Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕР ҖАМАЯК СӨТ


у хәл 1944 елны фронтта булды. Алгы кырыйга бик ашыгып барганда. Глубокое шәһәрендә машина-бызның берьюлы ике камерасы тишелде. Мине, тагын ике корреспондентны утыртып алып баручы шофер — азербәйжанлы Али Бала ләпшерәгән көпчәкләргә аягы белән типкәләп карады да, башын чайкап, бик өметсез сызгырып куйды:
— Бәла өстенә бәла!
Безнең белән бергә баручы майор Игнатов сәгатенә карап алды:
— Моны аяклы итәр өчен күпме вакыт кирәк?
— Ким дигәндә бер сәгать.
— Ярты сәгать эчендә рәтләп булмасмы?
— Юк. булмый, иптәш майор,- диде Али Бала, чем кара бөдрәләрен селкеп — Бер сәгатьтә өлгерсәм бик яхшы. Камераларымда ямау өстендә ямау. Теләнче капчыгы диярсең. Яңаларны һаман бирмиләр.— Шул сүзләрне әйтә-әйтә ул инструментларын жиргә сибеп салды да машина күтәртү өчен домкратын кулына алды.
Бу бер сәгатьне без бик әрәм уза торган вакыт итеп санадык. Чөнки бу көннәрдә бөтен фронт буйлап һөжүм сугышлары бара, ул вакыт эчендә безнең гаскәрләрнең шактый ерак китүләре мөмкин. Ә редакциягә яңа хәбәрләрне, репортажларны, әгәр мөмкин булса, кечерәк бер очеркны телеграф беләнме, кыр телефоны беләнме яисә башкачамы, бүген үк тапшырырга кирәк. Шунсыз ярамый.
Без өчәү, өч хәрби корреспондент, аягүрә баскан хәлдә генә киңәшеп алдык Нишләргә? Виллис төзәтелгәнне көтәргәме, әллә алгы кырыйга таба баручы берәр машинага утырып, хәзер үк, шушы минутта ук китәргәме? Китсәк, Али Бала безне ничек табар?
Бик тиз бер карарга килдек. Мин машина белән калам, ә иптәшләрем сәфәрләрен дәвам иттерәләр Озакламыйча алар, снарядлар төяп баручы бер студебеккерны кул күтәреп туктаттылар да, яшиклар өстенә менеп утырып, китеп тә бардылар.
Мин Али Бала янында калдым, эшне тизләтү өчен аңа ярдәмемне тәкъдим иттем
Юк, иптәш капитан, пычранмагыз,— диде ул. Сезнең эш түгел бу — минем эш. Тик онытмагыз, бер сәгатьтән минем янда булыгыз.
Мин, газета өчен берәр кызыклы материал табып булмасмы икән дип уйлап, шәһәр урамы буйлап китеп бардым.
Шәһәр зур түгел - район үзәге. Халкы биш-алты меңнән артык бул
мае. Бәлки аннан да кимрәктер. Таш йортлар үзәк урамнарда гына, ә калганнарында — күбесе бер катлы агач өйләр
Фашистлар коллыгыннан әле ул кичә генә азат ителгән. Егерменче гасыр варварлары үз эшләрен эшләгәннәр, шәһәрне яндырып, ватып, җимереп чигенгәннәр.
Мин бара торган урамда уңда да. сулда да ватык, җимерек таш ♦ йортлар, янгыннан соң кара булып ыржаеп торган тәрәзә, ишек урын- н нары, хәсрәтле, кайгылы нигезләр. Агач йортлар янып көлгә әверелгән- ® нәр,— кайчандыр монда тормыш булганлыгын белдереп, корымлы мор- х җалары гына, мескен булып, тырпаеп торалар.
Без менә ничә ел инде мондый хәрабәләрне, дәһшәтләрне һәр көн- < не. һәр сәгать күреп киләбез, ләкин яннарыннан беркайчан да гамьсез * күңел белән узып китә алмыйбыз. Җаныбыз әрни, йөрәкләребез ярсый, u боларның барысы өчен дә, барысы өчен дә фашистлардан, котырган 10 ерткычлардан үч алырга, изге, мөкатдәс үчкә ашкынабыз ♦
Бөтен әйләнә-тирә шомлы, дәһшәтле, куркыныч Янгыннар сүнгән и булса да, кайбер йортлар әле һаман төтенләп, пыскып яталар Шәһәр- ® дән төтен исе, дары исе, үлем исе килә. <
Урамнар әле җыештырылмаган Таш. ватык кирпеч өемнәре, күмер- з ләнгән бүрәнәләр, чүп-чар, немецлар ташлап качкан техника белән ч тулы. <
Урамда шәһәр кешеләре очраштыргалый. Алар, безне күргәч, ерак- £ тан ук сәлам бирәләр, җиңүебез белән котлыйлар, шатлыгыбызны < уртаклашалар. Без дә, бу дәһшәтле сугышта тоткан урыныбызны, дәрәҗәбезне белеп, сәламнәрен алабыз, сәлам кайтарабыз.
