Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИШЕНЧЕ ЕЛ ӘДИБЕ


асырлар аша сузылган татар әдәбияты берсе икенчесенә охшамаган, талантлы язучылар тезмәсен хәтерләтә. 3. Һади да шундый якты маякларның берсе.
Закир Һади 1863 елда элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Ярәмкә авылында урта хәлле крестьян семьясында туа. Аның әтисе, «Бәхетле кыз» повестендагы Ибәт агай кебек, кыш көннәрендә балалар укыта торган була. 12—13 яшьләренә кадәр Закир авылда уз әтисе мәктәбендә укый. 1875 елда аны Тымытык мәдрәсәсенә укырга илтәләр. Биредә ул ун ел укый. 1885 елда 3. Һади бәхет эзләп Нижний Новгород шәһәренә барып чыга.
1882 елларда Бәкер әфәнде дигән укытучы Кырымда, Бахчасарай шәһәрендә, балаларны Төркия мәктәпләрендә башланган яңа ысул (ысул җәдит) белән укыта башлый. 1883 елда чыга башлаган «Тәрҗеман» газетасы яңэча укытуны яклап аваз күтәрә. Касыйм (Ханкирмән) шәһәре янындагы Татарбай авылы мишәрләре, «Тәрҗе- ман»да укыл, үзләрендә дә шундый мәктәп ачарга карар кылалар һәм укытучы табуда ярдәм сорап «Тәрҗеман» газетасына мөрәҗәгать итәләр. Укытучы табылмагач, әлеге Бәкер әфәнде Татарбайга үзе күчеп киләсе итә. Бер елга гына дип килсә дә. ул Татарбайда алты елга кала, шуннан соң да 25 ел буена Касыйм ягы авылларында яңа ысулны өйрәтеп, пропагандалап яши. Бәкер әфәнде мәктәбе Идел буе татарларында беренче яңа тип мәктәпләрдән иде. 3. Һади Нижний Новгородта чагында шул мәктәп ачылу хәбәрен ишетеп, әлеге мәктәптә укырга китә. Ул Бәкер әфәнденең яңа ысул укытучылар хәзерләү курсын үтеп, шул яктагы Мулла дигән авылда укытучы булып эшли башлый. Шул рәвешчә, 3. Һадига башлангыч елларыннан ук, яңа мәктәп өчен көрәш фронтының алгы сызыгында торып катнашырга туры
1905 ел революциясе гөрелтеләре аны көрәш юлында икенче адым ясарга — кулына каләм алырга мәҗбүр итә. 1903 елда, кырык яшондә, ул үзенең «Бәхетле кыз» дигән беренче повестен яза. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге революция елларына туры килә. Аны 1905 ел революциясе әдибе дип атарга була: революция җиңелү белән, иҗади үсешенең югары ноктасында, ул язудан туктый. Одесса, Харьков кебек Украина шәһәрләрендә яшәүче татарлар арасында укытучы булып яши. Октябрь революциясеннән соң туган авылы Ярәмкәгә кайта. 1921 елда тагын Касыйм ягына китә, Бимсала дигән авылда балалар укыта. 1932 елда шул авылда үлә.
3. Һади иҗаты әдәбият тарихында гаять үзенчәлекле күренеш. Аның мәгънәсен, үзенчәлекләрен шул тарихи чорны күз алдына китерү аша гына аңлап була.
