Логотип Казан Утлары
Роман

БОДАЙ БӨРТЕГЕ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ


вылда дүрт йөз сиксән хуҗалык санала, эшкә яртысы гына чыкса да... Кәгазьләремдәге эш вакыты тагын ул хуҗалыкларның яртысында ат, ат юк икән, үгез-әхрәт булуын күздә тотып исәпләнгән. Өч ай, иң күбе дүрт, шул җитә. Идел буарга чык мыйбыз. Кичкә, көтү кайтканчыга кадәр үземне кая куярга белми йөдәдем. Башта су буенда тулгандым бугай, таяк белән комга нидер сызгаладым, аягым белән бозып аттым, тагын сыздым. Шушы «эт оясын» да китереп чыгара алмасаммы? Ул вакытта булдыксыз сөякләремне яңа пәлтәгә төреп, яңа бүрек белән каплап йөрүдән ни мәгънә?
Инеш буйлап түбән төшеп киттем Тынычландым кебек. Крестьянның маңгаена тай типмәгәндер. Чыгачак. Ике йөз кырык кеше, дистәләгән ат, үгез. Илле көрәк, илле носилка, кырык балта, илле йөкче. Якынча, билгеле. И-и!. Тапканмын да соң эч пошыргыч нәрсә! Башымны кайтарып, болытларга карап көлеп җибәрдем. Көлүем күк күкрәве булып, кайтаваздай, кире үземә әйләнеп кайтты. Әүмәкләшә-әүмәкләшә, өсте- өстенә өерелешеп килгән болытларга күзем төште. Күңелем шул якны баскан эңгер-меңгер шикелле куе зәңгәр һәм зыңлап торган шом белән тулды «Әгәр,— дип уйладым мин, төзелеш урынын каран,- әгәр ару гына башланып киткән эшне әнә шул болытлар ише бер хәвеф басып китсә?» Өч-дүрт ай Шуның күпме көне аяз торыр бит әле! Корылык китсә дә харап. Тагын күпме «са-са-са» бар икән?
Боларның берсе генә дә кәгазьләремдә искә алынмаган, башыма кереп карамаган, күңелемә килмәгән. Аннары соң крестьянның печән чабасы, урак урасы,— тагын әллә никадәр эшләре бар ич әле?!
Сирәк, әмма эре тамчылы янгыр яварга кереште. Мич, читән, абзар сыларга ак балчык ала-ала кәрнизләнеп калган куыш астына постым да, изүемне чишеп, сызымнарымны култык астына яшердем Башымдагы уйлар, яшен тармакларыдай чуалчыкланып, таралып кигге. Тау түбәсендә кайсыдыр бер төшкә яшен бәрде ахрысы, мин, таш ишелгән авазга куыштан чыгып, өскә карадым һәм чак кына читкә янтаеп калырга өлгердем баш очыннан гына коточкыч тизлек белән чүлмәк кадәрле түгәрәк таш очып үтте дә яр кырыенда күздән югалды. Аның тоба суына төшеп дөбердәвен ишетми калдым, игътибарымны бүтән нәрсә җәлеп итте — югарыда ниндидер хәрәкәт сизеп алдым.
г\хыры Башы 10 санда
кемдер тау кашы артына качкан шикелле булып китте. Өстемә баягы таш кузгаткан яфрак коелды. Ниндидер көч югары әйдәде, тезләрем, күлмәк җиңе, иңбашларымны буйый-буйый, ташларга таяна-гаяна, юеш ак балчыкта тая-тая, ныгып җитмәгән әрем, шайтан таякларына ябыша-ябыша өскә ыргылдым. Ак ташларны зәңгәрләтеп, яшел үләннәрне. вак куакларны агартып, тагын яшен яшьнәде, үзем үрмәләгән тауның эчендә генә күк күкрәде сыман. Манма чыландым, йөрәгем тыелгысыз тибә, тыным буыла, тырнакларым каерылуын да тоймыйм, уң кулым белән таянган җебегән ак балчыклы ташларда әйрәнгә изел гән җиләкләр төсле, җете кызыл кан таплары таралып кала. Әнтерсен лә мине бау белән һавага элеп куйганнар да, ярсуланып үземә ташланган карчыга беләм сугышам. Тау күкрәгеннән шул кошның тырнакларыдай тырпаешып чыккан очлы ташлар, шуның каурыйлары сыман кытыршы һәм чәнечкеле гөлҗимеш куаклары тәнемне тырный Төш кү- рәм күк, төштәге сыман, бөтен гайрәтем белән ыргылсам да, бер урынга кадаклап куйганнар диярсең. Инде көне буе үрмәлим шикелле. Берике тапкыр аягым таеп, бармак очларында гына асылынып калам.
...Ә өстә җан әсәре дә юк иде. Яңгыр пәрдәсе артындагы иңкүлектә ялгыз ат утлап йөри, күк күкрәгән саен, ул муенын турайта да башын тагын ия, кушаяклап алга сикергәндә, яшен яшьнәп, ялы ялкын телләре сыман җилфердәп куя, үзе тимерчелек учагыннан чыккан утлы тимергә охшап кала
Аръяктагы киң болынга авыл көтүе таралган, юлдан үгез җигелгән арба бара, ә арбага утырган юлчы яңгыр астында җыр суза.
Мин авыз эчемнән генә көлеп куйдым. Кемдер иртәдән сагалап то рып, өстемә таш тәгәрәтә дип уйлавым бөтен ахмаклыгы белән оялтып җибәрде. Андый адымга барган кешегә ташны мин текә ярдан күтәрелгән чакта күземә карап эшләве тәгаенрәк булмас идемени? Моны ул качмый-нитми, йөземә карап, көчсезлегемнән, үзенең өстенлегеннән ләззәтләнеп эшләр иде. Туктале, берни кылмас борын, кемгә хажәт тә, кемнең мәкерле ниятенә каршы чыккан соң әле мин? Каян килгән алланың кашка тәкәсе!
Ә Рамазанов? Ул кемнең үт куыгына таш булып кергән дә ничек корбан булган соң? Урыныннан яңгыр кузгаткан очраклы таш белән Рамазановның кул астыннан табылган револьвер арасындагы уртаклык җир белән күк арасындагы бушлыкка тиңләшсә дә, үз-үземне аямыйча тау башына менүемне бушка санамадым. Яр читенә килеп, түбән карадым. Шундый текәлеккә менүем начармыни? Зыянга түгел һәрхәлдә, өстә торуы рәхәт. Мәгънәсе дә бар: кем белә, бүген булмаса, киләчәктә ниндидер хәвеф-хәтәр янавы ихтимал ич әле. Әнә шул ихтималлык- ның барлыгын сизеп, күңелемә искәртеп куюым белән генә булса да. баш очымнан йомры таш очып китүен кичерүем һәм, алны-артны кара мыйча. канатланып, шушы ярга ыргылуым файдасыз үтмәде. Табигать белән кеше арасында очраган теләсә нинди куркыныч очрак эзсез калмый, сабак бирә, үлем алдында тез калтыратмаска әзерли.
.„Табигать белән минем арадагы мөнәсәбәт—аны тою, аңлау — гомерем буена шундый булды...
Ярга ыргылганда — күлмәгем астына тыгып куйган сызымнарым һәм саннарым шәмәхә карандаш белән сырланган иде — кәгазьләр җебеп, язулары җәелеп беткән булып чыкты
Моны начарга юрадым.
Хәер, яттан беләм, аларсыз да мөмкин, тик төп документның һәрвакытта кул астында торуы кирәк, кем килеп сорамас я карамас, яңадан яңартып, төзәтеп сызасы булыр.
Бер кәгазем җиргә төште. Алырга иелдем. Кытыршы ташлар, кылганнар һәм шайтан таяклары арасында юеш балчыкта бер эз ярылып ята иде. Таштан-ташка сикерә-сикерә кемдер әле генә үткән, ахрысы
Тау башындагы гаять зур ташка менеп күпме генә карансам да. тирә юньдә җан әсәре чалынмады Хәер, тауның ул ягы сөзәк, чикләвек, гөлҗимеш куаклары белән тулы, тирән-тирән ерганаклар белән телгәләнгән, сыеныр, посар өчен махсус яратылган кебек
— Яра-а-р,— дип суздым Гаҗәп, бу хәлгә гаять тыныч, һәм аптырамыйча каравымны тоеп алдым Әйтерсең лә көтелмәгән нәрсә юк, ♦ шулай тиеш Тик бу тынычлык язмышка баш иеп. ни килсә, шуңа буйсынырга әзер тору да булмаган икән
«Яңадан сызасы», - дип уйладым мин кәгазь битен күтәреп, барысын бергә түгәрәкләп төрә-төрә Яшенле болыт көтүләре инеш буенча түбән таба төшеп китте. Шунда юнәлдем Яр буйлый сузылган юеш үләнле тугайлар, болын, ә ан нары, түбәнге рус авылының ызанлы басулары башлангач, әле елга яры буенча сузылган киртләч-киртләч тайгак көтү сукмакларыннан, әле үги ана яфраклары, бөтнек һәм кыяк баскан тирән ерганакларның корыларын турылай кисеп, ә сулыларын әйләнеп чыгып мин бардым да бардым Ботинкам лычкылдап, лайлаланып, табанына үзле балчык- ябышып бетте, чалбар балаклары манма су. Инешнең ат дагасы кебек түгәрәк бер борылышыннан күтәрелеп киткән үр башында биш гөм бәзле һәм шәм шикелле колокольнялы куе кызыл кирпечтән салынган чиркәү, дүртпочмаклы пычрак сөремле кирпеч торба (соңыннан мин аның спирт заводы морҗасы икәнен белермен) күренеп тора Хайван сөякләре чәчелеп яткан үләксә киртәсе яныннан борылуга, юеш үлән * не ерып үткән эзгә юлыктым Кемнеке? Иясе кайла?
Артка әйләнеп карадым. Баш очымда тәкәрлекләр очып йөрергә тотынды Җирдән җылы пар күтәрелә иде инде, кояш чыкты Җир е нең яшеннән куркып, чытырдатып япкан офыгында, алтын сөрмәле күз * кабаклары булып, сак кына салават күпере ачыла барды Өстендәге u болыт юрганын Кама ягына этеп төшергәч, бая мин басын торган тау, җирнең ак күкрәкләре булып, киерелеп җибәрде кебек Бөркү һавага черкиләр, озынборыннар көтүе күтәрелде, аларны зәңгәр канатлы энә караклары аулый башлады.
Артымда тирән сулыш ишетеп, мин катып калдым Кошлар авазын ишетмәс булдым, аның караны колагыма үлән чыжлавы ярып керде Кемдер миңа якынаеп килә. Аяк атлавы сак. әмма ул якка кинәт борылып карарга кыймадым, алай итсәм, артымдагы зирек агачлары арасыннан пәйда булачак ул кеше, бар гайрәтен туплап, шундук миңа ташланыр иде кебек. Әгәр дә тау башындагы эзнең иясе булып чыкса, минем аулак урынга килеп җитүемне көтсә? Ә бу тирәләргә кеше заты сирәк аяк баса булса кирәк. Берни сизмәгән атлы кыланып, кузгалып киттем һәм, ике-өч адым атлагач, кинәт алга сикердем, аяк табанна рым җиргә тимәс борын һавада әйләнеп, үземә посып килүчегә йөз белән калдым Үз алдымда мүкләк кара сыер күреп, кычкырып көлеп җибәрдем. Кисәк тавышымнан өркеп, ул алгы аяклары белән генә читкә сикерде дә бутар кымшанмады, юеш, көдрә чуклы озын койрыгы белән үзен борчыган кигәвенгәме, сукыр чебенгәме, бөгәлчәнгәме сел тәнде Муенына бауга бәйләнгән агач асылган сыер, авызына капкан үләнне чәйни башлап, башын миңа борды, сул күзен вак чебен сарган, озын керфеген ул өзлексез каккалый, уң күз алмасына перләмчгр төй мә ябышканмыни ак төшкән көтүдә йөрми торган сукыр сыер ахрысы.
Зиреклектә ат пошкырганы ишетелде, ул да түгел, куе үләндә сыер салган сукмак буенча кара бозау кадәр бер эт томырылып килә баш лады. Әгәр дә ул миКИ ташланасы булса, билгеле, елга ярына кадәр йөгереп җитәргә, ярдан сикерергә өлгермим инде, шуңа күрә сыер янына барып бастым, аңа өскә сикерергә ирек бирмәскә мөмкин иде әле Эт томырылып килгән җиреннән артын чөйкәлтеп туктады та без
БОДАЯ БӨРТЕГЬ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ
гә борылды. Сыер, аны күреп, мина елышкандай итте, дөресрәге, мин аңа сыендым бугай. Эт чия кебек кызыл күзләрен төбәп һәм шәмәхә борынын җыерып, зәһәр ырылдый, арада сукыр сыер булмаса, без аның белән кочаклашып, җирдә аунар идек инде. Ә кесәмдә кадак та юк.
— Трезор! Тихо!
Кырыс, көчле калын тавыш кара этне җиргә кысты, ул ырылдаудан туктап, тешләрен шыгырдатты да арт аякларына утырды, һәм аның селәгәйле авызыннан чабата хәтле алсу-зәңгәр теле салынып төште.
Юеш һәм ялтырап торганга күрә, кара яфраклы булып күренгән тәбәнәк ябалдашлы зиреклек арасыннан кара атка атланган брезент кожанлы җайдак килеп чыкты.
— Тихо, с-сук-ка!—дип кабатлады ул.
Туры итеп атланган, бер кулына өзәңге тоткан, икенчесе белән биленә таянган. Кояш каршы, карарга комачаулый. Җитмәсә ул, күзен каплап диярлек, киң кырыйлы эшләпә кигән.
Эт, шуышып диярлек, атның артына чыкты.
Без бер-беребезгә карап торабыз, сынашып. Ул өстән, мин астан. Аты таптана, боргалана шуңа күрә, мине күзеннән ычкындырмас өчен, аңа башын туктаусыз боргаларга туры килә.
— Внушительный пес, не правда ли?—диде ул.—Чистокровный доберман-пинчер.
— Бывают и хуже,— дигән булдым мин.
— Хуже? Тогда бы вам пришлось залезть на мою Настю, чтоб любоваться им.
— Настю?— дип сорадым мин аптырап.— На какую Настю?
— Которую за ухо чешете.
Настя—сукыр сыер икән. Миндәге киеренкелек юкка чыкты.
Аңа кырыклар тирәсе. Озын буйлы. Ияр аны тагын да озынайта. Кара сакал-мысклы. Уң яңагында тирән җөй. озын бугай, сакалын шуны каплар өчен җибәрмәде микән.
— Рәхим итегез,— диде ул.
— Кая? Рәхмәт, вакытым тар.— дидем мин рус авылы ягына карап.— Ераграк.
— Минем өем моннан өч йөз адымда — Сораулы карашымны тотып, ул:—Монда хуторым бар,— дип өстәде.— Сатып алдым. Авырык- сынмасагыз, мәгез, атка атланыгыз.
Ул, иярдән егетләрчә сикереп төшеп, өзәңгесен сузды. Кожаны коп- коры. Итәге дә. Ә күн итегенең гутолины ышкылып бетеп, башы агарып диярлек калган. Юеш үлән ерып йөргәнгәдер. Карашымны тоеп, ул:
— Я? —дип учын килгән эзенә таба сузды.
— Рәхмәт,—дидем мин, тик урынымда калдым. Ул, ризалыгымны аңлап, өзәңгене тоткан көйгә алга узды, мин ат артыннан иярдем. Ә эт — иң алда. Настя калды.
— Рамазанов урынынамы?—дип сорады ул бераздан. Җавабымны яки «Каян беләсез?» дип соравымны көтеп тормастан, ул:—Моны сезнең мине белмәвегез әйтеп тора,— диде — Аннары яңа кеше килгәнен дә ишеттем. Инеш буенда йөргәч, сез инде.
Кожанының арттагы ертыгыннан зәңгәр бастон галифе чалбарының да юеш икәнен күреп алдым. Кожанын һәм эшләпәсен ул яңгыр туктагач кына кигән инде алайса. Ә яңгыр астында нишләп йөргән? Кайда?
— Юнус Юсупович минем яхшы знакомыем иде,— диде ул яртылаш борылып.—Авыр туфрагы җиңел булсын.
— Ничек таныштыгыз?— дип сорадым мин дәшми барудан уңай-сызланып.
— Нәкъ сезнең белән танышкан кебек.
— Ул чагында да Настяны эзләдегезме?— Без хәзер кояш үтәли яктырткан көдрә, җыйнак ябалдашлы зирекләр тирәсеннән бара идек
— Настяны?—дип сорады ул адымын әкренәйтеп —Әйе, Настя адашкалый, бичара Бүген көчкә таптым җанкайны
Агачлык бетте. Күлгә килеп чыктык. Кечкенә генә, түм-түгәрәк яры куе үләнле су өсте яна борнап чыккан үрдәк бәпкәләре төсле сары төнбоеклар белән капланып беткән диярлек. Агачлык белән күл арасында тәбәнәк, яшел мүк каплаган такта түбәле йорт тора, бер тәрәзәсеннән кала һәммәсенен дә капкачлары ябык. Капка юк. Келәт җиме релгән, абзар, күл буенда кабык түбәле мунча, тигәнәк һәм әрем баскан алма бакчасы, арттарак арата белән уратып алынган, канчандыр яшелчә бакчасы булган урын.
— Настяны озак эзләдегезме?— дип сорадым.
Иңбашы аркылы гына карап алды да
— Быел яңгырлар еш ява,— диде ул. җавап бирмичә.
Атының тезгенен болдыр баганасындагы кадакка элде дә. эшләпәсен салып, кул сырты белән тирләгән маңгаен сөртте.—Узыгыз — Ул, болдырга кереп, өйнең киез белән тышланган ишеген ачып куйды, үзе келәткә кереп китте.
Ишегалды чирәмле, ә болдыр баскычы төбе юеш шәрә җир, шунда аның эзе ярылып калды. Папирос кабызган һәм тарткан булып, баскычка утырдым да шул эзгә текәлдем Тау башындагы эз уң аякныкы иде, ә монда—сул аякныкы Ләкин шул ук күнитек эзе түгелме соң?!
Ботинкамны салып, оекларымны сыктым, кояшка куйдым да ялан аяк өйгә кереп киттем. Киемнәрем кипшеп бетмәгән, өй эче күләгәле идс, туңдырып җибәрде. Ишек катындагы стенага ике ау мылтыгы, патронташ, тагын ниндидер каешлар эленгән. Сырлап ясалган агач караваттагы чәчәкле мендәрләргә, зур мич авызына тәрәзә капкачы ярыкларыннан көйрәп торган кояш нурлары төшкән.
Мылтыкны алып, ишеккә төбәдем Шулчак хуҗа килеп керде. Өс- башын салган, якасыз эчке ак күлмәктән, шул ук галифе чалбардан, тик, минем кебек үк, яланаяк. Тозлы гөмбәле алюмин тәлинкә, куе көрән төстәге һәм ялтырап торган, мин белмәгән җимешле кызыл касә тоткан, әмма нигәдер бер генә кулы белән — алюмин тәлинкәне беләгенә куйган да корсагына терәгән. Уң кулы буш Үзенә төбәлгән мылтык көпшәсен күргәч, уң кулы күз иярмәс тизлек белән биленә ятты, тик. Уң кулы менә ни өчен буш икән!.
— Түрдән узыгыз,—диде ул. Тавышы коры чыкты. Димәк, курку йөгергән. Чуклы яшел эскәтер җәелгән өстәл янына узды.—Ә мылтык корылмаган. Патроннарны ерак тотам.
Көлгән, һәм шаярган булып, мылтыкны чөйгә элдем, өстәл янына килеп утырдым. Ул өрәңге шкафтан рюмка алып карады, аны кире куеп, ике бокал, ике чәнечке алды, аннары мич артыннан сургычлы дүрткырлы шешә һәм җиз чүмеч белән су китереп утыртты
— Ну-с — диде ул шешәнең сургычын ватып, бокалларны яртылаш тутыргач — Спирт Болай гынамы, әллә су кушасызмы? Алайса, отлично!—диде ул мин дәшмәгәч, бокалын күтәреп.— Танышу хөрмәтенә, Ислам Иманович!
— Имамович,— дип төзәттем мин, эчәргә ниятем булмаса да. бокалны тотып — Каян белдегез?
— Номенклатура!. Районда еш булам, ишеттем.
— Ә сез?
— Штабс-капитан Булганин,— диде ул урыныннан торып һәм баш кагып.— Әүвәлге.— Ул урынына утырды.— Аннары кызылларда сотня йөрттем.
— Сотня?
— Әйе, кызылларда сотня юк иде, сез хаклы Ләкин минем отрядымда йөз кылыч йөрде... Әти мәрхүм спирт заводы тотты. Мин аны советларга бирдем Хәзер шунда директор. Номенклатура, кем әйт мешли... Ну-с!.. С богом!
Ул. башын кисәк кенә артка ташлап, бокалын бушатты, берни капмады Мин бер уртлап куйдым да суга ябырылдым, гөмбә каптым.
— Сез...
— Ярослав Борисович,— диде ул чак кына калка төшеп. Сүз әйтәсе килгәнемне онытып, Рамазанов (ул аны гел Юнус Юсупович дип кенә атады) белән шушы өйдә, районда очрашканнарын, үзенең дә аның янында кунакта булганын сөйләде. Аннары бу тирәләрнең матурлыгын. үзенең төп йорты авылда икәнен, ә бусын крестьян хезмәте белән яшәргә сусаганнан сатып алганын, хатыны барлыгын, биредәге күлләрнең (аның йорты янындагы шикелле салкын сулы бәләкәй, әм ма тирән күлләр биредәге агачлыклар һәм әрәмәлекләр арасында тагын җидәү икән, ниндидер метеорит төшүдән тезелешеп калганнар) спирт ясау өчен гаять саф, яхшы сулы икәнен сөйләде. Ул тагын берике тапкыр эчеп куйды, мин инде аның сөйләвеннән арый башладым, әмма ул сизмәде.
— Сез нигә эчмисез? .Менә, зәйтүн җимешеннән авыз итегез.
Мин бер җимешне авызыма каптым. Тәме ошамады, эчендә төше бар икән, анысын авызымда әвәли торгач, учыма алып карадым.
— Отличный закусон!.. Сез әле яшь, күп нәрсәне белмисездер.
— Ихтимал,— дидем карышмыйча.— әмма үземә тиешлесен...
— Сезгә тиешле нәрсәнең башкаларга өч тиенгә дә кирәге юкң- диде ул, лүштердәтеп гөмбә капкач.— Моны Юнус Юсуповичка да әйттем. . Нәрсәгә ул карга оясы кадәр станцир? Төкерек. Безнең авыл мужигы мунча тамызлыгына керосин әрәм итми, спирт тота! Аңа нигә хәҗәт ул — стан-ци-я? Тегермән өченме? Өч-дүрт капчык онны ул теше белән дә тарта. Өен яктыртыргамы? Нәрсәгә аңа якты — тавыклар белән бергә йокыга түнә дә таң тишегеннән кендек әбисен алмага чаптыра Нигә аңа электр уты? Укыргамы? Биш намазны ул яттан да чыга, русның иконасы алдында лампадка мәңге янып тора Эшче көч каян ялламакчы буласыз? Мужик хәзер печәнгә төшә, аннары урак, ә кыш көне ул арты белән мич ташы шомарта
Ул тагын ярты бокал каплады да бармаклары белән чеметеп кенә зәйтүн җимеше ашый башлады. Мин бармы, юкмы — аңа барыбер иде ахрысы Тик су эчкәндә генә чүмеч кырыеннан кырын карап алды, кулъяулыгы чыгарып, кырынганда кискән җирен сөрткән шикелле, ти- дереп-тидереп кенә сакалындагы су тамчыларын сөртте
— Юк эш. Зәйнушин,— диде ул фамилиямне атап.— Китегез к чертям-матерям. укыгыз, Глеб Максимнлиановичыгызның ГОЭЛРОсын төшегездә күреп, тыныч кына йоклагыз... Тәмугтан җәннәт ясый алмассыз1 Неужели сез минем Настяма Карагандада сукыррак? Ул ичмаса. кая барганын белмәсә дә, ни ашаганын белә. Ә сез?.. Ну. шул... карга оягызны корып куйдыгыз ди. Шуннан? Күктә бер йолдыз кабынды ни дә. сүнде ни. Меңнәрчә авыл, сезгә һәммәсендә дә электр станциясе төзетәчәкләрме? Шиш, Зәйнушин, шиш, дорогой. Советларның көчәнүдән эчәгесе чыгачак. Россия-анакай бурыч сазлыгына гына батмыйча. чит ил капиталына коллыкка төшәчәк, һәм — революциясез переворот Пока сез НЭП запасын ашап торасыз. («Нигә «сез», ә «без» түгел?» — дип уйладым мин.) Сезне бу загеянын татар авылында баш-лануы шикләндермиме? Ә? Егерме беренче елгы ачлыкны хәтерлисезме?— Ул мәгънәсез генә кул селтәп алды— Конечно, хәтерләмисез. Сезгә ул чакта...— Ул туп-туры йөземә, күземә текәлеп торды — яшем
не чамалады - Хотя...— Хәтерләгәнемә ышанды буган — Менә шул, егерме беренче елда Поволжьега килгән икмәк яр буйларыннан эчкә узмады. 1ак вот, егерме беренче елны минем әти хохоллар җибәргән бер баржа бодайны спиртка куган...— Бераз тын торгач - Своличь! — дип өстәде.
Мескенләнеп, акланып утырасым килмәде. ♦
— Боларны ник сөйлимме!* Сезне кызганып... Юнус Юсупович ял- з
гышын кабатламагыз =
— Нинди ялгышын? н
Кайда хата җибәргәндер, аллага дабилгесез. Сезнең авылдан =
түбән тагын өч авыл бар, так что алар үз тегермәннәрен сез су җи- £ бәргәндә генә эшләтеп булуы белән килешмәсләр, станциягез кайберәү « ләрнең бугазларына торган сөяк булмагае.
— Әллә Рамазановны шуның өчен, дип уйлыйсызмы’ г
— Уйламыйм Мин берни үй-ла-мынм.. Яхшы кеше иде Яшерен- 2
батырын түгел - матур итеп эчә дә белә иде;—диде ул алдымдагы и болай да тулы бокалга спирт өстәп — Минемчә. Юнус Юсуповичны w корбан иттеләр. Политика корбаны. Аның станциясе белән кешеләрне § котыртып, колхоз төземәкчеләр иде ахрысы. Ә крестьян дүрт күзле, * ике башлы ул =
— Сез нигә эштә түгел?—дип сорадым мин
— Спирт ул. дорогой, ат тизәгеннән ясалмый Аңа бодай, бәрәңге л
кирәк. Ә хәзер аларны каян аласың? Жрать нечего ♦
— Ә эшчеләрегез? а
— Аларга нәрсә? Кышын җәйгә җитәрлек спирт урлап куйсалар < яңа сезонга кадәр на подножном корму.
Әгәр җәелеп китсә, дилбегә бөтенләй аңа күчәр ахры. <
— Миңа вакыт,— дидем » u
— Тоткарларга базмыйм.— Ул урындыктан торды, ялгыш атлап, т сөрлегеп китте дә карават шарына тотынып калды Ниндидер чын ише телде, карашым, ул карават башының бер өлгесенә элеп куелга кара тасмага төште. Чулпы
— Хатыныгыз татармы әллә?—дип сорадым
Карашымны тоеп, көлеп куйды
— Болыннан таптым Былтыр печән өстендә җуйганнардыр
Ул мине йөрештә булган чулпы көмешеннән бер кыш кар астында чыккан көмешне аермый дип уйлады микән? Ә бу көмеш тәңкәләр ап-ак иде.
Өстем бөтенләй кипшенгән, яңгыр туңдырган тәнемне шул бер икс йотым спиртта кызыштырган, сөйләшү беркадәр зарыктырса да. мин сукыр Настя түгел, кайбер нәрсәләрне күрдем, сиздем
Баскычка утырып, оегымны һәм ботинкамны кидем Баскыч төбен дәге күн итек эзе шома итеп тигезләнгән иде
— Гагын килегез. Ислам Имамович!
— Рәхмәт, килермен
— Адашмассызмы?
— Ә сез тау башында эзегезне калдыргалап торыгыз.
Күзе кысылып килде, кулы тагын, үзе дә сизмәстән, кобура торырга тиеш җиргә җәелеп ятты. Ләкин ул көр тавыш белән көлеп җибәрде, келәт астыннан койрыксыз доберман-пинчер атылып чыкты да канлы күзләрен мина текәде, әйтерсең лә аның хуҗасын көлдерер дәрәҗәдә җәберләгәнмен
Булганин бусага аркылы кулын сузды
— Наверно, дуслар булып күрешербез,—диде ул.—Кстати», сезне Иван Иванович дип атасам ничек булыр? Ваня Ванюша.
— Күз күрер
— Детдомда үскәнгә охшагансыз...
— Сез аркамда ничә миң барлыгын да белмисезме?
— Тагын килегез. Минем күлемдәге карпларны күрсәгез сез! Шу ларны тотканда, миңнәрегезне дә санарбыз. Детдомда икәнен каян белдемме? Безнеңчә шәп сукалыйсыз.
— «Война и мир»ны сукалап чыктым. Баштанаяк кулдан күчереп. Ике мәртәбә.
- Граф Лев Николаевичны.. Все-таки графлар да кирәк, әйеме? Ә менә безне («Безне»? Юк, сезне түгел, безне, Булганин әфәнде!») кайчан күчерерләр икән. Ваня? И вообще, берәр вакыт күчерерләр микән? Сай йөзәбез шул, саи. Нәрсә инде — бер турбиналы станция дә бер казанлы спирт заводы
Дәшмәдем. Ни дия ала идем соң? Исем китмәгән, кайгым юк дигән кыяфәттә ак болытларга карап тордым. Күлдә балык ухылдаганы хәтеремдә, ул сазлыклар өстендә акчарлаклар күп иде, акчарлаклар... Камадан бала чыгарырга менгәннәр иде күрәсең.
Булганинның тәкәббер сүзләре миңа озак тагылып йөрде. Гомеремнең ахырына таба оныттым Безне хәзер андый-мондый графлар гына кузгатырлык түгел. Без дөнья йөзенә каныбыз белән язганны алар динамит белән көйдереп юк итәргә тырыштылар. Минем Днепрогэсның коточкыч җимереклекләре өстендә басып торганым бар. «Безгә кадәрге барлык империяләрдән (римлыларны гына ал. үзеңнең борынгы болгар бабаларыңнан да ерак китәсе юк) мондый җимереклекләр, хәрабәләр шулкилеш мәңгелеккә тапшырылганнар»,— дип уйлады ул чагында инженер-подполковник Зәйнушин Ул вакытта Булганин Ярослав Борисович аның исендә иде әле... Бары тик Братски ГЭСын открыткалар итеп *гараткач кына оныттым. Минем Братскием белән Усть-Илимымны кемдер күчереп ясарга җыена икән, риза — мине онытсыннар. Белмим, «Сугыш һәм тынычлык»ны Толстой үзе ничә тап кыр күчереп язды икән? Ә минем бер эшләгәнемне кат-кат күчерергә вакытым тимәде. Хәер, бүтәннәрнең дә. Братски ГЭСы — биш елда төзелеп беткән бердәнбер станция Нәкъ иң беренче станциям кебек үк, ул да юктан бар булгандай корылды. Кеше аягы басмаган урында, сметага караганда очсызракка төшереп. Әйе, ул — минем бердәнберем. Тырышлар, мин «Сугыш һәм тынычлык»ны күчереп язып чыккан шикелле, аны да җирдә «кабатлап» карасыннар иде. Тарихка һәм киләчәк кешеләренә тәҗрибә рәвешендәге бүләгем. . ГЭСлар — минем балаларым иде. Ә балаларны кабаттан табып булмый. Аларда ата-аналар үзләре генә кабатлана
Ә бу станция... Менә хәзер мин аңа әйләнеп кайттым. Ул мине тудырды, ә мин. . ә миң үлеп яткан ананың баш очындагы бала кебек, аның җирдән китүен карап торам. Ләкин аны җиргә күмәргә ярамый иде. Чөнки мин Булганннны искә төшердем. Ул карап тора, сыный, чыннан да, карга оясы, тузган карга оясы дип шатланмый микән?
Аңа ничек, белмим, ә миңа ул очрашуның файдасы тиде. Мине кинәт авыр тойгы биләп алган иде бугай. Күз алдымда — аның тагылмаган кобурага ябышырга торган җитез, йөнтәс кулы. Килгән эзем буенча ялгызым гына агач арасыннан чыкканда үз артымда кемнеңдер сулышын ишетеп бардым кебек. Йөрәгем ярсып тибә, бу тирәдән тизрәк ерагаерга ашкынам, ләкин ашыга алмыйм, әрәмәлек арасындагы сазлык суларының куе кызыл төстәге боз кебек тын өстен игътибарга алам — матур; аяк очыннан күтәрелеп киткән кыр тавыгы сискәндереп җибәрә, кош авазларында ниндидер хәвеф бар сыман.
Чыннан да. Булганинга төшкән шигем алдамады. Соңыннан бу очрашуны күз алдымнан уздырганда беренче тапкыр кешеләрне үтәли күрү, яхшы аңлау, күзәтүчәнлек. сизгерлек тойгым барлыгына ышандым.
VII з
3
Каһир тырышкан кичен кояш кызарып, офык артына төшкәч һәм *" зират каеннарындагы ояларына - ерак басулардан кара каргалар, ә 5 мәчет манарасына чәүкәләр кайтып тулгач, морзалар өе. ягъни авыл ? советы янына кешеләр җыела башлады. Күңелләре көр ирләр төркем- S төркем булып гәп сата, көлә, тәмәке көйрәтә, хатын-кыз заты да бар, “ алар тирәли бала-чага куышып йөри s
Идрис Ярмиевнең хатыны Өрфәйдә апа кертеп куйган кабыклы 2 бәрәңге, яңа сауган сөт, майлы арыш көлчәсен ашагач, бераз кәефем “ күтәрелде. “
Күк тулы йолдызлар, якында гына бакалар кычкыра, ярсый-ярсын j сандугач сайрый, этләр өрә. Вакыт-вакыт ерак аҗаган канаты кагынып “ куя. 5
Гармунчы янына елышкан яшьләрдән читтәрәк галифе чалбар чү § земә чалынып кипе. Шунда таба юнәлдем Ике колач та җитмәдек л карт тупыл артында кара каршы ике кеше басып тора иде. Яннан як- ♦ тырткан ай тузанлы җиргә аларның озын сыек күләгәләрен сузып сал- а ган. Галифе һәм эшләпә! Бу, шиксез, ул иде Алардан ерак та түгел < өченче тупыл артына сыендым, тик аның төбенә өенә кайтмый калган | ике каз (бәбкәсез булганга эзләмәгәннәр дә, күрәсең) кунаклаган бул- < ган, алар авыз эчләреннән каңгылдап, читкә тайпылдылар. Тегеләр пы *- шын-пышын сөйләшүдән туктадылар, аннары тагын керештеләр Тик « ата каз зарлануыннан туктамады, аның калын авазы Булганин сүзләрен йота, һични аңламыйм Алар әрләшә үк башладылар ахрысы. Бул- ганинның пышылдауга сыймаган ярсу гөлдерек тавышы белән.
— Ну-с, пор-ручик, только посмей, то-олько пос мей, голубчик! В петлю лезешь, н пет-лю-ю!—дигәнен аермачык ишетәм.
— Они поверили мне. Доверили детей! У них же нет ничего, кроме детей.
Бусын әле танымый тордым
— Только посмей, ты только посмей, паскуда! Юсупыча пропишу, так и знай. Ей богу, Шереметьев! Не совращай, ей богу, не совращай, Христом богом прошу-с!
«Ширэмэтов?»
Кызык компания! Штабс-капитан белән поручик. Генераллары гына юк. Бәлки бардыр?
Каһирның җыелышка дәшкәне яңгырады. Морзалар йортының тәрәзәләрендә һәм ишегендә утлар күренде берничә җиргә асылган лампаларга ут элгәннәр, халык, төтен кебек суырылып, эчкә узды.
— Шулайттем мин синең аллаңны, белдеңме? Шаһит тору сиңа килешми, Борисыч. Кагылсыннар гына, үзеңнең контрразведкаң белән дерьмом запахнешь! Рамазанов — синең өчен конфет кына ул. Кичерерләр димсең? Тот. Борисыч, учлап тот, понял?! Кичермәячәкләр Койрыгыңны кыс та өеңдә генә шыңшып ят. Гөнаһыңны юып бетермәде түгел!..
Җитте. Керәм дә Каһирны кочаклап алам. Безгә хәзер бергә бу лырга кирәк Рамазановтан соң —минме? Ләкин козырь миндә идг шул инде.
Яшеренгән урынымнан чыгып, якты утларга таба киттем. Борылып карамыйча, коймага елыштым — танымасыннар, тик үзләрен тыңлап
торганны аңласыннар Алар арасында - кара мәче. Ширәмәтов Бул- ганннны чыгырыннан чыгарган ниндидер гамәл кылмакчы, тегесе аңа ирек бирмәү әмәлен дә табар нде, әмма мин аларның кайсыныңдыр картасын тетелеп беткәнче бутадым бугай.
Аркам һәм борыным тирләп чыкты. Ишеткәнем дулкынландыргангамы. арттан пычак көтеп баргангамы шунда, белмим. Ачык ишеккә житкәч, борылып карадым чыннан да кемдер ияргән, тәгаен тегеләрнең берсе инде. Ул коймага сыенды да тәмәке кабызды — Ширәмәтов. Аның нияте ни? Аныкы билгесез, ә Булганинныкы изге түгел, факт Аларның болганчык әрепләшүен тә. сасы судан авызын калкытып калыккан балык булып, Ширәмәтовның «У них же нет ничего, кроме детей» дигән кызганулы. шул ук вакытта ана ышаныч баглардай сүзләре тончыга иде. Ширәмәтов ул балыкны нишләтер икән?
Җыелыш башланган нде. Баскычтан күтәрелүгә, артка борылып карадым. Ширәмәтов ишектән жиргә такта табут эчен хәтерләтеп төшкән сүрән яктылыкка керергәме, кермәскәме кыймыйча басып тора. Шул чикне узуы жиңел булсын дип, ишекне ябам да бусагада калам. Каһир күреп алып, мине түргә — Идрис абый, тагын берничә кеше утырган кызыл комач япкан өстәл янына чакыра. Стенага аркам белән ышкынып диярлек алга барам. Тәмәке төтененә балта элеп куярлык, бөтен залга моржа корымын изеп ясалган миләүшә кара лозунглар язып эленгән, почмакларда байрак булып пәрәвезләр җилфердәп тора, тузанлы тәрәзә өлгесендә төтеннән исергән һәм тавыштан түнгән во- җан вырылдый. Түшәмдә штукатурка урыны-урыны белән купкан, кешеләрнең башына акбур тузаны коела.
Сөйләүче бер генә түгел икән. Өч унлы лампа көчкә яктырткан зур залдагы кеше йөзләре төнгә каршы томан күтәрелә башлаган су өстендә бата-калка торган соры ташларны хәтерләтеп селкенә, залның буеннан-буена яки аркылы-торкылы кара-каршы әйтешкән сүзләр очынып йөри
Электрдан беркем баш тартмый, байтагының аны калада күргәне бар, жайлы нәрсә, югыйсә кеше булып торып, сукыр тычканнардай караңгы өннәрендә кармаланып гомер үтә. һәм башкалар, һәм башка лар... Каһир яшелләнеп беткән сулы графинны туктаусыз кага, тик тора-бара электр станциясе төзү онытылды, кемнеңдер яңага кадәр икмәге беткән икән, кемнеңдер сыеры үлгән дә соцстрахование түләмиләр, чуаш көтүчеләре ашату начарга күрә кайтып киткәннәр, берсенең хатыны өч бәби тапкан, мәчеткә жен ияләшкән, төне буе кеше төсле елап чыга, ди, Солтан авылы мәчетенең манарасын былтыр ук кисеп төшергәннәр ничу совет авылында җен симертеп яткырырга .
Каһир тимер каптырмалы карандашы белән графинга тагын суккалады. Минем әле мондый җыелыш күргәнем юк иде: аптырап, югалып калдым, рабфактагы ялкынлы комсомол җыелышларын хәтерлим, институттагы партия җыелышларында урыннан сүз кыстырганчы, җиде тапкыр уйлагач та телеңне тибрәтмисең, җиде тапкыр үлчәп, бер кисү һәрчак яхшыга түгел, анысы ни кисәсең бит әле, кайчан кисәсең. Ә биредә телләр камчыдай шартлап кына тора, шөпшә булып, берсен- берсе чага, бөтенесе берәүгә ябырылып, тегене молотилка барабаныннан үткәргәндәй тетеп ташлый. Җыелыш шуннан ары узмас дип куркып, хәлне коткарырга ашкынып, алга уза башладым, ә Каһир кыңгыр эше өчен атасыннан эләгәсен сизенгән бала сыман, кисәк өстәл артына чүгеп югалды. Мин килеп җиткәндә, ул өстәлгә сары граммофон күтәреп куйды. Тагын иелеп, аның ялтыравыклы һәм чүкеп төшерелгән бизәкле быргысын алып кигезде дә халыкка борылды. Зал сагаеп, сабырсызланып Каһирны күзәтә башлады. Ә ул крокодил тиресеннән тегелгән портфеленең көмеш йозагын винтовка затворын коргандагыча күнегелгән, гайрәтле хәрәкәт белән шартлатып ачып, капкачын артка
каерып салды да, «Кызыл Татарстан» гәзите эченнән кара пластинка аралап алган, өргәләп граммофонга беркетеп куя; аннары келтерәтеп кенә боргычын бора һәм, әйләндереп җибәргәч, тавыш чыгаргычын тәлинкәгә чәнчи
«Что такое Советская власть?»