Мәйдан шнкеллер.ж бер җирдә, башка йортлардан аерым утырган ярым җимерек бер бина игътибарымны җәлеп итте Фасады, җимерелмичә калган өлеше, тәрәзәләре, тәрәзә өсләре, болдыры барысы да шәрык архитектурасын хәтерләтәләр. «Нинди йорт икән бу? —дин уйладым мин.— Монда бит руслар белән белоруслар, поляклар, литвалы лар гына яши. Шулай булгач, монда шәрык стилендәге йортның булуы бик гаҗәп»
Шундый уйлар белән мин ул йорт янына бастым, берничә минут аңа гаҗәпләнеп карап тордым, аннары тирәле әйләнеп чыктым Әйләнә тирәсе таш, кирпеч ватыклары белән тулы Шулар арасында калҗай ган, бөгәрләнгән, теткәләнгән калай кисәкләре сибелеп ята.. Тукта, нәрсә бу? Гөмбәз түгелме соң? Иелеп, аның өстендә яткан кирпеч ватыкларын. калай кисәкләрен, чүп-чарларны алып ташладым. Чыннрн да, гөмбәз, мәчет гөмбәзе ! Өч гөмбәз. Берсе зур. икесе кечерәк. Очын да алтын йөгертелгән ае да бар Сынмаган, ватылмаган, тик янчелгән генә. Нинди халык мәчете бу? Ник салганнар аны монда? Ялгышмз- сам, монда яшәүче халыкларның берсе дә ислам динен тстмый шикелле. Шулай булгач, бу мәчетнең монда ни кирәге булган? Башка берәр бина түгелме икән? Ялгышмыйммы икән?.
Урамнан узып баручы бер белорус картын туктатып, бу җимерек йортның нинди бина икәнен сорадым.
— Мәчет,— диде ул.
— Мәчет?.. Нинди мәчет? Кемнәрнеке?
— Татарларныкы.
— Нинди татарларныкы?
— Польша татарларыныкы 1
‘ Польшада һәм Белоруссиянең көнбатыш өлкәләрендә яшәүче татарлар Аларнын борынгы бабалары. Җәләлетдин хан җитәкчелегендә Алтын Урдадан килеп, 1410 елда, полик-лнтва. рус гаскәрләре белән берлектә (Литваның союздашы булып). Грюиральд сугышларында катнашканнар, немец Тевтон ордены рыцарьларын тар-мар иткәннәр ШулаЛ итеп. рыцарьларның көнчыгышка таба ябырылып килүләремә чик куелган Шул сугышларда катнашкан татар атлы сугышчылары Польша һәм Литва җирләрендә гомерлеккә урнашып калганнар Автор
Алар турында тарих битләреннән укыган булсам да, үзләрен күргәнем юк иде. Тиз генә сәгатемә карап алдым. Әле вакыт бар. Мөмкинлектән файдаланып, аларны күреп китәргә кирәк. Нинди кешеләр алар? Ничек яшиләр, ничек көн күрәләр? Культуралары ни дәрәҗәдә? Гореф-гадәтләре?.
— Күпме алар монда, сезнең шәһәрдә?
— Кем белгән аны, кем санаган,— диде карт, кулын селтәп — Шулай да шактый булса кирәк... Бер урамны тутырып торалар диярлек.
Ул урамның кайдалыгын 'сорагач, агай кулы белән көньякка таба күрсәтте:
— Әнә тегендә, шәһәр читендә. Моннан ерак түгел. Бу урам белән китеп, сулга борылсаң...
Мин. аның сүзен бүлеп.
— Ә бу тирәдә торучылар юкмы?—дип сорадым.
— Ник булмасын, бар Әнә теге машинаны күрәсезме?—дип, ул безнең виллиска таба төртеп күрсәтте.— Бер солдат нәрсәдер эшләп маташа анда... Әһә! Күрсәгез, менә шул турыда, сул якта янмый кал ган өч йорт бармы?.. Бар. Шул йортларның өчесе дә татарларныкы.
