Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТЫР МӘЙДАНДА ЧЫНЫГА


езнең илдә спортта ирешелгән уңышларга һәркем куана, абыну-сөр- тенүләргә яше дә, карты да көенә. Европа һәм дөнья беренчелегенә барган ярышларны төн уртасына кадәр телевизордан карап утырабыз икән, димәк, без совет спорты данын яклаучыларга җиңү телибез. Спортчылар исә безне күп очракта шатландыралар. Бар безнең мактанырлык уңышларыбыз!
Ә Татарстан спортчылары илебездә мәйдан тотучылар сафындамы? Республикабызда физкультураны һәм спортны тагын да үстерергә нәрсәләр комачаулый?
Шушы мәсьәләләрне журналыбызда яктырту максатыннан, язучы МӘГЪСҮМ ХУҖИН Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Физик культура һәм спорт комитеты председателе урынбасары ИЛДАР НАСЫИРОВтан интервью алды.
Язучы. Илдар Ибраһимович, безнең бу әңгәмә мәйданда алышуны хәтерләтсен иде! Шуңа күрә, спорт комментаторлары әйтмешли, һөҗүмне разведкасыз башлыйм, һәм менә беренче сорау. Безнең республикада физкультура һәм спорт ни өчен канәгатьләнерлек түгел?
Илдар Насыйров. Алышуны болай, баштан ук. Сезнең җиңү белән тәмамлап кую дөрес булмас, минемчә. Ни өченме? Беренчедән, без спорт өлкәсендәге уңышларыбызга күз йомган булыр идек. Бу исә, белгәнебезчә, эшкә бәя биргәндә берьяклы фикер йөртүгә китерә. Икенчедән, һөҗүмнән сакланырга ышанычлы калкан булырдай дәлилләрем бар.
Язучы. Сакланыгыз!..
Илдар Насыйров. Соңгы биш елда Татарстан РСФСР күләмендәге ярышларда дүрт тапкыр күчмә Кызыл байрак алды. Җитмештән артык коллектив арасында яулаган җиңүләр болар!
Инде килеп, республикабызда ел саен өч йөз илле меңнән артык кешенең ГТО нормалары тапшыруын, шул кадәр үк разрядлы спортчылар әзерләнүен әйтик. Һәр елны өч мең ярым — дүрт мең кеше беренче разряд яки спорт мастерлыгына кандидат нормасын үти. Алтмышынчы елларда мастерларыбыз саны елына 30—35 кешегә арта иде. Җитмешенче еллар тагын да уңышлырак булды. Мәсәлән. 1978 елда — җитмеш алты, 1979 елда туксан алты спорт мастеры әзерләнде. 1980 елда мондый осталарыбыз бер йөз унбиш кешегә ишәйде. Былтыр исә җитмеш бер спортчыбыз мастер исеме алды. (Сүз арасында искәртим, бу күрсәткеч нормативларның үзгәрүе нәтиҗәсендә дә кимеде.) Узган ел тугыз якташыбыз халыкара класслы спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрелде. Ә Тәтеш кызы Светлана Якимова СССРның атказанган спорт мастеры исеменә лаек булды. Ул стендта ату буенча Аргентинада үткәрелгән бөтендөнья беренчелегендә алтын медаль яулады. Тәтеш атучылары, Казан фехтование осталары Татарстан спортын дөньякүләм аренасына чыгарды!
Язучы. Болар — сөенеч. Шулай да җавабыгыз мине сыртым белән җиргә сыламады. Моны, кеше биленә сөлге сала белмәсә дә көрәш мәйданына чыккан беркатлы агай үҗәтлеге, дип санамагыз. Әгәр бу әңгәмәдә Сез мине «егасыз»
Б
икән, мин шатланырга да әзер. Тик әлега... беренче сорауга биргән җавабыгызга тагын нәрсә всти аласыз? Бездә спортның кайсы төрләре бигрәк та артта кала?
Илдар Насыйров. Әйткәнемчә, республикада спортны канәгатьләнмәс- леж дип бәяләү дөрес түгел. Минемчә, сүз аның үсеш темпы турында булырга тиеп. Безне шул канәгатьләндерми. Илебез һәм дөнья күләмендә дан казанган спортчыларның исемнәре журнал битенә сыймас иде. Үсешнең һәр өлкәдә кануны ф бер — алга карап эш итү. Спорт белән һәркем шөгыльләнсен, талантлы спортчы-ларыбыз тагын да күбрәк булсын — республика комитеты менә шушы максатны £ алга сөрә. х
Инде кайсы төрләрдә артта калабызмы? Ат спорты, теннис, җәядән ату, ? бокс, футбол... Саный китсәң, шактый җыела, әлбәттә. <
Әмма бер нәрсәне онытмыйк: спорт белән шөгыльләнү һәркемнең үзенә = бәйле. Әйтик, иртән йөгерү белән берәүгә дә берни дә комачауламый, моның 5 өчен кемнеңдер үгетләвеи көтәргә кирәкми. Урамнар киң, сквер-парклар җитәр- о лек — йөгерә бир!