Совет властена унбер ел ярым, анын ни икәнен яка буынга ана сө ♦ те белән керә, ә безнең аңда ул тамырлары торган саен тирәнәя, кәү- з сәсе ныгый, ә ябалзашы җәелә барган мәһабәт агач булып үсә. дош- 3 маннар аның куәтен чигенгәннән-чигенә барып таный иде инде. Ә мон- w да кинәт тагын бер тапкыр =
«Что такое Советская власть?» дигән, тонык ераклыктан килгән § киеренке, әмма нык сорау яңгырый. Ишек ачылып. Ширәмәтов кергә £ нен мин күз кырыем белән генә абайласам да, илтифат итмәдем. (Ха- р лык тәмам тынды, ачык тәрәзәләрдән бакалар сайрашканы гына ише- s телеп тора башлады.) 2
«Что такое Советская власть?» ш
Минем моны рабфакта тыңлаганым бар Ул чагында нн сөйләгә- Ь неннән битәр, кем сөйләгәне, ничек сөйләгәне кызыксындырган, күрә- g сең, мин инде эчтәлеген яхшылап хәтерләмим «Что такое Советская * власть?» — моны, минемчә, бөтен кеше белә. Ләкин терәп сорасаң, мо- Е На сүз белән җавап бирүе җиңел түгел, аңа эш белән җавап бирү ан- g сатрак кебек. Совет власте сулый торган һава, эчә торган су кебек бер * нәрсәгә әйләнгән иде инде. <
Совет властеның ни икәненә граммофон тәлинкәсе җавап биреп бетерде, әмма күңелемдә әнә шул кинәт әйтелгән «Что такое Советская < власть?» дигән катгый һәм кырыс сорау үзе үк ачык җавап булып як * тырып калды. <
Тәлинкә әйләнеп бетте, чыжлап кына тора башлады. Залда пышыл- u дау китте, ә Каһир граммофонның тавыш чыгаргычын янга кайтарып, 6 боргычын борды да тагын әйләндереп җибәрде һәм урындыгына утырды «Что такое Советская власть?» дигән сорау тагын кабатланды, тик бу юлы ул берәүнең күпләргә биргән соравы төсмерендә ерактан ишетелмичә, күбәүнен берәүгә анык җавабы булып бик якында — йөрәгемдә (димәк, барысыныкында да) типте, йөрәгем аша җылы, тыныч кан агышы кебек үтеп, бөтен тәнемә таралды
— Кем сөйләде суң, җәмәгать?— дип сорады алгы рәттәге бер хатын. - Безнеңчә дә әйтеп бирсен Тәлинкәсен әйләндерсен
Каһир рәхәтләнеп елмаеп җибәрде
— Акылың алтын икән, Тәнзилә апа!— диде ул һәм халыкка карап — Безнең пластинка ике яклы түгел, әйләндереп салырмын димә!— диде.
— Алайса, безнеңчә дә әйтеп бирсен' - дип тынмады хатын.
— Ә безнеңчә әйтмәдемени ул? Әллә байларча әйттеме?
— Кем суң ул, кем?
Алгы рәтнең иң кырыенда утырган, ак энҗе белән чигешле кара бәрхет түбәтәй, яшел күлмәк һәм кара казаки кигән утыз яшьләрдәге бер кеше безнең арттагы портретка карап тын, әмма үзен ишстәчәклә- ренә ышанган тавыш белән
— Ул. - диде.
— Кем — ул?
— Ленин
— Каян беләсең син, хәзрәт, әллә мәчетеңдә биш намаз чыгып кит кәнс бармы?
Көлделәр.
Кем бу?— дип сорадым мнн Каһирга таба авышып.
— Авыл мулласы.
— Күргәнем юк иде
— Аның үз кайгысы әле: абыстай кирәксенеп йөри диләр, йөзен авылының поп кызы Марийкага яучы җибәргән.
— Ул икәнен каян беләмме?— диде мулла.— Акыллы әйтте — шун-нан. Болай шәрехләп Мөхәммәт галәйәссәлам белән ул гына әйтә аладыр.
— Син. мулла, контра сүзләре сөйләп утырма, яме?—дип кычкырды Идрис абый сыңар кулы белән кобурасына шапылдатып.
— Корьән шәрифләре уйлап фараз кылуны мәслихәт саный, җәмә-гать,—диде мулла тыныч кына.— Менә сез еликтр корыргамы дип җыен җыйдыгыз, ә фикерегез сукыр әле. Корьән яктыны хуп саный, власть сүзенә иярергә өнди. Минем мәсьүлем шуны ирештерү генә, муафыйк күрсәгез, утырган урындыгым язык булсын, чыгып китә алам.
— Ярый, утыр,—диде Каһир, аннары миңа сүз бирде.
— Совет властеның ни нәрсә икәне ачыкмы?—дип сорадым, терәт- келе үргән урындыгым артына чыгып басып.— Иптәш Ленинның сөй-ләгәненә төшендегезме?.. Кабатлап тормас өчен сорыйм
— Кем төшенмәде?—дип кычкырды кыл уртага эленгән лампа кү-ләгәсендәге китәргән башлы бер ир йодрыгын болгап — Урамга чыксын, аңлатып кертәм, аллаңны!..
Аның җиңенә шәл бөркәнгән хатын чытырдап ябышты:
— Затсыз, утыр, өйгә кайткач сүгенерсең, кеше алдында рисвай ит- мәсәң соң...
— Сүгенсә соң?! Рамазан ае мәллә? Әнә алланың кашка тәкәсе утыра, гөнаһлы булсам, ярлыкасын!
— Совет власте кирәкме безгә? — дип сорадым.
Соравым тынлыкка кереп батты кебек. Сүземне дәвам итәргә авызымны ачканда гына бер хатын чәчрәп торды:
— Ник кирәк булмасын, олан?—диде ул яулык очын күзенә тидереп алгач.— Әүвәл ничек тордык? Ләүхел-мәхвүздә язган дип, ана карыныннан пәйда булып, салкын гүрләргә иңгәнче, фани дөнья безгә гаурәттән битәр, ачык чырай күрсәтмәде. Әкәм-төкәм ише, һәркайсы үз кабыгына бикләнеп җәшәде, береңнеке икенчеңә артмады...
— Үзең белән үлчәмә! Әнә Мәүлиянеке бик арта әле, өенә төп юлы бакча артыннан салынган!—дип кычкырды нечкә яңгыравык тавышлы берәү.
Түшәм күтәрелеп, залга сыймаган шаркылдап көлү күккә ашты.
— Ыржаймасагыз сәнә! Сәвит влачына рәхмәт яусын инде, җир бирде, сыерым бар, ике кәҗәм, аллага шөкер,— шулые менәтерә әйтәсе килгәнем.
— Рәхмәт,— дидем.— Әйбәт әйттең, апа Ә бит алып кына булмый, бирергә дә кирәк, Совет власте савым сыеры түгел
— Әйтәм җирле кырып-себереп бетерә бара...
— Ул сезгә кирәк булган кебек, сез дә аңа кирәк!
Мин аларга бу рәвешчә кул кушырып, миллион ел көтсәләр дә чын яктылык һәм җылылык үз аягы белән киләчәк түгеллеген, мең еллар буена түзгәнне, тагын дүрт-биш ай ат дугасы шикелле киерелеп, камыт сыман көчәнеп, ат ише егылмыйча, арба төсле гел алга тәгәрәп, бәлки оныкларының да оныклары онытмаслык һәм әле бу якларда күзкүрмәгән гамәл кылырга — теләгән чакта күз ачкандай яки йомгандай итеп кенә теләсә кайсы караңгылыкны мең карышка чигендерерлек, эшкә җиксәң, теләсә нинди ташны ком итәргә сәләтле куәт чыганагы — электр станциясе салырга кЫстадым. Үгетләдем. Үзегездән башка моны сезнең өчен беркем дә эшләмәячәк, чөнки аның сездән кала беркемгә дә хаҗәте юк, дидем. Бөтен әйләнә-тирәдә ничә йөз, мең еллар буена бу җирләрдә яшәгән кешеләр арасыннан иң беренче булып шушы эш аларга төшкән икән, моны бәхеттән гайре ни саныйсың?
Кайдадыр, кемдер — шул ук нарком—бармагын картадагы башка ноктага төртергә ихтимал иде. Ә бәлки нәкъ монда туры килүе очраклы түгелдер? Шулай тиештер! Чөнки бу — борынгы Болгар иленең, хәзерге Татарстан җирләренең кыл уртасы, һәм дөньяга таралган яңа тормыш калыбын шушында калыплап күрсәтү мәгъкульдер. Артта — җаннарны тез чүктергән коллык, алда — безне тилмерепләр кө- ♦ теп торган бәхет. а
— Сез шуңа лаек түгелмени?!— дип сорадым.
— Лаек!—дип кычкырдылар н
— Тик,— дидем,—Казаннан да, районнан да бюджет җибәрми- g
ләр Бары тик станция машиналары гына бирәләр дә тагын кайбер * нәрсәләр...w
— Бюджетлары шайтаныма кирәкме, безгә акча җибәрсәләр дә “
ярый! s
Кычкырып көлдем, ачулары килде, без кеше көлкесе түгел, дип 2 ярсындылар. ы
Е v ®
...Хәтерем диңгезе ярларына әнә шул җыелыш дулкыннары ките- “» реп кага да ишелеп төшә, китереп кага да ишелеп төшә... «Теге $ кыз кайда икән хәзер?» — дип сагаям Тукта, тукта нинди кыз § иде әле ул? «а

Ул ишек төбендәрәк басып тора иде. Кызыл яулык япкан, иңбаш < лары күпертелеп тегелгән көлсу кофта кигән.
— Мин комсомолка,—диде ул. — Әти әниләрнең җиде җанга бер * сыер, бер атларыннан гайре артык җамаулыклары да җук. Мин алар- и- ның балаларының иң өлкәнесе, миннән аларга он да җук, җон да җук, л> ә менә бер сандык бирнәм бар. Шуны сатып, акчасын стансы төзүгә бирәм.
Шул кичне атасы аны мунчага бикләп, елый-елый кыйнаган да таң белән бирнәсен арбага салып, Казанга чыгып киткән. Ә икенче көнне ул авыл советына шуның керләнеп беткән акчасын кертеп салды.
— Безнең нәселдә әйткән сүз — аткан ук. оланнар,— диде ул Каһир белән миңа. Моңсу йөзле иде ул, Шәйдулла исемле.
Аннары соң мулла егет сүз сорады
— Диндәшләр! диде ул.— Вә иптәш динсезләр... Менә сез илаһи мәсчет манарасына җен ияләшкән, төннәр бакый еглап чыга дисез. Хак бу, хәрендәшләр.
— Әйтәм ич, ышанмыйсыз, мөртәтләр! Әнә, хәзрәт үзе дә тана!
— Әгузе әйтергә дә, манарасын җене-ние белән кисеп төшереп, утка салырга кирәк — шул!
— Фәрештәләрнең амин дигәненә туры китереп.
Мулла торып ук басты. Озын һәм нечкә гәүдәле, җеген-җеккә туры китереп теккән кием, кара тут йөз, кап кара сакал мыек арасында утлы күмер шикелле көйрәп торган иреннәр, май коңгызын хәтерләткән сабыр күзләр — мулла түгел, ә Иран шаһы илчесе диярсең!
— Минем башымны кисегез, манара гөнаһсыз. Манарага менеп, мин еглыйм.
— Башың кистерергә риза булгач, ни пычагыма чәч дип җылый- сың!
— Әти мине тәңре гыйлеменә Ыстамбулга җибәреп ирештерде, бе ләсез Җиде ел тәүлеге ирешкән гыйлемемне кая куйыйм — менә шу цар елгыймын мин, хәрендәшләр Мин изге туган илемә юл алганда, илемә юл алганда, әти тынчу Төркня мәмләкәтенә мөсафирлык кылган. Рәчәйнең асты өскә килгән, адаштым — шуңа еглыйм. Гавам гыйлеме
нә дә ия башым бар — я мәхәллә манарасы белән бергә кисегез, ә мө галлимлек кәсебе бирегез. Менә бу мөрәвәтле бәндәнең,— диде ул миңа ишарәләп,— гакыллы өндәвенә шөкер кылган хәлдә изге эшегезгә фәтва хакына ике фарсы паласымны салам.
Колхозлар оештыру шаукымыннан бу авыл кешеләренең дә күңел ләрендә, мич астындагы чикерткәләр шикелле, билгесезлек һәм курку чыңы дөрли башлаган, кем маңгаена «ярлы», кемгә «урта хәлле», ә кемгә «кулак» дигән төрле мөһерләр сугылачагын хәйләкәр, сак борыннары белән сизенәләр, кемнең үткәне нинди, кемнең туганы кем булган, кем җыелышларда ниндирәк сүз ката, кем мәчеткә йөри — һәммәсе дә үлчәүгә салыначак икәнлеге өрәк булып авыл буенча мыштым гына йөрергә керешкән, шул сәбәплеме, әллә, чыннан да, күктән иман иңмәслегенә инангангамы, Җәмлихан мулла (әйе, аның исеме шулай иде, тик соңрак аны нигәдер мулла-мөәзин дип йөрткәннәре хәтердә калган) мәчетенә күрәләтә йөргән кеше сирәк булды, һәм Каһир Сафин мәрхәмәте белән ул көздән балалар укытырга кереште. Коры вәгазь белән генә калмады, станция салудз башлап, бирелеп, кулына көрәк- балта тотып булышты... Ә аның паласларын нишләтергә, ничек, нинди кәгазь белән рәсмиләштереп, нинди максатка юллап булачагын, алыр- гамы-алмаскамы икәнен әле уйламаган да мәлне, стена буеннан ышкынып, түргә Ширәмәтов үтте. Халык әле яшь мулланың гамәленә нинди бәя бирергә белмичә аптырабрак утыра, ихтимал, байтагы моның үзләренең мыскыллап җыйган соңгы акчаларын чыгартыр өчен уйлап табылган мәкерле капкын булмагае дип, өнсез калдылар. Ширәмәтов өстәл янына килде, халыкка аркан басып, уң кулын куен кесәсенә тыкты. Каһир, кемдер чәченнән тартып торгызгандай, күтәрелә барды, ә уң кулы пинжәк итәген бармаклары белән югары кайтара төшеп, чалбар кесәсенә тыгылды. Ә анда ни икәнен мин бик яхшы беләм ич инде. Ширәмәтов ирен кырые белән генә көлемсерәп (ниндидер мыскыллау, тантана билгесеме?) куйгач, Каһир аннан күзен алмыйча гына урынына утырды. Күрәсең, алар бср-берсенең кем икәнен бик яхшы беләләр, бер-берсе ягыннан теләсә нинди көтелмәгән хәлгә һәркайсы әзер). Алар арасындагы киеренке мөнәсәбәт соңыннан да һичкайчан бушамады, бер заманны төзелештә яңа юнган агачларга «Салып бетерүегезгә ут төртәбез» дип, дегет белән язулар башлангач, Каһир иң әүвәл гел аны тикшерә, Идрис Ярмиевне аннан әледән-әле сорау алырга кыстый иде, тик Ширәмәтов моңа гарьләнмәде, горур кала белде, алай да ул Каһирның коры үртәлүеннән тәм таба иде ахрысы). Билал Ширәмәтов хәрбиләрчә тартылып, халыкка каршы борылмакчы иде, ишеккә текәлеп, ярты юлда туктап калды: ишек яңагына зәңгәр ефәк яулык ябынган Ниса сөялеп тора иде — хатыны.
— Ширәмәтов,— диде Ниса ниндидер моңсу, хәлсез елмаю һәм ярдәм сораган тавыш белән.
— Шулай кирәк. Ниса, кичер... Миңа да рәхәт түгел. Нишләтим соң, шулай кирәк... Аңла, зинһар...
Ширәмәтов, инде беркемгә дә карамыйча, сул учына салган кулъяу-лыклы учыннан уң яңагына пәрәвез җебе нечкәлегендәге ямь-яшел нур килеп кадалды.
— Шулай кирәк... нишләтим соң... нишләтим... — дип кабатлады йөзе кинәт агарып калган Ширәмәтов. Ирене вак кына дерелди, битенә күз яше сузылып төште, һәм тере яшел нокта аның күз яшенә чыланып эрегәндәй юкка чыкты.
Ниса ирексездән ачылган авызын учы белән томалады, чыланган һәм дәү ачылган күзе аңлаешсыз бер караш белән иренең кулъяулыклы учына төбәлгән. Ул төссез, салкын тавыш белән:
— Нишләдең син, Ширәмәтов?! — диде.
Кү1 алдында ниндидер, хәтта Каһир Сафинны да югалтып калдырган онытылмаслык фаҗига төгәлләнде бугай.
Ул асылташ синен өчен мин идем ләбаса, Ширәмәтов! — дип, Ниса шәленә төренеп чыгып китте
Ширәмәтов кулъяулыгын ике учы белән тотып, безнең өстәлгә китереп куйды. ♦
— Син әле шулаймыни?—диде Каһир алга иелеп. — Шулай дип з
уйлаганыем аны. Ул кулъяулыкка бөтенләй карамады да "ахрысы.— Э Шушыңа кайттыңмыни? Калганнары кайда? *
— Бүтән юк,— диде Ширәмәтов хром итек кигән аякларын кин ае- = рып баскан килеш. — Нәсел ташы безнең каннан гаеп булды... Хәзер ? мин морза түгел инде, иптәш-ш Саф-фин! Хәзер мин синең шикелле үк й азат.
— Ни бу? — дип сорадым мин ак кулъяулыктагы айсыз һәм төпсез s
төннән китеп алынган ‘караңгылык кисәген хәтерләткән саф асылташ- 9 тан күземне ала алмыйча м
(Ул асылташның бөтен гомерем буена күңелемдә ниндидер төпсез ш ераклыктан чиксез киләчәккә өмет белән баккан ак битле Кәүсәрнянен | йөрәге булып типкән кара кайгысы рәвешендә калачагын бу мизгелдә - белми идем әле.) к
— Ни бу? — дип кабатладым залда киндер җәймә кебек ертыла ч
башлаган тынлыкны коткарырга тырышып. °
Сезнең хыялыгыз, диде Ширәмәтов.—Станция... Теләсәгез, ф трактор да... атлар... яна мәктәп. — Ул миңа: — Бәхетле кеше сез,— дип елмайды да итеген шыгырдата-шыгырдата чыгып китте. Артын- < нан иярәсем, Рамазанов белән Булганин турында сөйләтәсем килде ө тыелып калдым: хәзер анда моның кайгысы юк, дөнья гаме аннан ерак * икәнен төшендем. «Олгерелер,— дип уйладым.— Иртәгә һәммә кеше i_ белән булсын өчен бүген аңа ялгызлык кирәк». га
VIII
...Соныннанрак Каһир Сафинның язмышын һәм яхшы әңгәмәдәш икәнен белдем. Ул салмак яки, киресенчә, гаять ярсу сөйләшә иде. Урынына һәм вакытына карап. Салмак икән — аның һәр сүзе төгәл, ачык, мәгънәле, чуерташка чуерташ бәрелгәндәге шикелле. Ярсу икән— син үзеңне коры утыннар янган учак алдында торган сыман тоясың. Андый чакларда сүзләре һәм фикерләре ялкын телләредәй бии баш лый.
Сугышта ул пулеметчы булган икән, һәм ниидие генә әле! Аклар белән кызыллар арасында аның «Кара пулеметчы» дигән кушаматы һәм даны таралган булган. Аклар аның башы өчен ун мең сум акча вәгъдә иткән игълан да бастырып таратканнар. «Кара пулеметчы» бул ган урында аларның психик һөҗүмнәре канлы сугыштан битәр нинди дер бер салкын акыл уенына охшаган. Шахмат уены кебегрәк Ихтыяр уены. Башка фигуралардан аерылып, каршы якның үзәгенә кире как кысыз рәвештә нәкъ вакытында бәреп кергән бәләкәй пешка сыман, алтын погонлы офицерлар рәтен ул аптырашта калдыра һәм, үгез көтүендәге ялгыз кигәвендәй, ярсыта торган булган Ә ярсулык һәм ачу кабарту психик һөҗүмнең салкын канлылыкка исәпләнгән барышына мат. Моны аның үзеннән дә остарак итеп сөйләп тә булмас.
— Алар көпә-көндез килә Ачылган шампански күк ташып. Тын. Кысан кабердә ятасыңмыни! Кышын тиргә батасың, җәен тәнгә салкын «каз тиресе» чәчрәп чыга Янәшәңдә чалгы шикелле үткер егетләр, атаң шикелле, сине сынап, ирләр ята Пулеметтан атасың — алтын погон- лылар рәтендә берәү ачылган ишек күк янтая да күздән югала, ә икенчесенә төзәгәндә ншек кире ябыла инде - ятып калганы урынына
арттагысы баса, алгы рәт гел тулы. Бер шулай, ике — аннары күзне караңгылык баса. Инде күзгә карап кына түгел, мигә дә карап киләләр. Кайчак безнекеләр чыдамыйлар, командирны көтүче урынына да күрмичә, койрык чәнчеп кача башлыйлар
— Ә син кайда?
— Күзгә чыккан сөял кебек—иң алда. Тегеләр кычкыра: Сафии фәлән дә төгән... Башта дәшмисең әле. Син бит, наганда үзеңә генә калдырылган соңгы патрон кебек, бәлки бөтен полкка бер генәдер.. Алар барабан кагып килә. Мин дә пулеметтан шул көйгә атам. Анда кем кемне күпме кыра — не важно. Бер-береңнең ихтыярын сындыру — менә иң мөһиме. Сукырның таягын сындырсаң, нишли? Ул чакта аңа ни аннекңия, ни контрибуция. Шуның өчен мин урта бер җиргә генә сиптерәм — ишекне гел ачык тотам, шуннан миләренә сквозняк бәрә башлый да. Бер ноктага ату җиңел дисеңме?! Шул чак алар икегә бүленә. ишекне ябар өчен артта кешеләре бетә, ул чагында рәт буйга сузыла башлый. Менә шунда инде алар артларына җибәрергә керешә. Шунда инде кире элдерә башлыйлар. Аннары алар минем әти белән әнине астылар. Минем өчен. Ә уналты яшьлек сеңлекәшемне... взводка... Шуннан мин аларны ата алмый башладым. Уен бетте. Чебен урынына кырдым гына.
— Ә бу барыбер түгелмени?
— Уйнаганда мин җиде кат күккә менә идем. Ә үтергәндә... Кешене үз үчең өчен үтергәндә кисәкләп-кисәкләп үзеңне дә үтерә башлыйсың... Ә үтерү — ул инде җиңү түгел. Мин үтергән офицерларның күбесе папирос кабып, күзгә карап үлә белә иде... Үтергән һәр кешең кайчандыр барыбер төшеңә килеп керә... Кабат үтерүчегә әйләнәсең..
— Сугыш — шуның өчен сугыштыр инде ул,— дим мин көчсез тавыш белән.
— Белмим.
— Син ник өйләнмәдең?
— Кая анда!..
— Ә хәзер?
— Сугыш түгел дисеңме? Сугыш башлана гына әле. Ник гаҗәпләнәсең? Моңынчы без дошман белән күзгә-күз сугыштык. Хәзер күзләр бәйләүлс. Хәзер атаң белән генә түгел, үз-үзең белән дә бугазга-бугаз килү заманы. Кайберәүләр аталарыннан гына түгел, үз-үзләреннән дэ ваз кичәчәк әле. Идеяләрен сатып... Аңладыңмы?
Иңбашымны җыерам, дәшмим.
Тик Каһир Сафиннын соңыннанрак үз идеяләрен үзе сатканын аңлап җиткермәдем. Ягъни...
Ягъни утыз өченче елда ул колхоз ындырын «хет борча сытарлык» буш калдырган да, галәмәт күп кеше ачлыктан җәфа чиккән.
Ул вакытта бу авылда түгел идем инде.
Хәзер менә тагын очраштык.
Төнге тынлык йокларга ирек бирми. Шәһәрнең өзлексез гөрелтесенә күнеккән колак тынлыкны каты шартлау кебек үк сискәнеп кабул итә. Фронтта, шулай, тынлык колакны контузияләнгәндәге шикелле тондыра иде. Кул сәгатен үрелеп алам да мендәр белән колак арасына тыгып куям. Юк, тавыш юк.
Торып, өстәл лампасын кабызам. Җәймә җылысы ярканат сыман өнсез генә очып китә, иңбашыма төннең салкын шәле ябына.
Портфельдән ачылмаган коньяк шешәсе алам. Эчәргә ярамый, бе- ләм, бигрәк тә коньяк: бавырны Трусковец суы белән язын гына «юдыртып» кайттым әле. ләкин үземне алдарга «әзрәк изрәтмәсме» дигән сылтавым бар. Дару йоткан кебек көчләп, йөземне чытып кына, мылтык аткандагыча сулышымны тыеп эчәм — кан тамырларыннан
кырмыскалар йөгерешә Бераздан уң як кабырга астында авыру мәче уяначак та сыкрау башланачак, әмма бу мәлдә ялкынлы эчемлекнең канга таралуы аңа гына торырлык. Салкынлык шәле иңемнән идәнгә шуып төшә, кәеф көрәеп китә Бала чагымда бөтен йөзем белән капланып, әни пешереп биргән көлчә кайнарлыгын сулыйм кебек.
Майка өстеннән генә пинжәгсмне элеп, баскыч төбенә чыгып бас- ♦ тым.
Сигарет кабызып, аны иренемнең бер почмагыннан икенчесенә куып йөртәм. Аның әче төтене күзне кысылырга мәҗбүр итә, андый чакта игътибар бер ноктага төбәлә. Дөрес уй килсә, шуны раслагандай, чирт- кәләп көлен кагам
Сигаретны, җиңелчә генә итеп, күккә чөеп җибәрәм. Аның уты Киек Каз юлындагы миллиард йолдызларның берсенә әверелә, аннары, әйләнеш ясап, түбән борыла Җирнекен җир тарта. Нишләсәк тә, без дөньяга килгән урынга әйләнеп кайтабыз. Хәтта җинаятьчене дә җинаять кылган урыны тарта, диләр. Бөтенесенә дә хәтер сәбәпче. Ул, сүнәр өчен кабынган учактай, онытылыр өчен хәтерли Кеше гомере — әйләнә. Аны түгәрәкләр өчен гомер ахыры гомер очын эзләп таба Чынында безнең хәтеребез яши. Үзебез түгел. Без хәтерләр өчен яшибез. Балабыз дөньяга килә икән, бу — безнең бала чагыбызга әйләнеп кай туыбыз. Үлгәндә без киләчәк буыннарга иң зур мирас итеп хәтеребезне калдырабыз.
Ачылмаган серләр юк. Онытылган хәтер генә бар.
һәрнәрсә бер тапкыр булган инде Ә, ихтимал, хәтта күп тапкырдыр.
Яшьтәшләр һәм исән калган өлкәннәр мине бүген таныды. Сөйләш | тек. Бигрәк тә Идрис абый белән. Көр күңелле, мәгънәле карт. Җәм < лихан мулла колхозның яшелчә бакчасында каравылда тора икән, ир- u тәгә күрәм әле. Азамат карт авылга кайтып дөнья куйган. Малайлары- п> ның дүртесе дә сугыштан кайтмаган. Дүртесе дә. Кайтмаган. Үзе генә кайткан да авылында җан биргән..
Ни ишетсәм дә, үзебез көрәшнең — ачлыкка, ялангачлыкка, мәхрүмлекләргә карамастан, кылган эшләребознең матур нәтиҗәләрен күрәм. Биредә булган һәр вакыйга тарихында һәм һәр кеше язмышында бу авыл халкының горур, буйсынмас, илен, халкын, хезмәтен яраткан рухы күренә Кунакка дәшәләр — әлегә рәхмәт әйтү белән генә чик- ләнәм Өлгерермен. Әлегә минем өчен ялгызлык татлы. Бу якларның тарихы һәм язмышы белән тулган ялгызлык. Шул ук вакытта һәр ялгызлыкның, үткән гомер шикелле, үз сагышы бар Шул ирек бирми уйландыра. Нидер үкенечле, нидер сагындыра. Тән буенча кан түгел, вакыт агадыр сыман Кичә, бүген, иртәгә — аермасы бетте.
...Ә кунакханәне уратып алган койма капкасын ачып кем керде анда?
— Иокламыйсыңмыни? — дип сорый караңгылык.
Таныдым.
— Синме бу, Каһир?
— Уяттын Каберемнән чыгып килдем әле. Картайгач — хәтер, үлгәч кабер күмә.
Тәрәзәдән төшкән утны урталай бүлеп. Каһир баскычка утыра да папирос кабыза Юка тиреле, җыерчыксыз киң маңгае, тирән утыртылган күз төбендәге күләгә, төтен суырганда эчкә баткан яңагы, шырпы уты җәйпәкләтеп күрсәткән борыны аның йөзен баш сөягенә охшата Нәкъ теге вакытта станция астында күренгән кебек. Кыш көне... □ хәзер аннан аракы исе килә, тик ул исерек түгел Баскычка утырам Без, яр буендагы балыкчылар төсле аяк салындырып, баскычта утырабыз. Хәтеребез балыкчылары. Күк йөзе — су, йолдызлар — калкавычлар
БОДАЙ БӨРТЕГЕ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ
— Сина бер әйбер кайтарып бирәсем бар,— диде Каһир.
— Үлгәннәрдән бурыч алмыйм
— Чә! Мин әле исән! Папиросын тирән суырып, ачуын йотып җибәрде сыман. Сары ут яктысында яңагы уйнаклап алды, чигә тамырлары бүртеп килде.
— Минем хәтеремдәге үлгәннәр исемлегендә син иң берснчеләр- дән.
— Мактаулы урында икәнмен,— диде ул, күзе кысылып килде. — Ә ул?
— Кем?
— Ул.
Мин аңладым: Кәүсәрияне әйтә.
— Ул тереләр исемлегендә.
— Тереләр?.. Ә мин аның сөякләрен күрдем. Зират күчергәндә.
Яна зират... Ул таш койма белән уратып алынган, урта бер җирен дә капка; аның өстендәге яшел манара башында җиз ай урагы; капка төбенә алюминнан кайгылы ана сурәте бастырып куйганнар — Казандагы Татар зиратына охшатыбрак. Зур ихтирам, нечкә зәвык, пөхтә осталык, төгәл исәп белән. Эчтә нивелир белән тигезләгәндәй туры тезелеп киткән каберләр. Игезәк каберләр. Койма буйлый өч рәт тезелешеп торалар, һәркайсының өстендә исем язылган бер төрле таш. Бер почмакта исемсезләр тезелешеп тора
һәм мин шуны аңладым: һәр халыкның үз үткәненә карашы зиратында күренә. Киләчәкнең тарихка мөнәсәбәте нинди булачагын шул яңа зиратта төшендем.
Каһир сүнгән папиросын кабызды. Кабызыр нәрсә калмаган, кисәк тын белән аны аяк астына төкереп атты.
— Синең юкмы?
— Эчтә,— дип бүлмәгә кереп чыктым, кулыма теге коньяк шешәсен һәм стакан да эләктердем
Кире какмады, йөзен читкә борып, салганны эчеп бетерде.
— Иртәгә яңа каберен күрсәтерсең әле. Каһир,— дидем мин тыныч кына. Баскычка утырып, үзем дә салып эчтем
— Уһу... Ә бүген — мә. — Кулъяулыгын таратып, ике бармагы белән нидер эләктерде дә карамыйча гына миңа сузды.— Мә.
Кулым үзеннән-үзе сузыла. Яктыга янтайтып, учыма карыйм, бугаз төбенә, су гына түгел, хәтта ут эчәсе килгәндәй, нидер тыгыла, телемә салкын тимер тигән шикелле. Ышанмыйча, учыма текәләм: ә анда — алка. Сыңар алка.
— Алка,— диде Каһир.— Алтын. Аныкы
— Каян алдың?
Очкылык тотып, күкрәгенә сугып куя.
— Хәтерлисеңме теге янгынны? Төнлә. Тарханныкылар янган төнне. Ул станциягә кергән... Син беләсең! Исеңдәме?.. Шушы алканы эзләгән...
«Исемдә, исемдә!» — ди хәтерем ашыгып.
«Ядәч!» — ди миңа язмышым.
Хәтеремне киереп, язмышым ядәчен аерам.
— Тыңла әле, Каһир... Әй, Каһир, тыңла әле!
...Ул чагында бөтен дөньяны боз баганалары терәтеп торадыр кебек тоела иде. Безгә дигәнем — миңа һәм Кәүсәриягә Кояшның салкын чагы иде. Кыш. Дөресрәге, кыш ахыры, яз башы. Кичләрен яз исе килә, иртәләрен — иссез кыш. Имән баганаларга утыртылган агач станция. Кыяфәте белән ул бер әкиятн кошка тартым.
— Сәмруг кош диләр иде аны. Станцияне.—ди Каһир.
Әйе. Буаны чыгып карый торган балкон аның томшыгын хәтерләтә иде. Аныл ягына караган тәрәзә капкачлары ябык чакта ул күз элпәсен йомып йоклыйдыр кебек. Тәрәзәнең почмаклап эшләнгән йөзлегенә кунган юка кар — аның чаларган кашы. Бу аны йоклаган чагында да сак, уяу итеп күрсәтә. Такта түбәсендәге кар катламы төньякта көртләп ♦ өелә, гүя ул кош, вәкарь белән генә кыңгыр салып, йөнтәс бүрек кия. з Ул, горур кыяфәт белән, тирән чокырдан калкып тора. 3
Айлы төн. *
Ташлы чишмәнең зәңгәр сукмагыннан аерылып, кар юрганын вак = адымнарыбыз белән ерта-ерта, түбән төшәсез. Станциянең идәне яр < белән тигез булса да, турбина залын һәм корыч су юллыгын томалап, « стена тагын бер сажинга чокыр эченә дә төшеп китә. Зәңгәр күләгәлә- £ ребезне артта калдырып, шул «итәк» астына килеп керәбез.
Ялгыз эт өрүе, инеш аръягындагы кала юлындагы атлы чана шы- 2 гырдавы, тулган ай. Җидегән, Казык йолдызлары, без белмәгән плане- ы талары булган дөнья яр өстендә кала, ә без шарлама тавышы, юеш ы таш, күгәрчен тизәге, томан белән тулы мәгарәдә инде.
Тегермән тартмаса да, станция, авыл өйләренә ут биреп торыр өчен « тагын берәр сәгать чамасы эшли иде. Безгә шул җитә...
— Кайтам мин, Ислам,— диде Каһир. *
— Юк, син тыңла, Каһир! Әйе, тыңла... Тыңла, Сафин!
Ул бүтән берни дә әйтми, караңгылыкка карап кына тора. Ә мин < сөйлим дә сөйлим... е
ө
...Без мәгарәдә инде. Беренче тапкыр гына түгел. Сулу капкан була, u Бер-беребездән аеры, ләкин чокырга төшкәндә тотынышкан куллары л> бызны аермыйча, боз колонналарына терәлеп, кара-каршы баскан килеш беравык тын торабыз. Дүрт колачлы корыч су юллыгын тутырып, туры багана булып аккан суның гүелдәве колакка мамык тыгып куйган шикелле итә. Башта гына шулай. Гора-бара күнегәсең.
Менә шул тавышта гаҗәп бер ачыклык белән йөрәк тибеше ишетелеп, кан агышы сизелеп тора.
Башта сүзсез торабыз. Кәүсәриянең кулы җылы. Бөтен тәнгә аның җылысы тарала сыман иде.
Тәрәзәләрдән балкып торган ут көлтәләре, чокырның сөзәк ярындагы су тузаны кунып катканга күрә ялтыраган кардан кире чагылып кайтарыла.
Кауз һәм турбина идәнендәге ярыклардан саркып чыккан су кышкы салкыннарда ката, Рим империясеннән калган хәрабә колонналары диярсең. Яктылык шәүләсе аларның кайсысын алсу, кайсысын яшькелт, кайсысын зәңгәр төсләргә манчыган. Станция шул колонналарга салын ган күк Ниндидер җанварның зур итеп ачылган авызыннан күренеп торган әллә ничә катлы тешләр сыман, түшәмнән хисапсыз боз сөңгеләре асылынып төшкән, аларга каршы түбәннән күтәрелгәннәре дә — дөнья (Андый тамашаны Абхазиядәге Яңа Афон мәгарәсендә дә күрдем Аерма анда сталагмит, сталактитлар, ә монда — боз.) Очлары белән өскә каратын кадалган кылычлар арасында басып торабыз кебек. Шарлама терелтәсендә вакыт-вакыт Кәүсәриянең тнрән-тирән итеп сулаганын ишетәм дисәм, юк икән: боз колонналары арасында кышның адашып калган соңгы җилләре уфтаныша, күгәрченнәр гөрләп ала.
— Нишлим инде мин хәзер? дип пышылдый Кәүсәрия
Кисәк җил сарылып узган каен чукларыдай бармакларының калтырануын тоям Аның пышылдавына колак салырга теләгәндәй корыч
юллык эчендәге тыгыз шарлама тына төшә, кайдадыр — нидер чылтырап куя. Аны башта ташлы чишмә челтерәве, аннары Кәүсәриянең плүш жакеты өстенә салынган толымнарындагы чулпы чыңы дип уйлыйм — шлюз чыгырының чылбыры икән. Шарлама тынганнан-тына, ярдагы боз каткан карны көзгедәй терәтеп торган ут көлтәләре сүнгәннән-сүнә бара.
Шлюзны ябалар. Турбинага су кермәс була. Сәмруг кош бер-ике тапкыр гырылдап ала да йокыга тала. Димәк, сәгать кичке тугыз.
Ә Кәүсәриянең бүген соңарып чыгуына сәбәп бар иде. Кайгы кебек зур, олы сәбәп. Очрашкан җиребезгә Кәүсәрия Гыйфрит атлы этләрен дә иярткәли иде, бүген ул да буыла-буыла өреп, чылбырында калды.
— Ишетәсеңме — нишлим?!
Пышылдап кына әйтмәгән икән. Аны станция шавы гына шулай ишеттергән. Кабатлап әйтүе куе тынлыкта боз баганалары арасында катлы-катлы кайтаваз ясап яңгырады.
— Чү! — дидем пышылдап һәм аны кочагыма тартып китердем дә йөзен туным изүенә яшердем. Басмада кар шыгырдады. Станцияне карап тотучы Фәтхи абый.
Борыныма аның җылы чәч исе бөркелеп тора, кулым, нигәдер, аның әле кытыршы, әле шома тоелган жакетының ат күзе хәтле иң өске төймәсен ычкындырырга азаплана, моның урынсызлыгын басмада кар шыгырдавы гына искәртеп өлгерә һәм мин Кәүсәрияне ике боз колоннасы арасындагы тар аралыктан эчкәрәк — караңгыга этәм дә үзем дә шунда узам. Бары тик икебез генә сыярлык куыш түшәмендәге өч боз сөнгессн жил йөрсенгә стенада махсус калдырылган тишекләрдән кергән ай нуры яктырта. Ул сөнгеләр катырак тын алудан да өзелеп төшәр сыман.
— Күргәннән күрмәгәне яхшы,— дип пышылдыйм мин Кәүсәрияне монда алып керүемә сылтау тапкандай.
— Әйе, хәзер сиңа минем белән күренмәү хәерле,— ди ул «хәзер» сүзенә чак сизелерлек басым ясап.
Өстә салкынлык шыгырдавы белән ишек ябыла, аны биклиләр.
— Хәзер кулак кызы шул инде мин.— Кәүсәрия читкәрәк тартыла, аяк астындагы боз сөнгесе сынып төшә дә чылтырап ватыла, кисәкләре каядыр түбән шуа. аның суга барып төшкән тавышы боз залларына тарала. Тынычсызланып, берничә күгәрчен канат кагына.
— Кем анда?
Фәтхи абый. Каһир станциягә ут төртергә янап язган язуларны, сә-нәкчеләр вакыйгасын онытмый, ул хәтта хатын-кызның станция янындагы Ташлы чишмәгә йөрүләрен дә тыярга кирәк дип карады, тик без моны җитди кабул итмәдек. Шигенең нигезе дә бар, билгеле. Колхоз оештыруга ризасызлар юк түгел.
Кар шыгырдый, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, Фәтхи түбән төшеп килә иде. Кулында — керосин фонаре. Төн якты, аста караңгы, фонарен баш очына күтәргән килеш «мәгарәгә» килеп керде. Кәүсәрия, калтыранып, миңа елышты. Аны бар тәнем белән тоеп кочакладым.
Фәтхи абыйдан өркеп, бер күгәрчен урыныннан купты да. хәнжәр булып ялтырашкан нечкә сөңгеләрне коя-коя, бераз очынып йөрде. Ул да сискәнеп чүгәләде, ялт-йолт каранып алды, аннары кергәндәгечә үк мыгырданып чыгып китте. Безне күрмәде, боз колонналарының эчтә пар субай белән стена ясап тоташкан җиренә үк сыенган идек.