Поляк татарларының тормышлары, гореф-гадәтләре турында бераз сораштыргалаганнан соң, карт мина киңәш итте:
— Әгәр аларның берәрсен күрергә теләсәгез, иптәш офицер, ул чакта сез Абдулла Мусинский дигәне янына керегез. Русча яхшы сөйләшә ул Башкалары кебек түгел.
— Кайсы йортта тора ул?
— Шул өч йортның уртагысында. Сары капкалысында.
— Ниндирәк кеше соң ул?
Белорус агай соравымны аңлап бетермәде булса кирәк, төшендереп бирергә туры килде:
— Баймы, ярлымы дип әйтүем.
— Ә-ә-ә, шуны соравыгызмыни? — диде ул, бераз көйләбрәк сузып.— Ничек дияргә инде аны сезгә... Бай да, ярлы да түгел ул. Кыскасы, рәтле хуҗа... Рәтле кеше.
Мин, киңәше өчен аңа рәхмәт әйтеп, сары капкалы агач йортка таба киттем.
Рәтле хуҗа?.. Рәтле кеше?.. Ни дигән сүзе булды икән аның? Моның белән ни әйтергә теләде икән ул? Хуҗалыгы рәтле, тәртипле дип әйтүе булдымы, әллә башка берәр мәгънә ятамы икән бу сүздә?.. Ярар, күз күрер, тик өйдә генә туры килсен.
Берничә минуттан мин инде Абдулла Мусинский өендә, түрдә, өстәл янында сөйләшеп утыра идем. Ул мине бик ачык чырай белән каршы алды
— Әйдәгез, рәхим итегез, пан капитан, түрдән узыгыз,—диде.— Бик кадерле кунак сез безгә. Өч ел көттек без сезне...
Чигә чәчләре шактый агара башлаган, илле-илле биш яшьләр тирә-сендәге, озын буйлы, какча гәүдәле, кысык күзле кеше иде ул Бер караганда монголга, икенче караганда казахка охшый. «Кара әле, Идел буе татарларына бер дә охшамаган лабаса бу»,— дип уйлап алдым мин.
Хуҗа сөйләвендә дәвам итте:
— Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт! Коткардыгыз. Чынын әйтәм, валлаһи менә, эшләр харап иде безнең. Фашистлар, муеннары аска кил- гере нәрсәләр, кешегә санамадылар безне, хайван урынына йөрттеләр . Килеп керәләр дә: «Бир!» Килеп керәләр дә «Бир!» Атыңны да, сые рыңны да бир! Ыштаныңны да салып бир. Оятсызлар, хатыныңны да алып чыгып китәргә әзер торалар. Татар икәнебезне белгәч, бигрәк котырындылар. Имеш, без кеше түгел — татар... Алар'Ча әйткәндә, кыр
гый халык, түбән халык, дөньяда яшәргә хакы булмаган халык.. Менә бит ул ничек, пан капитан, әгәр белсәгез иде сез...
Белорус карты дөрес әйткән икән, хуҗа русча яхшы сөйләшә иде
Бүлмәсенә күз төшереп алдым Бернәрсә юк, буп-буш, җилләр уйный диярлек. Берничә гади урындык, шундый ук гади өстәл Өстәл өстенә дә берни җәймәгәннәр. Түрдә, ике тәрәзә арасында, бик борынгы стильдәге савыт-саба шкафы. Ул да буш. тик берничә чынаяк белән ® берничә тәлинкә генә тора. Кием-салымнары да күренми Яшергәннәр, * фашистларның талап чыгуларыннан курыкканнар булса кирәк. Әллә « инде талап чыгып киткәннәр дәме?
— Шәһәребез сугышка чаклы бик матур иде безнен, пан капитан,— * дип, Абдулла Мусинский сөйләвендә дәвам итте. Ул үзенең туган-үскән шәһәрен бик ярата иде булса кирәк, чөнки аның матурлыгы, төзеклеге й турында сөйли башлагач, карасу күзләре ничектер җанланып, чаткы- ♦ ланып киттеләр, үзе дә урыныннан кузгалып, урындыгы-ннс белән к каршыма килеп утырды.— Әгәр сез аны элек күргән булсагыз иде, пан ° капитан, валлаһи, исегез-акылыгыз китәр иде Гөл бакчасы сыман иде * ул. Урамнарны тутырып агачлар шаулап үсеп утыра каеннар, юкәләр, э карамалар. Бакчаларда алмагачлар, грушалар, чияләр. Башка төрле ч җиләк-җимешне әйтәсе дә юк. Менә шундый шәһәрне алар, муеннары < аска килгере нәрсәләр, ватып, җимереп, яндырып, харап итеп китте- " ләр...