Буш вакытны спорт мәйданчыгында яки залында үткәрү файдалы. Шулай да з кайберәүләр сыраханә яки кафе төбендә «каравыл торалар». Җаваплылыкмы үз < өстебездән төшерү булып аңлашылмасын, шулай да һәркемне спортка тарту рес- * публика комитетының гына түгел, ә бөтен җәмәгатьчелекнең бурычы. Тикшере- ♦ нүләр күрсәткәнчә, спорт белән шөгыльләнүче эшченең хезмәт җитештерүчән- леге, физкультурага йөз чөерүчеләргә караганда, биш-уи процентка артыграк. Менә ул — хезмәт белән спортның уртак нәтиҗәсе!
Яңа төзелә торган йортлар тирәләрендә спорт мәйданчыклары ясала. Тик аларның торышына күз салыгыз: кемдер анда келәм кага, кайсыдыр волейбол баганаларына кер бавы тарттырган... Үзебез хуҗа була белмибез бу мәйданчыкларга. Шунысын да әйтим, аларны төзегәндә үк кайбер нәрсәләрне онытабыз. Чишенү, коену-юыну (җәен) урыннары булса, анда барасы килеп торыр иде.
Язучы. Югары күрсәткечләргә ирешү өчен, спорт корылмаларының әйбәт һәм кирәкле санда булуы шарт. Бу мәсьәләнең спортчыларны гына түгел, ә спорт сөючеләрне дә (ягъни тамашачыларны да) кызыксындыруы аңлашыладыр. Шуннан чыгып, икенче сорау: республикада стадионнар, спорт мәйданчыклары һәм заллары. Йөзү бассейннары һәм башка корылмалар җитәрлекме?
Илдар Насыйров. Хәзерге вакытта республикада 27 стадион. 1006 зал. 10 йөзү бассейны, ике спорт сарае һәм бик күп башка корылмалар бар. Җитәрлекме болар? Минемчә, спорт белән шөгыльләнүчеләр һәм шөгыльләнергә теләүчеләр зарланмас. Татарстанның барлык шәһәрләрендә соңгы елларда әйбәт спорт корылмалары файдалануга бирелде.
Дөрес, йөзү бассейннары аз. Хәзер бу кимчелекне бетерү өчен до тырышабыз. Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Брежнев шәһәрләрендә соңгы елларда салынган бассейннарны уңай бәялиләр йөзәргә яратучылар. Спорт коми теты республикада йөзә белмәүче кеше булмасын, дигән бурыч куйды.
Зеленодольскида төзелә торган уку-спорт базасы заман таләпләренә аеруча тулы җавап бирәчәк. Унберенче бишьеллыкның һәр елында республикада 40 спорт залын файдалануга тапшыру планлаштырылган иде. һәм бу план үтәлв. Быел, мәсәлән, 48 зал сафка керәчәк. Моның аз түгеллеге белән килешәсездер, шәт? Тормыш таләбе зуррак, әлбәттә!
Язучы. Инде до килеп, бу корылмаларның сан исәбендә геи» йөртелгән нәре юкмы? Әйтик. Казандагы «Хезмәт резервлары» һәм «Спартак» стадион нарында нинди ярышлар уздырыла? «Рубин, стадионын тулы бер спорт комплек гына әйлондерү тагын күпмегә сузылыр? Заманында туплы хоккей буенча иле без күләмендәге ярышлар уздырылган (анда Казан командасы да катнаша иде) «Динамо» стадионы кайчанга чаклы ярым ташландык хәлдә булыр?
Предприятиеләрдә, ирекле җәмгыятьләрдә спортчылар өчен мөмкинлекләр тудырылганмы? Тагын атап сорыйм. Воровский исемендәге спорт клубында кул тубы белен шөгыльләнергә шартлар бармы? Мөмкинлекләр һәм шартлар турымда сөйләгәндә, авылларны да истә тотсагыз иде! Авылда спорт зшен яхшырту буен чв нинди чаралар күрелә?
