенең Казан
филиалы Г Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият
һәм тарнх институтының өлкән гыйльми
хезмәткәре әдәбият галиме Нур Гыйззәтуллин
Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә районның
татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән
очрашты Ул «Хәзерге татар совет әдәбият
белеме һәм аның үсеш перспективалары» дигән
темага чыгыш ясады
25—29 августта РСФСРның М Глинка исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты композитор Фасил
Әхмәтов Кукмара районында булып кайтты
Ындыр табакларын-
д», фермаларда, авыл культура сарайларында
булган очрашуларда композитор
тыңлаучыларны бүгенге татар музыкасы
казанышлары һәм үзенең ижат планнары белән
таныштырды Ә Татарстанның атказанган
артистлары — жырчы Мингол Галиев һәм
баянчы Ганс Сәйфуллин аның әсәрләрен
башкардылар Очрашуларда компо- знторнын
туган якларына багышланган «Кукмара» исемле
жыры да яңгырады
ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Г Тукай исемендәге Татар дәүләт
филармониясе солисткасы Әлфия Афэаловага,
РСФСР Верховный Советы Президиумының
1983 ел. 25 август Указы белән. «РСФСРнын
атказанган артисты» днгән мактаулы исем
бирелде
Совет әдәбияты өлкәсендә озак еллар нәтнжәле
эшләве өчен һәм 70 яше тулу уңаеннан язучы
Тихон Коноиовнч Журавлев. Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының 1983 ел. 2
сентябрь Указы нигезендә. Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының Почет
грамотасы белән бүләкләнде
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Г Тукай исемендәге Татар дәүләт
филармониясе солисты Илһам Ша- кировка.
РСФСР Верховный Советы Президиумының
1983 ел. 19 сентябрь Указы белән. «РСФСРның
халык артисты» днгән мактаулы исем бирелде
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
һәм нәтнжәле фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен
Казан дәүләт педагогия институтының музыка-
педагогия факультеты өлкән укытучысы Рәгъдә
Халитовка Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумының 1983 ел, 29 август Указы белән.
«Татарстан АССРның атказанган сәнгать
эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде Совет
музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен
композитор Әгъзәм Фәттахка, Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының 1983 ел. 16
сентябрь Указы белән. «Татарстан АССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы
исем бирелде