Зарлары урынлы булса да, мин сүзне икенче темага күчерергә теләдем. Мине, барыннан да бигрәк, аларнын тормышлары, гореф гадәт ләре кызыксындыра иде.
— Шәһәрегездә татарлар күпме, иптәш Мусинский?
— Әллә ни күп түгел,— дию белән генә чикләнде ул.— Польша белән Литвада күп алар. Йөз меңнән артык.
Мин аңа ничек көн күрүләре, нинди кәсеп белән шөгыльләнүләре турында бер-ике сорау бирдем
■ — Ничек дип әйтергә икән аны сезгә, пан капитан,— дип ул, башын
кашып, бераз уйланып торды.— Төрлебез төрле кәсеп белән маташабыз шунда . Элегрәк сәүдә итүчеләр дә бар иде. Аннары, кайда туры килде шунда эшләүчеләр дә юк түгел. Әйтик, ман заводында да, консерв за водында да. Нишләрбез инде, белмим. Заводларны каһәр суккан фа шистлар шартлатып киттеләр Ә болан татарларның шактый өлеше тире иләү, күн эшләре белән шөгыльләнә. Мнн дә шуның белән тамак туйдырып торам Ат сбруйлары ясыйбыз, камыт, ыңгырчак, эшлея, йөгән, башка шуның кебек кирәк-яраклар дигәндәй. Ата бабадан кил Тән һөнәр, күнегелгән эш. .
Мин аның тамырланып торган кулларына күз төшереп алдым алар дегет белән, төрле химикатлар белән каралып, яргаланып беткән иде
— Татарча сөйләшә беләсезме?— дип сорадым мин
— Юк, белмибез. Борынгы бабалар гына белгәннәр, ә безнең ата бабалар инде татарча сөйләш.мэгәннәр. үз телләрен онытканнар. Без полякча сөйләшәбез Баладарым да полякча сөйләшәләр, поляк мәк тәбендә укыдылар. Ә мулла белә иде.
— Кайда соң ул хәзер?
— Кайда булсын, немецлар белән качты. Алар җырын җырлый иде ул.
Мнн аңа үземнең татар икәнемне әйтергә кирәк таптым Мусинский моңа бнк гаҗәпләнде, әмма ышанмады,—ышанмавы йөзенә чыкты Шуның белән бергә аның кысык күзләрен: «Шаярма, егет, мине тиз гс нә алдалый алмаЬсың, мнн бик үк төшеп калганнардан түгел», - дип тә әйтеп тора иде.
— Юк.-*-диде ул. башын чайкап,—юк, пан капитан, шаяртасыз булса кирәк. Татар түгелдер сез... Болай гына, юри генә әйтәсездер. Дөрес, минем Казан татарларын күргәнем юк...
— Чынлап әйтәм, нигә шаяртыйм,— дидем аңа. Татар икәнемне шуннан артык исбатлап торуымны кирәк тапмадым Теләсә нәрсә уйласын. татармы, русмы, чувашмы, маримы — барыбер түгелмени! Теге яисә бу милләт кешесе булудамыни эш!
— Туктагыз әле, күршебездә Әхмәт исемле кеше бар безнең. Герман сугышы вакытында ул Казанда хезмәт иткән. Аны чакырыйм әле. Ул. урыныннан торып, ишек алдына караган тәрәзәләрнең берсе янына килде дә, аңа башын тыгып, тыштагы кешеләрнең берсенә, әллә балаларына. әллә хатынына полякча нәрсәләрдер әйтеп кычкырды. Мин аның Әхмәт дигән сүзен генә аңладым.
Сәгатемә күз төшердем, урамга да карап алдым Али Бала әле эшен бетермәгән иде.
Х>җа яңадан каршыма килеп утырды, мондагы татарларның тор-мышлары. көнкүрешләре турындагы сүзне дәвам иттердек. Бераздан ул миннән һич көтмәгәндә:
— Пан капитан, бисмилла әйтә беләсезме?—дип сорады.
Мин чак көлеп җибәрмәдем. Ул әле һаман тынычланмый, «ялганымны» фаш итәргә тели. Бәлки фаш итәргә теләве дә түгелдер, бары минем белән, Казан татары белән кызыксынуы гынадыр.
Мин бисмилланы гына түгел, әгузыны да беләм. Сабагын яхшы белүче малай кебек, һич тотлыкмыйча әйтеп бирдем. Хуҗаның шиге кими төште. Шулай да тынычланмады, мине имтихан кылуында дәвам итте.