Илдар Насынров. Спорт корылмаларының торышы, барлык эштәге кебек, аның хуҗасы нинди булуга бәйле. Сез телгә алган стадионнарга барып килик.
Алар турында атап соравыгызның сәбәбен аңлыйм. «Динамо», «Спартак» һәм «Хезмәт резервлары» стадионнары заман таләпләренә җавап бирми. «Хез мәт резервлары»на капиталь ремонт кирәк.
• Динамо» һәм «Спартак» стадионнары үзгәртеп төзеләчәк. Ниһаять, күп еллар буена ярым ташландык хәлдә булган «Спартак» стадионына хуҗа табылды. Аны тәртипкә китерүне Татарстан транспорт идарәсе үз өстенә алды. Дөрес, биредә меңнәрчә тамашачы өчен трибуналар булмаячак. Спорт белән шөгыльләнүчеләр санын ишәйтүдә, беренче чиратта, футбол кырының, йөгерү юлларының, җиңел атлетиканың башка төрләре буенча күнегүләр һәм ярышлар үткәрү .мәй данчыкларының әйбәт хәлгә китерелүе әһәмиятле. Билгеле, стадионны яңартканда. тамашачылар турында онытылмаячак. Югыйсә, бер мең ярым да (моны сы авыл җирләре өчен дә) тамашачыга трибуналары булмаган корылма стадион га саналмый бит.
• Рубин» стадионын реконструкцияләү нигездә тәмамланды, анда футбол буенча илебез бе енчелегенә ярышлар да уздырылды. С. П. Горбунов исемендәге авиация производство берләшмәсе стадионны әйбәт тотуга чын хуҗаларча карар дип ышанабыз.
Кайбер спорт корылмалары тулысынча файдаланылмый, бу хәл безне да нык борчый.
Предприятиеләрдә спорт сөючеләргә шартлар тудырылганмы? — дисез. За- вод-фабрикаларда. югары һәм урта уку йортларында спорт корылмалары бар. Воровский исемендәге спорт клубында һәм предприятиедә барлык хезмәт һәм эшчеләр диярлек физик чыныгу белән шөгыльләнә. Берләшмә җитәкчеләре ат йаның бер көнен сәламәтлек цехында, ягъни спорт корылмаларында, пионер лагерьларында булудан, мондагы эшләрне оештыруда практик ярдәм күрсәтүдән башлыйлар. Күпләр өчен әйбәт үрнәк 5у!
Ә клубның кул тубы командасы ил чемпионатының икенче лигасында уңышлы гына уйный, беренче лигага чыгу өчен көрәшә. Берләшмәнең кул тубы уеннары өчен җайлырак, зуррак зал булдыру турында уйланабыз.
Сез хаклы: авылда спорт корылмалары аз, булганнарының да күбесе начар хәлдә, баганасына кәҗә бәйләнгән волейбол мәйданчыклары да юк түгел.
Республика һәм район комитетлары, колхоз-совхозлардагы физкультура коллективлары җитәкчеләре тиешле дәрәҗәдә эшләмиләр. Бу кадәресе бар. Шулай да...
Авыл җирләрендә әйбәт стадионнар булмауда таякның юан башы урында гы җитәкчеләргә төшә түгелме соң?! Ни өчен әле район яшьләре спорт корыл маларын үзләре төземәскә тиеш ди? Минемчә, башлап йөрүче булса, авыл җитәкчеләре барча ярдәмне күрсәтерләр иде. Димәк, инициатива кирәк. Стадионны төзеп биреп, яшь егетне һәм кызны, спортта катнашучылар санын ишәйтү өчен генә, йөгерү юлына җитәкләп алып керү заманнары узды.
Һәм авылдагы ярышларда җиңүдән башлаган яшьләр, киләчәктә райрн, республика күләмендә көч сынашу өчен, белемнәрен күтәрергә, яхшы эшләргә, осталыкка омтылалар. Кешенең рухи үсешенә, физик чыныгуга спортның ярдәме менә шунда күренәчәк. Кабатлап әйтәм, туган авылында спорт белән мавыгырга тулы уңайлыклар юк икән, моның сәбәбен яшьләрне оештыра белмәүдән эзләргә кирәк.
Спорт сөючеләрнең инициативасы турында бер генә мисал. БылтФр республикабыз башкаласында икенче трамплин сафка басты. Аны спортчылар үзләре күтәрде! Әйбәт үрнәк. Ә авыл җирендә (һәм шәһәрләрдә дә) стадионнар төзүдә яшьләр үзләре тир түксәләр, алар спорт корылмаларын сак тотуда да хуҗаларча кайгыртырлар иде. Халкыбызның борын-борыннан килгән матур гадәтен онытмаска кирәк — спорт корылмалары салуда нигә өмәләр оештырмаска икән!