Күгәрчен тынычланды, тагын тынлык. Корыч юллык астыннан ургып чыкканда таралган тузан шикелле вак суның җиле биткә, кулларга орынмас булды. Хәрәкәтсез калган һава хәтта җылынып ук китте сыман. Безнең сулышыбыз беләнме? Әллә кайларда тамчылар тама. Без сыенган урында аяк асты боз, туңдыра. Кочагыма сарылган җылы, ипле, элеккеге уяулыгын оныткан җан иясен, караңгылык яки яшькелт ай
тартып алмасын дигәндәй, тагын да кысыбрак кочаклыйм. Фәтхи абый төшмәсә, болай кочаклашырга кыймас идек әле. Сүзсез калдык, ләкин дәшми тору мине элеккечә интектермәгәнен сизеп алдым. Хәер, мондый халәттә сүзнен кирәге дә юктыр. Аның якынлыгын, кадерле җан икәнен бөтен тәнем белән тоеп, кыймылдарга да кыймыйча торам. Гүя үтә күренмәле, уалучан пыяла тотканмын. Сүз катсам яисә аны кочаклаган ♦ кулларымны бушатсам, ул пыяла төшеп чәлпәрәмә килер сыман. Бе- 3 ренче сүз кату ук аны исенә китерер дә аңлата алмастай мондый рәхәт- 3 лектән мәхрүм калырмын. Ник икәнен дә бслмәстән, аның баядан бир- •ле кытыклап, чишәсене китергән төймәсен ычкындырам. g
Кинәт ул тартылып куйды, әйтерсең лә үзен бәйләп тоткан баулар- < ны кагып төшерде. Аның җылы бәреп торган гәүдәсе киерелеп турай щ ды. читләште. Ярдан аерылган ишкәксез көймәдә калдым кебек Тезлә- “ рем аның тезләрен эзли, таба, тик алар баягыча рәхәт түгел инде, ты- s гыз каршылык белән этеп торалар. 2
— Курыктыңмыни?—дидем. ш
— Кемнән? “
«Миннән диимме, Фәтхи абыйданмы?*
— Миннән.
«Әйе» дә, «юк» та димәде, ә күкрәген тутырып тын алды да ыңгы- 5 рашып куйды.
— Ислам... 10
Учларым белән битеннән тотып, башын чак кына янтайта төшәм дә, ф иренем белән эссе сулышын тоеп, йөземне аңа якынайтам. Ләкин ул кисәк хәрәкәт белән иягемастына каплана Иренем салкын маңгаена <
кагыла. *
— Әй, Ислам!.. — ди ул һәм, авырттырып, муенымны тешләп ала.— * Нишлим икән, нишлим икән?.. u
— Нәрсәне әйтәсең? »
— Сорама, сорама! Берни сизмисеңмени сон?
Ул гүя икебезнең арада торган пыяланы сулышы белән эретте дә ирене белән минем иренемне эзләп тапты.
— Белдеңме инде, белдеңме?—диде ул мамык шәлен бушата төшеп.
— Нәрсәне?
— Минем нишлисене...
Буталчык уйларым аның «Нишлим инде мин хәзер?» дигән сүзләренә җавап эзли иде.
— Күрәсеңме минем нишләгәнемне?..
— Чынмы бу?
Ул кичне бездән дә катлаулырак, чишәр өчен авыррак табышмак булдымы икән?
Кәүсәриянең кулын тотып алдым, ә ул учымны кысты Бармакларыбыз аерылгысыз төен булып укмашты. Әйтерсең лә боз дөньясында яклаучысыз утлы йөрәк пәйда булды. Ә минем күкрәгемдәге йөрәк, кемдер боз кисәге белән орынгандай, кысылып кысылып куйды.
— Авырттырасың. — Нидер көтеп, ул сагаеп калды сыман.
Мин бармакларымны бушаттым, тик ул, ашыгып, аларны тагын да кысарак төште.
— Йөрәкне авырттырасың... — диде ул. — Каласың ләбаса!..
Ул тынды. Бармаклары бушады — мин аның җавап көтүен сизәм. Нидер әйтсәм, хата булыр, чөнки аның сүзләреннән соң ни генә дисәм дә, мәгънәсез, буш яңгырар Димәк, ул үзе турында уйламый, бар кай гырткаиы — мин. «Каласың ич» Баягы «Нишлим инде мин хәзер?»— диюе күз алдымда яңадан балкып, кабынып китте. «Нишлисен инде син хәзер?» аның сүзен менә ничек аңларга кирәк икән лә! Әйе, нишлим инде мин хәзер?
Аның атасын, бар гаиләсе белән, кулак дип авылдан сөрергә тиешләр иде. Бар фаҗига шунда — моңа мин дә кушылырга мәҗбүр.
— Мин сине җибәрмим. Кәүсәрия!
— Синнән сорап тормаслар...
Аның киләчәк язмышы өчен бары тик мин генә җаваплы, һәм мин нидер эшләргә тиеш идем. Бүген. Иртәгә. Юк, юк, иртәгә соң. Бүген. Бүген үк. Иртәгесе көндә тапшырып һәм коры очраклылыкка ышанып, бүген нидер кылмасам, аның йөрәге кайнарлыгын тоярга иртәгә мәңгегә соңга калачаГым аңымда озак бирешми интектергән йозак кебек ачылып китте. Аның үзем өчен кем булганлыгына бар авырлыгы һәм татлылыгы белән шул мәлдә генә төшендем. Әгәр ул каршымда бар дөньямны оныттырып басып тора икән, димәк, бу дөньяны миңа ул алыштырган. Ул минем барлыгым иде.
Мине аермачык бер хис биләп алды — үлгәнче яшисе килү теләге. Гаҗәеп бер ачыклык белән, кемдер яктыртып торган шикелле, вакытны икегә бүлгән чик сызыгын тойган, күргән кебек булдым. Тойган, күргән кебек кенә түгел, ә үз кулымда тоткан шикелле. Ул сызыкның теге ягында — мин, ялгыз, сагышлы, үкенеч белән тулган мин.
Кинәт ул миңа кызганыч, сәер сагышлы кызганыч булып китте. Мин аның ирененә сарылдым. Әйтерсең лә соңгы кабат. Татлы. Җылы. Тере...
— Әйдә, Кәүсәрия!—дидем, ул, тыны бетеп аерылгач.
Кая икәнлеген сорамады. Кулым тун кесәсендәге ачкычлар бәйләмен капшады — станциянең ачкычлары миндә дә бар иде. Ул ачкычлар белән нинди генә ишекләр йозагын ачып керсәм дә, Кәүсәрия иярәчәк, дөресрәге, калмаячак, карышмаячак. Дөресрәге, мине үзе артыннан теләгән җиремә әйдәп барачак.
Боз баганалар арасыннан чыгуы кергәннән авыррак булды. Алдан үзем, аннары Кәүсәрия, ялан кулларыбыз белән боздан этелә-этелә, иркен җиргә аяк бастык. Тун төймәләрем ычкынып беткән, кызган канны салкын һава куырып алды. Хәзер Кәүсәрияне кая әйдәвемнең әһәмияте юк, кая булса да барыбер. Станция ачкычларын кулыма алдым. Өскә менеп, карны шыгырдата-шыгырдата басмага кердек, ишектә ике йозак, аларны ачканда, аның кулын җибәреп тордым. Ул шундук, шәлен төзәтте һәм. битен сыпырып, чәчен шәл астына тарады, жакет төймәләрен дә төймәләде, менә-менә борылыр да йөгереп китеп барыр шикелле. Ләкин бу аның күңеле белән бусаганың теге ягына үтәргәме- үтмәскәме дип бәхәсләшүе генә икән. Ишек ул сыярлык булып ачылуга, җиңелчә генә сикереп, биек бусагага менеп басты, үзен генә бикләп куймасын дип шикләнгәндәй, кергәнемне баскан җирендә генә көтте.
Моннан чыкканда мин — мин, Кәүсәрия — Кәүсәрия булмаячактыр инде... Тыңлаусыз бармакларым белән эчке келә очын элмәк тишегенә кармалап керттем...
Ишегалдында торган кара «Волга»быз тирәли йөреп килгәч, кырлы стаканга салынган коньякда өстәл лампасының чагылышын карап, уйга биреләм.
— Тыңлыйсыңмы, Каһир?
Күз алдымда — икенче көннең иртәсе. Җирне каплаган сукырайтырлык аклыкка чыдый алмыйча, күземне кысам. Мин яланбаш, муенымда сарык йоныннан бәйләнгән бүз шарф, өстемдә шуның төсле үк свитер, җирән якалы каеры тун, яшькелт чалбар, аягымда кирза итек. Тамак тук (Өрфәйдә апа миңа аш-су пешереп тора, күпмедер түләгән булам, тик эш андамыни, изге хатынның аналарча кайгыртуы бу авыл
дагы зур Шатлыкларымның берсе)- сарык ите салып пешерелгән шулпа ашадым, чүлмәктән кайнаган сөт эчтем. Яктылыкка ияләшеп бетмим әле. күз алдымда вак кына кара куыклар очына кебек —тирә-юнь шундый җете ак' 1өнлә кар яуган, ә иртән салкынайтып җибәргән һавага тимерче алачыгындагы ише күректән салкын өрдерәләрмени! Тын кысыла, кан зыңлый Агачларны мул бәс сарган Кояш җирнең эченнән ♦ яктырып тора бугай — бәсле агачлар аның нурлары сыман. Күкне а аертылган сөт төсендәге зәңгәрсу пәрдә томалаган
Урам буенча баганадан баганага сузылган тимер чыбыклар мандо- * лина кыллары булып тоела. Алар кулак тамгасы салынган пәм кол- = хозга кермәгән ялгызакларның берничә өенә сугылмыйча үтә. Шулар < ның берсе — Тархановлар. Моңа карап, аларның өе һич тә боек, нур ш сыз тоелмый Киресенчә, анда барлык лампочкалардан да яктырак, “ кайнаррак, нурлырак зат бар — Кәүсәрия. -
Туп-туры аларга барам Сәгать инде ун, соңга калдым Мине анда j Каһир Сафин, Ярмиев, Шәйдулла белән Фәтхи абыйлар көтә. Тагын — w кәмит көткән кешеләр. ш
Байлар буларак, Тархановларны сөрергә карар кылдылар, ярый. | таләп шундый, аңлашыла. ®
Азамат карт малайларының «атлы казаклар* дигән кушаматлары с бар. Чәч йөртәләр, дүртесе дә мыеклы, кара җилән, яшел сатин чалбар, 4 читек, кара кәләпүш киеп җибәрсәләр, әллә ниткән укымышлыларга ° охшап калалар — синең самавыр шикелле ялтырап торган галстуклы ф студентларың ишеме соң! Икесе өйләнгән, әмма башка чыкмаганнар, Ширәмәтовка кияүгә чыгып та. озакламый аерылып, бер карчыкта * торган «шайтан кызларыннан» калганнары һәммәсе дә ике катлы агач е өйдә яшиләр. Биш атлары бар ир затларының һәркайсында. Биш сыер * өчесе үзләренеке, икесе киленнәре бирнәсе. Аларны тотарга имән сай- u гак җәелгән абзарлар, ашлык салыр! а нарат келәт, ак мунча, әвеннә- п рендә — молотилка, кул җилгәргече. Ачлык елны ил күргәнне кичергәннәр, билгеле, үләр чиккә җитмичә.
Мин менә Тархановныкыларның җылы куышларын туздырышырга барам.
Кәүсәрияне дә кертеп, алар тугыз җан. Бер киленнәренең авыру аналары да боларда тора, аны кайберәүләр хезмәтче итеп күрсәтте. Төенләнгән ун бармак — ике йодрык. Колхозда әлегә ике йөз җиде хуҗалык, утыз ике баш ат, утыз дүрт сыер һәм — электр станциясе, тегермән! Тархановныкылар— колхозга кермичә, икеләнеп, көтеп тору чыларның терәкләреннән берсе. Аларны шушы терәктән мәхрүм итәр гә, «үзең генә дә яшәп була» дигән ышанычларын какшатырга, җиме рергә кирәк иде, факт. Кыскасы, сабак укытырга
Гыйфрит мине гадәтенчә койрык болгап, бер багана арасы каршы килеп, борын эченнән генә шат шыңшып каршылады. Дегет чиләгенә манчылган мунчала шикелле кара йөнтәс эт. Зур, көчле һәм сыгылмалы гәүдәле. Аны Каһир бик үз итә тагын. Мин үзем этләрне бик өнәп бетермим.
Урам буш, җан әсәре юк. Мин узганда, өйләрнең тәрәзә пәрдәләре генә күтәрелгәләп калды. Алты баганалы урыс капканы шыгырдатып ачам да ишегалдына үтәм Киң, тигез, чиста, пөхтә Утлык тирәли унбишләп сарык тезелешкән. Озын тагарак буенда әллә ничә ана һәм ата каз каңгылдаша. Келәт почмагында бер кочак көрәк, себерке сөяп куелган, абзар стеналарында ат сбруйлары Лапас астында тимер күчәрле арба, үрәчәсенә ике яктан ике ат бәйләнгән, алларында мул пе чән. Капка төбендә үрәчә башындагы тактасына кызыллы яшелле чә чәк рәсеме төшерелгән чана Бөтенесенә кар кунган, аклыкта ялтырап, салкында ныгып күренә һәр нәрсәдән ныклы кул көче сизелеп тора. Тынычлык, ышаныч, көрлек. Әйтерсең, биредә йөз ел элек тә шушылай
булган, йөз елдан соң да шушылай булачак. Бер стакан су, бер телем ипи, бер чеметем тоз кебек ук гади күренеш.
«Канда болар?»—дип уйлап бетермәдем, ишегалдына караган дүрт тәрәзәдә дүрт ир кеше йөзе төсмерләнде. Хәзер, яшендәй чатнап, тәрәзә пыялалары коелып төшәр дә миңа дүрт мылтык көпшәсе төбәлер сыман. Җитди йөзләр, үз дигәннәреннән чигенмәс үткер карашлар, күзләре кебек үк кысылган иреннәр — кирмән тишегеннән дошман һөҗүмен көтеп торган сугышчылармыни!
Баскычка Каһир чыгып басты. Аның артында — иңенә тун элгән Азамат карт. Күзлек кигән, түгәрәк чал сакал. Лекция укырга дип, кафедрага чыгып баскан профессормыни!
— Ну-с? — дияр сыман ул каш астыннан сөзеп карап. — Нидә калган идек әле? Рим империясендә Гай Юлий Цезарьдан соңгы бөек три- умь'ират белән сенат мөнәсәбәтләрендәме? Кхм, кхм...
Абзардан Идрис абый, Фәтхи, Азамат картның өлкән килене, Ши- рәмәтов чыкты. Ширәмәтов.. Күшәүләреннән туктап, атлар сагаеп калды. Гыйфрит өрә башлаган иде, Фәтхи аны көрәк белән куркытып, абзарга куып кертте, ул шунда һаударларга кереште. Ширәмәтов кулында— кәгазь, кәгазьдә Тархановларның малы теркәлгән «опись», ирене карандашны төкерекләп язудан күгәреп калган, туңган кешенеке шикелле шәмәхә.
— Синме. Ислам Имамович? — дип сорый Каһир, мин икәнне күзен чокып чыгарсалар да таный ич инде.
— Эшләр ничек?—дип сорыйм.
— Бара. Алар монда солых тәкъдим итә әле.
— Нинди?
— Ә!..— Ул, чебен кугандай, сул кулын селти.— Чүп. Безгә Брест солыхы да бик җиткән — хурлыгы таракан шикелле каралып ята... Колхозга кермәкчеләр, язва!
— Начар түгел!—дим.— Карарга кирәк!
— Чабата астына үзле балчык ябыштырган ишеме? Юк инде. Ти-реләрен җиде кат тунамыйча, туктау юк, шәфкать көтмәсеннәр!.. Ишет-теңме? — ди ул Азамат картка бармагы белән төртеп.— Тирегезне каезлап, чабата гына үрәбез—сүз кыска!
— Кызмале син, Каһир энем,— ди Азамат карт сакалын сыйпап.
— Мин сиңа иптәш председатель һәм партячейка секретаре!..
— Кызмале, иптәш Сафин, уйларга кирәк... Без сиңа кара мунча ташлары түгел, тәпәне белән бозлы су коясың...
— Элегрәк уйларга кирәк иде, карт. Хәзер башыңны түгел, к... ка шысаң да юк.
Ширәмәтовтан алып, кәгазен карыйм: язуы йөгерек, гайрәтле, яшен эзе күк. Параграф бер — терлекләр; параграф ике — хуҗалык корылмалары; параграф өч — сабан, молотилка, кул җилгәргече, тырма, арба, чана, параграф дүрт — шкаф, көзге, скрипка, китаплар... һәм башкалар. Аста — калын сызык, сызык астында резолюция: кулак буларак, сөрергә.
Бераздан таралышалар. Мин мунча себеркеләре, миләш, балан тәл-гәшләре эленгән колгалы өйалдыннан өйгә керәм. Кече Тархановларның дүртесе дә өстәл янында. Чәй эчәләр! Куллары шикәрдәй ак эскәтердә. җиңнәре сызганулы. Яна гына мәет чыккан кебек тын.
Өйләренең эче әллә ни түгел. Кашага-пәрдәләр, ян-якта икешәр кешелек карават, чигешле тышлык кидертелгән дүрт мендәр, олы мич буенда вена урындыклары, өрәңге шкаф, каршы почмакта аяклы сәгать, ишек өстендә изге сүзләр... Ә күзгә иң ташланып торганы — бүлмә тактасы буендагы ике зур шкаф, шкаф тулы китаплар, дәфтәр юкалыгыннан кирпеч калынлыгынача.
Өске катта нидер, белмим.
— Кызым, чәй чыгар,— ди Азамат карт, өстәл янына урындык куеп.
Ул чыкмас; чыккан шәттә дә миннән карашын яшерер дип көтәм — кая ул! Тыштагы аклыкка биргесез йөз, риясыз, үпкәсез караш. Кызыл чәчәк төшкән утыртма якалы күлмәктән, муенында куе көрән гәрәбәләр. Толымлап үргән чәч, чулпы зыңы. кулында үзе кебек үк чиста ак самавыр — анысын куеп, өстәлдәге җизен алып китә. ♦
Кулак өендә чәй эчеп утырган дигән дан алырга ярамый иде. з
— Рәхмәт,— дидем.—Колхоз председателенә бирелгән вәкаләт Э
нигезендә һәм партячейка карары белән... н
— Куасыңмыни?—диде өлкән уллары Бәдәмша.
— Халык ни кылса... g
— Китмибез без моннан, энем. Китмәскә хәл кылдык без. Карары- н
быз нык, ихлас. £
Икенче уллары Әмирхан көзге астындагы комодтан дүрт дәфтәр би- s те алып, сүзсез генә мина суза. Ачып карыйм: дүрт Тарханов та үзлә- 2 рен колхозга алуларын сорап, гариза язган. Бөгәрләп кесәгә тыктым £ да чыгып киттем. Ишегалдыннан тәрәзәләргә карадым. Берсендә — £ Кәүсәрия, калганнары буш
«Инде боларга да ут кертергә кушарга»,—дип күңелемә салып куйдым. Сүзем үтәр кебек иде.
3
Каһир Сафин һәм башкалар минем фикерне ишетергә дә теләмәделәр. *
— Сыйнфый дошманнарны үз арабызга алыргамы?! — дип ярсыды «
Каһир. — Куенга күрәләтә торып елан кертү бу! ө
Тавышка куям: миннән кала һәркем каршы. *
Кичкырын тагын Тархановларга килеп хәлне ирештерәм. л>
— Ярый,— ди Бәдәмша,— илдә олтан итмәдегез, читтә барыбер солтан булырбыз.
Ишегалдында туктап калам. Юкәдән ишкән баулар сузып, бөтен җиргә кер элгәннәр. Яңа уылган кер исе салкында аңкып тора. Келәт ишеге ачык. Анда кемнеңдер он иләгәне ишетелә Мунчадан шадра битле йомры хатын чыга, Азаматның икенче килене Аркасында тәртә юанлыгы толымнар. Мунча якын морҗадан аксыл төтен ургыла. Югары кыстырылган итәкләрен төшереп тормастан. ул ваемсыз караш ташлады да, такТа сәкедәге тәпәнне эләктереп, мунча алачыгына кереп китте. Аның эчтә: «Тагын шул»,— дигәнен ншетәм. Үз-үзе белән сөйләшәме дисәм, юк икән, аңа каршы ир-атныкыдай калын тавышлы бүтән килен сүз ката
— Кәүсәрия артыннан сөйрәлә диләр, хакмы соң?
— Маңкасын сөртсен әле!.. Сөйрәлсә, авылдан сөрмәс ие .
— Халхузда ат та. хатын да уртак дигәннәрне, Кәүсәрия дә уртак биягә әйләнсенмени, прәме?
Мунчадан уттай кызарган олы килен чәчрәп чыга Манма тиргә баткан, чәче тузган, эчке күлмәктән генә. Минем якка агач тәпәнне чаикый-чайкый юынтык су сибеп җибәрә — чак читкә тайпылып калам Салкын һаваны тутырган бу аша аның мендәрдәй имиләре чайкалып, култык астындагы куе төкләре чагылып кала.
Баскычта Азамат карт пәйда була.
— Ник ишегалдына түгәсең?— дип кычкыра ул.
— Түксә соң, әти. Барыбер кяферләргә кала.
— Әле монда без яшибез, килен — ди ул тыныч кына.— Көрәк белән кырып аласы бул, кара аны!
Миңа кырын борылып, хатын уч-уч кар белән битен, беләкләрен уа да кереп китә. Мондый хатынның ире тыкрык чатларында гәп сата тор
ган ирләр янына килеп кушыламы соң яки каравыл өендә лото уйнап ятамы?' Ул нйд.1 кирәк, аны бала тапкан саен гайрәтләнә генә барган хатыны көтә һәм эш, эш, эш!.. Бәдәмшаның дүрт баласы бар, Әмирханның хатыны бәби тапмый, ди
Бәдәмша Тархановның: «Илдә олтан итмәдегез, читтә барыбер солтан булырбыз»,—дигәненә шушында ышандым. Әйе. югалачак түгелләр. Авылдан сөрелер алдыннан бәйрәмгә әзерләнгән шикелле чистарыналар.
Тархановлар хуҗалыгы, үзенең һәлакәте алдында торса да, тыныч һәм какшамас иде. Әтәч кыткылдый, сарык һәм бәрәннәр кычкыра, казлар каңгылдаша, морҗалардан төтен чыга, һавада печән һәм ат исе. Монда сәламәт рух. монда яшәргә дәрт бирә торган ышаныч... Монда хезмәт итәләр һәм бала табалар.
Үз бурычымны, каз оясын бөлдергән төлкедәй, бу пөхтә хуҗалыкны туздыруда күрмим. Бурычым кешеләрне рәхәт һәм җитеш яшәтерлек хезмәт оештырудан гыйбарәт иде түгелмени соң? Эш эшләр, бала табар, тыйнак кына яшәр, оныкларның бәхетле киләчәгенә ышанып үләр өчен.
Тарханныкылар кечкенә бер күмәк хуҗалык, гаилә колхозы. Бер гаиләдәй яшәү — кешелекнең идеалы лабаса.
Мунчада кер уалар. Келәттә кемдер он или. Мөгаен, Хәдичә апа дыр, Кәүсәриянең әнкәсе. Керим әле, сөйләшим әле. Кызын сорыйм!
Нык имән баскычтан келәткә күтәрелгәндә өй тәрәзәләренә, мунча ягына карап алам. Беркем күзәтми, миндә беркемнең эше юк.
Онны Кәүсәрия или икән.
— Әнкәң кайда?—дип сорыйм мин.
Әнкәсеннән кызын сорыйм дип кердем — кызыннан әнкәсен сорыйм!
Ул да югалып кала, әзрәк кенә оялган да шикелле, йөзендә сизе- лер-сизелмәс шук елмаю уйнаклап ала. Ләкин сагышлы. Кашына, керфегенә, чәченә он тузаны кунган, яшь чырайлы чал әби.
— Картайгач нинди матур булачаксың икән!—дим.— Чәчләрең, кашларың чаларгач.
— Картайгач?
— Сине он чаларткан.— Ул кулы белән «картлыгын» сөртеп алмак- чы була, ике сикереп каршысына барып басам да кулын тотып калам.— Тимә! Шулай матур...
— Кирәкмәс, карама алай.— Карашын идәнгә күчерә, ирен читлә-рендәге елмаюы боек күзенә кереп кача. — Оныт, җәме?
— Үпкәләттем, әх, үпкәләттем дә инде сине!..
— Үзем гаепле.
— Сип — үз гомеремдә очраткан иң зур табышым минем.
— Югалтуың түгелмени?
Чынаяк тәлинкәсен тоткандай җиңел генә итеп, ул өч бармагының битләре белән генә астан җилпучны эләктереп ала да. икенче кулы белән дә күтәреп, иңбашына куя: иңенә кар көрте кундымыни! Ишек бусагасына менеп баскач, ул борыла, чәче бәс инәләредәй балкып, нурланыш белән каймалана, бер генә мәлгә йөзе танымаслык була. Өстендә бил дугасын узар-узмас кына сырма, җилпуч авырлыгыннан биле сыгылып тора, аягын чак аера төшеп баскан. Кичәгене сагынып, төпсез бер үкенеч белән тулам. Яратуым галәмәтедер. Тәгаен. Мин әле яратып карамаган, белмим. Белмим. Белмим. Әгәр хәзер җилпучын куеп, кичәгечә, күкрәген кайнар киереп... Мине аның аягындагы көя кискәләгән, башак болгатканда чәчрәгән һәм инде касмакланып кат кан онлы киез итеге туктатыр иде микән? Әгәр, әгәр, әгәр. Хәзер моны юравы мәгънәсез инде. Үземнең кайдалыгымны бөтенләй онытып, аның онлы маңгаен үбәргә үреләм. Ул курыккан шикелле, бусагадан кире келәт идәненә төшә, иренемә он тузаны ягылып кала.
— Жүләрләнмә,— дип пышылдый.
Биленнән тотып, үземә таба тартып китермәкче булам, тик биреш ми, күкрәгемә җилпуч башы төртелә.
— Яратасың бит, әйеме?—дим мин.
— Жүләр... — ди ул. ♦
«Күрмисеңмени, жүләр?» — диюеме? Кичәгедән соң мондый сорау з ямьсез булды ахрысы. Ул читкә борыла. =
— Кирәкми, елама, — дим. аны аңлап.
— Бетте. =
Аңа барысын да ачып салырлык сүз эзлим — таба алмыйм. Нидер ь хәтерләргә тырышам, күңелем дә. башым да һич кирәкмәгән кичереш g һәм сурәтләр белән генә тулган. ь
— Әллә нәрсәләр әйтәсем килә. Иң әүвәл... рәхмәт, яме? *
«Бусы ни инде тагын, я?» * х
— Кичә түбәнсенмәгәнне, бүген мескенләнмә инде,— ди ул.
— Син горур.
— Күп сөйләшәсең.
Әйтерсең лә башымда ниндидер серле йозак ачылып китте. Кәүсә- к риянең соңгы сүзләре күңелемдәге ниндидер авыр табышмакка җавап £ булып яңгырый Кичәгедән соң Кәүсәрия өчен бер генә сүземнең дә 2 кадере калмаган ләбаса инде. Аның эшенә мин сүз эзләп торам Гөбедә май урынына су язган шикелле. Яисә бушка тегермән ташы әйләндер гән ише. Бүген аңлашкан булып маташуым кичәге каршында чүп кенә, * һәм бүгенге сүзләрем кичәге белән иртәгәге көн арасына күпер итеп « салырга ярамыйлар. Черек такталар артык берни дә түгел
— Кәүсәрия, мин карар кылдым,— дим. — Чыгасыңмы?
— Кияүгәме?— ди ул ашыгып. л>
— Миңа.
Күз алдымда кичә аның сәкедә яткан сурәте, тузгыган чәче, мин үпкән чактагы тыелгысыз ыңгырашуы чагылып, ишетелеп ала. Хәзер бөтенесе бүтәнчә булачак. Бүлмәм якты, җылы Электр нуры түшәм алтынында балкый, йолдызлы күк, ә аста — без.
Кәүсәрия аскы иренен тешли (ул тешләрен күрсәтергә һәрчак чи тенсенә өске бер теше чыгыбрак тора, шуны күрсәтергә теләмәүдән), каш астыннан карап ала
— Икенче тапкырмы?—ди ул. Сәерсенеп китам. моны ул да сизеп ала.
— Икенче? — дип сорыйм мин.
- Мин сиңа кичә үк чыктым инде Ә син хәзер генә үреләсең. Андый чакта кызлар..
— Син бүген әллә нинди?
— Бсләм. Нинди булсам да. кичәгедән начаррак
- Алай димә Хәзер, мин карар кылгач.—аңлыйсыңмы карар кыл гач,— яшисе дә яшисе инде!
— Я үләсе... Барыбер
Җүләр. дим Үләсене истә тотсаң, яшисе дә килмидер ул.
- һәр әҗәтен кеше... үлемгә түли
— Әҗәтен? Нинди әҗәтен?
— Әнә. Рамазанов абый. Ул апаны яратты
— Нисанымы’ Шул шайтан кызынмы?
Әх. син! Синен үз учындагы фәрештәне качыруың белән аның «шайтан» кочакларга теләве арасында ни аерма?
Кәүсәрия бусаганы атлап чыга Кинәт пәйла булган кояш яктысы аның аяк астына җәелеп ята Чиләктән алтын бодай чәчеп җибәрделәрмени!
Жавап бир бүген я
Ул кулын суза. Ризалыгын белдереп ишарәли дип уйлап үреләм, ул бармак очы белән генә кулымны кире этәрә.
— Ачкычыңны бир әле,— ди ул.
— Нәрсәгә?
— Кирәк. Кичә анда бер алкам төшеп калган... Аннары көт.
Бүлмәм ачкычын аерып алып, калганнарны аңа бирәм.
— Син көт, яме!
Ачкыч бәйләмен аның онлы учына салам. Ул баскычтан төшеп китә. Бауга элгән ак керләр арасында күздән югала. Эри.
IX
Салкын җәймә кочагына кереп ятам. Алканы мендәр астына тыгып куям.
Гаебем юк — язмыш.
«Кемдә соң? Бу дөньяда нидер тиешенчә түгел икән, моңа кешеләр генә гаепле. Хәтта гаепсез кешеләр дә».
Кешелекнең синеке ише генә гаебе беләсеңме күпме?!
«Мине хәтта бу да акламый. Бөтен нәрсәгә сылтау табып була. Тик, нишләсә дә, үзе өчен һәркем иң элек үзе — үзе! — җавап бирергә тиеш».
Үзе, Каһир, үзе генә.
Кичә...
Тынга динамо залындагы җылы май, сумала, сүс, түр идән капкачы астыннан — анда турбина — күтәрелгән су исе кушылмасы килеп бәрелде. Тәрәзәләрдән ай яктысы сирпелеп керә — залга ток нурланышы сеңеп калганмыни. Ишек катындагы зәңгәр буяулы динамо эчендә суына торган сумала чыртлый: динамо эшләп арган үгезгә охшап ята һәм, онытканда бер, хатыннар сагыз чартлаткан кебек итеп ала.
Кулымны ишек тоткасыннан алам да Кәүсәриянең сыгылмалы билен эзләп табам. Аңы белән үзен минеке итсә дә, уяулыгы белән ул табигатьнеке әле: җиңелчә генә алга этәрми торып, эчкәре атламады.
Шүрлекләренә чынаяк-тәлинкә тезелгән шкафны хәтерләтүче при-борлар, реостат щитын узып киттек. Ампер һәм вольт үлчәгечләр миңа күз кысып куйды. Әллә соң, без узышлый, аларның сизгер уклары кан тамырларыбызда кайнаган киеренкелек, дулкынлану тогын үлчәп калдымы?
Әле генә безне үз күкрәгенә кыскан боз колонналары, имән субайлар башына басып барабыз. Без хәзер боз колонналары башында учак булып янган ике ялангач йөрәк
Зал буенча кош очып узды — күгәрчен. Ай нурына ымсынган кош тәрәзәгә килеп бәрелде.
— Абау!..
— Курыкма, күгәрчен.
«Гөрр-гөр-гө...»
Мин Күәсәрияне күтәреп алам. Кочагымда, дөнья авырлыгы кадәр булып, аның сыны гына калды.
Сәке. Кәүсәрия көлепме, елапмы — әллә сулый, әллә сулкылдый, муеныма уралган кулы хәрәкәтләремә комачаулый. Мин идәнгә тез-ләнгәнмен. Үбәм, ә ул — яшеннән курыккан ат күзе: бөтен җаны белән ачык. Мине, гүя, теземнән идәнгә кадаклап куйганнар. Елыйсым килә — тора алмыйм.
Шәлен ачып ташлыйм да бармакларымны чәченә батырам. Ул ын гырашып куя, кулымны тартып алам, учымда — аның алкасы.
— Алкан ычкынды,—дим мин.
— Куеп тор. соңыннан. Соңыннан...
Ж.ылы алканы мендәр астына тыгып куям.
Боз колоннасы эреп, мин торган саен түбәнәям шикелле, әллә Кәүсәрия югарырак, буем җитмәс биеклеккә аша барамы? Кәүсәриянең инде шәле, чәче тузгып, жакеты чишелеп (әллә мин, әллә үзе) беткән. ♦ өстендә — айның зәңгәрсу парчасы гына. Туңмасын дип, юрган ябам — я ачып ата һәм шул хәрәкәт җилкегән һава борыныма печән тузанын, су Ә томаны дымсулаган тун исен дыңгычлап тутыра. *
— Мин сине — аннары... чистада, җылыда, яктыда... аннары, ан =
нары... s
Бездәй үтәли тишкән авырту мине сәке яныннан читкә алып таш- £ лыи — Кәүсәрия кулымны тешли. Исемә килгәнче, торып утыра, идән- £ гә баса. — Җүләр, җүләр!.. s
— Монда... Фәтхи йоклый,— дидем мин — Монда чиста түгел. 2 Битен учыма алырга телим, ләкин ул. җиңелчә генә этеп, кулымны ш
кире кага. Ни кылганымны үзем аңлап җиткәнче, ул инде шәлен яба ш көтмәгән җирдән аркама салкын су коялармыни — бөтен аркам каты! £ килә, телем бәйләнә.— Ә син... син... син чиста, саф... *
Тирән итеп, үкенеч, кайгы, бәхетсезлек ташып торган тавыш белән: J=
— Ә-әйй!.. — Аннары соң баласын кыйнаган ана сыман ачу катыш § кызгану белән: — Буялудан курыктыңмыни?
Тынлык. Ул инде жакетын да төймәли. Бетте. Ялгыш иттем. Ялгыш ф лык кынамы? Гөнаһ белән ташып торган изгелек кылдым!
Гомеремдә беренче тапкыр учыма килеп кунган кошны куркыттым < Янәсе, кулым юылмаган. Ә аның өчен ул иң чиста, гомере буена көт ° кән кул булган ләбаса. Әле генә күктә йолдыз кабынды, ә мин күрмә < мешкә салыштым: имеш, кояшта тап бар! Гомеремдә беренче тапкыр u үткән мизгелгә кире кайтып яшисе килү хисен татыдым Әле монынчы п гел алга, алга дип яшәдем, бәхет чаты алда дип өметләндем Иң зур бәхет артта да була икән. Кешеләр шуны вакытында күрмәү белән дә бәхетсез.
— Үпкәләттем,— дидем мин.
— Үкенмә. '
Әле яңа гына ул үзен-үзе тояр хәлдә түгел иде бит. Әле генә аның өчен сөюбездән дә чынрак дөнья юк иде. Мин аны беренче кат аяк баскан бәхет дөньясыннан мәхрүм иттем Чайкалып торган тубын аның аяк астыннан тибеп очырдым. Бу төннең бер мизгелендә мин бөтен гомеремнең барлык көннәрендә күрмәгәнне күрдем, белмәгәнне белдем
— Бәладан баш аяк дидеңме?.. Кулак кызы белән буялып торганчы, әйеме?!— һәм тагын баягыча үкенеч катыш кайгы белән: — Әй!..
Иңбашына кулымны салып
— Карале,— дидем. — һәм жакеты изүенә ябышып —Сал
Үземчә бу хәлдә моннан да хаграк, урынлырак кыюлык уйлап табарга мөмкин түгел, ул барысын да хәл итәрдәй гайрәткә ия кебек иде. Кәүсәрия тамчы да сүз дәшмәстән борылды да сәкегә иелде.
— Эзләш,— диде ул. Аңламый тордым,—Алкам юк.
Ышанмыйча
— Кәүсәрия!.. — дип пышылдадым.
Ул эзли бирде. Ни туктатырга, ни булышырга белми торам Әле ул янымда, кул сузарлык арада гына булса да. мин ялгыз, кирәкмәс, ә иң чыны — аның өчен юк идем инде Аның диңгезеннән салкын дөнья ярына йомычка кебек чыгарып ташландым
— Әй, ярар сәнә!— Кәүсәрия ишеккә таба китә, артыннан куып җитеп гафу үтенәсем кил ». Кәүсәрия язмышыбыз бишеге була язган станция ишеген ачып җибәрде. Ярсу белән кайнаган йодрыкларымны кесәгә яшердем.
— Кәүсә...— дигәнемне ишеткәндер,— ...рия!—диюем үз җаным бушлыгына төшеп китте.— Дөнья сафлыгы белән сәке исе арасындагы упкын уртасында калдым. Дөньяга чисталык кына дәгъвалаган уйларым әхлаксызлык булып эшкә ашты. Алтын идеяләр төсен җуйды, кырыс чынбарлык чәчәк атты. Ничә айлар буе үбәргә дә базмын кадерләгән җан иясен гөнаһсызга үпкәләттем. Кеше, ни хәтле генә тырышса да, кылган гамәленең нәтиҗәсен тулысынча татый алмый. Барысы да соңыннан, соңыннан...
Саташуга якын уйларым елгасына өндәге ярдан туфрак ишелеп төште: сәке ягында ниндидер кыштырдау, ыгы-зыгы. Саран ай яктысында әле генә Кәүсәрия башы яткан мендәр өстендә кайнашкан җәнлекләрне күреп алам. Икәү. Сызгырып, өннәрен аласым килде, тик бу уем төштәгечә көчсез ният кенә булып калды, тораташ хәлдә җәнлекләргә текәләм. Карашымны тойган кебек, алар да тынып, катып калдылар. Үземә читтән караш ташладым сыман. Ни күзәткәнемне чит кеше карап торгандагыча, оят булып китте. Шушында миңа күселәр тормышның тискәре ягын ачып бирде. Яманлык һәм яхшылык, сафлык һәм шакшылык, җир белән күк арасындагы бусагада калдым кебек. Мәхәббәт ялкынланмаган урынга хәшәрәтләр хуҗа; дөреслек курыккан төштә ялган кыюлык; кешеләр юк җирне дуңгызлар һәм күселәр яулый икән.
— Кешеләр юк җирне дуңгызлар һәм күселәр яулый икән,— дип кабатладым мин.— Әйеме, Каһир?
Шунда мин ишегалды капкасына таба күләгә кебек китеп баручы Сафинны шәйләп алдым.
Тик мин дәвам итәм. Инде сөйләп түгел, искә төшереп. Яңадан хә-терләп.
Бөтен сәкене пыр туздырып, җимереп атасым килде. Тик күселәрнең гаебе юк иде.
Үз-үземә булган нәфрәт авырлыгыннан картларча бөкрәеп, ишеккә таба юнәлдем. Укшыта иде... Аяк астында кар шыгырдый. Ап-ак кар.
Иртәгә мин Азамат Тархановларның гаиләсен кулак буларак законнан тыш дип белдерергә тиеш идем.
Сәерсенеп, капыл туктап калам: Кәүсәрия үзенә кагылмавымны шушының өчен дип белмәдеме икән? Ул чагында анда — станция эчендә минем хәлдә калудан да ахмаграк ни бар? «Кулак кызы белән буялып торганчы, әйеме?»
— Әй! — дип, тулы айга йодрык янадым. Айга өргән эттән дә мәгънәсез нинди җан иясе бар тагын?!
Кичкырын иртәнге аклыкның эзе дә калмады. Җир өсте, күлмәкчән печән чабучы кешенең аркасы сыман, тирләп чыкты, ала-колала- нып калды, каймактай йомшак һәм җепшек кар элпәсен кояш белән җил ялап бетерде. Табигатьнең дәрте сүнеп калды. Көньяктан дымсу җил сузылып чыкты да күк йөзендәге болытларны тау артына куып алып китте. Кояшның соңгы нурлары тау башына алтын парчасын капларга өлгерде — аның өстенә зәңгәр шәүләсе сузылып калды. Ширә- мәтовлар йортының ташландык коесында җил елый, ә төсе уңган кызыл әләм, шуны котыртып, шапы-шопы кул чаба. Агачлар, яз сулышын тоеп, каралып калган.