— Сез мине, пан капитан, гафу итегез. Намаз укый беләсезме дип сорыйсым килә минем сездән. Тик, зинһар, ачуланмагыз. Бисмилланы белгәч, анысын да белә торгансыздыр дип әйтүем.
— Беләм, нигә белмәскә,— дидем бусы турында да.— Биш вакыт намазның бишесен дә беләм.
Шөкерләр булсын, намаз укып күрсәтүемне таләп итмәде. Хәер, таләп итсә дә. укымас идем. Яшермим, намазларның исемнәре белән рәкәгатьләре генә исемдә калган, ниятләү догаларын һәм башка шуның кебекләрен онытканмын. Бөек Октябрь революциясенең башыннан бирле мәчеткә барганым, намаз укыганым юк.
Мусинский инде миңа ышана сыман тоелса да, шиге бетмәгән икән әле. Ул. бик бирелеп, карта уйнаучы кеше кебек үҗәтләнеп, күземә туп-туры карап, иң соңгы «козырен» чыгарды. Әгәр бу сорауга җавап бирә алсам, татар икәнемә генә түгел, чын мөселман икәнемә дә ышаначак, ә җавап бирә алмасам — юк. Ул, бик җитди итеп:
— Коръән дә укый беләсезме?— дип сорады.
Ничек белмәскә! Бала чакта мин иске мәдрәсәдә укыдым. Авылча әйткәндә, мәдрәсәгә йөреп, чабата туздырдым. Коръәнне безгә анда таяк белән дә. тал чыбык белән дә, камчы белән дә укыталар иде. Белмәсәк, дөрес укымасак,— барысын да татыдык. Хәлфәләремә рәхмәт, тал чыбыгы миңа ул чаклы эләкмәде, тырышлыгымны, һәвәслегемне искә алдылар, бары Шәрикләремне сабакларын өйрәтмәгән өчен генә, идәнгә сузып салып, кыйнаган чаклары булгалады. Әмма менә мәкам белән укуга килгәндә, анысын яшермим, көйгә, моңга осталыгым юк, табигать мине андый сәләттән мәхрүм иткән.
Хуҗа, уңай җавабымны ишеткәч, нигәдер бераз уйга калды, аннары, ниндидер бер фикергә килгән кешедәй, урыныннан торды да, мин хәзер керәм, гафу итегез, дип әйтеп, өйдән чыгып китте. Бер минут та узмагандыр, кулына коръән тотып, килеп керде. Бисмилла әйтеп, аны өстәл өстеиә, минем алга бик тантаналы итеп китереп куйды (бисмил-
залы ул шулчаклы ватып, җимереп әйтте ки, әгәр мин бу өннең кунагы булмасам, кычкырып көлеп җибәргән булыр идем) Корьән укытыр дип уйламаган идем, моны көтмәгән идем. Нишлисең, укып күрсәтергә туры килә.
Яшел сафьян белән тышланган тулы коръән иде ул Титул битен ачам. 1898 елда Казанда, брадарән Кәримовлар матбагасын та басылган. Санкт-Петербург цензурасының басарга биргән рөхсәте дә күрсәтелгән.
— Кайсы сүрәне укыйм?
— «КоЛ һу алла»ны.— Бу өч сүзнең өчесен бергә кушып әйтсә дә, аңладым.
Коръәннең ахыргы битләренең берсендә иде ул сүрә. Мин аны циркта фокус күрсәтүче иллюзионист кебек тиз таптым Әгузы-бисмил- ла әйтеп, көйләп укып бирдем. Ул чакта әле мин бу сүрәне яттан да белә идем, хәтерем яхшы иде. Тагын бер-ике кыскарак сүрәне укып күрсәттем.
Мин коръән укып маташканда, бүлмәгә, безнең янга, агач аяклы бер карт килеп керде һәм, минем нәрсә белән шөгыльләнүемне күргәч, шунда, ишек төбендә таштай катып калды. Хуҗаның да, әле генәөГпә килеп кергән агач аяклы, базык гәүдәле картның да бу минутта гаҗәпләнүләреннән карасу күзләре шар ачылган иде
Башта хуҗа аңына килде, мин сүрәләрне укып бетерү белән үк ул. аксак картка карап:
— Әхмәт, таныш бул, бу пан капитан — мөселман офицеры!— дип рухланып кычкырып җибәрде. Аннары мине мактарга керешг — Пан капитан, сез безнең мулладан да яхшырак укыйсыз икән! Валлаһи, яхшырак!..