Бер куанычлы хәлне искәрик. Хәзерге Культура сарайларында спорт заллары да була. Республика матбугатында бу хакта хәбәрләр дә бирелде.
Язучы. Мин Азнакай районының Карамалы Культура йортында спорт залы булуын белом. Көндезен ул мәктәп балалары карамагында, кичен аңа яшь лар хуҗа. Шул ук районның «Октябрьның 50 еллыгы» колхозы үзәгендә дә, си гезьеллык мәктәп белән берләшеп, спорт залы төзеләчәк...
Илдар Насынров. Димәк, авылда кышын спорт залында күнегүләр һәм ярышлар уздырырга мөмкин, авыл спортчыларының осталыгы даими үсә- ф ч;к. дигән сүз.
Әлбәттә, авыл спорты бөтенләй начар, дип нәтиҗә ясарга ярамый. Узган ел b Мьхздыш районында, мәсәлән, кызыктан артык ярыш уздырылды. Мамадыш ның үзендә спорт мәктәбе бар. Арча районындагы һәр авылда диярлек волейбол - мәйданчыгы (184) бар.
Бу соравыгызга җавапны кайбер гомуми саннар белән тәмамлыйм. Хәзер авылларда — 491 спорт залы, 12 чаңгы базасы, 182 ату урыны исәпләнә. Бо ' лар — таләпләргә тулысынча җавап бирә торганнары. Ә авылларда стадионнар - юк. Дөрес, футбол кыры, йөгерү юллары һәм башка секторлары булган корылмалар бар барын. Әмма стадион исемен алу өчен, әйткәнемчә, аның эле кнмен ~ дә. бер мең ярым тамашачыга чамаланган трибунасы һәм башка уңайлыклары - да булырга тиеш.
Авыл җирләрендә оч йөз меңнән артык кеше спорт белән даими шөгыль * Л0НӘ.
Язучы. Безнең буын кешеләре «Шара-кәшә», «Чебенле» һәм башка уен нарны хәтерлиләр. «Шара-кәшә» уенының чирәмдәге хоккейга. ә «Чебенле» уенының (монысын төрле якта төрлечә атыйлар. Бу уен турында мин «Ялкын» журналында басылган бер хикәямдә язган идем) бура уенына охшашлыгы бар. Шулай итеп, өченче сорау: Халкыбызның борынгыдан килгән уеннарын оныт тырмау өчен, спорт комитеты нәрсәләр эшли?
Илдар Насыйров. Дөресен әйткәндә, бу өлкәдә, татарча көрәшне исәпләмәгәндә, җитәрлек эш алып барылмый. Көрәштә исә уңышларыбыз шатланырлык. Татарстан командасы РСФСР күләмендә ел саен беренче яки икенче урын нарны ала. Ә татар халкының башка кайбер уеннарын сабан туйларында гына күрәбез. Димәк,— безнең эшләп җиткермәү. Киләчәктә татар халкының спорт уеннарын яңадан җәелдерү буенча нәтиҗәле эш башлзргч кирәк.
Халыкның матур традицияләрен баетуга, коммунистик тәрбиядә спортның роленә партиябез аеруча игътибар бирә. Партия Үзәк Комитетының «Физик культура һәм спортның массовыйлыгын тагын да күтәрү турында.гы карарында (1981 ел) спортның массовый төс алуына, аның .милли төрләрен үстерүгә аеруча басым ясап күрсәтелә. Чөнки борынгыдан килгән уеннар яхшы традиция бит. Хәзер республикада сабан туйларын ярышлар комплексы итеп уздыруны максат итеп куябыз. Көрәш, бау тарту, гер күтәрү, капчык белән «сугышу» һәм башка уеннарның уртак кагыйдәләре эшләнә. Аларны ветеринария институтының физик тәрбия кафедрасы мөдире, РСФСРиың атказанган тренеры Магаа Сэхабетдниов белән мин бергәләп төзибез. Ат чабышы буенча методик күрсәтмәләр басылды инде. Шулай әйтергә яраса, киләчәктә сабан туеның спорт ярышлары өлеше авыл, район спартакиадасы тосен алачак. Сабан туена кешеләр физик культура белән даими шогыльләнсп, чыныгып килсен. Бу исә. беренчедән, язгы эшләр бетеп, урып-җыюга әзерләнгәндә коч тупларга бер этәргеч булса, икенчедән, сабан туе мәйданнарында без булачак мастерларны табарбыз. Ә моңа мисаллар бар. Самбо буенча спорт мастерлары алты бертуган Мадьяровлар. мәсәлән, олы спортка юлларын сабан туйларында көрәшүдән башлаганнар иде. Спорт һәм халыкның милли уеннары турында күптән түгел чыгарылган «Халык һәм спорт уеннары» дигән китапның (Сез әйткән уеннар турында да языла анда) безгә пропагандада һичшиксез ярдәме тиячәк. Димәк, мәйдан киңәер, ягъни хезмәт батыры спорт мәйданында да чыныгыр!