Россия беренче рус революциясе алдына килеп баса. В. И. Ленин күрсәткәнчә, бу революциядә күп миллионлы «вак милләтләр» -‘•‘«йнородецлар» да мөһим роль уйнарга тиеш булалар. Алар, я консерватив көчпәр^^Уһындагы сукыр коралга, революцияне буучы көчкә әйләнергә, яки пролетариат ягына күчеп, революцион көчлбр' арсеналына әйләнергә тиешләр. Революция таңында татарлар арасында прогреб өчен, яңа мәктәп, европача культура өчен көрәш көннән-көн көчәя бара. Шул шартларда демократик әдәбият, революцион-демократизм идеологиясе югарылыгына күтәрелеп, халык массасына революцион аң тәрбияләүдә, халыкны кара көчләр кулыннан тартып алуда мөһим казанышларга ирешә. Ф. Карими, Р. Фәхретдинов кебек язучылар иҗатында консерватив феодаль көчләрнең йөзә фаш ителсә, Шакир Мв- хөммәдев иҗаты татар буржуазиясен фаш итеп чыгарлык югарылыкка күтәрелә. Киң крестьян массасында прогресс өчен көрәш идеясен кабул итәрлек караш «һәм
Г
иастроеииеләр тәрбияләүдә 3- Һади иҗатының да әһәмияте зур. Бу проблема әдип ижатыиың төп пафосын тәшкил итә. Соңгы әсәрлеренең берсзндә бу максат ачык- тан-ачык билгеләнә: «...Әүаәл, сөйләргә, халыкның фикерләреме төзәтергә кирәк: фикерләре үзгәргән, эшкә килгәндә, эшләүчеләр дә булыр. Фикер үзгәрмәеичә. эш эшләнмидер. Шуның эчен дә, халыкка фикер бирмәк—бөек хезмәттән хисап ителер; иң бөек адәмнәр дә — халыкка фикер биргән адәмнәрдер...» Автор менә шул «бөек хеэмәтине башкару эшенә үзе дә зур өлеш кертә. † ‡
Киң катлау крестьян массасында «фикер үзгәртү» максаты автор иҗатының ху- Й дожесгео-стиль үзенчәлекләрен, композиция һәм идея-тзмвтик структурасын билге- = ли. Язучы чорның яңа идеяләрен, яңа әдәбиятның иң соңгы казанышларын киң кат- ° лау халык авырсынмый «йота алырлык» традицияләр белән кушыл җибәрә ала 2
ы
3. Һади иҗатының конкрет эволюциясе әсәрләрендә ачык күренә Аның беренче = хикәясе — «Бәхетле кыз» —1903 елда язылып, 1904 елда Оренбургта басылып чыга з Әсәр очерк рәвешендә башланып китә. Аатор мәчете дә булмаган, халкы татар һәм £ башкортлардан торган бәләкәй, ярлы бер авылның иҗтимагый тормышын, социаль . мөнәсәбәтләрне типик картиналар аша сурәтли. Әсәрнең персонажлары шул чоо авылының типик вәкилләре булып хәтердә уелып калалар Автор дөньяга яңача ка- ® раш нигезендә, бу агайларның көнкүреш принциплары һәм дөньяга карашлары хата х гына түгел, мәгънәсезлек үк икәнен дәлилле рәвештә фаш итә бара. Бала тәрбияләү. ~ кыз балаларны укыту мәсьәләсе аеруча кискен куела. Автор шул чор авыл тормы- шындагы һәр күренешнең сәбәбен эзли, аны иң гади укучы да аңларлык, бәхәссез - кабул итәрлек рәвештә ачып бирә. Ишан һәм муллаларның укь ту, тәрбия система- ~ сый аеруча кискен тәнкыйтьли. <
Әсәрдә гади авыл малае Габбасның яңа тип белемле кеше булып җитешү юлы ~ сурәтләнә, наданлык йокысына чумган авылны хәрәкәт яңару юлына чыгару эчен кереше күрсәтелә. Габбасның Гайшә белән мәхәббәтләре, терле интригаларны җи- ы иеп чыгып казышулары әсәрне мавыктыргыч сюжетлы итә.
Тиз темплар белән якынлашкан революция авторны ашыктыра, кискенләшә бер- s ган проблемалы әсәрләрен бер-бер артлы әдәбият мәйданына бирергә мәҗбүр ите. 1904—1905 елларда татар әдипләре арасында 3. Һади аеруча активлык күрсәтә. Мәсәлән, бер 1904 елда гына да авторның дүрт әсәре («Хввр-дога». «Бәхетсез кыз» «Официант», «Идел буе») цензурадан үтә. Ә авторның 1905 елда язылган теп әсәр-ләре дөнья күрми юкка чыгалар. Бу хакта М. X. Гайнуллин мондый мәгълүмат бире: «1905 елгы беренче рус революциясе күтәрелешкә барган вакытларда 3. Һади Одесса шәһәрендә яши... Бигрәк тә рус монархистлары тарафыннан Одесса шәһәрендә еврейларга каршы оештырылган погромнар аңарда зур нәфрәт уята Истәлекләргә караганда, 3. Һади патша хөкүмәтенең шул ерткычлыгын хикәя итеп озын гына бер повесть та язган була... 3. Һадиның Рус-впон сугышы темасына язган зур күләмле бер поэмасы да булган, лекин бу соңгы әсәрләрнең кулъязмалары сакланмаган» • Ә 1906 елда язучының «Мөгъсум», «Мәктәп вә мулла, яхуд Миңлебай суфиның тэгъ- лиме вә программасы» кебок әсәрләре китап булып чыга.