— Үзегез укый беләсезме соң?—дип сорадым мин аның үзеннән
— Юк, белмим. Мулла белә иде.,
Мин коръән битләре кырыена гарәп хәрефләре белән язылган рус сүзләрен күрсәттем. Анда сүрә исемнәре янына «В пятницу читать», «В четверг читать», «В понедельник читать» дигән сүзләр язылган иде.
— Ә боларны кем язды?
— Әти мәрхүм язган аларны. Ул гарәп хәрефләре белән укый да, яза да белә иде.
— Кайда укыган ул?
- Вильнюста. Хәзер дә мулла бар анда. Үзен күргәнем юк. Әмма күргән кешеләр әйтәләр: бик галим, бик белемле мулла, диләр.
...Бераздан өй эче кеше белән тулды. Араларында хатын-кызлар да. бала чагалар да бар Казан татарын, коръән укый белүче офицерны, пан капитанны күрергә кергәннәр алар Күрәсең, алар өчен кызык кеше идем мин Кем белә, бәлки мин алар йортына аяк баскан беренче совет офицеры да булганмындыр Чөнки шәһәр 1939 елның сентябренә чаклы буржуаз Польша территориясендә булган, безнең гаскәрләрнең Көнбатыш Белоруссияне азат итү өчен алып барган походлары вакы тында гына Советлар Союзына кушылган Ә кырык беренче елны аны гитлерчылар басып алганнар Кичә аны фашистлар коллыгыннан кот карган безнең гаскәрләр, монда туктап тормыйча, сугыша сугыша узып киткәннәр. Хәтта икенче эшелоннар да туктамаганнар, алар да сугышлар дәвам иткән җиргә юл тотканнар. Шуның өстснә әле шәһәрдә совет власте урнашып җитмәгән, халык арасында политик аңлату, сонет властеның тоткан юлы белән таныштыру эшләре дә башланмаган. Кыскасы, мин Казан татары гына түгел. Совет власте вәкиле тә идем алар каршында Шуңа күрә алзр мине төрле сораулар белән күмделәр Иле без тормышындагы бөтен мәсьәлә — иң зурысыннан алып, ин кечкенә сенә хәтле барысы да кызыксындыра иде аларны халкыбызның көн
күреше, материаль хәле, культурасы, колхозлар, завод-фабрикалар, андагы эш шартлары, әйбер бәяләре, сәүдәләр, Коммунистлар партиясе һәм Совет властеның милли политикасы, дингә булган мөнәсәбәте һәм башкалар, һәм башкалар...
Сорауларына мөмкин чаклы ачык, аңлаешлы итеп җавап бирергә тырыштым.
Без сөйләшеп утырган арада кырык-илле яшьләр чамасындагы, яланаяклы бер хатын, хуҗа хатыны булса кирәк, өстәл өстенә чигешле ап-ак ашъяулык кертеп җәйде, зур агач җамаяк белән сөт китереп куйды. Күптән сөт эчкәнем юк, бик тансык иде ул миңа.
— Эчегез, рәхим итегез, пан капитан,— диде Абдулла Мусинский,— Тамагыгыз ачыккандыр. Юл кешесе, сугыш кешесе бит сез.
Мин, рәхмәт әйтеп, җамаякны кулыма алдым. Каршымда кешеләр басып тора, күзләре миндә. Бала-чагаларның да күзләре миндә. Минем дә шундый матур, шундый кечкенә балаларым бар. Кайчак, алар искә төшкәндә күңелем тула, бер-ике бөртек күз яшем үзеннән-үзе тәгәри, тыя алмыйм, иптәшләремә күрсәтмичә генә сөртеп алам. Оят булганга түгел, юк, ә солдат чыдам булырга, нык булырга, күңел хисләренә бирелмәскә тиеш булганга яшерәм. Балаларым еракта, Казанда, ә хатынымның алар турында язган хаты якында, кесәмдә генә.
Кечкенәбез дүртне тутырып, бишенче белән бара. Ә хатыным аны әле һаман имезә икән. Күкрәгендә сөт булмаса да, имезә икән бәгырем. Сөт сатып алырга хәле булмаганга имезә ул аны.