Язучы. Олы спортка юл балачактан башлана, дибез. Сезгә билгеле булганча. Одессадагы «Тополек» балалар бакчасында, илебездәге мәктәпкәчә бала- лар учреждениеләрендә беренче буларак. «Шахмат клубы, ачыла. һәм мәни шахматчылар. беренче-«»ченче класс укучыларының шәһәр күләмендә команда 12 «К У • .•* II
177
ярышларында катнашып, җиңеп чыгалар. Белергә теләгәнем — тагын менә нәрсә. Республика
комитеты балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләүдә Мәгариф министрлыгы белән кулга-кул
тотынып эшлиме?
Җавабыгызда физкультура укытучылары, тренерлар хәзерләү, аларның ничек һәм кайда
эшләве, фәнни эшнең торышы турында да әйтсәгез иде!
Илдар Насыйров. Мәгариф министрлыгы һәм ирекле спорт җәмгыятьләре системасындагы
86 спорт мәктәбендә 45 меңләп бала укый. Татарстан спорт комитетының 3 югары спорт осталыгы
мәктәбендә 500 ләп кеше 13 төр буенча осталыгын күтәрә. Мәгариф министрлыгы белән элемтәбез
әйбәт.
Казан шәһәренең кайбер мәктәпләре физкультура дәресләрен йөзү бассейннарында
үткәрәләр. Лениногорскида йөзә белмәүче укучылар юк. Брежнев шәһәрендәге 25 балалар
комбинаты бассейннарында нәниләр йөзәргә өйрәнә. Болар — Мәгариф министрлыгы белән спорт
комитетының йөзә белмәүчелекне бетерүдә бергәләп эшләве нәтиҗәсе.
Спорт мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшен нык яхшыртырга кирәк. Кадрлар җитми, аларның
биштән бер өлешенең диярлек махсус югары яки урта белемнәре юк. Россия федерациясе
күләмендә дә хәл шулай. Республикада ел саен дүрт йөз чамасы белгеч әзерләнә, аларның йөзе
генә бүтән өлкәләргә җибәрелә. Эшсез йөрүчеләрне белмим мин.
Барлык югары уку йортларының физик тәрбия кафедраларында фәнни эш алып барыла.
Университет, авиация, химия-технология, педагогия институтларында һәм физкультура
институтының Казан филиалында бүгенге бурычларны хәл итүгә аеруча игътибар ителә.
Язучы. Татарстанда тәрбияләнгән күренекле спортчылар аз түгел. Танылган якташларыбыз
бездән китмиме?
Илдар Насыйров. Бәхеткә каршы, дөнья күләмендә уңышка ирешкән спортчыларыбыз соңгы
елларда бездән китмиләр. Нигә китсеннәр алар? Татарстанда яшәп тә илебез данын бөтендөнья
ярышларында яклап була бит. Фехтование чемпионнарыбызны искә төшерегез! Атказанган спорт
мастеры Нанлә Гый- лаҗева былтыр Италиядә шәхси беренчелектә алтын медаль яулады.
Спортчыларны зур ярышларга ныклап әзерләү, матурлап озату, олылап каршылау бездә матур
гадәткә әйләнде. РСФСР халыклары спартакиадасында катнашкан җыелма командабыз членнары
өчен махсус истәлек чыгардык һәм вымпел эшләдек. Дөнья күләмендә җиңүгә ирешкән
спортчыларны республика җитәкчеләре кабул итә. Шундый әйбәт мөнәсәбәт булганда, нигә
китәргә? Әле китүчеләр дә кире кайта. Спорт мастеры Геннадий Маслов берничә ел югары лиг а
командалары составында уйнаган иде. Узган сезонда ул Урицкий исемендәге клуб командасында
чыгыш ясады. Әгәр безнең хоккейчылар беренче лигадан дүрт команда арасында югары лигага
чыгу өчен көч сынашканнар икән, монда тәҗрибәле спортчыларыбызның да өлеше зур, минемчә.