3. Һадиның бу чор әсәрләре сугышчан рух арта баруы белән характерлы Аатор революция юк итәргә тиеш искелекләрне күрсәтеп, демократик бурычларны билгеләп калыйм дигәндәй эш итә. Кайбер әсәрләрнең эшләнешендә бәлки ашыгу билгеләре дә үзләрен сиздерәдер. Әмма алар җитлеккән зур проблемаларны кеи кайнарлыгын саклап яши алырлык рәвештә һәм шул кендә мәйданга куелулары белән әдәбиятыбызда уникаль ядкарьләр булып торалар.
Әсәрләрдә публицистика роле тагын да арта. Менә, мәсәлән. «Хәер-дога» хикәясе. Биредә аатор авыл муллаларының үз шәхси мәнфәгатьләре ечен халыкны алдап яшәүләрен билгели дә: «...бер адәм үз файдасы ечен күп адәмнәрнең һәлакеиә сәбәп улса, ул адәм инсандан хисаб идепмөиб. фәкать инсан сурәтендә улан хайван нан хисап иделмәктедер».— дигән нәтиҗә чыгара
«Официант» хикәясендә шул ук тема шул ук кискенлектә куела. Әмма әсәр бер урында таптану булып чыкмаган Аатор хикәясендә яңа герой, аңа социаль
• «акир Һади Сайланма асарлар Казан. 1957 1Н> иче бит
‡ Гайнуллин М. Таьир Һади Сайланма асарлар l‘»7 5 в Антлар
иплар күрсәтә Әсәр татар әдәбиятына өр-яңа тип—шәһәрләргә китеп эшләүче татарлар — «питрәйләр» (биредә, Петербургка китеп яллы эштә эшләүчеләр) темасын алып килә. Мәгърифәтче автор бу тип социаль катлауга «мәгърифәтле булу» программасын сызып күрсәтә. Петербургка барып официант булып урнашкан егет буш вакытын эчү, күңел ачу юлында түгел, ничек булса да белемен арттыру, уку дәртендә үткәрә, шуның чараларын таба. Өйдән әтисенең үлем түшәгенә егылуын ишетеп, авылга кайта. Шул уңай белен авыл мәзиненең тупаслыгы һәм наданлыгы, мулланың комсызлыгы бөтен шәрәлегендә фаш ителә. Әтисен күмгәч, дүртәүләп Литердан кайткан дусты Әхмәткә, икенче авылга чәйгә баралар. Анда шул тирәдәге муллалар, мәзиннәр турында белем-тарбия эшенең чиктән тыш начар куелышы турында сөйләшеп утыралар. «Безнең татарлар,— ди автор,— башларыны, энҗе-җәү- һәрләр илә, ялтыравыклы киемнәр илә зиннәтләп, адәмнәрне дә кием сурәтенә карап тәкъдир итәләр, үлчиләр- Әмма башка, мәдәниятле кавемнәр башларыны фәнун вә мәгариф җәүһәрләре илә, гәүдәләрене-әдәб, тәрбия, нәзафәт, нәзакәт илә зиннәтләп, адәмнәрне дә гыйлем, мәгърифәтенә карап тәкъдир итәләр, үлчиләр. Башында гь йлем вә мәгърифәт булмаган адәмнең башына, энҗеле түбәтәй өстеннән, алтын тас кидерсәң дә, гыйлем вә мәгърифәт илә эиннәтләнгән башный кыйм- мәтене тотмас. Башының, эчендәге зиннәт улмадыкта, тышындагы зиннәт илә кыйммәте артмас. Бер сумлык картус кигән рус башы йөз сумлык түбәтәй кигән татар башыннан артык эш күрәчәк...»
«Бәхетсез кыз» әсәрендә 3. Һади шундый ук кискенлектә кыз балаларны укыту мәсьәләсен куя. Белемсезлекне һәм шуңардан туган, шуның ышыгында яшәгән төрле иске гореф-гадәтләрне ул хатын-кыз бәхетсезлеге чыганагы, халыкның киләчәге — яшь буын өчен һәлакәтле нәрсәләр итеп күрсәтә. Бу әсәрдә дә публицистик уйлануларга киң урын бирелә. Әмма алдагы ике хикәясеннән аермалы буларак, биредә алар халык этнографиясе, халык көнкүрешеннән алынган типик эпизодлар белән «ретелгәннәр.