Бүлмәгә кайтуга, беренче эш итеп, мин өч тәрәзәнең берсен ачып куйдым, учакка өрәңге утыны яктым. Өстәлгә газета җәйдем, уртасына ике уч конфет чәчеп җибәрдем, буынтыклы шешә утырттым — гәрәбәдәй алтынсу шәраб эчендә учак ялкыны биеп тора Бүген электр лампочкасын да, керосин лампасы да кабызмыйм: шешә янында мин чардактан табып, көл белән чистарткан өч җәпле шәмдәлдә өч шәм
кукыраеп янып торачак. Шәмдәлнең як-ягына ике бәллүр рюмка куям Аларын Ширәмәтовлар идән астындагы гөмбә, лайлалы мүк каплап бетергән черек агач мичкәдән табып алган идем Мөгаен, аларга агызып, Ширәмәтовныкылар мичкәдәге ширбәтләренең өлгергәнлеген сынаганнардыр Ул идән астын станция кирәк-яракларын саклар өчен чистартканда ат башы сурәтендәге көмеш көл савыты да килеп чыккан ♦ иде, ул да өстәлдә. Соңгы вакытта ялгыз үткәргән кичләрдә үзеннән-үзе 2 тәмәке төрә башладым; каминнан күмер алып, биткә якынайту, тарт- з кач, бармак битләреннән килгән тәмәке һәм җылы агач исе әллә кай- * дагы өебезнең әле ут эленмәгән кичке эңгер-меңгерен, әтн-әнн, ак мич- х не хәтерләттерә иде Шушы хис һәм күренешне кабаттан кичерәсе ки- г лү белән үз-үземне алдалап, төнге тәмәке кабызулар санын да арттыр- i ганымны сизәм. Тыелсам, эч пошканга түзүе читен кебек. Кешеләр, ш бигрәк тә Кәүсәрия алдында тартудан тартынам әле анысы, ә бүген — тартачакмын кичә станциягә бикләп калдырган малайлыгым белән п мәңгегә хушлашуым шул булыр.
Ә иң мөһиме — агач караватымдагы мендәр тышларын, ак җәймә- £ ләрне Өрфәйдә апа юып куйганнары белән алмаштырам Алар көзге £ коры яфраклардай кыштырдап торалар, салкынчалар Станциядәге ® сәкедән моннан да катырак үч алу мөмкинме соң?! Ачык тәрәзәне к ябам Пәрдәләрне тартып куйгач, искә төшереп, бер мендәрне бусага п төбенә ташлыйм °
«Төкле аягың белән атлап кер, Кәүсәрия!» Ф
Мин аны көтәм
Кинәт кенә бөтен ачыклыгы белән үземне Кәүсәриянең ире рәве- £ шендә күз алдыма китерәм Кая әле, нинди икән ул — минем кыяфәт- « тәге ир? ө
Агачтан уеп эшләнгән рамлы көзге каршына килеп басам — нәкъ u шул мизгелдә, күмердәй кызарып, лампочка сүнә көзгедә шәүләм re- п нә каралып кала. Сәгать суга башлый — бер, ике биш. Аның чыңы, учактан төшкән кызыл шәүләләргә кушылып, мине котырткан сыман биергә керешә. Сарык күзедәй акаеп калган көзге йөзендә кызгылт балкыш куера һәр әйбер, кара-кызыл пыяла аша күренгән кояш кебек, көзгедә ап-ачык чагыла Ут шәүләсе, көзгедән кайтарылып, тәрәзәдә уйнакларга керешә. Көзгедә йөземнең һәр сызыгы пәйда була очлы ияк, тулы ирен, уңга таба чалышрак борын, күз чишмәләре, артка тараулы калын, озын чәч... Чү... Мин учакка аркан басып торам ләбаса — йөзем көзгедә һич кенә дә күренергә тиеш түгел! Тәнем эссслс-суыклы булып китә. Димәк, тәрәзәдән төшкән балкышны кире кайтарып, көзге минем йөзгә юнәлтә... Тәрәзәләргә карыйм алар, кан белән юган шикелле, кызыл-кучкыл — авыл күгендә янгын әтәче канат кагына иде!
Чөйдә кулым тигән беренче өс киемен — күн пинжәкне эләктереп, ишеккә ташландым, бусага төбендәге мендәргә абынып, чак егылмый калдым Коридорны йөгереп үттем дә. баскычны сикерә-атлый төшеп, урамга килеп чыктым
Башымда әле сәгать чыңы, нәкъ тугызда станция уты сүнә, карашымны иң әүвәлтен станция ягына юнәлтәм, юк, балкыш ул турыда түгел. .
— Аллага шөкер! .
Кемгә шөкер, ә кемгә — битенә төкер
Тархановлар яна иде.
Мин барып җиткәндә, алланы каһәрли-каһәрли, каравыл өеннән килгән насосның бозын эретеп торалар иде
Ут ярты каралтыны биләгән инде Ике кеше, ут теленең юлын кисәргә исәпләп, түбәнең такталарын каерып маташа, ләкин бу файдасыз. тезмәдә дыңгычлап тутырылган печән Тагын берәү лапастагы
1 <к. у > м п
33
карны ялкынга көри, ә бу мамык белән су ташкынын буган кебек кенә Ут тирәсендә бүтән кеше күренми. Кемнәрдер башлыча хатын- кыз— өйдән әйбер ташый, күккә үрләгән ялкын каршында алар йомыркаларын тешләп йөгергән кырмыскаларны хәтерләтә. Терлек-туарны чыгарып азапланалар: тик кайберләре абзарга кире кереп китә Ишегалдын бетереп, беркемне якын җибәрмичә, шашкан ат дулап йөри. Хатын-кызларның берсе — олы киленнәре — капкадан бер кочак тавык күтәреп чыга, тик абынып егыла, ә тавыклары, кара печән учмалары бөтерелгән һавага күтәрелеп, утка кереп китә. Кайсыдыр корылманың, түбәсе ишелеп төшә — кара күккә очкыннар ташкыны чәчри. Эсселеккә түзә алмыйча, түбәдәге кешеләр җиргә сикерешә.
Тирә-күрше йортларның салам түбәләренә кар һәм су сибәләр. Сәнәк, көрәк белән салам актарган, пумала белән су сипкән ул кешеләр җәһәннәм утына сумала өстәп торучы кара әрвахлар булып күренә. Ахыр заманмыни! Күктә печән көлләре оча — әнинең: «Таулар мамык булып очар, балаларның чәче агарыр, картлар акылдан шашар»,— дигәне искә төшә.
Тархановларның каралтылары тулысы белән диярлек утта инде, ә сүндерү гамәле юк.
Шунда гына халыкның тик торганын күреп алдым. Гүя Ширәмә- тов куйган «Зәңгәр шәл» спектаклендәге хәзрәт йорты януын тамаша кылалар «Аһ!» оралар, төрле киңәшләр коралар, ут пәрдәсе төшкәч, кул чаба башларлар һәм соңгы өлешне яңадан уйнауны сорарлар кебек иде Иң кызык тамаша алда әле: ике катлы йортка күчкәнче, утның алты-җиде торык озынлыгындагы каралтыны йотасы бар. Халыкның тик торуы гаҗәпләндерде. Төенчек, сандык, чүпрәк-чапрак, савыт- саба таны башында, утка ыргылган Гыйфритнең чылбырын култык астыннан күкрәгенә ураган, яланбаш Азамат карт басып тора иде. Гыйфрит, ырылдап, башын капылт-капылт төрле якка боргалый, кемнедер эзләгән күк.
— Этең малларыңнан кадерлерәкмени? — дип кычкыра берәү төр-кемнән.
— Эткә эт кадерле инде!
— Яп юшкәңне Азаматны хурлаганың өчен телең корыр.
Чыелдык бер аваз, аның саен нечкәреп:
— Ә! Ут еланы йоткан бака хәлендә калдылармыни? — дип тантана итте.
— Тарханныкылар беркайчан да елан булмады
— Аның каравы без бака! Болар йотам-йотам дип кенә тора!
— Бака! Дөрес! Баканың да таш астыннан чыкканы Синең мич башыннан төшкәнең юк!
— Дөнья куып ни мәгънә! Әнә, яналар! Көл! Миннән дә хәерче болар хәзер!
— Мәгәр синнән дә ялкау булмас.
Ә Азамат картның карашы боек, битараф, әйтерсең, бакчасында бәрәңге тамырлары өеп яккан да ут тылсымына мөкиббән киткән. Шар ачык капкадан, җилгәргеч салынган чана сөйрәп, Бәдәмша белән Әмирхан, алар артыннан ат сбруе, сука, тырмалар өелгән арбаны тартып, кече Тархановлар чыкты. Чана белән арбаны мал тавына терәтеп куйдылар да, кулларын күкрәкләренә куеп, бер генә мәлгә Тархановлар да утка текәлде. Аннары, кабаланмыйча гына, тагын утка каршы киттеләр.
— Атларны, атларны, оланнар! . Молотилкаиы да калдырасы түгел, карагыз аны!
Азамат картның гөлдерек тавышы мине уятып җибәрде сыман
— Анда чәчүлеккә дигән орлыклар —Тамагым ертылганчы кыч-кырырмын шикелле иде — кайнар төер ирек бирмәде.— Тархановлар-
T XaMlWXMJiOB р.ксме
ныкы түгел — колхоз орлыклары... Атларның ни гаебе бар?—дип янгынга каршы ташландым. Шул мәлне, тәртә башы төртелгәндәй, алга табан сөрлегеп киттем, егылмас өчен кисәк читкә атлап, артка таба борылдым: сызгырып һәм балта йөзедәй ялтырап, колагым төбеннән тыгыз, сыгылмалы су агымы чаптырып үтте. Ниһаять, насос телгә килгән, минем аркага шуның суы китереп бәргән икән.
— Утның үңәченә барып 'керсәң дә янмыйсың хәзер!—дип көлә- көлә, егыла язып брезент көпшә сөйрәгән Җәмлихан мулла ишегалдына кереп китте. Аңа халык ияргән иде инде! Ә мин, ул ташкынны ерып, кирегә ыргылам, Каһир Сафинны эзлим. Станцияне җибәрергә, авылга ут бирергә кирәк дигән фикергә киләм. Яр кырыена килеп, Таш чишмә сукмагы баскычыннан төшмичә, кардан гына шуып түбән очам, буа аша үтеп, шлюз чыгырына ябышам. Шыгырдап чыгыр әйләнә, бүрткән шлюз, пенал капкачыдай, тавышсыз гына судан чыга. Каузга бәреп кергән суның, чылбырдан ычкынган эт булып, станция тамагына ыргылуы күренми, әмма аның ярсуы бөтен корылманы калтырата башлый Хәзер, станциягә кереп, турбина күчәрен тоткан ыргакны ычкындырасы да рубильникны гына тоташтырасы. Ишек ачык. Фәтхи, ачкычларны йозакта гына калдырып, ишекне бикләргә онытып, янгын чыккан җиргә йөгергән, күрәсең. Күчергеч каешның пышылдап әйләнә башлавына динамо чыелдавы кушыла Янгын шәүләсендә каралып күренгән яр башында сирәк утлар кабына, гүя караңгыда мәче күзләре уйнаклап ала.
Станцияне бикләп кире йөгерәм
йорт белән мунча гына утырып калды
Утны басып, ялкын телләре җилфердәгән кара стена торыкларын тарата башлаганда, иңбашымда кемнеңдер кулын тоям — Каһир.
— Янамы? — диде ул, мыегын сыйпап.
— Кайда йөрисең? — дидем. Әллә арганга, әллә утны җиңгәнгә — мөгаен икесе дә сәбәпчедер — аң ничектер җиңеләеп, чистарып калды: дәһшәт чигенде, җанны тынычлык изрәтә иде. Гүя кар бураны белән тарткалаша-тарткалаша озын юл үткәнмен дә хәзер җылы мич башына менеп барам Кәүсәрия янәшәсендә торганнан соң бөтен тәнне авырттырган киеренкелекне басар өчен Таш чишмәгә ятып су эчәм күк. Рәшәткәгә сөялеп, кемнәндер сорап алган тәмәке суырам, аның тәме кисәү һәм төтен исләрен басып китә. Яныбызга Идрис Ярмиев килеп баса.
— Каян чыкты икән?
Каһир иңбашымнан кулын ала Әйтерсең мин — кызган мич.
— Саксызлыктан чыкмагандыр,— дим Каһирга.— Кешеләре ул түгел.
— Кеше төрткәндер дисеңме? — ди Каһир.
— Ихтимал. Үч итеп.
— Бәлки үзләредер?
— Юк Үзләре төрткән уттан сука алып чыкмаслар Алар үзләренә бүген кирәк әйберне түгел, ә иртәгә үлгәнче кирәк әйберләрне ташыды Иртәгә күпме кеше колхозга керәсең беләсеңме? Моның өчен Азамат картның молотилканы калдырасы түгел дигән сүзе җитә. Аннары соң минем чәчүлек орлыкларын коткарыгыз диюем Инде колхоз орлыкларын.
Тыңлап торган диярсең — Азамат картның:
— Рәхмәт, олан,— дигәнен ишетәм.
— Нәрсә соң сез, Азамат абзый? Гыйфритне чылбырдан ычкындырасы иде,— ди Ярмиев.
— Ник?
— Шуннан файдаланган да инде ул. Ут салучыны әйтәм.
— Өрмәде дә ичмасам. Аннары гына...
— Беләсеңме, ник өрмәгән? — Каһир ике куллап минем җиңгә ябышты.— Беләсеңме?
Кулын ычкындырам. Әллә аның, әллә минем кул калтырый иде — игътибар итмәдем. Ә менә Каһирның ничектер җиңел сулап куюын Багана башыннан төшкән сүрән ут яктысында аның юка иреннәрен җәеп елмаюын күрәм. Ул көйрәп яткан кисәүләргә ишарәли — Азамат ♦ Тарханов!—ди ул картка борылып—Эт гадәттә үз кешеләренә өрми а Гыйфрит бигрәк тә!.. Аңлашыламы?—ди ул миңа, хәтта кеткелдәп ; көлеп тә куя.— Үз хуҗаларына ничек өрсен! Үзегез төрткән сез утны, ** үзегез! — дип кычкыра кинәт Каһир Безне кешеләр уратып ала —Үзе- 5 гез! Атларны, ашлыкларыгызны колхозга бирмәс өчен! Әйттем, әйт- ? тем! Ә син сүндереп йөрисең! — ди ул мина борылып.
— Син сүндерешмәдеңмени?
— Минем әти белән әнине колчаклар ничек... Ә сеңелкәшне ниш- * ләткәннәрен беләсеңме?!. Мин байлар пожарын сүндерергә күнекмә- - гән. Киресенчә! Мин аларны беләсеңме күпме яндырдым?! Этләргә эт “ үлеме — куарга боларны! Авыру этләр шикелле кеше күзеннән чит н кә. Кырылышсыннар!
— Безме эт? — ди Азамат карт. Бүреген салып, башын югары кү- с тәрә. Бу хәрәкәтенең табигыйлегенә шаккатам: алла алдында да гаебем юк, бар икән — менә башым, кисегез, дигән сыман Аннары карт. ° Каһирның битенә йөзен терәп диярлек, тирән сулыш белән Кайсыбыз? — диде.
— Бугазыгызга аркылы бастыммы, кулак әфәнделәр? — Каһир, рә- ь шәткәгә таба чигенде дә, аңа терәлеп, халыкка утлы күмердәй кайнар * сүзләр ташлады: — Рамазанов башына кем җитте дип беләсез?!
— Кем? — дидем мин кинәт урнашкан тынлыкны бозарга кыйма- * гандай пышылдап.
— Шушылар!
Халыкны ерып, уртага кече Тархановлар кереп баса Дүртесе дә Кайсы балта, кайсы багор, кайсы сәнәк тоткан
— Кайсыбыз? —ди берсе. Бәдәмша тавышын таныйм —Менә без— дүртәү. Хәзер җә син безне, җә без сине. Безне дә, сине дә бер генә нәрсә коткара — Тынлык. Бәдәмша, артка һәм янгарак чигенеп, бал тасын күтәрә төшә —Ишетәсеңме, энем? Бер генә нәрсә — дыкажый!
Араларына кереп басам һәм дәшми генә Каһирга таба борылам Аның яңак ите тартылып-тартылып куя, ияген чөңкәйтеп, бармакларын изүенә тыга да күлмәгенең якасын тартып аера
— Исбатлыйм! Хәзер үк!
Азамат картның тыныч күзләрен күреп алам
— Кая шайтан кызыгыз? — дип пышылдый Сафин буылган шикелле.
— Ниса! — дип кычкыра Бәдәмша.— Кая олактың?
— Ну, кая?
— Ниса! — Бәдәмша үгездәй үкереп җибәрә.
— Ниса монда түгел ул. Станция астында Бая ут салырга иелгән җиреннән люкка сугып төшердем. Әйдә, «дыкажый», күрсәтәм! Үз өегезгә ут төрткән булып — станцияне! Ахмаклар!
Каһир Тархановныкыларга каршы атлады Елгыр башы як-якка боргалана, алдындагы дүрт әзмәверне күрми дә кебек. Күрәсең, ул үзе нә ышана, аларны бетердем дип саный нде инде Җиңүне ярата иде Каһир! Бүген Тархановныкыларны күрмәгән кебек, иртәгә ул миңа да карамаячак.
— Нәрсә, абый? — Бәдәмша каршына Ниса килеп баса.— Борчыл ма, акчалар миндә.
— Акча түгел, безнең баш синдә, Ниса, — ди Азамат карт
— Син ничек монда?! — Каһир, кулын җәеп, бер адым артка чигенде.
— Ата нигезе янганда... караватта ятмам инде тагын!
— Каян килеп чыктың?!—диде Каһир
— Бөтен кеше чыккан җирдән,— каян булсын ди тагын?
— Юк, люктан дим: ничек? Люктан.. — Каһир куенына тыгыла.— Бу кем шәле? — ди ул пәрәвездәй нәфис чуклы ак ефәк шәлне таратып җибәрә.
— Кәүсәриянеке ич бу!
— Ә-ә, улмыни әле? — Сафинның ирене калтырый.
Мин аны аермачык күрәм Аермачык. Багана башыннан төшкән ут яктысында. Ут? Кинәт йөрәгем өшеп киткәндәй була, Каһирның ниндидер коточкыч эш эшләгәнен сизенеп катып калам Яшен тизлеге белән күз алдыма шлюз чыгыры пәйда була, зиһенем пәрдәсен кауз буенча ярсу аттай ыргылган су тавышы ертып керә. Кулымны кесәгә тыгам, ачкычлар көлешеп куя: «Ачкычыңны бир әле—нәрсәгә — кирәк, кичә анда бер алкам төшеп калган, аннары көт...»
Я. хода!. Бая мин шлюзны ачып, авылга ут биргәнче, Кәүсәрия югалган алкасын эзләргә кергән, кеше күрмәсен өчен, янгын форсатыннан файдаланып! Ә Каһир аны...
Ә мин аның өстенә су ташкыны җибәргәнмен..
Кәүсәрия үлде Ике көннән соң. Үпкәләре шешеп
— Күрдеңме инде? — диде ул — һәр әҗәтен кеше үлемгә түли Инде ышандым һәм ризалыгымны белдереп дәшмәдем.
..Турбина залының аркылы имән такта кыстырып бикләнгән капкачын ачып ыргытам. Шундук Кәүсәриянең башы калкып чыга. Тимер баскычка ябышкан көйгә ни гомер буе бозлы суда торган! Бил тиңентен Кайнап, бөтерелеп, гел аска сөйрәп торган суда Ул миңа кулын суза да аңын җуя. Өскә тартам. Авыр Идрис абый килеп җитә Кәүсәриянең йөзе ап-ак, иренен тешләгән; чәче, бар дөньясы юеш. Залның буеннан-буена ялгыз күгәрчен очып йөри. Кәүсәриянең аягыннан тәненә кисәк-кисәк көзән җыерган дулкын киерелеп уза. Менә ул күкрәге белән калкынып-калкынып куя, күзен һәм авызын ача, түшәм аркылы йолдызларга текәлә:
— Мин алка эзләдем, алка гына...— Тавышы бер ни булмагандай чиста, тыныч.
Станциягә кешеләр кереп тула. Идрис Ярмиев барысына да чыгып торырга боера.
Каһир:
— Шаһитлардан куркасызмыни? Мин барыбер әйтәм: кулак кызлары белән гыйш-гашрәт корып, колхоз төзим дисең икән — ялгышасың Хә-тәр ялгышасың, иптәш Зәйнушнн! Ут белән уйныйсың,— станция сәкесендә кызлар белән түгел.
— Серең шушымыни? — дим мин.
Кәүсәрияне чыгарып, кемдер сөйрәп китергән чанага төреп салалар да алып китәләр. Ул ыңгыраша, саташа иде.
Ярмиев сызгыруга охшаш тавыш белән Каһирга:
— Сөйлә! — диде.
— Мин аны Ниса дип белдем. Билләһи! — диде Каһир
— Я, я.
— Карыйм: тәрәзәдә ут кабына-сүнә, кабына-сүнә. Шырпы сызалар Ишек ачык. Керсәм—бу. Фонарь филтәсен күтәрәм шул. Ниса Сәке печәненә ут төртеп маташа Печән бит юеш, турбина люгыннан
гел дым бәрә. Арттан килеп каптырдым да Менә, кулны да тешләде, тәре!
— Каптырдың да — кая? — дип сорыйм
— Шунда.— Каһир башы белән ачык люкка ишарәли.
— Шәлен салдырганда танымадыңмыни? — дип сорый Ярмиев.
— Караңгы ич! Фонарь сүнде, авып
Идрис абый сәке астына иелә дә фонарь тартып чыгара
— Әйтәм ич, караңгы иде дип
— Ә эт? — дип кинәт аңа сорау бирәм
— Нинди эт?
— Гыйфрит караңгыда сине таныймы?
— Моның ни катнашы бар?
Мин Бәдәмша абзыйга карыйм да карашымны ишеккә юнәлтәм: ул аңлый, бераздан чыгып китә.
— Гыйфрит мине җәһәннәмнән дә таный,—ди Каһир
— Кычкырмадымыни?
— Кем?
— Ниса — Юри шулай дим. Каһир нидер яшерә иде
— Кәүсәрия диген’
— Кычкырмадымыни?
— Пожар ич, кем ишетсен?. Тешләде, каһәр! Мәйтәм, яхшылык белән...
— Яхшылык белән — нәрсә?..
Йөземне кисәк кенә сәкегә таба борам, ә күзем — Каһирда. Ул да нәкъ минем ишарәләрне кабатлый, аның йөз сызыклары карурманына кереп качкан икенче «мин»ен күреп алырга өлгерәм һәм - үземнең коточкыч дәрәҗәдә соңга калуымны аңлап алам’ Бусага төбендәге кыштырдавык тышлы ак мендәремә Каһирның аяк сөрткәнлеген миннән дөньяның бер генә алдавы һәм мәкере дә яшерә алмый иде инде'
Кәүсәриянең алдына тезләнеп; «Соңардым, фәрештәм»,—дим Кәүсәрия аркан борыла «Ә мин — ашыктым»
Каһир да ахмак түгел, тиз төшенә:
— Ә көндез...— Ул мыек очын ялап ала — Мин моннан алка таптым. Алтын. Кемнеке икәнен беләсең. Тәк шты...
— Соң?
— Мин дә риза Чәнчелсеннәнр. Ул Бәдәмшаны дүрт баласы белән кая куып чыгармак кирәк инде, әйеме, Идрис абый?
— Хәшәрәт!
Фонарьне эләктерәм дә Каһирга томырам, әмма ул салкын канлылык белән читкә тайпылып кала.
— Кызганам мин сине!..— Ул кесәсеннән ачкычлар бәйләме чыгарып шалтырата.— Менә бу ачкычларның станция йозагына каян килгәнен исбатлыйсың бар әле. иптәш Зәйнушин! Бу ачкычлар минеке иде.
— Каһир, чык әле монда! — тыштан — Бәдәмша Тарханов кычкыра
Идрис абый белән карашып алабыз Ул да, мин дә Каһирны нигә чакырганнарын аңлыйбыз инде Анда — дүрт агай эне булса кирәк. Кәүсәрия өчен чакыралар Идрис абый чыгып китә.
Каһир белән нкәүдән-нкәү генә калу мине җирәндерә иде инде. Кичәге күселәр белән кабат очрашкандай
— Сиздем бит мин сезне, слушай! Әмма мин дә өлешсез калма- ;уум Кәүсәрия минеке булырга тиеш иде Булды да!
Арабызда киң каеш өйләнә.
— Бәхетсез син, Сафин! Минем беркайчан да чәчәккә төкергәнем юк. Ишетәсеңме, Сафин?! Алла тарафыннан шушыны аңлау бирелгәнме сиңа?!
— Да?.. Син аңа... Кәүсәриягә... тимәгән идеңмени?
Идрис абый керә. Азамат карт белән
— Мин Гыйфритне алып килдем, Каһир энем,—диде Азамат карт,— Анда бихисап халык, ә ул өрми...
— Ут төртүчене эзлисезме?
— Бәлки, син әйткәнчә, Кәүсәрия түгелдер?—ди аңа Ярмиев һәм миңа карап ала.
— Моны бер генә кеше — тфү, иманыңны! Гыйфрит кенә әйтә ала... Тик бит... хы-хы... яхшы эт... үз хуҗасын сатмый!
— Ә сине?
Сафин күкрәген киереп барган җиреннән сөрлегеп киткән шикелле булды, йөзе ничә ел җир җылысын тоймаган сука калагы сыман күгәреп килде.
— Халык бихисап,— ди Азамат карт.— Сез генә юк.
Ишеккә юнәлдек.
Иң ахырдан Каһир күренә.
Чылбырыннан ычкындыргач, Гыйфрит Каһирга ябышты. Аны икенче көнне алып киттеләр. Кичкә кайтып җитте. Эткә ышанмаганнар — аңа ышанганнар.
Кәүсәрияне җирләгәч һәм аның өчесен үткәрүләрен дә көтмәстән, Тархановларны пристаньгача илтеп, пароходка утыртып җибәрделәр. Ләкин мин аларның һәр гаилә башлыгына, һәммә кешедән дә яшереп, әйбәт кәгазьләр язып бирдем. Авылдан читтә алар хәзер күчеп киткән кешеләр булып кына санала иде.
Язгы чәчү беткәч, мине Казанга, ә аннан Мәскәүгә чакыртып алдылар... Инде менә Днепрогэс, утлы Берлин, Братск, Усть-Илим, КамГЭСлар аша тагын шушында әйләнеп кайттым.
X
Мин тау маңгаенда — гомеремнең иң биек ноктасыннан бераз гына түбәндәрәк басып торам. Вакыт кинәт туктап калды кебек. Икенче көнне, кичкырын, тегермәнне сүтә башлагач, вакыт кирегә таба әйләнергә кереште — мине шундый тойгы биләп алды. Тегермән түбәсенең инде кибеп саргайган мүкле такта түбәсенә ике кеше менеп басканы күренде. Аларны әрекмән яфрагында үрмәләп йөрүче кара кырмыскаларга охшаттым. Тегермән стенасындагы, кәрниз астындагы бихисап тишек-тошыклардан әллә нихәтле күгәрчен, чәүкә, чыпчык тузгып чыкты. Ә тегермән үзе яңгырлар каралткан салам кибәненә кунаклаган җиреннән очып китәргә җыенган тилгәнне хәтерләтеп тора иде.
Түбәдәге кешеләр беренче тактаны кубарып, аска төртеп төшерделәр.
Ә мин томан эчендә. Хәтер томаны. Такта кубаралар Тешкә тиярдәй чыгырдау белән, кадак суырыла — истәлекләр капкасы шыгырдыймы? Вакыт кошының хәтерем ядрәсе йолкып алган каурые булып, җиргә түбәнең беренче тактасы килеп куна. Мин исә, томан аша кулымны сузам да, бу тегермәннең таш нигезенә тимердәй чыңлап торган ике имән өрлеген китереп салам. Дүрт почмактагы дүрт талир тәңкәгә. Аларны миңа Кәүсәрия биргән иде. Үз чулпысыннан. Көнчыгыш ягы почмакларына мин салдым, көнбатыш почмакларга — Каһир. Ул: «Безгә ырымнарның кирәге юк’> — дип караган иде, картлар күн
дерде. Смоленскиның кремлен салганда, көянтә-чиләген күтәреп суга барган җиреннән тотып алып, диварга бер яшь кызны тереләй томалап куйганнар. Елата-елата. Ә без — Кәүсәрия чулпысын Аны шатландырып. Хәтта горурландырып. Элеккеге тегермәннәрне тирә-күрше авылларда «Морза тегермәне» дип йөрткәннәр Без салганы хакында «Кәүсәрия тегермәне» дигән сүз китте. Теге фаҗигале төнгә хәтле Ул мак- ♦ таулы сүзнең кан тамырын Каһир буганчы Гади — «тегермән» дигән з сүзе генә калды. Инде менә аны да сүтәләр. Әле дә таза бүрәнәләрен- 5 нән ни корырлар икән? Беләсем килеп, берәүгә сүз каттым. «Утынга,— н диде.— Пенсионерларга. «Монысын да ягарга!.. Җанны ягып төзегән jj нәрсәне тән җылытыр өчен утын итеп ягарга. Иске-москы бары тик ? ягарга гына ярый шул. Кешеләр искене тырышып яга Үҗәтләнеп үк. £ Үткәннәрдән тизрәк арынырга, котылырга .еләпме?
Инеш суы кирегә ага башлаган иде инде. «Аккан сулар кире кайт- s мый, яшь гомерләр дә шулай...» Кайта икән лә ич! Тегермән түбәсенең 2 ярты ягын сүткәч, су буена, морзалардан калган, балчык, чирәм ас- ы тыннан инде бары тик кырылып, кителеп беткән таш баскычка ба- “ рып бастым Юкса, тегермәнне сүтүләрен карап торуы читен Кыз- | ганыч Юк, үлем алды сагышы шикелле, тирән бер төшенкелек тон- й гысы басканга түзмичә бугай. Мин булсам, ул тегермәнне сүтмәс $ идем. Бернигә ярамаса да Инде баштанаяк яңарган колхозга хаҗә- § те калмаса да. һич югында берәр төрле ашлама саклагыч итеп тоту 10 сылтавы белән Элеккеге тормыш, бу авыл, колхоз тарихының җанлы ♦ шаһиты итеп. Яшьләр гыйбрәт алсын, өлкәннәр онытып ук бетермә- а сен өчен Хәтер — бер нәрсә ул. Хәтерләр өчен бер этәргеч кирәк Мс- < нә мин. Бу кадәр дә ачык итеп үткәннәрне уйлар өчен шушы кайтуым * гына сәбәпче булды ич. Шушы су күтәрелү Шушы тегермән.
Әйе, мин аны сүтми калдырыр идем
Уемны кем беләндер уртаклашыр өчен урынымнан торсам Тү- « бәнең калган ягын, кайчылар башындагы үзәк матчасыннан бәйләп, трактор белән йолкытып яталар иде инде. Түбә, янтаеп, бирешмичә торды да тузан куптарып, җиргә килеп төште.
Тегермәннең ишелеп төшкән түбә такталары белән кайчыларын сүтеп, трактор арбасына төяделәр дә кайтып киттеләр Башлагач, бетерергә кирәк иде, ярык-сурык ничек инде, болай бер көнне кабер казып, икенче көнне мәет күмгән шикелле
Иртәгесен мин килгәндә, тегермән бурасын яртылаш сүтеп өлгер гәннәр иде инде Кеше күплегенә хәйран калдым Сүтүчеләре әллә ни күп түгел, карап торучылар шактый Тегермән тирәли тере койма ясап басканнар да, кычкырып, сүтүчеләргә киңәш биреп, эшләрен килештермичә, сүз катып торалар Хәер, өч буынны диярлек туендырган икмәк хакына гомере буена калтырап он тарткан тегермәнне кызганып та җыелулары бик ихтимал, бу. бәлки, авыл халкының үзенчә саубуллашу тамашасыдыр, өметсез авыру янына мәңгегә хушлашу, соңгы сүзен ишетеп калыр өчен килгән ише бер йоладыр
Мин үзем шуны телим, мин үзем монда шуның өчен
Әмма җыелган халыкның бөтенесендә сәнәк, көрәк, күсәкләр булуы аңлашылып җитмәде.
Иң арттагыларынын тыгыз рәте артына барып басам Мине күреп, юл бирәләр, юк, эчкә үтәсем килми Тегермән, чыннан да, төзәлмәс сырхау шикелле, ыңгыраша, сыкрый, сулкылдый, бөрешкәннән-бөре- шә бара
«Үлә»,— дип уйладым мин
- Су монда да менәмени? — дип сорадым беркемгә дә мөрәҗәгать итмәстән. Кемдер ишетәчәк, бөтенесенә билгеле җавапны бирәчәк иде
— Кем белә инде аны,—диде миннән өченче кеше, борылып тор- мастан.
«Иртәгә я аяз була, я яңгыр ява » Иң дәрес жавап. Крестьян аңының миңа таныш булмаган ягы. Мин белгән кешеләрнең иң гадәти җавабында да аларның китап сыман кулга алып укырлык ачыклык ята иде. Мин белгән игенче үзенә таяна иде, хәзергеләр башкаларга салынучан шул.
— Кая ашыгалар? —дигән булдым.
— Беркем ашыкмый, ник ашыксын,— диде шул ук кеше, күзен кыса төшеп, тырнагына хәтле төшеп җиткән папиросын суырып.
Аңа мыеклы җирән егет каршы төште.
— Йолкыгач, тамыры белән суырып чыгар. Күзне тырнап тормасын.
— Бетә, бичара Тыны бетте. Ә торса, синең белән мине күмә иде әле — тегермәнне әйтәм, безнең гомергә дә җитәрлек иде.
— Күмде ди. Бульдозер белән бер як кабыргасына китереп кададың — ләхете-ние шул.
Тегермәнне яртылаш сүттеләр инде —ак тузан каплаган каушасы ачылып калды Кайчандыр безгә кояшны салып, йолдыз итеп тартып булырдай тоелган кауша.
— Бер ташын сөйрәтеп алып кайтам әле мин моның. Урталай ярып, баскыч төбенә салам.
— Көчән, көчән, эчең чыксын. Каушасы җарый менә — бәрәңге базын капларга.
— Мин аны эт оясы итәрием.
— Соң сора, кемгә хаҗәт ул! Барыбер теткәләп ташлыйлар.
— Алайса, берсе сиңа, берсе миңа.
— Әй, аны сөйрәп азапланганчы...
Үлмәс борып, тегермәннең мирасын бүләләр иде. Сәерсенеп тыңлап һәм карап торам Кызык: беркем дә боларны колхозга кирәк санамый, «колхозга» фәлән әйбер эшләп булыр иде», дими, үзләрен генә кайгырта Ир-атның хуҗалыгындагы иң кирәкле, иң кадерле нәрсәләрен колхозга ташыган чаклар да бар иде бит. Вакланганнар! Вакланганнар... Тегермәнне уратып алган тере койма тирәли әйләнеп, алардан читкәрәк киттем.
Әй. тегермәнем минем, мине таныйсыңмы син, яшьлегем хәтирәсе булган тегермәнем!
Ә ул ыңгыраша да ыңгыраша, ыңгыраша да ыңгыраша, стеналары кимегәннән-кими, гүя тегермән үзен-үзе он итеп тартып ята иде!
Әнә инде каушаларын да машина краны белән тәненнән суырып алдылар Авызынан күк йөзендәге йолдызлар санынча ашлык үткән чал кауша. Аны кран тросларыннан ычкындырып, сыртына аудардылар— кырын яткан алтын кыңгырау мыни! Каушалардан соң ташларны каплап торган такта касәләрне күтәреп чыгардылар, тегермән сәндерәсендә өсте-өстенә салынган дүрт таш ятып калды. Хәер, алар, кавышу язмаган бәхетсез парлар кебек, һичкайчан бер-берсенә орынып ятмаганнардыр: алар арасында бодай бөртеге генә сыярлык ара бар. Бөтендөнья тартылыш законы белән ташларның бодай бөртеге генә сыярлык арасы., шул ара зурайды исә, көрпә китә, ярма килә башлый; кысылды исә, онга үзен-үзе тарта башлаган ташларның комы кушыла.
Күк җисемнәре тартылышы законы белән тегермән ташларының бер-берсенә тигезләнештә торырга тиешлеге — дөньяның башы белән очын боларның кайсысыннан эзләргә соң? Кешелеккә Ньютон даһилыгы белән тегермәнче гадилегенең кайсысы кадерлерәк?
Җир шары белән Кояш арасында басып торган кешенең һәм тегермән ташлары арасындагы бодай бөртегенең тартылыш законын кем
ачкан? Ачмаганмыни? Әйе, формуласы юк. Ә аның кирәге дә юк ләбаса. Яшәүнең формуласы яшәү генә, үлемнеке — үлем. Ничек яшисен һәм ничек үләсең бит
Ташлар арасы тигез торса, яшәү дәвам итә. Ипиле, тук яшәү Җир белән Кояш арасы (атом бомбасы, водород, нейтрон, плазма, нейтрино, гравитация бомбалары жан ияләре яшәгән аралыкны тәмам бе- ♦ терә торган көч түгелмени5!), әйе, Җир белән Кояш арасы якынайса... з
Тегермәнчеләр кирәк!!! S
Җир белән тегермән ташлары арасын хәвефсез тигезләнештә сак- ь лар өчен гади тегермәнчеләр кирәк! g
Тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге.
Тегермән ташлары арасындагы кеше.
Тегермән ташлары арасындагы Җир шары
s
Тегермән өстендә, зур бер янгынның төтене сыман, ялкау тузан ба- ы ганасы басып тора Ул яктан көлү, төчкерү авазлары ишетелә һавада £ әчегән он исе аңкый.
Кран тегермән ташларын бер-бер артлы күтәреп, беләк юанлыгы а тимер күчәреннән суырып чыгарды да, табадан алынган юка коймак < шикелле генә итеп, жиргә төшереп куйды. Без бу ташларны H'.I-IC 5 кеше бергәләп урнаштырган идек Махсус ике арба ясап, аңар әле та- “ гын ничәмә өстәмә күчәр һәм көпчәкләр куеп, дүрт пар үгез жигеп,— ♦ нинди газаплар белән! — егерме сигез чакрымдагы пристаньнан алып а кайттык. Кара көз уртасында Билгеле, бүгенге ташлар аларның онык- < ларының оныклары инде Безнекеләре чын граниттан иде! Икешәр ти- * мер кыршау кидерелгән гранитлар Менә алар тарткандыр онны! <
Кран ташларның берсен сыртына бастырып куйды Тросны ычкын- и дырган арада, таш әкрен генә урыныннан кузгалды, ике егет, көле- п шә-көлешә, аны этеп тәгәрәтә башладылар Ян-яктан тагын ике-өч ир- ат килеп кушылды.
Таш торган саен кызурак әйләнә башлап, үзәгеннән читенә таба кыйгачлап тешәлгән он юллыклары тоташ спираль булып әйләнергә кереште — галактикабыз рәсеме мени! Аңа, читкә тайпылып, юл биреп калдылар, ә ул, чак сизелерлек авышлыкны үткәч, тегермәнгә күтәрелгән суйкый юлны аркылы кисеп, енкелтәләр аша инешкә төшеп китте. Сөзәк ярдан болганчык суга төшеп, шартлаган снарядтай юк булды. Шул мәлдә йөрәгем кагарга кереште, уң колагым чыңлый башлады. Күкрәгемне чәнчеп, тәнем буенча гомерем узып бара иде Тиздән мин дә. шул таш кебек, жнр өстеннән югалуга дучармын лабаса
Тик аңынчы нидер эшләп каласы иде. Ниндидер иң төп эшемне Үзебезнең бу дөньяда яшәгәнлегебезгә дәлил булырдай эшемне
— Әйдә тегесен дә тәгәрәтәбез! — дип кычкырды кранлы машина шоферы
— Шундый малны әрәм итәләр димени!
Ул арада кран тегермән ташларының тимер күчәрен дә суырып чыгарды «Ите» белән өзеп алган төймә кебек шартлатып кына Ташны баскыч төбенә жәеп салырга теләгән егет, кранчы янына күтәрелеп, нидер әйтеп төште Шуннан соң. тимер күчәр, таш турысына жнткәч асылынып торды да, түбән башы белән аны чокып куйды Таш бирешмәде. Икенче тапкыр, югартынрак күтәртеп бәргәч кенә, таш йөзенә кыл урталай ярык кунды, хәзер аның кыршауларын салдырсаң, ул икегә аерылып китәчәк Әйе. болдыр баскычы төбенә салсаң, шәп була инде бу Бөтен тирә-як халкын, мал-туарын туендырган кытыршы таш аяк табаннары астында ятар, шомарыр, юкарыр, торган саен жиргә нңә барыр
Кран, тегермән ташларының аста ятканнарын да чыгарып, өсте- әстенә куйды. Болары да ниндидер эшкә ярамый калмаслар, кешеләр бернәрсәне дә тик яткырмый ич.
Ә миңа ул ташлар кызганыч. Югыйсә, аларны һәйкәл итеп куйсаң да начар булмас иде. Уемда, күк капусы ачылгандагыча, ап-ак бер балкыш уйнаклап алды. Әйе. һәйкәл. Бу ташларны шушы урынга истәлеккә куярга иде.
Тегермән, җиргә иңгәндәй, кечерәйгәннән-кечерәя барды. Инде сән-дерәләрен, күперчекләрен, басма, баскычларын сүттеләр. Тегермән сүтүчеләрнең куллары-кулга йокмый башлады Аларга кызыксынып җыелышкан кешеләр дә барып кушылды. Кояш төшлеккә җиткән, һава тын. җылы, зәңгәрсу бер аязлык белән тулып тора. Эшләүчеләрнең кәефе көр. тирләгәннәр, сүзләре җор. Эшнең ахыры күңелле шул. Нәкъ менә шушындый җанлылык белән һәм вакытны онытып, без тегермәннең түбәсен такта белән япкан идек. Хәзер дәртләнә-дәртләнә идәнен кубаралар.