Күптән түгел генә бер иптәшем Казанда булып кайтты. Шул әйтте, квартираңда булдым, хатыныңны да, балаларыңны да күрдем, бик ябыкканнар, диде. Уртанчы кызың шәм кебек эреп бара, диде, йөрәгемне өзеп алды. Беләм, балаларымның сәламәтлеге яхшы түгел. Мин сугышка киткәнче үк әле врачлар миңа аларны яхшы ашатып-эчертел. сөт белән майда гына тотарга киңәш иткәннәр иде. Сөт белән майда?.. Каян алсыннар алар аны!.. Хәзер, менә монда, кулымда бер җамаяк сөт. Белорус орнаментлары белән бизәп-сырлап ясалган җамаяк. Мөлдерәмә булып тулып тора. Нигәдер кулым калтырый, теләмәсәм дә. ничаклы тыярга тырышсам да, күңелем тулып килә. Каршымда балалар басып тора. Пычракта, тузанда йөри-йөри каралып, ярылып беткән ялан тәпиле балалар. Күзләре миндә...
Абдулла Мусинский кыставын дәвам итә:
— Рәхим итегез, пан капитан, эчегез, эч. яңа сауган сөт.
Мин, аның сүзенә буйсынып, сөтне авызыма алам, эчәргә телим, ләкин, ни гаҗәп, йота алмыйм, никадәр тырышсам да, көчәнсәм дә, тамагымнан узмый. Тамагыма нәрсәдер, ниндидер каты төер килеп тыгылды, шул җибәрми, шул үткәрми... Кешеләр миңа карап торалар, ялан тәпиле балалар да миңа карап торалар, ә мин бер йотым сөтне йота алмыйча азапланам... Ничек эчим, ничек йотыйм мин аны? Еракта балаларым сөткә мохтаҗ, бер йотым сөт өчен тилмерәләр. Минем балалар гына түгел, меңнәрчә, миллионнарча балалар мохтаҗ...
Җамаякны өстәл өстенә кире куйдым, ә үзем, ачык тәрәзәләрнең берсенә барып, авызымдагы сөтне урамга төкерергә мәҗбүр булдым.
— Гафу итегез, эчә алмыйм,— дидем мин кунакчыл хуҗага.— Алып куегыз, зинһар. Рәхмәт!
Хуҗа гына түгел, каршымда басып торган кешеләр дә моңа бик гаҗәпләнделәр.
— Нигә эчә алмыйсыз, пан капитан?— дип сорады Мусинский.— Әллә ярамыймы? Я булмаса, чирканасызмы? Чирканмагыз, пан капитан, эчегез, пакь сөт. Әнә Хәдичәмә карагыз, бик чиста хатын ул. Ашамлыкка беркайчан да кулын юмыйча, бисмилла әйтмичә орынмый. Шулай бит, Хәдичә?.. Нигә авызыңны йомып басып торасың?! Шулай диген, әйт...
Хәдичә, сөтне эчә алмавымны күреп, хуҗаның үзеннән дә битәр га җәпләнгән, хәтта сүздән калган иде.
Абдулла Мусинский сөйләвендә дәвам итте
— Бу сөтне без сезнең алга чын күңелдән куйдык.. Бик кадерле
кунак сез безгә... Туган илебез турында сез безгә бик яхшы сүзләр сөйләдегез, һәркайсы йөрәгебезгә май булып ятты... Әгәр эчәргә яраса, ♦ пан капитан, эчегез сез аны... g
Мин аңа ни өчен эчә алмавымның сәбәбен әйтергә мәҗбүр булдым, и
— Менә нәрсә, Абдулла абзый,— дидем мин аңа. Абзый дигән сүз- *
не татарча әйттем, мәгънәсен русча аңлатып бирдем — Үзегез беләсез, 5 бу көннәрдә без бик күп авылларны, шәһәрләрне илбасарлардан азат < иттек. Азат итүне дәвам итәбез. Шундый авылларның, шәһәрләрнең * кайсына гына аяк басма, барысында да ачлар, ялангачлар Бигрәк тә g балалар, әти-әнисез калган меңнәрчә ятимнәр Бер телем ипигә, бер йотым сөткә тилмерүче балалар... Шундый ачларны, шундый балалар- * ны үз күзем белән күреп торганда, бу сөтне мин ничек эчим? Ничек “ ашыйм? Тамагымнан узмый, йота алмыйм мин аны. Сез мине гафу ? итегез.— дидем. Үз балаларым турында бер сүз әйтмәдем, аңламаслар, < аларны күз алдына китерә алмаслар дип уйладым. 3
Өйдәгеләр тынып калдылар. ч
— Дөрес, дөрес әйтәсез, пан капитан,— диде Абдулла Мусинский, * минем фикерне җөпләп.— Ач-ялангачлар бик күп хәзер Бик күп! Ка ә һәр суккыры Гитлер, кабәхәт дуңгыз, бөтен дөньяны канга, күз яшенә * батырды...