...Шаулы революция еллары узып китә. Кара реакция көннәре башлана. Реакциянең беренче елында 3. Һади «Яңа әсхабе кәһәф», «Җиһанша хәзрәт» повестьларын яза һәм 1908 елда бастыра. Бу повестьларда авторның үз иҗаты һәм гомумән, татар әдәбияты яңа югарылыкка күтәрелә. Авторның революция алды, революция еллавында язылган хикәяләрендә идея, сюжеттан аерылып, публицист фикере итеп бирелә иде. Сюжет шул идеяләргә иллюстрация кебек бер нәрсә генә булып кала иде Ә реакция чорында язылган әсәрлсрендә автор инде идеяне үзе сөйләми, ул объектив тормышны, аның закончалыклары ачылырлык итеп сурәтләп күрсәтә.
«Яңа әсхабе кәһәф» повестенда Сәфәргали һәм Миңлешаһ дигән ике егет: «Бу начар тормыштан ничек итеп котылырга, үземезгә яхшы тормышны ничек итеп табарга?» — дип бәхет эзләргә чыгып китәләр. Юлда боларга көтүче Тимербай һәм аның эте Сарбай иярә. Бер картның киңәше белән, болар Ташлы елга дигән авыг.<а, ишан хәзрәтнең караңгы тау куышын хәтерләткән мәдрәсәсенә барып эләгәләр. Ул мәдрәсә — гаять тә осталык илә корылган бер рухи тозак, «шул тозакка адәмнәр үз ихтыярлары берлә килеп эләгәләр дә, тозак коручыларның әсире вә колы улып, үзләренең һәлакәтләренә сиэмәеичә, йөрәкләре оеган кеби йокыга бирелеп үләләр...» Әлеге егетләрне дә ишан хак алмый эшләүче колларына әйләндерә: җәен үгез урынына эшләп, кышын укыгандай булып, шунда яталар. Сәфәргали 55 яшендә мәдрәсә курсын тәмамлагач, мулла итеп алмаслар микән дип авылына кайтса, шәкертлектә гомере үтеп киткәнлеге, үзе дөнья хәлләреннән, тормыштан коточкыч артта калганлыгы ачыла. Үзе бу фаҗиганы аңлый алмаган карт шәкерт кире мәдрәсәгә кайткач, ютәл авыруы көчәеп, бер ай эчендә үлеп тә китә. Аның белән бәхет эзләргә чыккан башка иптәшләре дә шул тау куышы кебек мәдрәсәдән чыга алмыйча, шунда үлеп калалар.
Иске мәдрәсәне сурәтләүдә автор сатирик гомумиләштерү алымын файдалана. Әмма бу сатира билгеле бер күренешнең объектив мәгънәсен художестволы итеп күрсәтү чарасы гына, ул сюжет үсешенең үзеннән килеп чыга. Әсәрдә сюжеттан читкә китә торган бер генә деталь дә юк. һәр образ, һәр сүз, һәр интонация теманы художестволы яктыртуга хезмәт итә.