Бу — тегермәннең үлеме иде. килешми хәлем юк. Авыр, әмма читкә дә китә алмыйм. Мин монда ялгыш кына килеп эләктем. Мин монда чит. Мине монда күрмиләр дә. Күзләремне тегермәннән алмыйча гына китәргә борылам һәм кемнеңдер карлыккан тавыш белән көлеп куюын ишетәм. Күтәрелеп карамасам да, аның Каһир Сафин икәнен беләм.
— Нигә көләсең? — дип сорадым.
(«Кызык,—дип уйлыйм, нәкъ әллә кайчан — шушы тегермәнне салган вакытлардан бирле аерылгысыз яшәгән чактагыча, без исәнләшеп тормыйбыз, гүя бернинди вакыт үтмәгән, ә тегермән кино төшерер өчен фанердан ясалган булган да. хәзер декорацияләрне алыштырып кына куйганнар, ә без бүтәнчә гримланган артистлар»...)
— Җыласаң да була,— дип җавап бирә Каһир.
— Нәрсәдән?
Иң кимендә ни гомер элек мәңгегә дип аерылышып та, бүген Каһир Сафин белән минем юлларыбызның башланган урынына кире әйләнеп кайтып, бер ноктада очрашуы гына да аның ни хакында уйлап көлүен әйтеп тора иде инде. «Нәрсәдән?» дип. Каһирдан битәр үземнән сорадым бугай. Үзем дә бу минутта көләргә дә, еларга да әзер идем ахрысы. Күз алдымда җимерелеп, сүтелеп бетеп ятучы һәм тиздән болганчык су астында калачак тегермән моңа сәбәп түгелмени? Безне җиңүгә китергән миллионнарча беренче җиңүләребезнең башы булган электр станциясе һәм тегермән үзе үлеп ята иде инде — моңа шатланып көлсәң дә, кызганып еласаң да ярый. Чын җиңүләр генә шундый! Әмма бу Эпир патшасы Пиррның римлыларны җиңгәннән соң, үзенең күпме сугышчыларын югалтуга дучар булуын күреп: «Тагын шундый бер җиңүдән соң мин гаскәрсез калачакмын!» — дип кычкыруы түгел инде. Күз алдымда беренче электр станциябездән калган чоңгыл белән соңгы бүрәнәләре сүтелеп яткан тегермән, ә тау артындагы урманның теге ягында шул чоңгылның меңнәрчә тапкыр зурайтыл- ган туганы казылачак — атом электр станциясенең котлованы. Бездән калган чоңгыл белән ул котлован арасында, зурайткыч пыяла булып, Каһирның да, минем дә гомеребез үткән саф вакыт җәйрәп ята иде.
— һәркем үзенчә үлә,— дидем мин. Ә эчемдә ниндидер бер кылның шуның артыннан ук: «һәркем үзенчә үлде»,—дип зыңлап куйганын ишетеп алдым кебек. Иртәме-соңмы бу киләчәк, тик аңынчы мин икебезгә дә тагылачак ул үткән заманда әйтелгән уйның Каһирга һәм үземә карата аермасын да ачыкларга тиеш. Ни өчен ул да. мин дә бер үк нәрсәдән бер үк төрле итеп көләргә дә, еларга да ихтимал соң әле?
— Ничек үлсәк тә, безнең каберләребезне бер төрле язмыш көтә..
Ул тегермәнгә, станция ягына карап куйды, ә мин карашымны сирәк болытлар күләгәләгән аръяктагы яшел тугай буйлап йөгертеп уздым. ‘
— Бер төрле? — дидем мин үзалдыма сөйләнгәндәй, һичнинди хис
белгертмичә.— Ә син шул иске тегермәннең биредә мәңгегә шыңгырдап торуын, ә кешеләрнең безгә асылташлар җемелдәве булып кү- ♦ ренгән элеккеге зәгыйфь лампочкалар астында чекрәеп, тәбәнәк өй- а ләрендә бөксрәеп йөрүләрен теләр идеңмени? Бәлки иске өеңдә дә шу- = ны тансыклап калгансыңдыр? •
Ул күзен кысып, миңа бер карап куйды да:
— Җүләр син,— диде — Күрәсен, кешенең үзе үлгәч кенә башка- ? ларга бирә торган соравы да була ахрысы
— Үз сүзеңә исән чакта җавап ишетми үлгәч ни мәгънә? “
— Аермасы юк. s
Аермасы бар Мин үз юлымның ахырына, нинди генә тозлы булса 2 да, шатлыклы гомер кичереп килеп туктадым Хәер, шатлыкны кем ы нәрсәдә күрә бит һәм ничек кичерә инде анысы Тегермәнебезнең сү- w телүендә сагыштан битәр шатлык күбрәк Аның сүтелүенә көлсәм дә, j еласам да. шатлык белән көләм, шатлык белән елыйм Ә Каһир -
— Нигә аермасы юк, Каһир? 5
— Чөнки тереләрнең үлгәч бирә торган җаваплары бетте, һәркем § үзе теләгәнчә яши Әйт, кешеләрнең үзләре теләгәнчә генә яшәүләре 2 яхшы нәрсәме ул? Юк, начар нәрсә. Чик югала Чик югалгач, очның 4 мәгънәсе калмый Ә оч беләсеңме ни ул? Синең белән мин Синең белән минем мәгънә калмый, аңладыңмы? Теге елларны монда нигә та- < мырың өзелгәнче тартышканыңны беләсеңме?
М и н. Син дә тартыштың лабаса. *
У л. Җавап бир «
М и н. Әлбәттә Миннән шул тартышуны тартып алсалар Яхшы « аңлыйсыңдыр
— Без ышандык шул, Ислам туган,— диде ул беренче тапкыр исемем белән эндәшеп — Шунсыз миңа үз чигәмә пуля чәпәве берни тормый иде Ышанмаган кеше дошманым иде, шуңа күрә андыйларга пуля жәлләмәдем. Беләсем килә син, менә син ул ышанычны югалтмадыңмы, ә юк — ташламадыңмы? — Сафниның сул күзе кысылып килде, ә уңы, дугаланып торган чал кашы астына яшеренгән браунинг көпшәсенең кара тишеге булып, миңа төбәлде.
— Кая? — дип сорадым мин.— Аяк астынамы?
Ул Аяк астына түгел. Аяк астында ташландык нәрсәләр болай да күп Кабергә, кабергә
М и н Мин әле үлмәдем
У л. Үлмәдең.. Ә үлгәч? Кая китә синең ышанычың? Алын китәсеңме, әллә калдырасыңмы? Мин үлгәч, син җавап бирә алмый тор ган сорау менә шул инде, Ислам
М н н Җирдә мин үземнән табышмак калдырмыйм
Ул йөзен читкә борып, тәмәке төтене карлыктырган калтыравык һәм күгәрек тавышы белән көлеп куйды.
У л. Кешеләрнең дөньяга килүе табышмак түгел. Синең белән минем ник тууыбыз гына табышмак
Мин Без яна тарих ясадык Белмим, кем ихластан, кем
— Ирексезләпме? дип сорады ул карашын туп-туры маңгаема текәп — Ә моның аермасы юк инде, Ислам! Без бер үк тегермәнгә су койдык Мәгәр аннары син дә. мин дә шул тегермәннең ташлары арасында калдык Ә ташлар әйләнә-ә ә
М н н Бодайны тегермән ташлары арасына кертер өчен үстерәләр — менә мәгънә кайда
У л. Мәгънә үстерүчедә түгел — ашаучыда Кем ашый, ничек ашый, ник ашый, күпме ашый.
М и и. Балаларыбыз, оныкларыбыз ашый. Рәхмәт әйтеп.
Ул. Рәхмәтне кем ничек әйтә бит аны әллә ихластан, әллә ирек- сездән...
Мин. Монысы инде әйтүчеләр вөҗданында.
У л. Шул-шул менә: синең белән минем ишеләрдән кала торган табышмак — әнә шулар вөҗданы Алар «спасибо» ди. Әллә ихластан, әллә ирексездән. Ә кем ничек — бусы синең белән мин ясаган тарихта юк.
Мин. Анысы алар тарихында булыр. Безнекен алар дәвам итә — үзләренекен. Безнең проблемалар бетте, аларныкы башлана.
У л. Таяк ике башлы Аларныкы бетеп, безнеке башланмагае!
Мин. Таякны һаман үзеңә генә бөгәсең икән әле, Каһир... Әйе, алар заманы башлана Җиңел заман димим, җиңеле беркемгә дә тимидер, мөгаен, һәр буынга үз өлеше.
— Буын, буын! — дип кабатлады ул бер мәл тегермән тирәсендәге- ләргә карап торгач.— Буын ул кая бөксәң, шунда кәкерәя.
Мин Алармы кәкере?-Теге станция белән менә бу тегермәнне ничек төзегәнебезне хәтерлә дә, алар салып куйган яңа авыл белән чагыштыр Исеңдәме, Тархановлар Азамат карт, аның дүрт улы Әлбәттә исеңдә!.. Кәүсәрия, Ниса.
Алар берәм-берәм күз алдыма килеп бастылар. Янәшәләрендә үзем: яшь, таза, көр күңелле, тик нигәдер күземне кысканмын да өске иренемне тешләгәнмен, кемнедер эзлим, эзлим...
Мин Исеңдәме, берзаманны кешеләр аларныкы шикелле йортларда тора башласалар, коммунист буларак үз бурычымны үтәдем дип санар идем, дигәнем, исендәме? Бүген сүзем раска килү белән канәгатьләнергә рөхсәт итәсеңме?
Ул. тешен кысып, башын чайкады да:
— Кәкере агачны башка яктан карасаң, туры күренә,— диде.
Мин Бөтенесе ал да гөл дияргә җыенмыйм, ләкин без беркайчан булмаганча көчле.
У л. Кем инде ул «без» дигәнең?
Мин. Халык.
Ул. Халык? Кемнеке? Синекеме?
Мин. Минеке дә.
Ул. Мин — татар, ә татар капшап карамыйча ышанмый. Я?
Төшлеккә җиткән кояш бар нәрсәне әлсерәтү хәленә китергән: тегермән тирәсендәге кешеләр тавышы әллә кайдан, ниндидер калын пыяланың теге ягыннан сүлпәнләнеп ишетелә, түбәндәге комлыкка калейдоскоп пыялалары шикелле чуар көтү төшеп тупланды, аръяктагы зәңгәр бәрхет көзлектән кыр казлары күтәрелеп очты, җил исеп кунды һәм ул. гүя, аларның саллы канатлары астыннан җилпеп чыгып, йөзне сыйпап китте
— Ашыгалар,— диде Каһир кулын селтәп.— йөзләрен күреп булмый, кайсы өммәттән икәнлекләрен танырмын димә,— бар, капшатырлар яңак төбенә берне. Кул-аяклары тышаусыз, ә җаннарын мүкле таш баскан. Менә сиңа проблема, парин! Халык түгел, куузика алар — менә кем!
— Нигә куузика? — дип сорадым.
— Шалкан белән чөгендердән әмәлләнгәнгә. Боламык! Тиз үсәләр, кичтән өйләнеп, иртән аерылышалар, асларында да, өсләрендә дә техника, Акселерация! Гүпчим, пешеп җитмәгәннәр,— диде ул.— Аларны син дә кәкере каенга терәтеп калдырган күк тоелмыймы? Менә мин тоям. Үз каберемнең нинди булачагы миңа билгесез, ә менә аларныкын аермачык күрәм, каһәр суккыры! Әкәмәт!
Мин. Нинди соң?
У л. Сугыштагы ише.
М и н Туганнар каберлегеме?
Ул. Ихтимал Алай ук димим.. Исемсез — менә нинди
М и н Каян алып әйтәсең?
Ул. Үзебезнеке шундый. *
М и н. Картайгансың син. Каһир. Бавырың начар эшли икән.
У л. Ник? =
М и н Үтең җыелып ята икән — телеңә сеңгән.
— Әйе, шундый,— диде ул. =
Ми н. Әле һәркемнең шәхси кабере бар
У л. Формально шулай Кабере бар, кадере юк. Тимер урлап, я, - ярый рөхсәтсез алып, чардуган куялар, таш утырталар да вәссә- £ лам!.. Син белмисең, кайгың ул түгел Син бит — оһо! — биектә! — Ул _ йөзен җыерып, кемнедер, нәрсәнедер бик кызганган кыяфәт белән бар- 1 магын күккә каратып турайтты.— Биектән күренми Биектән тормыш- 3 ның. җирнең өске катламы гына күренә... Син шуның белән бәхетле “ дә, бәхетсез дә Шәхси кабер яхшы инде ул а"ысы Миңа бит бары- £ бер. Сиңа да. Үлгәч дим Кабер ул . җирлә 1 .лганнар хәтере өчен Ә ® алар ашыга, кабалана. Менә, зират булып, зиратны күчерделәр. Белә- s сең килсә, авылда калганнардан битәр (аларның да бөтенесе түгел) п үзләренең ата-әнкәләре. әбн-бабайлары каберен кая, ничек күчерүлә- 2 pen сирәк кеше сорашты, кайтып белеште Гаепләмим, юк Мин уй ф лыйм гына. Уйлыйм Фараз гына кылам. Теләмәсәң. тыңлама. Ислам Тик менә бу төш авырта, - диде ул йөрәген тотып.—Ата-ана кабер “ ләрен кадерләү урынына, бүтән нәрсәләргә табыналар Әйе, безнең & әүвәлге зиратка кара: шәрә!. «Халык»! дисең. Халыкны мин зиратына * карап беләм. Чиркәвенә, мәчетенә. «Без көчле!» дисең Ни ул — көч? * Пулямы? Снаряд? Ракета? Ну бит алар, парин. складта ятканда ан- m нары соң очканда гына пуля, снаряд, ракета Килеп төшкәч, берни түгел — бетәләр Үлем бетсә, кеше кеше булудан туктар иде Мнн менә кеше үлеме белән үлемсез дип уйлыйм «Үлемнән курыкмаган»,—дип язалар.. Үлемнән дуңгыз да курка, парин! Халык хәтерендә үлүдән куркырга кирәк, халык хәтеренең үлеменнән Шәхси каберен булу чепуха! Менә бит кайда арбаның кендеге... Халык, парин, үткәне белән генә халык, үткәненнән аермасалар гына..
Ул корыган үлән сабагы өзеп, ирененә кыстырды да тагын читкә, еракка карап тынып калды Аннары үләнне ирен читенә шудырып, авыз эченнән генә бер җыр көйләде
Алга килми, белеп булмый. Башиыц ии күрәчәген
Кинәт (әйтерсең лә башыма китереп суктылар) артка борылып ка радым Тегермән турысында соры тузан баганасы гына, җил юк Тузан баганасы, ниндидер борынгы җимереклектән торып калган килбәтсез колонна сыман, шул ук вакытта ниндидер цивилизациянең Җирне ташлап, үзләре хакында бернинди хәбәр, эз калдырмыйча, очсыз-кы рыйсыз тирәнлеккә менеп котылган бердәнбер ракетасы артыннан сузылып калган, инде вакыт җиле таратырга керешкән төтен баганасын хәтерләтеп тора Үземне башка бер вакытка һәм урынга килеп эләккәндәй тойдым Тизрәк үзем күнеккән, белгән, яраткан урыныма әйләнеп кайтасым килеп китте Әле кичә генә мнн бу тарафларга мои нан нибарысы йөз илле чакрым ераклыктагы, соңгы агрегаты тагын утыз биш көннән соң җибәрелергә тиеш булган ГЭС аша чыгып кнт кән идем Сокланып, горурланып, куанып, эчтән елар дәрәҗәгә җит
кәнче моңаеп; яшьлегемне сагынып һәм битемдә мәңгелекнең ләм, балык, цемент, су исе аңкып торган салкынча сулышын, кочагымда тәкәббер һәм шаян елганың сыгылмалы, тыгыз, кайнар билен, йөрәгемдә станциянең йөгерек ток кудыручы агрегатлары тибешен тоеп. Гүзәл елганы, дөресен әйтергә кирәк, без көч белән дә буйсындырабыз. Мин утырган кара «Волга» плотина буенча чаба, графикка сыяр өчен биредә көчәйтелгән бригадалар эшли, техника гаять күп, шуңа, күрә бүтән транспорт йөреше вакытлыча тыелган, бөтен юл тасмасы җәяүле- ләр белән тулган. Плотина чакрымнар белән үлчәнә, җәяүлеләр чы- га-чыга арып бетә, йөклеләр туктап-туктап хәл алгалый. Кыска гына бер тукталыш вакытында мин машинадан чыгып тордым да култыксага таяндым. Аста акчарлаклар гына очып йөри, тирән ургым айкалышканда балык тоталар. Суга кошлар оча торган биеклектән карап торам. Җитмәсә, бу якта су өслеге теге яктагыга караганда унбиш метрга түбәнрәк, җиңелчә генә башым әйләнеп китте. Янәшәдә ак күлмәгенә кызыл галстук таккан, ә пинжәген беләгенә салган озын буйлы яшь кенә, интеллигент кыяфәтле егет, зәңгәр култыксага таянып, сигарет тартып тора иде. Янында кара «дипломат» портфеле. Тартмаган арада, муенын сузып, аска төкерә дә, төкерегенең ком бөртеге хәтле генә калып кара, күләгәле суга килеп төшкәнен карап тора.
— Нигә суга төкерәсең, агайне? — дип эндәштем мин аңа.
— Кызык,— диде ул һәм тагын суга төкерде.—Сез төкерекнең ничә эмсекунд тизлек белән төшкәнен белмисезме?
— Кызганычка каршы, юк, агайне. Ә нәрсәгә ул?
— Плотинаның биеклеген белергә.— Ул портфелен алды да, билен турайтып, плотинаны күзеннән кичерде.— Гран-дн-оз-но1
— Гран-дноз-но! — дидем мин аныңча әйтергә тырышып.— Кая барасың?
Ул ияге белән генә кагып, сөзәк, биек яр буйлый Кремль кебек сузылган көмеш шәһәрнең тоташ йортларына ишарәләп алды.
— Соңга калгансың түгелме соң? Синең кебекләр монда ун ел элек шәрә җиргә килеп төште. Башкалар агачын утыртты, ә син җимешен ашаргамыни?
Башын аска иеп, тыйнак кына елмаеп куйды да, урыныннан кузгалып, каршыма килеп туктады.
— Тыйнак ук булмаса да, сезгә әйтәм. Нервыгызны бозмагыз. Ун ел элек алар арасында мин дә бар идем
— Качтыңмыни? — дип сорадым мин, аның кояшта алтын булып янган чибәр йөзен күрәсем килмәгәнне сиздерергә теләмичә.
— Мин сезгә үпкәләмим. Кәефем шәп, бозасым килми... Ун ел элек безнең көчебез кирәк иде. Ә хәзер акылга чират җитте... Мине бригада укырга җибәрде, биш ел буена стипендия түләп торды
— Гафу ит,—дидем мин әкрен генә —Шәп укыдыңмы соң?
— Ахрысы Төкерек очканын да эмсекундлап санагач, артыгракка да китмәгән микән әле!
— Суга төкерергә ярамаганны әбиең өйрәтмәдемени?
— Алар ярамаганны үзләре эшләп туйгач әйтәләр ич!.. Кешелек ярамаганны эшләп арыган инде, иң соңгысы гына калган...— диде ул кузгалып киткәч, башын гына борып —Ә ун ел элек мин менә шушы ГЭС төзелешендә башладым. Сезне дә бая ук таныдым... Кечкенә генә бер киңәш бирергә рөхсәтме?
Мин, күземне йомып алып, «рөхсәт» дигән ым бирдем.
— Сез патша түгел, керфек белән боермагыз, мин кол түгел.
— Рәхмәт,— дидем мин ачуым килә башлавын яшерергә тырышып.— Әйт киңәшеңне.
- Киләчәктә миңа «син» дип түгел, «сез» дип дәшәргә киңәш итәр идем.
— Кем соң син?
— Сезнең галәмәт күп вәзирләрегездән берсе, коллега. Иртәгедән Планеркада мине сезгә тәкъдим итәрләр
— Иртәгә планерка юк.
— Алайса, очрашканга кадәр! — диде ул җиңелчә генә башын
иеп. ♦
— Хуш...— Аның авызын чак кына кыегайтып йомшак елмайганын а
күреп, мин: — Хушыгыз,— дидем 3
Ул, кырт борылып, бик таныш моңлы бер җыр көен сызгыра-сызгы- * ра китеп барды. Әллә ничек, җилгә каршы төкергәнмен дә. шуның там- = чылары үз битемә кире чәчрәгәндәгечә, кинәт тирләп чыккан маңгаем- < ны кулъяулыгым белән сөртеп калдым...
Каһирның бер сулыш белән, ләкин гаять тыныч тавыш һәм ышаныч “ белән сөйләгәннәре мине шул егет белән очрашкандагы хәлдә калдырды. г
«Халык ул, парин, үткәне белән генә халык».— Каһир Сафннның ? сүзләре аңыма чайкалып торучы асылмалы тар басма сурәтендәге фи- ш кер булып сузылды. Басма астында чоңгыл. Аста су түгел, кичәге «кол» a булмаган егетне һәм минем үземне чагылдырып торган түгәрәк көзге | җәеп куелган кебек. Егет теш арасыннан шунда «черт» иттереп төке- « рә дә (үткәненәме, киләчәгенәме?!) көлә-көлә басманы чайкалдыра с башлый. Троска чытырдап ябышам, ләкин егылып төшмәс өчен түгел, g ә басма шартлап өзелмәсен өчен... Үземнең мондый тотрыксыз хәлдә калганымны хәтерләмим һәм моның сәбәбе Каһир Сафин сүзләрендә- ф мени, шайтан алгыры?! Кичерешемнең кайчандыр бер күргән төшемнән килгәнен исемә төшердем — бары тик шул гына. Ике ярны — үт- < кәнне һәм киләчәкне тоташтырган басманың зыңлап өзелергә җите- е шүен тою әзмени? Нигә элек моны искә алмаганмын? Каһирның фәл- * сәфәссннән борнап, миемә ниндидер шик үләне тамыр җәя башлады ич, u башлады . Кичә мин басып торган, гомеремнең киләчәккә (үткәнгә бу- п луы да ихтимал) мирасы дип саналган ГЭС плотинасы бәлки беркем кичә алмаслык сират күпередер ул? Мин омтылган мәңгелек менә шушы буш кырлар, тын үзәннәрдер ул, һәм мин аны су белән күмдергәнмендер? Бу минем бәхетем, ихлас яшәү мәгънәмме, әллә ирексездән кылган эшемме? Шикләнәм. сизәм, аңлыйм, беләм - мин салдырган ул ГЭСны урталай чабып өзәр өчен кандадыр җәһәннәм утлы балта да кайрап, күтәреп куйдылар ич инде. Дөнья кешеләрнең көченә бәйлән мәгән, ә һәркемгә туу кебек үк бер генә мәртәбә бирелә торган үлем алдындагы фаҗигале көчсезлеккә эленеп тора ахрысы Каһир кебек, үз халкыңның исән-иминлеген яки үлемен генә кайгырту аз Әллә соң һәркем үз учагы утын сакласа гына яшәүнең, тынычлыкның гомуми казаны тулы тора микән? Океанда артык тамчы, туфракта артык бөртек, кеше сулый торган һавада артык катнашма юк һәммәсе дә бер бөтен яшәү икмәгенең оны, суы, аксымы, тәме Бөтен кешеләргә дә бер дәрәҗәдә кирәк, барлык халыкларга га
Чыннан да, син туры дип санаган агач башка ноктадан караганда кәкере күренә мәллә соң? Гомуми рух икегә бүленгән — бер ягында хакыйкать, икенче ягында ялган. Яшәү мәгънәсе ике яр арасындагы сират күперенең кылыч кырында чайкалып тора Кемдер яшәүнең сират күперен кулларын, тезләрен каната-каната, йөрәген урталап яра-яра узарга тырыша, ә кемдер түбән төкерә-төкерә Тырышканың ничә эм- секунд та, төкерек тизлеге ничә эмсекунд? Кайсысы тизрәк уза? коты ла? коткара? Кемне? Артта калган гүзәл Кәүсәриянеме? Әллә алда көткән... Кемне? Кемне.
Төш сүнде һәм Каһирга
Хәтерлисеңме. Сафин теге чакны изгеләр зиратын күмдергән идек,- дидем
Истә, чәрсә аны
— Без аны ник күчермәдек икән?
— Вакыт әз иде. Ә аның, карт тәренең, күн чагы булмый да икән... Ул знраттагыларның кем булганын беләсеңме?
Мин иңбашымны җыерып куйдым.
— Изгеләр! — диде ул тамак төбеннән сызгырып чыгарган пышылдау белән — Алар безнең хәтеребез булган. Оныттык... Үзебез оныткач, бүтәннәргә ни кала? Кеше булсак та, безне маймылдан туган диләр Шуңа күрә безне дә онытачаклар Без пулемет лентасына патроннар итеп тыгылган Бер учерыттан соң Ә буш гильзаларны эретәләр Без менә шундый буын вәкиле, Ислам Имамовнч!.. Маймыллар түгел, мамонтлар!.. Проблема калсын ул, калсын. Алар бетсә, ми шиңә. Анда инДе кем ашый, ничек ашый, ник ашый, күпме ашый - ике чабата бер кием! Анда инде ташны ничек көйлисең: ачкычны кысасың - өске таш төшә дә улактан он ага. Тегермәндә дим. Ә ачкыч кемдә? Тегермәнчедә, парии. Менә кайда хикмәт!. Ә тегермәнченең онытылып китүе дә ихтимал, парии, ташларны бер-берсенә кирәгеннән артык кысып җибәрүе. Ул чагында бодай гына эштән чыга дисеңме әллә?..
«Ул чагында таш үзен үзе кыра»,— дип уйладым мин. һәркайсыбыз үз уен үзе уйлап бетерде.
Ул үргә таба — үз өенә таба менеп китте. Үрнең кояшлы бите буенча көтү-көтү вак болыт күләгәләре агылып төшә. Каһир Сафин шул күләгәләр агымына каршы бара иде.
XI
Каһир.. Каһир га яр кеше иде. Сирәк очрый торган кеше. Мәсәлән, станцияне салып бетергәч. Ачар алдыннан. «Хәтерлисеңме?» — дип сорыйм мин үз-үземнән. Әлбәттә!
Ничәмә-ничә буа белән буылып, кысылып, кысрыклаиып беткән инеш бер көнне тыеп, буйсындырып булмаслык көч-кодрәт белән, чүпрә салынган камыр кебек, ярларыннан ташып чыкты Башта иң өске буа киткән, аннары икенчесе тулып ташыган., безнең плотинага дүрт-биш буа суы берьюлы килеп төште — чыда гына!
Тып-тыныч, инде күнегелгәнчә, һәркем үзенә кушылганча эшләп ята идек. Игеннәр урылган, халык ашлык суга, станция төзелешендә иң алыштыргысыз кешеләр генә. Мин үзем, районга китми калган Идрис агай, мулла-мәэзин дә Ширәмәтов. Бүген беренче тапкыр станцияне эшләтеп карау көне Өйләргә чыбыклар сузылган: хәзер авыл урамнары тараеп калды кебек: кыл уртада имән баганалар, аларга сузылган ак алюмин чыбыкларны көтү-көтү сыерчык яки карлыгач сырып ал- 1ан. Биш баганага бер кызыл флаг кадап чыктылар, станциянең әле бүртмәгән кауз һәм турбина идәне такталары, субайлары, шлюз агачлары су саркып каралды инде; шлюз ачык, су ага да ага, корыч улак тирәли су ургып, күбекләнеп тора, аннан инешкә сузылган ак балчыклы һәм вак ташлы канау торган саен җебеп ишелә, киңәя, ә астан өскә таба тирәнәя бара. Буа артындагы аллы-шәмәхәле сасыган сулы тобага җил мендәр-мендәр җирән күбек куып кертте дә туктаусыз әйләндерергә кереште; буага су җыелган арада астагы буаларда хәрәкәтсез һәм ач яткан балыклар инеш агымына каршы күтәрелеп, станция астындагы тыгыз ургымга җыелды Ә бина үзе тау астына килеп туктаган пароход шикелле — якты, ак, җиңел Ширәмәтов балалар белән аңа керә торган басма култыксаларын чыршы, имән, кызарып чыккан җимешле миләш ботаклары белән бизәп чыкты Буа бурасы да кара
лып, зәңгәрсу бака үләне, су төбеннән калыккан куе яшел суүсемнәр ябышып ямьсезләнде, алды тирес, чыбык-чабык, йомычка, чүп агач кисәкләре белән тулды.
Станцияне кабул итәргә районнан гына түгел, республика башкаласыннан хөкүмәт вәкилләре дә килергә тиеш иде, олы юлда тузан-фәлән һәм атлы яки машиналы күренмәде. ♦
Мин иртәдән станция эчендә. Динамоны, реостат, приборлар щитын, з маховикны, ремень, аны тотып торган сыгылмалы элмә таяклары тар- 3 тылышын карап йөрим Эшләтә башлауга ук ре.меньнең эчке ягын су- малалыйсы бар, дулкынланудан онытылмасын өчен сумала кисәген ти- = мер чыбыкка кадап, күзгә чәчрәп керерлек урынга — маховикны тур- ? бинага тоташтыра торган вал тәгәрмәче тоткасына элеп куям Стан- “ ция эче гөжләп тора, салкынча, су. юеш, агач, механизмнар исе белән р тулы, түр стенада Ленин белән Сталинның ылыс белән бизәлеп, көрән г рамга куелган төсле портретлары Тыш стенага—динамо һәм килә- 3 чәктә йон тегермәне булачак залларның ишекләре өстенә зур кызыл w комачка Ленинның коммунизмны, совет властен һәм илне электрлаш- ш тыруны тигезләп күрсәткән бөек формуласы язып эленгән.
Каһир килеп, Идрис абыйны кичекмәстән районга дәшүләрен жит- « керде, аның йөзендә ниндидер борчу бар иде, тик аны-моны әйтмәде, J= минем янга — станциягә кереп, кулын иңбашыма салып:
— Кәефләр ничек? — диде. «а
— Әйбәт. ф
— Бетәме инде?
— Бетте. <
— Ышанасыңмы? ө
— Кат-кат тикшерелгән.
— Алайса, кич белән? u
— Эңгер-меңгер төшүгә Халык шаккатсын Электрик өйдәге вы- ключательләрне тикшереп йөри — бөтен авылда берьюлы кабынсын. Шуңа өстәп, станция өстенә биш прожектор куйдым: биш якка каратып.
— Яхшы! Кайберәүләр шартласын әле!
Ул тарантасына Идрис абыйны утыртып китеп барды Атын гадәтенчә, жайлы гына, үз дәрәҗәсенә килешле санаган саллы биетү белән тотып бармыйча, кузгалганда ук баш очында дилбегә очын болгап кушаяклап җибәрде.
Ник икәне ике сәгатьтән соң гына ачыкланды
Бездән астагы Борым авылында чуалыш купкан Без моны соңын- нанрак — ни эләкте шуның белән коралланган урыс крестьяннары аңлаешсыз һәм сәбәпсез коткыга бирелеп, безнең станциябезне җимерергәме, ут салыргамы исәпләп, авылыбызга бәреп кергәч кенә белдек.
Ул көнне искә алу аякларымның җегәрен алды Ахыр килеп, станцияне ничек итеп салганбыз — барыбер түгелмени соң! Салганбыз — баста' Ләкин бит сүткәннәр дә инде, бераздан эзе дә калмый Шаһитлар кимегәннән кими, башлаганмын икән, төгәллим инде, кайдадыр мине әһәмиятлерәк эшләр көтә, шулай да, кайсысы әһәмиятлерәктер бит әле төп җаваплылык миндә булса да, алланың кашка тәкәсе түгел ич, әле. ярдәмчеләр күпме, эшләсеннәр, алыштыргысыз кеше хәзер юк, ә менә истәлекләргә килгәндә монда инде мин чыннан да алыштыргысыз. комачауламагыз, шайтан алгырлары, мин хәтерлим, үземнән битәр, бу сезнең өчен Әйе! Ничек булган—шулай искә төшерәм Үз телемә, ягъни үземә ничек кирәксә, шулай итеп түгел Хәтта сөйләшүләрен дә русча биреп (Хәтеремдә татарчалаштырып утырмам бит инде, әйеме?!)
Шулай итеп, түбәнге авылда фетнә чыккан. Кайнар сулышлы коткы үз эшен эшләгән, күрек белән өреп җибәргән дә кызган тимерне сандалга салып тукмарга керешкәннәр, тыгып суындырыр өчен су куярга гына онытканнар. Ахырдан ачыкланганча, махсус рәвештә онытканнар.
Кыскасы, әле әвеннәренә ташып, күпме иген чыгасын, күпмесен дәүләткә тапшырып, күпмесен сатып, күпмесен үзенә алып каласын ачыклап бетергәнен дә көтмәстән, Борым крестьяннарының әвеннәре, ындырлары борынча авыл советы председателе һәм активистлары камчы тотып походка чыккан. Билгеле, мондый түземсезлек күпләрнең ачуын кубарган, аларга тапшырасы урынга, ашлыкларын йөк-йөк төяп, спирт заводына илткәннәр. Үлчәп алганнар, акчасын алырга иртәгә килегез дигәннәр. Иртән килсәләр, акча бирергә уйлаган кеше дә юк, амбар ишекләрендә потлы йозак, берданкалы сакчы, директор сөйләшергә дә теләми «Властьлар шулай кушты!—дип кенә җибәрә.— Бәлки продналог хисабына китәр әле»,— дип тә өсти Крестьянның власте кем — авыл советы, шунда китәләр, ә председательнең сүзе кыска: «Тапшырган икмәгегез — дәүләткә. Ә менә минем кулымда — өстәмә, ягъни встречный план: шуны үтәми торып, көннең якты чыраен мыскыллап йөрмәгез дә!.. Совет власте сезгә уенчык түгел, понятно?»
— «Какой-такой стричный план?»
«Кого стричь?
«За что?»
«Мужики! Слыхали? Стригут!»
«Подчистую! Под метелку!»
«Лучше палить! Пропади оно пропадом!»
Тозлы тир күзләрен томалый, шома сабынлы сүзләрдән авызлары күбекләнә, һавага бөтерелеп-бөтерелеп ярсу тузаны күтәрелә.
«Братцы! Дадим им драть свою шкуру? Али драться будем?»
«Не так страшен черт, как его малюют! Пошли на анбары! Свое берем, чужово нам не надоть!»
«Нужон вождь, мужики!»
«А пускай кажный вошь сам себе и вождь!»
һәм шуннан китә Спирт заводы амбарларына кичә тапшырылган ашлыкларын кире ташый башлыйлар, тик ераккарак: базларга, идән асларына, кайсыберсе йөге-ние белән — тауларга — Петр патша зама-ныннан соң Пугачев вакытында гына искә төшкән, ә хәзер инде ни гомер кеше аягы басмаган бакыр шахталарына ук.
Безгә боларны соңыннан Идрис Ярмиев сөйләде. Каһир аны вакыйганың нәкъ шушы өлешендә утыртып алып киткән икән Берни әйтмәде бит, таш йөрәк «Районнан куштылар»,— дип акланган булды. Имеш, бу хәбәрнең таралуын теләмәгәннәр, шул очкынны гына көтеп, кызып яткан урыннар булмагае, янәсе.
Директор Булганин тимер рәшәткәле контор тәрәзәсеннән бу тамашаны ишеген бикләп карап торган. Инде складларны кырып себереп, таралалар дигәндә генә, үгезнең күзен кыздыргандай, аның «Подвалдагы спиртка кагылсагыз, атам!» — дип кычкырганын ишеткәннәр. Инде тынычлана башлаган кырмыска оясы колакларын торгызып, аягүрә баса, тыелгысыз кызыксыну белән һава исни-исни, подвал ишеге төбенә сузылалар Булганинның сүзе аларны өскортып кына җибәрә. Тәмугтан качкан шайтанны җәннәт белән куркыталармыни соң?! Ач эт өеренә сөяк ыргыту ич инде бу Алар исләрендә дә булмаган табышка яңа көч белән ташланалар. Ике потлы чүкеч тотып, каршыларына саескан шикелле аклы-каралы киемдәге демобилизацияләнгән бер матрос төшә:
«Провокация, братва!»
«Ә ни ярамый тагын?»
«Бүгенге көндә корабльдә бунтмы? Менә ни ярамый. Бөтенегезне вне закона куячаклар! Иптәшләр, таралыгыз!»
«Хуже не будет — не трусь, мужики!»
«Ябыгыз авызыгызны! Пренья бетсен! Паскуда подкулачная! Кем беренче — миегезне чәчәм!!»
«Будя, мужики, шаярдык, хатыннар көтә. Чыннан да, баштан сыйпамаслар».
«Мыекны да чылатмыйчамы? Крой яво!. Берәр уймак жибәрми торып, синнән хатыныңа нинди мәгънә бар, кода?»
«Кан белән костырмагайлары!»
«Оно и хочется и колется...»
«Безнең ашлыктан кайнаган спирт ич инде ул, шайтан алгыры!» «Бугазыгызга аркылы тормас әле, мужикны мужик костырсынмы?!» Авыл өстендә чиркәү кыңгыраулары кага башлый, мужикларның нәфесләре артканнан-арта, ни таралырга, ни матросны читкә алып ташларга белмиләр.
«Сатканнар сезне, бетле этләр, утыз көмешкә сатканнар!» — ди мат рос, трубкасына ут элеп.
«Кем?»
«Үзегез! Совет власте моны кичерер дип беләсезме?»
«Без әллә влачка тел тидерәбезме?»
«Сезне монда спирт бар дип кем котыртты? Бурда гына монда»
«Юк микәнни? Ах, эт койрыгы!»
«Үзе эчсен! Монда өстерәп алып килергә кирәк мөртәтне!»
«Сөйрә монда йонлач гадны! Я ему кендюх вспорю!»
Бер төркеме директор кабинетына ташлана
Йөгәнләп диярлек, директор Булганинны алып киләләр
«Ач әле, спиртың колмаклы микән?» — Аны тимер тасмалар белән аркылы-торкылы тышланган имән ишек төбенә төрткәләп кертәләр — Дегустация!..»
«Ачкыч миндә түгел, завхозда.»
«Завхоз кайда?»
«Эзләп кара хәзер борчаны тары көшеленнән!»
«Телең белән ач, директор Үз ачкычыңны өзеп кулыңа тоттырганчы, ач!»
«Җавап бирәчәксез!»
«Телеңне чарчама, иптәш директор. Син ачкан өчен безне жавапка тартырлармы?»
Матрос арага кермәкче була, бескозыркасын тузанга салып таптыйлар, кувалдасын тартып алып, директор кулына тоттыралар, йозакка күрсәтеп:
«Читкәрәк китегез, каны чәчрәмәсен!»
Әйтергә кирәк, директор артык ялындырып тормый Подвалга депутация кертеп җибәрәләр Көтәләр, көтәләр тегеләр юк Бераздан подвалның салкын авызыннан
Где болит, чего болит — Голова с похмелья-а!
Нынче пьем, завтра пьем — Целая неделя-а!
дигән кайнар җыр бәреп чыга Шикәргә ябырылган кырмыскалар кебек. по'двалга ташланалар
Районнан өч милиционер (Идрис Ярмнев тә) килеп төшкәндә, алар инде мичкәләрне тышка тәгәрәтеп менгереп эчәләр. Теге нке потлы чүкеч белән төбен бәреп төшерәләр дә мичкә кырыеннан гына чөмерәләр Җирдә — спирт күле Баскычтан подвалга, шарлама булып, ауган мичкәдән спирт ага Директорның авызына ашлык көри торган калай
соскыдан аракы коялар Ул инде исерек, ләкин чалшайган күзе белән завод капкасыннан йөгерешеп кергән ак фуражкалы милиционерларны күреп ала.
— Тартырга бармы? — ди Булганин манма френченнән чыланып беткән пачкасын мичкәгә ыргытып.
— Харлампий! Кәжә сыйрагыңны каптыр!
Каптыралар — сүнгән. Харлампий шырпы кабы чыгара, директор аны үз кулына тартып ала да, кабызып, спирт күленә ыргыта...
— Ба-тюшки!..
— Ивикуация, мужиклар! Кем аякта — кач!
Директор, биле сынган эт шикелле шыңшый-шыңшый, читкә, баскыч астына сөйрәлә.
— Янабыз, братва! Отдай якорь!
— Милиция, милиция төртте, егетләр!
— Менә нинди ылтиматум?!
— Харлампий! Үкчә пешә, тайыйк!
Ут мичкәләргә күчә, ыгы-зыгы, милиция белән буталышып, алар кысрыклаганга түзмичә чигенә, подвал ишегеннән чалбар балакларына ут капкан мужиклар атылып чыга башлый, капка төбенә хатын-кыз, карт-коры, бала-чага өелешә, чыга да, керә дә алмыйлар. Тар басмадагы кәжә тәкәләре сыман, ике өер маңгайга маңгай терәшеп акыра, елый, ялвара, көлә.