Ул арада Али Бала килеп керде, машинабызның төзәлгәнлеген әйтте. Мин, урынымнан торып, зурлар белән кул биреп саубуллаштым Ишек төбенә җитәрәк, түзмәдем, өч-дүрт яшьлек кечкенә бер кызны күтәреп алып, иркәләргә, сөяргә керештем. Нәрсәсе беләкдер ул минем кечкенә кызымны хәтерләтә иде. Күңелем тулган иде, бер-ике бөртек күз яшемнең тәгәрәве мөмкин иде. Моны күрмәсеннәр, сизмәсеннәр өчен баланы идәнгә бастырдым да, үзем, берәүгә дә күтәрелеп кара мыйча, эндәшмичә, зур-зур атлап, машинага таба киттем
Өйдәгеләр, безне урамга чыгып, олылап озатып калдылар, дошман ны тизрәк җиңүебезне үтенделәр
Машинабыз шаулап, гөрләп кузгалып китте.
Сугыш беткәннән соң берничә ел узгач, бу вакыйганы мин таныш бер психиатрга сөйләдем,— бу турыда аның фикерен беләсем килде Танышым сүземне игътибар белән тыңлады да миңа берничә сорау бирде, тик шуннан соң гына үзенең хөкемен чыгарды.
— Гаҗәп бит ул кеше дигән нәрсә!—дип башлады ул сүзен. — Бик гаҗәп! Аның организмы, психикасы, бөтен торышы, яшәеше бик га җәп, бик серле. Син дә табигатьнең шундый серле бер йомгагы Мәсә ләп, син Абдулла Мусинский өендә сөтне кулыңа алгач, бер йотым сөткә мохтаҗ булган балаларыңны күз алдына китергәнсең дә, их, бу сөтне аларга эчерәсе иде дип уйлагансың. Шулаймы?
Ризалашып мин башымны гына селкедем.
Танышым сөйләвем дәв-ам итте;
— Аннары тагын бер нәрсәне ачыклыйк,— диде ул, миңа текәп карап,— Сугышка кадәр син ничек, һәр тәмле азыкны башта балалары ңа бирә идеңме? Әгәр табында берәр ашамлык аларга җитәрлек бул маса, аны ашамый идеңме? Шулаймы?
Җавап бирәсе урынга мин пырхылдап көлеп җибәрдем
— Күрәзәчеме әллә син? Әллә шайтанмы? Кешеләрнең ни ашаганын. ничек ашаганнарын күзәтеп йөрисеңме?
Ул, елмая төшеп, җавап кайтарды
Күрәзәче дә, шайтан да түгел, ә врач, психиатр Ярый, максатка кайтыйк Менә син балаларыңа шундый мөнәсәбәттә булганга, аларны
бик сагынганга, кызганганга, сөтне кулыңа алгач, истериягә бирелгәнсең.
Мин. аның шундый нәтиҗәсен ишетеп, гаҗәпләнүемнән чак кычкы- ры җибәрмәдем.
Моны сизеп, ул:
— Сабыр ит. сабыр ит, ашыкма,— диде.— Фикеремне аңлап бетер-мәдең шикелле. Алайса, игътибар белән тыңла. Син үзең истериягә бирелмәгәнсең, ә тамагыңа истерик спазм булган. Тамак сеңгерләрен, кыскарып, җыерылып, азык үткәрә торган юлны буган. Азыкны йотар га ярдәм итүче нервларың эшләүләреннән туктаганнар. Шулай итеп тамагың сөтне үткәрмәслек хәлгә килгән. Менә шуның аркасында син •сөтне йота алмагансың. Төшендеңме инде?
— Төшендем.
— Әгәр Абдулла Мусинский сиңа шулвакыт сөт урынына су биргән булса, син аны һич тоткарлыксыз эчкән булыр идең. Нечкә хисләргә бирелмәс идең. Менә шулай, дускай, кеше организмы ул бик серле, бик катлаулы.
Бу гаҗәп хәлнең медицина телендә ничек атала икәнен дә әйткән •иде, грек сүзе иде. Кызганычка каршы, оныттым, берничек тә исемә төшерә алмыйм. Әмма сугыш елларында немец-фашист коллыгында газап чиккән меңнәрчә-меңиәрчә ачларны, ялангачларны, бигрәк тә бер телем ипи белән бер йотым сөткй тилмергә!? гөнаһсыз сабыйларны, аларнын аяныч күз карашларын, зәгфырандай сары, ябык йөзләрен, сөяккә генә калган кулларын, аяклавын беркайчан да, беркайчан да онытачак түгелмен Онытырырга мөмкин түгел аларны!