Ә кайберәүләрне үзебездә бәйләп тоту урынсыз да булыр иде. Виктор Колотовка. мәсәлән,
зуррак мәйдан кирәк иде, һәм ул Киев • Динамо»сь>ның халык ара ярышларында да совет футболы
данын күтәрү өчен тырышып уйнады. Нил Фәсәхов волейбол буенча СССР җыелма командасы
капитаны. Олимпия уеннары чемпионы булды. Хәзер ул үзе тренер.
Танылган спортчыларга республикабызда хөрмәт зур. Менә мисаллар: Р. Нәҗметдинов
мемориалы, А. Курынов истәлегенә Бөтенсоюз ярышлары, Зе- ленодольск районында һәр елны В.
Колотов призына көч сынашулар...
Лениногорск һәм Бөгелмә районнары спортчылары батыр якташыбыз Газинур Гафиятуллин
призына ярышларда теләп катнашалар. «Социалистик Татарстан» газетасының Муса Җәлил
исемендәге зур призына татарча көрәш күпләрне кызыксындыра... Җыйнап әйткәндә, Татарстан
спортчылары, күренекле як ташларыбызга атап, 180 призга хуҗа булу өчен ярышалар. Сүз уңаеннан
әй тнм, кандидатлык диссертациямнең бер бүлегендә мин герой якташларыбыз призына
ярышларның яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү чарасы булуын конкрет нигезләргә тырыштым.
Язучы. Авыл сабан туен күз алдына китерик әле. Яшьләр җир селкетеп
керәшәләр! Һәм... туган авылына шәһәрдән кунакка кайткан егет батыр кала. Әллә соң спортчылар
авылдан да китәме, дип уйлап куясың шул чакта...
Илдар Насыйров. Бу хәл күпмедер дәрәҗәдә табигый. Авыл җирләреннән Казанга килсә дәг ул
бит Татарстанда кала, республикабыз данын Бөтен- россия. Бетенсоюз ярышларында якларга
әзерләнә. Киләчәктә сабан туйларын яңа программа буенча уздыруның спортчыларга киңрәк мәйданга
чыгарга яр- ♦ дәх итүе чагылышы булыр бу. Светлана Якимованы. мәсәлән. Тәтештә яшәтү- < дән ни
хәер? Аңарга, ирешкән дәрәҗәсен саклау ечен. белемен һәм осталыгын Ч тагын да күтәрергә кирәк. Ул
хәзер Волгоград физкультура институтының Казан Е филиалында укый, аны тәмамлагач. Светлана
Тәтешкә кайтыр, бәлки.
Язучы. Республикаларның футбол, хоккей, волейбол һәм башка коман- - далары (мин илебез
беренчелегенә ярышларда катнашучыларны күз алдында 5 тотам) нигездә төп милләт
спортчыларыннан тора. Бу мәсьәлә бездә кичек хәл £ ителә? Е
Илдар Насыйров. Командага уенчылар сайлаганда, принцип бер — ь- кем кочле! һәм. әйтергә
кирәк, җыелма командалар составының яртысыннан н артыгын татар егетләре һәм кызлары тәшкил
итә. S
Шулай да бер нәрсәне онытырга ярамый: РСФСР һәм СССР беренчелеген- ф дә уйнаучы
командаларны туплаганда, кайбер ирекле җәмгыятьләр һәм хәтта предприятие җитәкчеләре
мәсьәләне җиңел генә хәл кылырга тырышалар, осталарны читтән чакыру белән мавыгалар. Болай
эшләү дөрес түгел, кочлеләрне без үзебез тәрбияләргә тиешбез!
Бу урында күренекле спортчылар әзерләүдә милли кадрлар үсеп чыгуын әйтү дөрес булыр.
Тәтеш мәргәннәрен Солтан Яруллин, дөнья һәм Олимпия уен нары чемпионы Николай Колесниковны
Бөгелмәдән Ифрат Тимержанов, кылыч уены мастеры Эльбрус Баяновны Фәрит Хәсәиов тәрбияләде.
Хәзер алар өчесе дә — РСФСРиың атказанган тренерлары.
Язучы. Татарстан спортчылары быел нинди зур ярышларда катнашачак?
Илдар Насыйров. Илебезнең спорт тормышындагы төп вакыйгалар: РСФСР һәм СССР
халыкларының VIII җәйге спартакиадалары. СССР халыкла рының бишенче кышкы спартакиадасында
бездән 23 спортчы чыгыш ясады. Анда Алия Сабирова — алтын һәм көмеш, Рузалин Бакиев — көмеш.