— Христос ярлыкасын, Борисыч... Син бит юри, кабәхәт!—һәм кызыл битле крестьян директорның эченә баскыч астыннан үрелеп алган сынык сәнәкне батыра
Подвал эчендәгеләр идәнне тутырып килгән зәңгәр ут елгасыннан качып, тимер рәшәткәле ике тәрәзәгә килеп буыла, подвал тәмуг уты белән тулган шешәгә охшап кала, ә бөкесе урынында — тимер рәшәткә. Лом белән каералар, лом бөгелә генә Форсаттан файдаланып, үзенең исән-имин әйләнеп кайтканын спирт белән билгеләп алган матрос формасын салып ата да, тәрәзә чокырына төшеп, шул ике потлы чүкече белән рәшәткәгә суга башлый. Колак төбеннән кирпеч ярчыклары оча, чүкеч сабы шартлап сынганда, подвалдагыларның битләренә тимер рәшәткә дә ишелеп төшә. Аста ут телләре биешә, кешеләр акырыша.
— Җылындыгызмы, бирәннәр?! — дип шашып көлә матрос, аларны, шалкан шикелле итеп, чәчләреннән өскә сөйри, сөйри.— Эшче-крестьян каны шулай өтә ул!.. Сал ыштаныңны, хатыныңа тәбәсе генә кала ич, падла!
Идрис абый моны безгә менә шулай сөйләде. Подвалда ике кеше янып үлгән. Ә Булганинны, эченә кадалган өч жәпле сәнәкне суырып чыгарырга азапланган килеш, баскыч астыннан табып алганнар.
— Матрос чәнчеде!..— дип ыңгыраша ул үзенә иелгән милиционерга, канлы иреннәрен көчкә ачып һәм, исереклектән чайкала-чайка- ла, сул кулы белән эченнән тырпаеп торган күгәрек сәнәкнең чәрдәкләнеп сынган сабын учлап баса да, куен кесәсеннән маузер суырып чыгарып, халыкка ата башлый Барысы да (милиционерлар да) читкә сибелә. Көйрәгән тельняшкасын киң йонлач күкрәгеннән умыра-умыра һәм давылда чайкалган палубада баргандай аягын аерып, матрос кына Булганинга каршы китә.
— Хрулю, лярва! — йөзеннән корымлы тир ага.— Планетаны буя- макчы буласыңмы, сволочь?! Айга саңагыңнан киптерергә әләм!..— һәм кинәт йөрәге турысыннан ургып чыккан кара канны учы белән басып: —Амба, братва... лево на борт...
Директор ата да ата, аяклары тотмыйча, тезенә сыгылып төшкәч тә ата Бөтен пулясын аңа — үзе иң күралмаган формага — матрос формасына.
— Күралмыйм!.. Күрал...
Шуның белән демобилизацияләнгән матрос та, Булганин да..
Уттан качкан тараканнар шикелле, кайсы нинди ярыкка кача башлаган мужиклар каршысына аскы урамнан хатын-кыз улап менә: 5
— Әвеннәрне су басты!.. <
— Көтү ага!
— Каравы-ы-ыл...
Спирт мичкәләре зәңгәрләнеп яна әле, бәхеткә, подвал баштанаяк & таш, ялкын үрләмәс кебек. Әвеннәре, ындырлары исән-имин торган й югары оч кешеләре дә, әвеннәрен су басканнары да елга буена агыла. *" Ап-аяз көн, ә елгада гомер күрелмәгәнчә болганчык су ургый, инеш, « ярыннан ташып, бәрәңге, яшелчә бакчаларын баскан, кабык түбәле х мунчаларны, келәтләрне агыза, сугылган саламны, ашлык көшелләрен, £ сугылмаган көлтәләрне алып китә. Уттан, шау-шудан куркып, көтү ? көтәргә ялланган көтүче татар малайлары (безнең авылныкылар) са- 2 рык-сыерларны авылга куган — өстеннән су ага башлаган агач күпер- с 1 гә килеп кергән маллар суга егылып төшәләр, йөзәләр, баталар, һәм 5 менә күпер камыр кебек өскә күпереп чыга, чатный, ярыла, тарала, g мал-туар авырлыгыннан бата да борылыштагы бәрәңге, кәбестә бак- чаларына килеп керә. *
Ә көн аяз, бары тик инешнең югары башындагы авыллар өстендә £ генә ямь-яшел болытлар тавы өелеп тора. Суның каян килгәнен бер- е кем белми, көтүче малайларның берсе генә- ө
— Безнең станциядән җибәргәннәрдер,—дип сала. *
Шул җитә кала.
— Ах, татарва гололобая! Әйттем мин сезгә, станцаларын туздырып ташлыйк дип әйткәниемме?
— Бөлдерделәр-р! .
— Таз тәреләр!
— Башлары белән бергә түбәтәйләрен салдырып төшик, ә?!
— Православныйлар! Әйдәгез минем арттан!
— Сәнәкләр белән эчләрен тишеп агызмый торып...
’ ...Ничәмә-ничә буа белән буылып, кысылып, кысрыкланып беткән инеш тыеп, буйсындырып булмаслык көч-кодрәт белән ярларыннан ташып чыкты Пугачев явымыни! Суның күтәрелүе кинәт, ярсу башланды.
Безнең авыл өстендә көне буе кояш торды Ә Карнаухово урманнары. Ырга үзәннәре турысында яшелле-зәңгәрле болыт өере асылынып, өзлексез яшен яшьнәп, күк күкрәп торды Бөркү жил безнең якка иссә дә. болытлар якынаймады, аяз күктә кабарынган япа-ялгыз болыт бүрекләре генә узып киткәләде Башта без моңа тамчы да игътибар итмәдек, ә бер заманны, станциядәге сәкегә хәл алырга дип утырсам, турбина залына төшә торган капкач астан һава өргәндәй калтырап куйды. Ачып карадым—ул-бу юк. Суның төсе үзгәргәнгә генә игътибар иттем: яшел түгел, болганчык.
Мулла-мәзин күренде
— Бәла, кем...— диде ул тыныч кына
— Ни булды. Җәмлихан?
— Әле булмады
— Пи бар?
— Су. Буа суы күтәрелә.
— Шлюзны ябарак төштем. Кичкә су күбрәк җыела торсын —кимегән иде.
— Су күтәрелә,— диде ул һам.ан тыныч кына.— Башта йөзен чир-кәвендә кактылар, аннары Карнаукныкында да... Ә Борымда аракы заводы яна.
Мин тәрәзәгә капландым:
— Күренми ич.
— Анда да чиркәү кактылар.
— Алайса, шул янгынгадыр.
— Анда янгынгадыр. Ә өстә... Аллаһы тәгалә каргышы белән бәла- каза чыкмагае. Өстә ярты көн кара болыт тулгана.
— Безгә җитеп яумаса ярый Станцияне ачар көнне генә.
— Ябар сәгатең җитмәгәе, су күзгә күренеп калка. Бер төшкә яуганнан иман көтмә инде ул.
Буага таба йөгердем. Су, тирән сулыш белән йоклаган кеше күкрә-гедәй, бер төшә, бер күтәрелә. Бер субайга су биеклеген үлчи торган киртекләр уелган иде, буаның һәр сулышы саен, су белән киртекләр арасы үзгәреп кала. Ник икәнен уйлап бетермәдем, зират баш.ындагы борылышта күбекле дулкын күренде, әйтерсең лә сай судан авызлары күбекле һәм яллары тузган ат көтүе томырылып килә!
Сәер, борчылмадым. Буага моннан гына һичнинди зыян килми; язгы ташуларга исәпләнгән Төп һәм иярчен шлюзлар бар, җитмәсә, зират туры тәбәнәк булганга, мунчала күде чокырыннан аерып, дамба өелгән иде, кирәк шәттә аны ачарга була, ләкин ул чагында кайбер өйләрне су басуы ихтимал.
Ә хәл афәтле икән!
Юкә йөгән кигезелгән ябык атта авыл советы дежурные «Оборот- минут» Сөләйман килеп җитте.
— Ептәш Зәйнушин, ептәш Зәйнушин! — Кырт туктаткан атыннан чак мәтәлеп төшмәде.— Минутка өч мең оборот белән килеп җиттем — Ул атыннан шуып төште.— Кан кайный. Җөрәк — чистокровный ат тоягы!.. Тилехренграм сиңа, ептәш Зәйнушин.— Тезенә төшеп җитә язган киндер ыштанын иягенә кадәр тартып менгерә дә тезе турысындагы кесәсенә башы белән диярлек кереп китеп, кәгазь чыгара, аны атның ыңгырчак кырып чиләндереп бетергән җиренә җыелган вак чебеннәргә чәпәп алгач, миңа суза: — У-у, иксприприаторлар! Бер полк җыелышып, ат канын эчәсез! — дип, пыр тузынган чебеннәрне куа.
Кәгазьгә карыйм — сытылган өч чебеннән гайре берни юк.
— Ни сузасың син?
— Тилехренграм-м! — ди ул мөгердәп.— Ептәш Сафин өйдә жук, сиңа китердем, стансыга карый чөнки — Кәгазен атының бу як ярасына ябыштырып куям. Ул аны күзен кылыйландырып әйләндереп карый да атының авызына тыкмакчы була.
— Эчкәнсең ич син, агудан баш миең черек бәрәңге боламыгына әйләнгән.
— Тучны, агу...
— Кем шалтыратты?
— Иптәш Сафин.
— Я. ни диде?
— Бик хәтәр җангыр җауган, өстәге буаларны агызган, дип.
— Ник аны кәгазьләп маташасың соң?
— Тилехренграм язылган булырга тиеш, законы шундый. Ликбез үттем, беләм.
— Язмагансың бит! — Инде көлә башлыйм.
— Алла телне ник биргән? Бушка тел асрап жатырга миндә Әндри казнасы жук... Ну, мин киттем.— Ул атына үрмәләп менде.— Биш мең оборог-минут белән, но-оа! — диде ул атының касыгына тибеп.
Станция кыегына эленгән рельс кисәген кагарга тот ы ад ы ж Барлык тыкрыклардан да кешеләр йөгерешеп килә иде инде
Каузларны, шлюзларны ачып .на атлаш*. Каһар Са
фин кайтып төште
— Телефонограмм аннан алданрак йөрисен икән, дидем
— Нәрсә? ♦
— Әле генә «тиле.хренграм»ын китереп тоттырдылар з
— Тоттырам мин аңа. тоттырам’ Каз княве' Миншалтыраткан- <
га... Ул куен кесәсеннән капкачлы көмеш сәгатен чыгарды Ман*"
шалтыраткаш а ике с >гать тә чирек булып узган инде, ямансы -
Идиот! Күземә генә чалынсын — бәрәңге күк тиресеи әрчим' «Сүгенү > £
Безне кешеләр урап алды
Ниндидер гөжләү ишетеп, зират ягына борылып карадык карт ка- ► еннардан кара карга көтүе күтәрелде, этләр өрүдән туктады Безнең х буага ташкын ишелеп килә иде Салам, агач чыбык-чабык, абзар -кура - калдыклары, арбалар, мичкәләр, сыер үләксәләре Буадагы С\ күбен “ гән сыер эче кебек күпереп килде, хәтта ухылдап та куйды бхгай *
Кешеләрне бүлеп-бүлеп. шлюзларга тыгылган чүп чарны чистар » тырга тараттык Ә станция шлюзын ябарга боердым анын алдындагы ~ сусаклагычка, каузга һәм турбина залына чүп тыгылса, каузнын. чы- 5 дамыйча. җимерелеп үк төшүе ихтимал.
Буа тулды, су шарлап, плотина өстеннән ага башлады алдында “ чүп-чар тавы хасил булды Буталыш, айкалыш, мунчалап днп сал- ♦ ган юкә кабыклары бәйләме, үлгән эт. кабык бишек, чана Мужиклар х бүрәнәләрне, тамырларыннан кубып аккан агачларны багорлар белән < я ярга сөйриләр, я плотина бурасы аша түбән төртеп төшерәләр ♦
— Жәмәгать. карале, самагун аппараты' — дип сөрән сала пеләш < Фәтхи — Аллам орсын, самагун аппараты'
— Суда тимер йөзәмени, зәнки күз!
— Ән.» ич. мунча ләүкәсенә кагылган Мунчада самагун куын яткан бит. тәре тамак!
— Мунча ләүкәсендә нәрсә кагып, нәрсә куганнарын хатыныңнан lopa, жәме?
— Ха-ха-ха..
Прых!..
— Әти. көймә тоттым!
— Тартып чыгар соң.
Иң авыры — плотина өстендәгеләргә Буа чыдыймы, чыдамыймы билгеле түгел, сынау үтмәгән, тик купкан тактасы, чатнаган бүрлн.ке юк әле. Миңа үзем төзегән «күпернең» астына кереп, үз өстемнән «поезд» үткәреп җибәрү жас да чыкты менә багор алып, мин и шунда менеп басам Ташкын көчле, аяктан ега Чүп чар эченнән саплы чалгы чәчрәп чыга да. сабында бер әйләнеш ясап, чак кына минем муен тамырына кадалмыйча кала Хөрәсән Шәйдулла аңа үз багорын аркылы куярга өлгерә Шул мәлне тез астына буш мичкә тәгәрәп керә, чалкан егылган Шәйдулланы ташкын тебән очыра Башы Тәкәрлек тобасында калкып чыга, артыннан йөгергәннәр аны багорыннан өсте рәп чыгаралар теше тешкә тиеп, пулемет шикелле тыкылдый
— Шәйдулла абый, ботың каный
_ Чепуха! Көзән җыерды да багор очы тыгып чыгардым
Каһир тупылдагы тимер чөйгә бәйләнгән аты янына йөгерен барып крокодил тиреле яссы портфеленнән көрән сөргечлс шешә алып килә
— Потын куй. Шәйдулла абый!
Шәйдулланың аяк астына хатыны килеп ава
— Жнде балаңны ташлап, кайларга гынай йөзмәкче булдың бәлеш авыз?
Борым марҗалары янына — кая булсын тагын Бар анда эк-
земпляртлар! Кайда Рәчәй. кайда Порт-Артур икәнен оныттырырдай экземпляртлар. парин! — дип. Шәйдулла шешәнең яртысына төшеп җитә дә яңадан плотинага кереп китә.
— Пляртларың белән ябышып кат, җәме?— дип елый башлый Фәт- хелбаян апа. аның авызыннан тартып алган шешәне алъяпкычы астына яшереп
Пеләш Фәтхинең йөнтәс кулы да шул алъяпкыч астына кереп китә һәм яңак төбенә Фәтхелбаянның кайнар кабартмадай уч төбе килеп төшүгә карамастан, шешәне яулап алуына чиксез куанып, Шәйдулла янәшәсенә менеп баса.
Кара бура ничек чыдагандыр — белмим. Әмма шунысы ачык — әгәр дә ул елганың туры бер җиренә корылган булса, түзмичә чалкан яткан яисә икегә аерылып таралган булыр иде. Инеш таш кыяны сөзгәч юашланып, авылга таба борылган җирдә урынны сайлап ялгышмаганбыз бар басымны иң элек шул кыя ала Агып килгән нәрсәләр башта аңа баш иеп. аның тобасында әйләнеп, куәтләрен сүрелдергәч кенә плотинага юнәлә. Гүя арып эштән кайткач, арыш чумары ашаган җиреннән генә караватына янтаеп йокыга түнгән авыл агае Минем кара исәп белән, язгы бозлар да шунда бер-ике кат әйләнеп, көчләрен югалткач кына буага якынаерга, аның икс шлюзыннан үткәч, кыйгач салынган бүрәнәләрдән шуып кына түбән агарга тиешләр иде.
Бушаганрак арада халыкка күз аткаладым. Хатын-кыз яр читендә өелешеп, ах-вах килә, бала-чаганың кайсысы таш кыя башына ук менеп кунаклаган, кайсысы этләре белән янәшә су буенча йөгерешә, озын саплы җәтмә белән балык сөзә, аталары сөйрәп чыгарган бүрәнәләрне читкә тәгәрәтә Мин Кәүсәрияне күзлим — ул да, атасы белән туганнары да өстәге дамбаны ера Ә Ниса, таш баскычның урта бер басмасы на утырган да. хәтта ерактан ук ике керәшә оясын хәтерләтеп торган кара күзләрен төтенгә урап, папирос көйрәтә — тимер холыклы хатын да соң. әй! Хәер, ике ел сугышта йөреп, ни генә күрмәгәндер, бәлки нәкъ шушындый тыелгысыз елга булып, аның күз алдында кеше каны аккандыр? Хәзер ул гамьсез, җансыз, әмма сүнмәгән, сүрелмәгән. Иңбашында чуклы шәл. шуны җилпеп, менә-менә очып китәр кебек. Яланбаш. кара чәчен толымлап үреп, күкрәгенә салган Аның кайсы якка очасын мин бик яхшы күзаллыйм
Ширәмәтов атасы яшереп калдырган асылташны авыл советына тапшырган көнне, дөресрәге, төнне (без аның акчасына — ул без уйлаганнан да галәмәт кыйммәт торган икән! — төзелешкә кирәкле бик күп нәрсә сатып алдык, иң мөһиме Фордзон тракторы, җиде ат. тегермәнгә электр двигателе, ике пар таш. тик соңгыларын әле алып кайтмаган. ә станция җиһазларын Казаннан безгә ссудага бирделәр; тагын яңа мәктәп салырга уйлыйбыз. Кышка колхоз оештырырга исәп бар. мине председатель булырга үгетли башладылар инде) ..әйе. Ширәмәтов асылташны безгә тапшырган кичне Ниса аны ташлап, бер карчык ка төште, шуның белән аралары суынды..
Ә бер төнне..
Станция мине үзенә йотты диярлек. Ашавым — ашау, эчүем — эчү. йокым йокы булмады диярлек. Иртә таңнан кояш баеганчы, туктаусыз аякта (Шәһәр ботинкалары эштән чыкты, кирза итек киям, аны да икенчене туздырам инде, әле ярый эш кораллары гына түгел, эш киемнәре дә кайтарттым.) Кайбер көнне яңа сауган сөт кенә эчәм дә йокыга түнәм, ә кайвакытны, бигрәк тә озаклап иртәгә эшлисе эшләрне барлап утыргач яисә Каһир белән кара төнгә хәтле сөйләшеп, хыялланып утыргач, йөреп керәм, төзелеш арасында буталам, тау башына менеп китәм.
Шундый кичләрнең берсендә, тиргә батып, башымда кырмыска оясы кебек мыжгып торган саннардан, сүзләрдән, исәпләүләрдән тәмам әлсерәп һәм колак төбендә безелдәгән озынборыннардан алҗып, тышка чыгып киттем. Айлы төн. Чалт аяз. Бөркү Кайбер өйләргә ут алынган. Инеш ягыннан су, без актарган, казыган үзле балчык, йомычка исләре аңкып килә
Тугай тобасына җнтәрәк, комлы сөзәк ярда ак шәүлә күреп алдым: суны ярып (җәенмени!) берәү ярга чыгып килә икән Эт чиясе куагы артына постым, карап торам Чыкты Ялангач. Ап-ак. Хәер, зәңгәрсу- яшькелт, ай нурында йөзә Тәнендә эре тамчылар җемелди Чәчен сыкты да, кулын артка каерып, баш артына төйнәп куйды .. Ниса иде ул!
Каршы очраганда аның яныннан тыныч кына узып китә алмый идем Дулкынланам, Кәүсәрияне уйлаган йөрәгемне үтәли күрәдер шикелле. Кәүсәрия бүтән. Ә Ниса янымнан бу авылда бер хатын да узмаганча үтеп китә, артыннан каерылып карыйсымны, хәтта иярәсе килгәнемне сизә, микән? Тыштан сап-салкын калырга тырышсаң да, эчтәге иярле атның тимер чылбыр тышавы чыдамас, шартлап өзелер сыман Әллә нинди — сихерле иде ул
Ләкин бик тиздән, Нисаның бу авылны кузгаткан уртак эшкә салкын битарафлыгын тойгач, ул минем өчен өрәк белән бер дәрәҗәдәге чит затка әйләнде. Озакламый, ялгыз очраткан чакларымда күрмәгән дә кебек үтеп китә башладым тәкәбберлеген күралмый идем Менә шул чагында ул .үчләнде ахрысы Каһирның үземә ачуны китергеч мөнәсәбәтен күрсәткән чакларын да аннан гына күрәм шикелле. Кәүсәрия белән тел ачып йөргән чагым иде — ул да ачык түгел Күрәсең. Ниса мине яманлап сүз ката, араларны бутарга тырыша иде Тора-бара аны күрмәмешкә салынудан туктадым, чыгырыннан чыгарырга кирәк иде — башта үчекләп, аннары шаяртып йөрдем Ул ни әйтергә дә белми, күр кә кебек кабарынудан узмый
һәм менә бер төнне
Дөресен танырга кирәк хатын-кызны бу кадәр дә гүзәл зат итеп күзаллаганым юк иде әле. Хыялланганым бар Ул гынамы — әйтсәм әйтим инде — Мәскәүдә үзебез йөри торган ашханәдәге бер повар хатын күземә караган килеш ашыма арттырыбрак ит сала башлаган иде Күзенә багарга кыймыйм, ә итнең чамадан артыграк төшкәненә тәмам ияләндем, ашаган җиренә мал түгел, кеше дә няләшүчән икән ул Бер заманны үзенә ияртеп алып китте ул мине Бар кыюсызлыгымны киемнәрем белән бергә салдырып ташлады «Итне юкка гына яратмыйсың икән!» —дип. тук көлүен генә хәтерләп калдым Яныннан хатын-кызны үземә якын җибәрмәскә дигән төшенке канәгатьсезлек кенә алып кайттым Ә ашханәдә байтак гомер аш бүлегендә туктамыйча, нкенче-ми- кенчеләр тирәсенә ашыктым, ә бер туктагач, ул пилмәнне әүвәлгечә чүмече белән генә тондырмыйча, иренен дога кылгандай кыймылдатып, кашык белән санап кына салды
Ә Ниса, чыннан да. шайтан кызы белән бер икән Чәченнән, бөтен тәненнән су ага, авыз эченнән генә ниндидер танго көенә бирелеп, би лен дә уйнатып ала
Аннары ул киенде дә. тугай ярында тезен кочаклап бераз утыргач Аллага тапшырдым! диде
Авылга борылыр дип көткән идем, ә ул су буенча аска таба төшеп китте Шул чак Булганин өендә торган карават башындагы чулпы чыңын яңадан ишеткәндәй булдым «Менә ничек!» Аңлашылды Пәгаен, ул шунда бара, айлы төндә тәне зәңгәрләнеп янган хатын өчен нке чакрым ара нн тора!
Аның шулай түбән төшеп киткәнен ике-өч тапкыр шәйләдем Беренче кат шул төнне, калганнарын соңыннан Теге кызыл күзле кара эттән ничек курыкмый икән? Хәер, ул аңа өрмидер дә! Бәлки эт аны та
нып, каршы ук чыгып аладыр, хуҗасы үз иткән кешегә юмалану ялгызлыкта яткан эткә тансыктыр. Билгеле, Ниса киләсе төнне (ә бу хакта алар алдан ук сөйләшеп куялардыр һәм ул көнне Булганинга хатынын авылда калдырыр өчен әллә нинди хәйләләр уйлап чыгару кирәкмәстер дә: «номенклатур» кеше ич. кая бармас!), әйе, ул киләсе төнне зирек агачлары артындагы өйнең тәрәзә капкачлары ябык, әмма ишекләре ачык каладыр.
Ниса кыланып:
— Боңсуар, моң вие! Комман кн са ва 1—дигән буладыр.
Кызык — ут кабызып торалар микән? Минемчә, Булганин аны тышта ук көтеп торып, зур куллары белән күтәреп аладыр да караңгы өйгә алып керәдер Мондый чакта карават турысындагы тәрәзә (бигрәк тә айлы төндә) капкачы ачып җибәрелергә тиештер. Ниса чыклы үлән чылаткан аякларын тизрәк җылы юрган астына яшерергә тырышадыр, ә күшеккән озын бармаклары Булганинның йөнтәс күкрәгендә адашып йөридер, ә төн уртасында шундый юл үтеп, ни өчен килгәнлеген икесе дә бик яхшы аңлыйлардыр. Ах, Булганинның ак эчке күлмәге Нисага үзенең тәвәккәл кызыл командирын никадәр сагындырып искә төшергәнен белсә иде бу — үбешкән чакта сакалы белән бөтен битне, бигрәк тә иякне чәнчеп бетергән йөнтәс битле ир!.. Ул, Ниса килгәнче, үзенең күленә кереп чыга ахрысы. Ә ай нинди, ай, ай!.. Тәрәзә төбендә эт шыңшып, стенаны тырный, аратада ат пошкырып куя, тәнне куырып, ябалак кычкыра, күлдә балык ухылдый һәм төне буе — чикерткәләр чыңы... Аннары Булганин керосин лампасын кабызадыр. Суык карп ите, тозлы уылдык, куырган гөмбә һәм, әлбәттә, дүртпочмаклы утлы шешә.
Этнең Нисаны күралмавы да ихтимал, ул килгәндә ярсып өрүе дә бар Булганин аны я келәткә бикләп куяр, я өй буенча сузылган чыбыкка чылбырлар. Теле булса, эт биредәге хәлләрне хуҗабикәсенә сөйләп бирер иде микән? Хәер, хуҗабикә үзенә генә таныш билгеләрдән бу хуторга читләр ияләшкәнен сизенер. «Минем чәчем мондый кара һәм озын түгел, озынлыгының гомумән әһәмияте юк... әйе, минем чәчем мендәр астыннан килеп чыккан бу чәч шикелле кара түгел»,— дип уйлыйдыр ул, ләкин иренә әйтергә кыймыйдыр. Бердән, графиня горурлыгы ирек бирмәс, икенчедән... Хәер, нинди графиня, я хода! Барысын да ниндидер томан йотты, әле дә ярый теге чакны Ростовта, сорау алган һәм тентегән булып, үзен чишендерә башлаган өч матрос янына полкның разведка начальнигы иптәш Ярослав Борисович Булганин килеп керде Яхшымы, яманмы — ир, яхшы заманалар да килеп җитәр, пресвятая богородица рәхмәтеннән генә ташламасын, Ярослав Борисович бу якларга Новороссийскида очраткан татар баеның яшергән асылташын тапканчы гына. (Нибарысы бер асылташ, ләкин нинди бит!) Хәер, алдалавы да бардыр: аның өчен иң мөһиме — бераз кеше күзеннән качыбрак тору Яхшы заманнар җиткәнче. Ә биредә алай ук начар да түгел сыман. Табигать. Завалишиннарның, Макашиннарның нмениеләре — яп-якын. Ах, әйе. әүвәлге, инде берни калмаган имение- ләре... Завалишин? Кайсы Завалишин? Таныш исем. Ә! Декабрист Завалишин!..
Ә бер төнне хуҗабикә кадерле ире Ярослав Борисовичны чит хатын белән тотар. Төн уртасында шәп-шәрә калышып, күлдә су коенган чакларына килеп төшәр. Ярослав Борисович соңыннан ярсыган һәм чәчләре тузгыган, Трезорны кочаклап елаган графиняга ул татар ха-
Хәерле кич, кадерлем. Эшләр ничек? (франц.)
гынын теге татар бае малаеның хатыны дияр, тик инде ул «малайның» ике ай элек асылташны советларга тапшыруын Ярослав Борисович сөйләп тормас нигә чүп белән хатынның кәефен төшерергә
Аннары Булганин торып тозлы кыяр суы эчәр, аның сакалына ябышып калган яшел әнисне күреп, Нисаның күңеле болганыр («Тук ♦ тале, нинди күңел болгану ди ул? Алла сакласын!.. Алай да кемнән з булыр?» — дип уйлап куяр Ниса Тарханова.) Ә тегесе юрганны кайтарып, Нисаның шома эченә салкын чулпы ыргытыр. «Артыңнан жы- н еп йөр, дура!» Аннары Ниса чыклы үлән ерып, су буйлата авылга ме- £ неп китәр, ә Ярослав Борисович, баскычка утырып, алтын язулы папи- ? росын тартырга керешер .
s
Морзалар паркына төшә торган, яртылаш туфракка күмелгән һәм х тузганак, чирәм, бака үләне каплап бетерә язган баскычка утырып. Ни- “ са ни уйлый икән? £
Ширәмәтов Нисаның үзеннән киткәненә кайгырмады ахрысы. Ул ® асылташ белән бергә аны да югалтасын бик яхшы аңлады. Өйләнүгә, ~ шәһәргә китәбез дигәч кенә чыккан иде ләбаса. Әйе, байлыклары бай- < так гомер кайгы-хәсрәт күрми яшәргә житәрлек иде Әмма Ширәмәтов о башкадан курыкты иртәме-соңмы шәһәрдә сагыш басачак иде. аннары карта, иске дуслар, хатын-кыз. . Әйе, асылташның гомере кыска иде * Штабс-капитан аны тынычлыкта калдырырмы соң? Дөрес, аның ку- а. лында да Булганинны бәйдә тотарлык тышау бар Рамазанов Теге * төнне ул Рамазанов бүлмәсендәге камин төннегендәге яшерен кирпеч е астыннан асылташны алып яткан мәлдә Ширәмәтовның нишләгәнен < тәрәзә каршындагы агач ябалдашыннан Булганин карап тормаган һәм . шулчакны Рамазанов кайтып кермәгән булса иде дә бит.
«Хәерле кич, Юныс йосыпович!»
«Мине көтәсезмени?»
«Сүз бар иде...»
Шулчак ишектән Булганин килеп керде:
«Сүз? Менә аларга безнең сүз!» — Ул, киң селтәнеп, Рамазановны идәнгә сугып екты Рамазанов, револьверын чыгарса да. атмады. Булганин аңа ташланды. Әүмәкләшкәндә ялгыш атылган пуля Булганнн- ның яңагын кисеп үтте, тик ул тартып алган револьверны Рамазанов- ның чигәсенә терәп өлгергән иде инде Ату тавышы яңгырады
«Бүлеш, Ширәмәтов!»
«Мине каян беләсез?»
«Контрразведка, поручик!»
«Бүлешер нәрсәм юк, тайник буш».
«Артыңнан биш ай күзәтәм, поручик Иртәме-соңмы син бирегә керергә тиеш идең, сәүдәгәр атаңның кабинетына».
«Ул барысын да үзе алып киткән».
«Юк. поручик юлда әллә талыйлар, әллә нәрсә,— кире борылып кайту бик ихтимал, ә ул чагында иң затлы нәрсәнең монда калып торуы мәгъкуль Аннары соң... картның поручик улы да бар бит. аңа да ход калдырырга кирәк, я?»
«Логика бар, тик...»
Алар янына ату тавышын ишеткән Ниса килеп керә Ул — изба- читальняда мөдир, бая гына «Шәрык хатын-кызлары һәм пәрәнжә» дигән темага лекция укыды. Рамазанов — үлгән.. Ширәмәтов Нисаны сөйрәп алып чыгып китә, дөресен сөйләргә хәленнән килми Ә Булганин үзен-үзе аткан кешенең ни рәвешле ятарга тиешлеген бик яхшы белә..
Хәтеремә нинди эзлеклелектә килсә, шулай сөйлим Моны ташуның икенче көнендә — Булганинның үлемен ишеткәч — Ширәмәтов бәян кылды.
«Ник элегрәк әйтмәдең?»
«һәркемгә үз өлеше. Ислам Имамович һәркем үзе өчен җавап бирә».
«Буталчык».
«Безне революция бутады».
Борым хәлләре бөтен авылны тетрәндерде, тик һәркем станция һәм кара буралы плотинаның исән калуына шатлана, горур, сөйдәрлек нәрсә күп, кооператив кибете төбендә дә. өйләрдә дә көне буена, аннан төнгә һәм таңга хәтле тынмадылар. Шатлык хакына хатыннары да тыярга базмады. Өйләр гөлт итеп тора. Ильич уты астында нигә утырмаска— гомерләре буена көттеләр, мать честна! Алар да төшеп калганнардан түгел икән ләбаса, сукыр лампа астында күз чекрәйтеп утырмыйлар, гуляй!.. «Открой шибер, проверь тягу, кода!» — «Ә Сафин молодец, ут җегет!» — «Ә иптәш Зәйнушин?!» — «Ә Сафин?! Сәнәкчеләрнең артына карболканы шәп кыстырды да соң!» — «Ә оборот-мн- нут?» — «Монда хикмәт — стансы. Үзебезнең стансы! Рәсәй зур. ә без бәләкәй идек, үз каныбызны үзебез эчеп тик ятканбыз шунда».— «Ә хәзер без — не трогай, әйе!»
Әйе. сәнәкчеләр.
Башта алар безне куркуга салдылар, ләкин үзләренең дә котлары үкчәләренә төште. Алай да «сәнәкчеләр» дигән кара тамганы алар му-еннарына үз ирекләре белән такты, байтагы курку белән генә калса да, кайберәүләренә бу тирәләр белән саубуллашырга туры килде. «Каждая вошь сама себе и вождь» булса да. кайсыдыр алдан барырга, беренче тешләргә мәҗбүр, һәм алар, ирексездән, «вождь» дип аталды. ә һәммә «вошь» үз ярыгына посты.
Мин үзем күргәнне генә сөйлим, бары тик үзем кичергәнне. Бездә укытучы кызларны көчләү, совет биналарын ут төртеп яндыру, активистларны үтерү булмады. Спирт заводы директоры Ярослав Борисович Булганинны искә алмаганда. Әмма эткә — эт үлеме.
Хәер, кем белә: шул хәвефле кичне станциягә үтеп керә алсалар, сәнәкчеләр аны тәгаен җимерергә, бәлки яндырырга ук тотынырлар иде. ә сакларга, якларга ташлаганнарны... Кем белә: һәркайсында дип әйтерлек сәнәк, чалгы, балта я читән казыгы, ә «Кара күмер» кушаматлы үгезнең киң маңгаен чәрдәкләгән кургашынның минем күкрәгемне теткәләве ихтимал түгел идемени? Яки Каһир Сафннның бавырын Яисә Кәүсәриянең гөнаһсыз йөрәген... Ничек кенә ихтимал иде әле! Ләкин, күрәсең, тарихка безнең үлемебезнең хаҗәте чыкмаган, кемдер безгә ул көнне янаган пуляны читкә юнәлдергән. Кем ул? Яки нәрсә? Язмышмы? Әмма станция — ул язмыш түгел, ул — без үзебез идек! Юк. ул безнең идеябез һәм ышанычыбыз иде. Без йөрәкләребезгә төбәлгән пуляны чынга ашкан идеябез яктысы белән сукырайттык. Ә үзебезгә атасы кешенең күзен ачтык.
Болай булды.
Кайнап торган тобадан аерылып, плотинага таба сәер бер нәрсә ажгырып якыная башлады. Аны су агызган күпер басмасы этеп килә. Шул рәвешчә плотинага килеп керсәләр, ай ярым буралган бураның I мизгел эчендә гаип булуы шиксез. Бәлки тоелган гынадыр, бәлки кара бура бирешмәс тә иде әле?..
Плотинага таба өстәге авылларның берсендә киселеп, яр буена ташланган мәчет манарасы якынаеп килә иде. Манара очы су яра, күпер басмасын сал шикелле тартып килә
— Вәссәлам буа!
— Җә тишә, җә ишә — тучны'
— Эчәгесен агыза хәзер.
— Шәйдулла. Фәтхи! Иптәш Зәйнушин! Таегыз — миегезне чәчә!
Шәйдулла белән Фәтхи ярга йөгереп чыктылар.. Берсенең чабатасы төшеп калган, икенчесенең, ыштаны кендектән умырткага хәтле аерылган. һәр ботында бер балак, ул аларны бөрмәсе буенча чаршау шикелле җыерып куя: алдан җыера — арттан ачыла, арттан җыера — алдан ачыла.
Мин дә плотинадан йөгереп килеп, станциягә кердем дә. сүс баулар сөйрәп чыктым, ирләр чуалган төргәкне сүтеп бетерер-бетермәс үк. очларын авызыма кабып, суга ташландым, ике күнитегем ике якка очып, юеш чолгауларым гына таралып калды Кәүсәрия килгән икән, кулларын күкрәгенә кушырып, бөрешкәнен генә күреп калдым Агым көчле, алай да өлгердем: бауны манараның үзәк нарат баганасына бәйләдем дә пошкыра-пошкыра:
— Т,артыгыз! — дип кычкырдым Бауны тарттылар, үземне кырт борылган манара чак кына күпер басмасына китереп кысмады Икенче бау белән күперне арканладым.
Мин чыкканда, манара, үлгән чуртан сыман, үги ана яфраклы сан суда ф сузылып ята иде. (Соңыннан ул шунда таралып череде - языгыннан куркып, мәчет манарасын хәтта тол карчыклар да утын итеп ягарга < теләмәде.) в
Авыл күгенә, кеше башына төшкән бәхетсез мәхәббәт шикелле, бо- < лытлар тавы ишелеп төште. Хатын-кызлар, әгузеләрен әйтешеп, өй и ләренә таралышты, бер-ике ир-ат тегермән салырга кайтарылган, әле « каезланмаган һәм тәмәке төпчекләредәй тәртипсез таралып яткан бүрәнәләр арасыннан бәрәңге бакчаларына таба юл алмакчы иде - Каһир юлларына аркылы төште Җил чыкты, плотинадан шарлап аккан суны тузганак урынына очырта башлады Өермә ике өйнең салам түбәсен хатыннар итәге кебек кенә кайтарып салды, корымлы морҗа-лары гына тырпаешып калды Тауга чартлатып коры яшен бәрде, кыядан ташлар ишелеп төште. Болытлар битне тырнап узсалар да. яңгыр яумады, күрәсең, өстә идән мунчаласы кебек борыла-борыла сыгылып, теткәләнәп, коп коры булып калгандыр
Урам башында «Оборот-мннут» күренде: җәяү генә йөгерә, артын камчылап килгән чабата бавына буталып, ике тапкыр егылды, баш очында кәгазь болгый Чабатасын баганаларга сузган тимер чыбык калдыкларыннан үрде ул: «Мәңгелек һәм ашарга да сорамый1* Каһир янына килеп җиткәндә генә, кәгазе кулыннан ычкынып, яфрак шикелле очып китте, артыннан ташланган иде дә, Каһир чабата бавына басып туктатты:
— Кая шуышасың?
— Тнлехренграм
— Атын кая?
— «Кара күмер» аның эчен тишеп агызды, иблис!
— Ычкынганмыни?
— Фордзонны сөзеп аударды да магнитосына басын, чәпрә итте. Чакматаш Дәмине койрыгына. Тәртә Гәптрафнгы мөгезенә барып җа- бышканые тыялмадылар. Эче киткән булган икән, шүре җибәрде. Дәмин бака төсле ямь яшел. Гәптрафнкның өч бармагын танган изде...
— Яп юшкәңне, җитте!.. Кәгазьдә нәрсә иде?
— Тнлехренграм...
— Ни язылган?
БОДАЙ БӨРТЕГЕ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ
— Борым урыслары менеп килә дип.
— Ни калган?
— Тилехоннан әзерләнеп торырга диделәр, белмим. Сәнәкләр ку тәргәннәр, балта Ярдәмгәдер инде, безгә булышырга. Прлетәреләр, соединәечь!.. Сыйнфый туганлык, гупчым. Алла да юк, бог та! Попларны сөннәткә утыртырга, муллаларны чукындырырга — текущий момент шундый! Җөрмәсеннәр дөнья бутап... Прухыр ахири менә микән? Атна кич кенә карт әтәчкә алмашып, бер чирек самагунын апкайтка- ныем — карачин булып чыкты, зимагур!.. Икенче көнне йокыдан горып тышка чыксам, карт әтәчебез күрше тавыгын куып йөри.. Прухырның Праскувьясы белән минем абыстай арасында шундый дагавар икән, мутлар . Прухыр да менсә, кунакка алырыем, атны чалдым бит... Ну, киттем, иптәш Сафин Прухыр знакум килеп җиткәнче, атның бавырын гына булса да куырып өлгертергә кирәк
Кычкырып көлә калдык. Нинди руслар килә, кая килә, нигә? Бәлки безгә булышыргадыр, әллә станцияне ачу тантанасына микән? Кая монда тантана!
Су тынычлана, төшә башлады, чүп-чардан арынды. Кояш баеган икән инде. Ж.ил дә тынды.
Шунда сәер тавышлар ишеттек. Ир-ат кайсыдыр алып төшкән чәйнектән әчегән бал эчеп, алма, помидор капкалап утыра иде —алар да башларын күтәрде. Авыл ягында ул-бу юк
Ширәмәтов аска — тугай ягына төртеп күрсәтте:
— Карагыз әле! Әнә!
Тугай борылышыннан иске тун кебек сәләмә, тузгыган халык төр кеме килеп чыкты.
— Дулыйлар түгелме соң?
— Ат карагы тотканнар диярсең!
— Әллә безнең көтүче малайлар берәр ярамаган эш кылганмы?!
Төркем әле кысылып йомыла, әле таралып җәелә. Мин аны хәзер карт керпе белән тиңлисем килә, ул вакытта исә шом басты, ниндидер яманлык сизендем, йөрәгем сулкылдап тибә башлады Каһирга күтәрелеп карадым, ул агарып килгән, муен тамырлары бүртеп чыккан, күзе сөзеп, килүчеләрнең йөзләренә түгел, ә аларны үтәли тишеп, каядыр артка карый, туңгандагы кебек, иңбашы калтырана Хәтеремдә кулы белән чак кына сизелерлек хәрәкәт ясавы уелып калган: баш бармаклары буынтыклары агарганчы йодрык булып йомарланган бүтән бармакларына ятып кысылды — үз уендагы пулемет гашеткасына басуына шикләнмәдем. Димәк, хәл яман иде булса кирәк
Килүчеләрнең кыяфәтендә иман заты аз иде шул. Әйе, нәкъ керпе: баш очларында сәнәкләр, чалгылар тырпаешкан.