«Җиһанша хәзрәт» — 3. Һади иҗатының иң югары казанышы Автор ишанлы» <ебе». сатира объекты булып калган күренешнең социал» йөзен, эксплуататорлык табигатен ачып күрсәтүне, аның фәлсәфи нигезләрен, иҗтимагый табигатен фаш итүне проблема итеп ала. Язучы гади крестьян малаеның дәһшәтле сорыкорт — ишан булып формалашу юлын реалистик планда һәм эзлекле күзәтә Яңа дэаер иша- кь Җиһаншаның буржуаз эшкуар булып җитешүен ачу — әсәрнең казанышы Җиһанша, яшьтән үк, нәкъ Ницше философиясендәге индивидуалист кебек, эгоист «сверхчеловек» буларак формалаша. «Җиһанша бигрәк тә үткен бер бала... адәм баласы булганлык сәбәпле адәм булуны... адәмнернең до иң беренчесе булуны телидер» «Безнең Җиһанша да үзен сөяр, каршысында булган нәрсәләрнең иң яхшысын үзенә сайлар, һәрвакытта үзенең башкалардан өстен булуын уйлар иде»,— ди аятор. «Җиһанша, үзенең үткенлеге сәбәпле, мужик хезмәтендә булган мәшәкать белән муллалык хезмәтендә булган рәхәтне уйлап һәм үлчәп карый». Әтисенең һәм укытучы абыстайның: «Балам, тырышып кь на укы, мулла булырсың!»—дигән үгет- нәсихәтләрен дә ул үзенчә аңлый, бар көчен, сәләтен, хәйләкәрлеген, осталыгын, иамуссызлыгын шул максатка ирешү — мулла булу өчен файдзгзна. Үзенең конку рентларын (Таһирҗан хәлфә, Фәхретдин хәзрәт. Шәриф хәзрәтләрне) намуссызлык, мәкер белән читләштереп, ул һаман алга атлый. Теләгән һәр максатына ирешкән саен, Җиһаншаның да аппетиты арта бара. Бохарада укып кайта. Конкурентларын •читләштереп, алга чыга. Ишанлык байрагын күтәрә. Үзенең интригаларына иярүне шәригать юлы дип күрсәтә. Мөритләр күбәйтә. «Фәкыйрь вә юашларны таяк берлә кыйнап, байларыны вә усалларымы бәддога берлә куркыта Шулкадәр әхлаксызлык, тәрбиясезлек вә диваналыгы илә халык телендә «гайрәтле» хисап итәләр. «Бер адәмнең өч аты булса, беренс — сәдакага бирергә, өч сыердан да — берене. вә башкача артык малларымы һаман сәдака кылырга боера» «Мәритләр исе андый сәдакаларны ишан хәзрәттән башкага бирүне теләмиләр» Хәзрәт «берничә иез дисәтинә җирләрне дә. дога кылып осталык берлә» үз кулына кертә. Кыскасы. Җиһанша — халыкның мәктәпләр салырга, һөнәр һәм сәнгать уку йортлары ачарга, укучыларга һәм укытучыларга ярдәмгә тотылырга тиошле малларны, җиңел генә. <ит сыпырып кына, үз кесәсенә җыеп ятучы эксплуататор Ул шул шартларны мәңге саклау өчен бар кеченә тырыша: һәр нинди яңалыкка каршы таш койма булып тора. Ул медрәсә тота, мәдрәсәсендә өч-дурт йөзләп шәкерт укый, ә тирә-якта һәм •үз авылында үз исемен яза белгән кеше бер-ике генә. Аның мәдрәсәсе илне, ха-лыкны караңгылыкта калдыру юнәлешендә эшли. «Аның шәкерт җыюы, мәдрәсә жаравы — җигәр өчен ат. савар өчен сыер, йон эчен куй асраудан аермасы юк тиде»,— ди автор. 3. Һади соңгы вакытта хәзрәткә каршы көчле хәрәкәт формалашуын да сурәтли. Яңа фикерле Хәсән мулла газета, китаплар укый, халыкны дөнья хәле белән таныштыра, Җиһанша хәзрәтнең илгә китергән зарарларын эзлекле рәвештә халыкка аңлата башлый Өченче хатынлыкка Фәхрелбәнат дигән кызны яучы лап йөргәндә, кыз хәзрәткә үтергеч җавап хаты языл. Хәсән муллага кияүгә чыга...
3. Һади кадимче ишаннар, хәзрәтләр образын сатирик сурәтләүне яңа югарылыкка күгәрә, аны реалистик социаль анализ белен баета Авторның бу тип персонажларга реалистик социаль характеристикасы, шундый конкрет, шундый күләмле, шундый тулылыкта ки: аны бүген до әле язучының үз сүзләрем файдаланмастан бүтенчә төгәл биреп булмый. Бу — әдәбиятыбызның тормышны реалистик сурәтләүдә сүз — образларны төгәл үзләштерүе, тормыш күренешләрем художестволы социаль анализлауны үзләштерүе.— әдәбиятның критик реализмга күчүе иде Реакция һөҗүмгә күчкән көннәрдә, идеологии таркаулык башланган чорда бу казаныш яңа революцион демократик әдәбият өчен Г Тукай. Ф Әмирхан. Г Ибраһимов. Ш Камаллар этабы өчен ныклы җирлек. мәгънәви таяныч. инде яулангам платформа булып калды.
Революция көннәрендә әдип иҗаты киң котлау тотар хезмәт ияләрен революцион кечлор таянычы, союэнигынә әйләндерү юнәлешендә эш алып барды, халыкка тормышны яңарту өчем көрәшү кирәклеген аңлатты Менә шул казанышлары 3 Һади