Анатолий Романов бронза медальләр алдылар. Шунысы куанычлы: безнең спортчылар. Идел буе,
РСФСР халыклары спартакиадаларында җиңүчеләр сафларында булып. СССР халыкларының һәр
спартакиадасында катнаштылар.
Татарстан спортчылары быел шулай ук илебез, Европа һәм дөнья күләмендәге башка ярышларда
коч сынашачаклар, һәм боларда иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләр 1984 елгы Олимпия уеннарында
илебез данын яклаячак.
Язучы. Республика матбугатында спорт һәм талантлы спортчылар турында шактый языла. Әмма
китаплар күп түгел. Спортчыларның үзләре язган китаплар аеруча аз. Рәшит Нәҗметдиновның күптән
түгел басылып чыккан «Шах мат уены» (икенче басма) исемле китабы бик җылы каршыланды. Аның
«Сайланма партияләр» (рус телендә) китабы да тиз таралып беткән иде. Шахмат сөючеләр Рәшит
Нәҗметдиновның оста комбинацион уенына хәзер д> сокланалар. Шушы җәһәттән бер кечкенә вакыйга
искә төшә.
Күптән түгел мин Кавказ егете белән таныштым.
— Казаннан мин бер генә кешене әйбәт беләм.- диде ул миңа - Нәҗмет диновны!
— Сез шахматчымыни?
— Юк, укытучы мин. Шахмат уйнарга яратам. Рәшит Нәҗметдинов белән уйнаганым булмады, аны
күреп белмим. Әмма мин аның иҗатын беләм. Чын художник ул!
...Ә татар язучыларының илебездә шахмат буенча да. шашка буенча да иң беренче мастер булган,
ил күләмендә яхшы уенчылар тәрбияләгән СССРның ат казанган тренеры Рәшит Нәҗметдинов турында
китап язганнары юк.
Моңарчы бу оңгәмә-алышуда мин һөҗүм итәргә тырыштым. Хәзер өстен
лек Сезгә күчә бугай. Язучыларга, фән. культура һәм сәнгать эшлеклелэренә ни әйтергә телисез?
Илдар Насыйров. Республика гагета-журналлзры спорт темасына күбрәк урын бирергә
тиешләр, минемчә. «Правда» газетасы физкультура һәм спорт мәсьәләләренә бик игътибарлы.
Радио һәм телевидение халыкка информацияне вакытында җиткерсен, аннары, бу темага
материалларда коры санау гына түгел, ә спортны аңлаешлы пропагандалау да булсын иде!
Язучылар, сәнгать эшлеклеләре спорттан читтә әле. Дөрес, соңгы вакытта спорт
казанышлары һәм спорт уеннары турында татарча китаплар басыла. Дөнья күләмендә танылган
мастерларның үз китапларын чыгару безгә көчле спортчылар тәрбияләүдә зур ярдәм итәр иде.
Кылыч уены остасы, яшьләр арасында дөнья чемпионы Эльбрус Баяновның «Ялкын» журналында
басылган язмалары кызыклы, спортчы психологиясен өйрәнүгә ярдәме тиярлек. Аның китабы
чыгуы — спортның бу төрен пропагандалауда шатлыклы хәл.
Наилә Гыйлаҗеваның, иллегә якын спорт мастеры, өч халыкара класслы спорт мастеры
тәрбияләп үстергән РСФСРның атказанган тренеры Фәрит Мадья- ровның китапларын чыгаруда
язучылар да читтә тормаска тиештер, мөгаен. Яисә күренекле спортчылар турында нигә
документаль әсәрләр язмаска?! Наилә Гыйлаҗева алты тапкыр дөнья чемпионы булды бит инде.
Алты тапкыр! Ә батыр кызыбыз хакында күләмле әсәр түгел, хәтта зуррак очерк та юк, язучы ип-
тәшләр!
Рәссамнар да спортны бик сирәк искә төшерәләр. Ә фән эшлеклеләре белән «езнең ара
якынрак. Күп кенә галимнәр югары уку йортларының физик тәрбия кафедралары эшендә нәтиҗәле
булыша. Баскетбол буенча халыкара категорияле судья, техник фәннәр докторы, профессор
Габделнур Хәбибрахманович Мөхәм- мәтҗанов турында аерып әйтергә телим. Ул Татарстан АССР
баскетбол федерз циясендә ярышлар үткәрүдә катнаша, судьяларның семинарларын уздыра,
судьялык итү кагыйдәләре буенча методик күрсәтмәләр бастырды.