Каһир белән минем тирәгә ир-ат җыелыша башлады, кайберәүләре багорларына үрелде, ирексездән без дә алга таба атлый идек бугай инде. Әмма без арыган, хәлдән тайган, бер-беребезгә карашып алдык та маңгаебызга бәреп чыккан салкын тирне сөрттек. Бер Каһир гына үтә тыныч күренә иде.
Ак атына атланып, аргы якка милиционер килеп чыкты — Идрис Ярмиев Аты шарламалы плотинага керергә курыкты, ул аны ташкынга каулап кертте дә безнең якка йөзеп чыкты.
— Бунт! —дип кычкырды ул астагы төркемгә ишарәләп. Өстен нән шарлап су ага.—Сәнәкчеләр! — Килеп җитте, сулышы капкан, авызы-борыны кара кан, яланбаш, башындагы ярага тузан ябышып каткан — Берьюлы өч авылда Иң хәтәре — Шүмкәдә, Йөзендә Үтереш ... Станцаны сакларга! — Кобурасы корсагы турында чайкала, буш - Кулачье эше. Өлгерми калдык... Булганин, кабәхәт!. Өлгермә дем-м!
Каһир, йөгереп барып, атынын ияренә аскан портфеленнән револьверын алып килде, Ярмиевкә сузды
— Үзең,— диде Идрис абый — Берәр нәрсә чыкса — рөхсәт
Безнең арага Кәүсәрия килеп керде Зәңгәр күлмәктән, бите янып тора Безнең ертык, юеш, кылка киемнәребез арасында ул курчак кебек. Идрис абыйга карап алгач, югалып торды да ак чүпрәк тасмалар ♦ җилфердәтеп килде. з
— Бәйлик, Идрис абый! =
Булышма, Кәүсәрия! Миничмасам исән. Шүмкәдә милиция на- к
чальнигын үтергәннәр. Анда мәхшәр! =
— Идрис абый, бәйлик. ?
— Ж.ә инде, тилчә булдың бер...
Безнең тирәдәге кешеләр кайсы-кая таралышты Аннары тагын ук- “ маштылар. Бу юлы аларның баш очындагы багорлар куерак иде инде ?
Борычныкылар адымнарын сүрелдерде. Аның каравы тавышлары 2 көчәйде. Әмма ни кычкырганнарын аерырлык түгел. ш
— Ни кирәк аларга? — дип сорады Кәүсәрия миннән
— Атаң башы түгел,— диде Каһир теш арасыннан — Карга күзен j карга чукымас
Кәүсәрия беләгемә ябышты, тирләгән кайнар кулын кыстым Ирләр J= арасында Азамат картның таза уллары бар иде. башлары калкып то 3 ра Бәдәмша ау мылтыгы тоткан
Өйләрдән кешеләр атылышып чыкты Кайсылары бабаларыннан ф калган турылыклы крестьян кораллары—сәнәк-чалгылар тоткан, кай- ж сысы чүпрәккә аскан икешәр кадаклы түгәрәк герләрен йомарлый <
— Хәрби обстановкада иң кирәге — шабер! — дип сөйләнә Шәйдхл- ө ла. Шаберның нәрсә икәнен сүзсез аңлатып. Фәтхинең артына шапыл- * датып ала — Оторви да брось — асларына җибәртәбез!
— Бәлки лименация ясаргадыр? — дип сорый миннән Фәтхи абый <т>
— Ни ул?
— Станцияне җибәрәбез, прожекторларны төбәп куябыз да ки нәнеп дөмбәслибез!
— Аллага тапшырдык, җәмәгать! —ди берсе учына төкереп — Мәфтуханың ашы суынмас борын, кикрикләрен шиңдерик
— Үзеңнең эштнеңне суытмасыннар!
Без бер карыш та алга атламадык, тегеләр генә якынайды \ра утыз-кырык сажиннар гына калып бара Көтәбез
«Оборот-мннут» Сөләйман күренде — аягы тигән җиргә тия. тимәгән җиргә юк Ә артыннан, юеш җирне сулышы белән көйдереп, «Кара күмер» томырылып килә Мөгезендә «Оборот-мннут»ның каеш табанлы «мәңгелек» чабатасы, шуның ат кылыннан ишкән бавына сөртенеп, инде үгез абына
Сөләйманга тегеләр якынрак иде, ул сыңар чабатасына ябышкан пычракны өстерәп, туп туры Борымлыларга таба элдерә Менә хәзер сәнәкләренә эләчәкләр дип, тын да алмын көтәбез, кычкырабыз, ул колагына да элми, безне хуплап тора дип белде ахрысы
— Әй! Дорогу-у! — дип кычкырды «Оборот-мннут». Үгез аны куып җитте, ләкин ул җиргә ятып калды, үгез кире борылган арала тагын торып йөгерде
Без генә түгел, борычныкылар да «Оборот-минут»ка кычкырырга, киңәш бирергә тотынды инде
Стой — не шевелись! Упал — пропал!
— Тылыңны сакла, тылыңны!
Тю-тю-тю!
Прухыр Саватс-е-еч! — дип кычкырды Сөләйман тегеләр төрке менә җиткәндә
— Чаво тябе?
65
<к У.» м II
- Здаруф. лысый мозга!
Салямалейкум. шайтан бесхвостый!
Сөләйман төркемгә бәреп керде, аңа аерылып юл бирделәр, артын нан юл ябыла барды Төркемне ерып үтеп, тагын унбиш адымнар буш лыкта йөгергәч, кире борылды. Без дә егылып көләбез, тегеләр дә.
«Кара күмер» ике арада потлы тояклары белән жир актара, үкерүе нә станция тәрәзәләре зыңлый.
Прухыр. где ты. аднанолчан?
— Тута. Сулейман!
— Айда ко мне — кунак будешь!
— Чего хай поднял? Вот счас устроим вам кунак! - ди берсе.
— Закрой кляп!—дип кычкыра Прохор дигәне аңа каршы. Енто ж кореш мой закодычнын Мы с им казакам усы накручивали!.. Вали сюда. Сулейман! Разомкни перед моим корешом брюхи червивые!
Сөләйман белән Прохор кочаклашып күрештеләр ахрысы, алар ту-рысында хуплау авазлары яңгырады
- Кумышка есть? Гулять будем!
— Сперва нам вашу станцию сжечь надоть под едреный корень.
— Хычаму стансы жечь, дурак твоя башка?
— Чтоб глаза не мозолила, ахири.
— Хычаму стансы, аднаполчан? Нада... энта самая., глисты жечь в пузе самагуным
— Кончай брататься с курвой басурманской?!
— Не чихай, Хфедорыч, зубы отхаркаешь, понял? Ето ж Сулей- манка — первая шашка в кавалерии эркака-а!
Без инде көләргә дә. еларга да белмибез. Каһир «Оборот-минут»- ның шәхси танышлыгын файдаланып калыр өчен әле үгезгә, әле кара төркемгә карый-карый алга атлады
- Барма! — дип кычкырды Идрис абый ирен читендә күренгән яңа канны жиңе белән сөртеп,— Пычранма контраларның йонын уңайга сыйпап! Аларга бер генә чару - Себер'
- Сәнәккә — сәнәк, балтага балта! — дип кычкырды Бәдәмша абзый.
— Нинди контра, нинди контра? Ыштансыз чабаталар, тавык мие эчкән нәрсәләр Яшәүләре тәмуг, өметләре җәннәт,— диде Каһир.
Каһирга иярмәкче идем, әмма кире куды.
— Станцияне сакла.— диде ул. Күзләре арыган, тавышы карлыккан, ә йөзенә кан йөгергән иде инде, ә сулышы иркен. Елмаеп күз кысып кунды — Сакланганны алла саклаган. Ислам Имамович!
Караңгылыктан да каралыбрак торган үз төркемебезгә, йолдыз кебек агарып торган Кәүсәриягә таба чигендем һәм кинәт, күңелемнең бөтен барлыгы, гомеремнең үткәне һәм киләчәге белән ташып, басманы дөбердәтә-дөбердәтә станциягә кереп киттем, маховикны тотып торган юан чылбырлы корыч ыргакны ычкындырдым да валны күтәрттем: пышылдап кына, иркен сулап жибәргәндәй, киң каеш әйләнә башлады. динамо нечкәргәннән-нечкәрә барган сызгыру белән әйләнергә кереште. Киредән ишек катына — реостат һәм приборлар щитына барып. чынаяк тоткалы рубильникны аска гартын төшердем Яшькелт очкын балкып китте — һәм авылда беренче тапкыр үзебезнең йөрәк- ләребездән тамчылап саркып чыккан хыял кошының йолдызларны сискәндергән иксез-чиксез киң һәм якты канаты җәелеп китте. Электр балкыды Электр уты.
Дөньяны «ура!» авазы басар дип көткән идем ату тавышы яңгырады.
Үз-үземне белештермәстән. тышка атылып чыктым: станциянең дүрт почмагыннан дүрт якка һәм югарыга күккә (биш нур - биш почмаклы йолдыз) биш нур сузылган, бер якта чагылган күзләрен жиң-
«в
нәрс белән каплаган безнең төркем—төзүчеләр, икенче якта—җиме рергә яки яндырырга дип килгән, ләкин инде моны оныткан кешеләр алар уртасында — аякларын җәеп яткан «Кара күмер» һәм кочаклаш кан Каһир белән Прохор Прохор кулында обрез, ул ут кабынгач, ша шып Каһирга ташланган үгезне атып еккан икән
Ике якта — чабаталы ике төркем, аяк асларына коелышкан сәнәк, ф чалгы, балта, килсапларны. багорларны таптап, кешеләр бер-бсрсенә якыная, бая гына коточкыч ерак булган ара тарайганнан-тарәя Әй 5 терсең лә бер-берсеннән башка яши алмаган ике тегермән ташы үткән, 2 хәзерге һәм киләчәк заманнарны кысып, безнең инде беркайчан да х буш булмаячак өмет капчыкларыбызны чынга ашкан хыял оны белән g тутыра Кәүсәрия көлә-көлә Идрис абыйның канлы битен сөртә, яра- £ сын бәйли, Идрис абый исә елый-елый аның чәчен сыйпый
Мине бер генә мәлгә онытып тордылар, миңа беркем карамады - Бераз үпкәләдем дә бугай Үземне чөя башларлар дип көткән идем Юк. 5 иң әүвәл тегеләр төркеме «Оборот-минут» Сөләйманны, безнең төркем 2 Прохорны чөйде Аннары соң гына Каһир белән мине
Өйләрнең ишекләре тупсаларыннан каерылып ачылды, урам һәм £ тыкрыклардан халык инешләре агып, безнең станция уты булып җәй- ш рәгән дәрьяга килеп кушылды
«Оборот-минут»тан да гарьрәк тузан туздырып килгән машинаны g без тып-тын калган көенчә каршы алдык Идрис Ярмневнең куллары -° калтырый башлавына игътибар иттем, Каһирның очкын чәчен горган ф күзе кысылып килде, мин кинәт бөтен күкрәгемне тутырган кызгану хисе белән халыктан бер башка калку Прохорга карап алдым Маши- < пада милиция килгән дип белдек, иң әүвәл Прохорны алып китәселәре- е нә шикләнмәдем шикелле, мин аны шуңа күрә кызгандым. Ахыр килеп, * аларның гаебе барлыкка бар, әмма тимичә, тыныч кына яшәүләренә - ирек куйсаң, алар бүген үзләре кылган иң оятлы фигыльне кабатлау п түгел, искә алырга да читенсенерләр иде инде
Халык, урталай ярылып, машинага юл бирде, аның «Кара күмер» күзе ише калкып торган фараларыннан сирпелгән икс ут көлтәсе минем һәм Каһирның өстенә ябырылды. Бер мәлгә сукыраеп калдым, кара ишекнең ялтырап ачылуын, аннан ак фуражкалы бер кеше чыгуын күземне' каплаган учымның бармак араларыннан гына күреп тордым һәм ул, халыкка борылып, нәкъ Прохор Саватеевнч каршында басып калды! Болай да сәерсенеп калган халыкны тынычландырырга теләгәндәй, башта кулларын югары күтәрде, аннары иң башлап Прохор белән кул биреп күреште. Юк. ул милиционер түгел иде. Дөресрәге, милиционер гына түгел. Ә югарырак дәрәҗәле булса? Без белмәгән берәр катгый тикшерү органыннан түгелме? Кемнәндер нәрсәдер сорашты. аңа җавап бирделәр ахрысы, кисәк кен.» борылды да башын янтайтып һәм кулын козырегына куйган килеш (безнең яктан да аңа ут көлтәсе төбәлгән ич) бу тарафка карады Артында торган чалыш йөзле Гайсә Зәйналовны танып алдым, аннары - аны Әйе, бу мизгелдә саллы адымнар белән үзебезгә каршы атлаучы кешенең халык комиссары икәнен күзне сукырайтырлык яктылыкта гына түгел, җәһәннәм караңгылыгында да таныр идем
— Исәнме, энекәш! — диде ул гөлдерек. мул тавышы белән коендырып
Алга атлап куйдым, әйтерсең, егылам дигәндә каршымдагы юан һәм нык агачка тотынып калырга теләгәнмен
— Исәнмесез! — дидем мин аның җитди йөзенә карап
Менә хәзер сөйләшергә була! — диде ул, Каһир белән күрешкәндә дә мннем белән сөйләшүен дәвам итеп
Каһирны нарком белән таныштырдым, алар тагын бер кат кул кысыштылар
Нарком белән бергә райкомнан да килгәннәр булып чыкты
— Әйттем бит мин!—диде нарком Исеңдәме. Ислам Имамовнч) «Ильич лампалары кабыза алсак, бөтен крестьян коммунизм өчен җанын-тәнен кызганмыйча утка керәчәк» дигәнемне онытмадыңмы әле? Фетнә булып, фетнә сүрелгән! — Ул. фуражкасын салып, маңгаен сөрт те. Бөтен өсте-башы ак чалбар, костюмы пычранып беткәнен күреп алдым Карашымны тоеп, кул i ына селекте: - Яңгыр астында кал дык. Янгыр гынамы?! Зилзилә! Батып яттык Әй! Ә халык, халык! .Ышанган лабаса. ышанган! Хәер, үз кулы белән үзе корганга кем ышанмасын?..
Аннары ул. фуражкасын йомарлап тотып, халыкка болай диде;
— Иптәшләр' Туганнар һәм кардәшләр! Без сезнең тарафка көн Чэатышы ягыннан чыгып киттек, кояшка каршы. Инде менә килә-килә төн җитте, кояш безнең артыбызда баеды Аның көн чыгышы ягыннан яңадан тулып чыгарына кадәр җирне төн басты, кешеләр караңгылыкта калды. Ләкин сез түгел, иптәшләр! Сезнең хәзер үз кояшыгыз бар! Үз иманыгыз, үз гамегез — электр станциягез. Сезнең ярлылык һәм газап белән тулы күкрәкләрегез, өмет белән тулы йөрәкләрегез бар иде Сез шул йөрәкләрегезнең барысын да бергә җыйдыгыз да бөтен авылыгыз өстенә яңа кояш итеп балкыттыгыз. Караңгы күкрәкләрегез эчендә һәркайсыгызның үзе өчен генә типкән йөрәгендә хәзер беркайчан да баемаслык Ильич кояшы балкый. Сезнең станциягезнең уты күзләре гезне генә ачмыйча, йөрәкләрегезне дә җылытуын мин беләм. Мин шу лай ук күктәге йолдызларның чаткысы безгә, безнең күзләребезгә ка дәр килеп җиткәнче миллионнарча, миллиардларча елларга сузылган юл үтүен дә беләм. Сез бүген кабызган җир йолдызлары — Ильич лампалары да дистәләрчә, йөзләрчә еллардан соң шушы җылы туфракта туачак балаларыгызның. оныкларыгызның күзенә нур бирсен, йөрәкләрен җылытсын, каннарына гайрәт, аңнарына изге акыл биреп торсын Дөрес, алар үз электр станцияләрен чиксез дәрьяларны иңләп корыр, үзләренең киләчәкләрен яктыртыр өчен алар диңгезләрне эшкә җигәр, яшеннәрне иярләр, кояшны буйсындырыр, ләкин алар язмышының чыбык очына бүген сезнең шушы станциягез тогы йөгерде Сез аларга үзегез кабызган Ильич утлары белән бергә халкыбызның йөрәгеннән ургып чыккан канын, әманәтен, иманын тапшырдыгыз Котлыйм сезне, иптәшләр! Котлыйм сезне, кардәшләрем, туганнарым! Бәхетле булыгыз!.. Бәхетле бул, энекәш! — диде нарком һәм. иңемә кулын куеп, йөземә карап торгач, мине кочаклап алды. Мин аны тагын танымас булдым. Бу юлы күземне каршы ут сукырайтмыйча, күз яшем әл- җе-мәлҗеләткән иде инде — Рәхмәт сиңа. Ислам Имамовнч, партия һәм Татарстан республикасы исеменнән зур рәхмәт.. Рәхмәт сезгә, иптәшләр,— диде ул тагын халыкка борылып,— партия һәм Татарстан хөкүмәте исеменнән бик күп рәхмәт яусын сезгә!
Елганың болганчык суы кайдадыр якты кояшлар астында яткан зәңгәр диңгез һәм океаннарга таба инде торган саен тына һәм тона барып ага да да ага иде. Күк йөзе дөм караңгы, бары тик җирдәге утларга күзләре камашкандай, мең еллыкларның аргы ягыннан йолдызлар гына җемелдәшә. Станция каузында су ургып шаулый, аның тыгыз көче, меңнәрчә елларны кыл урталай бүлеп, чиксезлекнең математикадагы билгесе сыман, авыш сигезле булып бөтерелгән шкиф каешын әйләндереп ята иде.
Тарихны бөек шәхесләр ясый. Ә мин менә хәзер тарихның чын иҗат-чылары «мәңгелек чабата» турында хыялланган, нәкъ кирәк минутында тарих күчәренә, үзенең кан тибеше, пульсы белән үлчәп, тиешле «оборот» бирә белгән Сөләйманнар, Прохорлар икәнен беләм, бу хакта теләсә кайсы парламент трибунасына менеп сөйли алам һәм үземә кул чабучыларның ачык, җитди, теләктәш йөзләрен күрәм.
XII
Мин тегермәнгә якынрак килеп бастым. Ярты гасыр буена меннәрчә кешеләрнең аяк астын и он белән бер берсенә чартлап ябышкан тегермән идәне такталарын кубаруны бу минутта әллә кайчан яшәгән кеше каберенең ләхет такталарын ачу кебек итеп күзалладым. Әллә кайчан ф яшәгән ул кеше - мин үзем, һәм аның каберен, археолог булып, хәте- , рем ачып ятамы әллә? йөрәккә тиеп һәм үзәккә үтеп, күгәргән кадак- = лар суырыла, кадактан гайре бер-берсенә әллә ничә җирдән буй чөйләр 2 белән дә куылган идән такталары ачыла барган саен, тегермәнне ура- = тып алган кешеләр боҗрасы бөтенләй бөрешеп бетте, әйтерсең лә z идән астыннан чыгачак ниндидер гайре табигый җан иясе һөҗүмен ы кире кагарга әзерләнеп калдылар! 2
Түземем бетеп, бүтәннәрдән кысылып чыгып, чнттәрәк сөйләшеп s торган ике ир-атка дәшеп:
— Ни бар анда? дип сорадым
— Күселәр, дип җавап бирде озынча няклесе
— Шуларның чыкканын көтеп торасызмыни?
— Алтын чыкканынмы әллә? - диде аларның сипкелле йөзлесе. »
— Алтын булмаса да, дүрт почмакта дүрт талир тәңкә бар. ди- = дем.
Озынча иякле «и, мескен!» дигән кыяфәт белән аралы зур тешлә- л рен ыржайтып елмаеп җибәрде: ф
— Почмак саен берәр олимпийский тәңкә ятсае ул! Тагын бер
тәңкә юнәтеп өстәсәң, Шәмсия егерме биш тиен әҗәткә генә җибәрер < не дә бит *
— Кем ул Шәмсия? - дип сорадым
Әңгәмәдәшем мәсхәрәле караш ташлады да таянып торган сәнәген - җиргә кадады <т>
Тьфү,—диде ул төкермичә, сүз белән генә,— Кибетче Шәмсия, кем булсын инде тагын. Шул җирән биянең каршына бармас өчен бер ярты бирер иең дә... үзебездән артмый шул, бирән тамак Әме. Шәмгун?
Шәмгун дигәне — шул сипкелле йөзле, тиресе купшакланып торган кызыл борынына бор пыяласы чәрдәкләнеп ярылган күзлек кигән какча ир — муенын тартып куйды
- Әйтәм җирле кыяр түтәлен таптаганың өчен ун тәңкә ыштраф түләтте, диде ул күкрәген кашын
Мин аңа папирос кабызырга шырпы сорап кына кердем ич' Кабызган утыңны хатының ничә атна сүндереп йөрде әле Надир абый?
— Кеше барында тәртәгә тибенмә, җәме? Югыйсә, минем дә ты шау ычкынгалый. беләсең!
— Ул күселәрне нишләтәсез соң?
Озынча иякле авызын күккә чөеп көлеп җибәрде, йөзе кешнәгән ат башын хәтерләтеп куйды
— Каклыйбыз, әме. Шәмгун
Үз соравыма үзем җавап бирергә калды Билгеле, алар тегермән идәне астындагы күселәрне үтерергә җыелышканнар бугай Менә бүген, хәзер Бөтенесе берьюлы, күмәкләшеп Элегрәк, әйтик, әле кичә генә моны эшли алмаган булырлар иде. Күселәр белән алар арасында моңа кадәр шушы тегермән торган Инде хәзер, ул сүтелеп беткәч, әле кайчан гына тоттырмаган, мал корыткан, тенкәгә тигән күселәр кеше ләрнең күз алдында бар дөньялары, оялары, көл төсендәге мүк шикелле төк белән капланган кызыл тәнле, йомык күзле балалары, көн яктысы бөрештергән тәннәре, кояш сукырайткан, куркудан акаЙ1ан күзләре белән көчсезләнеп калырлар һәм үзләренә төбәлгән көрәкләр, сәнәкләр астында вак тешләрен ыржайтып чинарлар, бәләкәй аяк-кул-
_ _________________________________ ‘ _____________ М
ларын болгый-болгый җан бирерләр. Аларны шәфкатьсез төстә, сүгенә- сүгенә һәм җирәнеп сытарлар, имгәтерләр, дөмектерерләр, тончыкты-рырлар. Алар камырлы һәм онлы ояларына качкан булырлар, тик аларны казып чыгарырлар
Бу котылгысыз иде. Моны кайчандыр күрдем дә шикелле. Без ул соры күселәрне нәкъ шулай урап алгач, Сталинград янында юк иттек. Курскида алар безгә каршы броняга төренеп чыкты — «пантера» һәм «юлбарыолар... Мин ул күселәрнең «^ара пулеметчы» Каһир Сафин- га каршы тезелеп һәм сыңар тешләрен штык итеп ыржайтып килүләрен күз алдыма китерәм.
— Юкка маташабыз,— диде озынча иякле — Монда калдырдык ди,— әллә яңа авылда яралмаслар дисеңме?
— Алары аның үзебезнеке, ничек тә җаен белербез. Менә болары күчмәсен Кеше калдыгы үзеңнекеннән яманрак,— диде җирән егет
— Мин алардан җиңел котылу әмәлен беләм... Нитәсең... Теге «җен үләне» бар ич әле? Менә шуны чәчәк атканда җыеп, кая кирәк - өй тирәли; базга димсең, келәткә димсең төнгә каршы таратып чыгасың, Эзләре дә калмый, табан ялтыраталар Шуның исен өнәмиләр, хәерсезләр
— Алар ерак китмиләр ич инде алайса — күршеләргә хәтле генә. Миңа, ахмак! Әле син шулай миңа күсе өстереп яттыңмыни?!
— Ысулын гына әйтәм.
— «Ысулын», «ысулын»!..
Җирдә тегермәннең өрлекләре генә ятып калган иде инде. Кояш астында озак ятып, агарып беткән хайван скелеты төсле.
— Тайганнар ич алар, җәмәгать!
— Хәшәрәтләр, сызганнар!
— Сизгәннәр!
— Актарырга кирәк. Кая китсен алар, ояларындадыр.
— Тотарсың хәзер койрыкларын! Алар кораб батасын да алдан тоеп кача. Кача да океан кичеп җиргә чыга
— Кичә сүтәсие, тоташтан сүтәсне, сиздермәстән! Әйттем, тыңла мадыгыз, кишер башлар!
— Кая элдерде икән суң алар?
— Кая булсын? Авылга!
Халык үкенә, гаҗәпләнә, шакката, үзен-үзе битәрли, яманлый, сүгенә иде. Мин инде аларның нишләгәнен карамыйм, талгын гына искән җилнең үләннәрне, тегермән чокырындагы кычыткан, әрем башларын таравын, тупыл яфракларын лепердәткәнен карыйм. Көн кояшлы, ялангач тау яры яктырып тора, әүвәлге су канауларын картайган сыер кукысы, каты билчән тутырган, буа дамбаларын чирәм баскан, ул чирәмдә, җил көйрәткән күмерләр булып, усак яфраклары калтырана. Кешеләр тегермән астын актара иде ахрысы.— һаваны тагын әчегән он исе тутырды.
— Җәле, җәмәгать, бульдозер актарып салсын әле, тешегезгә кы-сылган итне чокчынасыз, кишер башлар! Газуй, Хөсәен!
Тегермәннең он чаларткан нигезенә җирән бульдозерның ялтырап торган көрәге якынлашты.
— Туктап торыгыз әле,— дидем мин әкрен генә һәм аның каршы- сына атлап, кулымны күтәрдем.
Трактор, пычагы белән нигез ташына терәлеп, туктап калды.
— Ни кирәк, абый?
Озынча иякленең тавышын ишетеп борылдым
— Дүрт почмакта дүрт көмеш тәңкә бар дигән идем, исеңдәме? Башта шуларны алыйк әле, энем.
— Каян беләсең?
— Шулай тиеш иде.
— Берәр ярты куештан булмаган нчмаеа
— Андый гадәт юк
— Хәзер бар Былтыр әрмәннәр шулай итте. Культура йортына. Берәүләрнең бәхетенә чиртәчәк инде
— Бәхетенә? Сүтәргә дин салдыгызмыни?
Кешедән артмый инде ул. Бүген — тегермән, иртәгә.. Ә иртәгә әллә бар без, әллә юк Кешедән артмый Каяле алайса Егетләр, күтәрик әле!
Яшел мүкле дүрт ниргәне дүрт якка таратып җибәрделәр. Аларның асларыннан алтын черек оны сибелеп калды Әйләндерә-әйләндерә карагач, Надир минем учыма көмеш тәңкә китереп салды
— Ялгышкансың, абый, өчәү генә
Көтмәгән идем Оялып киттем
— Кайсы почмактан чыкмады’
— Теге,— диде ул, төньякка ишарәләп
— Шундадыр, яхшылап кара әле, энем
— Менә инде, миннән шикләнмисездер ич? — диде ул бу юлы «сез>- гә күчеп.
— Рәхмәт,—дидем
— Үзегез куеп калдырдыгызмы әллә?
— Әйе, үзем
— Кайчан? А а, хан заманында!
— Юк. үзебезнең заманда, энем, үзебезнең заман башында
Читкә киттем
— Газуй, Хөсәен!
Ташка барып утырдым да учымдагы каралган талир тәңкәләргә текәлдем Кире әйләнеп кайту өчен, диңгезгә вак акча ыргыталар Ә мин үземнең үткәнемә әйләнеп кайттым Бу акчалар да мине шунда . аның янына алып кайтса икән лә ул!.. Хәер, мин ул талир тәңкәләрне хәтерем диңгезенә ыргытырга өлгерәм әле
Бульдозер, карт кеше башындагы чал чәчне киТергән сыман, тегермән урынын юнып кына алды да чокырга эшереп төшерде Киләсе ел кары эреп, җир җылынгач, биредә ямь-яшел чирәм үсәчәк
Күселәр чыкмады
Үрдән түбән агылган болыт күләгәләрен таптап, югары менеп киттем Каһир янына Ә ул
XIII
Ә ул, кече канканы япканчы, беравык тышка карап торды Әллә ул үзе контузияләнгән кебек, әллә дөнья үлгән саңгырау тынлык \н кем сөрә Әйтерсең лә ул бик биек манара б >шында Каенлыктан авылга таба бер көтү саескан очып узды Аның өе әүвәлге анылның иң югары очында иде, хәзер исә яңа авылның иң түбәнге ягында Элеккеге авыл урынында өере белән этләр йөри, үзләренең тнр исләре сеңгән урыннарында! ы ояларын сагынышып төшкәннәр, күрәсең Төшлеккә җиткән кояш, томансуланып торган юка ак болытлар астына кереп, тарау яктылык сибә башлады Кояш көз уртасын узып бара иде инде Тешләре сынган таракка охшап калган койманың теге ягындагы груша агачыннан яшелле-көрәнле йомшак җимешләр коела Ул аларның җнр!ә төшкәннәрен ҖЫЙМЫЙ нн 1с шунда eraw гәбендә гммгедләнрв чери баралар, балалар да җыймый Кышка киптерергә менә дигәннәр югыйсә Тик күңеле юк Аның яңа өе авылда инде Дөресрәге, квартиры. Икенче кат, су, газ, канализация Ниса инде бер ай шунда яшн Каһир кунарга !ына кайта. Буш вакытта гел шушында әле Гомер кичкән куышын ятим калдырасы килми Бу аның оясы Биредә аның җаны,
тәне. Эчкән суы. ашаган ризыгы, авыз иткән җимеше, торган хатыны, үстергән балалары. Биредә ул көн күрерлек хезмәт итте, эшләп тапкан акчасын санады, китап укыды, телевизор карады, күршеләреннән көнләмәде, үзен мактамады, хатынын хурламады, җәберләмәде. Үткәннәр күләгәсеннән качмады, киләчәк рәшәсенә алданмады. Кешеләрен дус күрде, әмма пычак кебек туры сүзле булды, ачу тотмады, кичерә белде. Үзен балаларына бәйләмәде, такмады, тулы азатлык бирде. Алар аның үз көнен үзе күрүенә ышана, ярдәмнәре белән бимаза-ламыйлар Кирәкми. Азатлыкка ни җитә! Әлегә алар аңа мохтаҗрак Шулай ышанычлы Әнә, кызлар. Авыл күчәсен ишетүгә, талымсыз сыер кебек кайтып төште дә йорт бүрәнәләрен кызыл тырнаклы бармаклары белән чиртә-чиртә елаган булды. Яһүд ире дәшмәде, эсседән таш астына качкан гөберле бака сыман, җәймә җәеп, кызыл «Волгаасы астына кереп ятты.
— Ник елыйсың, кызым?
— Сине жәлләп, әти. Без дүрт бүлмәлегә дә көчкә сыябыз, яңа өегездә нишләп кенә ятарсыз икән?
— Яшәрбез, кызым.
— И-и, бу иркенлеккә җитәме соң инде! Мунчасы, келәте, базы, бакчасы... Ничек утын итеп якмак кирәк?
— Безгә утын кирәкми инде.
— Соң, нишләтмәкче буласың инде бу хәзинәне?
— Кабергә сыймас инде.
— йөрәгемне бозмале, әти. Анау тукмак борын күрсәткәннәрдән дә гарык.
— Шүмкәдәге бер знакум урыс мәгәричен алдан ук тотып килеп киткән иде килүен...
— Синең, әти, авыл саен знакум булыр инде. Йорт кызганыч. Бакчы, бүрәнәләре—скрипкә!
— Үз дачагыз да моннан кнм түгел бугай. Хәер, күрсәткәнегез юк...
— Сатканыек шул инде, әти җаным!.. Ә минем Шумахерыма саф һава кирәк.
— Шулай. Авылга ешрак кайтыгыз. Машинагыз үз кулыгызда.
— Ә бензин? Театрга чакыру кәгазе белән генә йөрсәк тә, бер барып -күренү өчен дә биш тәңкәлек 'бензин кирәк.
— йөрмәгез соң...
— Ирең кибет директоры булып торса, барырга да кирәк икән шул. Үзең генә йөрү димәгән, кунак ашы кара-каршы ич, безгә дә чакырырга туры килә. Ә кая чакырасың — театрга... Дача юк инде хәзер. Менә, 'яңа җир алдык әле.
— Җәяү йөрисезме?
— Машинада, әти, ник җәяү булсын ди?! Кеше көлдереп...
— Ә бензин?
— Бензины чәнчелсен лә! Агач кыйммәтләнде әле, әти җаным. Бакчы безнең өй бүрәнәләрен—скрипка инде менә!
— Безнең заманда агач кыйммәт кенә түгел, гупчым юк иде әле. Теш казырлык агач тапмый тилмерә идек.
— И-и, әти! Бәя күпертәм дип, тузга язмаганны сөйләмә инде, яме? Колхоз салдырган өй бит бу. Сугыштан кайткач, председатель булдың да салып бирделәр.
— Кайдадыр торырга тиеш идемдер ич мин, кызым? Сез дә шундук тордыгыз, әллә алла куенындамы?
— Шулай инде, әти... Бакчы, бүрәнәләре — скрипка! Тик үз кызың күк күрсәң дә, чит кан — чит кан икән шул инде. Үз атам сугышта үлеп калмаса, бу хәтле ялындырып тормас иде.
— Әле бит, кызым, бернәрсә дә сорамадың? Тел төбеңне аңламадым да.
— Нәрсәсен аңлыйсын инде аның? Бакчы бүрәнәләре — скрипка!.. Аңлаган иде Каһир, ник аңламасын Колагына мамык тыкмаган ич.
ишетте Миенә дә йон үсмәгән аңлады Шумахеры белән кече яктз таң тишегенә тиклем шухер-мухер килештеләр дә иртәгесен әнкәләре ягып керткән мунчадан соң, калган ромнарын эләктереп, кайтып киттеләр.
— И-и-и, әти! Бакчы бу мунчаңның бүрәнәләрен!— дип мактады Исламия әнисе ягып керткән мунчаны
— Мунчаны Таһир сораган иде шул.
— Бәй. ир башы белән апасыныкын талыймы?
- Таламый сорый. Апасыныкын түгел, атасыныкын
— Миңа да берәр нәрсә тиештер ләбаса инде, әти!
— Ярый, мин үлгәнче өен дә, мунчасын да алып китегез сон
— Син үлгәнне көтеп ятабызмы соң, әти җанашым!
— Үлгәнне көтсәгез дә тамаша инде. Менә, ничек җирләрсез икән, х
карарбыз. u
— И-и, әти җаным! Тамчы да кайгырма ичмасам, кеше алдында £
ким-хур итмәбез, әйтте диярсең! ®
Исламия шулай дигәч, Ниса елап җибәрде. Еламаска алар тереләй 5 күмәргә күп сорамаслар!.. Исламия ялгыш ычкындырганын сизде снзү- § ен, тик сүз бозау түгел шул, тышаулап булмый.
«һе, үл генә икән алайса!—дип көрсенде Каһир.—Юк. үлгәнче ♦ эшем бар әле минем»,—дип уйлады ул тегермәнгә таба төшеп киткән х алмачуар җигүле атка кем утырганын танырга тырышып Бүген чәр- < шәмбе, шимбә аның йортын сүтеп алып китәргә Шумахерлар кайтасы ♦ Әгәр дә инде бер атна буена үҗәтлек белән башлаган, җирәнү белән < дәвам иткән һәм, һичшиксез, ләззәт белән төгәллисе эшен бүлдерсә- *- ләр, алар бу юлы да буш китәчәк әле. Хәер, аңынчы өлгерә әле ул. ” Нишләгәнен ул Нисага әйтми, белсә, чукындырып әрләп ташлый инде, һәм хаклы булыр иде. чөнки Каһир Сафиннан гына калыр идемени Гомумән, Ниса хаклы Дөрес, гөнаһысы кирәк түгел. «Эчәсең» дип бәйләнә икән, авызыннан иснәттермәде, кулыннан тартып алмады, иртәгесен баш авыртканны төзәтергә китереп куя белде Берзаманны «йөрисең» дип тын бирмәгән иде. өстендә тотарга дип сагаламады, аның эчендәге иярсез айгырның басынкы эш атына әйләнүен сабыр гына көтте. Көтмичә ни! Ул үзе дә теге чакны үз оясына гына сыймыйча һәм өлешенә үзе сайлап алган көмеше белән генә туймыйча. Булганин янына йөрмәдеме әллә? Белә Каһир, барысын да белә. Исламияне үз кызы күк карап үстерүгә карамасын, бала ич, урамга чыгарып ата сынмыни. Белсен, атасын Шнрәмәтов дип белсен . Ә Ниса... Ул сөйлә де, яшермәде. «Уналты яшемнән лазаретларда яралы кызылармеецларны карап, тотып тышларга хәтле чыгарып тордым. Инде яшәргә ва кыт... Яши башлаган идем яшәвен! . Бер канторда секретарь булып тордым. Начальник кулын озынайта башлагач, битенә кара сиптем дә, урындыгымны аударып чыгып киттем Урамда элеккеге лихой командирымны очраттым, күкрәгенә ятып җыладым, тинтәк Әйбәтләбрәк карасам, джентельмен! Кибет тота икән, зараза! Кибетенә чакырды. Киттем! Барысы да көл булып күккә очты Казанда яшәрле гем калмады, әти аягына кайтып егылдым Аннары поручик Шире метьев . Селәгәй’ Җебегән...» — «Ширәмәтовны әйтәсеңме?» - «Шире метьев Ши-ре-метьев!— дип төзәтте ул башын горур чөеп Инде менә син, җан көеге»...—«Селәгәй булгач, ник чыгасың?»—«Сер!— диде ул күзләрен кыса төшеп — Белерсең әле, әйтермен Бөтенләе белән сине ке, синеке генә булгач... Бывший поручик хатынына түгел, ә хан кызы Ниса Азаматовнага ия булырсың» — «Алайса, ия булмыймдыр Мин хан түгел. Алайса, син мина ия булырга чамалыйсың икән»— «Убы-
токта калмассың, кикригеңне салындырма.’—диде ул сак кына хәрәкәт белән билен сыйпап Антона мәктәбендә юкка гына ми черетеп ятмадым Хоть урысча, хоть французча Белсәң икән син, Каһир, йөрәк парәм минем, белсәң икән!..» Аннары ул, гадәтенчә, елый-елый, үзенең сузынкы, күкрәк төбеннән күтәрелеп чыккан тавышында тибрәтеп, туктаусыз сөйләнә-сөйләнә, әллә артистланып, әллә табигатенә йөгәнсез буйсынып, буталчык, зәңгәр хыялларында йөзә иде. һәм йөздерә... А а, андый вакытта алиһә иде ул! Күзләре — көлтә-көлтә ялкын сибәр- тек ике чакма ташы. Ә карашы? Яшелле-зәңгәрле болыт өере аегыннан бәреп чыга торган аҗаган сирпешемзни! Ходай тәгалә борын белән бү леп куймаган булса, аның күзләре арасында яшен чаткылары уйнап го рыр иде шикелле Нисаның күңелендә кыя башындагы бөркет оясыдай яткан сере ачылды Ширәмәтов үз бриллиантын бөтен авыл каршында колхоз нигезенә беренче таш итеп китереп салгач. Нисаның төнге яба лак сурәтендә бар аулаганы шул булган икән. Икенче көнне үк Ширә- мәтовтан аерылып китте, Каһирга да кияүгә чыкмады.
Берничә елдан соң, томанлы бер көзге иртәдә Каһирны авылдан алып чыгып киттеләр Тырышканы өчен. Артыграк тырышканлыгын соңыннан гына белде, шуңа күрә үз гаебен авылдашлары алдында маңгай тире белән юарга тырышып яшәде. Кабат ышандылар. Ышанычларын аклады бугай, аны яратмаган кеше күп булмады. Сугыштан соң бер ел үткәч, Каһирның хатыны үлгәнен ишетеп, Ниса кайтып төште Уналты яшьлек кызын ияртеп. Күкрәгендә орден, медальләр..
— Үзеңнекеләрме?— дип сорады Каһир
— Юк, базардан сатып алдым! — диде Ниса мыскыллап.
Яшәделәр. Яшиләр..
Ул капканы шыгырдамасын өчен күтәребрәк япты да лапас астындагы карама бүкәнгә килеп утырды, папирос кабызды, эч пошып көрсенгәндәге шикелле, тирән суыра-суыра тартты. Ак балчык түшәлгән җиргә лапас жирдалары буй-буй күләгәләр булып яткан; мөгаен, өстәй караганда ул читлектә утырган кебек күренәдер Читлектә утыра торган кош булыпмы, әллә мәктәп дәфтәре битенә тамган шәмәхә кара табы булып микән? Аның ул дәфтәр битен ертып алып, учында бөгәрлисе, утка атасы килеп китте. Үзе белән бергә. Хәер, аның гомере бозылган дәфтәр бите түгел. Сызыклары артык туры, калын, кисешмиләр— сыза башлаган да дәфтәр бите кырында өзелеп калган, һәр сызыгы ни белән төгәлләнгәне күренми, анысы читтә, билгесез. Ә менә ноктаны куясы бар әле, бар. Соңгы нокта гомер каләме очыннан там тан кара түгел әле, соңгы нокта — алда, нинди икәнен ул үзе генә чамалый. Кайчандыр аның пулеметыннан пунктирлап чәчрәп чыгып, дошманнарына барып кадалган пуля-бал кортлары үле инде. Алар чагып, укларын кадап калдырганнан соң үлгән бал кортлары кебек, дошман тәннәрендә суындылар Каһир дошманнарын ул чагында артык күп кырган икән — үз гомере дәвамына берсен дә калдырмаган. Ислам Зәйнушнн? Теләсә дә, ул Зәйнушинны дошманы итә алмады. Аның тормышы да (әгәр ул да үз гомерен дәфтәр бите рәвешендә күз алдына китерсә), нәкъ Каһирныкы сымак, буй-буй сызыклы лабаса. Әмма сызыклары гына бүтән юнәлештәдер. Әгәр ул ике кәгазьне бер-берсенә капласаң, менә дигән шакмаклы дәфтәр бите килеп чыкмас идемени? Тик менә кайсысының гомер юлы буйлый да, кайсысыйыкы аркылы?.. Ә бу барыбер бугай! Шакмаклы биткә язуы җайлырак. Аларпың гомер битләрендә бүтәннәргә язуы (димәк, яшәве? Әйе, яшәве!) җайлырак. Әйе, алар кешеләргә әз бирмәделәр. Анысы хак. Тик әз алдылар бугай. Анысын да бер-берсеннән. Ислам Кәүсәрияне тартып алды. Ә Каһир Сафин Тархановларны җәһәннәмгә олактырды. (Дөрес, сугыштан соң Азамат карт үз иленә кайтып үлде, уллары сугышта һәлак булган, оныкларының һәм киленнәренең аны җирләгәннән соң кайтып күзгә
чалынганнары юк.) Ахыр килеп, алар икесе дә хаклы иде, икесе ике яктан бер суканы тартып бармадылармыни^)
Аның аяк астында, гильзалар кебек, өч папирос төпчеге ята. Келәт кыегы астындагы буш карлыгач оясына ялгыз чыпчык килеп кунды. Алда кыш. Хәер. Каһирны да җәй көтеп тормый иде Кош оя кора Ә аның бу йортын кияү сүтәчәк. Җәренгәгә карлыгачлар ояларын тапмас Моңа ул гаепле түгел
«Мин үзем дә шул карлыгачлар хәлендә, чыпчык».- дип уйлады ул. - Канатым ка. мин дә очар идем Канатым булса, аннары соң. шул күселәрнең башына җитсәм »
Аны уеннан бүлеп, келәттә тимер чыкылдап куйды, аңа бик яхшы таныш чыелдау кушылды та тонык, йомшак бәргәләнү ишетелде.
— Җаның җәһәннәмгә ашсын, бәдбәхет!— диде ул, сүзләрен теш арасыннан сөзеп чыгарып. Аскы ирене калтыравын басар өчен өске тешләре белән тешләргә мәҗбүр булды Күкрәген алты төрәнле сука белән ертып килгән ярсуны ничек кубарып атарга белмичә, аяк астында яткан балтаны киң селтәнеп келәт стенасына томырды Келәтнең нечкә, каптагы папирослар кебек тигез һәм шома нарат бурәнәләрс зыңгылдап торган коры күкрәү белән җавап бирде дә. тәненә батып калган балта җәрәхәтенә чыдый алмыйча тавышсыз елагандай, ишеге ачылып китте. Чыпчык юкка чыкты, карлыгач оясы ишек төбендәге ташка төшеп чәлпәрәмә килде. Балта белән бәрү келәтнең эчке стеналарь"дагы тузан һәм онны туздырган күрәсең, ишеккә кыйгачлап кергән кояш яктысы, иртәнге күл өстендәге томандай, көйрәп тора иде Шундук чылбыр шылтырап куйды да тынды Ул эт оясына сөяп куелган тимер че келәшчәсенең озын түгәрәк сабыннан эләктереп һәм аңа таяна тө шеп, бусагага күтәрелде
Ул үзенең ерак яшьлегендә шәм кебек сүнеп калган психик атака күренешләрен оныткан иде инде. Аларнн Бн. к Ватан сугышының салкын окоплары, бигрәк тә ару — муенга һәрвакыт тегермән ташы асып йөргәндәй ару тойгысы алыштырган иде Хәзер ул дөньяның алтмыш еллык кабыгын кубарып ыргытты да тагын кылганлы далалардагы, карлы чүлләрдәге урынына ашыгыч төстә җиргә сузылып яткан отряд тезмәсенең, рота траншеяларының алдына чыгып, пулеметы белән бер тән булып, нн-тавышсыз яисә барабан сугып килгән, күзләрен үлемгә битарафлык, ә йөрәкләрен нәфрәт баскан катлы-катлы ак гвардиячеләр тезмәләре алдына чыгып ятты кебек Күселәр.. Тормышта үзе очраткан һәм эченнән күселәргә тиңләгән кешеләрнең аның аңындагы күләгәләре.
Ул күселәрне үз өенә үзе әйдәп китерде. Авыл күченә башлагач (ә аның үзенә, ике сугыш ветераны буларак, таш өйдән яздан ук бер бүлмәле фатир бүлеп куйганнар иде инде, тик ул Ниса белән соң чиккәчә иске өендә торып торырга булды — ни әйтсәң дә, һәр нәрсәгә җан күнеккән, кул ята. күз ияләшкән, гау аръягындагы авыл кибетенә көндәлек ипи, чәй-шикәр кебек нәрсәләргә йөрү авырыксындырса да)... әйе, урып-җыюдан соң бөтен авыл дәррәү кубып күченә башлагач, бер айлы төнне ул капка төбендәге утын кузласына папирос тартырга утырган иде. Иске сазлык мүге, торак, мунча төтене исләре бөркеп калдырган автомашиналар, арбалы тракторларның иң ахырдан ут яндырып барганнары берәм-берәм тау сыртыннан түбән төшеп киткәннән соң (ул аларны төн караңгысында елга аша күпер салырга киткән сапер ротасына охшатып калды), тыныч һавага таралып калган коры тузан басылгач һәм болганчык төтен исе таралгач, ул ялтырап торган шәмәхә юлда вак шәүләләр хәрәкәтенә игътибар итте Ул тезләренә таянып торып басты һәм шундук үз алдында җәһәт кенә читкә елышкан кулә- гәләрне шәйләп алды һәм аңлады күселәр - юл буенча ат тизәкләре, резин, коелып калган мүк һәм бүрәнә оны нее буенча яңа авылга күче
нәләр Башта әллә ни исе китмәде. «Күселәр, имеш. Бәламени ул? Ж,ир йөзендә алардан да зхррак корткычлар, бәлаләр бар. Шөкер, хәзер муллык заманы, басуларда бер карыш буш җир юк. игеннең чиреге кырда кала, ындыр табагында кыза, элеваторда чери. Былтыр әнә, элеваторда күпме иген янды тирә-күрше колхоз малларына ашаттылар да күпме хайван агуланып, үләксә базлары өстендә җәй буе фосфор ялкыннары биеште, күселәрдән генә ни зыян; күрәсең, тормыш булгач, алар котылгысыздыр, юлларына аркылы тимер киртә корасыңмыни? Тимер киртә белән генә арынырдай әмәл бар икән, кешеләр арасындагы кеше чырайлы күселәрне әллә кайчан... Юк инде, кеше белән күсе һәрвакыт янәшә, араларын аермалы түгел. Тик тере тән, кайнар каи белән, атакада йөрәк белән пуля йотып, бугаз белән минага тончыгып, танк чылбыры астында үз гранатаңда шартлап, җир ашап, таш кимереп . кенә аерып була Көрәш брустверың каршындагыларын шулай итеп аерып була, ә синең гомер кичкән өеңнең җылысын онытып, үзләренең салкын ояларына сөйрәүче Исламия кебек кызларыңны ничек итеп аерырга соң? Баштан чит язулар белән чуарланган кием киеп. «Мальборо»лар көйрәтер дәрәҗәгә җиткәнче кем тилебәрән ашаткан ул ни шалкан, ни чөгендер - куузика башларга? Үзләренең тамырларына нинди чылбыр белән бәйләнгән сон алар? Резина беләнмс5 Кая телисең, күпме кирәк — сузыла, тартыла, тавышы юк; гаеп итә. артык күрә башласалар, кире кайтара Кем ирек биргән? Үзебез түгелме соң? Без күргән дә җиткән, дөньяның рәхәтен күреп калсыннар дип. «Ә ни ул — рәхәт’»— дип уйлады ул бөрешеп килеп, бөтенләй бөкрәеп бетеп, кире үз бүрәнәсенә барып утыргач. Юлга башка карамый иде инде, әмма эчендәге борчу, ярсу, көчсезлек, төшенкелек артка гына бара, чөнки күченү ыгы-зыгысына тартылган, шуңа сөенгән, көенгән авыл халкының киләчәк тормышына һич көтмәгән яктан бишенче колонна — мәкерле, явыз, астыртын, хәшәрәт, шакшы, ямьсез, җирәнгеч күселәр кереп бара иде. Ул дөньяга колак салды — көзге төн тыныч кына җирне сөя. сыйпый, иркәли Кызык бит тормыш, зәңгәр күзле, җиңел гәүдәле. наян холыклы көн җирне читтән генә сокланып ярата, ә кара күзле, авыр сулышлы төн җирне бар куәтенә үзенең йөнтәс күкрәге астына салган Каһир җирнең басынкы сулышын, шома хәрәкәтен сизеп. тоеп утырды, дөнья битендәге төн пәрәнҗәсен алып ташлап, җирнең биленә көмешсу каеш булып уралган юлга кояшны тәгәрәтеп җибәрәсе килеп китте Аларның юлында ниндидер киртә булырга, кемдер аларның төгәл юнәлешләрен бутарга тиештер ләбаса? Югыйсә, бөтенесе азат, бөтенесе дә тук һәм рәхәттә. Бөтенесе дә бер-берсенә яхшы, дус, мәрхәмәтле Бөтенесе һәм бар нәрсә ирекле, шул исәптән яхшылык һәм явызлык та. Бүре белән сарык янәшә Сарык печән ашый, тик бүрегә ит кирәк, әлегә тамагы тук. әмма иртәме-соңгы ул. һичшиксез, тагын ачыгачак...
һәм шунда Каһир караңгыга ияләшкән күзе белән күселәрнең капка астыннан уз өенә җыелуларын шәйләп алды. Явыз һәм шакшы булсалар да. кайберәүләр шикелле, иң җиңел һәм кыска юлны сайладылар Каһир* аларны үз каралтысыннан иртәгә үк юк итә торган бер әмәлне белә берсен тотып, бензин сибеп ут төрткәч, иреккә җибәрәсең дә... чыелдау һәм көек, гере ит исеннән өннәре качкан ыругдаш лары күз бәйләнү белән юкка чыгып бетәчәк! Бензин бар. кияве белән кызы багажникка иске самавыр, күмер үтүге, дуга, олы җиз кызгырау. үлчәү көянтәсе, иске чынаяк-тәлинкә ише нәрсәләрне тутыргач, ике канистр бензиннарын икенче кайтканчыга хәтле калдырып торган, ә карт аны хәвеф-хәтәрдән ераккарак — келәттәге салкын таш базга — төшереп куйган иде. Берсенең авызы ачылып киткән иде. ул аны караңгыда капшанып кына ябып куя алмады, ә кире өскә күтәреп менәргә авырыксынды, ярар санә, пычагым булсынмы, тик авып түгел
мәсен генә Әйе, бензин бар. күсегә ике кашык сипсәң шул житә ана. ә тотыйм дисән аю түгел, кыр куяны тотарга дип кышка хәстәрләп куйган өч капкынының берсенә тәгаен кабачак, ачлык җәһәннәмгә кертә
Картагызны бутыйм әле мин сезнең! - тиде папирос көлен кагып
«Дошман барында яшәү ачыграк,—дип уйлады ул - Дошманы булган кешегә җиңмичә үләргә ярамый Исемем дә ич көрәштә җиңеп чыгучы, өстен булучы Менә кем ул - Каһир »
Язмыш аның үзенә күп капкыннар корып карады Ләкин ул. сизгер җәнлек кебек, аларнын һәрберсен читләтеп яши белде Гомер үтеп, күпме таш ком булып уалды инде, күпме агач корып ауды Коры һава да да булган су пары һәм иртәнге кояш нурында да җемелдәгән тузан бөртеге — черү һәм җимерелүнең күренмәс орлыгы — анын тәненә дә кунса кунгандыр, ләкин тамыр җәймәгән әле һәрхәлдә, вакыт-вакыт авыргаласа да, бирешергә исәбе юк Үз сукмагындагы соңгы капкын-нан — үлемнән бернинди сизгерлеккә һәм җитезлеккә исәп тотып котылып булмавы белән ул күптән килешкән иде инде килешүен
Ә менә үз каралты-курасын бер көтү күсе басу белән аның һич кенә дә килешәсе килмәде Дөньяда берничек тә бетереп булмый торган яшәү белән үлем бар Ә бетереп булмый торган янызлык юк Моны ул яхшы белә Шуңа күрә ул күселәрне җиңәчәгенә ышана иде Дөрес, ул аларны үз каралтысыннан куып чыгару юлларын күп белә Ләкин аның теләге күселәрне куып чыгаруда түгел. Аларны үз хуҗалыгыннан бер карыш та чыгармыйча бетерергә кирәк һәм ул аларны үзе белгән әмәл белән көче һәм вакыты җиткәнче кырырга карар кылды Пулемет чының уйлары яктырып китте.
Каһир мунчага кереп, тәрәзә төбендәге фонарьны чайпалдырып ка рады керосины җитәрлеген барлагач, филтә күмерен чыра телгеч пычак белән кырып ут элде, электрны өзгәннәр иде инде. Келәт матчасындагы итле төшен кияү кеше юнгалап ашаган каклаган каз мае белән капкыннарын корып, берсен өйалдына, икесен келәткә чылбырлап куйды..
Аннары өйгә керде һәм, фонарен күтәреп, көзгедәге үз чагылышына караш ташлады йөзе тыныч, күзе арыган, салынкырак аскы ирене әкрен генә дерелдәп тора иде.
Иртән өч капкын чылбыры да анын аяк тавышын чылтырап каршылады.
Ә кичә, яртылацр сүтелгән тегермән тирәсеннән кеше өзелгәч, ул шуннан өенә хәтле кичкырын бодай сипкән иде Иске авыл белән те германнан менә торган юл нәкъ анын өе турысында кисешә, һәм юлларның һәрберсеннән тезелешеп менгән күселәр, комулятив гранатаның бер ноктага җыелган шартлау көче кебек, анын өенә килеп гөр телде.
Хәзер бетте Хәзер мин сезне бәдрәф г\ тганчы' диде ул өзек-өзек сулыш алып Маңгаена салкын тир бәреп чыкты, эссе, кояш агач ябалдашларын эретә, җиргә вак-нәк алтын тамчылар гына тама һәм яфраклар коела Жиз тынлык, әче әрем һәм әрекмән исе килә, койма өстеннән баш калкыткан чия ботагы аермасындагы гәрәбә cai ы« эчендә зәп-зәңгәр чаткы катып калган «.Мина хәзер алла, шантан, фә рештә бөтенесе булышчы Ул тишек бадья төбеннән чаптырган нечкә су агымыннан кулын, битен юды. болдыр тәрәзәсе төбенә и*г<»н помн-
дорлар арасыннан күзе кирәк тапканны алып чыгып юды да ипи белән помидор ашады.
Ашаганнан соң бүкәндә уйсыз-нисез тагын бер папирос тарткач, аның ишегалды тарлыгыннан һәм чикләнгәнлегеннән арынасы, котыласы килеп китте. Ләкин бүкән утырырга бик җайлы, ишегалды ышык, һәрнәрсә аныкы, һәм ул үзе дә һәрнәрсәнеке, аны ялгызлык талдыр мый; хәзер ул сүзсезлекне якын күрә сөйләшкәндә вакыт тиз уза, күбесенчә бер-береңә күптән билгеле нәрсәләрне сөйлисең бит, ә яңа хәбәрне һәркем үзенә яраклаштырып сөйли, бәя бирә, алдаша; алдаш- канңн белсәң дә. дәшмисең, бәхәсләшмисең, чөнки син аның ялганын сизүеңә канәгать, үзеңнекен генә уйлап тыңламый башлыйсың, тик ул да сине тыңламый. Ул да сине үзе кебек алдаша дип белә, имән шаулаганны — усак, усак калтыраганны — имән аңламаган шикелле була, шуңа күрә, дәшмичәрәк күзәтеп йөрүе артыграк, тулырак; нигә үзеңнең таш икәнеңне комга уалып, пүлән икәнеңне утынга вакланып, акыллы икәнеңне бәхәсләшеп, эшлекле икәнеңне ыгы-зыгыланып исбатларга—сандугач аулакта сайрый, бөркет ялгыз аулый, иң акыллы нәрсә— табигать: сүзсез генә кабул итә, сүзсез генә озата, кеше мәңгелек сүзсез тынлыктан пәйда була, мәңгелек сүзсез тынлыкка китеп бара, теле барында катырак кычкырырга, кулы селкенгәндә көчлерәк, ерак- карак селтәнергә, аны эшләгәндә күбрәк уйлап чыгарырга, күзе һәм күңеле күргәндә арттырыбрак сокланырга тырышуы бәлки шуңадыр да. Ә вакыт ага да ага, ага да ага. Әгәр алла бар икән, ул кеше дә, шайтан да түгел, ул — вакыт, чөнки ул гына очсыз-кырыйсыз, ул гына дәшми, катнашмый, көнләми. Аңа бар да тигез кеше дә... күсе дә.
«Аның каравы миңа тигез түгел,— дип каршы төште карт үз-үзе- нә.— Ә ник үчләнәм соң әле мин аларга? Миңа ошамаганнары өчен ге- нәме? Тик миңа байтак нәрсә ошамый. Ә бәлки мин... сагынамдыр?» — Ул «яшьлегемне» дип ачыкларга базмады Сагынудан ни мәгънә, кай тарып булмый. Арада тимер киртә дә юк Кайтарып булмый, ә кабатлап... «Әйе, ул туктаган ахрысы инде, ә вакыт, ташны аралап аккан су кебек, инде аның тирәли әйләнеп ага, һәм менә аның әйләнешендә ул яңадан аларны күреп алды. Үлгәннәр җиде мең елдан соң гына җиргә кайта, имеш, ә болар.. Ул аларны үз каршына иртәнге болын үләнен ертып килгәндә дә, ак кар ерып якынлашканда да. чүл комын туздырып, атта томырылганда да күселәргә охшата иде, һәм менә ул юраганының юш килгәненә куанды Ул шуларга үчләнгән икән ләбаса, ул алар барында яши алмый — бары тик шул гына Әле ул үлмәгән, алар тончыкмас борын, аңа үләргә ярамый, югыйсә, алар аның аша үтәчәк, алар аннан җирәнеп .үтәчәк, ә ул моны теләми Хәзер аннан: «Яшьлегегезнең кай вакытына кайтыр идең?»—дип сорасалар, ул тә- гаен унтугызынчы елны — үзенең ун мең сум торган уналты яшьлек чагын атар иде. Кешеләр хәтерендә ул — башына ун мең вәгъдә ителгән кара пулеметчы. Ул шул хактагы зур-зур хәрефләр белән язылган белдерүнең бер нөсхәсе (бердәнбер нөсхәсе) Куйбышев музеенда сак ланганын белә иде. Аны шунда чакырганнары бар. Тик ул бармады. Кешеләргә хәзер инде үзенең ун мең тормаганын күрсәтергәме? — Шул — ун мең торган кара пулеметчыга соклансыннар, егерме дүрт сумлык колхоз пенсионерына түгел.
Каһирның арысланныкыдай зур башы салынып төште, кызгылт кай малы күзеннән ике бөртек яшь сытылып чыкты да, ашка салган кызыл борычтай, шундук вак җыерчыкларга таралды
Өй эчендә сәгать сукканын ишетте Калтыравык, ниндидер зур куе кызыл күбәләкне хәтерләткән тавыш бер канаты белән калын сызгыру, икенчесе белән нечкә тимер чыңы таратып кагына-кагына, өйнең ачык ишегеннән өйалдына, өйалдыннан такта верандага, аннан һавага чыгып сүнде.
һәм ул сәгать астындагы яшел тумбочкада киявен сыйларга дип алып кайтып та ачылмый калган бодай аракысы барлыгын исенә төшерде
«Бәлки бер ярты стакан жиб-бәрәссдер. парин? - дип уйлады ул икс көн кырынмаган битен учлап.— Ну да.. Помидор бар. » Ул келәт базында август уртасында ук тозлап куйган гөрәҗдә гөмбәләрен исенә ♦ төшерде. Кырык көннән ашты, өлгергәннәрдер, шәт. Ул кызыл эчле 3 калушын салмыйча гына өйгә кереп, түргә узды, тумбочкада анын кол- = хоз председателе, аннан ревком иссия председателе чагында язган * доклад кәгазьләре, мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләгәндәге дә- = рес планнары, завхоз, склад мөдире булып торгандагы амбар кенә- ? гәләре саклана иде, шуларга аударып куйган шешәне нке бармагы £ белән генә муеныннан тотып суырып чыгарды да ватык тәрәзәле шкаф- р тан стакан алды һәм шешәне дә, стаканны да үзе утырган бүкәнгә s бастырып куйды. Аннары келәткә керде, уң аягы очы белән генә яссы 2 пружинага басып, эре тоз сибелгән һәм тузан кунган, эреп, үтә күрен- -и мәләнеп калган каз мае бәйләнгән тәлинкәнең чемәген капкынның те £ ленә эләктереп куйды да кулы тигән урыннарны керосинлы чүпрәк бе- j лән сөрткәләгәч, баз капкачын ачып жибәрде Битенә салкын туфрак, ~ дымсу таш, чери башлаган кычыткан (кары эремәсен өчен май ахы- < рында, тагын июнь урталарында чабып жәйгән иде), бензин исе килеп § бәрелде «Тиккә!» дип үкенде ул канистрларны монда төшергәненә - 10 Ризыкларга исе сеңсә?» Биредә Ниса тозлаган бер мичкә кыяр, бихисап ♦ банка помидор, җиләк вареньелары тора иде әле Ниса, таш өйдә кая а куярга булыр инде дип уфтанып утыргач, Исламияләре Шумахерыиа < карап:
— Гаражыбыз базында урын калдымы әле? Әз-әзләп кайтарып то < рыр идек, әрәм итеп булмый ич инде!— дип маташты.
«Тотсын менә, кышка баз казырлык кына әмәл бар әле».— дип уй- п лады Каһир ачу белән һәм ухылдый ухылдый агач баскычтан түбән төшеп китте, нигәдер, күнегелгәнгәдер инде, электр кабызгычын черт- ләтеп карады; күзе һични аермады, ничәмә-ничә банка, кайсысында гөмбә икәнен капшанып кына белерлек түгел Чүгәләгән көГи J генә чалбар кесәсеннән кап чыгарып ачты да шырпы кабызып жибәрде.
Каһир
«Чә! Электр тогы!» - дип гаҗәпләнергә генә өлгерде, баз эченә кояш килеп төште. Юк, бу аның баш очында таралып, кайнар офыккача җилфердәгән канлы байрак (хәтта эрегән кургашыңдай тамчы лары аны баштанаяк чылатып та бетерде) нде бугай Ул аның артыннан омтылды, тик пулеметының көпчәкләре урынында тегермән ташлары, бар куәтенә сөйрәсә дә, кузгата алмады, ә байрак ерагайганнан ерагая, кызыл атларның тояк танышы сүрел гәннәи-су релә, анык алар дан каласы килми, җан ачысы белән пулеметын сөйри, ниһаять, ул авыр кузгала, һәм аны уздырып якынайганнан якыная бара да күк йөзен томалап, кызыл үгездәй үкереп, аңа үрмәли башлый «Алла хакы өчен!» — дип ялвара ул җиргә тезләнеп. Ә байрак ерагайганнан ерагая, ерагайганнан-ерагая
XIV
Каһирны шулай югалттым Фронтташ дустымны бер окопта, бер блиндажда яшәгән, бер атакада йөргән дустымны югалткандай булдым Алай гынамы соң’ Сугышта югалткан дусларның искитмәле күп булу ын күтәрүе авыр иде Ә Каһир Сафин белән без бу тормышның коточ кич кыска юлында һәрвакыт иңгә-иң барганбыз забаса Аны югалту
миңа фаҗигалерәк. Ул минем берәү генә булган икән! Бүтән юк. Мин шул хәтле дә яраткан һәм күрәлмаган кеше. Аның кеше буларак кыйммәтен үземә нисбәттә генә үлчәсәм, мин үз-үземнән оялырга лаек. Каһир Сафиннар күп түгел иде!
Үкенеч басты. Үземне гаепле тойдым. Нинедер ачыклап өлгермәдем. Аңа әйтәсе килгән ниндидер гап-гади сүз йөрәгемдә, горур күңелемдә бикләнеп калды. Хәзер шул кыйммәтле, иң затлы, Каһирга әйтергә кирәк булган бердәнбер сүземне үкенеч кимереп ята.
Үлем үкенечсез булмый ди татар кешесе. Ни бу? Үлгән кешегә карата тере кешенең теләсә нинди гаебен ярлыкар өчен чыгарылган тәкъбирме, әллә яшәүнең мөхтәрәм фәлсәфәсеме? Теләсә нинди ялгышын ярлыкар өчен...
Үлем үкенечсез булмый.
Бер заманны, әле Братск ГЭСын төзеп бетермәстән, главкка, ми-нистрлыклар, хөкүмәт тә ачыкламас борын, хәтта күбәүләрнең каршы торуына карамастан, Усть-Илим су электр станциясенә урын сайларга баргач, бер аучының тайгадагы йөзләрчә чакрымга бердәнбер өенә төн куна кергәч һәм туңган буыннарны спирт белән таратып, Себер чәе белән эретеп җибәргәч, бәхәс купкан иде. Бәхәс тә түгел — сүз. Яхшы, кирәкле сүз. «Кешенең бәясе нәрсәдә? Әгәр ун ел гомерең бәрабәренә үткән гомереңнең бер генә сәгатен кире кайтарырга мөмкинлек бирсәләр, кем нәрсә сайлар иде? Гомумән, кешенең үткәнендә ун ел гомергә торырлык минутлар бармы?» Артык сайланып тормадык: һәркемнең үзенә генә газиз минутлары бар икән, һәм ул минутлар алдында ун ел гына түгел, бөтен калган гомер дә берни тормый икән!.. Озак сөйләштек, ахырда үз фикеремне уртаклаштым: һәрберебезнең сайлаган үз минутлары гомеренең иң кадерле, иң асыл, иң бәхетле вакыты түгел, ә калган гомере өчен үкенечле мизгеле икән! «Үлем үкенечсез булмый, дип шуңа әйтәләр икән. «Кешенең үлеме тере кешеләр өчен үкенеч белән тулы. Якын кешеңне югалтуның әче авырлыгы, кабатлан-мас фаҗигасе нидә? Минемчә, үлгән кешене терелтеп, аңа иң кирәкле соңгы сүзне әйтә алмауда.
Тегермәнне урап алган ир-атлар янгынны бик тиз сүндерсә дә (баз авызыннан ургып торган ялкын келәткә генә кабарга өлгергән нде, ләкин баз эче...), минем җанымдагы үкенеч утын сүндерердәй кодрәт кешелеккә бирелмәгән иде шул. Шуңа күрә мин «Хуш, Каһир!» диясе урынга, «Кичер, Каһир...» дидем.
Ә минем соңгы сүземә аның җаны нинди сусаган булгандыр! Мин моңа аның соңгы сүзенә үземнең җаным гаять сусаган икәнен сизгәч кенә төшендем.
Яры-ы-ый... Ярый. (Уфтанудан ни мәгънә?)
«Кара «Волга»ның һәммә ишекләре, капоты ачык. Ул канатларын җәйгән һәм каурыйларын тырпайткан көртлекне хәтерләтә. Кердем дә шалтыраттым:
— Үзендәме?
— Хәзер, Ислам Имамович!.. Тыңлыйм, Ислам Имамович.
— Карале, килеп чык әле...
— Срок шул килеш кала. Өзсәң, бер ни белән дә аклана алмыйсың! Озын тынлык.
— Кыям Сөләйманович...
— Юк, үтенмә, сорама. Кстати, шатландыра алам рапорт расланырга китте. Аңлагансыңдыр дип уйлыйм,— диде ул тавышы белән булдыра алганча мәгънәле ымлап.
— Рәхмәт.
— Уңышлар телим.
— Кыям Сөләйманович, әйтергә бир. Карале... Килеп чык әле.
— Нәрсә булды?
— Бернәрсә булмады.
Сагындым Снн: сзгыныргз хакым б рмы минем?
- Карале, син бит мина налилол каптырасын Ислам ага' Әйт тизрәк.
Тизрәк? Озаклап, тәмләп әйтимме соң? *
— Әллә үпкәләттемме?
Чигәм буенча «Үп-кэ-ләт-тем-ме. » тигән авыр поезд составы узып 3 киткәнне көтеп тордым
Исән чакта үпкә нәрсә ул! дидем мин. Көн кызу шул көз = -Димәссең,— диде ул кыштырдап. Әллә чыннан да валидол кабамы? ? Юк. эфир кыштырдавы буган 22
— Көн?
— Кызу капкан сиңа бүген. Ислам Имамович!
— Көтәм.
— Бәлки син килерсең? Холодильник эшләп тора.
Бушка эшләтмә. Бушат та әйдә
— Ярый. Бер., егерме биш-утыз минуттан килеп житәрм* н
— Өлгермәссең дип уйлыйм - Мин апа үземнең кайда икәнлегем х не әйттем Ул сызгырып куйды
- Нинди шайтан ташлады сине минем авылга?
Кузгал, кузгал.
Ярын, бер егерме биш утыз минуттан килеп җитәрмен ♦
«Вертолет чакырта»,—дип уйладым мин
Холодильннгыңның эчтәлеге белән бергә кетәм. дидем мин. - Кызган инде әзрәк, аңлат
- Килгәч
— Алайса, хуп мәйле. *-
Шофер миңа сәерсенеп карап куйды да сәгатькә күз төшерде *
- Яратса, икс төн генә түзәр чәпчемә. Я.н. Нлүрбәковны гот әле.
Утыргычның мәче кебек йомшак зәңгәр япмасыннан җиргә төшеп бастым. Ж.ир биредә тырналып, шадраланып беткән әүвәлге алма бакчасы урыны. Кабинеттан күренми торган җирләр Үз күзең белән кур- гәч, бөтенләй башка Су астында кз.п.ш ,ңир \ п ии ia м :н ,к;.рнә тет ларга күп интервьюлар биргәнем бар. Братскида безгә гаепне ә.з якма дылар күпме урман утырып калды Урманчыларның графикка сыймавына ачу гына килә нде. ә бүгеңдәй кызгану хисе юк. кичермәдем. Электр энергиясен ялтыравыклы упаконклларга төреп Ken t сатып алып булмый шул. җан кисәкләрем!
Биредә, менә, безнең аркада җиде йөз гектар алма бакчасын су күмә. Иң югарыда — үр башында! ылары гына калган. Ә астагыларын.. төбе-тамырлары белән йолкып алып, зур-зур күчләргә ө.п куйганнар Ягарга Ә якмыйча берәр эшкә тотсалар, имим < i. ян i б IK 1.1 . .1 ьэрлык акча эшләп булыр нде Мебель. Алмагачыннан ясалган мебель Иң киме чәч тараклары. Дөресрәге, тарагы Аны мина кем ясап биргән иде әле? Хәзер, хәзер... «Оборот минут» ласа! Шома. бизәкле *Имянной!» дип сузган иде ул аны мина «Имәннән юндыңмыни?» «Имәннән ту раклар ясасын Мәйтәм, нмянной! Мен •. полный антураж боянаму командиру иярвой енлектростанции коммунистического образна 1929.»
Исемле тарак... Мни хәзер икс мәртәбә Социалистик Хезмәт Герое Туган җиремдә мина бюст куелырга тиеш икән
J 11 ШКӘ.1 кир «К и (С Каһир; ■ Каң
манга, Идрис абыйга, Прохорга Әйе. Прохорга да Тегермәнне Борым авылы кешеләре дә төзеште Бәйрәмне бергә үткәргән идек бит Бездә дә. аларда да колхоз оештырып.
я «к у> м II.
81
һәйкәл кирәк иде. Рамазановка. Җәмлихаи муллага. Пеләш Фәтхигә, Хөрәсән Шәйдуллага. Наркомга... Мин аны бсрвакыгны эзләгән идем. Табалмадым. «Фаҗигале төстә. 1939 елда...» дигән хәбәрен генә ишеттем.
һәйкәл кирәк иде.
Бетончылар бригадиры Нәурбәков миңа шуның өчен кирәк иде.
Бер автокран, бер үзбушаткыч (цемент төяп килсен), ике «К-701» тракторы кирәк. Ихтимал, эретеп ябыштыручы. Алар биредә дә бар, билгеле. Ләкин моны мин эшләргә тиеш. Теге елны биредән киткәндә вәгъдә иТкәнемчә. Соң булса да. уң булсын Лаек кешеләрнең җирдә һәйкәлләре калырга тиеш. Дөресрәге, һәйкәл булып — эшләре. Ә эшләрен вакыт инвентарьдан сызып аткач? Менә монда инде һәйкәл кирәк тә кирәк. Хәзергә генә ышанып булмаганын беләм млн. Кешеләр оны- тучан. «Кем ашый, ничек ашый, күпме ашый...» Белеп ашасыннар әле! Чагыштырып!
һәйкәл кирәк. Мөмкин кадәр гади... Бер бөтен ипи кебек. Ике тегермән ташы... Берсе аска пьедесталга. Аннары теге - турбиналы корыч улак. Аның өстенә тагын тегермән ташы. Ә аның өстенә — тузган динамо. Ул шунда, станция чокырында ята... Менә шул. Туган елы - 1929 дип язылыр. Үлгән елы юк. Шуннан аның үлемсезлегс аңлашылып торыр. Мәңгелеге. «Сүнмәс ут бирүчеләргә мәңгелек дан!» Шулай дип язылыр Тиңе булмаган яңа шәһәрнең һәм автомобиль заводларының беренче комиссары Кыям Сөләйманович Сөләйманов, һәйкәлне ачканда, шулай дияр. Әйтә белә ул.
Нәурбәков белән сөйләшкәч, җәяүләп кенә ташландык бакча буенча киттем Кайбер агачларны кан тамчыларыдай вак алма сарган. Кыргый алма Кыргый әче алма. Кайберәүләрнең язмышы кебек әче алмалар. Теге һәйкәл янына да шушындый бер агач күчереп утыртмаска микән? Ихтимал.
Бакчадан янтаеп, үр сыртыннан түбән төшеп киттем Ярына кадәр тулып торган, ә кайбер урыннарда инде суы ташып җәелгән елга буенда шалаш утыра. Янына кәбестә өйгәннәр. Яшелчә бакчасы икән. Алюмин торбалар. Каралып калган помидор, кишер, кыяр кишәрлекләреннән узам. Борынны салкында киптерелгән кернең исен хәтерләтүче кәбестә исе ярып керә. Күч янында тукталып, көрәк алам да, чирәмгә сөрткәләгәч, пычагын кәбестәгә якынайтам: әллә тиде, әллә юк, кәбестә башы шартлап ярылды Яфраклары тыгыз һәм сусыл, тешкә тиярдәй салкын. Саф су кебек туеп булмастай тәм. Күч янында ак мичкәләр тора, аларга кәбестә тозлыйлар икән, берсе яртылаш тулган килеш, кишер турап, тыгызлап тапталган, өстенә күбекле су чыккан. Чеметеп кенә кабып карыйм: кәбестәсе төче, суы тозлы — төкереп атам.
Куышның авызы кечкенә генә, анда мүкәләп диярлек керәсе икән. Йөземә коры җир, печән исе килеп ягыла, күземә караңгылык сирпелә. Кереп, иске тунга сузылып ятам Сул кул якта йомарлап куелган керле юрган, аяк очында төрле кәгазьле өч шешә — монда, билгеле, сайланып тормыйлардыр, ялгызыңа ни дә ярыйдыр, бигрәк тә салкынча кичләрдә. Куыш авызы турысында "Учак урыны, аркылы таякта корымлы чәйнек. Кыям Сөләйманович белән тотарга да кунарга шушында! Мин аңа атасы «Оборот минут» турында сөйләрмен. Тынлык тыңлап утырырбыз. учак телләренең чегән кызларыдай биешүен карап. Учакка карап утырганда кеше күңелендә озак яшисе килү хисе уяна. Учак янында утырмаганга мең ел инде. Ә ул җылыныр өчен генә түгел, яшерер өчен дә. Уйлар өчен. Уй яшәртә. Яшәтә.
Күземне йомам. Ә ачканда мең ел үткән булыр шикелле. Минем урында кем ятыр икән? Җир кешесеме? Күктән төшкән затмы? Инде күптән читкә күчкән бу авыл кешеләре сыман, күккә күчеп, җиргә кайт
кан кешеме? Минем кебек, учакка карап уйланып ятаргамы? Җирдә кәбестә үсәр микән? Әллә ул тулаемы белән учак урынына әйләнерме’
Уйлар кыска бер мизгел Уйларның арасы озын — мең ел.
Кем булыр икән ул мең елдан соң куышта чалкан ятып, күзен йомган зат? Кайчандыр атом электр станцияләре салып йөргән адәм> затларның соңгы могиканымы? Куышы кипкән үләннәрдәнме, әллә гравитация вакуумыннанмы?
Мин аның Җир кешеләренә һәйкәл куярга дип кайтуын телим. Менә ул унар-егсрмсшәр метрлы әрем, тигәнәк, аксыргак, тилебәрән басып киткән, кометалар, метеоритлар тузаны каплаган \ЭСка якынаер. Кесәсеннән шырпы кабы кадәрле генә бер нәрсә чыгарыр, йөзендәге төрле төймәләргә бармак битен тнтергәләп. нидер хисаплар да аны төгәл рәвештә корылмаларга юнәлтеп, куян күзедәй кызыл нурын кабызыр һавада сабын куыгы шикелле аллы-гөлле үтә күренмәле ярым шар күрәм. Ул аяз көндәге эссе рәшә сыман калтыранып, дулкынланып, станцияне каплап алган һәм кысыла башлый Ярымшар кечерәйгәннән- кечерәя, рәшәсе әкрен-әкрен генә төссез ялкынга әверелә бара. Аның астындагы тимер, бетон, пыяла һәммә нәрсә гармун күреге сыман тартыла, сузыла, җәелә һәм җыерылып кысыла, эрн. башта кызыл ут, аннары алтын, көмеш төсе алып, ниһаять, үтә күренмәле булып кала. Ярымшар төссез учакка әверелеп бии. кечерәнгәннән-кечерәя. эчендәге тыгыз, йөгерек сыеклыкны кыса Мин моны нигәдер көзгедә күрәм шикелле. Нәрсәнеңдер чагылышы Үткәннеңме’ Киләчәкнеңме? Бернинди тавыш ишетмим, ис тоймыйм Үтә күренмәле капкач белән ябылган рн зык (солянка, өчпочмак, илле грамм әрмән коньягы?), тавышы сүндерелгән телевизор (нинди марка?) - ни бу?
Ярымшар яңадан пәйда була башлый, төссез ялкын рәшәгә, рәшә, киңәеп, аллы-гөлле сабын куыгына әйләнә бара, һәм, тавышсыз гына юкка чыга, ә җирдә һәр кыры салават күперенең төсеннән һәм тагын санап, күреп бетергесез хәтсез ярымтоннардан торган алмаз багана басып кала. Алмаз багана җиргә таянмаган килеш басып тора, һәм иң могҗизалысы, - аның аста да, өстә дә очлары, ягъни башы һәм ахыры юк. Ул чагында нәрсә соң ул’ Матдәме, әллә рухмы? Вакыт яисә про- странствомы? Формуламы яки эшме?
Ә мин ни кыяфәтен, ни киемен хәтерләп өлгермәгән кеше, инде шырпы тартмасы хәтле генә булып калган электр станциясен кесәсенә салгач, баганага таба атлый да, ана кереп юкка чыга Шунда гына төсләрнең ниндидер мәгънә белән балкуын тоеп алам. Ул мәгънә ни томанлы, ни болытлы димәслек сүрән күктә күренмәгән, әмма барлыгы сизелеп торган кояшны хәтерләтә. #
«Аңнары вакытта чикләнеп, пространствода кысылып, көрәштә янып алмазга әйләнүчеләргә», дип баганада балкыган төсләр әллә гимн уйный, әллә реквием җырлый, әллә сагышланып елый.
һәйкәлгә без менә шундый язу язарбыз.
Уйлап карасаң, без ү « үзебезне шулкадәр дә рәхимсез һәм аяусыз төстә эш белән кысабыз, вакытны ашыктырып, шулкадәр дә соң чиккәчә кыздырабыз ки. безнең рухыбыз күптән алмазга әверелергә тиеш!..
һушыма килдем бугай инде чалкан яткан җиремнән йөзтүбән әйләндем дә. кулыма һәм теземә таянып, куышның төнге су кебек агарып торган тишегенә таба мүкәләп киттем
Күчәнендә утырган кәбестә башлары арасыннан кызыл күзле көрән куян карап тора иде.
Беренче китап тшап