«Тополек» шахмат клубын телгә алган идегез. Сүз дә юк, әйбәт башлангыч. ■Әмма безнең
республика матбугатында бу хакта хәбәр дә булмады. Кирәк иде! Хәтта атаклы шахматчыбыз Рәшит
Нәҗметдинов турында да бүгенгәчә бер китап юк бит! Ниһаять, бу эшкә алынучылар бар, дип
ишеттем.
Әйткәнемчә, Казанда Р. Нәҗметдинов мемориалы уздырыла. Киләчәктә анда көчле
шахматчыларның күбрәк катнашуын көтәбез. Моңа башкалабызда яңа шахмат клубы салынуы
(Тукай урамында) аеруча ярдәм итәр.
Физкультура һәм спорт турында язылган материаллар кызыклы, файдалы булсын, аларда
физик культураның сәламәтлек һәм хезмәт өчен әһәмияте һәркем төшенерлек итеп аңлатылсын
иде. Спорт темасына язарга һәм спорт белән шөгыльләнергә теләүЧе ЯзучыЯарГа-, 'фйн >һәМ
'сәнгать эшДеклеЛэренә ярдәм кирәк. ' дисәгез, безнең комитет әзер.
Язучы. Спортның кайбер төрләре турында бөтенләй диярлек язылмый. Мәсәлән, теннис,
гимнастика, акробатика һәм җәядән ату турындагы хәбәрләрне .минем күптән инде укыганым юк.
Әлбәттә, барысын да колачлавы кыен. Әмма һәркем, шул исәптән язучылар һәм журналистлар да,
спортның бер төрен күбрәк ярата бит. Димәк, алар спортны һәрьяклап пропагандалауда булыша
алалар. Сез бу өлкәдә күп эшләр башкарасыз, моңа хезмәт урыныгыз мәҗбүр итә, ә спортчы
булуыгыз исә ярдәм итә. Мин Сезнең спорт биографиягез белән күпмедер таныш. Чаңгы, футбол,
җиңел атлетика буенча разрядларыгыз булуын, йөзүдә мастерлыкка кандидат икәнлегегезне беләм.
Алтынчы Бөтенроссия студентлар уеннары чемпионы, «Буревестник» ирекле спорт җәмгыятенең
РСФСР һәм Бөтенсоюз күләмендәге ярышларында берничә тапкыр җиңүче һәм призер булуыгыз,
су астында йөзү буенча СССР чемпионаты финалында иң көчлеләр белән узышта сынатмавыгыз
хакында үз вакытында матбугатта язылды. Ә хәзерге спорт биографиягез?..
Илдар Насыйров. I960 елда Казанда беренче бассейн ачылды һәм шунда йөри башладым. 1963
елда, ярышларда яшүсмер буларак катнашып, ирекле стиль белән ике йөз метрга йөзүдә зурлар
өчен Татарстан рекордын куй
гач, үземне бик бәхетле санадым. Республикабыз спортына бәяләнерлек беренче алешем иде бу.
Барысын да санау уңайсыз, мактану тоелыр. Кайберләрен үзегез әйттегез дә инде. Кыскасы,
ярышларда күп катнаштым, хәзер дә иртәсен кичен йазәм, тик нәтиҗәләр... Элекке түгел инде...
Казан педагогия институтын тәмамлагач, Татарстанның йезү буенча яшүсмерләр җыелма
командасы тренеры булдым. Өч ел ВЛКСМ өлкә комитетының спорт һәм оборона-масса эшләре бүлеге
мөдире булып эшләдем. 1978 елдан — биредә.
Язучы. Алдагы сорауга бәйләп, спортчының нинди сыйфатларын югары бәяләвегез турында
әйтсәгез иде!
Илдар Насыйров. Намуслы, көчле рухлы, коллектив уңышы өчен көчен һәм тырышлыгын
аямаучы, тугры, яхшылыкны онытмаучы кешеләрне хөрмәт итәм. Бу сыйфатлар әйбәт спортчыга да
хас. Бүгенге спортчы, югары күрсәткечләргә ирешүне максат итеп, нык эшләргә тиеш. Югыйсә, көненә
нке-өч сәгать җиңелчә күнегүләр ясап кына ерак китә алмыйсың. Авыр нагрузканы күтәрергә чыдам -
түзем булу сыйфаты да кирәк.
Язучы. Әңгәмә-алышуда беребез дә җиңелмәде кебек,— «ничья» ягъни. Хәер, журнал укучысы
отса, Сез дә, мин дә канәгать булырбыз, дип уйлыйм.
Илдар Насыйров. Риза.
Язучы. Уңышлар Сезгә!